Балтач энциклопедиясе


Зыятдинов Бакый Шәймулла улы



бет25/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   30

Зыятдинов Бакый Шәймулла улы—мәгариф хезмәте ветераны.

1930 елның 19 гыйнварында Таузар авылында туган. 1944 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел туган авылындагы «Көрәш» колхозында эшли. 1945-1948 елларда Балтач урта мәктәбендә укып урта белем ала һәм Казан укытучылар институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1950 елда институтны тәмамлап Карадуган җидееллык мәктәбендә физика, математика фәннәрен укыта. Тиздән Балтач урта мәктәбенә күчерелә. Шушыннан ул Совет Армиясе сафларына китә—1952-1954 елларда солдат хезмәтендә була. Армия сафларыннан кайткач бер ел Балтач урта мәктәбендә, ике ел Кенә урта мәктәбендә балалар укыта. 1957-1960 елларда—Кенә урта мәктәбе директоры. 1960-1962 елларда—район мәгариф бүлеге инспекторы.

Б.Зыятдинов 1962 елның августында Карадуган сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Бу коллективка ул 1994 елга кадәр җитәкчелек итә. Аның чын оештыручы, талантлы педагог, оста хуҗалык итә белүче җитәкче сыйфатлары нәкъ менә шушы чорда ачыла: сигезьеллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1978 елда аның яңа бинасы төзелеп сафка баса, матди-техник базасы киңәя һәм ныгый, мәктәп республика күләмендә билгеле педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә. Монда тирән белем бирү белән беррәттән тәрбия эшләрен киң һәм максатчан алып баруга зур игътибар ителә. Физкультура-спорт хәрәкәте киң колач ала, үзешчән сәнгать камилләшә. 1976 елда күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе буларак М.Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачыла, аңа 1990 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. Ул чын мәгънәсендә милли-патриотик тәрбия үзәгенә әйләнә.

Б.Зыятдинов даими рәвештә актив җәмәгать эше алып бара. Күп еллар дәвамында мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкли, Калинин исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре, КПСС райкомының парткомиссиясе рәисе була. Ул актив лектор, пропагандист, яшьләр өчен остаз. Күп мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Карадуган авыл Советы депутаты итеп сайланды. 1956, 1976, 1987 елларда укытучыларның Республика съездларында, 1990 елда укытучылар һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Бөтенсоюз съездында катнашты. Аның исеме 1964 елда республика Мактау Тактасына, 1979 елда республика Мактау Китабына кертелде. Актив лекторлык хезмәте өчен 1982 елда КПССның Татарстан өлкә комитетының өстәл медале белән бүләкләнде.

Лаеклы ялга киткәннән соң да Б.Зыятдинов эшчәнлеген туктатмады. Аның җитәкчелегендә Карадуган авылында «Себер юлы тарихы» музее ачылды. Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музееның филиалы булган бу музейга бүген дә ул җитәкчелек итә.

1999 елда туган төбәгебез тарихына багышланган мәкалә һәм очеркларын берләштереп “Себер юлы серләре”, 2004 елда туган авылы тарихын яктырткан “Мәгърифәтле Таузар иле” исемле саллы китаплары басылып чыкты. Бүген ул Хәсәншәех авылы тарихына багышланган китап язу белән мәшгуль.

Б.Зыятдинов ихлас күңелле милләтпәрвәр. Ул—икенче һәм өченче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1994 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.

Яшь буынны тәрбияләүдәге күпьеллык хезмәтләре өчен Б.Зыятдиновка 1980 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, 1987 елда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исемнәре бирелде.


Зыятдинов Мотыйгулла Хәбибулла улы—дин эшлеклесе.

Түбән Кенә авылында унтугызынчы гасыр ахырында туган. Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов җитәкчелек иткән чорда Түнтәр мәдрәсәсендә укый, аның иң яраткан шәкертләренең берсе була.

Мөниңгәр авылы имамы Әхмәтгәрәй ахун Зарифов ялган донос белән кулга алынып имамлыгыннан мәхрүм ителгәч, авыл халкының үтенече буенча 1911 елның ахырында Мөниңгәр авылы мәчетенә имам һәм мөгаллим итеп җибәрелә. Шушы чордан башлап гомеренең ахырына кадәр үзенең имамлык вазыйфаларын үтәүдән туктамый. Аңа революция, аннан соңгы болгавыр чорлар, утызынчы һәм илленче еллар репрессия дулкыннарын кичерергә туры килә. Күп мәртәбә эзәрлекләү-кимсетүләргә дучар ителә. Мөниңгәр авылының өлкәннәре аның ишле гаиләсе белән ярымподвал өйдә озак еллар яшәвен хәтерлиләр. Әмма болар хәзрәтнең рухын сындырмый.

Мотыйгулла хәзрәт үзенең йомшак фигыле, ягымлылыгы, гаделлеге, тыйнаклыгы, туры сүзлелеге белән авыл халкының тирән ихтирамын казана.

Мотыйгулла хәзрәт 1967 елның җәендә вафат була. Ул районыбыздагы революциягә кадәр указ алган имамнарның иң соңгысы булып, үзе турында якты истәлекләр калдырып бакый дөньяга күчә. Кабере—Мөниңгәр авылы зиратында.
Зыятдинов Низам Корбан улы—партия, хуҗалык эшлеклесе.

1905 елның 24 февралендә Нөнәгәр авылында туган. Әтисе бик иртә үлү сәбәпле бала һәм үсмер чагы үтә ярлылыкта уза, гаиләдәге җиде баланың дүртесе ачлыктан үлә. Үз хуҗалыкларында иген игеп, хәлле авыл кешеләренә ялланып эшләп көн күреп үсә. 1922 елда авылда башлангыч мәктәп тәмамлый. Чордашлары арасында оештыру сәләте, җор характеры белән бик яшьтән аерылып тора. Беренчеләрдән булып комсомолга керә, авылда комсомол ячейкасы оештыра. 1923 елга кадәр Нөнәгәрдә, Чутайда, Шеңшеңәрдә изба-читальня мөдире була.

1925 елда Н.Зыятдиновны биш айлык укытучылар һәм сәяси оештыручылар курсларына укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач актив комсомол эшенә күмелә—ул агарту эшләре активисты, комсомолның Яңгул волкомы әгъзасы, ВЛКСМның Арча кантон комитетының пленум әгъзасы.

1927-1929 елларда Н.Зыятдинов эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә—полк мәктәбендә укый, кече командирлар курсын тәмамлый. Ул— үзе хезмәт иткән беренче Татар укчы полкының комсомол оешмасы секретаре. Шушы чорда полкның, Идел буе хәрби округының комсомол конференцияләрендә, ВЛКСМның 9, 12 өлкә конференцияләрендә делегат булып катнаша. Армиядә партия сафларына кабул ителә.

Н.Зыятдиновны 1929 елда Казан янындагы хәзерге Питрәч районына кергән «Яңа тормыш» колхозына партия-комсомол эшен җанландырырга командировкага җибәрәләр. Командировка 1931 елга кадәр сузыла. Ул мәктәптә балалар укыта, халык арасында агарту эшләре җәелдерә, бу эшкә авыл яшьләрен тарта. Комсомолның өлкә конференциясендә өлкә комитеты, аның пленумы әгъзасы итеп сайлана.

1931-1934 елларда Казанда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы өчеллык Югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый. Монда да ул җәмәгать эшенең үзәгендә—партком, профком әгъзасы.

Н.Зыятдинов 1934-1937 елларда Питрәч, 1937-1938 елларда Әлки районнарында җаваплы партия эшендә була: Питрәчтә МТС директорының сәяси эшләр буенча урынбасары, Әлкидә—партия райкомының беренче секретаре. Партия өлкә комитетының 8, 9 конференцияләрендә катнаша, соңгысында өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Тирән хәзерлекле, перспектив кадр буларак Н.Зыятдинов 1938 елда ВКП(б) Үзәк комитетына алына һәм бер ел Үзәк комитетның партия-оештыру бүлегендә эшли. 1939 елда аны Казахстан Республикасына партия эшенә җибәрәләр. Ул ВКП(б)ның Актүбә өлкә комитетының икенче секретаре булып сайлана, эшче-крестьян депутатларының Актүбә шәһәр һәм өлкә Советлары депутаты була. Казахстан ССРның 25 еллыгы уңае белән Казахстан ССР Югары Советының Почет Грамотасы белән бүләкләнә, Казахстан коммунистлар партиясе Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1942-1943 елларда ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый. Аннан соңгы хезмәт юлы туган республикабыз белән бәйле: ул ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының кадрлар бүлеге мөдиренең беренче урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры урынбасары, Татарстан Госпланы рәисе урынбасары.

1965 елда Казан шәһәрендә вафат була.


Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы—спорт остасы.

1963 елның 21 сентябрендә Балтач авылында туган 1981 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул вакыттан бирле «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Мәктәп елларында ук спортка тартыла—волейбол, баскетбол, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында мәктәп, район данын яклый. Әмма иң зур җиңүләрен аңа кул көрәше (армрестлинг) белән шөгыльләнү китерде. Әлфия аның белән үзлегеннән шөгыльләнә, сабан туе бәйгеләрендә, район ярышларында катнаша, призлы урыннар яулап канатлана.

1995 елда республика чемпионатында катнашып беренче мәртәбә зур җиңүгә ирешә. Алдагы елларда ул бу титулны күп мәртәбә кабатлый. Шул ук елны Тверь шәһәрендә Россия чемпионатында уң һәм сул куллары белән көрәшеп икенче, өченче урыннарны алуга ирешә, Россиянең спорт мастеры исемен ала. Әлеге нәтиҗә аны дөнья аренасына алып чыга—Мәскәүдә үткән Европа беренчелегендә шундый ук нәтиҗәгә ирешә, халыкара спорт мастеры исеменә лаек була. Шунда ук Европа һәм дөньякүләм җыелма командалар арасында оештырылган ярышта көмеш кубок яулый. Екатеринбург, Владикавказ шәһәрләрендә узган Россия чемпионатларында призлы урыннар ала, 1997 елда Азов шәһәрендә Бөтенроссия җәйге спорт уеннарының чемпионы була. Шул ук елны Һиндстанда унсигезенче Дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләр иясе була.

Ә.Зыятдинова Татарстанның һәм Россиянең җыелма командалары составында күп чыгышлар ясап гомуми җиңүгә зур өлеш кертте. Ул Татарстан һәм Россия җыелма командаларында беренче номер белән йөри. Үзенең осталыгын һаман үстерә бара.

Ә.Зыятдинова үз осталыгын яшьләргә, балаларга бирүгә зур көч куя. Аның шәкертләре арасында инде район, республика чемпионнары, призерлары бар. 1999 елда «Факел» спорт клубында балалар өчен кул көрәше секциясе ачты һәм аны җитәкли. Ул мәктәпләрдә, мәдәният учакларында яшьләр алдында еш чыгышлар ясый, спортның ихлас пропагандисты. Спортның бу төре белән аның үсеп килүче улы да мавыга.


Зыятдинова Гөлфирә Зыятдин кызы—хезмәт ветераны.

1937 елның 9 июлендә Яңгул авылында туган. Яңгул урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлау белән «Яңа тормыш» колхозының сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә һәм лаеклы ялга киткәнче—1992 елга кадәр шушы хезмәттә булды.

Г.Зыятдинова үзенең тырышлыгы белән гаять югары хезмәт нәтиҗәләренә иреште. Район савымчылары арасында аның урыны һәрвакыт беренчеләрдән булды. Ул—республикабызда бишмеңчеләр хәрәкәтенең инициаторларыннан берсе. Г.Зыятдинова һәм аның хезмәттәшләренең якты үрнәге районда һәм республикабызда дистәләгән—йөзләгән хезмәт алдынгыларын тудырды. Бу исә 1970-1990 елларда терлекчелек продуктлары җитештерүнең кискен үсеше өчен бәрәкәтле нигез булды. Ул елларны райондашларыбыз әле бүген дә «Гөлфирәләр чоры» дип данлап искә ала.

Югары хезмәт уңышлары өчен 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1973 елда Ленин орденнары, медальләр белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы производствосында озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән абруйлы исем бирелде. Ул «10-бишьеллык ударнигы».

Хезмәттәшләре Г.З.Зыятдинованы лаеклы ялга Почетлы колхозчы исеме биреп, хөрмәтләп озаттылар. Хезмәт батыры бүгенге көндә туган авылы Яңгулда яши.
Зыятдинова Мәдинә Гафур кызы—мәгариф хезмәте ветераны.

1931 елның 22 апрелендә Кенәбаш авылында туган. Туган авылында башлангыч, Түбән Кенәдә җидееллык белем алганнан соң Арча педагогия училищесында укый, аны тәмамлагач 1950 елда Карадуган җидееллык мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. 1955-1962 елларда Кенә урта мәктәбендә укыта. 1962 елда кабат Карадуган мәктәбенә кайта һәм 1990 елга кадәр шушы мәктәптә математика укыта.

М.Зыятдинова үзенең педагогик эшчәнлегендә һәрвакыт яңалыкка омтылды, алдынгы педагогик һәм методик алымнарны беренчеләрдән булып үзләштерүче һәм пропагандалаучы булды. Озак еллар математика укытучыларының район методик советын җитәкләде. Аның эш тәҗрибәсе республика педагогик матбугатында киң яктыртылды. Укучыларның класстан тыш эшләрен оештыру, мәктәптә үзидарәне киңәйтү юнәлешендә зур тәҗрибә туплады, балаларның әти-әниләре белән җанлы эш алып барды.

Күпьеллык нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен медальләр белән бүләкләнде. 1963 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелде. Ул районда иң беренчеләрдән булып «Өлкән укытучы» исемен алды. Исеме республика һәм район Мактау Китапларына кертелде.

М.Зыятдинова киң җәмәгать эше алып бара. Авылда һәм районда үзешчән сәнгатьне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Район һәм республика матбугатының актив хәбәрчесе.

Ветеран укытучы Карадуган авылында яши.


Зыятдинова Сания Закир кызы—мәгариф хезмәте ветераны.

1942 елның 2 октябрендә Түбән Кенә авылында туган. 1960 елда Кенә урта мәктәбендә урта белем алып чыга һәм Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1967 елда институтны тәмамлап Алексеевск районында математика укытучысы булып эши башлый.

1968 елда С.Зыятдинова Түбән Кама шәһәренә килә, педагогик эшчәнлеген дәвам итә— башта шәһәрнең дүртенче, аннан соң унынчы урта мәктәбендә математика укыта. 1983 елдан—политехника техникумы укытучысы.

Укытучы-методист. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исем бирелде.


Зубарева Нина Мироновна—хезмәт алдынгысы.

1957 елның 19 февралендә Сырья авылында туган. 1975 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны «Труд» колхозының Сырьядагы дуңгызчылык фермасына эшкә килә. Күпьеллык күркәм традицияләре булган әлеге коллективта ул үзенең гомерлек хезмәт урынын таба. Тырышлыгы, җор холкы, максатчанлыгы, коллектив омтылышлары белән яши белүе белән коллективның матур традицияләрен дәвам итүгә һәм баетуга зур өлеш кертә.

Н.Зубареваның исеме һәрвакыт алдынгылар арасында. Күп мәртәбә колхоз идарәсе тарафыннан бүләкләнде. Хезмәт алдынгыларының район җыеннарында берничә мәртәбә районның иң алдынгы дуңгыз караучысы буларак хакимиятнең Мактау Таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр алды. Рәсеме районның Мактау Тактасына куелды.

Терлекчелекне үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.


И
Ибәтуллина Гөлйөзем Хәнәфи кызы — хезмәт ветераны.

1921 елның 16 июнендә Норма авылында туган.Норма мәктәбендә башлангыч белем ала. Яшьли колхозда эшләп үсә. 1939 елда туган авылындагы колхоз фермасында сарыклар карый. 1952 елда Балтачка килә һәм Ленин исемендәге колхозда эшли. 1960-1975 елларда тавыклар карый, район кошчылары арасында иң югары нәтиҗәләргә ирешә. Бу чорда төрле авырулар нәтиҗәсендә кошларның үлеме күп була. Бу хәл бигрәк тә тавык асраучылыкта үзен нык сиздерә. Чебешләр башлангыч чорларда ук күпләп кырылалар, тавыкларның баш саны аз, продукция алу кими. Авырулар өстенә яраклаштырылган биналарда асрау, тиешле зоологик шартлар булмау хәлне тагын да кискенләштерә. Менә шундый катлаулы шартларда да Г.Ибәтуллина үләннәр, табигый минераллар кулланып әлеге проблеманың да кискенлеген киметүгә ирешә.

Тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен кошчы 1967 елда Республика Почет Китабына кертелә, ә 1971 елда Ватанның олы бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.

Г.Ибәтуллина хезмәт ияләре депутатларының унынчы, унберенче чакырылыш район Советы, берничә мәртәбә Балтач авыл Советы депутаты итеп сайланды.

Ветеран бүгенге көндә Балтач авылында яши.
Ибраһим бине Габдулла ән-Нократый — дин эшлеклесе.

Бабалары хәзерге Кама Тамагы районының Барыш авылыннан. Атасы Габдулла хәзрәт озак еллар Вятка губернасындагы Нократ авылында имам булып торган, шунда вафат булган. Мелла Ибраһим үз заманының атаклы мөгаллиме хаҗи Мортаза әс-Симетинең шәкерте. Төпле белеме һәм тирән гыйлеме белән танылган. Укымышлылар арасында «Урбар Ибраһим хәзрәт» исеме белән билгеле. Күп авылларда, нигездә Казан артында мөгаллимлек иткән, шәкертләре дә күп булган. Алар арасында үз чорында шөһрәт казанганнар да байтак. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани, Сәгыйт бине Әхмәт әш-Шырдани, Сәйфулла бине Габделкәрим әс-Соснавый һ. б. санап була. Ул шәкертләргә таләпчән, кырыс холыклы кеше булган. Төрле елларда Хәсәншәех, Ташкичү, Казаклар, Шашы авылларында имамлык һәм мөгаллимлек иткән.

Ибраһим мелла 1772 елда Урбар (Арбор) авылына килә, Урбар мәчетендә имам була, мәдрәсәдә мөгаллимлек итә. Йорты Давыт чишмәсе буенда, Корбангали күперенә якын була.

Бу шәхескә Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында югары бәя бирә. Ул Арбор авылының безгә билгеле булган иң борынгы имамнарыннан берсе. 1870 елда Арборда вафат булган, Арбор авылы зиратына күмелгән.


Ибраһимов Әнәс Гариф улы — мәгариф хезмәте ветераны.

1944 елның 10 июлендә Арбаш авылында туган. 1958 елда Кенә мәтәбендә сигез сыйныф белем ала. 1959-1963 елларда Арча педагогия училищесында укый.

1963-1966 елларда Совет Армиясендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә.

1966 елда хәрби хезмәттән кайта һәм Карадуган сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1971 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының география факултетын тәмамлый. Шул ук елда Субаш игезьеллык мәктәбе директоры итеп күчерелә. 1973-1976 елларда—район мәгариф бүлеге мөдире. 1977-1979 елларда Түнтәр урта мәктәбен җитәкли.

Әлеге хронологиядән күренгәнчә, Ә.Г.Ибраһимовның педагогик эшчәнлеге Балтач районында башлана һәм үсә. Районыбызның төрле мәктәпләренең педагогик коллективларын һәм өч елдан артык дәвердә тулаем район укытучыларын җитәкләү чорында ул үзен тирән хәзерлекле, иҗади эшләүче, эзләнүче, гел яңага омтылучы чын укытучы, оештыручы, әйдәп баручы итеп танытты. Кешеләрне яратуы, тормыш сөючән җор табигате, хезмәт сөючәнлеге аңа әлеге сыйфатларын тагын да тирәнрәк ачарга, реальләштерергә, хезмәтенә һәрвакытта да гадел булмаган карашларны лаеклы кичерергә ярдәм итте. Ул һәр педагогның үзенчәлеген, күркәм сыйфатларын тиз ачыклый, аларны тагын да киңәйтергә, тирәнәйтергә ярдәм итә белде. Нәкъ менә шушы күркәм сыйфатларын искә алып республика Мәгариф министрлыгы Ә.Г.Ибраһиммовны 1987 елда Бөгелмә педагогия училищесы директоры итеп билгеләде. Аның бу уку йортына җитәкчелек итүе дә катлаулы чорга туры килде. Әмма җитәкче шул шартларда да уку йортын заман таләпләре югарылыгына күтәрүгә, үстерүгә, киңәйтүгә иреште.

Ә.Г.Ибраһимов—«РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». 1982 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.


Ибраһимов Гайфетдин Шәрәфетдин улы — хезмәт ветераны.

1930 елның 30 октябрендә Кариле авылында туган. 1945 елда Сосна җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Казан электротехникумына укырга керә.1948 елда техникумны тәмамлап туган авылындагы Тимирязев исемендәге колхозга кайта.

1949-1952 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армия сафларыннан кайткач Г.Ибраһимов колхозда тракторчы булып эшли башлый һәм бу хезмәткә ундүрт ел гомерен бирә. 1966 елда шоферлар хәзерләү курсын тәмамлый, машина йөртә башлый. 1971-1974 елларда ул алдынгы комбайнчы—1971 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәмәсенең бүләгенә, 1972 елда аның алтын медаленә лаек була. 1974-1993 елларда бригадир булып эшләде.

Г.Ибраһимов һәрвакыт хуҗалыкның иң кирәкле, иң актуаль тармагында эшләде. Һәр яңа эшкә аның кирәген аңлап, ихласлык белән алынды һәм аны югары нәтиҗәле итеп башкарырга омтылды.

Күпьеллык тырыш хезмәте өчен 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Ибраһимов Галимулла Ибраһим улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1914 елның 14 августында Куныр авылында туган. 1929 елда Куныр башлангыч мәктәбендә укып башлангыч белем ала. 1930 елга кадәр әтисе хуҗалыгында эшли. 1931-1936 елларда, авылда колхоз төзелгәннән башлап, «Правда» колхозыныңбригадиры, кладовщигы була.

1936 елда Г.Ибраһимовны хәрби хезмәткә алалар. Ул Балтик флотында матрос булып хезмәт итә. Тыныч тормышка кайту турында хыялланганда Бөек Ватан сугышы башлана. Аңа камалышта калган Ленинград шәһәрен азык-төлек белән тәэмин итү бурычын үтәргә туры килә. Үзе хезмәт иткән судно фашистлар тарафыннан батырылгач, алардан трофей итеп алынган суднода хезмәт итә. Ул сугышның ахырынача фронтта була, Балтик буен, Польшаны азат итү сугышларында катнаша. Аның сугыш юлларындагы батырлыкларының шаһитләре—күкрәгендәге Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр.

Ибраһимовлар гаиләсенең биш егете Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшә. Аларның иң кечесе Камал һәлак була, Хәбибулла Советлар Союзы Герое исемен ала, калганнары орден-медальләр тагып тыныч хезмәткә кайта. Шуларның берсе Галимулла сугыштан соң авыл Советы рәисе, колхоз рәисе урынбасары, төзүче буларак илгә игелекле хезмәт итте.

Ветеран 2000 елның августында үлде. Кабере Куныр авылы зиратында.
Ибраһимов Зариф Ибраһим улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елның 20 мартында Түбән Кенә авылында туган. 1937 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм туган авылында колхозда эшли. 1938 елның маенда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. 1939 елда Халхин-Гол янындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

З.Ибраһимов 1941 елның 20 июне көнне демобилизацияләнә һәм туган ягына юнәлә. Әмма язмыш башкача тәкъдирләгән— 22 июнь көнне Иркутск шәһәрендә поезддан төшү белән ул кабат хәрби хезмәткә кайтарыла. Аны Омск шәһәрендәге артиллерия училищесына укырга җибәрәләр.

1942 елның җәендә лейтенант З.Ибраһимов Көньяк-көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, батарея кабул итеп, Харьков янында сугышка керә. Бу әле совет гаскәрләренең чигенгән чагы. Әнә шул җиңелү ачыларын татып ул үзенең батареясының исән калган өлеше белән Сталинград янына чыга. Монда ул Мамай курганындагы канкойгыч сугышларда катнаша, Идел аша гаскәрләрнең кичүен тәэмин итә, шул сугышларның берсендә яралана.

Савыгып чыккач З.Ибраһимов Калинин фронты составында сугыша. Аның алдагы сугыш юлында Курск дугасы, Днепрны кичү, Киевне азат итү, Сандомир платцдармы, Польшаны азат итү, Шпрее һәм Одер елгаларын кичү…Җиңү хәбәрен ул Прагада ишетә.

Батыр офицер 1961 елга кадәр Совет Армиясе сафларында кала—Австриядә, Германиядә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентында хезмәт итә. 1961 елда майор дәрәҗәсендә демобилизацияләнә һәм Казанга кайтып төпләнә, 1981 елга кадәр төрле предприятиеләрдә механик булып эшли.

Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» һ. б. медальләр белән бүләкләнә.

З.Ибраһимов 1985 елда Казан шәһәрендә вафат булды. Кабере Түбән Кенә авылы зиратында.




Ибраһимова Римма Мөбарәк кызы — эстрада артисты.

Түбән Кенә авылында 1951 елның 10 июнендә туган. Әнисе оста гармунчы, әтисе моңлы тавышлы җырчы була. Римма балачактан ук җыр-моң дәрьясында булып, күңеленә халкыбыз моңын сеңдереп үсә. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәренә килә, эшкә урнаша, мәшһүр Сара Садыйкова М.Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да С.Садыйкова була. Остазының киңәше белән булачак җырчы Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе М.Нигъмәтҗанов янына килә. Ул Римманы Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Монда ике ел укып кайткач атаклы җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында укый. Аны 1983 елда тәмамлый һәм озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Р.Ибраһимованың халкыбыз иҗатын тирән белүе, халык көйләрен һәм композиторларыбызның әсәрләрен үзенчәлекле кабатланмас тавышы белән җан җылысын кушып башкаруы, югары сәхнә культурасы халкыбызның тирән ихтирамын казанды. Аны республикабызда гына түгел, БДБ илләрендә, Польша, Финляндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз итеп, яратып, алкышлап каршы алалар.

Р.Ибраһимова даими эзләнүчән, иҗади эшләүче сәнгатькәр. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде.

1998 елдан лаеклы ялда булса да ул сәхнәдән аерылмый.Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы буларак яшь талантларны үстерүгә үз өлешен кертә. Туган ягы, андагы үзешчән сәнгать коллективлары белән дә якын элемтәдә яши.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1982 елда Татарстан АССРның атказанган артисткасы, 1985 елда исә Татарстанның халык артисткасы исеме бирелде.

Бүгенге көндә Р.Ибраһимованың улы Фәрит Таишев эстрадабызга ышанычлы адымнар белән килә. Ул 2004 елгы «Татар җыры» фестивале лауреаты булды.
Ибраһимов Хәбибулла Ибраһим улы — Советлар Союзы Герое.

1912 елның 18 гыйнврында Куныр авылында туган. Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылындагы ул вакытта «Правда» исемен йөрткән колхозда башлый: иген игә, урман кисә, йөк ташый.

1934 елда Кызыл Армиягә алына. Хезмәт срогын тутыргач та армия хезмәтендә кала, кече командирлар курсында укый. Аны тәмамлап 1938 елда кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Төньяк-көнбатыш фронтның җиденче аримясе 86-мотоукчы дивизиясе составында танкларга каршы батарея командиры буларак акфиннәргә каршы сугышларда катнаша. 1940 елның март башында аның командалыгындагы батарея Вилайоки авылы янында үзенең көчле уты белән безнең пехотаның уңышлы һөҗүмен тәэмин итә. Аннан соң фин култыгы аша боз өстеннән дошман тылына үтеп, дошманның Выборг шәһәре тирәсендәге ут нокталарын юк итә, шуның белән шәһәрне алучы пехота частьларына юл ача. Әлеге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен батарея командиры Х.Ибраһимов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның батыр сугышчылары да югары хөкүмәт бүләкләре алалар.

Бөек Ватан сугышы барышында батыр якташыбыз бронепоездлар отрядына командалык итә, үзйөрешле артиллерия полкы командиры урынбасары була. Батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Х.Ибраһимов 1943 елда махсус курсларда укый, 1947 елда Югары бронетанк офицерлары училищесын тәмамлый. 1958 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга, Казан шәһәрендә яши.

1975 елның 18 октябрендә үлде. Кабере туган авылы Куныр зиратында.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет