Фаил Шәфигуллинның «Акмөгез» хикәясенә анализ ясау



Дата16.06.2016
өлшемі61 Kb.
#141113
Фаил Шәфигуллинның «Акмөгез» хикәясенә анализ ясау

Лилия ГАРӘПШИНА,

Казандагы 171 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Матур әдәби әсәрләрне өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру; укучыларның фикерләү сәләтен һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү; үз фикерләрен дәлилләп исбатларга өйрәтү; «Акмөгез» хикәясен укып анализлау аша укучыларда табигатькә сакчыл караш, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәреснең тибы. Әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сайлап уку; Сингапур укыту структурасыннан: Corners, Frayer Model, Mix Pair Share, RAFT.

Җиһазлау: техник чаралар; «Татар балалар әдәбияты». Әкиятләр һәм хикәяләр. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән – 2003 ел.

Дәрес барышы.


Дәрес этабы

Максат

Уку материалының эчтәлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оеш-

тыру



Дәрескә психологик уңай халәт уяту, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү

1. Укучылар, кышкы табигать турында сөйләшеп, сыйныф бүлмәсенә керәләр. Экранда кышкы урман рәсеме (1 нче слайд).

Рәсем турында фикер алышу.

2. Кышкы урманда пошилар рәсеме (2 нче слайд). Фикер алышу


Исәнләшү

Укучылар укытучы, кунаклар белән исәнләшәләр, ян күршеләр, каршы күршеләрне сәламлиләр.

(2 минут)

Акту-аль-

ләш-терү


Өйдә укып килгән хикәянең эчтәлеген искә төшерү нәтиҗәсендә дәрес темасын ачуга ирешү

1. Ату тавышы. (Кабинетта саескан, эт, кан таплары дигән таблица эленә.) Укучылар үз теләкләре белән төркемгә җыелалар. Көтелгән җавап.

1. Мылтык тавышы тирә-юньдәге тынычлыкны бозды. Авыл ягына кайтырга чыккан Тәлгать сискәнеп китте, егыла язды һәм аның күңеленнән хәвефле уй узды.

2. Авыл ягында эт өреп куйды.

3. Урман ешлыгында ялгыз саескан тыпырдады. Табигатьтәге кош-кортлар уянды, шомландылар.

4. Тәлгать кан тапларын күрде, борчылды


1. Ни өчен бу төркемне сайладың?

2. Мылтык тавышы ничек тәэсир итте?



Corners структурасы буенча эшлибез (4 минут)

Укучылар үз теләкләре белән төркемгә җыелалар. Бирелгән сорау турында фикер алышалар, ни өчен бу төркемгә җыелуларын әйтәләр.




Хикәя-гә анализ ясау

Төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү

Карточкаларда бирем язылган: Тәлгать турында фикерләрегез; поши халәте турында фикерләрегез; ак киемле кеше турында фикерләрегез


Төркемдәге 3 нче укучы 1 нче конвертны ача

Frayer Model структурасы буенча эшлибез (6 минут). Төркемнәрдә эш. 1 нче укучы кәгазьне бөкли, 2 нче укучы фикерләрне язып бара һәм һәр төркемдәге «3» ле саны белән билгеләнгән укучы җавапны укый




Мөстәкыйль эзләнергә һәм әдәби әсәрдән кирәкле информацияне таба белергә өйрәтү

Көтелгән җавап: (343 нче бит, 4 нче кызыл юл)

Укучылар, ә табигать бу вакыйгаларны ничек кабул итә? Табигатьтәге үзгәрешләрне хикәядән табып укыгыз (343 нче бит, 4 нче кызыл юл)

Һәр укучы әдәби әсәр белән эшли, эзләнә, беренче кул күтәргән укучының җавабы тыңлана (2 минут)




Укучыларның игътибарлылыгы, бер-берсен тыңлый белү сәләтен ачу, төрле структурадагы сораулар бирүгә юнәлтү

Конверт эчендә яшел бризент бияләй. Тәлгать аны таный. Ул авылдашы, балта остасы Галимулла агайныкы иде. Тәлгать көзен Галимулла агайның мәктәп мастерскоена такта төшергәнен, шунда үзенең бу бияләйне киеп караганын исенә төшерә

«4» нче санлы укучы 2 нче конвертны ача.

Бияләй белән бәйле нинди сораулар туды?




Һәр укучы үз фикерен әйтә (7 минут)




Бер-берсеннән күбрәк информация җыю, сөйләм телен үстерү

Салмак музыка яңгырый. Экранда урман рәсеме һәм Рәхәт, җылы... Аз гына, бик аз гына утырып торырга кирәк...

дигән сүзләр чыга




Тәлгатьнең эчке һәм тышкы халәте турында фикер йөртәбез

Mix Pair Share структурасы буенча эшлибез (3 минут)

Укучылар музыка астында үзләренә пар эзләп табалар, озынрак чәчле укучы сорау бирә, икенчесе тыңлый; аннары икенчесе җавап бирә, буй буенча тигез булган парлар сайлана, карарак чәчле укучы беренче булып җавап бирә. Көтелгән җавап: (Эчке халәте: аңа рәхәт, җылы; тышкы халәте: чаңгылар авырайды, авызы кибә, ятасы килә, хәле юк.)






Уйлау эшчәнлеген арттыру, актуальләштерү нәтиҗәсендә дәреснең темасын ачуга ирешү

Экранда «Яхшылыкка –яхшылык» дигән татар халык мәкале чыга


Бу мәкальнең әсәр белән бәйләнеше бармы?

Ә син бу батырлыкны эшли алыр идеңме?



Тәлгатьнең пошига, ә пошиның Тәлгатькә ярдәме турында сөйләшү. Тәлгатьнең зур батырлык эшләвен ачу. (3 минут)

Йом-гак-

лау





1) Хикәягә туры килгән мәкальләрне сайлап алып ватман битенә ябыштыру сорала.

2) Тәлгать һәм Галимулла агай образларына туры килгән сүзләрне аерып алып, төсләрне үзләре сайлап, чәчәк таҗына ябыштыралар



(Уңай һәм тискәре образларны төс белән ачу).

3) Хикәя белән танышканнан соң туган фикерләрем (телдән җавап)



Һәр төркемнең 2 нче сан белән билгеләнгән укучылары 3 нче карточкаларны ача

RAFT структурасы (16 минут) (проект эше)

Һәр төркемнең 1 нче сан белән билгеләнгән укучылары такта янына чыгып үз төркеменең проектын яклый







Өйрәнелгән материалның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү




Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?


Фаил Шафигуллинның «Акмөгез» хикәясенә анализ ясауны, табигать һәм кеше арасындагы проблемаларны яктыртуны әйтәләр, искәртәләр.(2 минут)

Өй эше







Тәлгатькә хат языгыз





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет