Кояш җилләре. (Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)



бет1/17
Дата04.07.2016
өлшемі1.39 Mb.
#176676
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17
Алсу Нәҗми

Кояш җилләре.


(Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре)

2010
Кем син, Кеше туган!? Исмәгыйль улымы син? Исхак кызымы? Кем генә булсаң да , Бөек Акыл яратылышы . Кемгә генә , ничек кенә табынсаң да , бер үк Ходайның яратып, яратылу өчен иңдергән баласы. Синең кебек үк Җир йөзе дә яктылык , сөю һәм кояш җилләрендә яши.




ХИКМӘТле язучы.


...Шигырьләрен яратып, бер тында укып чыксам да, Алсу Нәҗминең иҗади егәре, потенциалы проза жанрында зуррак түгелме икән дигән сорау туды күңелдә. Шигырь язучылар күп бездә, бигрәк тә хатын-кызлар арасында. Ә менә чәчмә әсәрләргә тотынырга барысы да җөрьәт итми. Гомумән алганда, бүгенге көндә татар прозасы мавыктыргыч әсәрләргә кытлык кичерә дип саныйм. Булганнарының да күпчелеге ниндидер сәер дөньялар, эчкечелек, фахишәлек, ямьсезлек турында. Берзаман актуаль тоелсалар да, туйдыра андый хикәя, повесть, романнар. Әйтерсең, әйләнә-тирәбездә матурлык бөтенләй дә юк.

Ә менә Алсу Нәҗми матурлыкны күрә һәм, иң мөһиме, күрсәтә белгән дигән нәтиҗәгә килдем. Тагын шул ук сүзне кабатлыйм: авторның хикәя һәм повестьлары да миңа ХИКМӘТләрне искә төшерде. Шул уңайдан, алдан ук әйтеп куярга кирәк таптым (авторга киңәш характерында): әсәрләрнең жанрын билгеләү мәсьәләсендә яхшылап уйларга иде. Чөнки мин укып чыккан әсәрләрне аерым берләрен гади генә хикәя яки повесть кына дип атап булмый. Араларында нәсергә охшаганнары да бар, очерк язмасын хәтерләткәннәре дә шактый, инде шул ук хикмәт, хикәят дип әйтерлекләре дә очрый. Шул нисбәттән, Алсу Нәҗминең яңалыгы да күзгә чалына.

“Казан” хикәясенә автор үз фикерләрен белдерү өчен кечкенә (әмма төш кенә) деталь керткән. Биредә сүз Актаныш якларында яшәүче Рәшит бабайның казаны хакындагы серне ачу вакыйгасы турында бара. Картлар белән бергә Казан автовокзалында утырган “мин” әнә шул серне ачу өчен геройларының туган якларына юл тота. Юлда барганда ана белән кызны үз машинасына утырткан, юлда калдырмыйча өенә алып кайткан Сәлим гаиләсенең ихласлыгына, изгелегенә шаккатасың. Ә инде Рәшит бабайның гаиләсе һәм әйләнә-тирәсе – үзе бер искиткеч дөнья. Автор геройларының характерын, портретын, мохитын шул дәрәҗәдә ышандырырлык итеп тасвирлый ки, укучы да бер мәлгә әнә шул дөньяда яшәргә тели башлый. Казанга килгәндә исә, аның ерак гасырлардан бу гаиләнең буыннан-буынга килгән мирас икәнлеге ачыклана. Әнә шул мирас Рәшит бабайга буыннар, нәсел-нәсебе, шәҗәрәсе хакында онытмаска мөмкинлек бирә. Казан әле бабайның балаларына, оныкларына да тапшырылачак. Бу исә тагын да глобаль нәтиҗәгә китерә: мондый гаиләләр булганда милләтебез яшиячәк, шушы җирдә, шушы туфракта яшәүчеләр туган якларының кадерен беләчәк, халкы белән горурланачак. Шул рәвешле, Рәшит бабайның казаны турындагы хикәятен әсәрнең метафора-вакыйгасы дип әйтә алабыз.

Авторның проза әсәрләре арасында да үгет-нәсыйхәт, яхшылыкка, матурлыкка өндәгәннәре шактый. “Көлчә” хикәясендә сүз һәркемнең дөньяда изгелек кылып яшәргә тиешлеге хакында бара. Әйләнә-тирәңдәгеләрне (бигрәк тә балаларны) шушы гади генә көлчә камырыннан ясалган ризыктан мәхрүм итсәң дә, нәтиҗәсе, җәзасы сиңа кире әйләнеп кайтачак. “Кешеләр! Ходай бәндәләре! Бар нәрсә дә кире әйләнеп кайта. Уйламагыз бүгенге көн турында. Рәнҗетмәгез фәрештәгә тиңнәрне!” дип искәртә автор. Кылган гамәлләрең өчен җәза алу мотивы “Үч” хикәясендә дә кызыл җеп булып күтәрелә. Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга булган мөнәсәбәтне сурәтләгән “Айзирәк” кебек хикәяләрне мин мәктәп программасына ук кертер идем. Алсу Нәҗминең мәхәббәт прозасы да үзенчәлекле. Алдан әйткәнебезчә, мәхәббәт, бигрәк тә аның нәтиҗәсе төрле була шул. “Баласын җуйган болан”, “Укытучым” , “Нигә?” кебек хикәяләрдәге мәхәббәт корбаннары өчен борчылырга мәҗбүр булсаң, “Чәчәкче кыз”, “Урман сере” әсәрләре геройлары өчен шатланып утырасың, алар кичергән бәхетле мизгелләрне үзеңнең дә сынап-татып карыйсың килә башлый. “Йолдызлар балкышы” повестын исә Алсу Нәҗминең иҗат үре дип тә санарга буладыр. Бу әсәрне укып чыккач та, айный алмадым. Андагы матурлыктан, ихласлыктан. Менә ич нинди дөньялар да бар сурәтләү өчен дип уйлап куйдым, ә без һаман эчкечелек, авылларның бетүе турында язабыз! Болай да пычрак дөньябызны, яшәешебезне әдәби әсәрләр аша да ямьсезләндерәбез. Гадәттә, миндә (башкаларга да шул ук хас дип уйлыйм) теге яки бу әсәрне укып чыккач канәгатьсезлек туа: автор нигә әсәрен нәкъ менә шунда тәмамлады икән, геройларның язмышы ничек булып бетте икән, бәхетле булганнармы алар, юкмы? Соңгы әсәрне укыгач, андый хис бөтенләй калмады. Озак кына бәхеткә сусап, үз язмышларын соңлап кына бәйләгән Заир белән Мәрҗәнә өчен күңел тыныч, алар, һичшиксез, бәхетле булачак!

...Әлеге язмада мин “тормыш”, “яшәеш”, “бәхет”, “изгелек” кебек төшенчәләрне еш кабатладым. Алсу Нәҗми әсәрләрендә сүз нәкъ менә шулар турында бара. Хөрмәтле укучым! Рәхәтләнеп сезне дә аның дөньясына, Алсу Нәҗми дөньясына чакырам. Үкенмәссез!
Радик Сабиров

филология фәннәре кандидаты,

Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллиме

Кояш җилләре.
Тормыш ничек барлыкка килгән диеп дөнья галимнәре баш ваталар. Кайберләре уттан, диләр. Судан диючеләр дә бар. Ә менә безнең олы яшьләрдәге башына кырау суккан җылы якты йөзле биология укытучыбыз:

-Чәчәкләрем минем, тудыручыбыз - кояш җиле. Без гомер буе үзебездә кояшның электромагнит дулкыннарын тоеп яшибез. Бу нурлар яктылык һәм балкыш белән тукландырып кына калмыйча бездә тормыш уята. Өнебездә булсынмы, төшебездәме аның назы һәм җылысыннан башка хиссез дөньяда итеп тояр идек үзебезне.

Кыр тычканнарының чиелдашуыннан Бәләбәй таулары буенда боргаланып аккан Ык елгасы ярында йокысыннан уянып киткән Гөлсинай үзендә таулар ягыннан искән коры җилләрнең иркәләп искәнен тойды. Агачлар шәүләсе һәм тау битләрендәге ташлар аша нечкә агым булып яктылык нурлары төшә иде.

Яктылыкның нечкә агымы онытыла башлаган укытучысын искә төшерделәр дә инде.

Менә бер атна инде алар – дүртәүләп монда күкләргә күтәрелгән тау һәм саф сулы елга буенда ял итеп яталар. Ул үзенең Насыйры, ә җан дусты Фатыйма исә Таир белән.

Көннәрен алар икегә бүленеп җирле табигатькә сокланып үсемлекләр дөньясын, туфракны өйрәнәләр. Бу җирләр сафлык белән сугарылганнар.

Кичен учак яктысында утырганда Насыйр:

-Бу җирләр 300- 500 елдан нинди булырлар икән?- диде.

-Син бит геология галиме. Җиребезнең якын киләчәктә нинди буласын син дә белмәгәч, тагын кем белер икән?

-Сездән артык белмим мин бу турыда...

-Бездән артык?- Гөлсинайның күзләре зур булып ачылды.

-Әйе, кадерлем, Җирнең һәм кешелекнең киләчәге без галимнәрдән тормый.

-Ә кемнән тора соң?- дип сорады Фатыйма.

-Миңа калса, журналистлардан тора. Алар галимнәр ярдәме белән Җирне яхшы якка үзгәртергә сәләтле кешеләр.

-Хатын - кызлардан башкамы?

-Юк, алардан башка берничек тә булмый.

-Нишләп әле күплек санда?- дип Гөлсинай хәйләкәр елмаюлы карашын Насыйрга ташлады.

-Хөрмәтле хатын- кызлар! Сезгәме соң бу турыда белмәскә? Ирләр арыслан йөрәкле хатын- кызлардан башка бер нәрсә дә эшли алмыйлар бит алар.

- Ә нишләп арыслан йөрәкле?

-Борынгы кулъязмаларга нигезләнсәң, хатын-кыз күрәзәче арыслан Сфинкстан яралган , имеш.

Бу сүзләрне күзаллап утырган Фатыйма:

-Ә мин тагын уйлаган булам. Ни өчен бездән ир- ат халкы курка икән, дим.

-Сезнең миегездә Сфинкс рухы яши. Бу исә йоклаган вулкан Визуяны хәтерләтә. Әгәр дә ул вулкан уянса, бу безгә аз тоелмас.

Гөлсинай:

-Кешелек үсешенең тарихын, вакытларын бушка уздырмас мәгърифәтчеләрнең катлаулы иҗади хезмәтләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

-Алар кояш нурлары кебек кешелеккә юлны яктырталар.

Бу еллар буена Фатыйма Гөлсинай белән аралашу аркасында тормыш турында төптән фәнгә нигезләнеп уйлый башлаган иде. Дустының аңа яхшы яктан гына тәэсир итте.

Аның тәне елга ягыннан килгән талгын җилне тойды. Бераз гына калтыранып китте. Чатырга кире кайтасы килмәде. Анда бит дуслары тәмләп йоклыйлар иде. Кайчакта үз - үзең белән калу рәхәт һәм файдалы. Уйларыңны бергә җыясың, бу искиткеч зур дөньяда үзеңне шәхес итеп тоясың.

Илаһи бишек булган Җиребездә бер миллиардтан артык җан иясе гомер сөрә. Һәрберсенә ашарга ризык, яшәргә урын бар. Кинәт кенә аның колагына Насыйрның җиңелчә генә йөткергәне ишетелде. Караңгылыкны ярып ябык озын Насыйрның гәүдәсе аңа таба килә иде. Аның килүе күңелендә сөенеч уятты. Елга буендагы ташка сөялеп басты да елмаеп карап тора башлады:

-Бераз гына йоклыйсы идең әле. Сез бит безнең йокыны саклап озак утырдыгыз. Төнлә аз йокладыгыз.

Аларның бер - берсенә ярату белән караган карашлары очраштылар. Гөлсинайның алсу тулы иреннәре балкыды. Бу “чакыру”дан Насыйр тыелып кала алмады. Аның йомшак хуш – исле тәнен кочып алды. Иренәре белән иреннәрен эзләп тапты. Юк, эзләп тапмады, алар аны үзләре эзләделәр һәм ике агымсудай кушылдылар.

Төн караңгылыгында акылларын томалап дөрләп сөю ялкыны кабынды. Ефәктәй чәчләренә, җилкәләренә, күкрәкләренә кагылып, аннан килгән хуш искә исергәннән - исерә барды Насыйр. Бу мизгелдә ул күбрәк яшь балага охшап калган иде. Гөлсинай исә аның иркәләгәннәренә җавап биреп, тәненә таралган рәхәтлектән сыргаланып хисле тәне һәм җылы, йомшак бармаклары белән иркәләүләрен һәм үбүләрен тойды.

Хисле тойгыларда бердәй агымга әверелгән күңелнең әллә кайсы җирләреннән чыккан тавышларга кушылып алар икесе дә йолдызларга әверелеп күк гөмбәзе буйлап очтылар. Ләззәт диңгезенең шаулаган дулкыннары өстендәге бишектә тирбәлделәр. Ялкынлы сөюнең бу шашынган мәлендә бар булган акыллары тәннәрен ташлап китте.

Берән - сәрән генә ишетелгән “ Сөеклем, мин – синеке, гомерем минем, назлым, ягымлым, бердәнберем” дигән ишетелер- ишетелмәс кенә чыккан сүзләр төнге тынлыкта адашалар иде.

Аларның дөньялары күкләр сөюе белән тулса, җаннары һәм тәннәре Киек каз юлы буйлап очтылар.

Төнге салкын һава чын гашыйклар алдында көчсез. Алар аның салкынлаган сизмәделәр дә. Ә эңгер - меңгер? Анысы исә гашыйклар өчен башка дөньядан аерып алу өчен корылган фәрештәләр пәрдәсе.

Ир белән хатын әле һаман да кочаклашып зур мамык шәлгә төренеп бер - берләреннән аерылыша алмыйча елга ярында утыралар иде.

Бу мизгел күпме дәвам итәр иде икән, ләкин шәфәкъ ягы аллана башлады. Алар бу мизгелләрдә сөйләшмиләр дә, бары тик бер - берсенең барлыкларын, берсеннән икенчесенә күчкән сөю дулкыннарын гына тоялар һәм шуннан ләззәт алалар.

-Үзеңне - үзең алдап, бушка вакыт уздырып яшәү җинаятькә тиң. Сүлпәнлек, сүлпән тормыш, нинди булуына карамастан, тиз юкка чыгуга алып бара. Бу яшәвеңә, үзеңне кеше буларак ышанычыңны югалтуга китерә. Ә Ходай тарафыннан бирелгән мөмкинчелекне кулланмау - бу үзе җинаять. Үзеңне өйрәнергә, әйләнә - тирәңдәге гүзәл тормышны күзәтергә һәм яратырга кирәк, - дигән иде берсендә Гөлсинай Насыйрга.

-Ә сөюгә киткән вакытка нинди бәһә бирәсең?- дип сорады аннан Насыйр.

-Сөю ялкынындагы очышлар – ул тормышка, яшәүгә чакыру.

Аз- маз гына чаларган чәчләре күренгән, кыр чәчәкләре исе килеп ялтырап торган чәчләр, маңгаенда һәм чигәләрендә алсуланып торган вак кына җыерчыклы матур йөз, бераз гына арыган, ләкин кояш нурларын чагылдырып әле генә ачылып китәргә торган чәчәк сыман якты елмаю, яшьләрнекедәй сыгылмалы гәүдә – болар барысы да Гөлсинайда иделәр.

Үзенең кайнар, зур учларына бердәнберенең кечкенә , йомшак, җылы кулларны тоткан Насыйр бу мизгелдә мәңгелекнең үзен тотып торучыны хәтерләтә иде:

-Сөйгәем, патшабикәм минем! Син Ходай сөеп яраткан иң камил хатын - кыздыр. Күктәге Зөһрә йолдызның төсе ул – синдер. Сөю Алиһәм минем.

Ул аны уалырга торган әйберне тоткандай саклык белән генә шәлгә өтереп кулларына күтәрде һәм күкрәгенә кысып як – ягындагы бер генә нәрсәгә дә игътибар итмичә чатырга таба атлады.

Гөлсинай исә аны бар булмышы белән кочаклады, тәненең җылысын һәм йөрәгенең тибешен тойды. Кадерлесенең хисләрен үзенә сеңдереп ул үзен кояш җиленә ияреп очкандай тойды.

Йөгерек карашы белән Насыйр чатырдан чыгып килүче икәүне күреп алды.

Ни өчендер чын сөю кешеләргә гомер язында түгел, ә көзләргә якынлашканда килә. Йөрәкне дулкынландырып, сөю дулкыннарында яңа тормыш уятып.

-Кадерлем , иң татлы йокы кояш чыкканда була. Шуңа да, бераз гына йоклап ал. Ә мин сине бер сөенче белән уятырмын.

Чыннан да Гөлсинай ниндидер бер ләззәт белән изрәп, сөюдән исергән хәлдә йомшак искән җилләр назында тылсымлы төш дөньясына китеп бара иде.

Насыйр назлап кына чәчләрен сыйпап, гүя бу дөнья мәшәкатьләреннән аерды аны.

Таир кечкенәдән кыска йокылар йоклый. Көндез дә ятып ала. Төнлә өзек - өзек кенә бер ике сәгать йоклаштыра. Ни өчендер чынлап торып тынычлап йоклый алмый ул. Йоклаганда да барысын да тоеп, сизеп ята. Нәрсәдер кыштырдыймы, йөриме, (ул) барысын да сизә. Бүген төнлә дә ул чатырдан башта Гөлсинай, бераз вакыттан соң Насыйрның чыгып киткәнлеген тойды. Ул Насыйрдан чын - чынлап көнләшә иде. Бу көнләшүдән хәтта әле хәле китә, күзләре яшьләнә, йөрәге читлектән чыгарга җыенган коштай тибә, акылы аны тылсымлы, чибәр һәм акыллы Гөлсинайга таба куа.

Ул әкерен генә йоклаган җиреннән күтәрелде. Сабый йокысы белән йоклап яткан Фатыймага күз салды. Тулган Айдай түгәрәк йөзле, кабарынкы алсу иренле, йөзенә аерым ямь биреп торган кылычтай борынлы, карлыгач канатларыдай сызылып киткән кашлары, бер - берләре белән кочаклашкан озын керфекләре, ал эчке күлмәген кабартып торган тулы күкрәкләре – барысы да бу гүзәлнең 16 нчы гасырда иҗат иткән алман рәссамы Ганс Фон Аахинның “ Өч хатын - кыз” рәсемендәге зәйтүн ботагы тотканын хәтерләтә иде.

Яратамы соң аны Таир? Әйе, ярата. Аның сафлыгы, тугрылыгы, хатын - кызларга хас булган сыйфатлары, ачык һәм җиңел холкы өчен ярата. Ләкин Фатыймага Гөлсинайның чибәрлеге белән акылы җитми. Хәер, Җир йөзендә ике бертөрле кеше булмыйдыр да. “Тагын нәрсә кирәк миңа?”(-) дип уйлады ул үз - үзенә ачуланып. “Бик күп нәрсә таләп итәм түгелме соң мин тормыштан?”

Фатыйма йоклаган җиреннән елмаеп куйды. Матур төш күрә иде бугай ул. Аның җилкәләрен каплап сибелгән алтындай чәчләре иртәнге кояшның туып килүче нурларында җемелдиләр иде. Кояшның иртәнге җилләре аларның чатырына үтеп керделәр. Бу иртәнге салкынча һавага уянып киткән Фатыйма:

-Җаным, миңа салкын, җылыт мине, - диде.

Таир аны чын - чынлап сөю белән сөймәсә дә, аңа ниндидер якынлык, ияләшү, кызгану тоя иде . Менә шушы җәфалаучы кызгану, җан бушлыгы, сагыш(,) һәм якындагы ерак Гөлсинайны сагыну бар акылын биләп алган иде аның. Белә идеме соң бу турыда Гөлсинай?

Менә инде биш ел үтеп тә киткән. Беренче тапкыр Таир аны Насыйрның туган көненә килгәч тә күргән иде. Уртача буйлы, ябык, күркәм йөзле, нурлы керфекләр арасыннан табышмаклы яндырып ала торган карашлы аксыл күлмәк кигән , җилкәләре өстенә зур зәңгәр шәл бөркәнгән, кап - кара чәчләрен тигез итеп өеп куйган, колакларына чегән хатыннарыныкыдай зур түгәрәк ак асылташла(п)р белән бизәлгән алкалар таккан, муенына Һималай тау ташларыннан муенса таккан әлеге хатын- кызны күргәч тә бер мәлгә дөньясын оныткан иде Таир. Бер күрүдә гашыйк булу дигән нәрсәгә менә шул очрактан соң ышанды да инде ул. Кем, кайдан, ничек икәнен белми торып балаларча дөньясын онытып гашыйк булды.

Камиллекнең үзе иде бу хатын- кыз. Аны дала җилләре – фәрештәләре генә барлыкка китергәннәрдер. Аларның көчләре тере дөнья өлеше буларак кояш җиле балкышы белән генә мондый гүзәл хатын - кызны барлыкка китерә аладыр. Насыйр Таирны Гөлсинай белән таныштырды. Ул үзенең нәфис башын бераз гына иеп якты елмаю аша бер генә сүз әйтте:

-Исәнмесез!

Шушы беренче очрашуда ук ул: “Чын төрки хатын – кызы. Табышмак һәм сер тулы,”- диеп уйлады.

Вакыт күктәге болытлардай үзенең дулкыннарында безнең өметебезне һәм кыска гомеребезне алып ага. Менә шушы еллар эчендә үзенең хыялындагы Гөлсинай белән яшәде ул. Үз- үзенә гел бер сорауны бирде: “Нәрсә белән? Ничек яшәргә?”

Меңъеллыклардан шулай килә: төркиләрнең күчмә һәм җирле кабиләләрендә дәртле сөю белән намус үлчәүгә куелса изге карар булып намус тора. Насыйр исән чакта сөю утында дөрләп янса да берни дә беркемгә дә сиздермәячәк Насыйр. Таир эшендә һәм күңелсезләнергә ирек бирмәүче Фатыйма белән вакытын үткәрде. Аның беркатлылыгы һәм җилбәзәклеге яшәргә җиңеллек бирә иде аңа. Ул төптән уйлап фикерли белмәсә дә, эшчәнлеге белән барысын да уздыра иде.

Фатыйма белә идеме соң Таирның Гөлсинайга булган сөюе турында? Әйе, белә һәм сизә иде. Беркатлы булып кыланып үзенең үпкә һәм рәнҗүләрен яшерә иде. Үзенең сөюе белән аның башка хатын - кызга булган мәхәббәтен сүндерергә теләде ул. Ярата иде ул Таирны. Аңа апа да, сеңел дә, әни дә, патшабикә дә булырга теләде ул. Таирның һәрбер теләген үтәп, кәефен күтәрергә тырышып аның гомере белән яшәде.

Һәрбер эшләнгән хезмәт вакыты белән җимешләрен китергән кебек

тәки ияләштерде бит ул аны үзенә. Үз дөньясына алып китте. Таир инде аны беркайчан да ташламаячак, чөнки Фатыйма аның өчен илһам чыганагы, ир – ат көче.

Эңгер - меңгер артка чигенгән саен кояш нурлары үз көчләренә керделәр. Тереклек әкеренләп уянды . Бар җирдә яңа көн сулышы сизелде.

Назлы, җылы җил бар тереклекне йокысыннан уятты. Тереклектә ялгызлар юк. Табигать дөньсының мәгънәле үз кануннары. Бу кануннарны аңлар өчен табигатьне яратырга гына кирәк. Бу ярату төссез һәм хиссезгә әйләнмәсен өчен үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтен белергә кирәк. Гел бер нәрсәгә бәйләнеп яшәү кешене арыта, таркауландыра, йөрәкне бушлык һәм күңелсезлек били.

Ярату ул - хис, ул иртәнге гөлчәчәктән өлгергән, кояш нурлары белән иртәнге чыкта яшәүче гаҗәеп җимеш. Ул бер генә көн яшәүче дала мәгедәй зифа һәм тиз уалучан. Аның үз бәясе юк, ул бәһасез. Ярату ул - акылсызлыгы һәм үзгәрүчәнлеге белән көчле дәрт. Яратудагы үзгәрүчәнлек – ул якты(я)лыкны күрү , ләкин аның җылылыгын тоймау, су эчү һәм аның тәмен аңламау белән бер.

Ярату – дәрт. Ләззәт диңгезе дулкыннары күбегендә җылы суда йөзү. Синдә яхшылык яшәү. Бетмәс батырлыктан йөрәгеңнең сөюе өчен яратканыңа әйтеп , язып бетергесез рәхмәт хисләре. Сөюдә яхшылык эшләүче корбан була алмый. Ул - илһам чыганагы. Бу - хискә корылган мәңгелекнең көче.

Сөюдә тигезсезлек юк. Ул кояш нурларыннан һәм тере су дымыннан ачылырга торган гөлчәчәк бөреседәй.

Фатыйма үзенең унбишенче язында туган апасыннан тылсымлы һәм серле сөю турында ишеткән иде инде.

Шат күңелле, тәкәббер, боегуны белмәс ялгыз Сәлимә үзенең икетуган энесе белән гомер сөреп ята иде. Күңелле, яхшы холкы һәм “озын ” теле өчен аны җирле халык “Серле агым”, диеп атый (иде). Илленче язында да ул әле күпләрне сокландырырлык яшьлек белән сулый иде. Ир- ат халкы аның чибәрлегенә соклана, утлы карашында яна, бу карашны күтәрә алмый күзләрен аска төшерә. Ә ул йомшак, тайгак карашын керфек дип аталган пәрдәләр артына качыра да бу караш уеныннан канәгатьлек ала.

Ике тапкыр кияүдә булып та балалар табып карамаган бу хатын- кыз беренче иреннән аның ваклыгы һәм акылсызлыгы өчен китә, ә икенчесе исә нык көнче була. Сәлимә бер генә тапкыр да аңа хыянәт итмәсә дә гел бәйләнеп тора. Шуңа да ташлый ул аны. Ә менә энесен ул үзе тәрбияли. Ир - ат нинди булырга тиеш диеп уйлый, шулай тәрбияли. Өйләндергәч тә балаларын шулай тәрбияләшә. Менә инде егерме еллап алар бергәләшеп тату, тыныч яшиләр. Ә үзен чын хатын- кыз итеп күрә торган кешесе бар аның. Сәлимә илләр буйлап күп йөри. Анда туганнары да, якын дуслары да бар. Ә якын кешесе барлыкны туганнарын да, дусларыннан да, һәммә кешедән дә яшерә. Бу изге һәм бары үзенеке генә дип саный. Ә үз - үзе өчен ул – шәхес. Кемгәдер дус булырга тырышмый, ә дусларын йөрәге кушуы буенча үзе сайлый. Менә шушы Сәлимә апа әйткән дә иде инде аңа:

-Гүзәл Фатыймам! Син олы тормышка аяк басасың. Кыз бала өчен унбишенче яз балачак белән яшьлек арасы. Бәхетле һәм яратылган хатын – кыз булу әгәр дә син акылсыз һәм ялкау икән – авыр. Ир- атларга бу өлкәдә җиңел(е)рәк, чөнки алар тумыштан сугышчылар, байлык һәм ризык табучылар. Ә безнең исә тумыштан ук көч урынына матурлык һәм көчле хис- тойгылар хас.

Сөекле хатын- кыз булып каласың килсә, һәрвакытта да табышмак булып кала белергә кирәк. Шуның өчен дә бит инде табигать безгә сыгылмалы акыл һәм матурлык биргән. Хатын- кыз ир- ат өчен гәрәбәдәй Туран шәрабы кебек выр - ул Бәхетле һәм яратылган хаты басасың. Кыз бала өчен унбишенче яз балачак белән яш да, һәммә кешедән дә яшерә. Бу изге һ татлы да, әче дә, серле яктылыкта ымсындыручан елмаюлы, гүя зур фужердагы Венеция шәрабыдай булырга тиеш. Аны стаканлап түгел, ләззәтле йотымнарда ниндидер илаһи тәм татыган кебек, яшәү тәмен (алган) татыгандай аз - азлап кына эчәргә тиешләр. Бер кайчан да бу алар туярлык булырга тиеш түгел.

Апасы күзләрен кыскалап аның ике битеннән дә үпте. Бу сүзләрдән соң Фатыйманың үзен шул хатын- кыз итеп тоеп тизрәк үсәсе килә иде инде.

Ыгы- зыгыда үзләреннән бәхет шатлыгы һәм югалту ачысы калдырып еллар тиз үттеләр. Фатыйма елмаеп якты дөньядан киткән чиксез гүзәл Сәлимә апаны әле хәзер дә сагына. Әнә бит ерактан елмаеп карап торган йолдызда аның карашы чагыла. Ирексездән күзләреннән чыккан яшьләр томан эченә күзләрен капладылар. Ул аларны чытырманлый кысып апасын сагынып елауларыннан туктатты.

Таир моны сизде. Күпме генә яшерергә тырышса да, ул күз яшьләре каршында көчсез иде.

Зур җылы куллары белән Фатыйманы җилкәләреннән кочты. Йөрәгенең тибешен сизде. Ике күгәрчен очып китәргә торгандай бер күтәрелеп бер төшәләр иде. Фатыйма Таирның тормышына оялчан ягымлы елмаюы белән килеп кереп күпмедер дәрәҗәдә аны әсир итте. Үзен надан, йә булмаса тәртипсез итеп күрсәтмәскә тырышты. Аның карашында үзенә балаларча саф ышаныч белән Аурупача хыялыйлык ярылып ята иде. Зур аксыл зәңгәр күзләре , җилкәләрен каплаган ефәктәй шома чәчләре, азрак кына күренгән сипкелләре, тулы ал иреннәре, авыз һәм маңгай янындагы җиңелчә генә сызылып киткән карашлары аның җиңел тормыш юлы узуына ишарә иделәр. Озын ләкин сыгылмалы гәүдәсе , ачык чырае Скандинавия белән Гарәп илләренең хатын- кызларын хәтерләтәләр иде. Диңгезче ата – бабалары Рим империясеннән алып Көнбатыштан Көнчыгышкача гарәп илләре белән кушылган иделәр.

Язмыш очрагы белән алар туран дөньясына килеп эләктеләр. Монда инде төркиләр белән кушылып атларда һәм җәяү берничә тапкыр исемнәрен һәм диннәрен алыштырып Азияне аркылыга – буйга үттеләр.

Таир Фатыйманы күбрәк белгән саен анда Аурупалыларга хас сыйфатларны тапты. Ихтыяр көче һәм кыю адымнары сокландырдылар аны. Ярата икән – бар йөрәге, җаны, тәне белән. Тора- бара ташландык хәлендә калмастан, туран елмаюы белән яраткан нәрсәсе яныннан тыныч кына китә белә иде ул. Сәлимә апасы:

-Ирләр йомшак холыклы хатын- кызларны түгел, ә көчле , беркем каршында да сер бирмәстәйләрне яраталар. Ә чын ир- атлар хатын- кызга бер нәрсәдән кала барын да кичерәләр: бары тик аларны яшәргә генә өйрәтмәсеннәр. Ир- атның көче- үзенең адымнарындагы ышанычында. Хатын- кызның көче- аның сыгылмалы табигый акылында.

Фатыйма Гөлсинай белән бервакыт туганнарында кунакта булган иделәр. Мондагы халык Ыру башларының йөзъеллык бәйрәмнәрен билгеләп ята иде. Думбыра каккан һәм гичакта уйнаган тавышларга сиксәннән узган карт белән карчык искиткеч кәмит итеп бер – берсенә тыпыр- тыпыр әле якын килеп, әле еракка китеп җырлап бииләр иде;



  • Нәрсәгә миңа байлыклар син янымда булганда?

  • Минмени синең байлыгың, гомерең юлларында?

  • Нигә миңа кояш нуры син янымда, кояшым!

  • Минмени соң кояш нурың, зирәк гомер юлдашым?

  • Эзләмимен матур чәчкә, алсу гөлем янымда!

  • Минмени назлы чәчәгең, сары көзләр чорында?

  • Кирәкми күк йолдызлары, минем Зөһрәм янымда.

  • Минмени соң Зөһрә йолдыз? Ә син Аем янымда.

Фатыйма Таир белән Насыйрның өендә танышты. Гөлсинайның туган көне иде бу. Алар бу туган көнне дүртәүләп уздырдылар. Бай итеп, күңелле, сөенечле итеп. Төрле яңгыраштагы көйләр тыңладылар. Күбесенчә гарәп һәм төрек җырлар(лавыр)ына биеделәр.

Таир теләсә кайсы мәҗлеснең күрке иде. Аның матур итеп сузып җырлавы, баянда теләсә кайсы көнне сиптереп уйнавы үзе генә дә бернигә дә алыштырмас бүләк (иде). Аның җырлавына ара- тирә Гөлсинай да кушылды. Бөтенесе арасында да иң нәзберек нечкә, ләкин моңлы тавыш аныкы иде. Аларның икесенең бергә җырлавына карап торсаң абыйлы сеңелле җырлыйлар дип уйларлык иде. Алар чыннан да чын дуслар (иде). Гөлсинайга бу чын дуслык булса - Таирга җавапсыз сөю иде. Аның үзен абыйларча тотуы, Гөлсинайга якын булуы күңеленә авыр (иде). Гөлсинай аның өчен бердәнбер кимчелексез камил гүзәл хатын- кыз иде. Ул аны шашып сөюдән илаһилаштырды.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет