Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул



Дата11.06.2016
өлшемі13.26 Kb.
#127453
ТУГАН АВЫЛ
Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңaр күрә сөям җаным, тәнем белән.


Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Корьән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлебез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.


Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем,

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.


Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.


ТОТСА МӘСКӘҮЛӘР ЯКАҢ!
Ни кылырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң!

Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?


Сыгмас ирдең киң җиһанга, малына мәгърур булып,

Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якан.


“Типтереп” йөрдең тәтәйләрдә театрны сүгеп;

«Нет, князь, постой!» - диерләр, тотса мәскәүләр якаң.


Әйләнәндә әйләнеп йөргән монафикъ муллалар

Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.


Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы “дусларың”,

Бел үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.


Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле,

“Мөэминә зиндан” булыр ул, тотса мәскәүләр якаң.


Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать;

Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.


Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?

Бер хатынга зар булырсың, тотса мәскәүләр якаң!


--------------------

Сыгмас ирдең – сыймас идең

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет