اللَّهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ وَبَارِكْ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ نِ الْفَاتِحِ لِمَا أُغْلِقَ وَالْخَاتِمِ لِمَا
سَبَقَ نَاصِرَ الْحَقِّ بِالْحَقِّ وَالْهَادِى إِلَى صِرَاطِكَ الْمُسْتَقِيمِ وَعَلَى آلِهِ حَقَّ قَدْرِهِ
وَمِقْدَارِهِ الْعَظِيمِ . عَلَىَّ وَأَبُوءُ عَلَى نَفْسِى بِذَنْبِى فَقَدْ ظَلَمْتُ نَفْسِى وَاعْتَرَفْتُ بِذَنْبِى
فَاغْفِرْ لِى ذُنُوبِى مَا قَدَّمْتُ مِنْهَا وَمَا أَخَّرْتُ. فَإِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّا أَنْتَ.
"Әллааһүммә әнтә раббии вә әнәә габдүкә, халәкътәнии вә әнәә галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү әгуузү бикә мин шәрри мәә санәгътү әбүү-ү ләкә би нигъмәтикә галәййә вә әбүү-ү галәә нәфсии би зәнбии фәкад заләмтү нәфсии вәгътәрафтү би зәнбии фәгъфир лии зүнүүбии мәә каддәмтү минһәә вә мәә әххартү фә иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә."
(Аллаһым! Син минем Раббым, мин Синең колың. Мине Син яраттың. Мин көчем җиткәнче Сиңа биргән сүземне тотам. Эшләгән начарлыклардан Сиңа сыенам. Беләмен, биргән нигъмәтләреңә каршы кимчелекләрем булды, үземә-үзем золым иттем. Гөнаһларымны үкенеп искә алам, узган һәм киләчәк гөнаһларымны гафу итүеңне Синнән үтенәм. Мине кичер, Аллаһым! Чөнки, гөнаһларны Синнән башка беркем дә гафу итә алмас.)
"ЯСИН ШӘРИФ" СҮРӘСЕ
"Ясин шәриф" сүрәсе Мәккәдә иңгән, 83 аятьтән тора. Өч төп мәсьәләне үз эченә алган: яңадан терелүгә иман, карья әһелләре турындагы хикәя һәм Аллаһының берлегенә дәлил-хөҗҗәтләр. Сүрә Коръәни Кәрим белән ант итүдән башлана. Шунда ук, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлеген раслый. Һәм корәеш кяферләре хакында да сүз алып барыла. Аннан соң Аллаһының илчеләрен ялганга тоткан авыл кешеләренең кыйссасы хикәя кылына.
Бу сүрәдә кыямәт хәлләре һәм аның дәһшәте, яңадан тергезү өчен сурга өрелү, шул көндә яман кешеләр яхшылардан аерылу һ.б. турында да хәбәрләр бирелә.
Рәсүлебез с.г.в. үзенең бер хәдис-шәрифендә әйткән:
إِنَّ لِكُلِّ شَيْءٍ قَلْباً وَقَلْبُ الْقُرْآنِ يس ،
Достарыңызбен бөлісу: |