Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَّيْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ



бет132/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   128   129   130   131   132   133   134   135   ...   153
doga

اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَّيْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ
وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ* وَبَارِكْ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ
مُحَمَّدٍ كَمَا بَارَكْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ


"Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхаммәд. Кәмәә салләйтә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Вә бәәрик галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид".
Күрелгәнчә, болар намаз вакытында "Әт-Тәхиййәт"тән соң укылган догалар. "Әт-Тәхиййәт" догасы да Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) китерелгән салават вә сәламнәрдер. Шулай итеп, бер мөселман Коръәндәге аятькә иярим дип, салават әйтергә теләсә, намаз тышында да "Әт-Тәхиййәт" һәм "Әллааһүммә салли вә бәәрик" догаларын укый ала.
Пәйгамбәребезгә салават китерүнең бик савап­лы булуы аять һәм хәдисләрдән дә билгеле. Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәренә салават китерүе, димәк, безнең кебек салават уку түгелдер. Аның салават китерүе — Пәйгамбәренә аңа рәхмәт һәм бәрәкәтен иңдерүе, аның бөтен гөнаһларын гафу итүе димәктер. Фәрештәләр исә аның өчен истигъфар итәрләр.
Беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләре янына көләч йөз белән килгән. Ул: "Җәбраил (г.с.) миңа килеп:
— "Әй, Мөхәммәд! Өммәтеңнән бер кеше Сиңа бер салават китергәнгә ун салават, бер сәлам китергәнгә ун сәлам китерүемә риза булмассыңмы? Менә шул сәбәптән сөендем", — дигән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) башка бер хәдистә шулай дигән: "Миңа бер салават әйткән өчен, фәрештәләр ун мәртәбә истигъфар итәрләр. Шулай булгач, теләгән кеше салаватын азайтсын, теләгән күбәйтсен."
Бу уңайдан кайбер хәдисләрдә түбәндәгеләр әйтелә:
"Инсаннарның миңа иң якыны, миңа күп салават әйткәнедер."
"Мин искә алынганда миңа салават ки­термәгән кеше — иң саран кешедер."
"Миңа җомга көннәрне күп салават әйтегез."
"Җир йөзендә әйләнеп йөргән фәрештәләр бар, алар өммәтемнең сәламен миңа җиткерерләр".
Югарыда китерелгән аять, хәдисләрдән аңлашылганча, берәр мәҗлестә яки бер җирдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) исеме телгә алынганда "Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд" дип, аны сәламләргә кирәк. Ләкин вәгазьдә, дини дәрестә, мәсәлән, балаларга Бәдер сугышын аңлатканда, Пәйгамбәребезнең исеме шулкадәр күп телгә алына ки, һәр очракта салават әйтү бик күп вакытны алыр иде. Бу очракларда бер-ике мәртәбә салават китерү белән чикләнергә мөмкин. Дәресне аңлаткан кеше:
"Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләм", — дип кенә әйтеп узса да була.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, һәр мөселман Пәйгамбәребезгә карата булган мәхәббәт хисләрен балаларының күңеленә дә сеңдерергә тиеш. Чөнки Аны сөйгән инсан ике дөньяда да сөелер.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   128   129   130   131   132   133   134   135   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет