Викторина сораулары тел идел-Урал буендагы төрки телләрне санап китегез



Дата04.07.2016
өлшемі57.5 Kb.
#178026
9-11нче СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ВИКТОРИНА СОРАУЛАРЫ
ТЕЛ


  1. Идел-Урал буендагы төрки телләрне санап китегез.

Болгарлар, суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә. Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да күп булганнар.

2. Тел үзенчәлекләре буенча татар халкының төркемнәргә бүленешен күрсәтегез.



Көнчыгыш диалект, икенче төрле, көнбатыш себер татарлары теле дип йөртелә. Бу диалект үзе тагын тубыл-иртыш, бараба, том төркемнәренә бүленә.

Кайбер үзенчәлекләре:

  • ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

  • [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар ите.

  • гарәп-фарсы алынмаларында "җ"ның "ч"га алышуы (чан < җан).

Көнбатыш диалект мишәр диалекты дип тә йөртелә. Көнбатыш диалект сергач сөйләше, чистай сөйләше, чүпрәле сөйләше, мәләкәс сөйләше, хвалын сөйләше, темников сөйләше, ләмбрә сөйләше, кузнецк сөйләше, мордва-каратай сөйләше, байкибаш сөйләше, шарлык сөйләше, эстәрлетамак сөйләше дигән сөйләшләрдән тора

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;



2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренләштермәү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм;

5) [қ] /q/, [ғ] /ğ/ авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект тау ягы сөйләше, казан арты сөйләше, минзәлә сөйләше, бөре сөйләше, нократ-глазов сөйләше, бәрәңге сөйләше, гәйнә сөйләше, камышлы сөйләше, касыйм сөйләше, ногайбәк сөйләше, эчкен сөйләше, сафакүл сөйләше, златоуст сөйләше, каргалы сөйләше, абдуллин сөйләше дигән сөйләшләргә бүленә. Хәзерге татар әдәби теле урта диалектның Казан сөйләшенә нигезләнгән.
Татар теленең казан (урта) диалекты башка диалектлардан й авазының җ авазына күчүе, қ һәм ғ авазларының , фрикатив ч(щ) ның, о лашкан а ның булуы белән аерыла. Урта диалект формалашуга болгар, кыпчак, нугай, фин-угыр, рус телләре йогынты ясаган.

Фонетик үзенчәлекләре

  • о-лашкан а куллану: бала, алма;

  • озын -өй (көйәнтә, сөйәк, чөй) яки аның урыныа -ий куллану : силәшә (әд. сөйләшә), кийә (әд.көя), сийәк (әд.сөяк).

  • -ай/әй куллану (әд. -ый/ий): бармай (әд. бармый), шундай (әд. шундый), карай (әд.карый), сөйләй (әд. сөйли)

  • Әдәби К, Г, Х урынына Қ, Ғ, Ҳкуллану:

қарға (карга), қайғы (кайгы), ақ (ак), ғалим (галим), ҳәтәр (хәтәр) һ.б.

Җ (җ - лау) : җаулык (лит. яулык), җөри (йөри), җөз (йөз), җул (юл), җук (юк), җасый (ясый), җегет (егет), җылан (елан), җегерме (егерме) һ.б.

  • фрикатив Ч һәм Җ куллану: щәщ (чәч), сандугащ (сандугач), жьәй (җәй) һ.б.

  • Морфологик үзенчәлекләре

  • -асы/әсе куллану: барасы бар; ул бүген эшкә киләсе һ.б.

  • -мал(л)ы/мәл(л)е, -әсе/әсе куллану: килмәле, укымалы, киләсе һ.б.

  • кабатлауларда гала/гәлә, ыштыр/ештшер куллану: баргала, укыштыр һ.б.

3. Текст һәм аның коммуникатив максатын ачыклагыз. Мисал китерегез.

Без үзебезнең фикеребезне җөмләләр белән белдерәбез. Шулай сөйләм барлыкка килә.Язылган, бастырылган сөйләм текст була. Текстагы җөмләләр мәгънәви , логик комуникатив, структур-грамматик яктан оешалар.Һәрбер текст билгеле бер хәбәр алып килә. Бу хәбәр билгеле бер конкрет факт рәвешендә булырга мөмкин. Газеталардагы кыска хәбәрләр- шуның ачык мисалы.Матбугатта чыккан аналитик характерлы публицистик мәкаләләрдә шундый информация бирелә. Информация подтекст рәвешендә бирелергә мөмкин.Мәсәлән:

Дөня мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы?

Бәйлисе бар

Йөрәкне.(Х.Туфан).

Бу-шагыйрьнең авырткан, янган йөрәккә шифа эзләп, үзенә теләктәш, тугры дуслар эзләп уфтануы, газаплануы.

Һәрбер текстның башлам өлеше, төп өлеше, бетем өлеше була.

Башлам өлеше башка җөмләләрдән бәйсезерәк, аңа башкалар бәйләнеп килә.

Текстның төп өлеше- информаицяне иң тулы бирә торган өлеше, авторның чынбарлыкны сурәтләве, чынбарлыкның чагылышы.

Тестның бетемендә сөйләгәннәргә ниндидер мәгънәви, логик нәтиҗә, йомгак ясала.

Күктә тургай үзенең мәңгелек көйләрен, сөенечләрен җиргә сибә.Аның көмеш кыңгыраудай чыңлавы сабанчыларга дәрт өсти. Яңа уңышлар, шатлыклар вәгдә итә. Кешеләр аның якты теләкләренә соклана.



Әсәрнең төп темасы- тургайның исән калуы- җырның дәвам итүе.

Аралашканда, сөйләүченең фикере тыңлаучыга җиңелерәк аңлашылсын өчен, текстагы мөстәкыйль җөмләләр арасында мәгънәви эзлелек була. Сөйләүче тыңлаучыга фикер хәбәр иткәндә, гадәттә, таныш булган бер төшенчәне атый һәм шул төшенчә турында нинди дә булса яңалык әйтә. Шулай булмаса, аралашуның кирәге дә булмас иде.

Текста хәбәр итү мондый эзлелектә була.Язучы иң элек укучыга билгеле булган тургай турында әйтә. Бу- сөйләм предметы була. Тургай көйләрен, сөенечләрен җиргә сибә- бу яңалык була. Икенче сөйләмдә- аның көмеш кыңгыраудай чыңлавы- сөйләм предметы, сабанчыларга яңа дәрт өсти- яңалык. Өченче җөмләдә- кешеләр якты теләкләренә- сөйләм предметы, сокланалар- яңалык, һ.б.

4. Матур әдәбиятта сурәтләү-тасвирлау чараларының әһәмияте.



Сүзләр мәгънәви яктан күп төрле. Үзләре үк образга әйләнгәннәре (символлар), күчерелмә мәгънәлеләре (метафора, метонимия, сынландыру, гипербола, юмор), предметлы сурәтләү чаралары (синонимнар, антонимнар, эпитет, чагыштыру), әдәби нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь, гади сөйләм, арго һәм жаргон сүзләр, варваризмнар) бар. Телдә фразеологизмнар да иркен кулланыла.

Телдәге сүзләр беркайчан да аерым гына яшәмиләр. Алар үзләрен чолгап алган сүзләр белән бәйләнешкә кереп, төрле үзгәрешләр кичерәләр, күренешләрне тулырак чагылдыралар, сөйләмгә матурлык өстиләр, аны җанландырып җибәрәләр.

Гап-гади , бөтен кеше дә аңлый торган туры мәгънәле сүзләр ярдәмендә дә язучы төрле күренешләрне күзалларга ярдәм итә. туры

Әдәбият галиме Ф. Хатипов әдәби әсәрнең күп өлешен  мәгънәле сүзләр алып торуы турында яза. Ул синонимнарны, антоним һәм омонимнарны, эпитет һәм чагыштыруларны образлы, предметлы сурәтләү чаралары дип тә атый.

5. Бер-бер артлы ияртүле кушма җөмләгә мисал китерегез.



Кеше үзе белмәгән нәрсәгә дошман булыр, ди китап.

Сугыш бетеп бер ел узгач, кайтты ул минем кара егетем, минем Бәхетгәрәем!( Ә.Еники).

Миңа шунысы ачык:үзләре исәе чакта, Клеопатра беләр Цезарь болай язарга рөхсәт итмәсләр иде.(М.Бныс).

Ә бу болай булды: атна буе җелекләрне киптерерлек кызу көннәр торганнан соң, көтмәгәндә- уйламаганда, Идел аръягыннан, туп- туры Зөя тирәләреннән кара-кучкыллы болыт күренде.(Ф.Хөсни).
ӘДӘБИЯТ
1. Хәзерге татар әдәбиятында табигатьне саклау проблемасы яктыртылган әсәрләрне билгеләгез.Г.Бәширов “Җидегән чишмә”, Г.Ахунов “Хәзинә”,Р.Бәшәр “Кондызлы”(бобр)күл,К.Булатова “Иңкүлекләр тулы умырзая”,Р.Хәмиди “Майның унбишләрендә”,Ә.Баянов “Сәяхәтнамә”,И.Юзеев “Аксакал нәсихәте”,А.Минһаҗева “Кызыл кенәгә”,

2. Габдулла Тукайның милләт тарихы турындагы хезмәтләрен күрсәтегез.



Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” “Фикер” газетасының 1906 елгы ( 14нче) санында баш мәкалә урынында “Габдулла Тукаев” имзасы белән басылган;

 1906нчы елда язылган “Милли хисләр” статьясында мәгърифәтчелек карашлары чагыла, безнең милләтебезгә Пушкин кебекләр кирәк, ди;

Шартлар” дигән мәкаләсендә ул “Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатьтән пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә тапмыйм”,-дип яза;

Халык әдәбияты” Казанда 1910 елда аерым китап булып (1912 елда кабатлап) басылган;

3. Равил Фәйзуллин иҗатының үзенчәлеген аңлатыгыз.



Р.Фәйзуллин - шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрь. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин — хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдарлары күп. Ул — бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.
Шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р.Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Ветеран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.
4. Нәбирә Гыйматдинованың магик реализм агымында язылган нинди әсәрләрен беләсез?”Сихерче”,”Болан”,”Бүре каны”

5.Тәнкыйди реализм төшенчәсенә аңлатма бииирегез.



Кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы.Төп сыйфатлары:тәнкыйт ярдәмендә татар җәмгыятен йокыдан уятуга, яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту; аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыяттәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтләүнең алга чыгуы; өч принипка нигезләнүне: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыят белән тыгыз бәйләнгән, ул- тарихи чор җимеше; гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет