Татарстан Республикасы Саба район мәгариф бүлеге



Дата28.06.2016
өлшемі36.91 Kb.
#163354
Татарстан Республикасы

Саба район мәгариф бүлеге

Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе

Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Галимҗанова Лилия Гаптелманнафовна

2011-2012 нче уку елы

Һәр бала – шәхес. Бала дөньяга килүгә үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә башлый. Берәүләр бик оста җырлый, берәүләр матур итеп сөйләшә, рәсем ясый, бии, төрле-төрле вакыйгалар уйлап чыгара. Бала мәктәпкә килгәч, без аның шушы сәләтләрен күрә белергә һәм аны үстерү өчен барлык көчебезне куярга тиеш. Дәресләрдә, класстан тыш чараларда укучыларга иҗади биремнәр бирергә, ул эшчәнлекләрендә аларга ярдәм итү бик мөһим. Ә балага ярдәм итү өчен сабый күңеленә ачкыч таба белергә, аның өчен әни дә, апа да, иптәш тә, дус та, сердәшче дә була белергә кирәк. Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт иртә белән бала мәктәпкә килү белән үк башлана. Мин укучыларымның бүген мәктәпкә нинди кәеф белән килүләрен барлыйм. Баланың күзенә карыйм, кулыннан кысам, назлап башыннан сыйпап аның белән исәнләшәм, хәерле иртә телим. Шуннан соң алар ачылып китәләр, үзләренең сөенечләрен дә, көенечләрен дә сиңа сөйлиләр. Ә мин алда улачак дәресләрендә уңышлар телим.

Ә дәрес – ул эшчәнлек. Ул укытучыдан зур тырышлык, сабырлык, ә укучылардан көч, үҗәтлек сорый. Менә шушыларны истә тотып мин ничә еллар инде укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләдем. Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләүләр сәләтен үстерү максатыннан балаларга индивидуаль якын килеп бирелә. Аларны гаҗәеп кызыклы сәяхәтләргә алып керү, “Серле хәзинә” дәрьясында туган телебезнең кыйммәтле энҗе бөртекләрен табарга өйрәтә.

Бүгенге көнне компьютерсыз күз алдына китерү дә кыен. Укытучы өчен дә бу бик уңайлы. Дәресләрне балаларны уйландыра, иҗат итә торган биремнәр белән баету мөһим. Балага уйларга, үз фикерен тупларга мөмкинлек бирү кирәк. Аларның фикерләрен тыңлаганнан соң, йомгаклау өлешен укытучы әзерләгән слайдларда карап, фикер алышып нәтиҗә ясау кирәк. Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә төрле кызыклы биремнәр, рәсемнәр, карточкалар, уеннар кулланып уңышларга ирешергә мөмкин. Слайдларда бирелгән биремнәр белән укучылар кызыксына. Бу шулай ук аларның игътибарын булдыру өчен дә кирәк. Укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генәчикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Бу метод балаларның теоретик, абстракт һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерә, гомумиләштерү күнекмәләрен ныгыта, дәрес вакыты нәтиҗәле файдаланыла. Дәрестә һәм класстан тыш чараларда төрле кызыклы күнегүләр, интеллектуаль уеннар үткәрү иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучылар түбәндәге уеннарда бик теләп катнашалар: “Сорау бирү”, “Кеше яшәми торган утрау”, “Җөмләләр төзү”, “Ни өчен?”, “Сезне нәрсә кызыксындыра?”, “Иң яхшы хикәя төзүче”, “Нинди геометрик фигуралар яшерелгә?”, “Бу рәсемгә син нәрсә өстәр идең?” һ.б. Ярыш рәвешендәге дәресләр (интеллектуаль турнир, дәрес-викторина, уйлап табучылар конкурсы) уңышлы һәм кызыклы үтә. Төрле кичә һәм бәйрәмнәрдә укучыларны материалны ятлау, сөйләү, кабатлау кебек эшләр канәгатьләндерми, билгеле. Алар мөстәкыйль эзләнергә, җаваплар табарга тели. Шуңа курә балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү өчен төрле бәйге, олимпиада, КВН, үстерешле уеннар үткәрү мөһим дип саныйм. Ребус, башваткыч, кроссворд төзү дә теманы яхшы үзләштерергә, балаларның эзләнүчәнлекләрен үстерергә ярдәм итә. Иҗади сәләт үстерүне үз агымына куярга ярамый. Чөнки кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар балачакта формалаша. Укучылар белән арлык балалар өчен басылып чыккан газет-журналларга мөрәҗәгать итәбез, фәнни-популяр материаллар туплыйбыз. Балаларның иҗаңи эзләнүе белән ата-аналар да кызыксынып торалар һәм бу эштә ярдәм итәләр. Матур бизәлешле, кызыклы энциклопедия китапларын үзләрендә булдырдылар. Укучыларым үзләрен кызыксындырган һәм дәрестә бирелгән сорауларга җаваплар эзләүдә шул басмаларга мөрәҗәгать итәләр. Менә шулай бергә-бергә эшләгәндә һәр укучы актив эшчәнлеккә җәлеп ителә. Стандарт булмаган мәсьәләләр чишкәндә, гамәли һәм иҗади биремнәр утәгәндә балаларның сәләте тагын да ачыла, укуга кызыксынулары арта, белемнәре югары бәяләнә.

Өйгә эш бирмичә мөмкин түгел. Аланы акыл көчен тупларга, игътибарын көчәйтергә өйрәтергә кирәк. Мөстәкыйль акыл кунекмәләрен гадәткә кертү, игътибар белән җитди эшләү бала өчен ансат түгел. Өй эшен 2-3 вариантта бирәм. Бала көче, белеме җитәрдәй вариантны эшли. Шул ук вакытта үз көчен ярым иҗади, тулысынча иҗадиэшләрдә сынап карый ала. Сайлау мөмкинлеге булганда курку, нерв киеренкелегеюкка чыга, фәкать, кызыксыну, авррак эшне эшләп карау һәм аны җиңү теләге уяна.

Мәктәптә уку балаларның сөйләм үсеше чыганакларын һәм мөмкинлекләрен дә киңәйтә. Алар укытучы җитәкчелегендә табигать куренешләрен, тирә-юньдәге кешеләр хезмәтен күзәтә, иптәшләре белән аралаша, укытучының сөйләмен тынлый, китап укый. Боларның барысы да бала шәхесен рухи баета, белемен арттыра, сөйләмен, иҗади фикерләү сәләтен үстерә.



Мин кемнеңдер эш системасын яки ул куллана торган технологияны алу кыен дип уйлыйм. Һәр педагог үзенең мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме – белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет