Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



бет10/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   25

ТУГАН ТЕЛНЕ АВЫЛ САКЛЫЙ

Низамов Д.,

Азнакай шәһәре,

№ 9 урта гомумбелем бирү мәктәбе.

Фәнни җитәкче: Низамова Р.Р.
Тукаебыз заманында телебезне хөрмәтләп-сөеп,

«И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы», – дип язган иде...

Туган тел халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне чагылдыра. Ул – җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәрьяклап сакланырга һәм үсәргә тиешле зур хәзинә. Сабый чактан алып өлкән яшькә кадәр туган телгә мәхәббәт, аның аһәңе белән хозурлану, мәдәният җәүһәрләренең кадерен белү мөһим.

Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Газиз әниләребезнең бишек җыры яңгыраган, дөньяга иң беренче аваз салган һәм аны танып белергә өйрәткән тел – ул туган тел!

Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез.

Иң зур фаҗига шунда – татар үз баласын татарча укытырга теләми. Ата-аналар үзләре балаларын җитәкләп, урыс мәктәпләренә илтеп бирәләр, татар класслары ачтыруга каршы киләләр, мөмкинлекләр була торып та, балаларын татарча укытырга теләмиләр.Татарстандагы татар авылларында тоташ урысча укытуга күчү – бу инде милләтнең юкка чыгуы белән ризалашу, шуңа ярдәм итү, дигән сүз.

Узенен бер чыгышында Туфан Миңнуллин :"Без татар телен саклап калу турында шулкадәр күп сөйлибез: инде бу еллар эчендә сарык та татарча сөйләшә башлар иде. Ләкин татарлар акрын кыймылдый", - диде.

Әйе, Туфан абый белән килешми мөмкин тугел.Гасырлар буена камилләшкән, әмма бер бөек милләт булдыру чорында кысрыклап чыгарылган татар телендә, югыйсә, мәхәббәт тә, нәфрәт тә белдерергә, фәннәрне дә укытырга мөмкин.

Татарстанда туган телебезне авыллар саклап килә. Шәһәрләрдә исә татар теле югала бара. Монысын һич аңлый алмыйм . Ана телеңне югалту – денеңне, динеңне, үткәнне, киләчәкне югалту шикелле бит ул.

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та: «Ана теленең нигезе гаиләдән башлана. Гаиләдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга зур әһәмият бирергә кирәк. Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы- шәхси үрнәк! Минемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел- ананың балага иң зур бүләге», диде.

Безнең милләт кайсы чорда сынды соң, кайсы чорда шулай үзенең ана теленә карата суынды, аннан бизде? Югыйсә, безнең әби-бабаларыбыз татар теле яшәсен, ислам дине булсын, халкыбыз милләт булып исән калсын өчен гасырлар буе көрәшкәннәр, сугышканнар, кан койганнар бит... Инде шулар барысы да булды дигәндә, кемнәр шулай ваемсыз рәвештә милләт язмышын, татар телен тагы тарих пычагы астына сала? Үз теләге белән сала! Милләт тормышында моннан да зур җинаятьнең булуы мөмкинме?

Ни өчен без, XXI гасыр балалары, татар булуыбыздан кыенсынабыз? Нигә арабызга берәр рус кешесе килеп кушылса, татарча сөйләшергә оялабыз? Оялу тугел, горурлану булырга тиеш бит, ләбаса!

Мин узем- татар баласы. Үз телемне ихтирам итәм, туган телем - татар телем белән горурланам.Мин белем ала торган Азнакай шәһәренең №9 урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылганга әле нибары 4 ел гына. Мәктәбебезне республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ачты. Ачу тантанасында ул болай диде: “Татарстан татар халкына таянган шикелле, милләтебез дә республикабызга өмет баглый. Асылда, бу безнең ныклы һәм иң ышанычлы - нигез ташыбыз. Безнең тарихыбыз искиткеч бай, мондый тарих белән теләсә нинди милләт горурланыр иде. Һәм без горурланабыз да”.

Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыкларында, класстан тыш бәйрәмнәрдә,татар теле укытучыларыбыз Рүзилә апа Низамова, Флера апа Хәйретдинова үткәргән иҗади кичәләрдән мин шуны аңладым: туган тел һәр бала өчен иң кадерле, иң изге нәрсә ул. Һәр гаиләдә туган тел, халкымның гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Шулай булса гына безнең татар телебез сакланып калыр. Ә инде мәктәбебездә укучыларны ана теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә, йололарына өйрәтү максатыннан төрле чаралар үткәрелә: “Нәүрүз” бәйрәме, күренекле шәхесләр, шул исәптән якташларыбызның юбилейлары уңаеннан әдәбият-сәнгать көннәре оештыру күркәм гадәтка әйләнде. Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Рүзилә Рәис кызы җитәкчелегендә нәшер ителүче “ Шәкерт”газетасында укучыларның иҗади эшләре урын ала. Үз исемеңне, эшеңне газета битендә күрү, шатлык, горурлык хисе тудыра, әлбәттә, һәм бу киләчәк уңышларга этәргеч бирә.

Мәктәптә бүгенге көндә 242 бала белем ала. 242 баланың 236 сы- татарлар. 1класстан алып 11 класска кадәр барлык классларда да ана теле укытыла. Ә бу уку елында татар классы да ачылды. Мин туган телемне урыс теле белән бертигез үсүен телим. Чөнки минем туган телемнең гасырлар буе килгән тарихы бар, ул безнең әби-бабаларыбызның теле, Тукай теле, татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь Җәлил теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине,

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

“ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, татар теле дөньяның иң еш кулланыла торган 14 теле исәбенә керә. Хәзерге вакытта, глобальләшү заманында, ел саен берничә тел җир йөзеннән югалып барганда, татар теленең киләчәгенә дә куркыныч яный. Биредә шуны аңларга кирәк, тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз.”[ Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, «Таян Аллага» конкурсының оештыру комитеты рәисе. ]

Киләчәктә мин татар телен үстерү өчен күбрәк татар мәктәпләрен ачар идем, телевидениедә тагын берничә татар каналын булдырыр идем, ешрак татар дискотекалары оештырыр идем. Кулга-кул тотынышып кына татарлыгыбызны саклап кала алырбыз. Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.

Фәнис абый Яруллин да бит :«Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.

Туган тел ул .Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Әдәбият
1. Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шаймиевның Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда чыгышы.

2. 2010 елның 27 февралендә Татарстан мөселманнарының Дүртенче корылтаенда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб чыгышы.

3. 2006 елның 18 декабрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга заман таләпләре" дип аталган форумы материалы.

4. Лотфуллин М.Телне саклап калу-халыкны саклау ул.-Казан: Мәгариф,1998-№9.-78-79.

ТУГАН АВЫЛЫМНЫҢ БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРЫ: ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР
Камалиева Р. Р.

Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н. Г.
Балалар фольклоры әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслекләр, җыентыклар, уку китапларына кертү 19 нчы йөз урталарында башланып китә. Шундыйлардан М. Иванов, С. Күкляшев, К. Насыйри, Г. Фәезхановларның уку китапларын күрсәтеп китәргә була.

XX гасыр башларында халык әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куйган Г. Тукай нәниләр мирасын үз иҗатында киң куллана. Балалар фольклорының зур кыйммәткә ия булуын күрсәтә, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтә.

Балалар фольклорының әһәмиятен аңлап, махсус җыеп һәм бастырып чыгару эшен якташыбыз - фольклорчы-галим Хуҗа Бәдигый башлап җибәрә. Тукай киңәше буенча халык арасында йөри, кыйммәтле рухи мирасыбызны җыя һәм 1913 нче елда дөнья күргән “Халык әдәбияты. Табышмаклар, такмак-такмазалар” дигән китабына шактый күләмдә бишек җырлары, балалар телендәге такмак-такмазаларны да кертә.

20 нче елларда балалар иҗатын өйрәнүдә язучы һәм галим Гомәр Толымбайскийның да роле бик зур. 1928 нче елда ул “Мәгариф” журналында “Балалар фольклоры мәсьәләсе” дигән мәкалә бастыра, журнал укучыларны балалар иҗатын җыюда катнашырга чакыра.

1940 нчы еллардан соң балалар фольклорын өйрәнү эше танылган язучы һәм фольклорчы – галим Нәкый Исәнбәт исеменә бәйле. Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе итеп, 1941 нче елда “Балалар фольклоры” дигән җыентык бастыра. Алга таба да ул нәниләр иҗатын җыюны туктатмый. 1967 нче елда – “Нәниләр шатлана”, 1970 нче елда – “Балалар дөньясы”, 1984 нче елда “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле 100 төрле уен” дигән җыентыкларны чыгара.

Яңа гасыр, ягъни XXI гасыр башларында да балалар иҗатын өйрәнү дәвам итә. Бу өлкәдә фольклорчы Р. Ягъфәров (ул, кызганычка каршы, узган ел вафат булды) һәм якташыбыз, шулай ук фольклорчы-галим Хуҗи Мәхмүтов хезмәтләре игътибарга лаек, дип саныйбыз. Рәшит Ягъфәровның “Татар балалар фольклоры” дигән җыентыгында балалар иҗаты “Багу поэзиясе”, “Күңел ачу фольклоры” һәм “Уен фольклоры” дигән төрләргә бүленеп өйрәнелә. Авылыбыз балалар фольклоры үрнәкләрен без дә шул төркемнәргә бүлеп карарбыз.

Иске Комазанның элекке һәм хәзерге “бала багу” поэзиясе үрнәкләре

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калганда башкарыла. Алар поэтик яктан артык катлаулы түгел. Безнең авылның бишек җырлары да “әлли-бәлли” дигән аваз ияртеме белән башланып китәләр, “бәбкәм, күз нурым, багалмам” кебек назлы, ягымлы эндәш сүзләргә бай. Түбәндәге бишек җырларының тарихи чикләре юк. Элек тә, хәзер дә шундый типтагы җырлар белән нәниләр йокыга китә. Бишек җырларын 94 яшьлек Нурлыхода ( 6 бала үстергән), Зәйтүнә ( 88 яшь, 6 бала анасы), Әминә ( 76 яшь, 7 бала анасы) әбиләрдән, Сәлимә ( 61 яшь, 4 бала анасы), Назилә ( 46 яшь, 3 бала анасы) һәм Лилия ( 22 яшь, 1 бала анасы) апаларның авызыннан язып алдык. Бишек җырлары 3 төрле көйгә салынып җырланды.

1. Әлли-бәлли, бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә, Гаделенә ( Камиләгә) бүләккә.

Әлли-бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.

Үсеп буйга җиткәчтен, ил сакларга китәр бу.



  1. Әлли-бәлли көйләрмен, әкиятләр сөйләрмен,

Теләкләрне теләрмен, “бәхетле бул” диярмен.

  1. Әлли-бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр бу,

Мәдрәсәдә белем алып, галим булып китәр бу.



  1. Әлли-бәлли бәү итә, улым (кызым) йокыга китә,

Улым (кызым) йокыга китә дә әнкәсе дә ял итә.

Юаткычлар. Гимнастика һәм гигиена чаралары “коры” килеш кенә түгел, ә бәлки сөйләм ритмы белән хәрәкәт ритмын туры китертеп, тиз-тиз әйтелә торган юаткычлар белән берлектә башкарылалар. Алар баланы юындырганда да әйтеләләр. Юаткычларның эчтәлекләре гади, максатлары, бишек җырлары шикелле йоклату түгел, ә күңел ачу, дәртләндерү була. Юаткычларны да без югарыда телгә алынган авылдашларыбыздан язып алдык.



Йокыдан уятканда:

Кызым, кызым, тор-тор, йокыңны ку пырр-пырр.

Кояш кая җиткән, көтү кая киткән?

“Үчти-үчти” иттергәндә:

1.Үчтеки-үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр.

2.Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.

Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу.

Коендырганда:

1.Суы сарыксын, үзе калыксын, тигез канатлы булсын,

Озын гомерле, тәүбә-тәүфыйклы, шәфкатьле булсын.

2. Кәбестәгә су салдым, суы сарыксын, үзе калыксын,

Имәндәй таза булсын, усактай озын булсын.

Ябалактан йон ал, бүдәнәдән – май, судан – пакьлек,

Балама килсен күп-күп бәхет һәм шатлык.

Мунча керткәндә:

Суы сарыксын, үзе калыксын, төнлә йокласын,

Көндез уйнасын, шуның белән шул булсын!

Тәпи йөрергә өйрәткәндә:

Минем улым (кызым) кечкенә, бик охшаган үземә.

Әкрен басып, вак-вак атлап, кил, җимешем, яныма.

Бала, үсә төшеп, сөйләмне аңлый башлагач, аның белән тел ярдәмендә дә мөгаләмәгә керү мөмкин. Аларны мавыктыргычлар дип йөртәләр.



Бармак исемнәрен атау:

1. Баш бармак бау ишә, имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын яра, атсыз бармак ат җигә, чәнчә бармак чәй эчә.

2. Баш бармак, балан ияк, урта тияк, әби-чеби, бәләкәй бәби.



Уеннар:

  1. Күк- кү, чыпчык, тәрәзәдән очып чык, улымның (кызымның) башына май (бал) сөртеп чык. ( аркага кочтырып, алга-артка селкенәләр)

  2. Мияу-мияу пескәем, хыянәтче икәнсең, саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең. (“прәс” дип, кул артына җиңелчә генә сугу җитезлеккә өйрәтә)

Туган авылымның элекке һәм хәзерге “күңел ачу фольклоры” үрнәкләре

Такмаклар.

Әтәч менгән киртәгә, кикерикүк итәргә, әтәчкә дә хәбәр килгән армиягә китәргә. Әтәч әйтә, бармыйм, ди, тавык әйтә, калмыйм, ди, син армиягә китсәң, бер күкәй дә салмыйм, ди.



Әйтенүләр.

1. Тук, тук, тукран, тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.

2. Карга әйтә, карр-карр, мичтә бәлеш бар-бар.

Мичтән бәлеш алыр идем, өйдә кунак бар-бар.

Үртәвечләр.

Бур, бур, бураган, ике тавык урлаган.

Берсен суйган, берсен куйган, аның белән кем туйган.

Эндәшләр.

1. Эт кояшы, кит, кит, безнең кояш, чык, чык! Майлы ботка бирермен, майлы ботка казанда, тәти кашык базарда, әти китте базарга, тәти кашык алырга.

Тәти кашык – мең алтын, кирәкми безгә салкын, кирәкми безгә салкын.

2. Яңгыр, яу, яу, яу, игеннәр дә күп булсын, сыерлар да тук булсын,

Безгә катык, сөт булсын, тамагыбыз тук булсын, яңгыр, яу, яу, яу!

Иске Комазанда балаларның уен фольклоры: элек һәм хәзер



Зәйтүнә әби (88 яшь) сөйләгәннәрдән: “Кузна” уены өчен суелган мал (сарык яки бозау) тоягы кирәк. Тоякларны җыеп бер рәткә тезеп куясың да чиратлап шуларны тәпәч (утын агачы) атып таратасың. Бер атуда бөтен тоякларны тезелгән урыныннан таратып бетергән кеше җиңүче була.

Әлфинур әби ( 71 яшь) сөйләгәннәрдән: “Тегермән тарту” уены. Агачка коры туфрак өеп, шуны кул белән ишә идек, имеш, тегермәндә он тартабыз. “Тарттырылган онга” су кушып, күмәчләр ясый идек. Аны кояшта киптерәбез, аннан күмәчләрне сатабыз, ягъни “Сатучылы” уенына күчәбез.

Түгәрәк уены” – такмаклар әйтешә-әйтешә, түгәрәккә баскан кыз-малайларны чыгарып бетерә идек, соңгы калган кеше җәза үти. Такмаклар:

1) Яңа шырпы кабы, иске шырпы кабы,

яңа кигән чабатаңның төбе тишелгән тагы.

2) Көлмә кешедән, авызың өшегән, көлсәң дә ярый синең ишедән һ.б.лар

Кадрия апа (57 яшь)сөйләгәннәрдән: “Буралы” уены өчен тигез итеп киселгән “кечкенә бүрәнәләр” кирәк. Бер уенчы шулардан төрле әйберләр (бура, кое, пушка кебекләр) төзеп куя. Яшеренгән кешеләрдән саклап тора. Тегеләре йөгереп чыгып төзелгән әйберләрне ишәләр. Саклап торып, ахыргы уенга килеп җиткән бала җиңүче була.

Нәсимә апа (48 яшь) сөйләгәннәрдән: “Унике таякчыклы” уенын бик яратып уйный идек. Таякчыкларны өеп куясың да качышып бетәсең. Таякчыкларны саклаучы эзләгән арада, берәү искәртмәстән генә чыга да өемне чәчеп ата. Теге яңадан тагын җыеп өяргә мәҗбүр була. Сизгер булмасаң, кичкә кадәр таякчыкларны өю белән мәшгуль буласың.

Лилия апа (22 яшь) сөйләгәннәрдән: “Стуки-стуки” уенында берәү эзли, калганнар кача. Тапкан бер кешене билгеләнгән урынга алып килеп “стуки-стуки за ... дип уеннан чыгарып бара. Табылмаган кеше йөгереп чыгып, “стуки-стуки за себя” яки “стуки-стуки за всех” дип, табылган балаларны яңадан уенга кертә.

Бүгенге көндә кече яшьтәге балалар “Ишәкле”, “Әбәкле”, “Стуки-стуки”, “Гаражлы”, “Ватык телефонлы”, “Сәгатьле”, “Буяу сатышлы” кебек сюжетлы уеннарны яратып уйныйлар. Кызганычка каршы, үсмерләр, ягъни без, әби-бабайлардан һәм әти-әниләрдән килгән уеннарны, матур-матур авыз поэзиясе үрнәкләрен компьютер уеннарына алмаштырып барабыз, чит ил музыкасын тыңлап утыруны хуп күрәбез.

Соңгы елларда балалар телендә яшәүче халык иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның, минемчә, җитди сәбәбе бар. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау, иң беренче чиратта, тәрбия һәм уку-укыту процессында кирәк. Бу укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән мәктәп реформасын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. Бала тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бергәлеген тәэмин итү максатларына да яраклы булыр, дип уйлыйм. Бу яктан караганда, балалар фольклорын өйрәнү зур гамәли һәм фәнни әһәмияткә ия. Шушы эшнең кирәклеген аңлаган хәлдә, укытучыларыбызга ярдәм итү йөзеннән, мин дә авылыбызның балалар фольклорын өйрәнүгә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Әдәбият

1. Г Тукай. “Балалар әдәбияты”. Сайланма әсәрләр, т. 4. , Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

2. Н. Исәнбәт. “Балалар дөньясы”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970.

3. Н. Исәнбәт. “Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле 100 төрле уен”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.

4. Р. Ягъфәров. “Балалар фольклоры”. Казан, “Раннур”, 1997.

5. М. Кашгарый. “Диване лөгатет-төрк” җыентыгы. Борынгы заман татар әдәбияты. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.

6. Иске Комазан авылының балалар фольклоры үрнәкләре.

ЯЗУЧЫНЫҢ ТӨП КЫЙБЛАСЫ – ҮЗ ХАЛКЫНА ХЕЗМӘТ ИТҮ

Кәлимуллина Г.И.

Лениногорск районы

Урдалы гомуми урта белем бирү

мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Зәйнетдинова Г.Р.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белмәү – культурасызлык билгесе ул. Без төбәкнең шифалы туфрагында туып – үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Профессиональ язучы һәм тарихчы Җәмит Рахимов “Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе ул” дип аталган, татар халкы тарихына багышланган, 33 авыл тарихын чагылдырган хезмәт язып калдыра.

Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ул үз кыйбласына тугъры булып кала: халкының горурланырлык, сокланырлык үткәнен, фидакарьлеген чагылдыра. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына, әхлак темаларына багышланган. “Девон хәбәрчесе” (1977), “Тәвәккәл таш яра” (1981), “Уртак хәсрәт” (1985), “Сагыш” (1991) повестьлары, “Батырша”(1992) романнары шундыйлардан.

Әдәбиятыбызның зур казанышы булып торган «Батырша» романы 1552 елда үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән татар милләтенең олы фаҗигасен, азатлык өчен көрәш сәхифәләрен бөтен кискенлеге белән күрсәткән әсәр буларак татар әдәбиятына үтә дә кадерле.

“Безнең Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе ул”, - дип яза Җәмит Рахимов. Әйе, шушы төбәктә туып-үскән, күп еллар шунда яшәгән, фидакарь хезмәт иткән, иҗат белән шөгыльләнгән шәхесләребезнең исемнәре күпләргә таныш: Габдрәхим Утыз-Имәни, Ризаэддин Фәхреддин, Шамил Бикчурин, Фазыл Туйкин, Альберт Хәсәнов, Җәүдәт Дәрземан, Мәхмүт Газизов һ. б..

Туган як әдәбияты гел үсештә, һаман яңа үрләргә омтыла. Таһир Шәмсуаров, Әгъләс Шәйхетдинов, Рәмзия Габделхакова, Миннур Ханнанова кебек яңа талант ияләре туа тора, безне яңадан – яңа әсәрләре белән баета торалар.

Кеше ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, шуның кебек һәркем туган ягы әдипләрен белми торып, дөньякүләм танылган олы шәхесләребез иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмый. Шуңа да без класстан тыш дәресләрдә, әдәбият түгәрәгендә туган төбәккә бәйле шәхесләрне ачыклыйбыз, алар белән элемтәдә торабыз, һәр шагыйрь, язучының тормышын, иҗатын өйрәнәбез, очрашулар, фикер алышу, иҗади эшләр (реферат, сочинение, презентацияләр, буклетлар) башкарабыз. Кыскасы, без районыбыз җирлегендә туып – үскән күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнәбез: туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеге безгә әдәби әсәрләр аша иңдерелә. Авылдашыбыз Мәхмүт Газизов иҗат иткән шигырьләрдә дә туган якны ярату һәм сагыну, кешеләрне, хезмәтне олылау кызыл сызык булып үтә. Кешенең гомер агышын сурәтләгән шигырьләрен укып, вакытны дөрес бүләргә, бушка үткәрмәскә кирәклекне аңлыйбыз.

Вакыт ике башлы, кемгә кирәк кайсы:

бер башында – яман, икенчесе – яхшы,-

дилгебәсе монда, үзебезнең кулда! [ “Вакыт” Газизов М.. 2008 : 73 ]

Авылдашыбызның эш - хезмәт, төзелеш темасына язган шигырьләре бик тәэсирле һәм күп. Чөнки ул Чаллыга китеп төпләнгәч, иң кайнар урыннарда эшли: тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче. Бу шагыйрьгә яңа образлар тудырырга ярдәм итә.

Юл тузаны куна чәчләргә,

ел тузаны кунар – юылмас;

юл киңәйткән искә төшәр дә

үткән гомер әрәм тоелмас. [“Юл эше ” Газизов М.. 1976 : 30 ]

Әйе, гомере әрәмгә үтмәгән Мәхмүт Газизовның, чөнки ул ике дистәгә якын китап авторы. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә, үзенең кызыклы, гыйбрәтле шигырьләре белән безне сөендерә. Без аның һәр яңа шигырьләрен көтеп алабыз.

“Безнең төбәк - табигатьнең искиткеч матур почмагы. Килгән кунакларыбыз без яшәгән, намуслы хезмәт белән гомер иткән гүзәл төбәгебезне, хәтта дөньяның матур почмагы Швейцариягә охшаталар.” (И.Ә.Садриев)

[Рахимова Г.М. 1997 : 2]

Әйе, авылыбыз табигате бик матур. Аның кешеләре тырыш, уңган. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Халкым борынгы бабаларның гореф-гадәтләренә, йолаларына да тугры булып калган. Авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне дә онытмый, алар белән очрашып тора. Татарстан язучылар союзы әгъзасы Мәхмүт абый Газизов - безнең горурлыгыбыз, чөнки ул авылыбызның гүзәллеген , аның тырыш кешеләренең тормыш – көнкүрешен, аларның яшәү рәвешләрен үз иҗатында чагылдыра, аларны шулай тарихка кертеп калдыра.

Барган авыл, әйе, туктамаган,

Туктар чиккә ничә җитеп тә,

Алга барган, барган җәяүләп тә,

Ат булмаса үгез җигеп тә... [ “ Туктар – Урдалы”. Газизов М.М. 1976 : 55 ]

Өмә. Тиз беленә -

безнең өмә җанлы халык

һәрчак тота йөкне

авыр баштан алып! [ “Өмә”. Газизов М.М.1976 : 6 ]

Шулай ук матур табигатьле авылыбызда яшәүче шагыйрәбез – Миннур Ханнанованың да иҗаты киң колачлы. Ул балачак, яшьлек, мәхәббәт, табигать, тормыш, кешелеклелек сыйфатлары, туган ил, туган авыл, Ватан турында яза.

Татарстан, газиз республикам,

Шартламасын бомба илеңдә. [ “Яшә, Татарстан!” Ханнанова М.Т., 1997: 6 ]

Гел яраттым авыл таңын,

Яраттым эшчән халкын. [“Табигать моңнары” Ханнанова М.Т., 1997: 33 ]

Сые мулдан җиребезнең

Хезмәт иткән кешегә.

Хисләремнең иң җылысын

Багышлыйм игенчегә. [ “Игенчегә” Ханнанова М.Т., 1997: 12]

Бу шигырьләреннән без, шагыйрәнең үз Ватанын, туган җирен яратуын, авылы халкына , хезмәт кешеләренә зур хөрмәт белән каравын күрәбез. Туган илебезгә афәтләр килмәвен, күк йөзебезнең аяз булуын, халкының тыныч тормышта гомер кичерүләрен теләве күзгә бәрелеп тора .

Шөгер төбәгендә туып, Шушма елгасы буендагы Яңа Иштирәкнең сихри матурлыгына сокланып үскән Таһир Шәмсуаровның иҗатын да яратып укыйбыз. Аның шигырьләре авылча саф, гади. “Моң коесы” җыентыгында әти-әнигә, туганнарга, якын кешеләргә, күршеләргә, авыл күрке булган затларга багышланган шигырьләре урын алган.

“Гомер дисбесе” җыентыгында ул шигырьләрен тематикалап бүлеп бирә: балачак, сөю, әни, авыл, әтиләр, фасыллар, изгеләр, Ватан, моң, елмаю бүлеге.

Изгеләр төймәсендә шагыйрьнең танылган шәхесләргә багышлап язылган шигырьләре урын алган.

Син – мәңгелек, повесть – романнарың

“Үлем” дигән сүзне белмиләр.

[ “Әйләнәм дә...” (Җ. Рәхимовка) Шәмсуаров Т.Я. Гомер дисбесе 2008: 125 ]

Шәкертенең һәр “бишле”се өчен

Аннан битәр үзе сөенә.

Бала язмышының борчулары

Ияреп кайта кичен өенә. [ “Укытучы” Шәмсуаров Т.Я. 2008 : 118 ]

Үзенең туган ягының матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмый якташ язучыбыз Таһир Шәмсуаров.

“Ак каеннар, иксез-чиксез кырлар-

Туган якның тиңсез бизәге.”, - дип яза ул “Туган якка мәдхия” шигырендә.

[ “Туган якка мәдхия” Шәмсуаров Т.Я. 2010 : 7 ]

Шагыйрьнең “Ана һәм бала”,“Әнкәйгә”,“Авыл көтә” кебек шигырьләрендә күпне кичергән, баласын кайгыртучы, сагынучы, аңа зур өметләр баглаучы, алтынга тиң Ана образы.

Якташ язучыларыбыз белән даими очрашып торабыз. Тамырлары белән безнең авылыбыздан булган, бүгенге көндә Норлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ләйнә Ильясова белән булган очрашуда Таһир Шәмсуаровның гармун моңы көенә “Яши алмый авыл гармунсыз” исемле шигырен укуы безне таң калдырды һәм бу шигырь әле дә колакларыбызда яңгырап тора. Шагыйрьләребезнең иҗатлары аша без киләчәкне матур итеп күрергә, максатчан булып яшәргә омтылабыз.

Якташ язучыларыбызның иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугъры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Әдәбият


1. Газизов М..Тәгәри китте йомгагым.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1976 ;

2. Рахимова Г.М. Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе . – “Стар” фирмасы, 1997;

3. Ханнанова М.Т. Гомер шавы : Шигырьләр. – Лениногорск , 1997;

4. Шәмсуаров Т.Я. Гомер дисбесе: Шигырьләр. – Лениногорск , 2008;

5. Шәмсуаров Т.Я. Моң коесы: – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010;



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет