Картаймагыз әле, ветераннар!



Дата16.07.2016
өлшемі37.5 Kb.
#202549
Картаймагыз әле, ветераннар!

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар!..



Бөек Җиңүнең 65еллыгына багышланган монтаж
Алып баручы Хәерле көн сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне барыгызны да бөек тантана, зур шатлык – Бөек Җиңүнең 60 – еллыгы белән котлыйбыз. Илебез күгенең 60 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы, озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!

Кичәне ачу өчен сүз ветераннар Советы рәисенә бирелә



А. Б. Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде. Һәм менә 60 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур кыенлыклар һәм кичергән зур газаплар 60 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә таба

Суза хәзер шакшы кулларын.

Җиребезне безнең кол итмәкче,

Кол итәргә азат халыкны

Хыяллана фашист этләреннән

Талатырга безнең байлыкны.

Юк бу илдә урын юлбасарга,

Үз башына төшәр хәсрәте,

Туплар булып ява явызларга,

Халкыбызның ачы нәфрәте.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр,

Дошман басып керде илебезгә,

Ир – егетләр яуга киттеләр.


22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
(Фонограмма. Левитан Тавышы. Сугыш башлануын хәбәр итә.)

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы кораблар каплап алдылар.

Аяусыз сугыш башланды.

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 272 кеше китте.


Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып – ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләрдә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Иптәшләр, бер минутка тынлык.

(Зал басып тын кала.)

(Алар истәлегенә җыр башкарыла)
А.Б. Сугыштан авылыбызга барлыгы 135 кеше әйләнеп кайтты. Батыр йөрәкле авылдашларыбыз хөрмәтенә мәктәп янында һәйкәл – обелиск горур гына басып тора.

Сугыш чоры, авыр, бик авыр еллар. Ләкин халык түзде, иреннәреннән кан саркыганчы түзде. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә Чури – Бураш авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Һәр көнне үзәк өзгеч хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты, Ватан сугышы елларында тракторда эшләгән хатын кызларыбызга багышлап _________________________________

А.Б. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырындагы батырлыкка тиң.

Әлеге ветераннарыбызга багышлап______________________

А.Б. Совет халкы елдан артык кан коеп үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында газапланучы тугандаш халыкдарга да азатлык алып бирде. Ниһаятъ зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел 9 май ...

“День победы” җыры ишетелә.
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка , дан, дан, дан!

Апас муниципаль районы Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбе




Бөек Җиңүгә 65 ел



Картаймагыз әле, ветераннар

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар..

(Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән бәйрәм кичәсе)

Чури-Бураш төп белем бирү

мәктәбенең “Туган якны өйрәнү”

музее җитәкчесе Шакирҗанова



Румилә Илдүс кызы

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет