«Универсиада синең шәһәреңдә!» Fisu флагы эстафетасы



Дата12.06.2016
өлшемі55.64 Kb.
#129781





«Универсиада синең шәһәреңдә!» FISU флагы эстафетасы
2011 елның 23 августында Кытайның Шеньжень шәһәрендә үткән XXVI Бөтендөнья студентлар Уеннарынын ябу тантанасында Халыкара студентлар спорты символы булган FISU флагы Россиягә тапшырылды. Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод-Луи Галльен Уеннарның төп атрибуты булган Универсиада флагын 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья студентларның җәйге Уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты рәисе Игорь Шуваловка, Казан мэры Илсур Метшинга, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцинга тапшырды.

24 августта Казан мэры Илсур Метшин 2011 елда Кытайда үткән Бөтендөнья студентлар Уеннарында җиңү яулаган рапирачы Камилә Гафурҗанова һәм авыр атлет Андрей Деманов белән бергә FISU флагын Казанга алып кайтты. Биредә флагны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Универсиада флагы Эстафетасының генераль партнеры «Сбербанк Россия» ААҖ вәкилләре, йөзләгән студент һәм шәһәр халкы каршы алды.

30 августта, Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналар вакытында Казанның төп мәйданы булган Ярминкә мәйданында Универсиада флагы Идел буе федераль округы төбәкләре буенча масштаблы презентация тур-эстафетасына кузгалды. Эстафета составында беренче булып сигез берәмлек техникадан торган автоколонна юлга чыкты. Аны «КАМАЗ-Мастер» легендар автомобиле һәм Эстафета партнеры булган «BMW» компаниясе автомобильләре җитәкләде. Соңрак актоколоннага «Универсиада синең шәһәреңдә!» фирма поезды кушылды. Аның пассажирлары «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре, Татарстан Республикасының Студентлар лигасы һәм Иҗади яшьләр академиясе кебек яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм активистлары, Татарстанның иң яхшы иҗади коллективлары иде.

Өч атна дәвамында халыкара студентлар спортының төп символы Идел буе федераль округы төбәкләре башкалалары булган 13 шәһәрдә - Ижевскида, Пермьдә, Уфада, Оренбургта, Самарада, Ульяновскида, Саратовта, Пензада, Саранскида, Түбән Новгородта, Чебоксарда, Йошкар-Олада, Кировта булды.



25 сентябрьдә «Милләтләр кроссы-2011» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Мәскәүдә Россия Федерациясе спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Леонтьевич Мутко һәм Россия студентлар спорт берлеге, FISUның беренче вице-президенты Олег Васильевич Матыцин катнашында FISU флагы презентациясе үтте. Мәскәүнең иң алдынгы югары уку йортлары – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү авиация институты һәм Россия халыклар дуслыгы университеты студентлары катнашында 2013 метр озынлыктагы махсус йөгереш оештырылды. Әлеге озынлыкны шаярып, «казан миле» дип атадылар.

29 сентябрьдә Мәскәү дәүләт университетында Универсиаданың зур масштаблы презентациясе үтте. Биредә МДУның һәм Татарстан Республикасының студентлар активы очрашуы оештырылды. Шулай ук «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

28 сентябрьдә «КАМАЗ-Мастер» автомобиле җитәкләгән «Универсиада синең шәһәреңдә!» автоколоннасы FISU флагын Санкт-Петербург шәһәренә алып килде. Биредә шәһәр күләмендәге «Беренче курслар көне» Фестивале кысаларында Универсиада көне оештырылды. 2013 елгы Универсиада презентациясе «Петербургский» спорт-мәдәният үзәгендә үтте. Анда 20 мең беренче курс студенты катнашты. Шушында ук «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм Санкт-Петербург югары уку йортлары ректорлары Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аның нигезендә Санкт-Петербург мәгариф вәкилләренең оешкан төркеменең Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлектә катнашуы гарантияләнде.

Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә Универсиада флагы Эстафетасын каршы алуга әзерлек буенча оештыру комитетын субъект җитәкчеләре шәхсән үзләре каршы алды. Бу төбәкләрнең әлеге проектка бик җитди мөнәсәбәттә булуын күрсәтте. Универсиада флагы Эстафетасы алдыннан маршрутка кергән шәһәрләрдә зур масштаблы реклама һәм PR-кампанияләр оештырылды. Әлеге кампанияләр Универсиада көне чараларына Россиянең студентлар үзәкләрендә яшәүче бик күп санлы яшьләрне, шәһәр халкын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Һәр шәһәрдә флагны үзгә программа белән каршы алдылар. Универсиада флагы Эстафетасы чын спорт һәм яшьлек бәйрәменә әверелде. Күп кенә шәһәрләрдә «Универсиада синең шәһәреңдә!» чаралары төп мәйданнарда, зур стадионнарда меңләгән һәм йөзләгән егетләр-кызлар, танылган спортчылар, төбәкләрдәге иҗат коллективлары катнашында үтте.

Универсиада флагын йә автоколонналар составында, йә меңләгән кеше катнашындагы «Универсиаданы каршылап!» йөреше кысаларында шәһәрләр урамнары буенча тантаналы рәвештә алып бардылар. Якынча исәпләүләр буенча гына да Универсиада флагы эстафетасы катнашучылары һәм тамашачылары 300 меңнән артык булган. Ут эстафетасы катнашучылары «Без тынычлык өчен тавыш бирәбез» («Мы голосуем за мир») акциясе кысаларында 15 шәһәрдә 20 меңләп тавыш җыйды, шулай ук Уеннарда Россия данын яклаячак спортчылар өчен 15 зур открытка ясады. Әлеге открыткаларны Универсиада көннәрендә спорт корылмаларында урнаштыру планлаштырыла.

Универсиада флагы эстафетасы ярдәме белән «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең партнерлары арасына Санкт-Петербург югары уку йортлары ректорлары советы һәм илнең 30 иң эре югары уку йорты (шул исәптән федераль һәм илкүләм тикшеренү университетлары да) кушылды. Алар 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаңа өчен кадрлар әзерләү буенча төбәкләрдәге үзәкләр вазыйфасын да башкарды.

Россияне 22 танылган спортчысы – Олимпия чемпионнары һәм XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиада (Шеньжень, Кытай) призерлары – «2013 елгы Универсиада илчесе» вазыйфасына билгеләнде. Алар үз шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә Студентлар Уеннары идеологиясен үстерү һәм популярлаштыру миссиясен үз өстенә алды. Бер төбәкләрдә Олимпия Уеннары һәм чемпионнары Мария Киселева, Сергей Чепиков, Елена Замолодчикова, Александр Доброскок, Алинә Иванова, Елена Посевина, Владимир Крылов, Алексей Воеводин, Сергей Улегин, Наталья Лобова, Марина Азябина бу дәрәҗәле вазыйфаны башкарса, башка төбәкләрдә бу эш Шеньженьда дан казанган яшь спортчылар Абдул Омаров, Кристина Румянцева, Ринат Киреев, Андрей Кривов һ.б. йөкләнелде.

Эстафета маршрутына кергән һәр шәһәрдә Татарстан студентлары җирле студентлар белән очрашты. Алар яшьләр спорты һәм сәясәте өлкәсендә тәҗрибә алмашты, шулай ук «Казан 2013» волонтерлык программасы белән танышты. Аның кысаларында 20 сентябрендә 2013 елгы Уеннар өчен волонтерлар сайлау башланды.

Россия төбәкләрендә яшәүче яшьләр өчен 2013 елгы Универсиаданың волонтерлык программасы баштан ук кызыктырырлык булды. Волонтерлар отрядлары лидерлары Универсиада авылында узган «Volunteers` Academy» волонтерларның халыкара лагере эшчәнлегендә катнашты. Төбәкләрдән килгән яшьләр – «2013 командасы»ның лаеклы вәкилләре.

Универсиада мирасы буларак, һәр шәһәргә Халыкара студентлар спорты федерациясе флагының исемле күчерелмәсе тапшырылды. Аны губернаторлар, вице-губернаторлар, төбәк хакимияте вәкилләре һәм шәһәр мэрлары кабул итеп алды. Идел буе федераль округы шәһәрләрендә Студентларның 2013 елгы Бөтендөнья Уеннары символикасы – ләлә чәчәге төшерелгән «Универсиада чәчкәләре» клумбалары утыртылды. Алар зур спорт форумы турында искә төшереп торачак.

Универсиада уты эстафетасының Россиянең студентлар үзәкләре буенча сәфәре матбугат чараларында да актив яктыртылды. Проект турында сюжетлар Беренче, «Россия», «Россия2», «Вести24», «НТВ», «РенТВ», «ТВ-центр» каналларында чыкты, «Российская газета», «Комсомольская правда», «Аргументы и факты» газеталары битләрендә язмалар дөнья күрде, «ИТАР-ТАСС», РИА «Новости» һ.б. мәгълүмат агентлыклары хәбәрләр урнаштырып барды. Моның нәтиҗәсендә FISU флагы эстафетасы аудиториясе күп тапкырга артты. Универсиаданың спорт һәм яшьлек рухын миллионлаган россияле тоя алды.

«Универсиада синең шәһәреңдә» эстафетасының иң мөһим нәтиҗәсе – ике ел дәвамында дәүләт органнары вәкилләрен һәм яшьләрне берләштереп торган идеологик максат – тарихта иң яхшы Универсиаданы нәкъ Россиядә үткәрү. Бар кеше дә 2013 елгы Уеннарның Россиянең спорт державасы буларак халыкара дәрәҗәсен арттырачак яшьләр-спорт форумы икәнлеген аңлады. Ә аны лаеклы дәрәҗәдә үткәрү өчен бөтен Россия җаваплы. Моның шулай булуына Россия төбәкләре дә зур өлеш кертте.







Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет