Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты
ИҖТИҺАД ИШЕКЛӘРЕН АЧУЧЫ
М Ә Р Җ А Н И
Мәкаләләр җыентыгы
Казан – 2018
УДК 28
ББК 86.38
И 98
Фәнни мөхәррир:
ТР ФА академигы, тарих фәннәре докторы Р.С. Хәкимов
Төзүче:
филология фәннәре кандидаты А.М. Гайнетдинов
Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗани: Мәкаләләр җыен-
тыгы / Төз. А.М. Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани
исем. Тарих институты, 2018. – 76 б.
ISBN 978-5-94981-290-7
Китапта күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багыш-
ланган төрле мәкаләләр урын алган. Алар, галимнең замандашлары һәм
шәкертләре тарафыннан язылып, инкыйлабка кадәр чыккан «Аң»,
«Шура», «Йолдыз», «Кояш» дигән газета-журналларда басылган. Хез-
мәтебез галимнәргә, мөгаллимнәргә, дин әһелләренә, гомумән, татар
халкының тарихы һәм дини мирасы белән кызыксынучы укучыларга
тәкъдим ителә.
ISBN 978-5-94981-290-7
УДК 28
ББК 86.38
© Гайнетдинов А.М., 2018
© ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2018
3
К е р е ш
Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) – бөтен көчен миллә-
тебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган
бөек татар галиме, тарихчы, дини реформатор, педагог, этно-
граф, эпиграфист, шәркыять белгече, җәмәгать эшлеклесе,
җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Быел аның олуг
юбилее җитте, ягъни 2018 елда тууына 200 ел булды. Шулхәтле
күп вакыт узса да, бу шәхеснең исеме һаман телләрдән,
каләмнәрдән төшми, халкыбыз аны һәрвакыт горурланып искә
ала, хәзерге фәндә дә татарның иң бөек һәм могтәбәр галиме
буларак санала.
Ш. Мәрҗанинең олуг хезмәтләре бөтен ислам галәмен дияр-
лек тетрәндергән һәм уйланырга мәҗбүр иткән. Ул халыкны аң-
белемгә, иҗтиһадка (шәригать мәсьәләләрен үзлектән тикшереп,
мөстәкыйль фикер йөртүгә) чакырган һәм схоластикадан,
тәкълидтән (элекке дин галимнәренә сукырларча иярүдән) ары-
нырга өндәгән. Җәдидче галимебез тышкы кыяфәте белән башка
дин әһелләре кебек булса да, үзенең эчке рухи дөньясы, дини ка-
рашлары белән алардан нык аерылып торган. Ул акылы булган
һәр кешене, «иҗтиһад ишекләре»н ачып, Коръән һәм хәдисләр
белән шәригать мәсьәләләрен үзлегеннән тикшереп, нәтиҗә чы-
гарырга, мөстәкыйль фикер йөртергә, исламны төрле әкият-
хорафатлардан, элекке галимнәрнең ялгыш фикерләреннән
арындырып, динне тормыш һәм фән белән бәйләргә чакырган.
Мәрҗанинең мөселманнарны тәкълид бәласеннән коткарган
«Назүрәтел-хак» әсәре, гомумән алганда, ястү намазының җәйге
көннәрдә дә өстән төшмәве, шәфәкъ кызыллыгы бетмәсә дә,
К е р е ш
4
барыбер аны уку мәҗбүри икәнен исбат итүдән гыйбарәт.
Ләкин бу мәсьәләгә карата җавабын язу алдыннан Мәрҗани бик
озын кереш өлеш язган һәм менә шунда аның инкыйлаби
фикерләре мәйданга чыккан, халыкны сукырларча дини
мәзһәбләргә иярергә түгел, ә, бәлки, исламның төп чыганаклары
булган Коръән һәм хәдисләрдән дәлил тапканнан соң гына теге
яки бу гамәлне яки гыйбадәтне үтәү тиешле икәнен исбатлаган.
Әлеге хезмәтнең асыл кыйммәте төп өлешендә түгел, ә озын
мөкаддимәсендә (кереш өлешендә), ягъни китапның беренче
алтмыш битендә. Шуңа күрә Г. Ибраһимов түбәндәгечә яза:
«Мөкаддимәдәге фикерне берничә сүздә җыярга туры килсә:
Аллаһ азат яраткан акылга богау салмагыз, мөэминнең фикере
хөр, менә Коръән, менә хәдис – шуларны өйрәнсен дә үзе
аңлаганча ышансын вә гамәл кылсын. Мин үземнең һичкемнең
фикер һәм мәзһәбенә иярергә мәҗбүрмен дип белмим...
рәвешендә нәтиҗә ясарга мөмкин иде»
1
.
Шиһабетдин хәзрәт – бөтен ислам дөньясын тәкълид бә-
ласеннән коткаручы, дини фикердә инкыйлаб ясаучы шәхес.
Дөрес, аңа хәтле Габденнасыйр Курсави инде ХIХ гасыр ба-
шында ук халыкның акылына салынган богауларны өзәргә ты-
рышкан, тик аның халыкка тәэсире алай ук көчле булмаган.
Үзләренең ирекле карашлары өчен аларның икесенә дә кадим-
челәр тарафыннан «кяфер», «имансыз» мөһере сугылган иде.
Мәгълүм ки, элекке мәдрәсәләрдә схоластик белемнәр
биргәннәр, урта гасырда яшәгән галимнәрнең сүзләренә сукыр-
ларча иярергә өйрәткәннәр, төрле гыйбарәләрне аңламыйча,
фикерләмичә, ятлату белән мәшгуль булганнар. Мәсәлән, игъ-
тикад (иман) өлкәсендә әшгари яки матүриди (Әбү Хәсән
1
Ибраһимов Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре. Юбилей мөнәсә-
бәте илә тәнкыйть / Г. Ибраһимов // Аң. – 1915. – № 1. – Б. 13.
К е р е ш
5
Әшгари, Әбү Мансур Матүриди атлы галимнәргә иярүче)
фикыһ (ислам хокукы) өлкәсендә хәнәфи (Әбү Хәнифә исемле
галимгә иярүче) мәзһәбенә иярүне мәҗбүри итеп куйганнар,
моны эшләмәүчеләрне җәһәннәм белән куркытканнар. Г. Ибра-
һимов язганча, элекке кадимче мөдәррисләр «әшгари», «хәнә-
фи» сүзләре белән шәкертләрнең йөрәкләрен һәм акылларын
томалаганнар: ««Бисмилла», «Аллаһ», «Коръән» сүзләре белән
янәшә өйрәтелгән ул «әшгари», «хәнәфи» сүзләре безгә, бер
безгә генә түгел, һәр мөселман баласына җиде яшьтән керә
башлап, мохитнең тәэсир итә баруы белән алар йөрәкнең төбенә
кадәр тамыр җәеп, бөтен гакли хәятны каплап ятканнар»
2
. Шу-
нысы аяныч: хәзерге заман мәдрәсәләребездә дә, матүриди һәм
хәнәфи мәзһәбләренә сукырларча иярүне таләп итеп, шәкерт-
ләрнең йөрәкләренә һәм акылларына кабат тәкълид богавы сала
башладылар, хәтта бүген кайбер дин әһелләре кадимчеләрдән
әллә ни аерылмыйлар сыман. Юкка гына тырыштымыни
Мәрҗаниебез?!
Бөек реформатор Шиһабетдин хәзрәт югарыда искә алын-
ган мәсьәләләрне күтәреп, кешеләрнең дини авторитетларга су-
кырларча иярүен нык тәнкыйтьләгән, иҗтиһадка чакырган,
тәкълидтән тыйган. Ул заманда, Коръән-хәдисне гади кешегә
аңларга һәм аларга мәгънә бирергә ярамый, дигән фикер куәтле
булса да, Мәрҗани иҗтиһад капкаларын ачкан һәм башкаларны
да шул капкадан керергә чакырган. Моның өчен һичшиксез
Коръәнне, йөзләгән хәдисләрне яттан белү таләп ителмәвен
аңлатырга тырышкан; ислам чыганакларын белгән мөселман
үзе үк галим-мөҗтәһидкә әйләнә һәм шәригать мәсьәләләрен
үзе тикшереп, мөстәкыйль фикер йөртә, нәтиҗә ясый ала, дип
2
Ибраһимов Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре. Юбилей мөнәсә-
бәте илә тәнкыйть / Г. Ибраһимов // Аң. – 1915. – № 1. – Б. 13.
К е р е ш
6
санаган. Шуңа күрә Әхмәдһади Максуди, Ш. Мәрҗанинең чын
мөҗтәһид булуын һәм аның әшгари белән матүридигә бернинди
катнашы булмаганлыгын белдереп, түбәндәгечә язган: «Мәр-
җани хәзрәтләре бөтен ислам галәме тәкълид һәм тәсаувыф
(суфичылык) бәлаләренә дучар булган бер заманда пәйда бу-
лып, үз өлешенә төшкән вазыйфаны форсаты ярдәм иткән
микъдарда тулысынча үтәде, кимчелек кылмады. Мәрхүм әдип
түгел иде, шагыйрь дә түгел иде, суфи бер шәех тә булмады,
философ та булмады, ләкин фикере куәтле һәм сәламәт фикер
иясе бер шәргый мөҗтәһид иде. Игътикад бабында да тырыш-
лык күрсәтте, мәгълүм булган гыйльми хөкемнәрне дә үз
иҗтиһадына муафыйк булганлыгы өчен генә кабул итте. Игъти-
кадта әшгари түгел, матуриди дә булмады, мөгътәзили яки ши-
гый да түгел иде, ләкин Мәрҗани иде. Мәрҗанилеге дә Коръән
вә Сөннәткә тулысынча иярүдән һәм болардан башкаларның
һичберсенә дәлилсез иярмәүдән гыйбарәт иде»
3
.
Мәшһүр татар галиме Ризаэтдин Фәхретдин гакыйдә китап-
ларының әшгари белән матүриди мәзһәбләренең фикерләре
белән тулганлыгына кайгырып, болай дип язып калдырган:
«Ислам дөньясында «әһлес-сөннә вәл-җәмәга юнәләше» исеме
белән укыла торган гакыйдә китапларының «әһлес-сөннә вәл-
җәмәга юнәләше» булудан бигрәк, кәлям әһеле, ягъни әшгари
һәм матүридиләр юлы икәнлеген, анда булган темаларның
Коръән һәм Сөннәткә туры килүдән бигрәк тә, мөгътәзиләләрне
кире кагуны нигез итеп алынганлыгын аңларга һәм шушы фи-
керне Аллаһ ризасы өчен һичкемнән курыкмый сөйләргә тиеш-
ле иде»
4
. Шулай ук ул, Әбү әл-Хәсән әл-Әшгари белән Әбү
3
Мәрҗани: Фәнни-популяр җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 453–454.
4
Фәхретдин Р. Мәрҗани җыентыгына күзәтү / Р.Фәхретдин // Шура. –
1915. – №9. – Б. 285.
К е р е ш
7
Мансур әл-Матүридигә иярүчеләр генә чын мөселман була, дип
әйтүчеләрне надан кешеләргә тиңләгән
5
.
Бүгенге көндә кадимчелекне яклаучылар, Мәрҗанине
хәнәфилек белән тыгыз бәйләмәкче булып, аның хакында хата-
лы булган кайбер фикерләрне тараталар. Хәтта ни өчендер «Та-
тар энциклопедия»сендә: «Мәрҗани, исламның гомуми
нигезләмәләре хакында сүз кузгатканда, хәнәфи мәзһәбенә кат-
гый рәвештә иярергә кушкан», – дип язылган
6
. Бу – әлбәттә,
дөреслеккә туры килми, чөнки Шиһаб хәзрәт хезмәтләрендә,
киресенчә, моның капма-каршысын белдергән: «Бер фәкыйһнең
генә фәтваләрендә тукталып, аның мәсләгенә фанатикларча,
тиешле дәлилләр белән дә нигезләмичә, ябышу ярамый»
7
;
«Чынлыкта, әгәр дә берәр галимгә иярү һәм тәкълид кылу
мәҗбүри булса, бу кешеләрне кысар, уңайсызландырыр иде.
Кешеләрнең тулысынча галимнәргә иярүләрендә җиңеллек һәм
киңлек юк»
8
; «Аларның (мәзһәбләргә нигез салучыларның)
берсенең булса да: «Минем мәзһәбемә генә ияр», – дип әйтүе
турында һичбер хәбәр дә килмәде, ә, бәлки, моның капма-
каршысы гына килде»
9
; «Берәүгә дөрес хәдис иреште икән, ни-
чек инде аңа: «Әбү Хәнифә, я Малик, я Шафигый, я Әхмәд, я
5
Фәхреддин Р. Җәвамигыль-кәлим шәрехе / Р. Фәхреддин.- Оренбург,
1916. – Б. 110.
6
Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред.
Г.С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ,
2008. – Т. 4: М–П. – С. 74.
7
Мәрҗани Ш. Назурәтел-хаккый фи фәрадыйятил-гыйшаи вә ин ләм
ягыйбәш-шәфәкъ / Ш. Мәрҗани. – Казан: Хозур, 2013. – 336 б. (гарәп
телендә). – Б. 68.
8
Шунда ук. – Б. 69–70.
9
Шунда ук. – Б. 321.
К е р е ш
8
башка берәүнең фикерен белми торып, бу хәдис белән гамәл
кыла күрмә», – дип әйтергә мөмкин?!»
10
һ.б.
Г. Ибраһимов, Р. Фәхретдин, Х. Габәши, Т. Ильяси, Һ. Ат-
ласи, Ш. Шәрәф, Г. Гыйсмәти һ.б. галимнәр Мәрҗанинең хәнәфи
мәзһәбенә катгый рәвештә иярергә кушмаганлыгын, бәлки
Коръән һәм Сөннәткә мөрәҗәгать итеп, һәр мөселманга иҗтиһад
кылып, дини мәсьәләләрдә үзләренә җавап эзләргә боерганын
әйтеп калдырганнар. Галим фәкать табигатьләре белән акыллары
сай, фикерләүгә сәләтсез булган кешеләргә генә, чыгарма рәве-
шендә, нинди дә булса мәзһәбкә иярергә рөхсәт иткән
11
.
Хәзерге заманда безгә Ш. Мәрҗани хезмәтләренең ни рә-
вешле көчле тәэсир иткәнлеген аңлавы кыен, аны фәкать шул
чорда яшәгән мөселманнар гына бөек реформаторның батыр-
лыгын, бөеклеген, олуг дәрәҗәсен хакыйкый рәвештә күрә һәм
тоя алганнар. Ничә еллар буе фанатизм белән сугарылган бозык
ышанулар зинданында ябылып яткан, соңра Мәрҗани аркасын-
да азат ителгән бик күп дин әһелләре аның хезмәтләренә иң
югары бәя биргәннәр, галимгә һәрвакыт рәхмәтле булганнар.
Шуңа күрә бөтен ислам дөньясы аның исемен ихтирам белән
телгә алган, халкыбыз да аны бик кадерле бер урынга утырткан.
Мәсәлән, Г. Ибраһимов галимне түбәндәге сүзләр һәм эпитет-
лар белән искә алган: бөек остаз, куәтле мөтәфәккир (фикер ия-
се), җәсүр (кыю) бер каһарман, гаюр (горур) каһарман, фикри
хәятта революция ясаучы, зур галим, яхшы атаның баласы,
Казанның беренче мөдәррисе, таң чулпаны, иң куәтле мөәссир
(тәэсир итүче), даһи, даһи акыл иясе, бөек мөхәккыйк (дөрес-
лекне тикшерүче), тар рамкаларны ватучы, яңаны ясаучы, үзенә
10
Мәрҗани Ш. Назурәтел-хаккый фи фәрадыйятил-гыйшаи вә ин ләм
ягыйбәш-шәфәкъ / Ш. Мәрҗани. – Казан: Хозур, 2013. – 336 б. (гарәп
телендә). – Б. 314.
11
Шунда ук. – Б. 27.
К е р е ш
9
кадәр булмаган нәрсәне тудыручы, милли тарихка нигез салу-
чы, тарихыбызның мөҗиде (иҗат итүчесе) һ.б.
Галим хакында инде бик күп сөйләнелгән, язылган, хәтта
инкыйлабка хәтле үк инде Ш. Мәрҗани хакында төрле газета-
журналларда байтак мәкаләләр дөнья күргән. Аларның күбесе
милләттәшләребезгә таныш та түгел. Бу инде аңлашыла да,
беренчедән, алар гарәп графикасында, икенчедән, иске татар
телендә, ягъни хәзерге телдән бераз аерыла торган телдә языл-
ган. Шуларны истә тотып, без Г. Ибраһимов, Р. Фәхретдин,
Б. Шәрәф, Г. Баттал, Г. Гыйсмәти, И. Габиди, Г. Гафуров, Г. Хә-
биб, З. Кәримия кебек атаклы галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать
эшлеклеләре, замандашларының Мәрҗанигә багышланган кай-
бер мәкаләләрен кириллицага күчереп, аңларга уңайлы булсын
өчен барлык архаик грамматик формаларны хәзерге әдәби тел
нормаларына салып, милләттәшләребезгә тәкъдим итәргә бул-
дык. Нәкъ менә гади халык укысын, аңласын өчен аларны
хәзерге телгә яраклаштырып бирдек, ягъни максималь дәрәҗәдә
хәзерге гамәлдәге телгә җайлаштырдык, якынайттык. Шулай ук
текстларда очраган гарәп телендәге җөмләләр татар теленә
тәрҗемә ителде. Бу китабыбыз аркылы укучылар Ш. Мәрҗани
хакында тагын да күбрәк белерләр, дигән теләктә калабыз.
А.М. Гайнетдинов
10
Галимҗан Ибраһимов
Достарыңызбен бөлісу: |