Саадә. Яратам шул атлар белән йөрергә. Беркайчан да хыянәт итмиләр.
Юныс.Ә мин ладьяны яратам. Дустым ул минем. Миңа көч һәм туры юл ошый. Бу тормышта да шулай. Ә син бераз гына хәйләләргә дә яратасың... Йә. әле, кызым. Бүген миңа нәрсә әзерләдең? Карап карыйк. Синең һәр көнне төрледән төрле нәрсәләр китереп чыгара торган гадәтең дә юк түгел. Ләкин мин синең кармагыңа эләкмәскә тырышам. Мин моңа әзер!
Саадә.Дөрес, бабабкаем! Син бирешмәскә тиеш. Юкса мин үпкәләрмен.
Юныс.Миңа ул үпкәләргә сиңа. Син инде өченче көн буена такта патшабикәсенә әйләнеп барасың.(Зал буйлап әкрен генә агылгын Луиза Батыр- Болгари көйләре яңгырый.)
Саадә.
Бабабкаем, сез үлемнән куркасызмы?
Юныс.Дөресен әйтергәме, ялганларгамы?
Саадә.Әлбәттә, дөресен!
Юныс. Юк, кызыкаем. Үлемнән курыкмыйм мин. Чөнки бу җирдә озак яшим. Бушлыкның бер өлешен үзем белән тутырып. Ләкин менә анда(куллары белән өскә күрсәтеп) миңа шахматсыз күңелсез булуыннан куркам. (Көләләр)
Саадә.Ә сезнең өчен яшәү нәрсә ул?
Юныс.Минем өчен яшәү - ул төштәге җитди булмаган уен.
Саадә. Ә гаилә? Әйләнә - тирә дөнья? Алары да җитди нәрсәләр түгелме?
Юныс. Кеше гаиләдә - үзен- үзе шәхес буларак уйлап чыгаручы. Аның үз - үзенә уйлап чыгарган дөньясы.
Саадә.Бабакаем, әйт әле, минем туган авылымны Кояшлы дип атаганнар. Аннары аны бит әле башкача Сафия муенсасы дип тә йөриләр.
Юныс.Әйе, аның тарихы еракларга барып тоташа. Борынгыда Болгар шәһәрендә Банухан нәселе яшәгән. Бу исә Көнчыгыш Азия илләреннән килеп төпләнгән атаклы нәсел булган. Меңъеллыкның бөек фикерче галимнәре Бируни һәм Әбугалисина үзләренең бәһасез хезмәтләрен иҗат иткән заманнарда бу нәселнең Ыру башы үзенең сату- алу эшләре белән Якын Көнчыгышка юл тоткан. Алар үзләренең тауарлары белән Көнчыгышның барлык олы һәм кече шәһәрләрендә булып, Гарәп Испаниясен юл тотканнар. Өйгә кайтуынча Кызыл диңгез буенда зур Кәрвансарайда тукталганнар.
Саадә.Кызык... Кызык, бабакаем. Сез бик күңелле нәрсә сөйли башладыгыз бит әле.
Юныс.Шуннан шул. Менә шул Бануханнар нәселенең дәвамчысы Рәшит җирле Ыру башы кызына гашыйк булган. Кызның кара энҗедәй ялтырап торган күзләреннән, гүзәллеге, чибәрлегеннән кырыс холкына да карамастан аңын җуяр дәрәҗәгә җиткән. Аның игътибары да, кыйммәтле бүләкләре, асылташлары да салкын йөрәген җылыта алмаганнар. Кәрвансарайда яшәүче йөзъяшәр карчык Рәшитнең кичерешләрен күреп яшь cәүдәгәргә ефәк җеп биргән. "Менә сиңа ефәк җеп. Аңардан тере муенса яса. Ничек тереме? Тәмле җиләк- җимеш, хөрмә төшләре, диңгез буендагы ташларны тез дә аңа бүләк ит. Әгәр дә биш көннән соң бу муенсаны тотып ул синең яныңа килә икән, димәк ул синнән кодалар көтә."
Саадә. Һәм шуннан туй иткәннәрме?
Юныс. Нәкъ шулай. Алар Тихамада туй итеп кызны үзләре белән туган якларына алып кайтып киткәннәр . Бик яраткан Рәшит Сафияне. Чирмешән елгасы ярына , тәрәзәләрен Көнчыгышка каратып өй салып та куйган ул анда.
Саадә.
Менә бәхет...
Юныс.Еллар узган. Гаилә ишәйгән. Беренче өй янында икенчеләре, өченчеләре дә пәйда булган. Кышлар суык һәм кырыс икән монда. Менә шуңа да Сафия бу авылга исемне Кояшлы дип бирергә булган. Исеме генә булса да җылылык бирмәсме диеп өметләнгән. Шулай, кызым... Әй, чүттин генә онытмадым, Теге Кәрвансарайдагы әби аңа болай дигән, имеш: "Исеңдә тот , улым. Син муенсаны үз кулларың белән тезгәндә яратып, матур сүзләр әйтеп тезәргә тиеш". Менә без , кызым синең белән Банухан һәм зирәк Аравия Сафиясеннән киткән нәсел.
Саадә.
Ә муенса? Бабакаем! Муенса турында...
Юныс.Муенса булмаса, безнең авылыбыз да булмаган булыр иде. Менә хәзер кызым беләсең инде. Ни өчен өйләнергә теләге булган егетләрнең безнең авылда кызларына шушындый муенсалар бүләк итүләрен.
(Саадә моны тыңлап бетергәч бераз моңсулана. Күзләрен аска төшерә. Моны сизеп һәм күреп торган бабасы аркасыннан кагып).
Юныс.Мин ышанам сиңа. Хәзергесе мизгелдә берәресе сиңа да муенса тезә торгандыр әле.
(Саадә елмаерга тырыша, ләкин күзләрендә яшь тамчылары.)
(Пәрдә)
Аш бүлмәсе. Тәрәз артында караңгы төн. Шәм яктысында ир белән хатын өстәл артында утырлар.
Сөләйман. Нинди авырлыклар белән күчтек шәһәргә. Балаларыбыз өчен диеп тырыштык.
Сафия.Йөрәгемнән кан тамгандыр өебез һәм бакчабызны калдырып чыгып киткәндә. Моннан да авыррак мизгелне хәтерләмим дә. Ә этебез Арыслан? Аны калдырып киткәндә минеке генә түгел, аның да күзләре яшьләнде.
Сөләйман. Сөйләмә дә инде. Авылдашлар алдында мин үземне геаепле итеп сиздем. Ташламаска тиеш идем мин авылыбызны. Рәхмәтсез баласы мин аның. Ярый әле Юныс бабаның сүзләрен тыңлап өебезне сатмадык. Югыйсә, эшләр харап иде. Хәзер менә, сагынсак, кайтыр җиребез бар.
Сафия. Еш күрәм мин төштә аларны. Имеш өебездә мин. Бакча буйлап йөрим. Ата- бабам рухы чакыра бугай мине анда.
(Тавышка Юныс баба чыга. Сөләйман да, Сафия дә урыннарыннан торып басалар.
Сөләйман.Баба, әйдәгез, утырыгыз безнең янга. Безнең сөйләшүне җанландырыгыз.
Юныс.Рәхмәт, балалар! Үзегез дә утырыгыз.
Сафия.( Чәй ясап бирә).Атакай, гафу итегез. Сезне уятмаганбаздыр бит?
Юныс.Юк, юк балалар. Йокламый идем. Күкләрдә очып йөрдем. Аннан сезнең тавышны ишетеп яныгызга ашыктым, балалар.
Сөләйман (Хәйләкәр көлеп). Әкият дөньягызда үзегез генә очтыгызмы?
Юныс.Юк, үзем генә түгел, хатыннарым белән.
Сафия (Сәерсенеп).Алар сезнең белән !? Бик яраттыгызмы аларны?
Юныс.Яраттым, әлбәттә. Алар мине абыйлары урынына күреп яраттылар.
Сафия. Атакай! Сезнең беркайчан да алар турында сөйләгәнегез булмады.
Юныс.Нәрсәсен сөйлим. Әллә кайчан булган хәлләрне? Миңа унсигез, аңа уналты да тулмаган иде әле. Әниләр яучыладылар миңа аны. Кыз риза булды. Без аның белән биш ел бернинди четрексез, җиңел һәм күңелле яшәдек. Безгә Ходай бала бирмәде. Шулай да бәхетле идек. Ләкин берсендә авылыбызга илгизәр музыкант килде. Ул найда бик матур уйный иде. Бөтен авылыбыз белән бу көйләр эчендә эредек тә югалдык. Ә минем хәләлем исә бөтенләй ак болытларга очып китте. Очраклы, бәлки очраклы да түгелдер, карашлары очрашса күзләрен томан каплый иде. Ул таркауга әйләнде. Төннәр буе мендәрләрен яшькә батыра иде. Миндә инде, әлбәттә, көнчелек уты кабынды. Аны кызгана башладым. Үземә булган хисләре сүнгәнен аңлагач та кулыннан тоттым да музыкант янына алып бардым. "Сакла аны"(, -) дидем дә, кайтып киттем.
Сафия.Бу адымыгыз өчен соңыннан үкенмәдегезме соң?
Юныс.Бу кичтә мин якыннарым белән генә хушлашып бу авылдан китеп бардым. Аннары инде белгәнегезчә егерме ел "читлектә " утырдым. Монысына да үкенмим. Үз - үземне, ни өчен туганлыгымны аңладым мин анда. Менә шунда китапларга һәм шахматка бәйләндем. Төрмә башлыгыбыз, без хөрмәт иткән кеше, төрмәбезне университетка әйләндерде. Без анда җинаятьчеләрдән тыш укучылар да идек. Кайчакта анда яшәгән чорны сагынып та куйгалыйм. Үзгә бер дөнья иде ул.
Сафия.Бер башлагач, сөйләгез инде. Ә икенче хатыныгыз? Аның белән ничек аерылыштыгыз?
Юныс.Бик яратып өйләндем мин аны. Күңелле, әрсез иде ул. Әгәр дә инде ачуланса, аның янында бөтенләй тормавың хәерле. Тузаннарыңны туздыра. Ярата да, курка да идем мин аннан. Аның белән өч ел тынычлыкта һәм барлыкта яшәдек. Бер тапкыр йокыдан уңайсызланып уянып китсәм, астымда, янымда китаплар һәм шахмат. Янында язу - "Гафу ит. сау бул." Ул минем кебек соры һәм эчпошыргыч кешеләрне яратмас иде. Ә мин шундый. Өченче хатыным итеп мин китаплар һәм шахматны сайладым... Менә шулай. Сезгә әманәтем бар. Җанымны бакыйлыкка күчергәч тә, Җир- Анабыз куенына кергәндә, яныма китапларым һәм шахматны да куеп калдырыгыз. Тегендә дә алардан башка күңелсез булыр төсле миңа. Өченче хатынымны алыштыручылар алар.
Сөләйман. Әйе, тормыш юлында бөтен кешегә дә бер төрле үк бәхет елмаймый шул.
Юныс.Алай димә, улым! Җирдә яшәү, исән - сау булу - ул бәхет. Ә калганнары - тормыш чуалчыклары. Әллә син хатыннары бар кешеләрнең барысын да бәхетле дип беләсеңме? Алар парлы ялгызлар. Кеше ялгыз туа, ялгыз яши һәм берүзе үлә. Шулай булгач....
Сөләйман.(Сүзне борып)Минем әни әтине үзе үзенә өйләндергән.
Юныс. Бәлки, безне, ирләрне яшь үгезләрне бәйләп алып кайткан кебек алып кайтырга, өйләндерергә кирәктер дә. Хатын- кыз бит ул сайлый белә. Эчке сиземләве җитә аның.
Сафия.(Юныс янына килеп, аны җиңелчә генә кочып, чәчләреннән үбеп).Атакай, алай диеп үзегезне начарлап утырмагыз әле. Без сезне яратып, сезнең киңәшләрегез белән ялгышмыйча яшибез.
(Пәрдә)
(Кунак бүлмәсендә Сафия зур имән кәнәфине бизәп йөри. Аны йомшак кызыл бәрхет белән бизи. Саадә үзенең коляскасында килеп чыга.)
Саадә.Нишлисең, әнием?
Сафия. Синең патшабикә тәхетеңне туган көнеңә бизим. Бу сиңа бездән туган көнеңә бүләк булсын. Якыннрыңнан һәм туганнарыңнан.
Саадә.(Әнисен кочып, үбеп).Рәхмәт сезгә, әнием. Мин сезне шул кадәр яратам. Үземнең авыруымның колы булганыма, сезгә авырлыклар китергәнемә бик кыенсынам. Әгәр дә исән булсам, сезгә хезмәт итәр идем. Шуның белән бәхетле дә булыр идем.
Сафия.Рәхмәт, сиңа кызым. Син болай да без дип яшисең. Үзеңнең булуың белән безгә сөенеч китерәсең. Акылың һәм кайнар йөрәгең белән гомеребезне озайтасың. Син - безнең өчен шахинә , кызым!
Саадә.Тәхет өчен рәхмәт, әнием. Ләкин мин аны берүзем кабул итә алмыйм.
Сафия.Ни өчен кызым?
Саадә.Юныс бабайга тиеш ул тәхет. Миңа түгел. Тәхет аңа туры килә.
Сафия.Кызым, аны да онытмадык. Ул да синең янәшәңдә утырачак.
Саадә.Аның ачык акылы, зирәклеге белән генә мин бу дөньяда үземә урын таба алдым. Шахмат уйнарга өйрәндем. Һәм аны гомерлек дустыма әйләндердем. Ничә еллар буе янымда ул булу миңа тормышта кош булып очарга мөмкинлек бирде.
Сафия.Шулай кызым. Мин дә шаккатам аның зирәклегенә, акылына, саф йөрәгенә.
Саадә. Чын ир- ат һәм Ватанының улы буларак үзенең һәм гаиләсенең намусын саклаган. Мин пәйгамбәрләр дә, изгеләрне дә күргәнем юк. Ләкин шуны беләм. Әгәр дә алар булса тач безнең Юныс бабабыз кебек булырлар иде.
Сафия.Тагын кемнәрне күрергә теләр идең туган көнеңдә?
Саадә (Кызарып).Әйтергә оялам, әнием. Син минем бит әнием дә, сердәшем дә . Үзең беләсең.
Сафия. (Кочаклап).Әйе, кызым. Икебез белгән сер бу. Тагын сөю фәрештәләре беләләр бу турыда.
Сафия чыгып китә. Габделмәлик килеп керә
Габделмәлик.Апам! Начар йокладың бугай бүген төнлә . Нәрсә борчый сине?
Саадә.Кайгырма, энем. Бар да яхшы.
Габделмәлик.Ничек борчылмаска? Син иртән торганда күзләрең шешенеп беткән иде...
Саадә.Авылыбызны, Кояшлыны сагынам. Ул мине төннәрен үзенә чакыра. Мин хыялларга әйләнеп анда очып та кайтам. Миңа оят. Ләкин һаман да авылдан аерыла алмыйлар уйларым. Ни өчен Ходай шулай яраткан мине? Аякларымны йөрмәс иткән? Кемнәрнең гөнаһлары өчен түлим мин?
Габделмәлик.Нигә алай кайгырасың әле? Син бит безнең белән. Без сине яратабыз. Үз итәбез. Хәлебездән килгәнчә булышабыз.
Саадә.Ләкин....
Габделмәлик.Ходайга тел - теш тидермә. Сиңа ул барысыннан да зирәгрәк акыл биргән. Син кешеләрне күрәсең, алар белән сөйләшәсең, бу нәни арбаңда кая кирәк шунда чыгасың, исәннәрнең тере сулышын тоясың. Саф йөрәгең, киң күңелең белән горурланабыз. Шәһәребезнең иң яхшы шахматчылар бишлегендә дә син. Шәһәр башлыгы үзе үк җиңүеңә күрә бүләк тапшырды.
Саадә.Мин боларның барысын да тулы тормыш белән яшәр өчен эшлим. Ләкин барыбыр Кояшлымны сагынам.
Әминә керә. Бу сүзләрне тыңл(п)ап тора ())
Әминә. Апам, ни өчен син яратмыйсың безне?
Саадә....
Әминә.Син һаман үзеңнекен тукылдыйсың. Авыл имеш. Сыер фермаларын сагынасыңмы? Әллә шул нәҗестә яшәгән , шул сыерларны караган кешеләрнеме?(зз)
Саадә.Тукта, димен. Нигә син авылны пычракка батырасың? Бер шул җир балалары бит. Әллә син бу турыда оныттыңдамы? Ходайдан куркыр идең бераз!
Әминә.Милләтләрнең каймагы шәһәрдә яши. Монда гүзәллек иле: театрлар, спорт сарайлары, бахлар... Биек- биек йортлар, өйләр, кибетләр. Һәммәсе дә искиткеч! Ә авылда боларның берсе дә юк.
Саадә.Тукта! Миңа авыр бит.
Әминә.Син ничек итеп табибларың , актёрларыңнан еракта яшәргә җыенасың?
Саадә.Сеңлем, һәр кеше дә үз күңел чакыруы белән яши. Ачымы ул, татлымы.
Кеше алтын кебек. Урынын үзгәрткәннән генә төсен үзгәртми. Мин сезнең өчен шат. Үзегезне генә яратып яшәвегезне дәвам итегез. Әмма мине тынычлыкта калдырыгыз.
Әминә.Әйе, син үзеңнең авыруың белән мескенләнергә, иркәләнергә өйрәнеп беттең инде. Без барыбыз да сине кызганабыз, яратабыз, ни теләсәң, нәрсә кушсаң, шуны үтибез. Болай дөрес түгел.
Саадә. (Елый баш(г)лый).Кит дим. Чыгып кит. Туктат сүзләреңне!
Әминә (Саадәнең елавыннан уянып киткәндәй)Гафу ит, апам. Мин гаепле! Боларны әйтергә теләмәгән идем. Ирексездән шулай килеп чыкты. (Йөгереп чыгып китә. )
Саадә.Ни белән гаепле мин? Ни өчен миңа болар? Үземнең тискәрелегем белән кешеләрне туйдырам мин. Авырлык китерәм.
Сафия. (Керә).Елыйсың? Фәрештәм минем! Ни булды?
Саадә.Әнием! Нишләргә миңа? Ничек яшәргә?
Сафия.Шундый салкын сүзләр сөйләмә. Ходай бирде безгә сине. Димәк, шулай кирәк булгандыр.
Саадә.Әнием!
Сафия.Синең һәр мизгелеңне, уеңны, фигылеңне сизәм мин. Син - минем тәнемнән, җан теләгемнән, сөюдән тудың. Сөю генә бөтен нәрсәне оныттыра , кичерә ала. Көч бирә. Бу- яшәеш.
(Пәрдә)
Сөләйман һәм башка катнашучылар.
Сөләйман .Бүген бездә бәйрәм!
Сафия.Саадәбезнең туган көне.
Юныс.Бүген без Кояшлыга күченәбез.
(Төрле көйләр уйнала)
Бу көйләр көзге ачы җилләрне искә төшерәләр. Моңлы йоклата торган гичак тавышы кунакларны хыяллар, теләкләр иленә алып китә .
Әминә.Ничек яратам мин бәйрәмнәрне.
Габдел(д)мәлик.Мин кешеләрнең шат булуын яратам.
Юныс. Кешегә тормышта иң мөһиме- рухи исәнлек. Рухи исән кешеләр генә ут яктылыгында күкләрдә очып яшиләр. Тәнне дәвалап була. Булмаган очракта язмышың белән килешеп хәлеңнән килгәнчә яшәп була. Ходай җан авыруы бирмәсен кешегә. Менә шунда эшләр харап!
Габделмәлик. Әйе, бабай. Мин килешәм бу сүзләр белән. Саадәбез дә сынмады үзенең авыруы белән. Ул бит илһам уты белән янып яши. Көчсезләргә үрнәк ул. Ул миңа сер итеп кенә үзенең теләген белдерде.
Юныс.Нинди?
Габделмәлик.Саадәбезнең Чирмешәндә шахмат клубы ачасы килә. Олылар һәм яшүсмерләр өчен.
Юныс.Әйе, без аның белән бу турыда сөйләшкәнебез бар. Димәк, вакыт җиткән.
Думбыра, най тавышлары ишетелә. Саадәнең балачак дусты Иргәш керә. Янында Хадичә - Иргәшнең хатыны.
Саадә.Кемнәрне күрәм мин. Дустым минем , Хадичә! Иргәш. Мин нинди бәхетле сезнең икегезне күрүем белән! (Барысы да бер- берләре белән күрешәләр.)
Сафия . Кадерле ир - атлар һәм хатын- кызлар! Без бүген гүзәл Саадәнең җиргә килгән көнен билгеләргә җыелдык. Безнең Саадәгә бүген берничә бүләгебез бар.
Сөләйман һәм Габделмәлик икесе килеп Саадәне әкерен генә креслосыннан күтәреп әнисе кызыл бәрхет белән бизәгән кәнәфигә алып киләләр. Әкрен генә утырталар. Икесе дә колагына аны ничек яратулары хакында пышылдыйлар . Саадәнең күзләре яшьләнә. Уйнап торган көйне Иргәш сорап туктата, аксыл кечкенә генә капчыктан муенса тартып чыгара. Сафия муенсасы. Үткән меңъеллыклардан килеп ирешкән татлы җиләкле, кыр һәм диңгез исләре аңкып торган муенсаны Саадәнең муенына тага. Саадәнең йөзе кызыл төскә керә. Иргәш тә дулкынлана. Аның артыннан барысы да бүләкләре белән Саадәгә якынлашалар. Берсе артыннан берсе котлыйлар. Алар арасыннан китаплар һәм шахматны ул күкрәгенә кыса.
Саадә. Рәхмәт, сезгә! Рәхмәт барыгызга да. Бүгенге көннән дә күңеллерәк көннең булуы һич мөмкин түгел. Рәхмәт, әтием-әнием! Миңа биргән гомер һәм тәхет өчен. Рәхмәт, Юныс бабам. Яшәргә өйрәткәнегез, яхшы киңәшләрегез һәм ышаныч өчен. Рәхмәт туганнарым. Мине яратып килгәнегез өчен. Рәхмәт Хадичә. Борынгы Греция турындагы китабың өчен. Рәхмәт, Иргәш!...... Муеса өчен. Мин мәңге онытмастай мизгелләр өчен рәхмәт барыгызга да.
Сөләйман. Әле безнең миңа тагын бер бүләгебез бар!
Сафия.Без бүген Кояшлыга күченәбез!
Саадә.(Нишләргә белми. Торып басмакчы була. Як- ягына карана. Күзләрендәге яшьләре аша).
Дөресме бу, әтием? (Әнисенә карап) Әнием? (Юныска карап) Бабакаем?
(Дулкынландыргыч мизгелләр. Музыканталр көйләр уйныйлар. Кунаклар ашый, эчәләр, сөйләшәләр, бәйрәм итәләр)
Юныс.( Алга чыгып Саадәгә карап).
Мәңгелектә елмаеп яшә кызым! Җир һәм кояш сулышында яшә, йолдызым!
Алтынай.
Әсма,
Барно,
Алтынай,
Полицай,
Ким, Ахсән,Азамат,
Көтеп утыручы .
Полиция бүлмәсендә Әсма утыра.
Әсма. Бирегез дә миңа паспортымны китәм мин. Тагын ничек аңлатыйм? Мин - адәм баласы, ике бала анасы, иремнең хатыны, ата- анамның баласы. Тагын ни диим? Адәм белән Һава нәселе. (Пауза) Без Адәм белән Һаваның беренче балалары.
Полицай. Аңлатып сөйләгез.
Әсма. Мишәрләр һәм яһүдиләр Адәм белән Һаваның беренче балалары. Сез - бездән соң туучылар.
Палицай.Кайдан килгән сүзләр бу?
Әсма. Бөек Акыл бик көчле яратудан беренче кешеләрен Адәм атабыз белән Һава анабызны Җомаһтан илаһи җиргә төшергән. Аларның көчле, утлы сөю нәтиҗәләре - без - мишәрләр һәм яһүдиләр. Вакыт узган саен бездән соң башка милләтләр барлыкка килгәннәр.
Полицай.Нәрсә белән исбатлый аласыз инде моны?
Әсма.Кемнәрне яратмыйлар һәм көнләшәләр? Исән килеш утларда яндыралар? Салкын суларга салалар ? Безне - мишәрләрне. Болар барысы да беренче балалары буларак тудыручыбызның безне күбрәк яратуы белән бәйле. Менә шуңа да без тудыручыбыздан иңдерелгән акыл һәм тормыш белән яшибез дә. Яшибез һәм мәңге яшәячәкбез. Дөнья сукырларча ялкаулыкта яшәвенә карамастан да без яшибез. Сөю һәм тормыш кояш чыгышына таба янып оча. Бу яктылыкның сүнүенә комачаулый.
Полицай.Нәрсә сөйлисеңдер, гомумән аңламыйм. Әйдә, син татар милләтеннән дип языйк та, вәссәләм.
Әсма.Татар диеп язасыз икән, зуррак хәрефләр белән янына мишәр диеп язарга онытмагыз.
Полицай чыгып китә
Әсма.Яратам шул полицайларны! Балалар кебек беркатлылар. Тиз алданалар. Аз сөйлиләр. Күбрәк тыңларга тырышалар.
Янындагы көтеп утыручы. Сөйләр өчен акыл кирәк бит.
Әсма.Акыллары белән бар да яхшы. Вакытларының кыйммәтен белеп эш итәләр алар. Ике дөньяда яшиләр. Чуалчыкларда йөрәкләрендәге сөю белән.
Янындагы көтеп утыручы.Син алар турында урта гасыр рыцарьлары турында сөйләгәндәй сөйлисең.
Әсма.Кайберләре рыцарьларны да уздырып җибәрә.
Көтеп утыручы.Менә синең беренче ирең вакчыл һәм ялкау иде. Ә икенче ирең рыцарь булып та ярамады.
Әсма. Аңа авырлык тудырмас өчен киттем. Ярата идем мин аны. Хәзер дә оныта алмыйм. Күбәләк булып тугач нишлим инде? Бертөрлелек минем өчен түгел.(Икесе дә көләләр.)
Көтеп утыручы.Иреңне нинди диеп күрергә теләр идең?
Әсма.Табигый сафлык бөркелеп торган бәдәнле, минем белән балаларча самими.
Көтеп утыручы. Тагын?
Әсма.Ходайдан куркучы тыныч мулладай һәм кенәздәй юмарт та булсын иде ул.
Көтеп утыручы.Андыйлар юлда аунап ятмыйлар шул җаным.
Әсма.Аунап ятмаулары яхшы да. Нәрсәгә күңелсез, беркемгә дә кирәксез адәмнәр?
Көтеп утыручы.Димәк, югалтудан да курыкмыйсың булып чыга.
Әсма.Кем кемнедер моны үзе теләсә генә югалта. Иң мөһиме - тормышта үзеңнең югалмавың.
Көтеп утыручы.Хәзерге мизгелдә нәрсә телисең?
Әсма.Син теләгәнне.
Көтеп утыручы.???
Әсма. Берәресенең җылы кочагында эреп югалыр идем. Туран ширбәте эчеп аның белән акылсыз дөньяга оча(п)р идем.
(Пәрдә)
Бүлмә хатын- кызлар тавышы белән тула.
Әсма.Бабам бик ярата иде мине. “Беркайчан да кол булма. Хатын- кыз ул таҗ. Кол булыр өчен яратылмаган” , диеп әйтеп калдырды. миңа. Менә шул сүзләрне онытмадым да мин. Аны бөтен кеше ярата иде.
Барно.Урыны җомаһта булсын.
Әсма.Бабай җомаһка да, тәмугка да ышанмый иде шул. Анда булып караганым юк, дип кенә җавап бирә иде. Тормышта дөреслек эзләп яшәде ул. Ә менә мин сөю эзләп яшим. Сөю утында яну, Ир белән хатынның бер сулышта кушылып сөю патшалыгына очуы минем өчен җомаһ.
Барно.Син оялмыйча бер буйдан шул турыда сөйлисең. Бу - мәгънәсезлек.
Әсма. Сөю- оятсызлык була алмый. Ул – (ул) тән һәм җанның дулкынландыргыч гүзәллеге.
Барно.Үзең оятсыз булсаң да исемең матур синең.
Әсма.Бабам биргән бу исемне миңа. Мең ярым еллар элек Аравия далаларында Кызыл диңгездән ерак булмаган җирдә Мәдинә дип аталган бистәдә акылы һәм кыюлыгы белән хатын- кызлардан аералап торган Әсма исемле шагыйрә яшәгән. Аның шигырьләрен бик яратып укыганнар. Монда ук йөзъяшәр бөек фикерче шагыйрь Әбу-Әфәк тә яшәгән. Аны акылы һәм әче теле өчен фанатиклар үтерәләр. Әсма үзенең шигыр(m)ьләрендә бу үтерүчеләрне битәрли, алардан көлә. Шуның өчен аны биш малай анасы булуына да карамастан дини фанатиклар үтерәләр. Иң аянычы шул. Бу фанатиклар арасында аның ире һәм биш улы да яшиләр. Һәм алар аналарын яки хатынын үтерүгә юл куялар. Менә мине бабам шуңа охшап акыллы, кыю булсын диеп шулай атаган. Ләкин үз йөрәгемнән башка берәүгә дә ышанырга кушмады ул миңа. Сүзен җепләп ул миңа әбиемнән калган йөзекне дә бүләк итеп. Нишан итеп сакларга кушты.
Барно.Ул синең бердәнбер бизәнү әйберең бугай.
Әсма.Әйе, ул минем ата- бабадан калган бердәнбер истәлегем.
Барно.Бүген бит бәйрәм, хатын -кызларның азатлыгы көне. Әйдә шуны бәйрәм итәбез. (Тиз генә өстәл әзерлиләр)
Әсма.Туран даласының татлы ширбәте аша күңелдәге серле уйларны берләштерик. Бу ширбәттә Җир Ананың сулышы да, ата- баба рухы да. Анда мәңге яшь яз да,кызу җәй тәме дә. Бу сөю фәрештәләре булган патшабикәләр елмаюы да, ир- ат кенәзләр батырлыгы да. Менә шуның белән куш(ә)ылып Күктәге яктылы(ф)к сөюе аша дөнья буйлап хыялларыбызның әкият иленә очыйк.
Әсма.Ашыкмагыз, дуслар. Аны тиз эчәргә ярамый. Авызга капкач йотмыйча гына юк итәргә кирәк. Яратканың белән очрашкандагыча. Үз балаң белән яратып аралашкандай. Яшь киленне каршылагандай.
Көйләр агыла башлый. Кушылып җырлыйла(в)р.
Апаларым, сеңелләрем, очамын сезнең янга,
Якты нурлар аша очам, киртәләр һич юк миңа.
Дустым җил дә минем белән, иркәләп назлап исә,
Былбыл тавышлары миңа моң һәм көйләр китерә.
Яшерегез, һич күрмәсен мине котып җилләре,
Янгын ут эчендә калды нурлар тулы йөрәгем,
Йөрәккәем бәйсез коштыр, оча ул төрле җиргә,
Урман, кыр , иркен далалар кайларга мине дәшә?
Мәкләр чәчәк аткан җиргә,мәңгелек юлларына,
Моңсу җилнең дусты булып исәм синең яныңа.
Кояш һәм ай кызыдыр мин, яктылыкның үзедер,
Дөньяның чәчәк атуы, мәңгелекнең йөзедер.
Барно. Минем дә сезгә язгы бөредәй ачыласым килә башлады.
Әсма. Тыңлыйбыз сине.Сөйлә.
Барно. Җир йөзе без- хатын- кызлардан башка буш булыр иде. Безне ир- ат кабыргасыннан ясалган дип мыскылламасыннар да. Ир- ат бит ул хатын- кыздан туган. Изге аталар һәм пәйгамбәрләр дә ана балалары. Шуны аңламыйлар икән инде, үзләренә карасыннар. Мин барыбер үз фикеремдә калам. Без беренче яралган!
Әсма.Ә ничек инде ирләрсез яшәгәннәр ди?
Алтынай.Бу баланы уенчыксыз калдыру белән бер.
Барно.Син безне балага санавыңмы?
Алтынай.Әйе, без туганнан үлгәнгә чаклы балалар булып калабыз. Бер төрле булмавыбыз, хәйләкәрлегебез һәм шахинәләр булуыбыз белән.
Әсма.Әкрен, дустым. Ирләр ишетмәсен тагын! Алар үзләрен беркайчан да безнең белән беррәттән куймыйлар. Өстенрәк күрәләр. Кычкырып әйтмәсәләр дә шулай уйлыйлар. Ир- ат тән көче, җан иреге, адашкан акыл белән яши.
Барно.Нинди тирән акыл турында сөйләп маташасың?
Әсма. Хатын- кыз табигатькә якын. Аларның сиземләүләре көчле. Җир йөзе үз кануннары белән яши. Моны һичкем дә үзгәртә алмый.
Барно.Кайбер ирләр шулай тормышларын кануннар ачуга, өйрәнүләргә багышлыйлар. Бу аларның язмышларыдыр да бәлки. Ә без үз хисләребезгә һәм ышануларыбызга инанып яшибез. Үзебезне күбрәк яратабыз, кайчакта гына башкаларны да. Ир- ат бит ул ат сүзеннән алынган. Алар хезмәт өчен яратылганнар. Ә без тормышны дәвам итү өчен.
Алтынай.Кемнәрне мактыйбыз инде хәзер?
Әсма.Кенәз ир - атларны.
Барно.Син аларның барысын да кенәзләргә санамыйсыңдыр бит?
Әсма. Минем өчен кенәз булмаган ир - ат юк ул.
Алтынай.Ярый, безгә таралышырга кирәк.
Барно, Алтынай һәм Әсма йокларга яталар. Әсма төш күрә . Төшендә аның янына ана бүре килә. Ул уе белән генә аннан сорый:
Достарыңызбен бөлісу: |