Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы мбббү “Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе”



бет3/3
Дата04.07.2016
өлшемі7.3 Mb.
#177091
1   2   3

Методик берләшмәләр эшчәнлеге

Методик эшнең нигезе, ул мәктәп методик берләшмәләрен эшләтү, 4 МБ төзеп, аларны планлы рәвештә, укыту юнәлешендәге проблемаларны хәл итүгә, укытуның сыйфатын күтәрү юлларын эзләргә тарта алдык. Әле бу юнәлештәге башлангычларны үстерәсе бар. Фән атналыклары, аларның планнары төзелеп, расланып, үткәрүдә ярдәм итеп, отчетлары аерым папкага туплана. Фән олимпиадаларына әзерлекне оештыру, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләсен хәл иткәндә дә МБ ролен күтәрәсе бар.



Укытучыларның үз белемнәрен күтәрүләре:

2014-2015 нче уку елы дәвамында 4 укытучы(педагог-оештыручы (Фатхиева М.О.), ОРКСЭ (Гильфанова Г.Р.), физика (Исламов М.М.) , җитәкчелек курслары (Гарипов Д.Д.) - ИРО РТ, НИСПТР да белем күтәрү курсларында булды. 3 укытучы аттестация үтте: башлангыч сыйныфлар укытучысы Гильфанова Г.Р. 1 кв.кат., технология укытучысы Фатхулов Р.Н. 1 кв. квалификацион категориягә, математика укытучысы Якупова Ф.Я. югары категориягә лаек булдылар. Укытучыларның һәрберсе үз методик темасы өстендә эшли. Үз фәне өлкәсендә һәр яңалыкны укытучылар интернетта, шәхсит сайтларына теркәп баралар.



Сәләтле балалар белән эш

Район фән олимпиадалары буенча рейтингта безнең мәктәп 3-4 урынга лаек булды. Технология фәненнән 9 класс укучысы Марданова Алина районда 1 урын алып, республикада район данын яклап кайтты. (Укытучысы – Фатхиева Н.Ф.), татар теленнән үткәрелгән олимпиадада 7 класс укучысы Хамадуллина Алия призер булды. (Укытучысы- Галләмова Г.М.). Халыкара татар теле олимпиадасында 9 класс укучысы Ахмадуллина А. (укытучысы- Галләмова Г.М.). призер булды.

Сәләтле балалар белән эшнең торышы директор яны киңәшмәсендә каралып нәтиҗәләр чыгарылды, кимчелекләр күрсәтелде, алга бурычлар куелды. Мәктәп укучылары республика һәм Россиякүләм конкурсларда катнаштылар. “Зирәк тиен”, “Русский медвежонок”, “Математик көнгерә”, “Математический чемпионат” та катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. “Проектлар яклау” бәйгесе дә укучыларның проект төзү күнекмәләрен камилләштерде. Укучыларның төрле конференцияләргә тартылуы да - уңай күренеш.

Семинарлар, практикумнар, атналыклар:

Мәктәп базасында 2 районкүләм семинарлар үткәрелде:



  1. Мәктәп китапханәчеләре семинарында Фәйзрахманова Р.Н.(рус әдәбияты), Гыйлфанова Г.Р.(татар теле) ачык дәрес күрсәттеләр, Анварова Д.М., Н.Ф. Фатхиева тарафыннан әзерләнгән “Серле дөнья” курчак театры чыгышы зур бәя алды. (Октябрь, 2014 ел)

  2. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе ноябрь аенда “Белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру” темасы астында Яңа Әлем мәктәбендә үтте.

Укытучылар үз эш тәҗрибәләрен башкалар белән уртаклаштылар, матбугат битләрендә яктырттылар, республика һәм россия күләмендәге белем бирү сайтларына урнаштырдылар:

а) Биология укытучысы Гильфанов Ф.Н. ның методик эшкәртмәләре республикакүләм чыгучы “Мәгариф” журналы битләрендә яктыртылды.

Б) “Гаилә һәм мәктәп” журналында Ф.Н.Зарипованың язмасы дөнья күрде.

В) Укытучыларның методик эшкәртмәләре Белем.ру, Открытый класс сайтларында, төрле порталларда ел дәвамында яктыртылды, укытучының шәхси сайтлары булдырылды.

Г) Башлангыч класслар укытучысы Гыйлфанова Г.Р., тәрбия завучы Хәмидуллина Г.Рларның дәрес эшкәртмәләре “Ачык дәрес” газетасында яктыртылды.

Уку елы дәвамында мәктәптә география, рус теле, математика, физика, информатика, биология–химия, башлангыч класслар, татар теле һәм әдәбияты, технология, чит телләр атналыклары үтткәрелде. Башлангыч класслар атналыгының чаралар планы гади төзелгән, гомуммәктәп күләмендәге эшләр аз каралган иде. Атналык планнарны раслатып, шуның нигезендә чараларны 100% үткәрүгә ирешәсе бар. Киләчәктә моңа әһәмият бирергә кирәк. Гуманитар фәннәр МБ җитәкчесе Султанова Ф.А.-ның атналык үткәрү планы һәм отчеты башкаларга үрнәк мисал итеп куярлык. Мәктәп күләмендә барлык традицион чаралар үткәрелеп, һәрбер бәйгедә класслар арасында урын чыгарылып барды.



ОГЭ буенча әзерлек эшләре

Уку елы башында һәр имтиханга әзерләүче укытучы үзенең “Шәхси имтиханга әзерләү планы”н булдырдылар, шуларны истә тотып мәктәпнең имтихангә әзерлек планы төзелде, консультация графиклары расланды. Рус теле укытучысы Султанова М.А., математикадан Исламов М.М., чит телдән Шайхыразиева И.И., татар теленнән Галләмова Г.М. консультацияләр үткәрделәр.

Түбәндәге эшләр башкарылды:

- Кабинетларда ОГЭ почмаклары булдыру;

-Ата-аналар җыелышлары үткәрү;

-ОГЭ турында укучыларга информацияне даими җиткереп бару;

-Гаризалар алу;

-Бланкларны тутырырга өйрәтү;

-Пробный итиханнар үткәрү (мәктәп, район буенча);

-Онлайн-тестлар эшләү һ.б.

2015 елда имтихан нәтиҗәләре буенча 16 укучыга да аттестат бирелде.

Укытучыларның профессиональ конкурсларда катнашуы:

Мәгариф өлкәсендә һәрдаим камилләшергә, өр-яңа мәгълүмати технологияләрне, укыту программаларын үзләштерергә, инновацион технологияләрне тормышка ашырырга кирәк. Укытучы көн саен балалар, ата-аналар һәм бик зур тизлек белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тота. Укытучыга, лаеклы буын тәрбияләүдә гаять зур җаваплылык йөкләнгән. Бу бик авыр хезмәт. Педагогның эш сыйфаты укучыларның көндәлекләрендәге яхшы билгеләр саны белән генә түгел, ә укучыларны тормышта көндәшлеккә сәләтлелеге белән үлчәнә. Бүген мәгариф системасы үсеше дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлеше.

Укытучылар коллективы һәм укучылар район масштабында, республика күләмендә үткәрелгән күп кенә мероприятияләрдә үзләренең осталыкларын сынадылар.

Тәрбия юнәлеше

Бездә укыту-тәрбия эше халкыбызның телен, мәдәниятен, традицияләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен исәпкә алып оештырыла. Халык педагогикасына нигезләнеп эшләү буыннар бәйләнешен ныгыта, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә булыша, традицион һөнәрләр белән кызыксынуны арттыра.

Укучыларның иҗади сәләтен, сөйләм телен үстерүдә әдәбият түгәрәкләренең роле зур. Шуңа күрә класстан тыш эшләрнең бу төренә без зур әһәмият бирәбез. Безнең мәктәптә инде күп еллардан бирле әдәбият – иҗат түгәрәге эшләп килә. Анда укучылар иҗат иткән шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр урнаштырыла. Әдәбиятта тәүге адымнарын ясаучылар якташ язучыларыбыз белән очрашулар үткәрделәр.

Бер генә яңалык та, мәктәптә узган бәйрәм, кичәләр дә яшь укучылар игътибарыннан читтә калмый, вакытлы матбугатта алар турында язмалар бастырыла.

2014-2015 нче уку елында “Гөлбакча” балалар оешмасы үз эшчәнлеген актив рәвештә алып барды. Оешма еллык план нигезендә эш оештырды, үткәреләчәк чаралар ай, атна аралыкларында планлаштырылып, һәрдаим тормышка ашырыла.

1 нче сентябрь көнне – укучыларны Белем иленә дәштек. “Беренче сентябрь” бәйрәмен балалар оешмасындагы укучылар белән әзерләдек. Быелгы ук елына 19 укучы укырга керде. Класс җитәкчесе Сарварова Ф.М.

Өлкәннәр көнен, Укытучылар бәйрәмен матур котлаулар, җырлы-биюле чыгышлар белән уздырдык.

Сентябрь аенда мәктәбебездә оештырылган “Серле дөнья” курчак театры коллективы республика күләмендә оештырылган “Иделкәем” бәйгесенең финалында катнашып, Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

“Йолдызлык – 2015” фестиваленда Яңа Әлем мәктәбе 1 урынга лаек булды.


“Йолдызлык-2015” бәйгесе нәтиҗәләре

Авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны

Мирзаян бабай белән очрашу

Район мәктәпләре арасында үткәрелгән хоккей ярышларында

безнекеләр – ҖИҢҮЧЕ!
Укучылар спартакиадасы

Безнекеләр-беренче!



ГТО нормативлары тапшыру



Балигъ булмаган балалар белән эшләүче полиция хезмәткәрләре белән очрашу мизгелләре





“Туган як” музее



Техник иҗат фестивале


Бөек Җиңүгә багышланган баннерлар яклау конкурсында “Гөлбакча” отрядыннан 6 класс укучысы Исламхуҗин Риназ. Җитәкчесе – педагог-оештыручы Фатхиева М.О.


Мәктәп – белем һәм тәрбия учагы. Тәрбия эше системасы укучыларның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Хезмәт тәрбиясе, спорт юнәлеше, сәнгать дөньясы, белем дәрьясы – нинди генә юнәлеш булмасын, безнең төп максат булып камил шәхес тәрбияләү тора. Иҗади, информацион технологияләрне уңышлы кулланучы, олыларга ихтирам белән караучы, нәниләргә үрнәк күрсәтүче, спорт сөюче, сәхнәне үз итүче, белемгә омтылучы замана баласы тәрбияләү – безнең бурыч. Яңа Әлем мәктәбендә әлеге сыйфатлар хас укучылар шактый. Инде укучының талантын ачып, сәләтен үстереп, дөньяга таныту бездән тора. Мәктәп укучылары сәләтле, актив, бердәм булмаса, мондый югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булмас иде.


Материал-техник база

Мәктәп 2 этажлы зданиедә урнашкан 19 уку кабинеты, шул исәптән 1 информатика кабинеты, 1 агач һәм тимер эшкәртү мастерское, 1 тегү мастерское бар. 108 кв.м. спортзал һәм 80 кешегә исәпләнгән ашханә эшли.

-мәктәптә 13 компьютер, 18 ноутбук, 1 мультимедиа проектор, 2 принтер, 1 телевизор, 2 DVD плеер, 2 музыкаль үзәк бар. Спорт инвентарьларыннан 3 волейбол, 5 баскетбол, 2 футбол тубы; брусья, канат, швед стенкасы, 12 чаңгы, 15 хоккей киемнәре һ.б. бар.

- мәктәпнең УАЗ – 396259 маркалы автомашинасы бар



Киләчәккә переспектив максатлар.

- балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү;

- балаларның сәламәтлеген ныгытуда актив чаралар;

- тәрбия эшен тагын да көчәйтү;

- мәктәпнең материаль- техник базасын ныгыту.

Эшчәнлек барышында ирешелгән уңышларыбызның күрсәткече булып район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларыбыз – хезмәт җимешләребез тора.

Республика күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, проект эшләрен тәкъдим итүдә, район семинарлары үткәрүдә, конкурс-бәйгеләрдә катнашуда ирешелгән уңышлар, әлбәттә, җиңел бирелми. Ә алдынгы укытучыларыбызның, сыйныф җитәкчеләребезнең иҗади көче күпкырлы. Идея-фантазияләрен уңышлы файдаланып, эзләнүләр аша, яңа ачышларга китерәләр.

Мәктәп – белем һәм тәрбия учагы. Тәрбия эше системасы укучыларның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Хезмәт тәрбиясе, спорт юнәлеше, сәнгать дөньясы, белем дәрьясы – нинди генә юнәлеш булмасын, безнең төп максат булып камил шәхес тәрбияләү тора. Иҗади, информацион технологияләрне уңышлы кулланучы, олыларга ихтирам белән караучы, нәниләргә үрнәк күрсәтүче, спорт сөюче, сәхнәне үз итүче, белемгә омтылучы замана баласы тәрбияләү – безнең бурыч. Яңа Әлем мәктәбендә әлеге сыйфатлар хас укучылар шактый. Инде укучының талантын ачып, сәләтен үстереп, дөньяга таныту бездән тора. Мәктәп укучылары сәләтле, актив, бердәм булмаса, мондый югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булмас иде.



Мәктәп директоры: ______________Д.Д.Гарипов

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет