Татар телен балалар белен өйрәнәбез



Дата09.07.2016
өлшемі28 Kb.
#187770
Татар телен балалар белен өйрәнәбез

Февраль аенда Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы  дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Киләчәк” сериясенә караган яңа укыту-методик комплектлары, аларны гамәлгә кую эшчәнлеген җәелдерү проблемаларына багышланган махсус “түгәрәк өстәл” артында  сөйләшү  үткәрелде. ТР Хөкүмәте башлыгы  күтәрелгән проблеманың үтә көнүзәк  һәм дәүләти  әһәмиятен билгеләп үтте: “Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә  татар  һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Телләр үзләштерү  байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның  дәүләт телләрен  үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү - мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул”, - диде И.Халиков. Балаларның тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта,  мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыклады. Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләреннең киң файдаланылуы өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мул ярдәмен вәгъдә итте.

Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.

Татарстанда балалар 4-5 яшьтә рус телле балалар 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-, видеоматериаллардан торган комплектлар керә.



Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру зарур.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет