Министр урынбасарының Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының 2015 елны йомгаклау коллегиясендә «Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләре үтәлеше контролен гамәлгә ашыру» темасына чыгышы
Хөрмәтле Илдар Шәфкәт улы!
Хөрмәтле Коллегия президиумы, чакырылганнар!
Слайд
Законда каралган вәкаләтләр кысаларында министрлык контроле өч юнәлештә гамәлгә ашырыла (мәгариф һәм административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча, административ хокук бозулар турында протоколлар төзүдә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча һәм муниципаль районнарга кергән җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен мәгълүмат җыю буенча - 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде).
Слайд
Тапшырылган вәкаләтләрне тиешле югарылыкта башкару өчен законнарга үзгәрешләр кертелде, Хөкүмәтнең, җирле үзидарә органнарының тиешле норматив актлары кабул ителде, җаваплы вазыйфаи затлар билгеләнде, үзара килешеп эшләү юллары көйләнде.
Слайд
2010 елның сентябреннән муниципаль берәмлекләрнең вазыйфаи затлары протоколлар төзү вәкаләтләренә ия. Закон гамәлгә кертелгәндә хокук бозуларның 14 составы беркетелгән булса, 2015 елда республика законнарына үзгәрешләр кертелгәч (ТР Административ хокук бозулар кодексы һәм 60-ЗРТ номерлы закон) бу сан 24кә җитте (төнлә тынлыкны һәм гражданнарның тынычлыгын бозу; бала сәламәтлегенә һәм аның үсешенә зыян салуны кисәтүне тәэмин итү таләпләренең үтәлмәве; мәдәни – күңел ачу чараларында җәмәгать тәртибен бозу һәм башкалар).
2015 ел дәвамында 12 төрле статья буенча хокук бозулар ачыкланып, протоколлар нигездә түбәндәге статьялар буенча тутырылган: 3.6 статья – 55% (авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территориясен төзекләндерү тәртипләре), 3.16 статья – 34% (түләүле машина кую урыны), 3.2 статья – 4% (урам сәүдәсен оештыру), 3.5 статья – 3% (урамнарда мәгълүмат урнаштыру) һәм башкалар. Барлык протоколларның 60 проценты, ягъни, 21 меңе Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзелгән.
Слайд
Казан, Чаллы шәһәре округларында, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Лениногорск, Лаеш муниципаль районнарында тапшырылган вәкаләтләр актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән муниципалитетларда төзелгән административ-техник инспекциянең вазыйфаи затлары законнарның үтәлешен күзәтү буенча системалы эш алып бара.
Күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрдә (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Лаеш, Чистай районнары) тәртип саклау җәмәгать пунктлары төзелгән, җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләте булган вазыйфаи заты аның җитәкчесе итеп билгеләнгән. Әлеге пунктларның һәм җитәкчесенең эшчәнлеге буенча методик рекомендацияләр әзерләнеп, алар муниципаль берәмлекләргә юлланды.
Бу җәһәттән Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советына уртак эш өчен рәхмәт белдерәбез.
Шунысын да билгеләп үтәргә туры килә, кайбер районнарның вазыйфаи затлары хокук бозуларны бик аз ачыклаган, елга нибары 12 дән башлап 50гә кадәр хокук бозу очрагы туры килә, 2014 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр Актаныш һәм Баулыда ике тапкыр кимегән, Кама Тамагында 2,5 тапкыр (ике бөтен уннан биш, яки, ике ярым тапкыр дияргә мөмкин), Әгерҗедә 4 тапкыр, Сабада 4,5 тапкырга кимрәк.
Сорау туа, хөрмәтле район җитәкчеләре! Административ закон бозу очраклары юкмы? Муниципаль актлар (2.6 статья.), төзекләндерү тәртипләре (3.6 статья) тулысынча үтәләме?
Чираттагы вәкаләтләр - административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру турыдан-туры вазыйфаи затлар эше белән бәйле, чөнки административ материалларның 95 проценты комиссиядә карала.
Слайд
Без уртак тырышлык белән комиссияләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыра алдык.
Вәкаләтле вазыйфаи затлардан кергән протоколларның сыйфаты яхшырды, эшләп бетерү өчен комиссия кире кайтарган протоколлар саны кимеде, ул хәзер 0,8 (ноль бөтен уннан сигез) процентны тәшкил итә (2014 елда 1,2 процент иде).
Әһәмияте аз булу сәбәпле туктатылган эшләр саны каралган эшләрнең 5 процентын тәшкил итә (2014 елда 10 % иде), судка шикаять ителгән һәм суд тарафыннан гамәлдән чыгарылганнар 1 % (2014 елдагы кебек). Каралган эшләрнең ике мәртәбә артуын да исәпкә алсак, бу чыгарылган карарларның сыйфаты турында сөйли.
Слайд
Салынган штрафларның түләтелүе комиссия эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткече булып тора.
2014 елгы эш йомгаклары буенча коллегиядә кайбер районнарда штрафлар түләтелү буенча процентларның аз булуы ассызыкланган иде. Әгерҗе, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Түбә Кама, Нурлат, Теләче районнарында үткәрелгән чаралар (муниципалитет һәм Суд приставлары идарәсе вәкилләре белән киңәшмәләр, карарларның үтәлешен тикшерү, консультатив ярдәм) хәлне яхшырта алды.
Казан, Алабуга, Чистай, Әлмәт, Зәй һәм башка кайбер районнардагы комиссияләр елны яхшы күрсәткечләр белән төгәлләделәр.
Бөгелмә, Буа, Әлки, Минзәлә, Балык Бистәсе, Ютазы, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында барлыгы 1131 эш каралып, штрафлар түләтү 50 проценттан артмаган.
Ә шул вакыт Әлмәт һәм Түбән Кама районнары комиссияләре 1000нән артык эшне, Чаллы шәһәр округы 3000нән артык эшне, Казан 25000нән артык эшне караган. Салынган штрафларның 70 проценты түләтелгән.
Штрафларның түләтелмәү сәбәпләре берничә:
- комиссяинең җаваплы секретарьләре алышынып тору. Мәсәлән, Әлки районында бер елда өч секретарь алышынган, Буада өч ай дәвамында бөтенләй секретарь булмаган. Яңа алынган хезмәткәрләр административ эш буенча бөтенләй тәҗрибәсезләр.
- муниципаль берәмлекләрдә IV кварталда административ эшләр күбрәк каралып, штрафлар күбрәк салынган. Шунлыктан, мәҗбүриләп түләтү өчен мөрәҗәгатькә вакыт калмаган (карарны шикаять итәргә 10 көн, хокук бозучыларга штрафны үз теләге белән түләргә 60 көн). Бу елның I кварталында комиссиянең эш күләме артачак (Чаллы – 8,3 млн сум, Бөгелмә – 1,5, Түбән Кама -1,9, Лаеш -1,0).
- суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлек.
2015 елда приставлар хезмәтенә барлыгы 51 млн. сумлык (50 946 900) 1159 карар юлланган - 17,5 млн (17 бөтен уннан биш миллион) сумлык (17 526 306) 5 814 карар үтәлгән. Бу 33 процентны тәшкил итә.
Бөгелмә, Әлки, Минзәлә кебек районнарда түләтелү 50 проценттан артмаган, приставлар 1/3ен генә үти алган, Ютазы, Тукай районнарында 10 проценты да үтәлмәгән, Буа һәм Балык Бистәсе районнарында приставлар штраф түләттерүдә катнашмаган.
Шул сәбәпле район комиссияләре белән суд приставлары хезмәте территориаль бүлекчәләре арасында хезмәттәшлекне көйләү һәм активлаштырыру сорала.
2016 елның гыйнварыннан муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына регистрга кертү өчен авыл җирлекләреннән мәгълүмат җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре тапшырылды.
Җирле үзидарә органнарының әлеге законны үтәве регистрны алып баруга уңай тәэсир итәчәк дип саныйбыз.
Слайд
Слайдта күрсәтелгән муниципаль районнар бертөрле авыл җирлекләре саны буенча төркемнәргә берләштерелгән. Район дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнары да якынча бөтенесендә бер төрле. Шуңа карамастан, регистрга кертү өчен тәкъдим ителгән актлар саны нык аерыла. Мәсәлән, 20 җирлекне берләштергән Югары Ослан һәм Минзәлә районнарының беренчесендә 355 акт булса, икенчесендә 70 кенә, Сарман һәм Тукай районнарында 23әр җирлек, ә тәкъдим ителгән актлар саны берсендә 288 булса, икенчесендә - 60.
Муниципаль районнардагы тикшерүләр үткәрелеп, аның нәтиҗәләре 2015 елның ноябрендә үткәрелгән коллегиядә яңгыраган иде. Бу тикшерүләр кабул ителгән барлык актларның регистрга юллануын күрсәтте. Регистрга кертү өчен актларны азрак җибәргән районнар беренче чиратта тикшереләчәк.
Алдагы елда кабул ителгән муниципаль норматив хокукый актлар, уртак тырышлык белән, тиешле срокларда регистрга кертелер дип ышанам.
Сүземне тәмамлап, министрлыкның тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен контрольдә тоту эшен алга таба да дәвам итәчәген һәм муниципалитетларга вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен хокукый ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтәм.
Доклад тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Достарыңызбен бөлісу: |