Бөҗәкләр классы. Бөҗәкләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге



Дата09.07.2016
өлшемі103.32 Kb.
#187785
ДӘРЕС ПЛАНЫ

ТЕМА: Бөҗәкләр классы. Бөҗәкләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

МАКСАТ: Укучыларны бөҗәкләр классы, аларның эчке төзелеше белән таныштыру; буынтыгаяклылар тибына караган классларны чагыштыру; эволюция процессында бу тип эчендә барган үсешне күрсәтү.

УКЫТУ МӘСЬӘЛӘСЕ: Укучыларны буынтыгаяклылар тибына хас билгеләр белән таныштыру; укучыларга бөҗәкләрнең морфологик һәм физиологик тозелешен аңлату.

ҮСТЕРҮ МӘСЬӘЛӘСЕ: Укучыларда бу типка караган бөҗәкләр классы белән кысласыман һәм үрмәкүчсыманнар классын чагыштыру күнекмәләре булдыру; коллекцияләр белән эш күнекмәләре формалаштыру; терминнар белән эш күнекмәләре булдыру.

ТӘРБИЯВИ МӘСЬӘЛӘ: Укучыларда уку әсбапларына, тарату материаллары – коллекцияләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

ДӘРЕС ТИБЫ: Белем күнекмәләрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.

ДӘРЕС МЕТОДЫ: Өлешчә эзләнүле.

ДӘРЕС ФОРМАСЫ: Сөйләм.

ҖИҺАЗЛАР: Рельефлы таблица «Внутреннее строение майского жука», бөҗәкләр коллекциясе, компьютер.
ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. Оештыру моменты

  2. Укучыларның терәк белемнәрен актуальләштерү

Укытучы: Бер мәгълүмат әйтим әле: «Кысла башын бора алмый. Ә аның артыннан барсаң ул мине күрә һәм кача. Бу нигә шулай икән?»

Бәлки түбәндәге таблицаны тутырып бу сорауга җавап табып булыр?



Мин һәрбер партага таблицалар өләштем, хәзер шул таблицаны тутырабыз. (Укучылар таблицаны – кысласыманнар классына кагылышлы өлешен генә тутыралар). Сорауга җавап табабыз.


Билгеләр

Кысласыманнар классы

Үрмәкүчсыманнар классы

Бөҗәкләр классы

Гәүдә төзелеше

2 өлештән тора: башкүкрәк, корсак

2 өлештән тора: башкүкрәк, корсак

3 өлештән тора: баш, күкрәк, корсак

Хәрәкәт органнары

5 пар йөрү аяклары

4 пар йөрү аяклары

3 пар йөрү аяклары, очар өчен бер яки ике пар канатлары бар

Туклану

Үсемлек, хайван корбанының төрлесен ашыйлар

Ерткычлар, паразитлар, үсемлек азык белән тукланалар.

Үсемлек, паразитлык итә кан белән туклана.

Сизү органнары

Бер пар кыска, бер пар озын мыекчалар; чыгып торган күзләр – хәрәкәтчел сабакларда урнашкан (мозаик күрү, күзчекләрдән тора)

Кармавыч – аякларда сизү төкләре бар. Башкүкрәкнең алгы өлешендә өске якта – 8 гади күз урнашкан.

Катлаулы һәм гади күзләр бер пар мыекча.

Бүлеп xsufhe

Бер пар яшел бизләр.

Бер пар Мальпиги көпшәләре.

Мальпиги көпшәләре.

Сулыш алу

Саңаклар

Үпкә капчыклары, трахеялар.

Катлаулы трахеялар системасы.

НС

Йоткылык тирәли нерв боҗрасын һәм корсак ягы нерв чылбырыннан тора.

Кысланыкы кебек.

Кысла һәм үрмәкүчнеке кебек, ләкин баш өлешендә нерв күзәнәкләре туплану нәтиҗәсендә баш мие барлыкка килә.

Кан әйләнеше.

Йомык тугел, йөрәге бар, гемолимфа төссез.

Кысланыкы кебек.

Йомык түгел озынча көпшәсыман йөрәк, гемолимфа – төссез яки саргылт сыеклык.

Яшәү тирәлеге.

Суллы тирәлек.

Коры җирдә.

Һава, җирдә, суда.

Классифика

циясе.

Кысла, дафния, циклоп, краб, кыргаяк

Үрмәкүч, талпаннар, чаян.

Күбәләкләр, парканатлылар, элпәканатлылар, катыканатлылар отряды.


Укучы: Кысланың күзләре хәрәкәтчел сабакчыкларда урнашкан.

Укытучы: Үрмәкүчне олы кешеләр изге хайванга саныйлар. Ни өчен? Бу сорауга да җавапны шушы таблицаны тутырып эзләп табабыз. (Үрмәкүчсыманнар классын тутыралар, слайд күрсәтелә, шушы слайд буенча тутыралар).

Укучы: Үрмәкүчне изге хайван булып саналуы, ул беренче булып эволюция процессында коры җир өслегенә чыккан.

  1. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы: Кыслада буынтыгаяклы, үрмәкүч тә буынтыгаяклы, тагын аяклары буынтыклы булган нинди хайваннар барлыгын беләсез.

Укучы: Күбәләк, таракан, саранча, чикерткә һ.б.

Укытучы: Сез санаган хайваннарны икенче төрле без нәрсә дип йөртәбез әле?

Укучы: Бөҗәкләр дип.

  1. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

Укытучы: Шулай итеп, безнең дәреснең темасы ничек атала?

Укучы: «Бөҗәкләр классы. Аларның тышкы һәм эчке төзелеше.».

Укытучы:

-Укучыларны буынтыгаяклылар тибына хас билгеләр белән таныштыру; укучыларга бөҗәкләрнең морфологик һәм физиологик тозелешен аңлату.

-Укучыларда бу типка караган бөҗәкләр классы белән кысласыман һәм үрмәкүчсыманнар классын чагыштыру күнекмәләре булдыру; коллекцияләр белән эш күнекмәләре формалаштыру; терминнар белән эш күнекмәләре булдыру.


  1. Укучыларның яңа теманы беренчел кабул итүе.

Укытучы: Парта өсләренә карагыз әле. Анда бөҗәкләрнең коллекцияләре урын алган. Шушы коллекцияләргә һәм тактага эленгә таблицаларга мөрәҗәгать итеп бөҗәкләр классына хас билгеләрне таблицага язып бетерергә кирәк. Беренче рәтләр бары тик тышкы төзелешен генә тутыра, икенче рәтләр – бары тик эчке тозелешен генә, ә өченче рәтләр классификациясен ягъни нинди отрядларга буленә һәм нинди бөҗәкләр керә. (Слайд буенча тикшерәләр). Таблицаны тутырып бетердек. Ә хәзер карыйк Инде эволюция процессында болар арасынад нинди алга китешләр күренде.

Укучы: Гәүдә төзелешендә кыслаларда 5 пар аяклар, үрмәкүчтә 4 пар, ә бөҗәкләрдә 3 пар тизрәк йөрү өчен. НС да бөҗәкләрдә баш мие барлыкка килә һ.б.

Терминнар белән эшләү:

  1. Гемолимфа – ул йомык булмаган кан системасына хас сыекчы.

  2. Мальпигп көпшәләре – бүлеп чыгару органы.

    1. Дәрестә өйрәнелгән һәм үзләштерелгән белем күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру (ныгыту)

Укытучы: Буынтыгаяклылар тибы турында күпме информация алынды, белемегезне тикшерү өчен тест эшләп алырбыз. Сезнең парта өсләрендә тестлар тора.

I Вариант

  1. Кысласыманнар классына керә:

а) үрмәкүч

б) елга кысласы

в) дафния

г) күбәләк



  1. Үрмәкүчләр – ерткычлар, аларның ашкайнату процессы бара:

а) ашказанында

б) читтә


в) йоткылыкта

г) эчәклекләрдә



  1. Үрмәкүчләр арасында:

а) ерткычлар гына

б) паразитлар гына

в) үсемлек азык белән тукланучылар гына

г) ерткычлар, паразитлар, үсемлек азык белән тукланучы хайваннар бар.



  1. Бөҗәкләрнең:

а) гади күзләр генә

б) катлаулы күзләр

в) катлаулы һәм гади күзләр


  1. Хитин ул:

а) тыгыз, органик матдәдән торучы япма

б) йомшак япма

в) известьтән торучы япма

II Вариант


  1. Бөҗәкләрнең тәне:

а) ике өлештән

б) дүрт өлештән

в) алты өлештән

г) буынтыклардан тора



  1. Бөҗәкләрнең тәне:

а) өч сегменттан

б) дүрт сегменттан

в) алты сегменттан

г) ике сегменттан тора.



  1. Гемолимфа ул:

а) төссез яки саргылт сыекча

б) Кызыл сыекча

в) йомык булмаган кан системасына хас сыекча


  1. Бөҗәкләрдә очлыклар саны:

а) ике пар

б) өч пар

в) биш пар


  1. Мальпиги көпшәләре:

а) сулыш органы

б) булеп чыгару органы

в) нерв системасының бер органы

г) кан әйләнеше тибы.



(Бер-берсе белән алышып слайд буенча тикшерәләр, һәм билге куялар)

    1. хата ------ «5» ле

  1. хата ------ «4» ле

  2. хата ------ «3» ле

    1. Өй эше

  1. 158 – 166 битләр укырга, эчтәлек 11-12 сорауларга җавап язмача.

  2. Ни өчен май коңгызының исемен шулай атала?


ТЕМА: Кешенең нәселдәнлеген өйрәнү методлары

МАКСАТ: укучыларны кшенең нәселдәнлеген өйрәнүче методлары белән таныштыру, методларны аңлату.

УКЫТУ МӘСЬӘЛӘСЕ: генеологик, игезәкләрне өйрәнү, цитогенетик, биохимик методларына билгеләмә бирү.

ҮСТЕРҮ МӘСЬӘЛӘСЕ: генетик, биохимик мәсьәләләр чишеп кеше нәселдәнлеген өйрәнүче методларны ачыклау.

ТӘРБИЯВИ МӘСЬӘЛӘСЕ: уку җиһазларына карата сакчыл караш тәрбияләү; мөстәкыйльлек.

ДӘРЕС ТИБЫ: яңа белемнәрне үзләштерү

ДӘРЕС МЕТОДЫ: күрсәтмәле-аңлатмалы

ДӘРЕС ФОРМАСЫ: сөйләм, әңгәмә

ҖИҺАЗЛАР: проектор, компьютер, экран.
ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ

  2. УКУЧЫЛАРНЫҢ ТЕРӘК БЕЛЕМНӘРЕН АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ

Төшенчәләрне дөрес итеп урнаштыр

    1. Организмда тышкы тирәлек йогынтысында килеп чыкканфенотиплар төрлелеге модификацион үзгәрүчәнлек дип атала.

    2. Нәселгә бәйле булмаган үзгәрүчәнлек модификацион үзгәрүчәнлек дип атала.

    3. Бәрәңге вегетатив юл белән үрчи. Бу очракта бәрәңгенең һәрбер төбенең генотибы бертөрле була, ләкин бәрәңгеләр бер-берсеннән бүлбеләр саны, үсемлек биеклеге, тармаклануы, формасы белән аерлып торалар. Бу нинди үзгәрүчәнлеккә мисал? Модификацион үзгәрүчәнлек.

    4. Хромосомалар саны үзгәрүдән килеп чыгучы үзгәрүчәнлек. Мутацион үзгәрүчәнлек.

    5. Полиплоидия нинди үзгәрүчәнлек мисалы? Мутацион үзгәрүчәнлек.

    6. Бу үзгәрүчәнлекнең нигезендә организмнарның җенси үрчүе ята, шуның аркасында гаять күп төрле генотиплар барлыкка килә. Сүз нинди үзгәрүчәнлек турында бара? Комбинатив үзгәрүчәнлек.

    7. Аталанганда гаметаларның очраклы кушылуы кайсы үзгәрүчәнлекнең төп чыганагы булып тора? Комбинатив үзгәрүчәнлек.

    8. Хромосома участогының 180о ка борылуы. Мутацион үзгәрүчәнлек.



  1. УКУЧЫЛАРНЫҢ УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕН МОТИВЛАШТЫРУ

Безнең һәрберебезгә күптәннән билгеле бер күренеш бар: сыердан – бозау, сарыктан – бәрән, кешедән – адәм баласы туа. «Бу нигә болай?» дигән сорауга без, бер дә икеләнмичә, моңа нәселдәнлек җаваплы дип аңлатабыз. Барлык кешенең дә гомуми алганда нәселдәнлек информациясе бертөсле: 46 хромосома, ике кул, ике аяк һ.б.

Ә ни өчен бер төсле ике кешене очратып булмый?

Генетика позициясеннән чыгып караганда, бу төрлелекнең сәбәбен аңлау кыен түгел.

Мәсьәлә: Әтисе дә, улы да дальтоник, ә әнисе төсләрне дөрес аера. Бу гаиләдә бала үзенең кимчелеген әтисеннән кабул иткән дип әйтү дөрес булырмы? Ни өчен?



  1. УКУЧЫЛАРНЫҢ ЯҢА МАТЕРИАЛНЫ БЕРЕНЧЕЛ КАБУЛ ИТЕҮЕ

Кешенең нәселдәнлеген өйрәнү шактый кыен. Кешегә карата эксперименталь генетика методларын, әлбәттә, кулланып булмый. Кеше акрын үрчи, һәм ата-ананың балалары чагыштырмача аз санда була. Кеше генетикасында һәм кешеләрнең нәселдән нәселгә килгән авыруларын өйрәнә торган медицина генетикасына нинди методлар кулланыла соң?

Генеологик метод – нәселдәнлек билгеләренең буыннан буынга күчү закончалыкларын нәсел җебе нигезендә өйрәнү.

Бу юл белән кешедәге күп кенә билгеләрнең нәселгә ничек күчүен, шул исәптән нәселдән килә торган авыруларны да ачыкларга мөмкин.



Билгеләр

доминант

рецессив

Бөдрә чәч (гетерозиготалы затларда дулкынлы)

Чәч иртә коелу

Җирән төстә булмаган чәч

Коңгырт кара күз

Сипкел

Кәрлә калу



Полидактилия (артык бармаклар үсү)

Туры чәч
Нормаль

Җирән чәч

Зәңгәр яки соры күз

Сипкел булмау

Нормаль үсү

Бармаклар нормаль санда



Кешедәге кайбер сәләтләрнең үсеше дә (мәсәлән, музыгага, математик фикер йөртүгә һәвәслек һ.б.) нәселдәнлек факторлары белән билгеләнә.

Игезәкләрне өйрәнү методы игезәкләрдәге билгеләрнең үсешен өйрәнүдән гыйбарәт.

Кешедә ике төр игезәк булуы билгеле. Кайбер очракларда бер күкәй күзәнәк түгел, бәлки ике күкәй күзәнәк аталана. Мондый вакытта балалар бер үк җенестән дә ике төрле җенестән дә була алалар һәм бер-берсеннән игезәк булмаган бертуганнар кебек кенә охшыйлар. Ләкин кайбер очракларда бер күкәй күзәнәк ике эмбрионга башлангыч бирә. Бу очракта бер күкәй күзәнәк игезәкләре туа, алар һәрвакыт бер җенест һәм бер-берсенә искиткеч нык охшыйлар.



Цитогенетик метод. Бу методны кулану күпсанлы хромосома авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Алар арасында бигрәк тә еш очрый торганнары: Клейнфельтер, Тернер-Шерешевский синдромнары, Даун синдромы, «бүре авызы», «куян ирене», тумыштан килгән йөрәк авыруы һ.б.

Биохимик метод. Бу метод матдәалмашу авыруларын өйрәнү өчен кулланыла.

Биохимик мәсьәлә: ДНК молекуласының бер участогы бирелгән:

ЦАЦ ТГТ ТАТ ТТЦ ТАЦ

| | | | | | | | | | | | | | |

ГТГ АЦА АТА АТА АТГ

иРНК


тРНК

а/к


Альбинизм барлыкка килсен өчен кайсы участокта мутация булырга тиеш?

Мәсәлән, фенилаланин һәм тирозин аминокислоталары алмашы шактый яхшы өйрәнелгән. Бу кислоталар организмга кирәк микъдарда азыктан алыналар. Тирозин мелонин аксымы тироксин гормоны синтезында катнашып, углекислотага һәм суга таркала.



Альбинизм – кеше тәнендә пигментлар булмау күренеше. Тәннең тире катлавындагы махсус күзәнәкләрдә кеше тәненең төп пигменты – меланин төрле биохимик реакцияләр аша тирозиннан алына. Бу аксым эшләнеп чыксын өчен, меланоцитларда тирозиназа ферманты булырга тиеш. Альбинос кешеләрдә нәкъ менә шушы фермент булмый да инде.

  1. ДӘРЕСТӘ ӨЙРӘНЕЛГӘН БЕЛЕМ, КҮНЕКМӘЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРҮ, СИСТЕМАЛАШТЫРУ

Антропогенетика

КЕШЕ

Генеологик метод биохимик метод цитогенетик метод игезәкләрне өйрәнү


НӘСЕЛДӘНЛЕК

  1. Кешедә полидактилия гены бармакларның нормаль төзелешеннән доминирлык итә. Хатын-кызның кул чугы нормаль, ә ир-атныкы полидактилия ген буенча гетерозиготалы. Күп бармаклы балаларның туу ихтималын билгеләгез.

  2. Сипкелле балалар туу ихтималын билгеләгез. Әгәр хатын-кызның генотибы Аа, ә иренеке аа (А- сипкел булу).

  3. Әтисе дә, әнисе дә нормаль ишетә, аларның чукрак балалары туган. Ата-ана затның генотибын билгеләгез (Нормаль ишетү доминант билге).

  1. ӨЙГӘ ЭШ: 46 эчтәлек, 1-3 сорауларга җавап.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет