Максат: Укучыларны бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру, кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигатьне саклау хисе булдыру



Дата20.06.2016
өлшемі39.55 Kb.
#149313
Тема: Кошлар – безнең дусларыбыз.
Максат: Укучыларны бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру, кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигатьне саклау хисе булдыру.
Җиһазлар: кошлар тавышы, бездә кышлаучы, күчмә кошларның рәсемнәре.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

Язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләшү.

- Хәзер елның кайсы вакыты? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды? Бергәләп язны чакырыйк.

Яз, яз, кил инде,

Бер елмаеп көл инде.

Карлар тизрәк эресен,

Гөрләвекләр йөгерсен,

Җырчы кошлар кайтсын,

Кырда үлән калыксын.

Елга боздан арчылсын,

Зәңгәр күкләр арчылсын,

Кояш йөрсен күк тулып,

Алтын шар кебек булып

Йә инде, яз. Кил инде! (Р.Вәлиева)

Кош тавышлары тыңлана.

Кошлар турында әңгәмә үткәрелә.

Тиздән җылы яклардан канатлы дусларыбыз киләчәк.

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр.

Ә хәзер кошлар турында табышмакларга җавап табып, кроссворд чишик. Анда кош исемнәре килеп чыгачак. Алар нинди кошлар булыр?

ч ы п ч ы к

к ө р т л е к

с а е с к а н

т у к р а н

к ү г ә р ч е н

с ы е р ч ы к

1) Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. Ул нинди кош?(чыпчык)

2)Ханның кызын алыр идем, кашым кызыл булмаса.(көртлек)

3)Кечкенә генә берәү, артында озын терәү.Ул нәрсә? (саескан)

4)Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч? Бу нәрсә?(тукран)

5)Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу, кызыл тәпи – кемдер бу?(күгәрчен)

6)Агач башында йорты, эчендә яши җырчы.(сыерчык)

- Нинди сүз килеп чыкты?(песнәк)

- Песнәк


Песнәк турында шигырь сөйләү.Рәсемен күрсәтү.

- Сыерчык – күчмә кошларның берсе. Каргалар инде килде. Тиздән сыерчыклар киләчәк. Алар турында ниләр беләсез?

- Без кошларны оялар ясап каршы алырбыз. Сез инде җимлекләр элгәнсездер. Нинди кошларны күзәттегез?

Без дә хәзер сезнең белән кошларга оя ясыйбыз. Сорауларга җавап бирәбез, материалларны куя барабыз.




Сораулар:

-Нинди кош “кәккүк” дип кычкыра?(күке)

-Кайсы кошны урман докторы дип атыйбыз?(тукран)

-Нинди кош ишегалды тирәсендә чуала?(чыпчык)

-Иң кечкенә кош?(калибри)

-Иң зур кош?(страус)


Төп өлеш

- Ә хәзер укучылар, оя әзер, кошларны каршы алсак та була.

Дәреслек белән эш.

Гали Хуҗиның “Кошлар кайта” шигырен уку.

-Шигырьдә язның нинди билгеләре күрсәтелә?

Кышын кошларга яшәү җиңелме? Аларны ачлыктан коткару өчен безгә нишләргә кирәк?

“Очты-очты”уены.

Кош турында өзек уку. “Бу нинди кош?”

“Алар килсә - яз җитте, дигән сүз.Димәк, тиздән кырларда, бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якларда аларның өч төре киң таралган: авыл, шәһәр, яр. Алар балчыкны йомшартып, түгәрәк оя ясыйлар. Ул оя берничә ел буе саклана.Июнь башында 4-6 йомырка салалар. Бу нинди кош?

- Әйе, карлыгач. ”

Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен уку һәм көенә җырлау.

-Ә хәзер мин сезгә Ә.Кариның бер шигырен укып китәрмен, сез аңа исем куеп карарсыз.

Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим.

Шуңа хәзер кошлар өчен

Җим сибәм мин.

Бире килә күк күгәрчен,

Песнәк, чыпчык

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр-пыр очынып.

Ашап туйгач китә алар

Төрле якка.

Тик күгәрчен генә кала

Иң озакка.

Ул да туйган.

Биегән күк, уйнап йөри.

Миңа рәхмәт әйткән сыман:

- Гөлдергү, - ди.


- Бу шигырьдә ниләр турында сөйләнә?

Исеме булды “Кошлар ашатам”

- Кыш көне бик кыен. Аларга ашарга җитми. Шуңа күрә кошларны ашатырга кирәк.
Логик мәсьәлә. (күрсәтү)
1.Бер-бер артлы казлар оча,

Уртада атлый берсе.

Алдагысына ияреп

Титаклыйлар дүртесе.

Соңгы казның алдыннан

Дүрт каз киләдер атлап.

Ничә каз чишмә буена

Төшеп бара, хисапла!?


2.Өч бәбкәсен ияртеп,

Суда йөзә ана каз.

Әй, кангылдый, кагына,

Канат очларын юа.

Нидер исенә төшеп.

Нәниләрен ияртеп,

Ярга чыга ана каз.

Күлдә калды ничә каз,

Санап бир әле, Ильяс!? (Берәү дә калмады)
Кошларның әһәмияте турында сөйләү.

- Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр.Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусыл җимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.

Исеңдә тот! Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл! Кошларны куркытма, үтермә! Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама. Кош оясын туздырма, йомыркаларга, кошчыкларга тимә.

Йомгаклау

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Кошларга ни өчен ярдәм кирәк? Җәй көне нигә без җимлекләр куймыйбыз?

Кошлар безгә ни өчен кирәк?



Балалар: алар матур сайрыйлар, кешеләргә файда китерәләр, агачтагы корт-кычларны юк итәләр.

- Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыгызны- кошларны да яратыгыз!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет