Сәламәтлек зур байлык



Дата28.06.2016
өлшемі37 Kb.
#163356
Тема: Сәламәтлек – зур байлык

Максат: Текст өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту;

Дәресне проект методы буенча оештыру.

Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: проектор, экран, карточкалар
Дәрес барышы


  1. Оештыру.

  • исәнләшү

  • кизү укучы сөйләме

  1. Актуальләштерү

  • Укучылар без сезнең белән узган дәрестә “Сәламәтлек – зур байлык” исемле текст белән таныштык. Исегезгә төшерегез әле, текстны укый башлаганчы безгә нинди сорау куелган иде?

  • Сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк?

  • Дөрес, укучылар. Ә нишләргә кирәк соң? Өй эше итеп сезгә шушы сорауга җавапны, төрле формаларда, әзерләп килергә иде. Кемдер презентация, кемдер буклет ясыйм диде. Әйдәгез, укучылар үзләрегезнең эшләрегезне безгә дә күрсәтегез әле.

  • Өй эшләре тикшерелә. Һәр укучы үз эшен яклый.

  1. Белемнәрен ныгыту.

- Әйдәгез укучылар, текстны искә төшереп алыйк әле. Мин сезгә хәзер сүзләр язылган битләр таратам. Һәр биттә бер җөмлә, ләкин җөмләдә сүзләр тәртибе буталган. Сезнең максат: җөмләдәге сүзләр тәртибен дөресләп, эчтәлек буенча урнаштырырга.

- Сәламәт булу өчен:

Беренчедән, кирәк, спорт, шөгыльләнергә, белән.
Йөрергә, спорт, түгәрәкләренә, ясарга, зарядка, иртән, яки, кышын, тимераякта, шуарга, чаңгыда, ә, җәен, коенырга, су, кызынырга, кирәк, кояшта.
Икенчедән, сакларга, көндәлек, режимны, акыл, физик, хезмәтен, хезмәт, аралаштырырга, белән, соң, авыр, эштән, ял, кирәк, итәргә.

Өченчедән, кирәк, тукланырга, дөрес.


Яшелчә, күбрәк, кирәк, һәм, җиләк-җимеш, ашарга.
Алдыннан, майлы, ярамый, йокы, баллы, кыздырылган, ризыклар, ашарга.
Дүртенчедән, белү, дөрес, ел, вакытына, киенә, карап.
Җәен, кирәк, кышын, җиңел, кием, җылы, кияргә.

  • Укучылар дөрес җавапларны укыйлар. Дөреслеге тикшерелә. Нәтиҗә ясала.

  • Текстта бирелгән, акыл хезмәтен, физик хезмәт белән аралаштырырга кирәк дигән киңәшне ничек аңлыйсыз.

(Төркемнәрдә эшләнә)

  • Без сезнең белән укучылар, ашарга кирәк, шөгыльләнергә кирәк, аралаштырырга кирәк дибез. Ә бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый соң.

  • Дөрес. Бу фигыль, инфинитив. Барлык, юклык формаларын искә төшеп үтик. Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Барлык формасы –рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә, -яргә, -ярга кушымчалары белән ясала

Юклык формасы –маска, -мәскә кушымчалары белән ясала.

- Әйдәгез хәзер, җөмләләр төзеп карыйк.

IV. Физкультминутка

- Сәламәт булу өчен укучылар, ял итеп алырга кирәк. Күзләрне ял иттереп алыйк.

V. Күнегүләр эшләү

- 11 нче күнегү

- 12 нче күнегү

- 13 нче күнегү. Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйләргә. 1 укучы сөйли.

- Менә без сезнең белән, дәрес буе сәламәтлек турында сөйләштек. Ә сез сәламәтлек турында мәкальләр, әйтемнәр беләсезме? Хәзер мин сезне тикшереп карыйм.

Байлык – бер айлык,(саулык – гомерлек).

Байлыкның башы — (тазалык).

Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк).

Пакьлек сөйгән (сау булыр).

Саф һава — (тәнгә дәва).

Сәламәтлек – җәүһәр, (ләкин тиз югала).

Таза булсаң,( таш та ярып була).

Саулык — (зур байлык).

- Яхшы. Хәзер әйдәгез әле укучылар уйнап алыйк. Сәламәтлек сүзеннән яңа сүзләр ясагыз эле.

Сәләт

Ат

Кал



Ләм

Сат


Сал

Мал


Кәс

Лак


Сәлам

Тал


Тел

Тәм



  1. Өй эше бирү

- Сәламәтлек турында күп сөйләштек. Өй эше итеп сез сәламәтлегегезне үзегез ничек саклыйсыз. Хикәя язып килергә

  1. Билге кую

  2. Йомгаклау

- Дәреснең нәтиҗәсен без сезнең белән менә шушы буклетка урнаштырдык. Монда сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге язылган. Сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр урнаштырылган. Проект эчшәнлеге укучыларда нинди сыйфатлар үстерүе турында өйтелгән. Мин аларны сезгә таратам.

Дәресне тамамлап сезгә шуны әйтәсем килә.


Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз булыгыз,

Зиректәй алсу булыгыз,

Кояштай сылу булыгыз,

Имәндәй таза булыгыз,

Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз.





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет