С. Хәким шигырьләрендә ана образы



Дата02.07.2016
өлшемі62.95 Kb.
#172829
7 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Тема: С. Хәким шигырьләрендә ана образы.

Максат: Әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

● С. Хәким иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү;

● балаларда әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү;

бәйләнешле сөйләмне, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: магнитлы тактага шагыйрьнең портреты беркетелә. Портрет астына:

Бөтенләем белән җирнекемен –

Минем барлык нәсел- нәсәбем

Игенчеләр, җирдән төртеп чыга

Һәрбер юлым, һәрбер әсәрем.

(С. Хәким.)
– дип языла. Тактаның икенче бер өлешенә коръән аятеннән хәдис язып эленә:

Җәннәт әниләрнең аяк астында .”


Ярдәмлек: төсле журнал битләреннән җыелган төрле мимикалы, карашлы,төрле йөзле әниләр рәсемнәре (болары җыелма магнитлы тактаның икенче ягына беркетелгән була); шагыйрьнең шигырьләр җыентыгы; магнитофон.

Дәрес барышы.

Ι. Оештыру. Дәрескә уңай халәт тудыру.

1. Алдагы дәрес материалын искә төшерү.

2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

ΙΙ. Төп өлеш.

1. Проблемалы сорау тудыру.

– Укучылар, хәзер мин сезгә “Өч сорау” дип аталган татар халык әкиятен укыйм. Бу – гади әкият түгел, таабышмак әкият. Сез беләсез: әкиятләрнең эчтәлегендә бик тирән фәлсәфи мәгънә ята. Мин укыган әкиятнең эчтәлеген дәрес ахырында аңларсыз дип уйлыйм. Тыңлагыз.
Өч сорау.

Борын – борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе – кешенеке, икенчесе – күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.

Көннәрдән бер көнне менә шушы егет, эш эзләргә дип, читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет:

– Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше, – ди.

– Шулай булсын, улым, – ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый:

Каян киләсең, кай җирләргә барасың? – ди.

Егет:

– Эш эзләргә чыктым, абзый кеше, – ди.



Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә:

– Ярар, егет, ди, эш кешесенең – эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы, ди. Уйлана- уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим,җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең, – ди.

– Ярар, абзый, – ди теге егет, – әйтеп кара, – ди.

Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә:

Менә бер тапкыр чәчтем, бусы – бурычымны түләргә булыр, – ди.

Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә:

– Менә монысы – бурычка биреп торуым, - ди.

Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә:

– Монысы – кадерле кунакларым өчен, – ди.

Егет: “Бу нәрсә булыр икән?”– дип уйга кала .

– Ярар, абзый, ди егет, – син миңа бераз гына уйларга бир, – ди.

– Уйла,уйла, улым, – ди абзый.

Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына.

– Йә, нихәл, улым, ди, берәр нәрсә чыгамы, – ди.



(Әкиятнең дәвамы дәрес ахырында укып бетерелә.)

– Абзый кеше, – ди теге егет, – синең соң әти- әниләрең бармы? – ди.

– Бар, – ди теге.

– Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит? – ди.

– Тәрбияләделәр, – ди.

– Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.

– Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай – бурычымны түләр өчен чәчтем.

– Синең ир балаларың бармы? – ди егет.

– Бар, – ди теге кеше.

– Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең, чыннан да, бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың- эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар, – ди.

– Бусын да бик дөрес әйттең, – ди теге кеше.

– Синең кызларың бармы? – ди.

– Бар, – ди ашлык чәчүче.

– Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит: үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар, ди. Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды, – ди.

– Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең, – ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады.
2. Шигырьләр өстендә эшләү.

– Хәзер, укучылар, дәресне дәвам итәбез. (Тема искә төшерелә.) Башка язучылар шикелле, С. Хәким дә төрле темаларга иҗат иткән: туган як, сөю, һ. б. темаларга. Мәсәлән, аның әнисенә багышланган шигырьләре генә дә уннан артык. Аларда күпме ихласлык, рәхмәт хисе! Дәреслекнең 145 нче битен ачабыз. “Әнкәй” шигырен табабыз. (Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый. Балалар башта – күз белән, аннары һәрберсе берәм-берәм кычкырып укып чыга.)

– Шигырьне әдип кайчан язган? Моны ничек беләбез?

– Урта яшькә җиткәч. Ул инде әнисеннән еракта яши.

– Ни өчен автор, кая барса, кайда йөрсә дә, әнисен уйлый?

– Ул әнисен сагына. Дөньядагы барлык кешегә дә, ничә яшьтә булуына карамастан, әти-әнисе якын, кадерле, газиз, чөнки әниләр безне тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп, бишектә тирбәткән; беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелебезгә сеңдергән...

– Әйе, кешегә гомере буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә. С. Хәким дә әти-әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән.

– Шигырьдә төп образ кем? Ул кая барган?

– Төп образ ана. Ул коега барган.

– Кое – символик оброз, татар әдәбиятында еш очрый. Кое да җир кешеләрен гасырлар буе су – яшәү чыганагы белән тәэмин итеп тора. Әниләр дә безгә яшәү бүләк иткән. Ни өчен ана суга чыккан?

– Бәлки, аларның суы беткәндер, ә бәлки, ул юри чыккандыр. Әнә бит ул гел юлга карый. Бәлки, аның улы кайтып киләдер… Әнисе өчен ул һаман якын, ул баласын сагына. Кое янында суга килүче кешеләр очрашып сөйләшә. Бәлки, ана кемнәндер улы турында берәр хәбәр ишетер?

– Шулай, без кайсы гына яшьтә дә, әниләребезгә бала булып калабыз. Нигә шагыйрьнең әнисе көн дә һәркемгә мөлдерәмә тулы чиләк белән очрый?

– Безнең халыкта мөлдерәмә тулы чиләк, башка савыт-саба чиксез, бетмәс бәхет теләүне аңлата. Аннан соң, юлга чыкканда, каршыңа буш чиләк күтәргән кеше очраса, юлың уңмый дигән сынамыш бар безнең халыкта. Ана һәркемгә мөлдерәмә тулы чиләк белән очрый, һәркемнең юлы уңуын тели.

– Дөрес, укучылар, ана кешенең күңеле гел изгелектә. Ул газиз баласына иртә торса да, кич ятса да бәхет тели. Ана гел баласын көтә, баласы дөнья куа, аның вакыты юк…Шигырьнең бер урынында мәкаль бирелгән. Кем шуны табып укып күрсәтә һәм тулыландыра?

– Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

– Димәк, әлеге шигырен шагыйрь ни өчен олы яшькә җиткәч язды икән?

– Хәзер инде ул үзе ата булган. Ул да баласын шулай көтәдер. Балаларын әниләр генә түгел, әтиләр дә сагына, көтә, ярата бит. Безнең халыкта “Ана булмый – ана хәлен, ата булмый ата хәлен белмисең” дигән мәкаль бар.

Шигырьнең өченче баганасын укыйк.(Уку.) Әнисе баласына гел изге теләк кенә теләгән ләбаса! Хәзер ул да шундый теләктә.

3. Ана рәсемнәре беркетелгән такта ачыла.

–Укучылар, сезнең каршыгызда аналар рәсеме. Аларның йөзләре, күз карашлары нинди хис кичергәнлекләрен әйтеп бирә аламы?



(Фикер алышу.)

(Магнитофон тасмасыннан әниләр турында җыр агыла. Кушылып җырларга да мөмкин.)

– Укучылар, сез әниләр турында тагын кайсы җырларны беләсез?



( Балалар җавабы.)
4. Ә хәзер С. Хәкимнең дәреслектәге тагын бер шигырен укып китәрбез. Ул “Клиндерләр эзлим” дип атала. (Шигырь укыла.)

– Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

– Бу шигырь алдагысының дәвамы булып тора кебек. Шагыйрь әнисе янына кайтырга җыена. Күчтәнәчкә әнисе хат аша клиндер сораган.

– Ни өчен клиндерләр икән? (Клиндер каты бит. Билгеле, баласы аңа күчтәнәчкә бик йомшак, бик тәмле ашамлыклар да алыр.) Чөнки аңа шәһәрнең шул ризыгы тансык. Яшьрәк вакытта ул аны туйганчы ашый да алмаган. Балалар үстергән, өс-башын караган. Шулар янында тормыш мәшәкатьләре күпме өстәлгән. Улы нинди генә табигать шартында да, әнисенең теләген үтәргә теләп, аны аңлап, клиндерләр эзли. Анасы улына, үскәндә, үзенең тормыш авырлыклары турында еш сөйләгәндер. Улы белә: әнисенең инде клиндерләр ашарга тешләре дә юк, шулай да ул ризык аңа тансык. Чәйгә җебетеп булса да ашый... Сезнең, укучылар, бик тә яраткан, бик тә ашыйсыгыз килгән ашамлыгыгыз бармы? Аларны сез, тансыклап йөреп тә, бик сирәк ашыйсызмы?

(Укучылар яраткан ризыкларын атыйлар.) Без хәзер ашамлыкны тансыклап йөрмибез, әниләр шундук я пешереп, я сатып алып бирә.

– Әйе, хәзер замана бөтенләй башка. Тик шулай да, әгәр игътибар итсәгез, әбиләрегез ипигә хәзер дә олы хөрмәт белән карый. Әбиләр алар кайчандыр кемнәрнеңдер әниләре булган. Тактадагы хәдисне барыбыз бергә кычкырып укыйк әле, укучылар. (Хәдис укыла.) Димәк, укучылар, әгәр дә без әниләрне рәнҗетмәсәк, теләкләрен үтәсәк, аларны шатландырырлык эш- гамәлләр генә башкарсак, һәрвакыт бәхетле көн күрербез, сәламәт булырбыз.



(Хәдисне укучылар дәфтәрләренә дә язып куялар.)
ΙΙΙ. Гомумиләштерү.

–Хәзер укучылар әкияткә кире кайтыйк. Сез әкиятнең җавабын тапмадыгызмы (Укучылар фикере тыңлана.)? Егет ни дип җавап бирде икән?(Укытучы егет җавабын укый.) (Фикер алышу.)




ΙV.Йомгаклау.

Йомгаклау өлешенә якынча сораулар:

–Балалар, сезгә дәрес ошадымы?

–Дәрестә нәрсәгә өйрәндек, нәрсәне аңладык?



–Нинди белып үсәргә кирәк дип уйлыйсыз?
V. Билгеләр кую.
VΙ.Өйгә эш бирү: 1.С. Хәкимнең әниләргә багышланган башка шигырьләрен табып укырга. 2. Үзегезгә ошаганын сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә яки ятларга. 3. Дәфтәрләргә әниләр турында мәкаль һәм әйтемнәр язып килергә.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет