Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Югары Стэрле авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка авыл җирлеге Советының 2015 нче елдагы эшчәнлеге турында отчет



Дата02.07.2016
өлшемі164.71 Kb.
#172771
түріОтчет
Югары Стэрле авыл жирлеге башлыгынын

2015 ел эшчэнлегенэ отчет доклады.
Хөрмәтле президиум, хормэтле авылдашлар хэм килгэн кунаклар!
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Югары Стэрле авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка  авыл җирлеге Советының 2015 нче елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим  ителә.

Югары Стэрле авыл жирлеге  Уставы  нигезендэ без  урындагы мэсъэлэлэрне, традициялэрне исэпкэ алып, узебезнен билэмэдэге  барлык предприятиелэрне, учреждениелэрне, фермер хужалыкларын , сэудэ нокталарын, жир билэмэлэрен, табигый ресурсларны кулланып, үз бюджетыбызны формалаштырып, шушы территорияненен усешен, алга китешен, иминлеген хэл иту  юнэлешендэ эшлэу очен федераль закон кысаларында эш оештыру очен эшлибез. Шулай ук авыл жирлеге Советы шушы билэмэдэ яшэучелэрнен тынычлыгын, иминлеген сакларга, аларнын социаль хэллэрен яхшырту һәм бар яклап ярдэм иту остендэ эшли.

Узган 2015 ел үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тарих битләрен япты. Ел авыл халкы өчен уңай шартлары белән  халыкта яхшы тәэсир калдырды

Белгәнебезчә безнең авыл җирлегенә 2 авыл: Югары Стэрле хэм Тубэн Стэрле авыллары керэ. 2016 елнын 1 январенэ Югары Стэрле авылында 220 хуҗалык исәпләнә, шуларның 34 е ябык , ә калган 186 йортта 508 кеше яши. Димәк 1 гаилә уртача 3 кешедән тора. Тубэн Стэрле авылында 45 хужалыкнын 13 е ябык. Калган 32 хужалыкта 88 кеше яши. Барысы 218 хужалыкта 596 кеше яши, шунын эчендэ:

-хатын-кызлар 276 кеше ( 46 %)

- Ир-атлар 320 кеше ( 54 %)

Миллэтлэре буенча – нигездэ татарлар

Социаль хэле буенча:

- пенсионерлар – 193 кеше

-инвалидлар -37 кеше

- эшче яшендэгелэр -323 кеше

- укучылар хэм мэктэпкэчэ яшьтэге балалар - 81

-вузларда хэм техникумнарда 19 студент белем ала,

Семья хэле буенча: Тулы гаилэлэр – 133

Тулы булмаган гаилэлэр –132

Куп балалы гаилэлэр - 10


Узган 2015 елда _3__ бала туды.
Кызганычка каршы улем очраклары да булды. Узган 2015 елда 17 авылдашыбызны сонгы юлга озаттык. Менэ алар:

  1. МирхазиеваГолчирэ Мирхажи кызы

  2. Хафизова Савия Сафа кызы

  3. Кашапов Захир Бахаветдин улы

  4. СагидуллинаЗэкия Сагидулла кызы

  5. Гумерова Бибинур Сагетдин кыз

  6. Гарифуллин Зиннатулла Гарифулла улы

  7. Гарифуллина Тэкмилэ Габбас кызы

  8. Карамуллина Зинфира Акмалетдин кызы

  9. Самигуллина Гайша Мохэмэтгэрэй кызы

  10. Шэрэфетдинова Мокэрэмэ Габдулла кызы

  11. Хайруллина Сайма Гафар кызы

  12. Гумеров Мират Масгут улы

  13. ГабидуллинаТагзима Сайфетдин кызы

  14. КарамуллинаХашига Газизулла кызы

  15. СаниевМирзаян Сани улы

  16. Хайруллина Золэйха Набиулла кызы

  17. Якупова Золэйха Габдуллажан кызы

Бу кешелэр авылыбыз, хокумэтебез очен куп авырлыклар куреп, зур хезмэт куйган, олы ихтирамга лаек кешелэр иде. Урыннары ожмахта булуын телэп 1 минутлык тынлык белэн аларны искэ алыйк.

2015 елда Югары Стэрле авыл жирлеге Советы хэм башкарма комитеты үзенең эшен Азнакай муниципаль районы Югары Стэрле авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, Россия Федерациясенең 131 нче номерлы“Җирле үзидарә турындагы” Законына, Татарстан Республикасының 49 нчы номерлы Законына, Дәүләт Советы, Президент һәм Министрлар Кабинеты карарларын, район Советы һәм авыл Советы боерыкларына, карарларына, юлламаларына таянып эш итте.
2015 елда Югары Стэрле авыл жирлеге Советы 25 утырыш үткәрде, 41 мәсъәлә тикшерелде, карарлар чыгарылды. Барлык утырыш карарлары да прокуратура тикшеруен утте. Нигездэ карарлар уставка, положениелэргэ узгэреш кертулэр, бюджет кабул иту, бюджет утэлешен тикшеру, референдум уткэру, депутатлар сайлау хакында булды. Югары Стэрле авыл жирлегендэ җиде округка җиде депутат сайланды. Башкарма комитет шушы депутатлар белән берлектә, барлык көнкүреш мәсъәләләрен хәл итеп килә. Ел дәвамында учреждение җитәкчеләре белән һәрдаим  киңәшмәләр үткәреп, эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды.

Авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала. Барлыгы 4 гражданнар җыелышы үткәрелде.


Хэр елны авыл жирлегенен эшчэнлеген алып бару очен жирлек бюджеты карала. Шушы бюджет нигезендэ авыл жирлеге Советы узенен эшен алып бара. Ел дэвамында барлык отчетлар да тогэл хэм вакытында эшлэнде.




План, руб.

утэлеш, сум.

Утэлеш %

Доход олеше, барысы
Шунын эчендэ:

-уз доходлар

- Подоходный налог

- милек налогы


-Жир налогы
Авыл хужалыгы жирлэре очен налог (ЕСХН)
госпошлина
Башка керемнэр (Узара салым)


3 272 400

421 000


22 000

100 000
247 000


45 000
5000


90 400

3 737 167

552 900


14 000

90 000
338 500


15 000
5000


90 400

114

131


64

90
137


33
100


100



Дотация барысы

2 719 472

2 719 472

100

Чыгымнар барысы

Ш.э.


-Хезмт хакы очен

-Хезмэт хакына начисление


-Элемтэ очен
-Коммуналь хезмтлэргэ(газ, электр)

Ш.э. урам утларына


Транспорт хезмэтлэренэ
Реклама Маякка
Хужалык расходлары, канц.товары
Агачлар кисугэ
Генплан
Остановка
Урам утларына лампочкалар очен

3 353 674
936 813

278 589
11 779

430 218
97 700

353 052
17 500

208 000
60 000
99 000
34 335
97 700


3 353 674
936 813

278 589
11 779

430 218
97 700

353 052
17 500

208 000
60 000
90 000
34 335
97 700


100
100

100
100

100
100

100
100

100
100
100
100
100



Барлыгы

3 353 674

3 353 674

100

Авыл жирлеге башкарма комитеты бюджетыннан шэхси хужалыкларында 3 хэм аннан да кубрэк баш сыер асраучыларга 140 000 сум кулэмендэ 7 саву аппараты бирелде.

Бюджеттан тыш керем буларак, узган 2015 елда авыл халкыннан 90 400 сум кулэмендэ узара салым жыелган. Алдан эйтелгэнчэ, хокумэт тарафыннан 1 сумга 4 сум исэбеннэн (361 600 сум) дотация кайтты. Ягъни узара салым дотация белэн бергэ 452 мен сум тэшкил итте. Хэм бу акчалар Совет карары белэн расланган тубэндэге юнэлешлэргэ тотылды:

1.Беренчел пожар куркынычсызлыгы чаралары очен –250 мен сум

2.Авылны тозеклэндеру чараларына – 100 мен сум

3.Зиарат тозеклэндеру эшлэренэ – 102 мен сум.

Эшлэнгэн эшлэр:


  1. Пожар куркынычсызлыгы буенча:

- Клубта су чыгару - 34 891 сум

- пожар сундеругэ прицеп белэн емкость – 145 мен сум

- пожарная охрана членнарына пожарный костюмнар – 39 мен сум

-огнетушительлэр 6 шт. – 3060 сум

(28 049 сум остатокта бар) – водонапорная башняда тозеклэндеру эщлэре очен тотылачак.


  1. Авылны тозеклэндеру эшлэре буенча:

– Совет урамынын 44 йортына урам исеме белэн вывеска, Су чыганагына 2 указатель вывеска – 15 мен Сум

-зиарат агачларын кисугэ – 60 мен Сум

- 2 авылда тиреслек эттеру,урам юлларын кардан чистартуга - 25 мен сум


  1. Зиарат тозеклэндеру эшлэре буенча:

– Урта Стэрле авылы зиратын ихаталау очен материаллар хэм «Урта Стэрле авылы зираты» вывескасы очен – 104 мен сумм.
Алдагы 2014 елда жыелган узара салымына Республикабыздан кайткан 376 000 сум кулэмендэге дотация акчасы тулаем юл тозеклэндеру эшлэренэ тотылды.

Авыл жирлегендэ бик актив рэвештэ ветераннар Советы, хатын-кызлар Советы, жэмэгатчелек Советы, инвалидлар оешмасы, яшьлэр оешмасы, даими комиссиялэр эшлэп килэ.


Ел дэвамында авыл жирлеге башкарма комитеты халыктан 405 морэжэгать кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә уңай хәл ителделәр, кирәкле документлар тиешле дәрәҗәдә тутырылып бирелде, аңлашылмаган сорауларга аңлатмалар бирелде.

Жирлек буенча ел дэвамында квартал саен терлек исэбе алынды . 2016 елнын 1 нче январена алынган терлек малы исэбе буенча шэхси хужалыкларда курсэткечлэр тубэндэгечэ:

Барлыгы 511 баш могезле эре терлек исэплэнэ;

Шунын 256 башы сыерлар;

Сарык хэм кэжэ 310 баш ;

Атлар 11 баш ;

Бал кортлары 133 оя ;

Кош-кортлар 1572 баш ;


КФХ хэм гаилэ фермаларында:

Барлыгы 70 баш могезле эре терлек

Ш.э. - 35 баш сыер

Атлар – 30 баш
Авыл хужалыгы продукциясе житештеру белэн «Стэрле» ЖЧЖ, 3 КФХ хэм 1 гаилэ фермасы шогыльлэнэ.

Сонгы берничэ елда шэхси хужалыкларда мал-туар асрау очен момкинлеклэр тудыру хэм бу момкинлеклэрне арттыру максатыннан хокумэтэбез торле формаларда ярдэм курсэтэ.

Болар: - шэхси хужалыкларга бирелуче ташламалы кредитлар

- сыерларга азык-толек алу очен остэмэ акчалар биру

- самозанятость программасы

- 50 гэ 50 программасы

- гаилэ фермалары

-Шэхси хужалыкларда сыер санын 8 башка кадэр арттыру шарты белэн мини ферма тозу очен 200 мен сумм субсидия биру;

- эш башлаучы фермерларга ярдэм хэм башка программалар.
Безнен жирлектэ дэ бу программаларнын унайлыгын анлап, уз хужалыкларында терлеклэр очен торакларын тозеклэндеруче, терлек алучы хужалыклар бар .

Ильфак хэм Лилия Хисматовлар гаилэсе мини ферма тозу программасында катнашып 200 мен сум кулэмендэ субсидия алдылар.

Шэхси хужалыгында мал башын арттыру буенча республика конкурсында катнашып, авылдашыбыз Валеева Гузалия акчалата 50 мен сум кулэмендэ премиягэ лаек булды.

Авыл жирлеге башкарма комитеты да куплэп сыер асраучыларга булдыра алганча ярдэм итэ, авыл советы бюджеты хисабыннан шәхси хуҗалыгында 3 хэм аннан да кубрэк сыер асраучы 7 хужалыкка саву аппараты бирелде. Барлыгы 3 ел эчендэ 46 хужалык аппарат белэн булэклэнде. Отчет елында, шәхси хуҗалыкларга малларга азык хәзерләүгэ ярдэм йозеннэн хөкүмәт тарафыннан безнең авыл җирлегенә 801 815 сумлык субсидия бирелде. Ягъни халыкка һәр сыерга 3 мен сум исәбеннән, кэжэлэргэ 1 мен сум исэбеннэн субсидия таратылды. 2015 елда шәхси хуҗалыклардан 562 т. сөт дәүләткә тапшырылды , һәм авыл халкына өстәмә 7 млн. 51 мен 380 сум күләмендә акча эшлэде . Сөтне шэхси хезмэткэрлэр Хасанов Фасагат, Хамидуллин Ильдар, Хурамшин Флюслэр җыеп хокумэткэ тапшыра. Бугенге көнгә сөт бәясе 17 сум 50 тиен. Шэхси Халыкның яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алу да ачык раслый. Бүген авыл җирлегендә барлыгы 88 берәмлек җиңел автомашина, 35 йөк машинасы, 32 трактор, 83 мотоцикл, мотороллерлар исәптә тора. Телефонлаштыруга килгәндә биләмәдә 1таксафон халыкка хезмәт куя, барысы 69 телефон абоненты исәпләнә, бу 3 хуҗалыкка 1 телефон туры килә дигән сүз, хэрберебездэ кесэ телефоны,хэрбер балада комьютер ,ноутбук,планшет,интернет челтэре,кабеле хэм спутник телевидения булу халкыбызын яшэу дэрэжэсе нинди югарлыкта булуны курсэтэ тугелме.

Авыл башкарма комитетының эше күп кырлы, үзенчәлекле һәм катлаулы. Бернинди бәя белән дә үлчәнелми торган эш.

Секретарь Галиуллина Альмира узенэ йоклэнгэн эшлэрне намус белэн бик тогэл утэп килэ. Башкарма комитетка паспорт- виза хезмәте, докуметларны, варислыкларны һәм доверенностьләрне нотариаль раслау эше йөкләнгән. Эледэн эле эйтеп килсэк тэ, кабат искэртеп утэсем килэ: закон нигезендэ, үлгән кешеләрне зиратка керткэндэ, улу турындагы таныклык эшлэнгэн булырга тиеш. Монын очен Азнакай районы ЗАГС булегенэ морэжэгать итэргэ кирэк.

Яшәү урыннарын теркәү буенча 11 кеше мөрәҗәгать итте. 8 кеше башка торак пунктларга күчеп китте. Авыл буенча 2015 елда 16 кеше паспортларын вакыт җитү сәбәпле алыштырдылар. Нотариаль эшчәнлек буенча 48 кеше мөрәҗәгать итте. 30 доверенность язылды, 18 документ копиясе расланды. Хөрмәтле авылдашлар! Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсе килә: Варисларыгызга үзегез исән чагында завещание языгыз, документларны рәсмиләштерү эшен җинеләйтегез, чөнки документларда, хаталар бик күп, варислар суд аша рәсмиләштерергә тиеш булалар , ә ул вакытны күп ала, һәм варисларга да мөрәҗәгать итәм, нотариуска гариза язарга 6 айга кадәр барыгыз, 6 айдан соң рәсмиләштереп бетерәчәксез.

Башкарма комитет военкомат эшчәнлеген дә алып бара. 2015 елда Югары Стэрле авылында барлыгы хәрби хезмәткә яраклы 103 кеше исәптә торды. 1 егетебез – Нигматуллин Ильвир хәрби бурычын утэп,Россия армиясендэ хезмәт итеп кайтты. Ана алдагы тормышында зур унышлар телэп калабыз.

Авыл жирлеге Советы уз территориясендэгы барлык бюджет учреждениелэре, башка оешмалар белэн тыгыз элемтэдэ тора. Даими рэвештэ учреждение житэкчелэре белэн планеркаларда эшлэгэн эшлэргэ анализ ясау, алга таба эшлисе эшлэрне планлаштыру, хезмэт дисциплинасы, эшкэ караш, чисталык хэм башка мэсъэлэлэр турында суз алып барылды.

2015 нче елда бюджет учреждениелэренен эше турында халыктан кергэн жалобалар булмады.

2015 елда авыл жирлегенэ караган хэр оешмада шактый кулэмдэ эш башкарылды:
- Укыту –тэрбия эшенэ килгэндэ, 2015 елнын сентябреннэн Югары Стэрле гомум белем биру мэктэбе Сарлы урта мэктэбе филиалы булып башлангыч мэктэп статусын алды. Мэктэптэ барлыгы 11 бала . Коллективта 2 укытучы, 3 хезмэткэр. Калган укытучыларыбыз барысы да эш белэн тээмин ителгэн. Хэр мэктэптэгечэ бездэ дэ «электрон журнал, кондэлек» белэн эшлэу унышлы бара. Ата –аналар элемтэдэ тора. Укучы балалар хэм укытучылар Сарлы хэм Вахитов авылы мэктэплэренэ махсус автобуслар белэн йори

Балалар бакчасында 11 бала йори . Аларга 5 эшче хезмэт курсэтэ. Бакчанын эш режимы- 12 сэгатьлек, атнага 5 кон эшлилэр. Балалар бакчасына йорту очен ата-аналарнын гаризалары туплана. Льготалы гаилэлэр (3 хэм кубрэк балалы) -7 гаилэгэ 7 бала.


- Медицина хезмэте курсэтугэ килгэндэ, 2015 елда жирлегебездэ куанычлы вакыйга булды. Районыбыз башлыгы М.З.Шайдуллин ярдэме белэн республика программасы нигезендэ Тубэн Стэрле авылында яна модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Барлык авыл халкы исеменнэн М.З.Шайдуллинга зур рэхмэтебезне житкерэбез.

Бугенгесе кондэ 2 Фельдшер – акушерлык пункты да эйбэт кенэ эшлилэр. Медицина хезмэткэрлэребез – Габделхакова Ильфира, Валеева Гузэлия хэм Идиятова Ландышлар кулларыннан килгэнчэ авылдашларына тырыш хезмэт курсэтэлэр. Югары Стэрле фельдшер – акушерлык пунктында ел дәвамында 3267 кеше кабул ителде һәм 1081 авыруның өенә барып ярдәм күрсәтелде, 220 беренче ярдэм ясалды. Авылга флюрография машинасы, врач акушер-гинеколог, 3 тапкыр участок врачы, лаборант белэн чыкты. Тубэн Стэрле медпунктында 1421 авыру кабул ителгэн, шунын 1113 е медпункта, 236 сы ойгэ барып каралды. 3 ел рәттән халык бик актив диспанцеризациядә катнаша. Бу бик кирәкле эш. Медиклар алдында зур бурыч куелды. Учетта торучы һәр бер кеше үз вакытында диспанцеризацияне үтәргә тиеш.

Авылыбызда Ветераннар Советы да халыкны кәнәгатьләндерерлек эшләп килә. Ветераннар Советы рәисе Хабибуллин Миннесагир ветераннар, олы яшьтэге кешеләр белән бергә тыгыз элемтәдә эшли, кулыннан килгәне белән ярдәм итеп тора. “9 май-Җиңүнең 70 еллыгы”, өлкәннәр көне уздырганда һәм башка эшләрдә зур элешен кертә. Быел да авыл күләмендә корбан ашы берлектә үздырылды.
- Авылда мәктәп, библиотека, мәдәният йорты бердәм булып эшлиләр. Матур традиция булып бик күп бәйрәмнәр бергә үткәрелә: Яңа ел, 23 февраль, 8 март, нәүрүз, җиңү көне, сабантуй, әниләр бәйрәме, олкэннэр коне, инвалидлар коне, 80 яшьлек юбилярларыбызны котлау кичэлэре. Мәктәп һәм мәдәният йортының бергә бердәм булып эшләвенә тагын бер мисал: мәдәният йортының еллык отчет концертында укытучыларның, укычыларның өлеше бик зур булды, киләчәктә дә шулай бердәм булып эшләсеннәр дип телисе кала. Культура хезмэткэрлэре Султанов Ильшат хэм Сунагатова Лениза уз эшлэрен бик яратып башкаралар.

Китапханәчебез Нургалиева Сэрия үсеп килүче буыннарны китапка карата мәхәббәт тәрбияләүгә яңа алымнар эзли. Ел дәвамында 501 китап укучыга 11 033 экземпляр китап бирелгән. 382 яңа китап алынган. 19 тордэге газета хэм журнал алына. Һәрдаим төрле мероприятияләр үткәрелеп тора.

- Элемтэ булеге эшчелэре – Сахапова Дания белэн Хуззятова Алсу газета-журналларны, пенсия хэм пособиелэрне вакытында тараталар. Подписка планын да утэп килэлэр. Авыл халкына «Маяк газетасына язылмый калмагыз» дип морэжэгат итэсем килэ. Чонки барлык район яналыклары анда чагылыш таба.

- Сэудэ хезмэтенэ килгэндэ, Халыкны кирэкле булган продуктлар, конкуреш хэм тозелеш материаллары белэн тээмин итудэ ике авылда 2 РайПО хэм 2 шэхси магазин, 1 шэхси киоск эшли. Авыл халкы магазиннар эшеннэн канагать. Ел дэвамында алар эшчэнлегенэ кагылган бер генэ шикаять тэ булмады.




  • Югары Стэрле авыл жирлеге территориясендә социаль хезмәткәр Исламова Голгенэ ел дэвамында 5 олкән яшьтэге кешегә хезмәт күрсәтте. 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча анын эше бик яхшы бэялэнэ.

Хәзерге вакытта Югары Стэрле авыл җирлегендәге 2 авылга 2 зират исәпләнә. Элеге зиратларны өмә оештырып чистартабыз. Барлык авыл халкы исеменнэн пенсионер- ветераннар советы белэн берлектэ ир-атларыбызга актив катнашканнары очен, бу эшлэрдэ аеруча ярдэм иткэн актив оештыручыбыз Ибрагимов Тахир абыйга чын кунелдэн рэхмэт эйтэбез. Шулай да кайбер авылдашларыбыз элеге эштэн читтэ калалар.Бу омэлэрне килэчэктэ дэ даими оештырып, булдыра алганча актив катнашсак иде. Безнен мэнгелек йортыбызнын чиста булуын узебез генэ тээмин итэ алабыз.


Халкыбызның рухи байлыгын баету буенча авылда мәчет эшли. Авыл Советы авыл мәчете белән тыгыз элемтәдә тора. Мәчет картлары яшьләр белән эшләүдэ, авыр гаиләләр белән эшләгәндә безгә ярдәмгә киләләр. Буш вакытларында олкэн хатын-кызларыбыз мэчеттэ гарэпчэ коръэн уку эшенэ керештелэр. Бу изге гамэлгэ яшьрэклэрне дэ тартасы иде. Жомга намазларына картларыбыз жыела, изге азан тавышына авыл кумелэ. Жомга намазына яшьрэклэр дэ тартылса бик эйбэт булыр иде. Гает бэйрэмнэренэ жыйналган халык гает намазыннан кунел тынычлыгы алып кайта. Бу бик кунелле куренеш. Авылдашыбыз Халикова Айсылу мэчеттэ авылдашлары хормэтенэ зурлап корбан ашы уздырды, мэчеттэ укулар алып бара. Бу изгелеге очен ходай Айсылунын узен зурласын.

Авыл башкарма комитетының эше күп кырлы, үзенчәлекле һәм катлаулы. Бернинди бәя белән дә үлчәнелми торган эш.

Хөрмәтле авылдашлар!

Хэрбер ел узенен истэлекле вакыйгалары белэн истэ калган кебек, 2015 ел да Татарстан Республикасы президентын сайлау, авыл жирлеге депутатларын сайлау белэн истэ калды. Илнен алга таба яшэешенэ нык бэйле булган сайлаулар безнен жирлектэ дэ эйбэт кенэ узды, Бу сайлауларнын кирэклеген анлап, сайлауда актив катнашып, тавыш биргэнегез очен жирлек Советы исеменнэн барыгызга да рэхмэт белдерэм.

Узган ел Боек Жинунен 70 еллыгын зурлап каршыладык. _39___ сугыш ветераны Боек Жинунен 70 еллык медальлэре белэн булэклэнде.

Сонгы вакытта халыкка кагылышлы мохим сорауларнын берсе – бу хужалыкларны, хужалык жирлэрен, пай жирлэрен документлаштыруны эйтергэ кирэк.

Бу эшне бездэ куп кешелэр реелторлар аркылы яки узлэре башкарды инде.

Элеге эшне гадилэштерелгэн формада эшлэп булганда , эшлэп калырга тырышырга кирэк. Милекне бушлай хосусыйлаштыру вакыты 2017 елнын 1 мартына кадэр дэвам итэ.

    Авылларда тозелеш алып бару, анын очен документлар эшлэту хэзер бик катлаулы. Монын очен ин беренче эшлэнэсе объектнын жиргэ тиешле документлары булырга тиеш. Йорт салучы иптэшлэр моны бик яхшы белэ, һәрберсе чыгымнар белэн бэйле, шуны анлау очен, тозелеш алып барырга ниятлэгэн кеше авыл  жирлеге Советына морэжэгать итә ала.

  Рөхсэтсез тозелеш алып барырга беркемнен дэ хакы юк. Монын очен чара курелэчэген һәркем анлап китсен иде. Коймасын, башка каралтысын узгэртэсе булса да эйтеп, тынлап эшлэсеннэр иде.


Хужалыклар турында суз кузгаткач , читтэн килеп йорт сатып алучылар турында да эйтеп китэргэ кирэк. Узегез куреп торасыз, нинди генэ кешелэр килеп урнашмый.

Сатып жибэруче узе дэ, куршелэре дэ, нинди кешегэ нигезен сатуы белэн кызыксынсын иде. Авылыбызга яман гадэтлэр, тынгысызлык килэ бит, hэркайсыбыз уяу булса иде.


Бугенгесе кондэ телевизор, радио, мэтбугат аша куреп, ишетеп белэбез: илдэ терроризм дигэн афэт барлыкка килде. Терроризм – кешелекнең иң җитди һәм куркыныч проблемаларының берсе. Узебез хэм тирэ ягыбызны кайгырту йозеннэн игътибарлылыкны арттырсак иде. Чит ят, шикле кешелэрне, хужасыз шикле пакет-сумкалар курсэгез, полиция булегенэ, авыл советына хэбэр итугез сорала. Аеруча кеше яшэмэгэн буш йортларга игътибарлы булыйк. Сакланганны саклармын дигэн ходай.

2016 елдагы планнарга килгэндэ, 2 апрельдэ референдум узачак. Анда узара салым жыю хакында суз алып барырбыз. Белгэнебезчэ 2016 елда иң мөһим чараларның берсе булып – госдумага депутатлар сайлау булачак. 18 сентябрьдэ буласы элеге мохим сайлауларда барыбыз да актив катнашып, дорес тавыш бирербез дип ышанам.


Эшләнелгән эшләр бихисап, шулай да эшләнәсе эшләр дә җитәрлек.

  1. Зиратны тәртиптә тоту.

  2. Авылны яшелләндерүне дәвам итү

  3. Авылдагы чисталыкны саклау.

  4. Шэхси хужалыклардан чуп жыюны оештыру (Закон нигезендэ авылларда чуплек тоту тыела. Шунлыктан ТБО белэн килешу тозеп машина белэн чуп жыюны оештыру куздэ тотыла. Бу хезмэт -аена 1 кешедэн 35 сум булачак.

  5. Узара салым жыю буенча референдум уткэру.

  6. Югары Стэрле авылында ФАП тозу.

  7. Тубэн Стэрле авылында клуб салу.

Мона жирле бюджет финанслары гына житми билгеле, шунлыктан район администрациясе, депутатларыбыз, спонсорларыбыз ярдэменэ омет итэбез.

Отчетны тэмамлап шуны эйтэсе килэ:

Жирлегебезгэ, безнен морэжэгатьлэргэ игътибарлары очен Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин Марсель Зуфаровичка хэм барлык житэкчелэргэ, хезмэткэрлэргэ, “Стэрле” ЖЧЖ житэкчелегенэ, депутатларга, шэхси хезмэткэрлэргэ хэм анлашып эшлэгэнэбез очен жирлегебез халкына зур рэхмэт!



Хөрмәтле авылдашлар!  Бу елда алдыбызга куелган максатларны һәм  эшләрне  бергәләп, бер-беребезгә ярдәмләшеп башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм.  Аңлашып, намуслы хезмәт белән, өлкәннәрне хөрмәт итеп, алда килеп чыккан проблемаларны бергә-бергә хәл итеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын. . Сезнең барыгызга да эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, саулык–сәламәтлек, рухи ныклык, гаилә иминлеге телим. Бердәм булыйк. Игътибарыгыз  өчен  рәхмәт!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет