Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ اجْعَلْنِي مِنَ الَّذِينَ يَسْتَمِعُونَ الْقَوْلَ فَيَتَّبِعُونَ أَحْسَنَهُ



бет48/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   44   45   46   47   48   49   50   51   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ اجْعَلْنِي مِنَ الَّذِينَ يَسْتَمِعُونَ الْقَوْلَ فَيَتَّبِعُونَ أَحْسَنَهُ


"Әллааһүммәҗгальнии минәлләзиинә йәстәмигуунәл-каулә фәйәттәбигуунә әхсәнәһ."
(Аллаһым! Әйтелгәннәрне ишетеп, сүзнең иң яхшысына — Коръәнгә ияргән колларыңнан кыл.)
Колаклардан соң бармакларның тышкы ягы белән муенга мәсех ителә. Мәсех кылганда ошбу дога укыла:


اَللَّهُمَّ اَعْتِقْ رَقَبَتِي مِنَ النَّارِ وَاحْفَظْنِي مِنَ السَّلاَسِلِ وَالْأَغْلاَلِ


"Әллааһүммәгътикъ ракабәтии минән-нәәри вәхфәзънии минәс-сәләәсили вәл-әгъләәл."
(Аллаһым! Муенымны җәһәннәмнән азат кыл, мине богаулардан, чылбырлардан сакла).
Аякларны юганда сул кул белән башта уң аякны, аннан соң сул аякны юалар. Аяк тубыклар белән бергә юылганда ошбу дога укыла:


اَللَّهُمَّ ثَبِّتْ قَدَمِي عَلَى الصِّرَاطِ يَوْمَ تَزِلُّ فِيهِ الْأَقْدَامُ
"Әллааһүммә сәббит кадәмәййә галәс-сыйраатыи йәүмә тәзиллү фииһил-әкъдәәм."
(Аллаһым! Аяклар таячак кыямәт көнендә аякларымны сират күпере өстендә нык тот.)
Сул аяк юылганда исә ошбу дога укыла:


اَللَّهُمَّ اجْعَلْ لِي سَعْيًا مَشْكُورًا وَذَنْبًا مَغْفُورًا وَتِجَارَةً لَنْ تَبُورَ


"Әллааһүммәҗгаль лии сәгъйән мәшкүүран вә зәнбән мәгъфүүран вә тиҗәәратән лән тәбүүр."
(Аллаһым! Миңа охшаган һәм кабул була торган бер эш бир, гөнаһларымны гафу итеп, табышлы һәм мәкъбүл сәүдә насыйп ит).


Госел.

Бөтен тәнне су белән юу госел дип атала.


Госел фарыз яки сөннәт буларак башкарылырга мөмкин.
Кеше ике очракта госел коенырга тиеш.

  1. Җөнүблектән соң.

  2. Күремнәре беткәч яки бала тапканнан соң була торган кан килүе туктагач, хатын-кыз госел коенырга тиеш.

Чөнки Аллаһы Тәгалә "Бәкара" сүрәсенең 222 нче аятендә әйткән: "Алар синнән күрем һәм бу вакытта хатыннары белән якынлык кылу турында сорыйлар. Аларга әйт, күрем – ул хатыннарның авыру вакыты. Аларның күремнәре беткәнче, һәм алар пакьләнгәнче аларга кагылмагыз. Алар пакьләнгәч, аларга Аллаһ сезгә әмер иткән урыннан килегез".
Җөнүб хәләте ике сәбәп нәтиҗәсендә була.
Беренчесе шәһвәт тәэсирендә кагылу, караш, поллюция яки җенси якынлык сәбәпле ир-атларда – мәни, хатын-кызларда сыеклык бүленеп чыгу.
Җөнүблекнең икенче сәбәбе – мәни бүленеп чыгу яки чыкмауга карамастан, табигый юл белән якынлык кылу.
Җомга намазы алдыннан госел коену сөннәт санала. Чөнки бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: "Әгәр берәрегез җомга намазына килергә җыенса, госел коенсын", – дип әйткән.
Гәет намазлары алдыннан госел коену да сөннәт. Чөнки Ибне Габбас, Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын: "Гадәттә Аллаһының Рәсүле галәйһиссәләм Рамазан гаете һәм Корбан гаете көнне госел коена иде", – дигән.
Хәбәр ителгәнчә, Зәдән болай дигән: "(Бервакыт) мин Галидән, Аллаһ аннан разый булсын, госел турында сорадым, һәм ул: "Теләгән вакытыңда коен", – дип җавап бирде. Мин: "Юк, кай вакытта госел коену сөннәт булуы турында сорадым", – дип әйттем. Шунда ул: "Һәр җомгада, Рамазан гаете, Корбан гаете һәм Гәрәфә көнне госел коен", – диде".
Шулай ук ихрам халәтенә кергәндә госел коену да сөннәт. Хәбәр ителгәнчә, Ибне Гомәр, Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын, болай дигән: "Ихрам халәтенә керергә теләгән кешегә госел коену сөннәткә туры килә".
Госел алу түбәндәгечә башкарыла. Әүвәл кул­лар һәм гаурәт җирләре яхшы итеп юыла. Юа башлаганчы шушы рәвешле ният ителер:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   44   45   46   47   48   49   50   51   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет