Ата-бабалы кеше тамырлы имән



Дата04.07.2016
өлшемі32.66 Kb.
#176483
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класс укытучысы

Валиева Э.М.
Тема: Ата-бабалы кеше – тамырлы имән.

Максат: 1) Балаларга гаилә шаҗәрәсе, гаилә ядкаре, нәсел даны төшенчәләре турында киңрәк мәгълүмат бирү; балаларда үз нәселләренә, гаилә гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: “Гаилә тарихы” альбомнары, плакатлар, гаилә ядкарьләре.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше. (Уку мәсьәләсен кую).

  2. Балалар сез игътибар белән классның бизәлешенә карагыз әле. Хәзер мин сезгә Фәнис Яруллин язган “Тамырлар” дигән шигырьне укып китәм. Сез безнең классыбызның бизәлеше һәм шушы шигырь арасында уртаклык табарсызмы икән? Сезгә тагын бер сорау: шагыйрь безне нәрсә турында кисәтергә тели?

ТАМЫРЛАР

Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары,

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.
Өр-яңадан катламнарны тишеп,

Калкып чыгар алар югарыга.

Аларны тик җылы яңгыр белән

Сугарырга кирәк, сугарырга.


Һәр нәрсәне югалтмыйча саклый

Җир – хәтерле, җир ул – мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.


Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,

Череп китсә әгәр тамырлары? –

Коткаралмас инде ул чагында

Әллә нинди җылы яңгырлар да.



(балалар үз фикерләрен җиткерәләр).

  • Әйе, балалар, Ф.Яруллин безгә үзебезнең тамырларыбыз, ягъни ата-бабаларыбыз турында кызыксынырга кушкан икән. Без ул тамырларны дымландырып торсак кына безнең нәсел агачыбыз корымас.

Без ул тамырларны дымландыра башладык, шулай бит, балалар. Ничек итеп? (Укучыларның җаваплары).

Монда безнең мәктәбебездә эшли торган концепция дә ярдәм итә. Ә без, укучылар, “Мирас вә заман” бердәмлеге концепциясенең “Тарихы барның – киләчәге бар” дигән юнәлеше буенча эшлибез, ягъни үзебезнең тамырларыбызны өйрәнәбез.

Биредә, сезнең һәрберегезнең бик матур итеп эшләнгән альбомнары куелган. Безнең бер укучыбыз әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да җиде бабасын белә. Кем икән ул, укучылар? Әйдәгез үзенә сүз бирик. (укучы сөйли).

Шушы туганлык, нәсел-нәсәб, әти-әни турында безнең татар халкы үзенең нинди мәкальләрендә әйтеп калдырган. Әйдәгез, искә төшерик әле. (Мәкальләр әйтәләр).



  • Ата – беләк, ана – йөрәк.

  • Аналы-аталы – алтын канатлы.

  • Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

  • Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә.

  • Ата – бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

  • Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

  • Нәселленең сүзе өскә чыгар.

  • Тамыр тарткан тарыкмый.

  • Тату туганнар таштан койма койганнар.

  • Токым токымга тарта.

  • Булдырдыгыз, димәк, сезне тамырларыгыз гына түгел, татар халкының үткен теле белән әйтелгән мәкальләр дә кызыксындыра икән.

  • Әйдәгез, шул татар халкының моңлы көйләрен тыңлыйк әле. (Укучылар магнитафон язмасыннан “Ком бураны”, “Каз канаты” һәм бию көйләре тыңлыйлар) .

- Балалар, без бу моңнарны онытырга тиеш түгел. Онытмаска, кадерләп сакларга тиеш әйберләр тагын бар. Алар гаилә ядкарьләре дип аталалар. Ул әйберләр буыннан-буынга күчеп килеп сакланган, гаиләдә изге әйбер итеп саналганнар. Сезнең аларны музейларда күргәнегез бар, кайберләрегезнең әйберләре сандык төбендә дә саклана торгандыр әле. Сезгә күрсәтергә дип мин дә үз гаиләмнең ядкарьләрен алып килдем, әйдәгез әле, укучылар алар турында сез ниләр әйтә аласыз? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Димәк, укучылар, аларны сакларга, буыннан-буынга күчерә барырга кирәк икән.

- Сезнең нәсел даны турында ишеткәнегез бармы? Нинди нәсел ул – данлы нәсел?

- Әйе, укучылар, дөньяга танылган шәхесләр биргән нәсел – ул данлы нәсел. Шулай ук сезнең һәрберегезнең нәселендә тырыш, эшчән, мактауга лаек, нәселне данлый торган кешеләр күп. Сез дә нәселегез данына тап төшермичә, әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермичә, олыларны хөрмәтләп яшәгез. Моның өчен сезгә хәзер тырышып укырга, олыларны, әти-әниләрегезнең сүзен тыңларга, тәртипле булырга кирәк. Шул вакытта гына сездән мактауга лаек кешеләр чыгар.



III. Йомгаклау.

Бүгенге дәресебезне йомгаклап без үзебезгә мондый бурычлар алабыз:



  • ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәтләргә;

  • туган-тумачаны, нәсел-нәсәбеңне, җиде бабаңны белергә;

  • туганнар белән аралашырга.

Дәресебез тәмамланып килә. Әйдәгез, аны инде беренче буын кешеләре, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез җырлаган, сез җырлый торган, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк әле.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет