Сәламәтлек – зур байлык Чыныктыру чараларының әһәмияте



Дата15.07.2016
өлшемі100 Kb.
#201329
Сәламәтлек – зур байлык

1.Чыныктыру чараларының әһәмияте.

Бала организмы – бик тә төгәл көйләнгән система, анда берни дә артык түгел, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим. Бу, иң элек балалар бакчасы яшендәге балаларның нерв системасын ныгыта, сөяк сеңер аппаратының, мускуллар һәм эчке органнарның үсешенә уңай тәэсир итә. Хәрәкәтләр, шулай ук, аерым органнарның функцияләренә һәм аларның үзара килешеп эшләүләренә уңай тәэсир ясый.

Кайчагында ата- аналар балаларны кайбер авырулар белән авырырга тиеш дип уйлыйлар.Аларга хәтта иртәрәк авырган саен, балалар авыруны җиңелерәк үткәрәләр кебек тоела. Ләкин бу дөреслектән бик ерак йөри. Теләсә нинди авыру бала организмын хәлсезләндерә, аның үсешен тоткарлый һәм тәрбияләүне кыенлаштыра.

Авыруларның күбесен булдырмый калырга мөмкин. Бу эшнең артык кыенлыгы юк, бу авырулардан саклану чараларын үткәрү генә сорала.

Көндәлек режим , көн тәртибе , билгеле бер гигиеник таләпләрне катгый үтәү , дөрес туклану , җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгы ,ягъни физик культура , сәламәт тән культурасы төшенчәсенә керә торган шартларны гына үтәргә кирәк. Йогышлы авырулары гына булган кешеләр белән аралашудан саклау баланың сәламәтлеген һәм дөрес үсешен тәэмин итә торган бик күп чараларның җыелмасы менә шундый.

Физик чыныктыру. 3-4 яшь арасында физик чыныктыру юллары түбәндәгеләрдән тора.

Иң элек иртәнге гимнастика. Аңа балалар бакчасында физкультура минутларында үтәлә торган хәрәкәтләр һәм күнегүләр керә. Бала өчен инде таныш булган ,рәхәтлек бирә торган үрмәләү , чабып йөрү , сикерү , көрәшү кебек катлаулы уен хәрәкәтләре аның көчен арттыралар. Моның нигезендә күзгә күренми торган , ләкин бик тирән физиологик үзгәрешләр ята: мондый хәрәкәтләр кан юлларын киңәйтәләр , йөрәкнең эшен активлаштыралар , шул ук вакытта тын алу тизләнә һәм организмга кислород күбрәк килә. Ә кислород әле җитлегеп бетмәгән баш мие , йөрәк мускуллары өчен бик кирәкле азык. Шул ук кислород тәэсире һәм йөрәк тибеше көчәю нәтиҗәсендә ашаган азык та тизрәк тарала ,баланың аппетиты арта. Сәламәт бала бу чорда бик шук була ,күбрәк аяк өстендә булуны ярата, йөгерә, чаба.



Һава ванналары. Кечкенә балаларга һава ванналары яхшы тәэсир итә. Һава ваннасы вакытында бүлмәдә температура 20-22 булырга тиеш, аннары бүлмәне алдан җилләтү юлы белән температураны акрынлап 17-18 ка, ә 2 яшьтән олы балалар өчен 15-16 ка кадәр төшерелә.

Һава ваннасының дәвамлылыгын системалы рәвештә аттырыла бара. 2-2,5 яшьлек балалар өчен беренче һава ваннасы 3-5 минут, 4-5 яшьлекләр өчен – 5, 5-7 яшьлекләр өчен 10 минут булырга тиеш. Һәр 2 көн саен һава

ваннасы дәвамлылыгы 2-3 минутка арттырыла һәм ай ярым эчендә 30-40

5
минутка, ә аннары 50-60 минутка кадәр җиткерелә,

Җәен һава ванналарын ачык һавада агач күләгәсендә ясыйлар. Мондый күләгәдә ультрашәмәхә нурларга бай чәчелгән кояш нурлары була.

Һава ванналарын күләгәдә температура 22 танда ким булмаган вакытта ала башларга кирәк, ә соңрак аларны күләгәдә 17 булганда да үткәрергә мөмкин.

Агач күләгәсендә алган һава ванналары организмны тынычландыра һәм аның тонусын күтәрә. Күләгәдә алына торган беренче ваннаның дәвамлылыгы 1 яшькә кадәрге балалар өчен – 3-5, мәктәп балалары өчен – 20-30 минут. Һава ванналарының дәвамлылыгы әкренләп 1 яшькә кадәрге балалар өчен 25-35 минутка кадәр, мәктәпкәчә яштәгеләр өчен 50-60 минут була.

Су процедуралары. Баланы су белән чыныктыру бик файдалы. Бу эшне әкренләп һәм саклык белән генә эшләргә кирәк.

Йомшак тукымадан тегелгән бияләйне суда чылатып сыгарга, башта баланың кулларын, аннары күкрәге белән аркасын ышкырга кирәк.

Суның температурасы һәм су процедураларының дәвамлылыгы бер-берсенә бәйле. Суның температурасы түбәнрәк булган өчен процедура азрак вакыт дәвам итә. Ышку өчен суның температурасы башта 32-32 булырга тиеш, аннары аны 27 ка кадәр төшерәләр. Ышку 5-6 минут дәвам итә.

Чыныккан балалар дымлылык үзгәрүне, салкынны һәм эссене җиңел кичерәләр, салкын тиеп һәм башка авырулар белән сирәгрәк авырталар. Чыныктыру һәм физик күнегүләр нерв системасын ныгыта, мускуллар һәм сөякләр үсешенә булышлык итә, йөрәк, үпкәләр, аш кайнату һәм бүлеп чыгару органнарының эшчәнлеген, кан составын һәм матдәләр алмашын яхшырта, авыру китереп чыгаручы факторлар тәэсиренә бирешмәүчәнлекне көчәйтә.

Чыныктыру процедураларын үткәргәндә аларны иртәрәк башлау, эзлеклелек һәм системалылык принцыпларны кулланып эш итәргә кирәк. Баланың индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу да зарури.

Үләннәр. Безнең көнкүрешебездә күп төрле химик кушылмалар көннән көн күбрәк урын ала. Бу матдәләр, телибезме теләмибезне, без сулый торган һавада, эчә торган суда, без ашый торган ризыкта күп таралган судан һәм азыктан башка химик су белән җитештерелгән даруларныда аз кулланмыйбыз. Шуңа күрә дә инде бу химикатларны алыштырырлык үләннәр тирә-юнебездә үскәнгә күрә без аларны кулланырга уйладык.

Төймәле юл. Тәймәләр өстеннән яланаяк йөрү баланың аягына уңай тәэсир итә.Ул нерв нокталарына көчле тәэсир итә, яссы табанлыкны, аяктагы арыганлыкны киметә.

Массаж. Массаж күптәнге заманнардан билгеле нәрсә. Борынгы кешеләр авыруны бетерү өчен бирелгән урынны уа торган булганнар. Хәзер массажны

төрле авыруларны бетерү, арганлыкны киметү, кан йөрешен яхшырту, яшәү


6

сәләтен арттыру өчен кулланыла.



Нокталы массаж – шулай ук күптәннән билгеле. Массаж төрлечә тәэсир итү үзлегенә ия: ул тирене йомшарта, кан әйләнешен , буыннарныңсыгылмалыгын яхшырта , мускулларны һәм сеңерләрне ныгыта.

Иртәнге гимнастикаларда табанны формалаштыру өчен махсус күнегүләр төймәле юл өстендә йокы алдыннан дәвам итә. Бу исә яссы табанлылыкка юл куймый , әгәр булса бу кимчелекләрне бетерүгә ярдәм итә.

Балалар тәннәренә юеш бияләйләр белән бер – берсенә күнегүләрне теләп башкаралар. Бу процедуралар үпкә ялкынсынуы , грипп , пневмания ише авыруларга гына түгел , гәүдә торышында кимчелекләр булганда һәм сколиоз вакытында да иң мөһим ысул.



Үлән чәйләрен кулланып без балаларны табигатькә якынайтырга , әйләнә - тирә мөхитебезгә карата сак булырга , кадерен белергә өндибез.

Бу ысуллар берсе дә катлаулы түгел һәм ниндидер өстәмә чыгымнар да таләп итми. Мәсәлән , балалар җылы бүлмәдән салкынча бүлмәгә күчәләр , яланаяк йөриләр , һава ванналары кабул итәләр һәм йокыдан соң урында яткан килеш физик күнегүләр ясыйлар. Әлеге ысулның тагы бер уңай ягы бар: берьюлы күп балалар белән шөгыльләнергә һәм аларның барысын да контрольдә тотарга мөмкин.

Чыныктыру процедураларын башкарганда түбәндәге рациональ гигиена шартларын һәм таләпләрен төгәл үтәргә кирәк:

- һаваның саф булуы ;

-бинадагы һава температурасының тиешле дәрәҗәдә булуы ;

-киемнәрнең температурага карап дөрес сайлануы ;

-хәрәкәт режимының активлыгы.

Шушы юнәлештәге эшнең нәтиҗәсе ата – аналарга да бәйле. Без аларга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру принципларын өй шартларында да үтәү кирәклеген аңлатырга тырышабыз.



2.Туклану.

Тәрбияләнүчеләрнең дөрес туклануын оештыру шулай ук зур әһәмияткә ия. Әлеге мәсьәлә белән җитди шөгылләнү баланың сәламәт , физик яктан нык булып үсүе өчен кирәк.

Иң элек , билгеле балалар өчен төзелгән менюның дөреслегенә игътибар ителә. Ризыклар төрләндерелергә , аксымнарга бай булырга , яшелчә , җиләк – җимешләргә дә киң урын бирелергә тиеш.Тагын бер нәрсәне искәртәсе килә , ул – утырып ашый торган өстәлләрнең бизәлеше.Әйтик , савыт – сабаларны дөрес сайлау; ашамлыкларны матур итеп урнаштыру; бүлмәдә тынычлык урнаштыру; һәр балага игътибар итү.

Дөрес туклануны оештыру өчен – яшь организмның аксымга , май , углевод һәм витаминнарга булган физиологик ихтияҗы искә алынырга тиеш. Сөт һәр

7

бала өчен дә файдалы. Аксымнар исә яшь организмның үсешендә төп урынны тота. Ит , балык , йомырка, сөт һәм сөт ризыклары – аксымга иң бай ашамлык. Майга булган ихтияҗ, башлыча, үсемлек майлары хисабына канәгатьләндерелергә тиеш .Бала рационында яшелчә һәм җиләк – җимешнең күбрәк булуы әйбәт. Татлы ризыклар белән артык мавыгу кирәкми. Углеводлы ашамлыкларны үз итү баланың симерүенә , матдәләр алмашы бозылуга китерә.



Тиешле тукланмаганда үсеш тоткарлана ,сәламәтлелек кими. Азыкларда аксым тиешле күләмдә булмаганда , организмның авыруларга каршы тору сәлате кими. Шуңа күрә ,сәламәт тормыш рәвешен булдыру өчен , нинди ашамлыкларны күпме күләмдә кулланырга кирәклеген ,һәр көн кулланыла торган ашамлыкларда нинди витаминнар , минераль тозлар һәм башка файдалы матдәләр булуын белергә кирәк.

Азык кабул итүнең вакыты да шулай ук бик әһәмиятле. Ашау – эчүдә тәртипнең булмавы аш сеңдерү органнарының эшчәнлегенә зарарлы йогынты ясый. Тәмле һәм туклыклы кайнар аш яхшы үзләштерелә һәм балаларның тонусын күтәрә. Балаларны азык кабул иткәндә пөхтәлеккә , азыкны яхшы чәйнәп ашарга өйрәтергә кирәк. Тешләр гигиенасы да бала сәламәтлеге өчен бик әһәмиятле.

Хәзер мәктәпкә кергәндә балаларның 10% ы гына тулысынча сау – сәламәт дип табыла. Болай күп чирләүнең сәбәбе нәрсәдә соң ? Соңгы елларда өлкәннәргә генә түгел, балаларга да гиподинамия куркынычы яный.

3.Гиподинамия

Аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә организм функцияләренең ( терәк – хәрәкәт аппараты , кан әйләнеше , сулыш алу , ашкайнату) бозылуы.

Тикшеренүләр хәзерге балаларга хәрәкәт җитмәвен күрсәтә. Шуңа күрә скелет мускулатурасының көче һәм эшчәнлеге кими. Нәтиҗәдә умыртка баганасы кәкрәя , яссы табанлылык барлыкка килә. Кыскасы , балаларның сау – сәламәт булып үсүе , гомумән , сәламәтлелеге хәрәкәт активлыгына бәйле.

“Хәрәкәт – сәламәтлек юлдашы ул” – дигән тезис сәламәт яшәү рәвешен өйрәтүдә бик мөһим лозунг булып тора. Хәрәкәттә- бәрәкәт, ди халкыбыз. Әйе, ничәмә - ничә гасырлар буена бабаларыбыз физик хәрәкәттә булганнар, физик эш эшләгәннәр, шуның белән көн күргәннәр, тормыш иткәннәр. Соңгы чорда, фән һәм техника революциясе булгач, һәр кайсыбызның физик хәрәкәте бик азайды, балалар телевизор карау, компьютер уеннары уйнау белән дә күп мавыга. Ә бит кешенең физиологиясе, организмы күп гасырлар буена формалашкан, ул алай тиз генә үзгәрми.

Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүдә, әлбәттә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик нәтиҗәле чара булып тора.

Буй – сын бозылу терәк – хәрәкәтләнү аппаратының, сулау, йөрәк – кан

тамырлары системасы эшчәнлегенең һәм күрү әгъзаларының зарарлануынада

8


сәбәпче булырга мөмкин. Димәк, балаларда кече яшьтән үк дөрес буй – сын булдыру турында кайгыртырга кирәк. Гәүдәсе матур булу кешене бизи, аның сәламәт булуына ярдәм итә.

Кешенең гәүдәсе бик яшь чактан ук хәрәкәтләнү күнекмәләре барлыкка килүгә бәйләнешле формалаша. Педагоглар, әти - әниләр, табиблар бергәләп балаларда дөрес буө - сын булдыру, аның бозылу очракларын вакытында ачыклау сәбәпләрен барлау һәм бетерү чараларын күрергә тиеш. Бигрәктә балалар бакчасында моңа игътибар итү сорала ( “Мәгариф” – 2000, № 9 )

Сын – гәүдә кимчелекләре бигрәктә еш була. Моны кисәтү өчен төрле эшчәнлек белән шөгыльләнгәндә гәүдәне дөрес тоту гадәте булдыру сорала. Махсус күнегүләр дөрес сын – гәүдә булдыруга гына түгел, терәк – хәрәкәтләнү органнарын, умыртка баганасын тотып торучы мускулларны ныгытырга да ярдәм итә. Дәресләрдә кыска вакытлы күнегүләр ясау да уңай йогынты ясый. Анда балалар бөҗәкләрнең яки кошларның очыш әйләнәсен, кояш чыгышын һәм баешын, очып киткән самолет эзен өзлексез күзәтәләр һәм төрле хәрәкәтләр ярдәмендә тасвирлап күрсәтәләр.

4.Хәрәкәтле ял минутлары һәм уеннар.

Акыл эшчәнлеге, фикер киеренкелеге, түземлелек күп сорала торган дәресләр барышында балаларны бераз ял иттерү максаты белән, хәрәкәтле ял минутлары үткәрелә. Әгәр бер халәттә озак утыруның сәламәтлеккә зыянлы икәнлеген искә алсак, хәрәкәтле ял минутларының никадәр мөһим икәнлеген аңлатыпта тору кирәкми. Төрле авыруларны дәвалау өчен дә аларны кулланырга мөмкин.

Хәрәкәтле ял минутлары күп төрле. Алар бары тик кул һәм бармаклар өчен, кул һәм аяклар, бары тик муен белән баш, күзләр һәм куллар һәм бөтен гәүдә өчен дә булырга

мөмкин. Бу ял минутларын дәреснең нинди өлешендә, кайчан үткәрергә кирәк икәнлеген иһтибарлы һәм сизгер тәрбияче үзе билгели. Балалар күптән түгел генә төрле уеннар уйнап, саф һавада йөреп кергән булсалар, хәрәкәтле ял минутларын дәрес ахырына таба, бирелгән материалны ныгыту барышындаоештырырга була. Мәсәлән, түбәндәге хәрәкәтле ял минуты, эш коралларының исемнәрен хәтердә ныгыту белән бергә, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Теләп һәм яратып башкарганда, хезмәтнең кешеләргә бәхет һәм шатлык китерүен төшендерә.

Тәрбияче: Оста иртә үк

Эшкә кереште.

Эш кораллары

Юксынган эшне.

Тәрбияче. Сөенде ышкы:

Балалар. “Эш, эш, эш, эш”, - дип (ышкылау хәрәкәтләре ясау).

9

Тәрбияче. Шатланды пычкы:



Балалар. “Ты-рыш, ты-рыш”, - дип (парлап басып, утын кисү хәрәкәте).

Тәрбияче. Очынды чүкеч:

Балалар. “Шәп-шәп, шап-шап”, -дип (кадак кагу хәрәкәте).

Тәрбияче. Талпынды балта:

Балалар. “Шат-шат, шалт-шалт”, - дип (утын яру хәрәкәте).

Дәреснең беренче яртысында, үткәннәрне кабатлау вакытында да хәрәкәтле ял минутларыннан файдаланырга туры килгәли. Мисал өчен “Игътибарлы бул” дип аталган уеннар җыелмасын алыйк. Алар хәрәкәтнең, ишетүнең, игътибарның тәңгәл килүен үстерүгә юнәлтедгән. Башта балалар тәрбияченең кул һәм аяк хәрәкәтләрен кабатлыйлар. Хәрәкәтләрне башкару тәртибен истә калдыргач, тәрбияче сүзләрне кире тәртиптә әйтә, ә хәрәкәтләрен күрсәтми башлый. “Кошлар, җәнлекләр,үсемлекләр” яки “Агачлар, куаклар, чәчәкләр” дигән уеннарны түбәндәгечә оештырырга мөмкин. Тәрбияче “кошлар” дигәч, балалар, кулларын канат кебек җилпеп, кошларның очу хәрәкәтен ясыйлар. “Җәнлекләр” дисә, төрле җәнлекләрнең йөрешен сүрәтлиләр. “Агачлар” дигәч, кулларын югары күтәреп, аяк очларына басалар һәм чайкалып торалар. “Куаклар” дип әйткәндә, кулларын билләренә куеп, уңга-сулга бөгеләләр. “Чәчәкләр”, “үсемлекләр” дигәч, чүгәләп утыралар. Бу уенны кошлар, җәнлекләр, агачларның исемнәрен атап та уйнап була. “Табигать көчләре” дигән уен да шушы ук тәртиптә оештырыла. Алып баручы әйткән сүзгә карап, уенда катнашучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Мәсәлән, “җир” дигәч, кулларын аска төшерәләр. “су” сүзенә -алга сузалар, “һава” дигәч , кулларын күтәрәләр, “ут” сүзенә түгәрәк ясыйлар.

Хәрәкәтле ял минутларын дәрес башында ук үткәрергә туры килү ихтималы да бар. Чөнки татар теленә өйрәткәндә, балалар ике төркемчәгә бүленәләр. Беренчесендәгеләр татар теленә өйрәнсәләр, икенче төркемдәгеләр әвәләү яки рәсем ясау белән шөгыльләнәләр. Башка дәрестән соң килгән балаларның арганлагы сизелсә, хәрәкәтле ял минутларын дәреснең оештыру өлешендә үк үткәреп алырга да мөмкин.

Физкультура дәресләрен нәтиҗәле итеп оештыру өчен яңа метод һәм чаралардан файдалану сорала. Хәрәкәт активлыгының яңа төрләре аларны кызыклырак итә. Беренче дәресләрдә балалар көчсез , кечкенә, бертуктаусыз бер – берсеннән зарланучан , бер тупны бүлешә алмый торган булалар. Сафта басып тора , командаларны , тәрбияче кушканны иптәшләрен борчымыйча гына үти белмиләр. Балалар еш кына үзләренә иң яхшы инвентарьларны алырга , күнегүләр эшләү өчен иң уңайлы урынга гына басарга тырышалар.

Беренче дәресләрдә үк без дуслык , иптәшлек , бердәмлек тәрбияләү ; үз –үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында төшенчәләр , күзаллаулар барлыкка китерү ; дус булып эшләргә өйрәтү максатын куябыз.
10

Балаларда тормыш өчен кирәкле күнекмәләр һәм осталыкны үстерүне иң мөһим бурыч итеп саныйбыз. Һәр хәрәкәт балаларга шатлык китерсен , ялкау , битараф балалар булмасын иде. Игътибарны балаларда җитезлек , хәрәкәтләр

ярашуы , чыдамлык кебек сыйфатларны үстерүгә , сәламәт яшәү рәвеше булдырырга тырышабыз.

Кече яшьтәге баланың гәүдәсе үсә , анда хәрәкәт күнекмәләре барлыкка килә , аның сәламәтлеге ныгый , организмы чыныга. Мәктәптә укый башлагач , эшчәнлек күләме шактый арта ; хәрәкәт активлыгы , саф һавада булу вакыты кими.

Балаларда хәрәкәтләнүгә ихтияҗ зур. Хәрәкәт – тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле шарт кына түгел , ә бәлки организмның үсүе һәм камилләшүе өчен дә мөһим.

Балаларга физик тәрбия бирүнең нәтиҗәле чараларыннан берсе – уеннар һәм уен рәвешендәге хәрәкәтле гамәлләр. Аларга туп , скакалка , гимнастика таягы , кыршау , флагчык кулланыла торган уеннар һ.б. керә.Уеннар балаларга зур шатлык китерә , аларның акыл , рухи , эстетик үсешенә ярдәм итә.

Күренекле педагог , анатом һәм табиб П.Ф.Лесгафт : “ Уен – күнегү ул. Аның аша бала тормышка әзерләнә”, дигән. Уенда үзара ярдәмләшү , бердәмлек тәрбияләү өчен шартлар туа. Уен кагыйдәләрен үтәү балада яңа сыйфатлар барлыкка китерә.Мәсәлән,”Тыелган хәрәкәт “ уены – игътибарлылык , реакция тизлеге : “Коткару “ – иптәшлелек хисе ; “Җәнлекләр парады “ уены – күзәтүчәнлек ; “ Ныклы тәртип “- игътибарлылык , сабырлылык тәрбияли.

5.Җәмгыятьтә һәм гаиләдә бала тәрбияләүнең роле.

Җәмгыятьтә балалар тәрбияләүдә семьяның әһәмияте гаять зур. Балалар бакчаларына йөрүенә , мәктәптә укуына карамастан , бала гомеренең өчтән ике өлешен өйдә , әти - әниләре янында уза.

Семьяда бала тәрбияләү күпьяклы һәм катлаулы мәсьәлә. Монда стандартка һәм универсаль рецептларга , әзер өлгеләргә таянып булмый. Ата – аналарның күп нәрсә танып белүе , уйлап эш итүе , балага индивидуаль якын килүе сорала.

Балалар тәрбияләүдә иң әһәмиятлесе нәрсә соң ? Башта бу сорауга “ барысы да бик әһәмиятле “ дип җавап бирәсе килә. Чыннан да бала тәрбияләүдә кайсы гына якны алсаң да ,аны әһәмиятле түгел дип әйтеп булмый. Ә шулай да , иң кирәклесе – баланың сәламәт булып үсүе.

Баланың тулы тәнле , зур гәүдәле булуы гына әле сәламәтлек критерийлары була алмый. Сәламәтлекнең асылы физик һәм рухи көчләрнең гармонияле үсүенә , тыныч холыклы , чыдам , төрле зарарлы тәэсирләргә каршы торырга сәләтле булуга кайтып кала.

Тормыш баланы һичшиксез ниндидер сынаулар белән очраштырачак. Моның нәрсә булуына карамастан темпиратураның кискен үзгәрүе яисә инфекцияме ул, физик авырлык әллә рухи дулкынланумы, нык организм моңа тиешле реакция

11

белән җавап биреп, үзен саклап калачак. Чыныкмаган – йомшак организм бирешәчәк.

Сәламәт баланы тәрбияләү үк җиңел – моны һәркем булә. Сәламәт бала тиешле күнекмәләрне дә тизрәк үзләштерә, шартлар алышынуга да тизрәк

җайлаша һәм үзенә куелган таләпләрне әйбәтрәк кабул итә. Сәламәтлек – характерны дөрес формалаштыруның, инициатива, көчле ихтыяр, табигый сәләт һәм талантлар үстерүнең мөһим алшарты. Шулай да бала сәламәт булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Нәрсәдән башларга? Иң беренче әлбәттә көндәлек режимны дөрес оештырырга кирәк.

Баланың үсеше һәм сәламәтлелеге үсү өчен көндәлек режимны дөрес оештыруның әһамияте зур. Шуның белән бергә ул балада күркәм сыйфатлар формалаштыруга, ихтыяр көче ныгуга, тәртиплелек һәм башка мөһим шәхес сыйфатларының үсешенә ярдәм итә.

Көндәлек режим баланың яшенә туры китереп, аларның хезмәтен, ялын, туклануын дөрес оештыру ул. Кайчагында ата – аналар балаларны кайбер авырулар белән авырырга тиеш дип уйлыйлар. Аларга хаттә иртәрәк авырган саен, балалар авыруны җиңелрәк үткәрәләр кебек тоела. Ләкин бу дөреслектән бик ерак йөри. Теләсә нинди авыру бала организмын хәлсезләндерә, аның үсешен тоткарлый һәм тәрбияләүне кыенлаштыра.

Авыруларның күбесен булдырмый калырга мөмкин. Бу эшнең артык кыенлыгы юк, авырулардан саклану чараларын үткәрү сорала.

Организмны гормонияле үстерү һәм аңарда тотрыклы яраклашу реакциясе формалаштыру өчен төрле табигый факторлар ярдәмендә баланы чыныктырырга – физкультура, төрле уеннар һәм спорт белән шөгылләндерергә кирәк.

Физик күнегүләрнең йогынтысы аларның организмындагы физиологик процессларны стимуллаштыру сәләтенә нигезләнгән. Физик күнегүләрнең стимуллаштыру һәм чыныктыру тәэсире күпчелек очракта үзәк нерв системасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Актив физик күнегүләр бөтен организмга берьюлы тәэсир итүләре белән файдалы. Системалы физик күнегүләр нәтиҗәсендә үзгәрми кала торган бер генә орган да юк.

Физик эш вакытында организмда барлыкка килә торган матдәләр йөрәк мускулларының кыскару сәләтен арттыруга булышлык итә.

Сәламәт, шат күңелле... бу төшенчәләр һәрвакыт бергә йөри. Әгәр сәламәтлек белән бергә яхшы кәеф, көр күңеллелек, оптимизм булмаса, ул тулы булмагандай тоела. Бу чыннан да шулай...

Һәрбер әти - әни һәм тәрбияче баланың сәламәт һәм бәхетле булуын телидер.Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үзләренә , әйләнә - тирәгә , табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланамы икән ? Ә бит моның “сере “ бик гади – сәламәт яшәү рәвешенә күнегү , ягъни:

- ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылу.

Сәламәт яшәүнең нәтиҗәсе – физик һәм рухи , әхлакый сәламәтлеккә ирешү , алар үзара бәйләнешле ; халык юкка гына : “ Сәламәт тәндә - сәламәт акыл “дип әйтмидер.

Менә шуңа күрә бу юнәлештәге эшне без әти - әниләргә аңлатудан башлыйбыз. Аларны физик һәм әхлакый яктан сәламәт балалар тәрбияләүдә бергәләп актив эшләргә җәлеп итәргә тырышабыз. Моның өчен гаиләдә уңай халәт – тынычлык , үзара игътибарлылык һәм ягымлылык , бер – береңне аңлый , ялгышларны кичерә белү , үзара ярдәмләшү , бер – береңә хуш килердәй эшләр эшләү , гаиләдәге кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуның булуы мөмкин.

Шушы максаттан чыгып безнең “ Каенкай “балалар бакчасында тирән эш алып барыла. Гаилә өчен төрле чаралар- “Әти ,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә “,”Сабантуй”,

“Сәламәтлек дәресләре” ,”Күңелле стартлар” уздырыла.

Әти -әниләр өчен тәрбиячеләр һәм шәфкать туташы тарафыннан әзерләнгән киңәш тәкъдимнәрдән торган лекцияләр , әңгәмәләр уздырыла. Шулай ук “Сәламәт булыйм дисәң “,”Сәламәтлек экраны “ дигән стендларда әти - әниләр һәр ай саен балаларның сәламәтлек торышы белән таныша алалар.Күчмә папкаларда чагылдырылган тирән эчтәлекле сәламәтлек һәм спортка багышланган язмалар әти-әниләрдә зур кызыксыну уяталар. Анда алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. Урманнарга һәм чишмәләргә ясалган сәяхәт һәм экскурсияләр вакытында әйләнә-тирәне танып белергә ,аның турында кайгыртырга ,үз организмнарын чыныктыру өчен табигать хазинәләреннән файдаланырга өйрәтәбез.

Сәламәт яшәү рәвеше өчен кирәкле икенче шарт- балалар һәм әти - әниләр арасында дуслык , татулык , бергә булырга , аралашырга , киңәшләшергә омтылу , гаиләдәге барлык кешеләрнең сәламәтлегенә игътибарны арттыру.

Әлбәттә балаларны сәламәтләндерү , чыныктыру гаилә белән берлектә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Бакча һәм гаилә хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе бар,һәм алар һәммәбезне дә куандыра. Иң мөһиме – гаиләләребез бакчаны яратты , аңа тулы ышаныч белән үз балаларын тапшырды. Без моның белән чиксез горурланабыз “Яхшы сәламәтлек ,- дип яза бүгенге көндә иң популяр сәламәтләндерү системаларының берсен иҗат иткән П.С.Брегг , - чын күңелдән “ Мин үземне искиткеч әйбәт хис итәм ! Мин яшим - нинди хозурлык ! дип әйтергә мөмкинлек бирә торган рәхәтлек хисләре ул “. Тормышның төп максаты бәхет икәнен һәркем белә. Ләкин аңа бер генә юл – нык сәламәтлек илтә.Сәламәтлектән башка бәхет була алмый.

Сәламәтлек - иң зур байлык.Балалар һәм ата – аналар да шушы байлыкка ирешү , аны саклау һәм үстерү – ныгыту алымнарын , ысулларын яхшы белергә һәм көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш.

Сабыйларның сәламәтлеген саклау , аларның физик үсешен тәэмин итү максатыннан безнең Олы Мәтәскә “ Каенкай “ балалар бакчасында спорт мәйданчыгы һәм физкультура залы булдырылган.

Балаларда физик тәрбия бирүнең нәтиҗәле чараларыннан берсе – уеннар һәм уен рәвешендәге хәрәкәтле гамәлләр. Аларга туп , скакалка, гимнастика таягы, кыршау, флагчык Һ.б. кулланыла торган уеннар керә. Уен- күнегү ул. Уен аша бала тормышка әзерләнә. Шушы максаттан чыгып безнең уен бүлмәсендә физкультура почмагы булдырылган. Монда уен өчен берничә туп , скакалка,кыршау урнаштырылган. Балалар шөгыльдән тыш вакытларда , уен бүлмәсендә спорт хәрәкәтләре белән шөгылләнә алалар. Көннең теләсә кайсы вакытында үткәрелгән физик күнегүләр баланың физик үсешенә уңай өогынты ясый.

Бакчада балаларга физик тәрбия бирү М.А.Васильеваның “Балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү “(2005) программасына таянып алып барыла.

Безнең балалар бакчасында балаларны сәламәтләндерү буенча шәфкать туташы белән тәрбияче берлектә эш алып баралар. 12 кв.м. зурлыкта медицина кабинеты җиһазландырылган. Балаларның буйларын һәм авырлыкларын үлчәү өчен ростометр һәм үлчәү кулланыла.Балаларга беренче ярдәм күрсәтү өчен медикоментлар, витаминнар,зобка каршы препаратлар җитәрлек булдырылган. Шулай ук балалар өчен кушетка ,шпателлар , градусниклар булдырылган.

Балалар сәламәтлеген тагын да ныгыту максатыннан елга бер тапкыр район үзәк шифаханәсе тарафыннан оештырылган бригада (педиатр, лор, окулист, дерматолог, невропотолг) врачлары белән тикшерү уздырыла. Вакытында дөрес диагноз һәм сәламәтлек группасы билгеләнә. Хроник авырулы һәм еш авыручы балалар белән аерым эш алып барыла – аларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынып эш алып барыла.

Йогышлы авыруларга каршы тору йөзеннән без үзебезнең бакчада үстерелгән күп кенә дару үләннәрен кышкы чорга җыеп киптерәбез. Болар – кура җиләге (яфрагы һәм кагы), үги ана яфрагы, зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге, алма исле үләннәр җитәрлек җыела. Үлән чәйләрен кулланып без балаларны табигатькә якынайтырга, әйләнә тирә мөхитебезгә карата сак булырга, кадерен белергә өйрәтәбез.

Шушы профилактик чараларның нәтиҗәсе балаларның сәламәтлек күрсәткечләрендә ачык чагыла.


Бакчабызга яңа килгән һәр бала өчен медицина картасы ачыла. Гаиләсе бедән тыгыз эш алып барыла. Бакчага килгән һәр баланы бакча тормышына ияләндерү өчен индивидуаль эш алып барыла.

Туклану – бала сәламәтлеге өчен мөһим фактор. Яшь организмның аксымга, углевод һәм витаминнарга булган физиологик ихтыяҗлары искә алынырга тиеш. Сөт һәр бала өчен дә файдалы. Аксымнар исә яшь организмның үсешендә төп урынны тота. Ит, балык, йомырка, сөт ризыклары – аксымга иң бай ашамлыклар.

“Каенкай” бакчасының яшелчә үстерү участогында кишер, чөгендер, суган, помидор уңышы көндәлек менюны төрләндерә. Алар балаларны тукландыру максатында тотыла. Ашату нормасының үтәлеше төп продуктлар буенча ит – 100%, сөт – 100%, май – 100%, балык – 45%,сыр-100,җиләк-җимеш-100%,яшелчә-100%,йомырка-100%. Кыш өчен җимеш сулары әзерлибез, яшелчәләр тозлыйбыз, киптерәбез, салатлар ясыйбыз. Шулай ук 3 блюда “С” витамины белән тулыландырыла. Балаларга бирелә торган әзер продукцияне тикшерү өчен махсус комиссия эшли.

Физик тәрбия бирү балаларны һәр яклап үстерә һәм аларның сәламәтлеген ныгыта. Көндәлек режимны һәм шәхси гигиена тәләпләрен үтәү белән беррәттән, балаларны төрле физик күнегүләр белән дә шөгыльләнергә күнектерергә кирәк. Бакчабызда физкультура дәресләре, физминуткалар үз вакытларында үткәреләләр. Режим саклауның бик зур тәрбияви әһәмияте бар, чөнки ул баланы җыйнаклыкка, билгеле бер тәртипкә өйрәтә.

Бала һәркөн үзе киенергә, урамнан кергәч чишенергә өйрәнә, сабынлап кул юарга, вакытында ашарга, йокларга күнегергә тиеш.

Баланың көндәлек режимын төзегәндә аның физик үсешен һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга тырышабыз. Бала дөрес үсеш алсын һәм сәламәт булсын өчен һәркөнне үз вакытында саф һавада булабыз. Физик күнегүләрдән тыш бала организмы өчен чыныктыру чараларыныңда әһәмияте зур. Шулардан чыгып безнең балалар бакчасында чыныктыру чараларының түбәндәгеләре үткәрелә: һава ванналары, су процедуралары, үләннәр б/н чәй эчерү, төймәле

юл, массаж.

Үз вакытында үткәрелгән һәр чыныктыру чарасы балаларга сизелерлек тәэсир итә. Мондый балаларның чыдамлылык күрсәткечләре югарырак була, алар яхшырак йөгерәләр, сикерәләр, авыруларга бирешмиләр.

Балалар бакчасында травматизмны булдырмау максатыннан балалар белән дәресләр челтәренә һүм еллык планга таянып бик күп чаралар уздырыла: “Юлда булсаң бул өлгер”, “Светофорлар иленә сәяхәт” һ.б.

Балалар бакчасының еллык планы “Җәйге чорда балалар белән эшләү” планын үз эченә ала. Планга таянып нәтиҗәле эш алып барыла.



Сәламәт яшәү рәвеше тормыштан тәм һәм ямь табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, тәмле ашау, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта, “сәламәт тәндә - сәламәт акыл” хакимлек итә. Бу бурычларны хәл итү максатыннан, иң яхшы балалар рәсеменә, кул эшенә, плакатларга конкурслар; спорт ярышлары, “Сәламәтлек көннәре” үткәрелә.

Кыскасы, сәламәт рухлы, аек акыл белән эш йөртә белүче, яңалыкларны тиз үзләштерүче, үзе һәм башкалар өчен дә, җаваплылык тоючы яшь буын тәрбияләү – безнең изге бурыч.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет