Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе



бет11/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   25

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР

(Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)
Кәлимуллина Р.И.

Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы

Фәнни җитәкче: Шәкүрова Р.Р.


Теманың актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзләре табылмый. Бик күп туры килми торган сүзләр, пауза-тукталышлар килеп чыга. Димәк, безгә матур әдәбиятны укып,сүз байлыгын арттырырга кирәк.

Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәлелеген, тәэсирлеген, синонимнарын, антонимнарын табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора.

“...суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин әкиятләренең тирән катламнарына да укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең”,- ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов[Яруллин Ф.Г.Сайланма әсәрләр 2002:8.]

. Мин әдипнең әсәрләрен укыганнан соң, менә шул тирән катламнар -энҗе-мәрҗәннәрен табып, аның ни дәрәҗәдә сүзгә бай булуына ышандым.

Эш барышында шуңа игътибар иттем: Ф. Яруллинның әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең саны бихисап. Шуларның кайберләренә генә тукталып үтәм. Тимерҗан үзе: ”Йомшакка ятсам, янбашым кабара”, дип, идәндә сәләмә тун ябынып йоклый, имеш. (“Аксак Тимер”) 2. Җилбикә көннәр буе җил куган, Йокыбану йокы симерткән. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

Нәтиҗә: Ф. Яруллин үзенең әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне кулланып, образлылыкны, эмоциональлекне, мәгънә төсмерләрен ачып биргән.

Белгәнебезчә, метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Фәнис абый әсәрләреннән мисаллар:

1. Күзкәйләрем ут минем,

Карашларым ук минем.

Кияү чыкмас дигән кайгы

Башымда да юк минем. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

2. Сыйракларың салам синең,

Чәчең-башың пумала.

Пумалаңа көтү-көтү

Үрмәкүчләр урала,-дип җыр сузган йокыбану. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

Нәтиҗә: язучы метафора ярдәмендә кешенең төс-кыяфәтен образлы итеп күз алдына китерә. Күпмедер дәрәҗәдә чагыштыру, охшату арттырыбрак та бирелә.

Ф. Яруллин үзенең әсәрләрендә синонимнарның иң кулаен сайлап алган. 1. - Әй, сөйкемле Ай, матур Ай , -дигән Айсылу, - әз генә түз. Мин хәзер ... -Кыз бөркәнеп чыккан шәлен иңеннән алып ыргыткан да йөзә белмәгәнен онытып суга ташланган. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)

Нәтиҗә: автор синонимнарны кешенең хис-кичерешләрен көчәйтү, образларның тышкы кыяфәтен төгәлрәк бирү өчен кулланган. Бер үк сүзне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр тапкан.

Эпитет (грекча “ачыклагыч”, “өстәмә дигән мәгънәдәге грек сүзеннән) –ачыклагыч сүз.Ф.Яруллин әсәрләрендә эпитетларның төрле сүз төркемнәреннән ясалганнарын куллана.Аның иҗатында исем,сыйфат,рәвеш эпитетларын очратырга була. Мәсәлән:




1.Биек ярлар, текә таулар кирәк-

Үҗәтләнеп өскә менәр өчен.

Алсу таңнар, зифа таллар кирәк-

Яшерен серебезне сөйләр өчен.

(“Бөтенесе кирәк”)


2. Бөтерелә-бөтерелә очтык

Таныш түгел карурманнар аша,

Күкләр гизеп йөрдек,

Болытларның ак мендәренә.

(“Изүләрне ачып бара идем...”)

Нәтиҗә: әдип иҗатында табигать образы еш кулланыла. Ул матурлыкны кеше белән табигатьнең гармониясе аша сурәтли. Аның фикеренчә, кеше һәм табигать бербөтен. Шушы бөтенлек азая башласа, күңел байлыгы да ярлылана. Менә шул күңел байлыгын тулыландыру өчен язучы табигать образларын яратып куллана. Табигать төрле халәттә, төрле төстә булган кебек, кешенең хис-кичерешләренең дә катлаулы яки тирәнгә яшеренгән икәнлеген күрсәтә.

Фразеологик әйтемнәр- халкыбызның күңел энҗеләре. Ф. Яруллинның иҗатында алар чиксез кулланылган. Моңа дәлил түбәндәге мисаллар:

1. Андагы матурлыкны, андагы байлыкны күрсәң, хәйран калып шунда ук телдән язасың. (“Яз кайда кышлый?”)2. Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы, урманның ярты халкы аксап беткән. (”Урман әкияте.”)

Нәтиҗә: Ф. Яруллин әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләрне телне баету, сөйләмгә җанлылык, сурәтлелек (образлылык) бирү өчен кулланган.

Язучының әсәрләрен укыганда, аның сүз байлыгына, тәмле теленә сокланып туеп булмый. Аның бер генә җөмләсендә дә берничә төрле энҗе бөртеге табып була. Миңем күңелемдә иң истә калган бер әсәрендәге (“Җигангир” исемле әкияте) бер генә җөмләне сөйләгәннәргә өстәп, мисал итеп китерәсем килә.

1. Кем белә, бәлки аның Җангире дә туган авылы өстеннән урап китәдер, бәлки инде, шифалы тамчы булып иген кырларына сеңгәндер, ә бәлки, әле генә кефегеннән үлән арасына сикереп төшкән тамчы шулдыр. Кем белә...

Бу юлларда эпитет та, сынландыру да, рефрен –җөмләнең кабатланып килүе дә бар. Минемчә, кабатлау юлы белән, автор укучыны уйландыруга да этәрә, бер үк вакытта хиснең көчен дә арттыруга ирешә.

Нәтиҗә: эзләнүләр нәтиҗәсендә шуны билгеләргә мөмкин: Ф.Яруллинның иң киң кулланылган лексик сурәтләү чаралары: метонимия, антонимнар, ә стилисик бизәкләрнең бик бай өлешен (аеруча проза әсәрләрендә) фразеология тәшкил итә. Әлеге тотрыклы сүзтезмәләр телне баеталар, татар теленең милли үзенчәлеген күрсәтеп торалар. Аның иҗаты татар теленең никадәр камил, матур булуын күрсәтә. Күп кенә язучыларыбызга үрнәк булып тора.

Әдәбият

1. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих / Гыйләҗев Т.Ш., , Закирҗанов Ә.М., Заһидуллина Д.Ф.-Казан: Мәгариф,2004. -247 б.



2.Заһидуллина Д.Ф.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы:Метод.кулланма. -Казан: Мәгариф,2000.-335б.

3. Ибраһимов С.М., Ф.С Сафиуллина .Практик стилистика.6-7-сыйныфлар өчен күнегүләр җыентыгы.-1977.-143 б.

4.Татар теле: Мавыктыргыч лексикология. Минзәлә педагогия колледжының рус телендә сөйләшүче 1 курс студентларына татар теле укыту.Взаимосвязанное обучение русскому и татарскому языкам в 5 классе:Укытучыларның авторлык хезмәтләре. Казан: Мәгариф, 2001.-221 б.

5.Хәкимова С.Г. Фәнис Яруллин:Тормыш һәм иҗат батырлыгы.Казан, “Идел-Пресс”, 2007.-192.

6. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы:Укытучылар өчен ярдәмлек.-Казан:Тат.кит. нәшр, 1987.-214 б.

7. Яруллин Ф. Г.Зәңгәр күлдә ай коена: Әкиятләр.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.-272 б.

8. . Яруллин Ф.Күңел яктысы.Шигырәр,поэма.-Казан:Татар.кит. нәшр.,2003-384б.

9. Яруллин Ф.Г.Сайланма әсәрләр.-Казан:Татарстан Республикасы

“Хәтер” нәшрияты, 2002.-255 б.
ТЫНГЫ БЕЛМӘС ШАГЫЙРЬ

(Роберт Әхмәтҗанов иҗатына бер караш)

Кәримуллина А.,

Балык Бистәсе

муниципаль районы Шомбыт урта

гомуми белем бирү мәктәбе Фәнни җитәкче: Гайнетдинова Р.М.
Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган.

Җир йөзендә һәр кеше үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.

Балык Бистәсе төбәге - хисапсыз талантлар ягы. Шагыйрьләребез Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, К.Сибгатуллин исемнәре поэзия сөючеләргә таныш. Кемнәр генә гаҗәеп повестьлар авторы В.Нуруллин иҗатына гашыйк түгел икән. Театр артистлары Р.Шәрәфиев, Х.Җәләлов иҗатларына сокланмый мөмкинмени? Җырчыларыбыз, композиторларыбыз, журналистларыбыз, тагын бик күп талантларыбыз белән без горурланабыз. Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнүне татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән, сыйныфтан тыш чаралардан, әдәби түгәрәк эшчәнлекләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

Без, ягъни “ Туган тел” түгәрәге әгъзалары (15 укучы) районыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген өйрәнүгә һәрдаим зур игътибар бирәбез һәм

шуны күз алдында тотып, “Балык Бистәм – туган ягым, йөрәгем сиңа дәшә” дип исемләнгән проект эшен башладык. Проектның максаты : районыбызда туып-үскән шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатларын өйрәнү, аларның әдәбият мәйданында тоткан урыннарын билгеләү.

Проектның бурычлары:

- милли рух, үз халкыңның сәнгатенә, тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисләре тәрбияләү:

- әхлак тәрбиясе бирү:

- эстетик культура тәрбияләү;

-әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру;

- сөйләм һәм язма телне үстерү.

Проект өч өлештән тора: поэзия, проза, драматургия. Түгәрәккә йөрүче һәр укучы үзе яраткан шагыйрь, яки язучының иҗаты буенча эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара.

Мин якташым Роберт Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган эзләнү-тикшеренү эше алып барам.

Хезмәтем түбәндәге бүлекләрдән тора:

I. Кереш.

II.Төп өлеш.

1.Тормыш юлы.

2.”Шигырь дигән серле сандык”.

3. Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган җырлар.

4. Басылып чыккан китаплары.

5. Татар әдипләре Р.Әхмәтҗанов турында .

6. Иҗаты югары бәяләнде.

III. Йомгак.

IV. Кулланылган әдәбият.

Талантларыбыз бик күп, ләкин алар арасында күңелгә иң якыннары бар. Халык шагыйре Роберт Әхмәтҗанов шундыйларның берсе.

Роберт Вәли улы Әхмәтҗан 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районында туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Р.Әхмәтҗанов Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый һәм 1958 елда аның «Беренче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Институтны тәмамлагач, Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы булып эшли. 1961 елда Казанга кайтып М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1966 елдан алып ул – профессиональ язучы.

Роберт Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә беренче адымнарыннан ук үз шигъри йөзен тапкан талантлы шагыйрь, ул үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрь. Аның шигърияте фикер-хисләрнең киеренкелеге һәм фәлсәфи тирәнлеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән аерылып тора. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә» кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык—бу темалар бигрәк тә аның «Уйна, улым!» һәм «Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Роберт Әхмәтҗанов, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып бара. Ул татар совет поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте. («Таш елады», «Фидаи», «Соңгы танк» һ. б.) Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле көтелмәгән тапкыр чагыштырулар, кызыклы, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итә. Халык арасында киң таралган җырлардан «Саумы, кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», «Ак болытлар» (Ф. Әхмәдиев музыкасы), «Тәңкә карлар», «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р. Еникиев музыкасы), «Өмет җыры» (Р. Яхин музыкасы), «Минутларны ник саныйсың?», «Якты елга» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Җырың кайтты» (Р. Хәсәнов музыкасы) һ. б. әнә шуның ачык мисаллары.

1958-2000 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрде. «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен шагыйрь 2001 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ул “ Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем йөртә.

Ярты гасырлык иҗат гомерендә Р.Әхмәтҗанов һәрвакыт шигърияткә тугрылыклы булды һәм үзеннән бай шигъри мирас калдырды.
Әдәбият

Әхмәтҗан Р.В. Җәяүле күбәләк – Казан: Рухият, 2001.-5 б.

Кукушкин Р. Ф.Канатлы дөнья.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.-156 б;

Юнусов М.З. Альбатрос язмышы- Казан:Татарстан китап нәшрияты,2002.-359 б;

Татар шигърияте – Казан: Мәгариф, 2007. – 12 б.
ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ

Кәримова Э.Т.

Кукмара 3нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкче: Бариева Д.Т.


21 нче гасыр лингвистикасы телне аралашу һәм танып-белү чарасы буларак кына түгел, ә билгеле бер милләтнең мәдәниятен билгеләүче юнәлеш буларак тикшерә. Моның нигезен В.Гумбольдт, А.А.Потебни кебек галимнәр салган. Мәсәлән, В.Гумбольдт "Минем милләтемнең чикләре - минем дөньяга карашымның чикләре" дигән. Димәк, тел чынбарлыкны гына чагылдырып калмый, ә кеше яши торган тирәлекне дә барлыкка китерә. Шуңа күрә лингвистика, тел турындагы фән, гуманитар белемнәр арасында алдынгы урыннарны тота һәм аның ярдәменнән башка мәдәниятне өйрәнү мөмкин түгел.

Тел милләтнең хәзергесен генә түгел, ә борынгы кешеләрнең дә дөньяга, җәмгыятькә һәм үз-үзләренә карашын өйрәнү юлы да. Үткәннәрнең кайтавазы, гасырлар кичеп, бүгенге көндә мәкальләрдә, фразеологизмнарда, метафораларда һәм башкаларда сакланып калган.

Билгеле булганча, кеше үзенең туган телен һәм теле белән бергә үз халкының мәдәниятен үзләштергәндә генә кеше була. Халык мәдәниятенең бөтен нечкәлекләре аның үзенчәлекле һәм уникаль булган телендә чагыла. Шуңа күрә татар милләте мисалында, үземне шул милләтнең киләчәге дип санаганга, мин лингвокультурология нәрсәне аңлата дигән сорауга тукталырга булдым.

Тел тыгыз рәвештә мәдәният белән бәйләнгән: ул аңа үтеп керә, үсә һәм аны чагылдыра. Лингвокультурология шуның нигезендә барлыкка килгән яңа фән. Аны лингвистиканың мөстәкыйль юнәлеше дип санарга мөмкин. Ә "лингвокультурология" дигән термин соңгы уньеллыкта фразеологик мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Культурология кешенең табигатькә, җәмгыятькә, тарихка, сәнгатькә һәм җәмгыятьнең башка өлкәләренә кагылышлы аң-белемен тикшерә; тел белеме - телнең төрле модельләрендә чагылучы дөнья сурәтен, дөньяга карашны карый, ә менә лингвокуль гурологиянең төп предметы - үзара диалогта булган тел һәм мәдәният. Димәк, лингвокультурология халыкның телдә чагылган һәм телдә ныгып калган мәдәниятен өйрәнә.

Телдә ныгып калган мәдәният бигрәк тә фразеологизмнарда ачык чагыла. Чөңки алар теге яки бу күренешкә, предметка бәйле рәвештә барлыкка киләләр.

Фразеологик берәмлекләрдә халык мәдәнияте үсешенең озын-озак процесс булуы чагыла. Фразеологизмнар, Ф.И.Буслаев фикеренчә, "... своеобразные микромиры, они содержат в себе и нравственный закон, и здравый смысл, выраженные в кратком изречении, которые завещали предки в руководство потомкам". Димәк, фразеологик берәмлекләр - милли телнең җаны, аларда халыкның рухы һәм милли үзенчәлеге чагыла.

Фразеологизмнарны лингвокультурологик аспекттан чыгып караганда түбәндәге пунктлар исәпкә алынырга тиеш:

1. Күпчелек фразеологизмда милли мәдәниятнең "эзләр"е булу.

2. Мәдәни мәгълүматның фразеологик берәмлекнең эчке формасында саклануы. (Бу мәгълүмат дөнья турында образлы күзаллау тудыра һәм милли-мәдәни колорит тудырырга ярдәм итә).

3. Милли-мәдәни үзенчәлекне билгеләүдә иң мөһиме - милли-мәдәни бәйләнешне ачыклау.

Фразеология - дөнья сурәтенең телдә чагылышының бер фрагменты. Фразеологик берәмлек һәрвакыт субъектка юнәлтелгән, димәк дөньяны сурәтләү өчен генә түгел, ә аңа бәя бирү һәм мөнәсәбәтне белдерү өчен дә кулланыла.

Фразеологизмның шактый өлеше халык авыз иҗатыннан алынган: кәкре каенга терәтү, үзең утырган ботакка балта чабу.

Кайбер фразеологизмның килеп чыгышы территориягә бәйле була. Мәсәлән, түбәндәге фразеологизмнар авылда гына туа алган дип уйларга кирәк: су язып май чыгару, мүкләк сыер, башына тай типмәгән, ат ачуын тәртәдән алу. Шулай ук билгеле бер төркем һөнәр ияләре теленнән килеп кергән фразеологизмнар да бар: кулга ияләштерү (аучылар), икенче рольләрне уйнау (сәхнә), әлифне таяк дип тә белмәү (мөгаллим).

Югарыда китерелгән мисаллардан чыгып, шуны әйтәсем килә: халкыбызның тарихында булган вакыйгалар, күренешләр барысы да телебездә чагылыш тапкан һәм таба. Бу күренешне без лингвокультурология фәне аркылы гына өйрәнә алабыз. Әлеге чыгышны әзерләгәндә шундый фикер туды: лингвокультурология нигезләрен мәктәптә өйрәтсәләр, тел дәресләрендә, әдәбият дәресләрендә безгә уйларга, анализларга никадәр җирлек ,материал булыр иде. Алга таба шулай булыр дигән өметтә калам.


Әдәбият


  1. .Маслова В.А. Лингвокультурология. Учебное пособие.- М.,, 2001.

  2. Ф.С.Сафиуллина Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты өчен дәреслек. - Казан: ТаРИХ, 2001.



КУКМАРА ТӨБӘГЕНЕҢ ДИАЛЕКТИЗМНАРЫ
Кәримова Л.Ф.

Кукмара 3нче номерлы

муниципаль гомумбелем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкче: Оразсахатова Г.Б.


Соңгы вакытларда без үзебезнең сөйләмебезнең әдәби сөйләмнән шактый ераклаша баруын тоябыз.Телләрне бутап сөйләү күренеше гадәткә кереп бара.Телләрнең югалу куркынычы арта. Күпләр моның сәбәбен эзли.Ә менә кайберәүләр сөйләмнең әдәби сөйләмнән ераклашуын җирле сөйләмнән күрә. Җирле сөйләмгә тискәре караш туа.

Диалектологиянең төп өйрәнү объектларыннан берсе — диалектизмнар, ягъни җирле сөйләшләрдә генә кулланыла, әдәби норма булып исәпләнми һәм әдәби нормага каршы куела ала торган күренешләр. Алар фонетик, морфологик, лексик диалектизмнарга бүлеп карала.

Кукмара төбәгендә еш очрый торган диалектизмнар:

Фонетик диалектизмнар: тее-теге, чыып-чыгып, җозорок-йодрык, изән-идән, казак-кадак, өтөрмән-төрмә, иңгелек- иң элек, җылак-елак, җук-юк, җавым-явым, җырак-ерак, инә — энә, ире — эре, тәкермәч — тәгәрмәч, сике — сәке, җийәү — жәйәү, чикчэги — чәкчәк, пирәмәч — пәрәмәч, бәк — бик, сың — соң, тыкмач — токмач, шылай — шулай, былган — булган, алабыга — алабуга, суң — әд. соң, суңгы — соңгы, үмә — әд. өмә, үнәр — һөнәр, бийау — буйау

Кукмара төбәге сөйләменә күрше районнарның да йогынтысы зур.

Кукмара районының Киров өлкәсе белән чиктәш авылларында (Чуллы, Туембаш ) иренләшмәгән а авазын куллану күзәтелә: әдәб. тел-а(о)лма(о) булса, бу авылларда рус сөйләменә якынайтып апа, алма дип сөйләшү бар.

Морфологик диалектизмнар:

Алмашлыклар әдәби телдәгечә. Тик нәрсә сорау алмашлыгы нәстә вариантында да кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк: Тары бер гәрәбәм бар әле, ансысы (анысы) нәстәнекедер (нәрсәнекедер).

Фигыльләр. Ган/-гән кушымчалы нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыльне зат кушымчалары урынына тартым кушымчалары ярдәмендә төрләндерү:

барганым, эшләгәнем (барганмын, эшләгәнмен), барганың, эшләгәнең

(баргансың, эшләгәнсең), барганыбыз, эшләгәнебез (барганбыз, эшләгәнбез), барганыгыз, эшләгәнегез (баргансыз, эшләгәнсез).

Бу күренеш Кукмара сөйләменең үзенчәлекле специфик билгелә­реннән санала ала.

Хикәя фигыльләрнең 2 нче зат күплеген катлаулы кушымча ярдә­мендә ясау: Кура җиләгенә кортлок (умарталык) йагына барасыгызмы (барасызмы)? Җырактан килгәнсегез (килгәнсез) икән.

Кукмара сөйләшенең характерлы үзенчәлекләреннән берсе-дагын/дәген, тагын/тәген теркәгечен яки кисәкчәсен куллану: Мин дәген(мин дә) күрмичә калдым аны.

Лексик үзенчәлекләр:

Кукмара сөйләшендә кайбер йолаларның атамаларында аерымлыклар күзәтелә: дәрә боткасы — сабан туе алдыннан төрле ашамлыклар (ярма, май һ, б.) җыеп алып чыгып, болында пешерелә торган ботка, кола к чөйөнчөсе — кыз килешкән чакта ризалык билгесе итеп кыз ягыннан бирелгән бүләк; чумәчлеки, чөмәлчеки — яңгыр йоласы; мәйдан

сабан туе, чирмә — сабан туе алдыннан йорт саен кереп әйбер җыеп йөрү, орлык чытру — яз көне беренче көн чәчүгә чыкканда пешкән йомыркаларны яки түгәрәк икмәкне буразнага тәгәрәтеп җибәрү, нигез боткасы — өйнең нигезен коргач пешерелә торган ботка, мәҗлес.



Кешене тасвирлый торган сүзләр: иңке-тиңке — ава-түнә, титаклап- аксаклап, көйәләк— юкка-барга да бик тиз борчылучан, тәләкә-кечкенә буйлы һ.б.

Йорт-җир, хуҗалык эшләре һ. б.: кычыйак/кечейак — өйнең кухня өлеше, мич алды ягы, суцыр пич — мич астында ясалган аерым урын.

Бер яктан моны тискәре күренеш - әдәби сөйләмнән читләшү итеп карасак, икенче яктан бу күренешне талантлы язучыларыбыз шул төбәкнең колоритын бирүдә бик оста файдалана.

Һәр төбәк бер-берсеннән үзенең сөйләме,гореф-гадәтләре белән аерылып тора. Димәк бу халыкның үткәне, тарихы. Борынгы бабаларыбыз кулланган сүзләрне без белергә тиеш. Шул ук вакытта күрше төбәкләребездән килеп кергән алынма сүзләр- безнең аралашып, дус яшәвебезгә дәлил бит.

Сөйләмебезне әдәби сөйләмгә якынайту өстендә эшләргә;шул ук вакытта төбәгебезнең колоритын бирүче диалекталь сүзләрне аңларга,урынлы кулланырга өйрәнергә.

Кукмара төбәге сөйләме диалектизмнарга шактый бай төбәк. Бер яктан моны тискәре күренеш - әдәби сөйләмнән читләшү итеп карасак, икенче яктан бу күренешне талантлы язучыларыбыз шул төбәкнең колоритын бирүдә бик оста файдалана.

Һәр төбәк бер-берсеннән үзенең сөйләме,гореф-гадәтләре белән аерылып тора. Димәк бу халыкның үткәне, тарихы.Борынгы бабаларыбыз кулланган сүзләрне без белергә тиеш. Шул ук вакытта күрше төбәкләребездән килеп кергән алынма сүзләр безнең аралашып, дус яшәвебезгә дәлил бит.Кукмара төбәгенең географик урнашуы бик үзенчәлекле. Районыбызның төньягында Балтач, көнбатышында Саба, көньяк-көнбатышында Теләче,көньягында Мамадыш урнашса,көньяк-көнчыгышындаУдмурт, көнчыгышында Киров өлкәләре урнашкан. Аның бик күп районнар белән чиктәш булуы сөйләмгә бик нык йогынты ясаган.Һичшиксез, сөйләмебезне әдәби сөйләмгә якынайту өстендә без нык кына эшләргә тиешбез.

Әдәбият


  1. Баязитова Ф. С. Кукмара районы керәшеннәренең сөйләш һәм йола үзенчәлекләре//Кукморский регион: проблемы истории культуры. Восток-Запад: Диалог культур Евразии.- Казань, 2005.- С.40-43.

  2. Баязитова Ф. С., Рамазанова Д. Б., Хәйретдинова Т.Х., Садыйкова З.Р., Барсукова Р.С. Татар халык сөйләшләре.- Казан: Мәгариф, 2008.

  3. Рамазанова Д. Б. Җирле сөйләшләребез // Татар календаре.-2002.

  4. Рамазанова Д. Б. Сөйләшләрне өйрәнүнең әһәмияте //Татар календаре.-2004, 22 ноябрь.

  5. Рамазанова Д. Б. Татарлар төрлечә сөйләшә //Татарстан.-1991.-№11.-43-47 б.

  6. Рахманов Х. Татар теле диалектларын өйрәнү турында //Совет мәктәбе.-1939.-№7.-14-17 б.

  7. Юсупов Ф.Ю.Татар теленең диалеклары.-Казан: Мәгариф, 2003.-351 б.



ЯКТАШЫБЫЗ РАФАИЛ ГАЗИЗОВ ИҖАТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Кондратьева А.И.

Мамадыш шәһәре 4нче санлы

гомуми урта белем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкче: Шакирҗанова Д.Ф.
Бүгенге язылачак язмамда, районыбыз укучылары тарафыннан зур ихтирамга лаек булган, яраткан язучыбыз Рафаил Газизов иҗаты һәм аның иҗатын өйрәнү мәсьәләләре турында язарга телим.

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 нче елда районыбызның Кече Кирмән авылында туа. Үзенең изге якын чишмәсе илһам биргәндер инде- ул шигырьләр яза башлый. Байтак еллардан бирле үзенең туган авылында укыта, мәктәп директоры вазифасын да башкара. Әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

Минемчә, шагыйрь һәм прозаик, күренекле язучыбыз райондашыбыз Рафаил Газизовны Татарстаныбызда белмәгән кеше юктыр. Әдәбиятка турыдан-туры җирдән, хезмәт һәм тормыштан килгән. Ул әдәбия-тыбызны үзенең бик күп якты әсәрләре белән баетты. Аның “Бөре керфекләре”, “Җиләкле алан”, “Чөгендер хикмәтләре”, “Түбән оч малай- лары”, “Хат”, “Кичер, кичерә алсаң”, “Ак болыт” китапларында иң яраткан хикәяләрем, шигырьләрем. Сыйныфташларым белән аның бу китапларын кат-кат укып чыктык. Күп кенә шигырьләрен яттан да беләбез. Рафаил абыйның шигырьләре, үзенең канатына утыртып, я мең елга артка алып ташлый, я булмаса, йөз елга алга алып китә, я яшел чирәмдә аунап йөргән бала чагыбызны хәтерләтә.

Рафаил абыйның шигырьләрен без дәресләрдә бик яратып укыйбыз, анализ ясыйбыз, алар безне серле дөньяга алып керә... Безгә белемле, әдәпле, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә. Хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итә. Без, укучыларны, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, укыган саен үзеңчә ачыш ясыйсың, киңәш табасың, күбрәк беләсең, уйланасың.

Язучы үзебезнең Мамадыш төбәгеннән читтә яшәвен күз алдына да китерә алмый. Иҗатында туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, патриотик хисләргә бай булган шигырьләре шактый:

Туган җирнең һәрбер чишмәсендә

Чагыла минем сөю җилкәнем…

Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар: ул - туган як. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын:

Челтериләр. Китап битләренә

Томырылып керә каеннар.

Авылыңа йөгереп кайт, диеп,

Күперләрен җәя җәйгорлар,

Бу күзләрем – ак каеннар моңы,

Сөйләшүем - чишмә сагышы

Мин – авылның иген басуыннан

Йолкып китерелгән арышы.

Шагыйрьгә үзебезнең туган җиребез бик якын: шигырьләрендә ул кырлардан үзенең сабый чагының эзләрен эзли. Авыл табигатендә аның хисләре ташый, сагышы җырга әйләнә. Туган якның алабута, әремнәре дә кадерле шагыйрьгә. Туган якның иркен кочагында гына язучы үз бәхетен таба. Рафаил абыйның Туган җире - Мамадыш районы Кече Кирмән авылы. Бу яшеллеккә күмелеп утырган авыл, гомумән, безнең Мамадыш якларының табигате искиткеч гүзәл бит! Мул сулы елгаларга, мәһабәт тауларга, Тукайның шүрәлеләре яшәрлек калын урманнарга бай як безнең ягыбыз:

Кирмән буйларының һәрбер киче

Чишмә чыңы белән үрелгән

Якты нурлар ага үзән тулып

Әллә айдан, әллә күңелдән.

Туган як турындагы шигырьләрен укыганда, мин үземнең туган авылымны күз алдына китерәм. Һәрберебезгә якын, һәрберебезгә үтеп керә торган бу шигырьләр безгә Туган ягыбыз турында сөйли.

Әйе, Рафаил Газизовның хикәяләре, шигырьләре искиткеч. Без алар белән җырлыйбыз да, көләбез дә, елыйбыз да, моңланабыз да. Шигырь-ләре бездә җылы хисләр уята, йөрәкләргә ялкын өсти, күңелләргә үтеп керә. Р.Газизов –чын шигърият кешесе. Бу аның һәрбер шигырендә, һәрбер юлында, һәрбер сүзендә беленеп тора. Адәм җаны шигырьсез яши алмый. Шигъриятсез дөнья –яшьме, картмы күңеле кузгалган мизгелләрдә шигырьгә килеп егылалар. Шигырь шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша белә. Шигырь күрке –тел, хис, уйлану, кичереш. Шигырьдә кешенең сере ачыла. Шигырь ярдәмендә кеше уйлана, кичерә, шатлана. Шуңа күрә шигырьдә кешенең иң саф хисләре, күңелнең иң кечкенә кыллары тибрәлә. Ә Рафаил абый безне хикәяләрендә үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының сафлыгы, тирәнлеге белән шаккатыра. Аерым җөмләләренә генә игътибар итеп карыйк.

Аның тавышыннан безнең урамдагы барча морҗалардагы корым коелып бетте”.

“Күрше... колхозының юртагы беренче килгәч, персидәтелләре Хәтмулланың кәрлә буе ярты метрга озынайды”.

“Энем шопырдатып сөт чөмерә, ике аягын да болгап шайтан чакырып утыра иде, терсәк белән төрттем”.

Ә ул геройларының кушаматлары!

Мүки Хөсәене, Куян Сәхие, Пацан Вәккәс, Мәтә Закиры, Бүдәнә Салих, Аю Гаяны, Токмач Гаязы, Чегән Хәмис, Түтүт Гарифы, Үчтеки Миңнехан.

Аның геройлары һичбер бизәүсез – иннексез көенчә авыл кешеләре. Алар безнең һәммәбезгә дә таныш. Кайсылары - безнең дә элеккеге күршеләр, йә ян урамдагылар. Шуңа күрә Рафаил Газизовның хикәяләрен уку рәхәт. Нәкъүзебезчә – авыз тутырып авылча сөйләшкән геройларын тыңлап тору, күз алдына китерү рәхәт.

Мең еллык традициясеннән аерылмаган җирнең үз иҗатчысы ул – Рафаил Газизов. Без моның шулай икәнлегенә Рафаил Газизов белән мәктәбебездә уздырылган очрашу кичәсендә тагын бер кат инандык. Безгә бу кичәдә иң беренче чиратта Рафаил абыйның гадилеге, артык сүз сөйләмәве, безгә үз-үзен түгел, ә моң байлыгын, моң тирәнлеген, моң биеклеген күрсәтүе һәм кычкырмыйча, әкрен, моңлы тавыш белән шигырьләрен сөйләве ошады.Бу кичәне мәктәбебез укытучылары һәм укучылары да бик нык әзерлеклелек белән көттеләр. Кичәдә укытучылар һәм укучылар тарафыннан Рафаил Газизовның шигырьләре, җырлары, хикәяләреннән өзекләр яңгырады. Авторның китаплары белән укучыла -рыбыз якыннан таныштылар.

Аның китаплары... Алар авторның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, лирик психологик кичерешләрен чагылдыручы бер көзге сыман. Анда шагыйрьнең гомер һәм иҗат юлы. Алар-авторның озак еллар дәвам иткән иҗаты дәверендә үз йөрәгеннән, үз тәҗрибәсеннән сөзелеп чыккан уй-фикерләре. Алар - авторның үз сораулары, үз җавап- лары, үз эзләнүләре, үз табышлары. Шуның белән алар безгә дә, авторга да бик кадерле.

Поэзия күгендә һәр чорның үз йолдызлары кабынып тора. Аларның кайберләре, халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әвереләләр. Әнә шундый сүнми торган йолдызларның берсе булып Рафаил Газизовта татар әдәбияты күгендә үзенә урын алды.

Йомгак ясап әйткәндә, Рафаил Газизовның әсәрләре – заман әсәрләре, бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәргән гыйбрәтле әсәрләр. Алар илебез тарихының бер этабын сурәтли. Шуннан чыгып, без яраткан язучыбызның үз замандашларын чагылдыру остасы икәненә тагын бер кат инанабыз. Безгә тагын шунысы ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны – тәне белән үзенең укучылары язмышы өчен янып яши, аның тормыш – көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, телебез, гореф – гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша.

Шушындый зур талантка ия булган язучыбыздан мин, чордашларыбызның матурлыгын һәм батырлыгын гәүдәләндергән тагын да күбрәк образ тудыруын, актив иҗат итүен, иҗатының шулай һаман яшәрә баруын теләп калам.

Әдәбият.
Р. Газизов “Ак болыт”. Чаллы, ҖЧҖ “Газета – китап” нәшрияты. 2003 ел.

Р.Газизов “Бөре керфекләре”. Казан, “Татар китабы” нәшрияты. 1985ел.

Р. Газизов “Кичер, кичерә алсаң”, Казан, “Татар китабы” нәшрияты1998ел.

Р. Газизов“Түбән оч малайлары” . Казан, “Татарстан китап” нәшрияты 1994ел.

Р. Газизов “Хат”. Казан, “Татарстан китап” нәшрияты. 1994ел.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет