Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендәге



жүктеу 415.86 Kb.
Дата27.06.2016
өлшемі415.86 Kb.
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендәге
7 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Автор: Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:



  1. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (2013);

  2. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (2013 ел, 25 нче октябрь).

  3. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013);

  4. “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014);

  5. “96 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максатлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.


Төп бурычлар:


  1. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  2. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

  3. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

  4. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.

Укыту предметына характеристика

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен – кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

7 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы ту­рында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләрен биреп барыла. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кы­зыклы мәгълүматлар; татар әдәби музейлары турында белешмә материал, ягъни әдәби музейлардан алынган фоторепортажларга да урын бирелгән.

Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, уку­чыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында бирелгән кыскача мәгълүмат та әдәбият укытуның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать итеп төзелде.



Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

  1. Программа. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н.Сафиуллина).

  2. Дәреслек. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче 7 нче сыйныф укучылары өчен өчен дәреслек. 2 кисәктә. Авторлары: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллиналар. (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014).

  3. Татар әдәбияты. Методик әсбап. Авторлары: В.В.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, Ә.Н. Сафиуллина. (Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014).

  4. Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе; “Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru

  5. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. Авторы: Д.Ф.Заһидуллина. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

  • сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • классик әдипләрнең (Г.Тукай, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Г.Кутуй, Ә. Еники, М. Мәһдиев) биографик белешмәләре;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр

  • проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

  • төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;

  • әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

  • әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән таныштыру;

  • әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.


Коммуникатив УУГ (КУУГ):

  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

  • үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;

  • бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

  • күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;

  • укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;

  • үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;

  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

  • үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;

  • башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;

  • иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;

  • бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;

  • текст буенча сораулар куя белү.

Предмет нәтиҗәләре

Танып-белү өлкәсендә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  • текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  • план тезү;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

  • татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;

  • әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;

  • әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

  • әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;

  • геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

  • композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;

  • әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;

  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;

  • татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

  • татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

  • татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;

  • өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;

  • автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Коммуникатив өлкәдә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

  • чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;

  • бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.

Эстетик өлкәдә:

  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;

  • сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау;

  • әдәби әсәрдәге геройларның яхшы якларыннан үрнәк алып, зәвыклы, тәрбияле шәхес булып тәрбияләнергә тырышу.


Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр



  1. Г.Тукай. Милли моңнар.

  2. Дәрдемәнд. Видаг.

  3. Һ.Такташ. Алсу (өзек)

  4. Г.Ибраһимов. Табигать балалары (өзек)


УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ


Бар­лыгы

Ат­на­га

Теоретик материал

СТУ

БСҮ

Темага карата төп сораулар

35

1


Тема өйрәнүгә каралган сәгать саны: 27

Өйрәнелә торган материалның бүленеше:



2

6










Теоретик материал.







Поэтика: юмор, сатира. Ирония турында төшенчә бирү. Афоризм. Инверсия. Эстетик категория буларак матурлык төшенчәсе. Назым-шигырь. Строфа, бәет строфасы. Портрет, пейзаж, конфликт, персонаж, образ, пьеса.

Жанрлар: хикәя, новел­ла, повесть, поэма, эпик һәм лирик поэма, дастан, баллада, бәет. Балет. Автор-хикәяләүче, хикәяләүче автор, лирик герой, хикәяләүче герой.






1

1


Риваять. “Сихерче кыз”

Легендалар. “Зөһрә йолдыз”.








Риваятьнең төп үзенчәлеге.

Легендага хас билгеләр.






1

1


Казан ханлыгы чорына караган тарихи җырлар.

Эпос-дастаннар. “Җик-Мәргән”.








Тарихи җырларның төп темалары.

Эпос-дастанга хас билгеләр.






1

Мәкальләр һәм әйтемнәр.




Мәкальләр кергән текст төзү

Әдәбият- кешелеклелек нормалары, әхлак һәм бөек мәхәббәт идеалларын чагылдыра.




2


Борынгы әдәбият. С. Сарай. Сөһәйл вә Гөлдерсен. “Гөлдерсен” Сочинение.




Сочинение “Гөлдерсен”







1

18 нче йөз әдәбияты. Мәҗмугыл хикәят. Хикәят төшенчәсе.







Яхшылык яманлыкны җиңә




1

19 нчы йөз әдәбияты. З. Һади. Мәгъсум.







Мәгърифәтчелек үсеше




2

20 нче йөз әдәбияты. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты. Милли моңнар.







Биографиясе, иҗаты




1


Х. Казаков “Бәләкәй Апуш”. Сочинение.




“Тукай портреты” бәяләмә







4

Ә. Фәйзи “Җаек”(“Тукай” романыннан өзекләр).




Сочинение “Бәләкәй Апуш”

Г. Тукай иҗаты һәм аның турында “Тукай” романыннан өзекләр.




1

Тукайның Җаектагы тормышы.




Иҗади эш.







1

Дәрдемәнд иҗаты. “Видаг”, “Бәллү”.







Дәрдемәнд иҗаты.




1


Г. Ибраһимов. Табигать балалары. (Өзек)

1920-30 нчы еллар әдәбияты.







Г. Ибраһимов әсәреннән өзекләр.




1

Һ. Такташ. “Алсу” поэмасы. Урман кызы.

СТУ




Һ. Такташ иҗаты.




1

Сугыш чоры әдәбияты. Г. Кутуй. “Рәссам”







Г. Кутуй хикәясенең төп темасы, әһәмияте.




1

Сугыштан соңгы әдәбият. Ә. Еники.”Кем җырлады?” хикәясе.







Ә. Еники – психологик анализ остасы




1

И. Гази. “Йолдызлы малай”.







И. Гази әсәренең үзенчәлеге.



3


1960-1980 нче еллар әдәбияты. М. Мәһдиев.”Без- кырык беренче ел балалары”.





М. Мәһдиев әсәрендә кеше һәм чор язмышы.




1

Хәзерге әдәбият. М. Галиев “Нигез” (өзек).





М. Галиев әсәренең төп темасы, идеясе. Фантастик әсәрләр темасы, үзенчәлеге.




1

“Нигез” 2 нче кисәк.

СТУ










1

Фантастик әсәр. А. Тимергалин “Сәер планетада”













1

Б.С.Ү. Фантастик хикәя язу.





Фантастик хикәя язу.







1

Балалар әдәбияты. Г. Гыйльманов “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”







Г. Гыйльманов иҗаты һәм аның әһәмияте.




2

Р. Фәйзуллин. “Бердәнбер” шигыре.

Г. Афзал “Акыл, намус, белем” шигыре.









Шигърият турында фикер йөртү, шигырьләрне темасы һәм идеяләре.




1

Арадаш аттестация эше. Тест эшләү.







Тест эшләү




1

Кабатлау, йомгаклау.







Еллык материалга йомгак ясау



Календарь-тематик планлаштыру




Дәрес

темасы

Сәгать саны

Төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Планлаш-тырылган нәтиҗәләр

Планлаш-тырылган дата

Фактик дата

1нче чирек Халык авыз иҗаты

1

Халкыбыз тарихына кереш сүз.

Болгар каласының корылуы. Риваять турында сөйләшү.



1

Әдәбият теориясе (алга таба Ә.т.). Риваять турында төшенчә. «Болгар каласының корылуы турында» риваятен өйрәнү. Л. Лерон. «Болгар. Кол Галигә куелган һәйкәл» фото­сы (8-11 нче битләр) белән танышу һәм фикер алышу.

Риваять жанрының төп үзенчәлекләрен белү, теоретик белемнәрне истә калдыру.

1-5/ 09




2

“Сихерче кыз” риваяте.

1

«Сихерче кыз» ривая­тен анализлау, Э. Турнереллиның «Казан кальгасы» картинасы (11-13 нче битләр) буенча фикер алышу.

Риваятьләрдә тарих чагылышын аңлата белү.

7-12/ 09




3

“Зөһрә йолдыз” легендасы.

1

Әдәбият теориясе: “Легенда” төшенчәсенә аңлатма бирү, аның үзенчәлекләренә төшенү. Легенданың төрләре турында фикер алышу. “Зөһрә йолдыз” легендасын укып анализлау.

Легенданы риваятьтән аера белү, төп билгеләрен мисаллар белән аңлата белү.

14-19/ 09




4

Казан ханлыгы чорына караган тарихи җырлар. «Тот­кын Сөембикә җыруы».

1

Тарихи җырларның үзенчәлекләре турында өйрәнү. «Сөембикә китеп бара», «Тоткын Сөембикә җыруы»на күзәтү ясау, төп фикерне аерып чыгару.

Ф. Халиков. «Казан ханлыгы чорында Кремль» (12-16 нчы битләр).

Җыр төрләренә, тарихи җырларда чагылган вакыйгаларга дөрес бәя бирә белү.

21-26/ 09




5

Эпос-дастаннар. Җик Мәргән.

1

Ә.т. буенча эпос-дастаннарның жанр үзенчәлекләрен өйрәнү. «Җик Мәргән» (16-20 нче битләр) дастанына анализ ясау.

Дастанда тарихның чагылышын аңлата белү.

28.09-3.10




6

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Б.С.Ү.

1

Мәкальләр һәм әйтемнәрнең х.а.иҗатында тоткан урыны, әһәмияте турында фикер алышу. (21-24 нче битләр). Мәкальләр кулланып, ирекле темага кечкенә текст төзү.

Мәкальләрне тематик төркемләү, сөйләмдә куллана белү.

5-10/10




Борынгы әдәбият

7

С. Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен».

1

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

С. Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре турында.

С. Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен»нән өзекләр укып анализлау. (25-

30 нчы битләр).

Әсәрнең эчтәлеген тарих белән бәйләп аңлату

12-17/10




8

С. Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен». Иҗади эш. Б.С.Ү.

1

Һәр образга характеристика бирү һәм Гөлдерсен образына сүзле картина төзү.

Әсәрнең төп идеясен ачыклау.

19-24/10




XVIII йөз әдәбияты

9

Xикәят.

«Мәҗмугыл-

хикәят».

1

«Мәҗмугыл- хикәят». 18 йөз хикәятләренең үзенчәлекләре. «Солтан Мәхмүт Газнәви һәм үткен сүзле, зиһенле фәкыйрьләр». Хикәятләрнең төзелеше һәм әхлакый эчтәлеге турында фикерләшү

Н. Нәкъкаш- Исмәгыйль. «Са­бак бирә торган әсәрләр»не бәяләү. (31-35 нче битләр).

Хикәя белән хикәятне аера белү. Хикәятләрдә күтәрелгән проблемалар турында үз фикереңне белдерү.

26-31/ 10




2 нче чирек XIX йөз әдәбияты

10

З. Һади. Мәгъсум.

1

XIX йөз әдәбия­ты – татар әдәбияты үсешендә әһәмиятле этап. Белем алуга омтылыш. Хикәяләрдә күтәрелгән проблемаларның әһәмиятен аңлату.

3. Һади. «Мәгъсум» (17-27 нче битләр).

Әсәрнең идеясен ачыклау. Үз сүзләрең белән сөйли белү.

9-14/11




XX йөз әдәбияты

11

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты.


1

Г. Тукайның тормышы турында искә төшерү. (36-39 нчы битләр). Ул яшәгән урыннар, аның тормышында төп рольне уйнаган кешеләр турында сөйләшү. “Тукайлы балачак” видеосы буенча фикер алышу.

Җаек чорына кадәр Тукайның тормышы турында сөйләү.

16-21/11




12

Г. Тукай. «Милли моңнар». Б.С.Ү.


1

О. Хәбибуллинның «Тукай портреты» картинасы буенча фикер алышу, анализлау. (39-42 нче битләр). Тукайга багышланган башка картиналар белән чагыштыру һәм бәя бирү.

Шигырьнең идеясен ачыклау. Яттан сөйләргә өйрәнү.

23-28/11




13

Б.С.Ү. Х.Казаковның “Бәләкәй Апуш” картинасы буенча эш.

2 нче кисәк.



Б.С.Ү.

1

Картина буенча үзең күргәнчә фикер йөртү һәм сочинение язу.

Рәссам әйтергә теләгәнне ачык аңлата белү.

1-5/12




14

Ә. Фәйзи.

«Тукай» романыннан өзекләр. 1-3 нче бүлекләр. 2 нче кисәк.


1

В.Фёдоров. «Өчиледән – Кырлайга», X. Якупов. «Тукай апасы Газизә белән» картиналары буенча эшләү. Ә. Фәйзи. «Җаек». 1-3 нче бүлекләрне укып анализлау. (32-37 нче битләр).

Тукай өчен Җаекның роле турында аңлата белү.

7-12/12




15

Ә. Фәйзи. «Җаек» («Ту­кай» романыннан өзекләр). 4-5 иче бүлекләр.

1

Ә. Фәйзи. «Җаек» («Тукай» романын­нан өзекләр). 4-5 нче бүлекләрне укып, (38-43 нче битләр). Шәпеш хәлфә мәдрәсәсендә Тукай характерының нинди яклары ачылуын аңлату. Шәпеш белән бәрелешүнең Габдуллага тәэсире нинди булуын аңлап, үз фикереңне телдән сөйләү ярдәмендә белдерү.

Тукайның Шәпеш хәлфәдә укуы турында иҗади фикер йөртү.

14-19/12




16

Ә. Фәйзи. «Җаек». («Тукай» романыннан өзекләр). 7—16 нчы бүлекләр.

1

Ә. Фәйзи. «Җаек» («Тукай» рома­ныннан өзекләр) буенча эшләү: уку һәм фикер алышу. Әхмәтша учитель мәктәбендә Тукайга очраган кыенлыклар турында үз фикереңне белдерү.

7—16 нчы бүлекләр (44—51 нче битләр).

Тукай харак.-ның нинди яклары ачылуын аңлату.

21-26/12






3 нче чирек
















17

Ә. Фәйзи.

«Җаек». («Тукай» рома­ныннан өзекләр). 20—22 нче бүлекләр.

Б.С.Ү.

1

Ә. Фәйзи. «Җаек» («Тукай» романын­нан өзекләр)дән Тукайның мәдрәсәдә яшәү еллары турында сөйләшү һәм “Тукайның Җаектагы тормышы” дигән иҗади эш эшләү. 20—22 нче бүлекләр (52—56 нчы битләр).

Тукайның Җаекта яшәү чоры турында сөйли белү.

11-16/01




18

Дәрдемәнд. «Видаг», «Бәллү».

1

Дәрдемәнд (Закир Рәмиев). «Видаг», «Бәллү» (57—59 нчы битләр) шигырьләренең төп идеясен ачыклау.

Дәрдемәнд иҗатына бәя бирә белү.

18-23/01




19

Г. Ибраһимов.

Табигать балала­ры»,

1

Г. Ибраһимов. «Табигать балала­ры» (53—65 нче битләр). Кеше характерындагы иң матур сыйфатка-хезмәт сөюгә төп образ аша бәя бирү. Ә. т. (пейзаж) турында сөйләшү.

66 нчы биттәге рәсемнәр: пейзаж тур. сөйләү.

25-30/01




1920-1930 нчы еллар әдәбияты

20

Һ. Такташ. “Алсу”

С.Т.У. Урман кызы.



1

Һади Такташ. «Алсу». (47—52 нче битләр). Ә.т. “Поэма” төшенчәсенә аңлатма бирү.

Шигырьдәге сурәтләү чаралары аша чын матурлык турында аңлата белү.

1-6/02




Сугыш чоры әдәбияты

21

Гадел Кутуй. Рәссам.

1

Г. Кутуй. «Рәссам» (70—75 нче битләр) хикәясен анализлау.

Хикәянең идеясен аңлату, сугышның чын асылын аңларга, аңа бәя бирү.

8-13/02




Сугыштан соңгы әдәбият

22

Әмирхан Еники.

“Кем җырлады?” хикәясе.



1

Хикәяне укып анализлау. Ә.Еники хикәясендә Җыр символик образының тоткан урынын билгеләү, кеше кичерешләренә бәя бирү. Ә.Еникинең психологик анализ остасы булуын хикәягә таянып аңлату.

Символик образның көче турында үз фикереңне белдерү, хикәянең төп идеясе турында

аңлату.


15-20/02




1960-1980 нче еллар әдәбияты

23

М. Мәһдиев.

Без — кырык беренче ел балалары.

1

М. Мәһдиев. «Без — кырык беренче ел балалары» (өзек). «Менә дигән бер майор...». Ә. т. Ме­тонимия турында белү һәм әсәрдә аларның әһәмиятле урыны. Язучы юморының нигезендә ни ятуын аңлау.

Өзекне аңлап сөйләргә өйрәнү, метонимиягә мисаллар һәм аларның сурәтләүдәге роле, юморны тою һәм аны аңлата белү.

22-27/02




24

М. Мәһдиев. Без – кырык беренче ел балалары.

Йокы килә” бүлеге.

1

Повестьта сүз көченең роле турында аңлату. Сурәтләү чараларын табу һәм алар ярдәмендә өзекнең эчтәлеген ачу.

Геройның кичерешләрен үзеңчә сөйли белү, сурәтләү алымнарын аңлату.

1-5/03




25

М. Мәһдиев. Без – кырык беренче ел балалары. “Колаямбу плантациядә эшли” бүлеге.


1

Өзектә юмор тудыру чараларын билгеләү, шуларга таянып, кыскача эчтәлекне сөйләү һәм әсәр геройларына характеристика бирү.

Язучы иҗатының үзенчәлекләренә бәя бирә белү.

7-12/03




Хәзерге әдәбият

26

М. Галиев. «Ни­гез» (өзек). 1нче бүлек.

1

М. Галиев. «Нигез» (өзек) 1 нче өлеш буенча план төзү, төп фикерләрне аңлап, кыскача сөйләү. Тормыш агачы – өянкенең һәлак булуы турында үз фикереңне белдерү.

Авторның төп фикерен аңлата белү. Кеше өчен төп нигезнең әһәмиятен раслау.

14-18/03






4 нче чирек
















27

СТУ. М.Галиев. «Нигез» (өзек). 2 нче бүлек.

1

Укылган бүлекне аңлап сөйләү, бүлек буенча фикер алышу. Ата-баба нигезе турында үз карашыңны белдерү.

Кыска итеп, төп фикерне әйтеп бирә белү.

28.03-1/04




Фантастик әсәрләр

28

А. Тимергалин. «Сәер планетада». Фантастика.

1

Ә.т. “Фантастика” төшенчәсенең мәгънәсенә төшенү. “Сәер планетада” әсәренең үзенчәлеген ачыклау. Укыганны аңлап сөйләү.

Әсәрнең идеясен ачыклау һәм аның әһәмиятен аңлату.

4-9/04




29

Иҗади эш. Кыска күләмле фантастик хикәя язу. Б.С.Ү.

1

Хикәя язу үзенчәлекләренә таянып, иҗади эш башкару. Фикер алышу.

Үз фикереңне җыйнак итеп белдерү. Язган хикәяңнең идеясен ачык тоемлау.

11-16/04




Балалар әдәбияты

30

Г. Гыйльманов.

Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса.

1

“Кыйсса” төшенчәсе. Язучы әсәренең кыйммәтен аңлау. Шуңа охшашлы үз гамәлләрең турында сөйләү һәм фикер алышу.

Язучы әсәренең идеясен ачыклау, әһәмиятен аңлата белү.

25-30/04




Шагыйрьләребез иҗаты

31

Р.Фәйзуллин шигырьләре.


1

Р. Фәйзуллин. “Бердәнбер” шигырен сәнгатьле уку. Автор өчен Ватан, ата-ана сүзләренең роле нинди һәм укучы өчен бу сүзләрнең мәгънәсе нидә булуын ачыклау, фикер алышу.

Шигырьнең идеясен билгеләү, сурәтләү чараларын табу.

2-7/05




32

Гамил Афзал шигырьләре.

1

Шагыйрьнең “Акыл, намус, белем” шигырен анализлау. Шигырьнең төп үзенчәлеген ачыклау.

Төп идеясен күрсәтә белү.

9-14/05




33

Арадаш аттестация эше.

1

Габдулла Тукай иҗаты буенча тест үткәрү.

Шагыйрь тормышын, иҗатын хәтердә калдыру.

16-21/05













Кабатлау, йомгаклау










34-35

Ел дәвамында өйрәнгәннәрне кабатлау.

2

Әдәбият теориясен караган барлык төшенчәләрне искә төшерү. Төрле чорга караган әсәрләрне кабатлау.

Белемнәрнең системалаштырылуына ирешү.

23-31/05







©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет