Балалар өчен бармак уеннары. Бу бармак-бабай



Дата01.07.2016
өлшемі48 Kb.
#169385
Балалар өчен бармак уеннары.
Бу бармак-бабай,

Бу бармак -әби,

Бу бармак -әти,

Бу бармак -әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме - чәнти!

================

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

================

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

================

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

================

Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк,

Сигез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

================

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

===============

—  Монда май бар иде, май кая китте?

—  Песи ашап китте.

—  Песи кая китте?

—  Салам астына кереп китте.

—  Салам кая китте?

—  Сыер ашап китте.

—  Сыер кая китте?

—  Көтүгә китте.

—  Тебәй, тебәй, тебәй!

================

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

================

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

================

Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар.


** Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
** Баш бармагым туп була,
Имән бармак — бөтерчек.
Урта бармак була шакмак,
Атсыз бармак — сикергеч.
Чәнти бармак — барабан,
Сана, әйдә, яңадан.
** Бу бармак — кыяр,
Бусы — кәбестә,
Бу бармак — кишер,
Бусы — чөгендер,
Ә бусы суган булды —
Менә кәрзинем тулды.
** Баш бармак була бүре,
Имән бармагым — төлке,
Урта бармагым — керпе,
Атсыз бармагым — аю,
Чәнти бармагым — куян,
Куянны кая куям?
Баш бармагым — биюче,
Имән бармак — итекче.
Урта бармак — укытучы,
Атсыз бармак — аучы.
Чәнти бармак кем була?
Читек чигүче була.
================

 

Бу бармак- әти,


Бу бармак- әни,
Бу бармак- бабай,
Бу бармак- әби,
Бу бармак- малай,
Яшәве бергә шулай-
Бик күңелле , бик кызык,
Кабатлыйк кызып-кызып:
Бу бармак- әти,
Бу бармак- әни,
Бу бармак- бабай,
Бу бармак- әби,
Бу бармак- кыз.
Күпме шатлык, күпме наз!
Борчулар булсын бик аз!
Бик бәхетле гаилә:
Әти, әни, бабай, әби,
Малай, кыз да биредә,
Яшик гел бергә-бергә,
Булып тату гаилә,
Кушылыгыз Сез безгә!
================

Яшелчәләрне истә калдырыр өчен бармак уены.


Бу бармак- кабак,
Бу бармак- борыч,
Бу бармак- кишер,
Бу бармак- кыяр,
Бу бармак- суган.
Яшелчә быел уңган,
Бакчабызда бар да бар!
Шунсы кызык, болар барсы
Кәрзингә ничек сыйган?
Бу бармак- чөгендер,
Бу бармак- сарымсак,
Бу бармак- баклажан,
Бу бармак- помидор,
Бу бармак- бәрәңге.
Бик тиз җыеп бетердек,
Ярый әле өлгердек.
Җәйге яңгыр килеште,
Яшелчәләр тиз үсте.

.

================



Бу бармак-груша,
Бу бармак-чия,
Бу бармак-персик,
Бу бармак-лимон,
Бу бармак-алма.
Кайсы үсә бакчада,
Кайсы бардыр сатуда.
Витаминнарга бик бай,
Бик куана кыз, малай.

Бу бармак-виноград,


Бу бармак-ананас,
Бу бармак-абрикос,
Бу бармак-апельсин,
Бу бармак-мандарин.
Ашап кына өлгер син!
Китергәннәр ерактан,
Кышка-язга карамый,
җиләк-җимеш яшелчәне
Бутап әйтү ярамый!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет