Габдерәхим Госман улыУтыз Имәни 1754 елда элеккеге Казан губернасы, Чистай өязе Утыз Имән(бу авылның икенче исеме Яңа Кади) авылында туган



Дата02.07.2016
өлшемі100.18 Kb.
#172587
Габдерәхим Госман улыУтыз Имәни 1754 елда элеккеге Казан губернасы, Чистай өязе Утыз Имән(бу авылның икенче исеме Яңа Кади) авылында туган. Габдерәхимнең атасы Госман Сәрмәки улы элекке Бөгелмә өязе Тимәш авылы крестҗяны булган. Габдерәхим туганчы ук атасы үлгән һәм анасы үзенең туган йортына, Утыз Имән авылына кайтырга мәҗбүр булган. Озак та үтми анасы үлеп, Габдерәхим бөтенләйгә ятим калган. Авыр шартларда җиңгәсе кулында тәрбияләнгән, уку яшенә җиткәч, шул авылдагы Вилдан мулла мәдрәсәсенә укырга кергән һәм бик фәкыйрьлектә укыган. Аннан Оренбург Каргаласына һәм Бохарага да барып укыган.

1788 – 1798 елларда Утыз Имәни гаиләсе белән Урта Азия, Әфганстан, Иран якларында яши: укый, эшди, күп галимнәр, күренекле галимнәр белән аралаша.

Чит җирләрдә ун еллап гомерен уздыргач, ул туган якларына әйләнеп кайта. Исләй, Сарабиккол, Куакбаш, Тимәш һ.б. авылларда укыту, тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Аның күп санлы шәкертләре булуы мәгълүм.

Утыз Имәни үз дәверенң гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек телләрен камил белә. Русча да аңлаша. Аерым хезмәтләрен һәм шигъри юлларын гарәп, фарсы телләрендә яза.

Утыз Имәни туры һәм тапкыр сүзле, көчле характерлы шәхес булган. “Габдерәхим хәзрәт күп сөйләргә гаять тә сәләтле улып, кулындагы чукмары (монда таягы мәгънәсендә. – Х.М.) вә агызында чукмарыннан да куәтле теле улып, нә дөнья вә нә дин тугрысында бәхәс иткәндә җиңелеп калмамыштыр”, - ди аның турында Риза Фәхретдин. Габдерәхим хәзрәт Ислам диненең сафлыгы өчен көрәшүчеләр хәрәкәтенең башлыгы була. Феодаль-колониаль изүгә, чукындыруга каршы юнәлтелгән бу хәрәкәтне халыкта “Утыз Имәни мәсләге” дип тә йөртәләр. Габдерәхим хәзрәт тормыш авырлыкларына һәм гаилә мәшәкатьләренә, дошманнарының яла-тәнкыйтьләренә карамыйча, мал-байлыкка кызыкмыйча тормыш юлыннан горур рәвештә атлый, төрле тармакларда армый-талмый эшли. Мөгаен, шуңа күрәдер дә ул халык күңелендә туры сүзле, мөхтәрәм “Габдерәхим хәзрәт” буларак керп кала.

Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби мирасы шактый бай һәм катлаулы. Аның күп төрле гыльми , әдәби, тарихи һәм дини темаларга язган әсәрләре булуы мәгълүм. Ләкин аларның әле шактый өлеше әле табылмагангна күрә, Утыз Имәнинең иҗат күләмен күзалга китерүе дә авыр.

Утыз Имәнинең мирасында төп урынны әдәби әсәрләр алып тора. Аның зур күләмләе поэмалары түбәндәгеләр: “Гаварифез-заман” (“Заманның укымышлылары”), “Мөһимәттез-заман”(“Заманның мөһим хәлләре”), “Бурыч – дуслыкны кисү кайчысы...”һ.б. Болардан тыш күп санлы мәдхия-мәрсияләре, шигъри хикәятьләре, мөнәҗәтләре бар.

Утыз Имәни әдәби әсәрләрендә дә мөгаллим, укытучы булып кала. Аның иҗатында акыл, үгет-нәсыйхәт бирү, киңәш итү өстенлек итә. Хис-кичерешлдәр фикри якка буйсынулы.

Шагыйрь үз иҗатында төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсьәләләренә юнәлтә. “Гаварифез-заман” поэмасы, мәсәлән, тулысы белән шул мәсьләләрне яктыртуга багышланган. Ул белемле, укымышлы кешеләрне мактый, наданнарны тәнкыйтьли. Күп төрле чаралар һәм сурәтләр ярдәмендә гыйлем, белем төшенчәләренең эчтәлеген, аларның кеше, тормыш өчен әһәмиятле булуларын гәүдәләндерә. Башка күп кенә әсәрләредә дә шушы ук фикер алга сөрелә. Ике дөньяның яктылыгы, дөреслекне тану гыйлемдә генә, һәр эшнең башында галим кеше булрга тиеш, чөнки галим кеше халыкның фикерен ача, яшерен эшләрне ачуга юл күрсәтә. Аны дөньяда да хөрмәт итәләр, үлгәч тә, мәңге яши, ди. Ә надан кеше исән вакытта да үлек. Дөньда яшисең килсә, эчеңне, тышыңны белем белән бизәклә. Наданлыгыңны тану үзе галимлек.

Иң элек булды гыйлем, соңыннан – эш,

Бик түбән булды гыйлемсез кылган эш.

Бәйләсәң эшкә гыйлемне – үлмәссең,

Хак юлыннан читкә барып кермәссең.

Килсә дә үлем, галим үлми һаман,

Үлеме килгәнче үк үлә надан.

Бел наданнар төркемен үлек дип,

Үлсә галим бел аны терек дип.

Син гыйлем тупла, наданлыктан уян,

Ахирәт көнне надан – эттән яман.
Утыз Имәни җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне, явызлыкны бетерү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен дуска да, дошманга да уңай мөнәәсбәт күрсәтергә өнди. “Фасыл, дусты садикъ кадрен белмәк кирәк” исемле шигырендә, дошманны җиңү өчен, оста аучыдан үрнәк алырга киңәш бирә. Оста аучы, орлык сибеп, вәхши кошларны кулга төшергәне кебек, дошманыңны йомшаклык белән, хөрмәт белән кулга төшер, ди ул.

Шагыйрь иҗатында үз дәвернең күп кенә күренешләре, детальләре гәүдәләнеш тапкан. “Горебнамә” поэмасын ул тоткынлыкта яза. Әсәрдә шагыйрьнең зиндандагы авыр рухи халәте, азат, ирекле чакларын сагыну хисләре шактый тулы яктыртыла. Иҗатында тормыш чынбарлыгы белән бәйләнеше аеручыа мәрсияләрендә ачык күренә. Аларда гади татар хатыны гадәти шартларда һәм мөнәсәбәтләрдә сөеп, хөрмәт белән тасвирлана.

Утыз Имәни әсәрләрендә кыска җөмләләр, тапкыр фразалар, оста афоризмнар, матур һәм уңышлы тасвирлар, чагыштырулар, күренешләр еш очрый. Ул үзенең якын күргән кешеләренә карата сурәтләү чаралары итеп энҗе, мәрҗән, гәүһәр, гөл, чәчәк, йөрәк, күз, нур, миң, йолдыз һәм башка шундый матур сүзләр сайлаган. Ә инде тискәре типларга карата: залим, кабахәт, угры, аҗдаха, кыр бүресе, ата арслан, чаян, елан, эт, каты таш, эссе чүл, ачы җимеш бирә торган агач һ.б. шундый чагыштыру чаралары кулланган. Сурәтләү чарасы итеп күп кенә антитезалардан файдалана.

Тематикасының төрлелеге, идея позициясенең каршылыклы булуы белән, әсәрләрендә дидактика һәм реализм алымнарының бергә аралашуы белән Утыз Имәни урта гасырчылыктан яңа гасырга күчү шагыйре булып күз алдына килә. Метонимия. Грекча метонимия исемне үзгәртү мәгънәсен бирә. Ачыграк күз алдына китерү өчен аны да метафора янәшәсендә карау хәерле булыр кебек күренә. Метафорада предмет тулысынча икенче күренеш белән алыштырыла. Метонимия булганда да сүз туры мәгънәсендә кулланылмый. Ләкин шулай да бөтенләй бәйләнешсез сүз белән белдерелми. Сүзнең туры мәгънәсе белән метонимия арасында кайсыдыр яктан өлешчә бәйләнеш яши. Димәк метафорада күчерелмәлек киңрәк, метонимиядә таррак була икән. Метонимия үзенең туры мәгънәсе беләнкайсы яктан булса да мотлак рәвештә бәйләнеп килә.Тик җөмләдә туры мәгънәле сүз, ягъни сөйләм объекты үзе күренми. Без аны күңелдә генә күз алдына китерәбез. Җөмләдә исә аның белән бәйләзнешле икенче сүз генә урын ала. Күренешне туры мәгънәсендәге сүз белән белдермичә, ул күренеш белән кайсыдыр яктан бәйләнешле икенче сүз ярдәмендә бәян итү метонимик сурәтне барлыкка китерә, икенче төрле әйткәндә, туры мәгънәле сүзне алыштырып килгән, аның белән өлешчә бәйләнешле сүз метонимия була.

Туры мәгънәдәге сүз төшеп калу нәтиҗәсендә метонимия фикерне җыйнак, азрак сүз белән аңлатырга мөмкинлек бирә. Бу хасияте белән ул иң элек җанлы сөйләмдә туган. Сөйләү объектына, сурәтләү предметына метонимия гаҗәп күп яклары белән килеп тоташа. Мәсәлән, “бер тәлинкә ашадым”, диләр. Монда сүз тәлинкәнең үзен түгел, бәлки шуңа салынган нигъмәтне ашау турында бара. Димәк, биредә савыт белән, шул савытка салынган ризык арасында бәйләнеш бар. Ашамлык урынына савыт кына әйтелгәнлектән, “тәлинкә” метонимия була. “Аның каләме үткен”, дибез. Бу очракта әдәби иҗат осталыгы белән шул иҗатны, әсәрләрне яза торган эш коралы – каләм арасындагы бәйләнеш күздә тотыла. Эш коралының үтекенлеге белән иҗатының камиллеген аңлата.

Шушы хасияте белән метонимия фольклорга үтеп кергән. “Бас, бас, кара каш”; “Башыңа төшсә, башмакчы булырсың”; “Йөргән аяк мал табар”; “Карама беләккә, кара йөрәккә”;. Кара каш үзе генә баса алмый. Кара кашлы кыз гына баса ала. Бу мисалларда гәүдәнең бер өлеше (кара каш, баш, йөргән аяк, беләк, йөрәк) аркылы тулаем кеше сурәтләнә, ягъни кисәк белән бөтен арасындагы бәөләнеш төсмерләнә. Метонимияләрнең күбесе әнә шул юл белән кисәк ярдәмендә бөтенне белдерү рәвешендә ясалган. Язма әдәбиятта да метонимияләр, нигездә, шундыйрак принцип буенча ясалалар. Монда да кисәк белән бөтен арасындагы бәйләнешкә корылган сурәтләр хәтсез урын ала.

“Яшермичә генә әйткәндә, аның теге чокырлы битне күрәсе килә иде”. (Ф.Хөсни)

“Чокырлы бит” дигәннән яшь кыз аңлашыла.

Мин Тукайны укыйм –

Салкыннарда

Туңа-туңа язган хатларын...

Гасыр башындагы капиталның

Ярсып котырынган чаклары...

(М.Әгъләмов)

Чынлыкта әдәби әсәр, хатлар укыла. Әсәр үзе биредә шуны язган автор исеме белән алыштырылган.

Кынысында кылычы бар

Ир тартыла тургайга.

Тартылмаска уйлап торган



Ил тартыла тургайга.

(Р.Мингалим)

Тургай сайравы үзенә бөтен илне, ягъни шул илдә яшәүче барча инсаннарны җәлеп итә, ди шагыйрь.
Синекдоха. Синекдоханы (грекча synekdoche) метонимиянең бер тармагы, кисәге рәвешендә күз алдына китерергә була. Чөнки монда күчерелмәлелек таррак даирәдә бара. Күплек урынына берлек, бөтен урынына кисәкне яки, киресенчә, берлек урынына бөтенне куллануга синекдоха диләр. Ягъни күчерелмәлелек бөтен белән кисәк, берлек белән күплек кысасыннан читкә чыкмый. Бөтен урынына кисәк куллану ноктасында метонимия белән синекдоха берләшеп китәләр.

“Надан булса да атасы урынына мөдәррис булып, угылы шәкертләрне атасыннан калган хәер-дога берлә юатып, бәддога берлә куркытып, берничә еллар торды; соң ул хәер дога вә бәддога кошлары да картайды; шәкерт таралды”. (З.Һади) Аерым бер шәкерт кенә таралмый. Таралу өчен кешеләрнең күп булуы шарт. Монда, күрәсез, “шәкерт” сүзе күплек урынына берлектә килгән. Әнә шул ягы белән ул синкдоха була.

Мәкальләрдән бер-ике мисал: “Ата баласы хатасыз булмас”. “Ат кешнәшеп, адәм сөйләшеп таныша”. Танышу өчен атның, кешеләрнең кимендә икәү булуы кирәк. Биредә исә ул сүзләр, берлек санда килеп, синекдоха хасил иткәннәр.

Берлек урынына күплек куллануны халык иҗатында да, язма әдәбиятта да күрергә мөмкин:

Уфаларга баруларым

Гөлсирин өчен генә.

Януларым-көюләрем

Гел синең өчен генә.

(Халык җыры)

Ни җаннарың белән алып чыктың аны? – дип черелдәде проводник хатын, зур күкрәкләрен атындырып”. (А.Гыйләҗев)

“Уфа”, “җан” сүзе күплек санда килгән.

Зәңгәр чишмәләргә улак куйдым,

Мөлдер-мөлдер генә лә тулсын дип;

Сезләр чакыргачтын, безләр килдек,

Сезнең күңелкәйләр булсын дип.

(Халык җыры)

“Сез”, “без” болай да күплек сандагы алмашлыклар. Җырда, шуның өстенә, әле тагын күплек кушымчасы да өстәлгән.


Утыз Имәни әсәрләрендә кулланган метонимияләр:

“Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр”

  1. Аңлату шул: дөньяны син ташлыйсың,

Гыйлем алып, тугъры юлдан атлыйсың.

Дөньяны ташлау – дөньядагы эшләрне ташлау, калдыру, дигән мәгънәдә бирелгән. Кисәк белән бөтенне белдерү юлы белән метонимия ясалган.

  1. Шуның белән сүзләрем булды тәмам,

Калтырау алды кулым, сынды каләм.

Язуны туктату мәгънәсен бирә. Бу очракта әсәрне язу барышы белән эш коралы арасындагы бәйләнеш күздә тотыла.

  1. Тидермә һичберәүгә син ачы тел,

Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.

Бер әйберне баян итү аркылы икенчесен белдерү. Тел белән сүзнең бәйләнеше.

4) Кем гыйлемле, атланыр ул дөньяга,

Төшсә аннан, атланыр нәфсе аңа.

5)Берәү килеп сөйләсә бер әләк сүз,

Син андый бәндәдәң дуслык җебен өз.

Дуслык элемтәләре белән җеп арасындагы бәйләнеш.

“Хатыны Хәмидәгә мәрсия”дән:
6) Башыма күп бәла килсә,

Дус ишләрем күңел өзсә,

Шул чакта да күңел өзмәс,

Тугъры дустан аерылдым.

Күңел өзү”, “башыма бәла килү” дип өлеш аркылы бөтенне белдереп метонимия барлыкка китергән. Шулай ук “Сабыр итү турында”дигән шигырендә автор бәланы “өскә килү” дип тә бирә:

7)Күтәр син өстеңә килгән бәлане,

Чыда беркемгә дә фаш итмә аны.

“Кыенлыктан соң шатлык килүе турында”:

8) Вакыты җиткәч, кушып язмыш, котылды,



Мисыр иле аның хөкмендә булды.

Мисыр иле дигәндә өлеш аша бөтенне белдерү күренешен күзәттем.
“Киңәш”:

9) Табылыр һәрчак аны яклаучылар,



Түгелер сүзең, гүя терек сулар.
10) Кадрең җуйма, кач син андый кешедән,

Үзеннән һәм күзеннән һәм эшеннән.


“Гавариф-эз-заман”. Баштан үткәннәрне сөйләүче бүлек.

11) Лаек җаннар ишетсен моны барда,

Кичердем күп кыенлык мин җиһанда.
12) Мөселман илләренә илтте юллар,

Төшеп калды кулымнан күпме еллар.
13) Чумып диңгезгә күп, күп энҗеләр алдым,

Гамәл өчен барысын күңелгә салдым.


14) Ничә төрле хәтәрләр килде башка,

Качып китеп, сыгындым тауга-ташка.


15) Начар дуслар кулыннан җафа чиктем,

Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.


16) Бәхәсләр мәҗлесенә еш юлыктым,

Бәхәсләшеп отылдым яки оттым.


“Мөһиммәт эз-заман”. Гомер итү турында бүлек.

17)Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,

Берәү бай иде, - бөлде, калды буш кул.

Утыз Имәни әсәрләрендә кулланган синекдохалар:

“Хатыны Хәмидәгә мәрсия”дән:

1) Башыма күп бәла килсә,

Дус-иләрем күңел өзсә,

Шул чакта да күңел өзмәс,

Тугъры дустан аерылдым.

“Киңәш”:

2)Кадрең җуйма, кач син андый кешедән,

Үзеннән һәм күзеннән һәм эшеннән.

“Гавариф-эз-заман”. Баштан үткәннәрне сөйләүче бүлек.

3)Начар дуслар кулыннан җафа чиктем,



Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.

“Мөһиммәт эз-заман”. Гомер итү турында бүлек.

4) Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,

Берәү бай иде, - бөлде, калды буш кул.
Сүз кешенең бары бер күзе һәм бер кулы турында гына бармый.


Нәтиҗә.

Йомгаклап шуны әйтергә була: мин Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗатының аерым әсәрләрен карап үткәннән соң(Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр”, “Хатыны Хәмидәгә мәрсия”, “Кыенлыктан соң шатлык килүе турында”, “Киңәш”, “Гавариф-эз-заман”(Баштан үткәннәрне сөйләүче бүлек), “Мөһиммәт эз-заман”( Гомер итү турында бүлек), Утыз Имәни иҗатында метонимия һәм синекдохалар артык күп кулланылмаган дигән нәтиҗәгә килдем. Метонимияләргә караганда синекдохаларны азрак таптым. Кайбер метонимия чарасы белән ясалган сүзтезмәләр хәзерге татар телендә кулланылмый. М-н, “дөньяны син ташлыйсың”, “күңел өзсә”, “өстеңә килгән бәлане”.



Кулланылган әдәбият:

  1. Борынгы татар әдәбияты. Татарстан китап нәшрияты, Казан,1963.

  2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.

  3. Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956.

  4. Мәхмүтов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге\I – II т. – Казан: Иман, 1993.

  5. Татар әдәбиятыннан хрестоматия: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен/ Төзүчеләре Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 1995.

  6. Агыла да болыт агыла: Татар һәм рус мәктәпләренең 6 – 7 сыйныфларында укучылар өчен өстәмә әдәбият./ Төзәчесе З.М.Гыйниятдинова. – Казан: Мәгариф, 1993.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет