Үпкә төзелеше



Дата15.07.2016
өлшемі63 Kb.
#200431
Үпкә төзелеше

Рузалия САФИЕВА,

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең биология укытучысы
Тема. Үпкә төзелеше. Үпкәләрдә һәм тукымаларда газ алмашы. (1 нче слайд)

Максат: сулыш системасы төзелеше, аның матдәләр алмашы белән бәйле функцияләре турында өйрәнүне дәвам иттерү. Сулыш системасы белән кан әйләнеше системасы арасындагы үзара бәйләнешне, әйләнә-тирәлекнең сулыш органнары функцияләренә йогынтысын күрсәтү. Сулышның әһәмиятен ассызыклау.

Җиһазлау: дәреслек, «Сулыш гигиенасы» дигән таблица, мультимедиа.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне актуальләштерү. (2 нче слайд)

1. Сораулар.

• Тереклекнең төп билгеләренә туры килүче нинди теманы өйрәнә башладык? (Сулыш.)

• Сулыш дип нәрсәгә әйтәләр? (Билгеләмә бирелә.) (3 нче слайд)

• Сулыш эволюциясенә нинди мисаллар китерә аласыз?

• Сулыш нинди типларга бүленә? (Тышкы һәм эчке.)

• Сулышның нинди әһәмияте бар? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

• Сулыш органнары. (Билгеләмә бирелә, слайдтан күрсәтелә.) (4 нче слайд)

• Өске сулыш юлларына керүче борын турында сөйләү. (5 нче слайд)



Кызыклы факт. Кеше бер тәүлек эчендә 10 000 л кислород сулый.

• Бугаз төзелеше. (6 нчы слайд)



2. Телдән биологик диктант язу.

Төшеп калган сүзләрне куегыз:

1. Бугазның тар өлешендә ... урнаша. (тавыш ярылары)

2. Кеше сөйләшмәгәндә тавыш ярылары ... (бер-берсеннән ерагаялар).

3. Сөйләшкәндә, җырлаганда тавыш ярылары ... (якынаялар).
4. Кеше тавышының югарылыгы тавыш ярыларының ... бәйле. (озынлыгына)

5. Тавыш ярылары кыскарак булган саен, тавыш ... була. (югарырак)

6. Тавыш ярылары озынрак булган саен, тавыш ... була. (түбән)

7. Тавыш аппаратына ... кире тәэсир итә. (тәмәке тарту, алкоголь куллану)

Калкансыман кимерчәк йотканда өскә күтәрелә, аннары кире үз урынына кайта. Нәтиҗәдә: бугаз өсте кимерчәге азыкның бугазга керү юлын томалый һәм ул үңәчкә таба хәрәкәтләнә. (7 нче слайд)


  • Трахеялар. (8 нче слайд)

  • Бронхлар. (9 нчы слайд)

Кызыклы факт. Керфекчел эпителий кешенең яшәү дәвамында сулыш органнарыннан уртача 5 кг тузанны чистарта.

III. Яңа материалны өйрәнү.

Үпкә төзелеше. (10–11 нче слайдлар) Үпкәләр конуссыман формадагы парлы орган. Ул күкрәк куышлыгында урнашкан. Һәр үпкә үпкә пәрдәсе (плевра) белән капланган. Үпкә пәрдәсе 2 кат ярыдан тора. Берсе – үпкәне, икесе күкрәк куышлыгын каплый. Алар арасында куышлык (плевраль куышлык) бар, бу куышлыкта сулыш хәрәкәтләре вакытында ышкылуны киметә торган сыекча бар.

Кызыклы факт. Бер минутка үпкәләр аша 100 л һава үтә.

Үпкә зур булса да, массасы аз – 1200 г.

Бронхлар үпкәгә керүгә тармакланалар, бронхиолалар барлыкка китерәләр. Аларның очларында үпкә куыкчыклары – альвеолалар урнаша. Альвеола һәм капиллярларның стенкалары бер катлы, бу газ алмашу процессын җиңеләйтә. Альвеоланың эпителий күзәнәкләре сурфактант (элпә) барлыкка китерүче биологик актив матдә бүлеп чыгаралар. Ә ул, үз чиратында, альвеолаларның даими күләмен саклый, ябышырга ирек бирми, үпкәләргә керүче микроорганизмнарны зарарсызландыра. Ә эшкәртелгән сурфактантны фагоцитлар йоталар һәм какырык рәвешендә чыгарып ташланыла.

Кызыклы факт. 700 млн альвеола = 60 – 120 кв м.

Үпкә гигиенасы. Үпкә авырулары вакытында сурфактант бүленеп чыкмаска да, зарарланырга да мөмкин. Альвеолалар йомыла, ябыша, газ алмашында катнашмый. Тәмәке тарту сурфактантның физиологик үзлекләрен боза.

Күзәтү.

Тулысынча сулау өстән сулаудан нәрсә белән аерыла? Бу турыда белү бигрәк тә яз һәм көз кирәк. Дөрес суламаганда, организмга төрле авырулар кузгатучы микроблар, вируслар эләгеп, грипп, салкын тию авырулары барлыкка килергә мөмкин. Бер минутка – 16 мәртәбә сулыш алу – нормаль күренеш.

Бер минутка – 14 мәртәбә сулыш алу – бик яхшы.

14–18 булса, бу кешеләр күп дигәндә сезонга 2 мәртәбә грипп һәм ОРВИ белән авырыйлар.

18 дән күп булса, борчылырга кирәк, үпкәләргә сулаган һаваның яртысы гына керә.

Үпкәләрдә газ алмашы. (12 нче слайд)

Проблемалы сорау. Айрат учак яккан, ниндидер сәбәп белән сүндерергә тели, өрә, ә нишләптер, учак тагын да яхшырак яна. Нишләп алай икән ул? (Сулый торган һавада 21% кислород, 0,03–0,04% углекислый газ бар. Ә сулап чыгара торган һавада 16% кислород, 4–4,5% углекислый газ була, шуңа да учак сүнми, ә януын дәвам итә.)

Дәреслек белән эшләү. (142 нче бит)

Альвеолаларны капиллярлар чолгап алган, үпкәгә үпкә артериясе буйлап кислородка ярлы веноз кан килә, ә үпкә альвеолаларында һава кислородка бай, ә углекислый газга ярлы. Диффузия юлы белән кислород үпкә альвеоласыннан канга омтыла, анда эритроцитларның гемоглобины белән кушыла, кан кызыл төскә керә, оксигемоглобин барлыкка килә. Кандагы углекислый газ үпкә альвеоласына үтеп керә. Веноз каннан капиллярларның юка стенкасы аша углекислый газ белән бергә шулай ук су да үтеп керә һәм пар хәлендә сулап чыгарыла торган һава белән тышка чыга. Үпкә веналары буйлап артериаль кан сул йөрәгалдына керә, аннан сул карынчыкка һәм кан әйләнешенең зур түгәрәгенә эләгә.



Тукымаларда газ алмашы. (13 нче слайд) Кан әйләнешенең зур түгәрәге капиллярларыннан кислород тукымаларга керә, чөнки тукыма сыекчасында кислородның микъдары артериаль кандагыга караганда азрак була. Шуңа күрә кислород диффузия юлы белән бик җиңел тукыма сыекчасына, тукыма күзәнәкләренә үтеп керә, анда оксидлашу процессында катнаша. Ә күзәнәкләрдәге углекислый газ бик җиңел канга күчә. Шул рәвешле артериаль кан веноз канга әверелә. Ә веноз кан кан әйләнешенең зур түгәрәге буйлап уң йөрәгалдына, ә аннан уң карынчыкка, уң карынчыктан үпкәләргә үтеп керә.

IV. Үзләштергән белемнәрне ныгыту.

  1. Үпкә төзелеше, үпкәләрдә һәм тукымаларда газ алмашының ничек баруы искә төшерелә.

2. Тест эшләү.

А1. Сулыш ул – ...

а) кислородның йотылу, углекислый газның аерылып чыгу процессы; ә) органик матдәләрнең энергия аерылып чыгу белән бара торган оксидлашу процессы; б) кислородның йотылу, углекислый газның аерылып чыгу процессы, органик матдәләрнең энергия аерылып чыгу белән бара торган оксидлашу процессы; в) үпкәләрдә газ алмашы.



А2. Газ алмашы ул – ... .

а) кислородның йотылу процессы; ә) углекислый газның аерылып чыгу процессы; б) сулый торган һаваның үпкәләргә керү процессы; в) организм (күзәнәк) һәм тирәлек арасында диффузия юлы белән газлар алмашы процесслары җыелмасы.



А3. Углекислый газ ... барлыкка килә.

а) үпкәләрдә; ә) тән күзәнәкләрендә; б) һава йөрү юлларында; в) эритроцитларда.



А4. Гемоглобин ул – ... .

а) кандагы кызыл төстәге тимерле пигмент; ә) кан күзәнәкләре; б) кислородны күчерүче аксым; в) плазма составына керүче матдә.



А5. Сулыш алганда ... .

а) диафрагма үзгәрми; ә) диафрагма мускуллары йомшара; б) гәүдә һәм корсак стенкасы мускуллары йомшара; в) диафрагма мускуллары һәм кабыргаара мускуллар кыскара.



А6. Сулыш үзәге ... урнашкан:

а) озынча мидә; ә) зур ярымшарлар кабыгында; б) кечкенә мидә; в) арка миендә.

3. Органнар һәм алар башкара торган функцияләрне уклар ярдәмендә тоташтырыгыз:

Орган Башкара торган функциясе

1. Борын куышлыгы а) сулыш хәрәкәтләре ясаганда ышкылуны киметә, үпкәләрнең герметиклыгын тәэмин итә


2. Бугаз ә) һаваны дымландыра, тузанны тотып кала
3. Трахея һәм бронхлар б) аваз ясала, һава үткәрә
4. Үпкәләр в) һаваны үткәрә, һаваны өстәмә рәвештә

тузаннан һәм микроорганизмнардан чистарта

5.Үпкә пәрдәсе г) альвеоло-капилляр мембрана аша газ алмашы
V. Өй эше. (14 нче слайд)

1. Дәреслектәге 139–142 битләрне укырга; 1–2 сорауларга (146 бит) җавап әзерләргә.



2. Сулыш органнарының төзелешен һәм функцияләрен белергә, таблица тутырырга.

Сулыш органнарының исеме

Төзелеше

Функциясе











3. Күзәтү үткәрергә: тик торганда, утырганда, ятканда, йөгергәннән соң 1 минутка сулыш хәрәкәтләренең санын исәпләргә.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет