Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ أَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي، وَأَصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي



бет131/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   127   128   129   130   131   132   133   134   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ أَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي، وَأَصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي
فِيهَا مَعَاشِي، وَأَصْلِحْ لِي آخِرَتِي الَّتِي فِيهَا مَعَادِي، وَاجْعَلِ الْحَيَاةَ زِيَادَةً
لِي فِي كُلِّ خَيْرٍ، وَاجْعَلِ الْمَوْتَ رَاحَةً لِي مِنْ كُلِّ شَرٍّ


"Әллааһүммә әсълих лии диинии әлләзии һүә гыйсмәтү әмрии, вә әсълих лии дүньяәйә әлләтии фииһәә мәгаашии, вә әсълих лии әәхиратии әлләтии фииһәә мәгаадии, вәҗгалил-хәйәәтә зийәәдәтән лии фии күлли хайрин, вәҗгалил-мәүтә раахәтән лии мин күлли шәрр! "
(Йә Аллаһым! Безне Үзеңнең камил зикерләреңә ирештерсәң иде, динебездә тәртип урнаштырсаң иде. Шушы фани дөньяда бәрәкәт насыйп әйләсәң иде! Ахирәттә дә туры юлыңнан аермасаң иде, барыбыз да анда әйләнеп кайтачакбыз! Тормышыбызда яхшылыкның хөкем сөрүен насыйп итсәң иде безгә! Үлемебез илә бөтен начарлыктан азат ителсәк иде!)


أَعُوذُ بِاللهِ مِنْ جَهْدِ الْبَلاَءِ، وَدَرْكِ الشَّقَاءِ، وَسُوءِ الْقَضَاءِ، وَشَمَاتَةِ الْأَعْدَاءِ


"Әгуузү биләәһи мин җәһдил-бәләә-и, вә дәркиш-шәкаа-и, вә сүү-ил-кадаа-и, вә шәмәәтәтил-әгъдәә-и!"
(Аллаһым! Мине төрле сынау авырлыкларыннан сакла, төзәтә алмаслык афәтләрдән, дошманнарның зәһәрлегеннән сакла, коткар!)


БИШЕНЧЕ БҮЛЕК


САЛАВАТ-ШӘРИФӘЛӘР

Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават әйтү кыскача "Пәйгамбәребезгә салават вә сәлам булсын" диюдән гыйбарәт.


Коръәни Кәримдә мөэминнәргә түбәндәге аять белән Пәйгамбәребезгә салават әйтер әмер ителгән:


إِنَّ اللَّهَ وَمَلَآئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ .
يَآأَيُّهَا الَّذِينَ ءَامَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا


"Иннәллааһә вә мәләәәә-икәтәһүү йүсаллүүнә галән-нәбийй. Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү саллүү галәйһи вә сәллимүү тәслиимәә".
(Һичшиксез, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр. Әй, мөэминнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм тулы сәлам белән сәлам бирегез.) ("Әхзәб" сүрәсе, аять 56.)
Бу аяти кәримә шулкадәр аңлаешлы итеп әйтелгәнгә, "биредә аңлатыла икән" дигән сораулар булырга да тиеш түгел. Алай булгач, Пәйгамбәребезгә ничек салават әйтергә кирәк? Сәхабәләр Пәйгамбәребездән бу турыда сорагач, ул болай дип җавап биргән:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   127   128   129   130   131   132   133   134   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет