الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ رَبِّ اشْرَحْ
لِى صَدْرِى وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى. رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِِينَ. رَبِّ اجْعَلْنِى مُقِيمَ الصَّلَاةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءَ.
"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа."
"Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла.
Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бүләк ит", дип дога кылыныр.
52. Иген иккәндә укыла торган дога.
Кырга чыкканда "Бисмилләһ" әйтеп чыгылыр. Игә башлаганда да кабат "Әгузе-бисмилләһ" әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:
أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ . أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ . اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا
مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ
وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ
"Әфәра-әйтүм мәә тәхрусүүн. Ә әңтүм тәзрагуунәһүү әм нәхнүз-зәригуун. Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Вәрзүкънәә сәмәраһүү вәҗгальнә ли әнгумикә минәш-шәәкириин. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим."
(Хәзер иккәннәрегезне күрдегезме? Алармы игеп бетергән сезме? Юкса безме? ("Вакыйга" сүрәсе, аять 63-64.) Аллаһым! Мөхәммәд һәм аның әсхабына салават-сәлам булсын. Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, йә Рабби! Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юктыр!)
Достарыңызбен бөлісу: |