Т е с т сорау алмашлыклары: кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? ни эшли? 2 кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына дыр,- дер,- тыр, -тер

Дата12.07.2016
өлшемі35.5 Kb.
#195431
Т Е С Т
1. Сорау алмашлыклары:..........

1) кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? ни эшли?

2) кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан?

2. Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына..........

1)- дыр,- дер,- тыр, -тер кушымчаларын ялгап ясала

2) әллә кисәкчәсен өстәп ясала

3) –дыр, - дер, - тыр, - тер кушымчаларын ялгап яки әллә кисәкчәсен өстәп ясала

3. Кемдер, ниндидер, әллә нинди, әллә ничек, кайчандыр, кемнәндер, ничәдер, нидер - .......

1) билгесезлек алмашлыклары урынында йөрүче саннар һәм тезмәләр

2) билгесезлек алмашлыклары

4. Бер, бер-бер, берәү, берәр, кем дә булса, ни дә булса, ничек тә булса, кайчан да булса - .........

1) билгесезлек алмашлыклары урынында йөрүче саннар һәм тезмәләр

2) билгесезлек алмашлыклары

5. Юклык алмашлыклары ........

1) зат, предмет, билге, сан, рәвеш яки хәлнең булганлыгын белдерә

2) зат, предмет, билге, сан, рәвеш яки хәлнең булмавын, кире кагылуын белдерә

6. Юклык алмашлыклары ........

1) сорау алмашлыкларының алдына һич яки бер сүзләрен өстәп ясала

2) сорау алмашлыкларыннан соң юк яки түгел сүзләрен өстәп языла

7. Алмашлыклар, ясалышларына карап, .......

1) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма алмашлыкларга бүленә

2) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә алмашлыкларга бүленә

8. Алмашлыклар, нинди сүз төркемен алмаштырып килсәләр, ......

1) шул сүз төркеме төрләнә торган кушымчалар ала

2) шул сүз төркеме кебек языла

9. Тамыр алмашлыклар:......

1) ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер

2) кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр

3) ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый

4) ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан

5) әллә кем, әллә кайда, кем дә булса, кайчан да булса, теләсә ни, теләсә кайсы

10. Беренче зат эш, хәл, хәрәкәтне ........

1) сөйләүче (мин, без) үтәгәнне аңлата

2) сөйләүче һәм тыңлаучыдан башка кеше яки предмет (ул, алар) башкарганын күрсәтә

3) эшне тыңлаучы (син, сез) үтәгәнне белдерә

11. Ясалма алмашлыклар: .......

1) ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер

2) кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр

3) ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый

4) ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан

5) әллә кем, әллә кайда, кем дә булса, кайчан да булса, теләсә ни, теләсә кайсы

12. Икенче зат эш, хәл, хәрәкәтне .......

1) сөйләүче (мин, без) үтәгәнне аңлата

2) сөйләүче һәм тыңлаучыдан башка кеше яки предмет (ул, алар) башкарганын күрсәтә

3) эшне тыңлаучы (син, сез) үтәгәнне белдерә

13. Кушма алмашлыклар: .......

1) ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер

2) кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр

3) ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый

4) ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан

5) әллә кем, әллә кайда, кем дә булса, кайчан да булса, теләсә ни, теләсә кайсы

14. Өченче зат эш, хәл, хәрәкәтне ......

1) сөйләүче (мин, без) үтәгәнне аңлата

2) сөйләүче һәм тыңлаучыдан башка кеше яки предмет (ул, алар) башкарганын күрсәтә

3) эшне тыңлаучы (син, сез) үтәгәнне белдерә

15. Парлы алмашлыклар: .....

1) ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер

2) кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр

3) ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый

4) ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан

5) әллә кем, әллә кайда, кем дә булса, кайчан да булса, теләсә ни, теләсә кайсы

16. Тезмә алмашлыклар: ....

17. Зат алмашлыклары җөмләдә .....

1) ия һәм хәбәр булырга мөмкин

2) иярчен кисәкләр булырга мөмкин

3) баш кисәкләр дә, иярчен кисәкләр дә булырга мөмкин

18. Әнә алмашлыгы ...

1) якындагы затны яки предметны күрсәтү өчен кулланыла

2) ерактагы затны яки предметны күрсәтү өчен кулланыла

19. Тартым алмашлыклары зат алмашлыкларына .....

1) -ым, -ем, -м кушымчалары өстәлеп ясала

2) -ныкы, -неке, -еке кушымчалары өстәлеп ясала

20. Зат, тартым алмашлыклары ....

1) тартым белән төрләнә

2) тартым белән төрләнми

Достарыңызбен бөлісу:

©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет