Татарстан республикасының 2012 елга истәлекле даталар һӘм вакыйгалар календаре календарь памятных дат и событий республики татарстан на 2012 год гыйнвар=январь



бет3/3
Дата18.06.2016
өлшемі442.7 Kb.
#144810
1   2   3

ДЕКАБРЬ
1 декабрь

1 декабря Математик, геометр, неевклид геометриясенә нигез салучы Николай Иванович Лобачевскийның тууына 220 ел (1792–1856).

– 220 лет со дня рождения математика, геометра, создателя неевклидовой геометрии Николая Ивановича Лобачевского (1792–1856)


1 декабрь

1 декабря Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Барый улы Хәсәновка 75 яшь (1937)

– 75 лет писателю, заслуженному работнику культуры Татарстана Альберту Бариевичу Хасанову (1937)


3 декабрь

3 декабря Скульптор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге премиясе лауреаты Нәүфәл Исмәгыйль улы Адыловның тууына 80 ел (1932–2004)

– 80 лет со дня рождения скульптора, заслуженного деятеля искусств ТАССР, лауреата премии Министерства культуры РТ им. Б.Урманче Науфаля Исмагиловича Адылова (1932–2004)


3 декабрь

3 декабря Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовка) 60 яшь (1952)

– 60 лет поэту, лауреату Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая Мухаммату Мирзе (Ильфаку Мирзамухамматовичу Ибрагимову) (1952)


9 декабрь

9 декабря Тарихчы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Евгений Иванович Устюжанинның тууына 110 ел (1902–1968)

– 110 лет со дня рождения историка, заслуженного деятеля науки ТАССР Евгения Ивановича Устюжанина (1902–1968)


11 декабрь

11 декабря Тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Леонид Шәйсолтан улы Арслановка 80 яшь (1932)

– 80 лет языковеду, доктору филологических наук, заслуженному деятелю науки Татарстана Леониду Шайсултановичу Арсланову (1932)


11 декабрь

11 декабря Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Шаһимәрдән кызы Хәсьяновага 60 яшь (1952)

– 60 лет художнице, заслуженному деятелю искусств Татарстана, лауреату премии Министерства культуры Татарстана им. Б.Урманче, народному художнику Татарстана Фариде Шагимардановне Хасьяновой (1952)


15 декабрь

15 декабря Язучы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Хөсни Кәримнең (Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримовның) тууына 125 ел (1887–1965)

– 125 лет со дня рождения писателя, педагога, общественного деятеля Хусни Карима (Хуснутдина Мингазетдиновича Каримова) (1887–1965)


15 декабрь

15 декабря Шашка һәм шахмат буенча халыкара оста, СССРның атказанган тренеры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСР, СССР чемпионы, халыкара турнирларда приз алучы Рәшит Һибәт улы Нәҗметдиновның тууына 100 ел (1912–1974)

– 100 лет со дня рождения международного мастера по шашкам и шахматам, заслуженного работника культуры ТАССР, чемпиона РСФСР, СССР, призера ряда международных турниров Рашида Гибятоваича Нежметдинова (1912–1974)


16 декабрь

16 декабря Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Фазыл улы Ерикәй (Ерикиев)нең тууына 110 ел (1902–1967)

– 110 лет со дня рождения поэта, общественного деятеля Ахмеда Фазыловича Ерикея (Ерикеева) (1902–1967)


20 декабрь

20 декабря Күренекле тел галиме, педагог Шиһабетдин Галим улы Рамазановның тууына 125 ел (1887–1948)

– 125 лет со дня рождения видного языковеда, педагога Шигабутдина Галимовича Рамазанова (1887–1948)


20 декабрь

20 декабря Язучы Фәтхулла Абдулла улы Абдуллинга 75 яшь (1937)

– 75 лет писателю Фатхулле Абдулловичу Абдуллину (1937)


22 декабрь

22 декабря Шагыйрь, тел галиме, филология фәннәре кандидаты Мостафа Ногман улы Ногман (Ногманов)ның тууына 100 ел (1912–1976)

– 100 лет со дня рождения поэта, языковеда, кандидата филологических наук Мустафы Нугмановича Нугмана (Нугманова) (1912–1976)


23 декабрь

23 декабря Язучы Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшинның тууына 80 ел (1932–1972)

– 80 лет со дня рождения писателя Газиза Фазлеевича Мухаметшина (1932–1972)


24 декабрь

24 декабря Фольклорчы, тел галиме Хуҗа Габделбәдыйг улы Бәдигыйнең тууына 125 ел (1887–1940)

– 125 лет со дня рождения фольклориста, языковеда Хузи Габдулбадыговича Бадыги (1887–1940)


26 декабрь

26 декабря Актер, ТАССРның халык артисты Дэллюс Гали улы Ильясовның тууына 90 ел (1922–1981)

– 90 лет со дня рождения актера, народного артиста ТАССР Дэллюса Галеевича Ильясова (1922–1981)


28 декабрь

28 декабря Партия хезмәткәре, Казанда 1905–07 еллардагы революция вакыйгаларында һәм Гражданнар сугышында катнашкан Садыйк Сәгый улы Сәгыевнең тууына 130 ел (1882–1953)

– 130 лет со дня рождения партийного работника, участника революции 1905–07 гг. в Казани и Гражданской войны Садыка Сагеевича Сагеева (1882–1953)



30 декабрь

30 декабря Педагог, журналист, нашир Шиһаб Шәрәфетдин улы Әхмәровның тууына 130 ел (1882–1966).

– 130 лет со дня рождения педагога, журналиста, издателя Шигаба Шарафутдиновича Ахмерова (1882–1966).


31 декабрь

31 декабря Актриса, ТАССРның, РСФСРның халык артисты Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова)ның тууына 110 ел (1902–1984)

- 110 лет со дня рождения актрисы, народной артистки ТАССР, РСФСР Фатимы Салиховны Ильской (Хужасаитовой) (1902–1984)




2012 елда көннәре һәм айлары билгесез

юбилей даталары

Юбилейные даты 2012 года с неустановленным

числом и месяцем:

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре иҗат ителүгә 780 ел (1232). («Татар энциклопедия сүзлеге»ндә 1236 ел күрсәтелгән)



  • 780 лет со времени создания произведения «Кыйсса-и Йосыф» Кул Гали (1232). (В «Татарском энциклопедическом словаре» указан 1236 год)

Лейпцигта дөнья күргән татарча беренче басма китапка 400 ел (1612)

– 400 лет первой татарской печатной книге, увидевшей свет в Лейпциге (1612)
Мәгърифәтче, педагог, тәрҗемәче Сәгыйт Хәсән улы Хәлфиннең тууына 280 ел (1732–1785)

– 280 лет со дня рождения просветителя, педагога, переводчика Сагита Хасановича Хальфина (1732–1785)


Шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалый (Әбелмәних Әбелфәиз улы Габдессәләмов)ның тууына 230 ел (1782–1833 тән соңрак)

– 230 лет со дня рождения поэта, религиозного и общественного деятеля Абульманиха Каргалый (Абульманиха Абдульфаизовича Габдессалямова (1782 – после 1833)


Титуляр һәм коллегия киңәшчесе Шаһиәхмәт Мөхәммәд улы Алкинның тууына 200 ел (1812–1878)

– 200 лет со дня рождения титулярного и коллежского советника Шагиахмада Мухаммадовича Алкина (1812–1878)


Сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Әхмәт Мөхәммәтгали улы Хөсәеновның тууына 175 ел (1837–1906)

– 175 лет со дня рождения купца, общественного деятеля, мецената Ахмеда Мухаммадгалиевича Хусаинова (1837–1906)


Шагыйрә Газизә Баһаветдин кызы Сәмитованың тууына 150 ел (1862–1929)

– 150 лет со дня рождения поэтессы Газизы Багаутдиновны Самитовой (1862–1929)

Тел белгече, фольклорчы Хәбирә Габделкави кызы Насыйриянең тууына 130 ел (1880–1912)

– 130 лет со дня рождения языковеда, фольклориста Хабиры Габделькавиевны Насырия (1880–1912)


Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылуга 130 ел (1882). Галимҗан Баруди нигез сала һәм җитәкчелек итә. Уку вакыты – 12 ел. 1905-06 елларда «Мөхәммәдия» – ислах (үзгәртеп кору) хәрәкәте үзәге. Мәдрәсәдә әдәби һәм драматик түгәрәкләр эшли, кулъязма газеталар чыга. «Мөхәммәдия» биналары комплексы – татар архитектурасы һәйкәле

–130 лет со времени открытия медресе «Мухаммадия» в Казани (1882). Основал и возглавлял Галимджан Баруди. Срок обучения – 12 лет. В 1905–06 гг. «Мухаммадия» – центр реформаторского движения. В медресе работали литературные и драматические кружки, издавались рукописные газеты. Комплекс зданий «Мухаммадия» – памятник татарской архитектуры.


Шагыйрь Вакыйф Җәләлнең тууына 125 ел (1887–1922)

– 125 лет со дня рождения поэта Вакифа Заляла (1887–1922)


Актер, драматург Габдрахман Габделкәрим улы Мангушевның тууына 125 ел (1887–1919)

– 125 лет со дня рождения актера, драматурга Габдрахмана Габделькаримовича Мангушева (1887–1919)


Язучы, фольклорчы Фазыл Кәрим улы Туйкинның тууына 125 ел (1887–1938)

  • 125 лет со дня рождения писателя, фольклориста Фазыла Каримовича Туйкина (1887–1938)

Татарстан Республикасының иң эре эшкәртү предприятиеләреннән берсе «Кызыл Шәрык» АҖнә 120 ел. Заводка 1892 нче елда рус сәүдәгәре Александров нигез сала. 1993 нче елгы приватизациядән соң Казан сыра кайнату заводы «Кызыл Шәрык» Ачык Акционерлык Җәмгыятенә әверелә. Завод сыра (шул исәптән шешәлесен), алкогольсез эчемлекләр, квас, арпа салаты, углекислота, ядрә, чүпрә, төнәтмәләр эшләп чыгара

– 120 лет АО «Красный Восток» – одному из крупнейших предприятий перерабатывающей отрасли в Республике Татарстан. Основан завод в 1892 году русским купцом Александровым. В 1993 году после приватизации Казанский пивоваренный завод стал Открытым Акционерным Обществом «Красный Восток». Завод выпускает пиво (в т.ч. бутылочное), безалкогольные напитки, квас, солод ячменный, углекислоту, дробину, дрожжи, настойки. (См.: Лидеры бизнеса Татарстана: аналитический рейтинг-спр. – Казань, 1997. – С. 96-97)
Этнограф Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллинаның тууына 120 ел (1892–1933)

– 120 лет со дня рождения этнографа Марьям Салиховны Губайдуллиной (1892–1933)


Актриса Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (Халитова)ның тууына 120 ел (1892–1925)

– 120 лет со дня рождения актрисы Ашраф Гатаулловны Синяевой (Халитовой) (1892–1925)


Актер, ТАССРның атказанган артисты Бари Шиһабетдин улы Тарханов (Гаффаров)ның тууына 120 ел (1892–1933)

– 120 лет со дня рождения актера, заслуженного артиста ТАССР Бари Шигабетдиновича Тарханова (Гафарова) (1892–1933)


Шагыйрь һәм тәрҗемәче Сафа Гыйльфан улы Гыйльфан (Гыйльфанов)ның тууына 110 ел (1902–1950)

– 110 лет со дня рождения поэта и переводчика Сафа Гильфановича Гильфана (Гильфанова) (1902–1950)


Актер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәрим Ибраһим улы Гыйльмановның тууына 100 ел (1912–1964)

– 100 лет со дня рождения актера, заслуженного деятеля искусств ТАССР Карима Ибрагимовича Гильманова (1912–1964)

Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең эре предприятиесе «Казан сөт комбинаты»на – 90 ел (1932). Төп продукциясе: аертылмаган сөт азыклары, атланмай, майсызландырылган коры сөт, сырлар һ.б. Комбинатның үзенең сатучылык ширкәте бар, аның составына Казан шәһәрендә продукция сатучы кибетләр керә


  • 90 лет крупнейшему предприятию пищевой промышленности РТ – Казанскому молочному комбинату (1932). Основная продукция: цельномолочные продукты, масло сливочное, сухое обезжиренное молоко, сыры и др. Комбинат имеет свою торговую фирму, в составе которой фирменные магазины, реализующие продукцию по г.Казани

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырылуга 75 ел (1937)

– 75 лет со дня создания Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан
Актриса Мәсгудә Мөхәммәт кызы Хәйруллинаның тууына 75 ел (1937–1997)

– 75 лет со дня рождения актрисы Масгуды Мухамедовны Хайруллиной (1937–1997)


Татарстанның «Зөя» җитештерү берләшмәсенә 70 ел. Аның нигезе булып 1942 нче елда төзелгән Казан электротехника заводы тора. «Зөя» – Татарстандагы диңгез приборлары төзү концернының эре предприятиеләреннән берсе – катлаулы навигация һәм көнкүреш радиоэлектрон аппаратуралары, прибор техникасы җитештерүдә махсуслашкан

– 70 лет Татарскому производственному объединению «Свияга», производственной базой которого является Казанский электротехнический завод, созданный в 1942 году. «Свияга» – одно из крупных предприятий концерна морского приборостроения в Татарстане – специализируется на выпуске сложной навигационной и бытовой радиоэлектронной аппаратуры, приборной техники

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет