Россия җыелма командасы — 2013 елгы Универсиадада
Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында Россия җыелма командасы Универсиадаларда җиңүләр һәм гомуми медаль саны буенча СССР җыелма командасы заманыннан бирле үзгәрешсез торган абсолют рекордны яңартты. Мәскәүдә узган 1973 елгы Уеннарда, совет җыелма командасы тѳрле дәрәҗәдәге 134 медаль яулады, шуларның 68 е алтын медаль иде.
Моннан тыш, Россия җыелма командасы Шэньчжэнда узган 2011 елгы “үз” Универсиадаларында Кытай яулаган күрсәткечне дә узып китте. Анда Кытай җыелма командасы 75 алтын медаль алган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы хисабында барлыгы 292 медаль, шул исәптән - 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медальләр. Командалар арасында медальләр саны буенча икенче урында — Кытай җыелма командасы, ул барлыгы 77 медаль яулады (26 алтын, 29 көмеш һәм 22 бронза медальләр). Япония командасы өченче урын алды, аның хисабында барлыгы 84 медаль (24 алтын, 28 көмеш һәм 32 бронза медаль).
Россиягә иң күп медальләрне җиңел атлетлар китерде. Алар 49 бүләккә ия булды, шул исәптән 22 алтын, 18 көмеш һәм 9 бронза медальләр. Яуланган медальләр саны буенча икенче урында — байдарка һәм каноэларда ишү һәм йөзү спорты (һәр спорт төрендә дә 21 медаль), өченче урында — спорт гимнастикасы һәм билбау көрәше, аларда россиялеләр 19 ар медаль алды.
Синхрон йөзүдә Россия командасы барлык дүрт алтынны да яулады. Бер спорт төрендә алтын медальләрнең яртысыннан күбрәген россиялеләр спорт гимнастикасында (66%), билбау көрәшендә (63%), бокста (60%) һәм самбода (57%) алды.
Казандагы Уеннарда җиңел атлетикада, ату спортында, йөзүдә һәм авыр атлетикада Универсиадаларның 67 рекорды куелды. Уеннарда иң яхшы нәтиҗәләрне барыннан да ешрак авыр атлетикада күрсәттеләр.
Иң күп рекорд куючылар — Россия спортчылары, алар 39 рекордны яңартты. Казанда рекорд куючылар — Владимир Морозов, Анастасия Зуева, Данила Изотов, Виктория Андреева, Юлия Ефимова, йөзү буенча Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары, авыр атлетлар Александр Иванов, Руслан Албегов, Давид Беджанян, Татьяна Каширина, Апти Әүхәдов, Артем Окулов, Ольга Зубова, Надежда Евстюхина, Оксана Сливенко, Дмитрий Хомяков һәм Диана Әхмәтова, җиңел атлетлар Екатерина Конева, Юлия Зарипова, Әнисә Кирдяпкина һәм Андрей Кривов, ату спорты буенча Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары һәм Леонид Екимов.
Казандагы Универсиадада тѳрле илләрнең тугыз рекорды яңартылды. Йөзү буенча Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы 4х100 м га эстафета йөзүендә (3:38.15), Вероника Попова кроль ысулы белән 100 м га йөзүдә (54.12) Россия рекорды куйдылар.
Россия җыелма командасы составында иң күп медальләрне Мәскәү өчен чыгыш ясаучы спортчылар яулады. Башкала атлетлары җыелма команда өчен 125 медаль алды. Россия командасының уңышына Санкт-Петербург (64 медаль), Татарстан (55), Краснодар крае (45) һәм Мәскәү өлкәсе (41) спортчылары да саллы өлеш кертте. 17 яшьлек йөзүче Елизавета Базарова Казан Универсиадасындагы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган иң яшь спортчы булып тора.
Казандагы Универсиадада катнашу өчен Россия җыелма командасына 663 спортчы кертелде, алар арасында — 18 Олимпия чемпионы, Россиянең 105 атказанган спорт мастеры, 313 халыкара класстагы спорт мастеры. Командада РФнең 72 субъектыннан студентлар һәм аспирантлар бар иде.
Россия җыелма командасы барлык 27 спорт төрендә дә чыгыш ясады, аларда 351 медаль комплекты уйнатылды. Россиялеләр иң күп катнашкан спорт төрләре — җиңел атлетика (108 кеше), байдарка һәм каноэларда ишү (56 кеше), йөзү (50 кеше), академик ишү (35 кеше).
Достарыңызбен бөлісу: |