А. Б. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен



Дата03.07.2016
өлшемі99.17 Kb.
#173506
А.Б. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел.

А.Б.. Без буген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!


Айзилә Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


Әлфис Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.


Зөһрә Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны

Бизәдек төрле төскә,

Кызыл йолдыз ясап куйдык,

Балкысын өчен өстә





Айзилә Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.


Әмир. Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм буләк итте.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.


А.б. Әйдә килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.


«Төрле-төрле утлар яна.» җыры.

А.б. Безгә кунакка тычканнар ки лгән.Әйдәгез әле аларга сүз бирик.

Тычканнар биюе”.



Чыршы янында Кар бөртеге белән Тычканнар очрашалар.

Кар бөртеге. Исәнмесез, Тычканнар!

Тычканнар. Исәнме, Кар бөртеге!

Кар бөртеге. Тычканкайлар,

Безнең Кыш бабабыз

Нигә кичекте икән?

Әллә инде урманда

Адашты микән?

Тычкан. Әйе шул, бәйрәм башланырга вакыт җитте, ә Кыш бабабыз юк та юк.

Кар бөртеге. Әйдәле, Тычканкайлар, Кыш бабайны бергә чакырып килик.

Китәләр, чыршы астында йоклап яткан аюларны күрәләр.

Кар бөртеге. Тычканкайлар, карагыз әле бирегә, аюлар йоклап ята түгелме? Хәзер без аларны уятабыз һәм үзебез белән алып китәбез.

Тычкан Әйдә соң. Аюкайлар, җитәр сезгә йокларга, әйдәгез безнең белән. Яңа ел җитә тиздән.

Аюлар. Юк-юк, безгә йокларга кирәк.

Кар бөртеге. Ничек инде йокларга кирәк?

Аюлар. Чөнки кыш бит, ә кышын барлык аюлар да йок­ларга тиеш.

Кар бөртеге.Беренчедән, сез әле аю тугел, ә аю балалары гына. Икенчедән, сез бит чын аюлар тугел, ә әкияттәге аюлар. Шуның өчен сезгә йокламаска да мөмкин.

Аюлар. Син дөресен әйтәсеңме?

Тычкан Әйе, әйе.

Аюлар. Алайса, без дә сезнең белән барабыз.

Кар бөртеге. Дусларым, Кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле.

Барысы бергә. А-у, а-у! Кыш бабай.

Безнең, якын дус баба-й-й.



Балалар берничә тапкыр кабатлаганнан соң, Кыш бабай һәм Кар кызы —Карчәчәк күренә.
Кыш бабай. Уф, арыдым. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктым, соңга калмаска тырыштым. Ләкин бит быел, үзегез беләсез, Көз китергә теләмичә җанымны корытты. Юл бирмичә авызымны пешерде. Шуннан бара торгач, еракта урман дусларымның тавышлары ишетелде. Ярый әле алар тавыш бирде, югыйсә адашкан да булыр идек.. Менә барыбер килеп җиттем сезнең янга. Я, исәнмесез балалар, кадерле кунаклар! Соңга калмаганмындыр бит? Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр булып усуегезне телим.
Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай!

Кар кызы. Кадерле дуслар! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм!

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.

Балалар. Рәхмәт, Кар кызы!
Тәрбиче. Кыш бабайны каршылап, бергәләп җырлыйк.

Җыр “Кыш бабай ”.
Кыш бабай. Ай-һай булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә.

Кыш бабай. Аюларым, сезгә ни кирәк?
Аюлар. Савыт, савыт бал кирәк.
Кыш бабай. Мәгез, мәгез алыгыз! (Аюлар савытка үрелә, бабай балны яшерә.)

Кыш бабай. Ашыкмагыз, ашыкмагыз. Башта болай эшлибез: кем чакыручының, тавышын таный — бал савытын шул ала, танымаса — балсыз кала. (Бер аюның күзен бәйлиләр)

Балалар. Аю, аюкай, без сиңа килдек,

Без сиңа килдек, без бал китердек.

Аю, аюкай, менә сиңа бал.

Кем дәшкәнне бел, аннан балны ал! (Шуннан соң бер бала аюга эндәшә. Аю аны таныса — балны ала, танымаса — балсыз кала.)



Кыш бабай. Ә хәзер аюлар биюен карыйк.

Кыш бабай. Ә кайда соң минем Карчәчәгем? (Кар кызын эзли башлый, ә ул исә, бабасы артына яшеренеп, аңардан бер дә калмый. Бабай кызны эзли-эзли аптырап бетә һәм, ниһаять, аны таба.) Ah, минем шаян кызым, Карчәчәгем, әнә бит ничек бабасын шаяртырга уйлаган?!

Кыш бабай ялтыравыклы тасмалар өләшә. Кар бөртекләре шигырь сөйлиләр.

Кар бөртеге.

Динә Без, карлар, очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез.

(Түгәрәк буенча йөреп, тирбәлеп әйләнәләр.)

Айзилә Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

(Парлашып тирбәләләр, чүгәләп ял итәләр.)

Зөһрә Аннары яңадан

Җил белән очабыз.

Очабыз, очабыз да

Җиргә төшеп кунабыз.

(Кулларны җилпеп, тиз-тиз хәрәкәтләр ясыйлар, йөгерәләр, аннан җиргә чүгәләп тынып калалар.)

Кыш бабай. Һай булдырдыгыз, чибәрләрем!

А.Б. Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.



Чыршыяшел тунын кигән” җыры.

Кыш бабай. Ягез әле, балалар, хәзер мин сезнең, тапкырлыгыгызны сынап карыйм.(Балалар чыршы тирәли баса лар. Кыш бабай җырлый, балалар да аңа җыр белән җавап бирәләр.)

Тышта суык җилләр уйныйлар,

Чәчәкләр дә кар астында йоклыйлар.

Балалар. Без, балалар, суыктан курыкмыйбыз,

Ап-ак карларны йомарлап уйныйбыз.



(Балалар түгәрәк эченә керәләр, чыгалар, «карны» йомарлап алалар, аннары ыргыталар.)

Кыш бабай. Э мин карларны бик күп яудырам,

Юлларыгызны кар белән тутырам.



Балалар. Ә без карны көрәк белән көрәрбез,

Юлны себерке белән себерербез.



(Балалар кар көрәү, себерү хәрәкәтләре ясыйлар.)

Кыш бабай. Мин сезне юлда тотып алырмын,

Кул-аякларыгызны өшетермен.



Балалар. Ә без аякларны тыпырдатабыз,

Кулларыбызны нык итеп чабабыз.

(Аякларын тыпырдаталар, кул чабалар. Кыш бабай балаларны мактый.)
Кыш бабай. Ә хәзер минем шигырьләр тынлыйсым ки­лә. Ягез әле, кайсыгыз сөйли? (Балалар шигырьләр сөйлиләр.)

Азалия. Яңа ел, яңа бәхет.

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел!
Ралиф Кыш бабай, кыш бабай

Безнең белән дус бабай.

Йөзең якты, туның яхшы

Барыбызны коч бабай.


Булат. Бер ел буе сагынышып,

И көттек, көттек сине

Менә шундый зур үстек,

Танымассың да безне.




Рөстәм.

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып,

Тора залыбыз уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

Әлфис. Кыш бабай син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

кар ашадыңмы?



Айзилә. Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.


Аделина. Кыш бабай безгә

Чабып килерсең.

Шигырь сөйлим дә,

Бүләк бирерсең.


Азалия Сиңа карап сокланабыз

Шаярабыз, көләбез.

Кем, кем инде, ә без менә

Бәйрәм ясый беләбез


Кар кызы. Күрегезче әле үскәннэремне, никадәрле шигырь беләләр, матур итеп сөйлиләр. Ничек мактамыйсың инде аларны? (Мактый.)

Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Балалар, без сезгә сораулар бирәбез, ә сез аларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирерсез.



- Чыршыны уенчыклар белән бизәдегезме?

- Әти-әниләрегезне бәйрәм белән котладыгызмы?

- Колакларыгызга боз сөңгеләре элдегезме?

- Иптәшләрегез белән кар атышып уйнадыгызмы?

- Кышкы урманда җиләк җыйдыгызмы?

- Бәйрәмгә уенчыклар, чылбырлар ясадыгызмы?

- Күбәләк, чикерткәләрне күрдегезме?

Бию.”Уенчыклар”.
Кыш бабай. Ә хәзер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.
А.Б. Балаларыбыз бөтен нәрсәгә оста, алар сиңа багышланган бер җыр да беләләр әле. Җырлап күрсәтсеннәрме?

Кыш бабай. Җырлагыз әле, дусларым.

Ары баса Кыш бабай”

(Җырлыйлар, ә Кыш бабай биеп тора. Җырлап бетергәч, Кыш бабайны түгәрәктән җибәрмәскә тырышырга кирәк).

А.б.:Кыш бабай, менә түгәрәгебезгә эләктең. Без сине җибәрмибез.
Кыш бабай. Ә мин бер дә кайгырмыйм. Мин бит сезгә дә бер күңел ачу уенын алып килдем. “Минем артымнан кабатла”. (Берәр музыкага хәрәкәтләр ясау, мәсәлән “Арам-зам-зам”).

Әйдәгез, чәп-чәп итик,

Әйдәгез, минемчә ясагыз,

Әйдәгез, тагын бергәләп чәбәклик. (Кул чабу).

Әйдәгез тыпыр-тыпыр итик,

Әйдәгез, минемчә ясагыз,

Әйдәгез, тагын бергәләп тыпырдыйк.

(Аяклары белән тыпырдыйлар).

Әйдәгез, көлеп җибәрик,

Әйдәгез, минемчә, ясагыз,

Әйдәгез тагын бергәләп.

(Ха-ха-ха көләләр).

Әйдәгез, әпчи-әпчи итик,

Әйдәгез, минемчә, ясагыз,

Әйдәгез тагын бергәләп.

(Әпчи-әпчи итәләр).

(Кыш бабай түгәрәктән кача).

Кыш бабай.Ә мин сезнең түгәрәгегездән качтым!

А.б.Ә син бияләеңне югалттың бит.

Уен “Бияләеңне эләктереп ал!” ( Балалар бер-берсенә бияләй бирәләр, Кыш бабай бияләен алам дип, җитешмәскә тиеш).

А.б. Балалар Кыш бабабыз бик арыды. Ул әзерәк ял итсен, ә без биеп алыйк.

Танец «Маленьких утят».
Балалар (бергәләп). Әй, бабакай, бабакай, безгә дип алып килгән күчтәнәчләрең кайда?

Кыш бабай. Әй карт хәтер, карт хәтер!

Онытылган бит, мин хәзер. (Капчыгын актара, аннан бер кәгазь төргәк алып, тәрбиячегә бирә.)

Ярый эле монда калган,

Исән калган, югалмаган.

Менә сезгә күчтәнәчләр,

Сезне сөйгән Кыш бабайдан.


Тәрбияче. Ай, Кыш бабай, нишләп алай,

Тик бер төргәк алгансың?

Анысы да бик бәләкәй,

Бүләкләрең кайда соң?


Кыш бабай.Бу гади төргәк түгел шул,

Бөтен сере дә шунда:

Бүләкләр бирелә торган

Билетлар, кызым, монда.

Билетларда исемнәр,

Бүләкне кем аласын

Шунда карап беләсең.
Тәрбияче. Кара, тапкыр, ай-һай-һай,

Рәхмәт сиңа, бабакай!


Кыш бабай. Менә, балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, бер елдан соң

Тагын да кил, хуш, бабай!



Кичә «Яңа ел җыры»н башкару белән тәмамлана.

Тагын бер уен уйнап алыйк, ул “Кар бөртекләре ” дип атала. Сез барыгыз да кар бөртекләре ди. Көй ишетүгә сез биеп йөрергә, ә көй туктауга икешәрләп басарга тиеш. Кем парсыз кала, шул җәза алачак.

(Җәза: әниең белән парлап бие)
Кто больше наберет снежков

 Играют по двое детей. На пол рассыпают снежки из ваты. Детям завязывают глаза и дают по корзинке. По сигналу они начинают собирать снежки. Выигрывает тот, кто набрал большее количество снежков.



Поймай снежок

Участвуют несколько пар. Дети стоят друг против друга на расстоянии приблизительно 2-3 метров. У одного ребенка пустое ведерко, у другого — мешочек с определенным количеством “снежков” из ваты. По сигналу ребенок бросает снежки, а напарник старается поймать их ведром. Выигрывает пара, которая первой закончит игру и наберет большее количество “снежков”.



Удержи снежинку 
Инвентарь: Вата.
Подготовка: из ваты делаются комочки, напоминающие снежинку.
Ведущий - Дед Мороз.
Игра: по сигналу ведущего участники начинают дуть снизу на комочек так, чтобы он летал как снежинка. Задача - не дать упасть "снежинке".
Победитель: участник, удержавший "снежинку" в воздухе дольше всех.
«Хоровод с Дедом Морозом»

Все участники становятся в хоровод, с Дедом Морозом в центре. Дед Мороз спрашивает: «Хороши ли у меня ручки?». Все хором отвечают: «Хороши!», берут соседей за ручки и двигаются в хороводе. Затем Дед Мороз опять спрашивает: «Хорош ли у меня нос?». И опять все кричат «Хорош!», и берут соседей за нос. Игра продолжается до тех пор, пока у Деда Мороза не иссякнет фантазия.


«Снежинки»


Вызываются два участника. Им на голову кладут вырезанную из бумаги снежинку. По сигналу Деда Мороза игроки бегут до определенного места (например, до стула) и обратно, при этом стараясь, чтобы снежинка не упала. Придерживать ее руками нельзя, а если снежинка упадет, надо ее найти и продолжить бег с того же места. Побеждает игрок, первым пришедший к финишу.

Варежки. Участнику завязывают глаза, надевают толстые варежки и дают в руки небольшой предмет. Он должен определить на ощупь, что за предмет ему дали.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет