Мәсьәләләрдә – сугыш сәхифәләре Румилә шакирҗанова, Апас районы Чүри-Бураш урта мәктәбенең «Туган якны өйрәнү»



Дата23.02.2016
өлшемі61.33 Kb.
#11365
Бөек Җиңүгә – 70 ел

Мәсьәләләрдә – сугыш сәхифәләре

Румилә ШАКИРҖАНОВА,

Апас районы Чүри-Бураш урта мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе, математика укытучысы
1941–1945 елдан бирле күпме сулар аккан, күпме еллар үткән.

Ни гаҗәп: Бөек Җиңү бәйрәмен ничә еллар бәйрәм итәбез, ә аның бәһасе елдан-ел арта гына бара. Ни өчен дигәндә, әлеге Җиңүне яулаучылар бик аз калды. Әйтик, безнең Чүри-Бураш авылында 5 ветеран яши, Танай-Турай авылында берәү дә юк. Ә инде бу ике авылда тол хатыннар – 37, тыл ветераннары – 26.

Бөек Җиңүнең кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел һәм аны берни белән дә алыштырып булмый.

Безнең Апас районыннан гына да 9 меңнән артык кеше фронтка киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. Шул исәптән Чүри-Бураш авылыннан – 271, Танай-Турай авылыннан – 143 кеше сугышка китә, аларның беренчесеннән – 135 е, ә икенчесеннән 59 кеше әйләнеп кайтмый.

Сугыш елларында тылда хезмәт итүчеләргә дә бик авыр булган. Тормыш йөге әби-бабайлар, яшүсмерләр, балалар өстенә йөкләнгән. Моңа мисал итеп, Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәреннән барлыгы 1 миллионнан артык кешенең катнашуын искә алып китү урынлы булыр. Тарихта тиңе булмаган бу эштә Апас районыннан гына да 10 мең кеше катнаша. Танкларга каршы тору өчен 331 км җирдә окоплар казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.

Без Бөек Ватан сугышы ветерананары белән горурланабыз, Әфганстан, Чечня сынавы аша үткән кыю ир-егетләргә тирән хөрмәт хисләре кичерәбез. Россиянең, туган ягыбызның бөтенлеген саклаучы улларыбызның ныклыгына һәм фидакарьлегенә ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә, үзебезнең җаныбызда йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәхшәте ерак үткәндә калсын иде!

Әйе, киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсен дип каннарын койган, хәтта гомерләрен биргәннәр хакында без бервакытта да онытырга тиеш түгел. Чыннан да, зур корбаннар бәрабәренә яулап алынган көн бу. Күз яшьле бәйрәм.

Без укучыларда патриотизм хисләре тәрбиялибез, аларның туган як турындагы белемнәрен һәм танып-белү сәләтләрен үстерергә, эзләнү-тикшеренү күнекмәләре булдырырга тырышабыз.

Мәктәбебездә эшләп килүче «Туган якны өйрәнү» музее әгъзалары «Бөек Җиңү бәясе» дип исемләнгән проект эше алып бара. Проект эшчәнлегебез күптармаклы: эзләнү, материаллар туплау; сораштырулар, очрашулар; тупланган материалны эшкәртү, хәтерләү. Әмма, көннәр үтү белән, хәтердәгеләр онытылыр сыман. Миллионнарча ватандашларыбызның гомере, сәламәтлеге хакына яуланган Бөек Җиңүгә тугрылыклы булып, лаеклы яшәү безнең буыннарның, һәм дә киләчәк буыннарның төп бурычы булырга тиеш.

Әлеге максатны тормышка ашыру юнәлешен мин болай билгеләдем. «Бөек Җиңү бәясе» проекты нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр җыентыгы булдырдым. Мәсьәләләрне дәреснең төрле этабында гомуми белем бирү мәктәбенең V сыйныфында математика укыту барышында кулланырга мөмкин. Математика курсының тулы бер бүлекләренә кагылышлы мәсьәләләр укучыларның телдән исәпләү тизлеген, иҗади эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Укучылар үзләре дә мәсьәләләр төзергә тырышалар һәм аларны иптәшләренә чишәргә тәкъдим итә. Дәрестән тыш чараларда да бик теләп кулланалар. Бу эшнең ахыры юк. Чөнки саннар яңара бара, мәгълүматлар өстәлә тора. Эчтәлек темалары киңәя, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня бәрелешләре.

Җыентыкны «Бөек Җиңү бәясе» дип исемләнгән проект эшенә кушымта буларак төзедем һәм аны «Мәсьәләләрдә – сугыш сәхифәләре» дип исемләдем. Әлегә җыентык V сыйныф «Математика»сының өч бүлеген үз эченә ала: «Натураль саннарны кушу һәм алу», «Тапкырлау. Бүлү», «Өлешләр. Вакланмалар». Мәсьәләләр җыентыгы булдыру фикере гади генә бер дәрес вакытында туды. Укучыларга тормыш белән бәйле мәсьәләләр төзергә дигән бирем бирелде. Ә музей әгъзалары Бөек Ватан сугышы белән бәйле мәсьәләләр төзегән иде. Укучылар белән киңәшкәннән соң, телдән исәпләү өчен кулланырга мөмкин булган гади мәсьәләләр төзергә керештек. Тора-бара бүлекләр арта барды. Һәм инде башка сыйныф укучыларының да бу эшкә тартылуы күзәтелә.

Киләчәккә планнар да бар. Җыентыктагы бүлекләр санын арттыру, мәгълүматларны төгәл саннар белән баету. Ә хәзер мөмкинлекләр күптөрле. Интернет мәгълүматлар, архивлар, матбугат чаралары һ.б.



1. Натураль саннарны кушу һәм алу

  1. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше, Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашкан. Ике авылга бергә Бөек Ватан сугышында күпме кеше катнашкан? (414 кеше)

  2. Бөек Ватан сугышында ике авылга бергә 414 кеше катнашкан. Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашкан булса, Танай-Турай авылыннан сугышта ничә кеше катнашкан? (143 кеше)

  3. Бөек Ватан сугышында ике авылга бергә 414 кеше катнашкан. Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашкан булса, Чури-Бураш авылыннан сугышта ничә кеше катнашкан? (271 кеше)

  4. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 135е хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Авылның ничә кешесе исән-имин әйләнеп кайткан? (136 кеше)

  5. Бөек Ватан сугышында Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 5 ы хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Авылның ничә кешесе исән-имин әйләнеп кайткан? (84 кеше)

  6. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 136ы исән-имин әйләнеп кайткан. Авылның ничә кешесе хәбәрсез югалган яки үлеп калган? (135 кеше)

  7. Бөек Ватан сугышында Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 84е исән-имин әйләнеп кайткан. Авылның ничә кешесе хәбәрсез югалган яки үлеп калган? (59 кеше)

  8. Соңгы мәгълүматлар буенча, Икенче бөтендөнья сугышында Совет Армиясе зур югалтуларга дучар булган. Үлеп калучылар 6 885 000 кеше, ә хәбәрсез югалучылар, әсирлеккә төшүчеләр 4 559 000 кеше булган. Барлык югалтулар саны күпме булган? (11 444 000)

  9. Сугыш хәрәкәтләрендә барлыгы 34 476 700 совет хәрби хезмәткәр катнашкан. Советлар Союзы 26 600 000 солдатын югалткан булса, исән-имин кайтучылар саны күпме булган? (7 876 700)

10. Совет-фин сугышында Кызыл Армиянең 71 214 сугышчысы үлә, 39 369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала. Югалтулар саны күпме? (110 583 кеше)

11. Икенче бөтендөнья сугышына 110 млн кеше чакырыла, бу – 1914–1918 еллардагы чакырылыштан 40 млн кешегә күбрәк. Беренче бөтендөнья сугышына күпме кеше чакырылган булган? (70 млн. кеше)

12. Икенче бөтендөнья сугышында 61 илнең 1,7 млрд җирле халкы, ә Беренче бөтендөнья сугышында 36 илнең 1 млрд халкы катнаша. Икенче бөтендөнья сугышында күпмегә күбрәк кеше катнаша? (0,7 млрд ка күбрәк)

13. Бөек Ватан сугышында дошман тылында 1,1 млн кешене берләштергән 6200 партизан отряды һәм 220 мең кешелек яшерен оешма хәрәкәт итә. Барлыгы дошман тылында күпме кеше эшли? (1  320 000 кеше)

14. 1939 елның азагында башланып 1940 ел башында төгәлләнгән, 105 көн буе дәвам иткән совет-фин сугышында Кызыл Армиянең 131 476 сугышчысы сафтан чыга; шуларның 71214 е үлә, 39369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала. 188671 сугышчы җәрәхәтләнә, 7867 кеше өши. Барлык югалтулар күпме? (328 014 кеше)

15. 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышында Кызыл Армия 131 476 кешесен, ә Финляндия 66 400 кешесен югалта. Югалтулар аермасын тап. (65076 кеше)

16. 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышында Кызыл Армиянең 71214 кешесе үлә, 39369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала, ә Финляндиянең 21396 кешесе үлә, 1434е хәбәрсез югала. Кызыл Армиянең үлүчеләр, хәбәрсез югалучылар саны күпмегә артык? (27534 кә күбрәк үлә, 37935 кешегә күбрәк хәбәрсез югала.)

2. Тапкырлау. Бүлү

1. Яңа мәгълүматлар буенча Икенче бөтендөнья сугышында 50 млн кеше һәлак була, бу – Беренче бөтендөнья сугышындагыга караганда 5 тапкырга күбрәк. Беренче бөтендөнья сугышында күпме кеше һәлак булган? (10 млн кеше)

2. Бөек Ватан сугышында дошман тылында 1,1 млн кешене берләштергән 6200 партизан отряды хәрәкәт итә. Бер отрядта уртача күпме кеше булган? (Уртача 161 452 кеше)

3. 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышында Кызыл Армиянең 71214 кешесе үлә, 39369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала, ә Финляндиянең 21396 кешесе үлә, 1434е хәбәрсез югала. Кызыл Армиянең үлүчеләр, хәбәрсез югалучылар саны ничә тапкыр артык? (3,3 тапкырга күбрәк үлә, 27,5 тапкыгар күбрәк хәбәрсез югала.)

4. Бөек Ватан сугышына 110 млн кеше, ә 1914–1918 еллардагы сугышка 70 млн кеше чакырылган булса, Беренче бөтендөнья сугышына ничә тапкыр азрак кеше чакырылган булган? (1,6 тапкырга азрак)

3. Өлешләр. Вакланмалар.

1. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше, Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашкан. Аларның ничә өлеше Чури-Бураш, ничә өлеше Танай-Турай авылыннан булган? (271/414; 143/414)

2. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 135е хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Үлеп калучылар сугышка китүчеләрнең ничә өлешен тәшкил итә? (135/271)

3. Бөек Ватан сугышында Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 59ы хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Үлеп калучылар сугышка китүчеләрнең ничә өлешен тәшкил итә? (59/143 )

4. Бүгенге көндә Чури-Бураш авылыннан сугышка киткән 135 кешенең 5се исән-имин көн күрә. Ветераннарның күпме өлеше исән-сау? (1/27)

5. Бүгенге көндә Чури-Бураш авылыннан сугышка киткән 135 кешенең 1/27 өлеше исән-имин көн күрә. Ветераннарның ничәсе исән-сау? (5 кеше)

6. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11 005000 кешенең 3се безнең районнан. Советлар Союзы Герое исемен алучыларның ничә өлеше Апас районыннан? (1/366833)

7. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 136ы исән-имин әйләнеп кайткан. Сугышта катнашкан кешеләрнең ничә өлеше хәбәрсез югалган яки үлеп калган? (Якынча 1/2 өлеше)



8. Бөек Ватан сугышында Танай-Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 59ы хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Сугышта катнашкан кешеләрнең ничә өлеше хәбәрсез югалган яки үлеп калган? (59/143)

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет