Асылмалы күпер Гүзәл Әдһәм



Дата15.07.2016
өлшемі0.53 Mb.
#201452
Асылмалы күпер

Гүзәл Әдһәм

(повестьтан )

1бүлек

Ачык тәрәзәдән ургылып кергән шомырт чәчәге исе Гәүһәриянең фикерен чуалтып, күңелен җилкендереп җибәрде. Кыз, һаман да чишелеп бетмәгән мәсәләсенә карап, авыр сулап, уфтанып куйды.



”... А пунктыннан В пунктына ... ике поезд ... беренчесенең тизлеге икенчесенә караганда ... “

Их, шушы поездлар булмаса, нинди бәхетле булыр иде ул!... Авыр бирелә аңа математика, бик авыр... Әдәбият - тарих дәресендә уттай янган күзләре, мәсъәлә чишә башласа, тоныкланып, нәүмизләнеп кала. Бүгенгедәй читене дә туры килсә...

Кыз, башын күтәреп, иптәшләренә күз салды. Барысы да диярлек дәфтәрләренә иелгән. Кемдер ручка башын кабып уйга калган, кемдер мәсьәлә чишелешен ашыга – ашыга дәфтәренә төшерә. Берәүләр- җыерылган кашлы , аптыраулы карашлы; ә кайберәүләр, шомырт исенә хисләнеп, ачык тәрәзәгә төбәлгән.

Иң арткы партада утыручы Равил эшен беренче булып тәмамлады. “Ялт” итеп Гәүһәриягә күз салды: ”Чишә алганмы, юкмы, кызый мәсъәләне?” Әнә ул алдагы партада утыра. Равилгә аның йөзе бөтенләй күренми диярлек. Егет кызның кечкенә генә алка тагылган колак яфрагыннан, бераз гына бөдрәләнеп торган чигә чәчләреннән күзен алалмый. Класстагы барлык кызлардан да аерылап тора Гәүһәрия. Калын озын толымы, нәфис җилкә - билләрне узып, идәнгә кадәр салынып төшкән. Мондый чәчле кызлар хәзер авылда да сирәк шул. Кинәт Равилгә шундый купшы толымның идәнгә тиеп торуы кызганыч булып тоелды. Егет хыялында шул толымга орынды, күңеле белән аңа кагылып, сыйпап иркәләде, аннары затлы чәч бәйләмәсен кызның алдына салды. Хыялда гына билгеле...

Дәфтәр битенә борчактай түгәрәк хәрефләр тезелде.

“Гәүһәрия!”

Кызның исемен язгач, Равил бермәл уйланып торды. Нәрсә язарга? Ни дип? Якын дусты Таһирҗанның сөйгән кызына ни дип язсын ул? “Мин дә сине яратам!” дипме? Юк! Беркайчан да! Җавапсыз мәхәббәтеннән янар , көяр, күмергә әйләнер, әмма дустына хыянәт итмәс! Ул - андыйлардан түгел.

“ Мине көт. Бергә кайтабыз, яме.”

Язуын язды, ә үзе язды да көлемсерәп куйды.Ун ел буе бергә килеп , бергә кайтып йөр дә, бүген генә аерым – аерым йөр, имеш, чыгарылыш имтиханнары башланырга да санаулы гына көннәр калгач... Егет язуны кечерәеп беткәнче бөкләде дә Гәүһәриягә ыргытты. Кыз язуны алды, укыды. Ирен читләрендә сизелер – сизелмәс елмаю чагылып үтте. Равилгә борылып, керфекләрен тибрәндереп кенә ризалыгын белдерде .Тик егеткә бу сөйкемле караштан оеп утырырга өмет калдырмады: Равилгә игътибарын онытып, сул иңбашы аша борылды да Таһирҗанга карады. Бик бирелеп мәсъәлә чишкән Таһирҗан, аның карашын сизгәндәй, кинәт башын күтәрде, егетнең җыерылган кашлары язылды.

Күзләр очрашты... Таһирҗанның кап – кара күзләре Гәүһәриянең “зәңгәр күлләренә” сирпелде.

Равил , тавышсыз ыңгырашып, партага сыгылып төште...

* * *


Авыл мәктәбеннән, шау – гөр килеп , яшьләр агыла. Чыгалар да төрлесе төрле якка тарала бара. Таһирҗан белән Равил дә, Гәүһәрияне уртага алып, авылдан чыгу ягына юнәлделәр. Алар - бирегә күрше Аксу авылыннан килеп укучылар. Әнә шулай ун ел буе өчәүләп киләләр дә, өчәүләшеп кайтып та китәләр.Ун ел буе... Бик күптән, кайчан икәнлеге дә онытылган инде, кемдер аларны , шаяртып, “Аксу өчлеге” дип атаган иде. Шуннан бирле “Аксу өчлеге” ябышты да калды үзләренә. Тора - бара укытучыларга да йокты бу.” Таһирҗан, Равил, Гәүһәрия “ дип санап торганчы , ансат бит: “Аксу өчлеге” диләр дә - бетте - китте! Ә тегеләр исә үпкәләргә уйламый да! Бер- берсенә карыйлар да, сүзсез генә елмаешалар.

Әйбәт “өчлек” иде шул бу! Яхшы укулары өстенә мәктәп тормышында җан- тәннәре белән кайнаштылар. Бер концерт, бер спектакль дә Таһирҗан белән Гәүһәриядән башка үтмәгәндер мәктәптә. Ә математика олимпиадаларында исә Равил беренчелекне бирмәде. Җиңә - җиңә, Казанга кадәр барып җитте хәтта. Җитүен җитте... Тик бу җиңү егеткә бер шатлык та китермәде, күңеле үсмәде аның. Гәүһәрия белән Таһирҗан арасы көннән- көн якыная барганны сизмимени ул! Сизә , билгеле! Ә күңелне нишләтәсең? Теге озын толымның хуш исеннән башы әйләнгән яшь күңелне ничек тыярга? Гәүһәриянең күзләре Таһирҗанга төбәлгәндә бөтенләй башкача очкынлануын тойган сизгер күңелне...

Башкалар да сизде. “Аксу өчлегенең” пыран- заран килеп таркалуын көтеп, берәүләр - шатланса, икенчеләр - көенде. Гәүһәрия белән Таһирҗанны бәйләгән мәхәббәт җепләрен укытучылар да күреп алды. Тик кисәтү ясауны кирәк тапмадылар. Чөнки яшьләр өчесе дә көтелмәгән сабырлык һәм тыйнаклык күрсәттеләр. Һаман да шулай бергәләп мәктәпкә килделәр, бергә- бергә кайтып киттеләр.

... “Аксу - 3 км.” дип язылган юл тамгасына җиткәч, басу юлына борылып керделәр алар.

Кечкенә авыл юлы... Басу юлы... Синнән атлап барулары да нинди рәхәт! Яз исе, яшел үлән исе башны әйләндерә... Май кояшы йөзне иркәли, күзне чагылдыра.

Басу юлыннан өчәү килә...

Чү, бәхәсләшәләр түгелме?

- Юк, юк, юк! Без алай сөйләшмәдек! Казанга бергә барабыз!- диде Гәүһәрия шактый кискен итеп.

- Гәүһәрия , тукта әле…- дип , аның сүзен бүлдерде Равил.

Кыз , бармаклары белән колагын томалап , башын чайкады:

- Туктамыйм да, ишетмим дә!

Моңа кадәр сүзсез барган Таһирҗан да бәхәскә кушылды:

- Син беләсең бит, Гәүһәрия... Безне көзгә армиягә алалар...

- Алалар шул... Беләм... Мин шуңа әйтәм дә... Барыбер сездән башка Казанга укырга китмим! Өчәү бергә мәктәпкә кердек. Ун ел буе Чишмәбашка бергә йөрдек. Казанга да - бергә барабыз!

- Безнең кайтканны көтәсеңме?- дип, көлемсерәде Равил.

- Көтәм, билгеле, - кызның тавышы кинәт үзгәрде. Ул әллә нинди хыялый хис белән сүзен дәвам итте. - Өчебез дә - университетка барабыз... Мин – татар филологиясенә, син – математикага, билгеле... Ә Таһирҗан...

Кыз каушап калды. Егетнең сер итеп кенә әйткән хыяллары әздән генә тел очыннан ычкынмады. Таһирҗанның бары тик аңа гына ачкан серләрен Равилгә дә ишеттерергә ярыймы дигәндәй, егетләрнең әле берсенә , әле икенчесенә карады.

Уңайсыз тынлыктан Таһирҗан бик җиңел чыкты:

- Мин әлегә белмим. Армиядән кайткач, бәлки, хәл итәрмен...

Гәүһәриянең күзләре кинәт моңсуланып калды. Ул бүгенге мәсәләне кабат исенә төшерде:

- Их, егетләр, сезнең - математикадан әйбәт... Ә мин... Шул имтиханны “дүрт”кә бирсәм, дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем! Бүген тагын соңгы мәсьәләне чишә алмадым...

- Поездларнымы? Җиңел генә бит ул! Әйдә, аңлатам...

Равил җирдә яткан бер чыбыкны алды да, юл тузаныны сыза – сыза, мәсьәлә аңлата башлады. Гәүһәрия дә аңа каршы чүгәләде. Кыз купшы толымын, юл тузанына тимәсен дип, беләгенә урап тоткан. Икесенең башлары шундый якын: менә - менә бер – берсенә тияр кебек.

Таһирҗан аларга елмаеп карап торды. Аннан , башын күтәреп , зәп-зәңгәр күккә бакты, күзе чагылды, ахры, карашын читкә алды.

... Әнә хуш исен аңкытып шомырт куагы нурлана. Әчкелтем исе , борынны ярып, күкрәккә тула. Шул гаҗәеп ис күзгә күренмәс биниһая күп тамырлар буйлап бөтен күзәнәкләргә иксез - чиксез яшәү дәрте, ышаныч, өмет тарата, тагын әллә никадәр , әлегә ул татып та карамаган серле халәтләргә ымсындыра. Таһирҗан шомырт куагы янына килеп басуын сизми дә калды. Кайсы ботакны алыйм дигәндәй, бераз гына икеләнеп торды ул. “Рәнҗемә, шомырткаем, бу рәхимсез адәм мине сындыра дип уйлама тагын! Иң матур бер ботакны яраткан кызың өчен алуның ни гаебе бар?

Купшы чәчәк тәлгәше Гәүһәриянең чәч толымын тагын да ямьләндереп җибәрде. Юл тузанына сыза- сыза мәсәлә чишкән кыз, кытыкланып, җилкәсен җыерды.

- Нишлисең?

- Карама, карама! Соңыннан күрерсең!

Тагын бер тәлгәш чәч үремен бизәп балкыды. Тагын... Тагын...

...Мәсьәлә дә чишелеп бетте...

... Алар ерагая бара, ерагая бара...

... Ак чәчәкләргә бизәлгән озын толым чайкала...

Табигатьтә шуннан да матуррак гүзәл мизгелләр була микән?

Ә һавада тургайлар җырлый...

* * *

Менә авылга да җиттеләр. Аксуны икегә бүлеп аккан елга ярларын асылмалы күпер тоташтыра. Күпергә җитәрәк, Равил, аерылып, үз урамнарына кереп китәргә тиеш. Тиеш шул... Тиеш... Әгәр дә шулай булмаса, йортлары асылмалы күпернең бу ягында калмаган булса, бәлки Гәүһәрия Таһирҗанны түгел, ә аны якынрак күрер иде? Бәлки... Аһ, шул “бәлки”ләр!



Равил , каерылып, асылмалы күпергә борылып карады.

Әнә алар, җитәкләшеп (Ни арада җитәкләшеп өлгергәннәр!) күпергә килеп керделәр. Асылмалы күпер чайкалып куйды. Кыз, әллә иркәләнәсе килеп, әллә инде чайкалудан куркып, егетнең кулын кысып тотты. Күзләре бер мизгелгә генә очрашып алды.

Куллар - кулда...

Йөрәкләрдә - әйтелмәгән хисләр, әйтелмәгән сүзләр...

Урамга да килеп керделәр. Таһирҗаннар өе урамның бу очында, ә Гәүһәрияләр - югары очта ук тора.

- Мин сине өеңә кадәр озатам!

Гәүһәриянең бәхетле шат көлүеннән әллә түбән оч урамнары да ямьләнеп киттеме?

- Көпә - көндезме?

- Әйе.

Кинәт Таһирҗаннар капкасы ачылып китте. Гәүһәрия “ялт” кына егетнең учыннан кулын тартып алды, алсуланган йөзе белән балкып, чыгучыга саләм бирде:



- Исәнмесез, Мөнирә апа!

- Исәнме, Гәүһәрия! Кайтып җиттеңме, улым?

- Сау булыгыз, Мөнирә апа! Син дә , Таһирҗан...

Ана белән бала икесе дә Гәүһәрияне карашлары белән озатып калды. Таһирҗан, астан гына, әнисенә күз атты. Мөнирәнең иреннәре сизелер – сизелмәс кенә калтырый иде.Күзләре дә дымлы түгелме соң? Әллә елый инде?

Егет “дерт” итте: зур җылы учын әнисенең арык җилкәсенә салды.


  • Бер- бер хәл булмагандыр бит, әни?

  • Шатлыктан, улым, шатлыктан...

Нидән шатланырга?

Егет ана күңеленең мондый нечкәлекләрен аңлый белми иде әле.

... Кыз югары очка менеп бара...

Арттан урамга көтү кереп килә. Капка төпләренең берсе дә буш түгел диярлек. Кулларына ипи сыныгы тоткан хатын – кыз, бала – чага , бәэлдәгән, мөгрәгән тавышларга колак сала – сала, кичке урамны күзли.

Гәүһәрия урам буйлап өенә атлый. Капка төбендәгеләргә сәлам биреп уза.

- Исәнмесез, Саҗидә апа!

- Исәнмесез, Гариф абый!

-Исәнмесез, Нәфисә апа!

Шомырт чәчәкләренә бизәлгән толымы чайкала. Аның сәламенә җавап биргән хатын – кыз, сокланып һәм кызыгып, яшьлекләрен юксынып, Гәүһәрияне күзләре белән озатып кала...
11 бүлек

Гәүһәриянең китапханәдә эшли башлавына да шактый гомер узды.

Әле кайчан гына җәй иде. Имтиханнар, чыгарылыш кичәләре артта калды. Каеннар шәрәләнеп, сары яфраклары келәм булып җиргә түшәлде. Пыскып кына яуган көзге яңгыр тәрәз пыялаларына буй – буй эз сала.

Тәрәзәдән карау Гәүһәриянең яраткан шөгыленә әйләнеп китте. Киштәдә китап барлаганда әледән - әле тәрәзәгә бага кыз. Ник дисезме? Таһирҗаннар өе китапханә белән янәшә генә бит. Тәрәзәгә күз салса, аларның ишек алды - уч төбендәге кебек.

Әнә...Таһирҗан эштән кайтты. Тәрәзәгә аша Гәүһәриягә сәлам биреп узды. Тик нигәдер кире борылды да китапханәгә юнәлде.

Таһирҗанга ияреп , китаплар дөньясына бензин, мазут исе килеп керде.



  • Яңалыкны иң беренче сиңа әйтергә булдым әле, Гәүһәрия.

  • Әллә премия бирделәрме үзеңә? – дип шаяртты кыз.

  • Ниндиен генә әле!

Аннан, кинәт җитдиләнеп:

- Бер атнадан армиягә китәм... Повестка алдым ,- дип өстәде.

Гәүһәриягә әллә нәрсә булды . Тез буыннары кинәт йомшарып китте .

Таһирҗанның китәсен белде, көтте бит , югыйсә. Бу турыда күпме сөйләшенде. Күпме төннәрне ялгызы гына шул хакта уйлап, уфтанып үткәрде.Ул чакта, ничектер, бүтәнчәрәк уйланылган , ахры.

Ә бүген... Нигә сыкрый соң бу күңел? Нигә йөрәк шулай “дөп – дөп” килә дә, бу яшьләр нигә шулай ага?

Кызый , китапханәдәге кешеләргә дә игътибар итмәстән, нәзек беләкләре белән Таһирҗанны чытырдатып кочаклады да, йөзен егетнең күкрәгенә яшерде.

Мазут исе дә җиңә алмаган таныш һәм бик якын ис (Таһирҗан исе! ) нигәдер елыйсыны китерә иде.Ул , башын күтәреп, тәрәзәгә борылды.

... Ишек алдында Таһирҗанның әнисе тыныч кына тавыкларга җим сибә. “ Кыт –кыт – кыт – кыт!”

Улының тиздән армиягә китәчәген ана белми әле...

* * *


Бүген авылның ике егетен армиягә озаталар.

Таһир белән Равил – ике дус - бу вакыйганы шулай булырга тиеш кебегрәк кабул итте. Билгеле, шулай тиеш тә! Армиягә бармаган егетләрнең бер тиенлек тә авторитетлары юк авылда! Кызлар янында бигрәк тә! Әнә түбән очтагы Самат инде утызга якынлашып килә. Һаман да өйләнә алмый. Имеш, яратып йөргән кызы: ”Армиягә дә бармагач, чирледер ул. Миңа тормыш итә торган, таза , нык кеше кирәк!” – дип кияүгә чыгудан баш тарткан , ди.

Армиягә һәркемнең мөнәсәбәте үзенчә. Егетләр үзләре бу чорны түземсезлек белән көтеп ала. Башка егетләр сөйләве буенча , үзләрен инде йөз, мең тапкыр солдат итеп күз алдына китергән алар. Кайсы егет хәрби билгеләр, значоклар белән чуарланган китель турында хыялланмый да, малай – шалайларның күзен кызыктырып, хәрби киемнән авыл урамнарын буйлавын күз алдына китерми икән!

Армия – малайлыктан егетлеккә күчү чоры.

Иң әһәмиятлесе шул: авыл армиядән кайтучыны ир – егет итеп кабул итә. Хәтта өлкәннәр дә солдат белән кул биреп күрешә!

Армия ул - егетлеккә имтихан.

Бу чорда кызларның да эше муеннан. Сөйгән егетеме, күршеме, классташмы – монысы әһәмиятле түгел – чигелгән кулъяулыгың солдат егет өчен әзер булырга тиеш! Бу матур гадәт Аксуда һаман саклана әле. Күпме йолалар үзгәрде, гореф – гадәт онытылды, ә солдат егеткә кулъяулык чигү иң изгеләрдән санала. Кызлар, берсеннән берсе уздырып, матур чигешләр, бизәк – үрнәкләр сайлый. Ялына – ялына , әби –түткәйләрнең сандыкларын ачтыра, саргая башлаган бизәкле яулыкларны тартып чыгарта. Сандык төбеннән әллә никадәр сер калка. Яулык читендәге “иң якыным Рафиска”, “ мәхәббәтем Василга”, “яратканым Хәкимгә “ , “ Наилем, онытма!” кебек бөдрә - бөдрә сүзләр күп серләрне фаш итә. Дөрес, бу парларның күбесе өйләнешмәгән дә, тик сандык хуҗалары үз ирләренә атап чигелгән кулъяулыкларны барыбер саклый. Бу нигезгә килен булып төшкәнсең икән , аның ядкарьләрен дә кадерли бел!

Аксуның язылмаган законы - әнә шундый.

... Мөнирә исә бу көнне үзенчә көтте. Таһирҗан аның бердәнбере иде . Ире үлгәндә биш яшьлек кенә булып калган улы аңа бик кадерле. Егетнең үзенә сиздермичә генә , йоклаган чагында улына озаклап карап торырга ярата ул. Куе кашлары арасындагы беленер – беленмәс яра эзе дә (кечкенә чагында егылып канаткан иде), борын астында калкып килгән йомшак төкләре дә, бик якыннан карагач кына сизелгән вак – вак сипкелләре дә искиткеч кадерле аңа. “Йа Хода, исән – сау кайтырга язсын !” – дип, мең дә беренче тапкыр теләк тели ул.

Озату кичәсен бөтен авыл белән клубта уздырдылар.

...Бүген инде китү көне. Мөнирә диван почмагына сыенып, шактый озак утырды. Йөрәге дөп – дөп килә, менә - менә күкрәген ярып иреккә ыргылыр кебек.Улы каршында йомшак, мескен булып күренәсе килми Мөнирәнең.Ике ел бит, ике ел!Әнисен елмайган килеш калдырсын улы.

Мөнирә, үзен кулга алырга теләп, Таһирҗанның балачагын хәтерендә яңартты. Әле ире дә исән, дөньялары түгәрәк чаклар... Нинди бәхетле көннәр булган! Ә ул чакта бәхет турында уйланылмаган да . Бәхет үзе янәшәдә чакта аны сизмисең дә, югалткач кына үткән бәхетле көннәреңне сагынып саргаясың, диләр . Дөрес ахры...

Хатын , торып, тагын тәрәзәгә күз салды. Урам әйләнергә киткән яшьләр һаман да күренмәде. Тәрәз төбенә коелган яран чәчкәләрен чүпли – чүпли , ул тагын хәтирәләргә бирелде. Ире Хафиз бик ярата иде яран гөлен. Шул чактан калган гадәт: инде көз җитсә дә , гөлләре һаман шау чәчәктә утыра...

Өй каршына килеп туктаган машина тавышы аны уеннан бүлде.

Кузовта яшьләр шау - гөр килә. Берсе гармун суза , берәүләр кушылып җырлый, кызлар чыркылдый. Таһирҗан җиңел генә машинадан сикереп төште. Авыл гадәтенчә бер – берсенә бәйләнгән, чиккән кулъяулыкларны шарф итеп муенына ураган улы Мөнирәгә дөньяның иң – иң чибәре булып тоелды. Аллы – гөлле кулъяулыклар янәшәсендә егетнең йөзе тагын да алсулана төшкән.

Таһирҗан кергәндә, әнисе, ашыга – ашыга, үзе пешергән түм – түгәрәк икмәктән зур телем кисеп маташа иде.Ул әнисенең ябык җилкәсеннән кочып алды. Нидер әйтергә кирәк иде. Тик юату сүзләре телгә килми аптыратты.

- Әни... Син борчылма, яме... Ике ел - нәрсә ул... “Ялт” итеп кайтып та җитәрмен...

Мөнирә көчәнеп кенә елмайды.

Аның газизе, аның кадерлесе! Ярабби, нинди төз һәм матур ул! Кайчан гына кеп - кечкенә иде, ә хәзер ир -егет булып өлгереп җиткән...

Мөнирә түгәрәк итеп киселгән зур ипи телемен Таһирҗанга сузды.

- Улым, кап...

- Ашыйсым килми бит, әни...

- Ашыйсың килмәсә дә кап... Калган ризыгың сине туган нигезеңә тартып торыр...

Таһирҗан ипи телемен зур итеп тешләде. Ашыга – ашыга әнисен күкрәгенә кысты, ашыга – ашыга чыгып йөгерде.

Әнә улын машина кузовына тартып алдылар. Таһирҗан муенындагы кулъяулык - шарфын чишеп алды да моңсу гына утырган Гәүһәриянең муенына урады.

- Синдә торсын. Кайткач – бирерсең,яме!

Авылдаш кызлар чиккән аллы – кызыллы чәчәкләр кызның нәфис гәүдәсенә уралды.

Гәүһәрия янәшәсендә утырган Әлфия, торып, Таһирҗанга урынын бирде дә үзе Равил янына сыена төште.

Аксу кала, Аксу кала,

Биек таулары белән,

Китсәң иде армиягә

Сөйгән ярларың белән...

... Машина белән бергә яшьләрнең җыры да ераклаша барып , бөтенләй

ишетелмәс булды.

Мөнирә тешләнгән икмәк сыныгын ап – ак тукымага төрде. Иреннәре һаман , сизелер – сизелмәс кыймылдап, нидер кабатлады.

- Ярабби бер аллам, газиз баламны хәвеф – хәтәрләрдән, явыз адәмнәрдән саклый күр. Чит җирләрдән исән-имин кайтып, шатланып күрешергә насыйп ит. Илләр тыныч булсын иде, йа Аллам!..

Кинәт нәрсәдер исенә төште. Ул тиз генә мендәр астыннан ап – ак җәймәсен тартып чыгарды , идәнгә җәйде дә кыйблага карап басты.

- Әгүзе билләхи минә шәйтан ираҗим...

Бу – аның беренче тапкыр намаз укуы иде...
111 бүлек

Хат ташучы Әлфия зур сумкасын күтәреп, китапханәгә килеп кергән саен, Гәүһәрия өмет тулы күзләрен аңа төби. Кызларның серләре уртак: икесе дә солдат егетләр белән хат языша. Әлфия Равилдән килгән хатларны түземсезлек белән көтеп алса, Таһирҗанныкы – Гәүһәриягә бик якын..

Менә бер ел инде арадагы хатлар ике йөрәкне бәйләп тора. Хатларын кыска яза Таһирҗан. Егетнең күп сөйләшмәвен электән белгән Гәүһәрия шунысына да бик канәгать иде. Тик хаты – хәбәре генә килеп торсын! Соңгы хатында исә, кызны шаккаттырып, әллә нинди җырлар сырлап бетергән иде тагын:

Күрешербез әле, үбешербез әле,

Кайчан да булса, кайда да булса,

Бер үбешү үзе бер гомер...

Шул көннән башлап, Гәүһәриянең тел очына эленде дә калды ул җыр.Гел көйлисе генә килеп тора үзен:

... Күрешербез әле, үбешербез әле...

... Әлфия – шаян кыз – иң башта , озак актарынып, газета – журналларын Гәүһәриягә тоттырды. Бармагының һәр хәрәкәтенә күзен төбәп торган дустын үртәп, озаклап хатларын барлый башлады. Соңрак үзе дә, түзмичә , пырхылдап көлеп җибәрде.

- Ай – яй, сизгер үзең! Бар инде, бар! Менә - берүзеңә ике хат!

Гәүһәрия тәрәз буенда хат укый. Таһирҗан хатын... Бәхетле күзләре бөтен йөзен балкыта. Кинәт кашлары җыерылып, битенә әллә нинди шомлы күләгә иңде. Калтыраган иреннәр арасыннан бары тик бер сүз генә сытылып чыкты:


  • Әфганстан...

Аннан , ярдәм эзләгәндәй, күзләрен Әлфиягә төбәде:

  • Ул - Әфганстанда...

Почтальон кыз да көтелмәгән яңалыктан каушап калды.

Анда барган сугышлар турында кызлар хәбәрдар иде. “Совет иленең Әфганстандагы тынычлык хәрәкәтләре “ турында радио – телевизор гел сөйләп тора. Чын дөресе ничектер, ә күрше авыл егете цинк табутта кайтты – анысы хак!

Гәүһәрия , күңеленә килгән шомлы уйларны таратырга теләп, тәрәз аша Таһирҗаннар ишек алдына төбәлде.

Мөнирә, баскыч болдырына сөялгән дә, улының хатын укый.

Ә тәрәзә пыялаларын көзге яңгыр юа...

* * *


Киштәдән китап алган саен, тәрәзәгә күз салу Гәүһәриянең гадәтенә әйләнде.

Әнә Таһирҗаннар ишек алды ап – ак карга күмелгән. Кар бөртекләре салмак кына тирбәлеп түбән төшә, түбән төшә. Дөнья шундый тыныч кебек... Китапханәдә балалар рәсемле китап актара... Берәүләр газета укый, журнал карый...

Бу серле тынлыкны бозардай кодрәтле көч бөтен җир йөзендә юктыр кебек тоела....

Кинәт ишек ачылып китте. Бер көлтә суык ияртеп, Әлфия килеп керде.

- Гәүһәрия...

Аның тавышыннан китапханәдәге һәркем, сискәнеп, башын күтәрде.

Әлфия әле сүз дә әйтергә өлгермәде, ә Гәүһәриянең йөрәге, умырылып килгән хәвефне тоеп, сулык – сулык тибә башлады...

* * *


... Алар бүлмәгә иңгән караңгылыкны да тоймадылар, ут кабызу турында икесе дә уйлап та карамады. Йортта ике йөрәк бәргәләнә, ике җан... Баласын – газизен югалткан ана йөрәге һәм сөйгәненең һәлакәтен аңлый алмый телгәләнгән кыз бала җаны. Өмет тулы күзләр бер – берсенә төбәлгән. Калтыраган иреннәрдән сытылып чыккан сүзләр, аңга барып җитә алмый тилмерә.

Ниһаять Гәүһәрия телгә килде. Әллә үзен, әллә Мөнирәне юата – һич аңламассың:

- Ул - исән... Ул - адашкан гына... Частена әйләнеп кайтмавы да - вакытлыча гына...

Мөнирәгә дә җан керде. Ул , үзенә теләктәшлек белдерүче булуына куанып, аның сүзен җөпләде:

- Билгеле, шулай...

- Таһирҗан югала алмый...Ул - шундый көчле!

- Тыныч вакытта кеше югала ди мени ? Сугыш чоры түгел бит!

Кинәт тынлыкны стенадагы радионың ямьсез шыгырдавы бозды. Колакны авырттырып, нидер чыелдады, нәрсәләрдер сызгырды, җуылдады. Соңыннан гына бу тавышлар, диктор авазына әверелеп, колакка китереп бәрде:

- СССР ның азатлык армиясе Әфганстанның тынычлык сөюче халкын дошманнардан яклау операциясендә зур батырлыклар күрсәтә...

... Ә асылмалы күпер шыгырдый - шыгырдый ыңгыраша:

”Су-гы-ш-ш- ш... Су-гы-ш-ш-ш...

* * *


Таһирҗаннарның капка төбенә җыйналган халык ераклаша барган ирләр төркемен моңсу карашы белән озатып калды. Ара ерагайганнан - ерагая бара. Ап-ак дөньяда чыршы-наратлары белән яшелләнеп утырган зыярат тагын берәүне куенына алырга җыена.

Мөнирә гәүдәсенә капланган яшел тукыма да ераклашып, зыярат яшеллеге белән кушыла бара...

-Бигрәк яшь көе китте Мөнирә...

-Язга кырык икесе туласы булган...

- Авырып бер көн дә больничныйда булмаган көе..

- Йөрәк шул, йөрәк... Бигрәк кисәк булды шул...

-Ялгызың бала үстерүләр җиңел түгел лә...

- Бала хәсрәте бетерә кешене...

- Таһирҗан югалганга ел булдымы?

-Тиздән була...

- Таһир рухына Коръән чыгарырга җыена иде Мөнирә... Өлгерә алмый калды...

Хатын-кыз төркеменнән читтәрәк торган Гәүһәриягә дә бу сүзләр килеп иреште. Кыз - ни тере, ни үле иде. Таш кебек каткан йөзенең ник бер күзәнәге селкенсен. Күзләрендәге сагыш менә тамам , менә тамам дип мөлдерәгән. Иреннәре генә һаман нидер пышылдый:

- Исән кешегә Коръән чыкмыйлар... Исәннәргә Коръән чыкмыйлар...

* * *


Әллә бөтен дөнья бушап калган инде? Тынлык... Тирә - якта да бер хәрәкәт тә юк сыман. Тик күкрәк читлегендә генә нәрсәдер сулкылдый – сулкылдый бәргәләнә. Күңел дәрьясын тарсынып, иреккә омтылган коштай, кая шулай үрсәләнәсең син, йөрәк?

“Нигә тын алуы шулай авыр соң? Һава җитми... Әйе, әйе, һава җитми бугай...”

Гәүһәрия тәрәзәне ачып җибәрде. Сулыш алуы җиңеләеп китте сыман.

Шак-шок... Шак-шок... “Нинди тавыш соң бу?”

Кыз, үрелеп, күрше ишек алдына күз салды.

“Нинди чит кеше йөри анда? Бөтен йортка хуҗа булып алган, диярсең. Мөнирә апа үзе кайда соң? Нигә күренми? Мөнирә апа... Аһ! Мөнирә апа юк бит! Таһирҗанның әнисе үлде бит! Ул үлде...”

Күкрәк читлегендәге теге кош тагын бәргәләнеп сулкылдый башлады. Әйтерсең, кан саркыган яралы күңелне канат очлары белән тырнап – тырнап ала. Гәүһәрия теге кешенең дә чит – ят түгеллеген , күршедә генә яшәүче Гомәр абый икәнлеген танып алды.

“Нишли соң ул анда? Кулына балта, такталар тоткан. Таһирҗаннар тәрәзәсен кадаклый түгелме соң? Әйе шул, әйе... Әнә бер тәрәзәне кадаклап та өлгергән инде”.

Кыз, үзен-үзе белештермичә, урамга атылды. Гыйнвар салкыны, юка күлмәк аша кереп, аның нәфис тәнен өтеп алды. Гәүһәрия бер генә секунд хәрәкәтсез торды. Беренче калтырау узганнан соң, ул түфлиләре белән салкын карны ерып алга ыргылды .

- Гомәр абый, нишлисең?

Үз тавышын үзе танымыйча сәерсенеп куйды. “Улмы соң бу?”

Аннан, ашыга – ашыга, сүзен дәвам итте:

- Нигә кадаклыйсың?

- Соң , сеңелем, кешесез йортның тәрәзәсен кадаклау гадәткә кергән бит.

Агай , үзе дә сизмәстән , аклана башлады.

- Нигә? Нигә?

- Бала-чаганың ватуы бар...

- Нигә - “ кешесез” , дим? Ә Таһирҗан ?

Гомәр, сәерсенеп, кызга күтәрелеп карады. “Әллә саташа инде?”

Кызның күзләре шундый самими, шундый эчкерсез! Агай , аптыраудан гаҗиз булып, балтасын җиргә ташлады.

- Таһирҗанны томаланган тәрәзәләр каршы алсынмы?

Гәүһәрия, ярсып, кар өстендә яткан балтаны алды да, кадакланган тәрәзәгә ташланды. Каян килгән көч-куәт диярсең үзенә? Озын кадак чыелдый – ыңгыраша суырылып чыкты. Яңгырдан каралган иске такталар читкә очты.

... Тәрәзә төбендәге яран гөлнең кып – кызыл чәчкәләре кояшка үрелде сыман.

* * *


Яңа хәбәр кечкенә авылны аркылыга – буйга иңләп чыкты.

  • Гәүһәрия Таһирҗаннар өенә күченеп яши башлаган , ди.

  • Китче, булмаганны!

  • Дөрес инде, дөрес! Әти - әнисенең ризалыгын да алган , ди.

  • “Таһирҗан кайтканчы, йортны үзем карап торам”, - дип әйткән , ди.

  • Һаман көтә, һаман ышана исәнлегенә...

  • Әй сүккән булабыз хәзерге яшьләрне , әй сүгәбез... Үзебезне үрнәк итеп мисалга китергән булабыз бит әле! Ә менә Гәүһәрия кебек тәвәккәллеккә берәү дә бара алмады...

Әнә шулай Гәүһәрия Таһирҗаннар өендә яшәп калды. Кыз күңеле нәрсә уйлады, ни турында хыялланды? Бу турыда ул беркемгә берни сөйләмәде. Кыз йомылды, үз эченә бикләнде.

Гомер – гомергә шулай булып калыр кебек тоелган иде. Тик язлар җитеп, карлар эрегәч, Гәүһәриягә әллә ни булды: күзләрендә яңадан очкын кабынды, күңеле дәртләнеп, иләсләнеп , нидер көтә башлады.

Җәй башлары иде. Кыз китапханә тәрәзәләрен төбенә кадәр ачып куеп, китап киштәләрендә кыш буе җыйналган тузанны тазарта иде. Дәртләнеп, илһамланып эшләде ул. Җырлап җибәрүен үзе дә сизми калды:

- Күрешербез әле, үбешербез әле,

Кайчан да булса, кайда да булса,

Бер күрешү үзе бер гомер...

Бу - аның Таһирҗан югалганнан соң беренче җырлавы иде.

Тәрәзәгә карашын сирпеп узды. Кинәт куллары хәлсезләнеп, китаплары идәнгә таралып төште…

Таһирҗаннар капка төбендә бер солдат басып тора иде.

- Таһирҗан!

Елдан артык богаулап торган кара уйлар кинәт эреп юкка чыкты. Гәүһәриягә бик рәхәт һәм бик җиңел булып китте. Әнә ул оча, солдатка таба оча. Аяклары җирне тоймый. Күңелдә бары тик бер исем:

- Та- һир-р-җа-а-ан!

Тәрәз төбендәге чәчәкле яраннарга төбәлгән солдат Гәүһәриягә борылды…

- Исәнме, Гәүһәрия!

Равил сүзен ничек дәвам итәргә белмичә төртелеп калды. Гәүһәрия дә, сулышына буылып , бер тын эндәшә алмый торды.

Аннан икесе дә хушына килде.

- Мин Таһирҗан турында белә идем… Мөнирә апа турында да…Чәчәкле яраннарны күргәч, әллә ялгыштыммы дип…

Гәүһәрия Равилгә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, кабаланып, аны бүлдерде:

- Әйе, син ялгыштың… Яраннар аны көтә… Кайтуың - бигрәк әйбәт : бергә - бергә көтүләр дә җиңелрәк булыр...

Тәрәз төбендәге яраннар шау чәчәктә иде.


1V бүлек

... Алты ел узып та китте.

Алты ел... Бер уйласаң , бик аз гомер кебек... Бер уйласаң... Йа, Хода! Алты ел!!! Һәр елда - өч йөз алтмыш биш көн бит! Һәр көндә - егерме дүрт сәгать! Һәр сәгатьтә - алтмыш минут! Ә Гәүһәриянең йөрәге һәр минутта ничә тапкыр “Таһирҗан!” дип сулкылдаган?! Моны кыз үзе генә белә, үзе генә аңлый.

…Бүген аңа әллә нәрсә булды. Аксу буйларын, асылмалы күперләрне йөгереп узасы килеп, күңеле иләсләнде. Йөрәктәге тойгы – давылларны тышка чыгармаска, эчтән сыктаса да, тыштан елмаерга өйрәнеп килә иде бит , югыйсә.

Каян шундый ашкыну, шундый дәрт?

Сәбәбе дә аңлашылды кебек: бүген - чишмә уянган көн ләбаса!

Кышын чишмә сукмагын кар каплап китә. Чишмә үзе дә, ап–ак тунын ябынып, кышкы йокыга тала сыман. Ул яз килүен, кояш нурларының үзен азат итүен сабыр гына көтә бирә.

Менә ул көн килде: чишмә йокысыннан уянды. Бәхетле сабый көлүедәй шаян челтерәве яр буен җанландырып җибәрде. Яңа куелган сап-сары улак буйлап куыша-куыша йөгергән нәни дулкыннар, түгәрәк ак ташка төшеп чәлпәрәмә килә дә, апрель кояшы зәңгәрләткән кар астына кереп , елгага яңа юл яра.

Аксу ярындагы Акташ чишмәсе...

Чишмә улагы ел саен яңарса да, түгәрәк ак таш - һаман да шул. Чишмәгә суга төшкән бик күп сыгылмалы билләрне хәтерли ул. Күпме сөю сүзләренә шаһит син, түгәрәк ак таш!

Гәүһәриягә аталган “сөям!” сүзен дә иң әүвәл Акташ ишетте. Ишетте дә , каушап калган кызның нәфис колагына , чишмә челтерәве булып, “яратам!” дип пышылдады.

Бүген - чишмә ачылган көн. Инде олыгаеп килгән Гәүһәрия күңелендәге иске хәтирәләрне яңарта бу көн. Әллә кайда, бик еракта яшереп саклаган , еллар үткән саен тоныклана барган өмет хисе сөю тансыклап сулкылдый.

Яр астында Аксу җәелеп ага. Язгы гөрләвекләр юмартлыгыннан ул купшыланган, киңәйгән. Җәйге тыйнак Аксу да димәссең!

... Чишмә буенда бүген аулак түгел. Яшь киленнәр, кызлар, карчыклар да чиләк – көянтәләрен асып бирегә агыла. Әнә Гәүһәрия беренче тапкыр чишмә суына төшкән нәни кызның чиләкләренә су ала, кечкенә чиләкләрне аның көянтәсенә элә. Йомры ак ташка үз чиләген утырткач, нәни кызны күзләре белән иркәләп озата ул.

Колакта – чишмә авазы... Ә күңелдә - туарга тиеш булып та , яралырга да өлгерә алмый калган сабый... Таһирҗан белән Гәүһәрия сабые, аларның кызы...

... - Нигә шулай төбәп карыйсың? Күз тигерерсең!

Колакны ярган ачы тавыш Гәүһәрияне дөньялыкка кайтарды.

- Минем күзем каты түгел...

- Үзеңә дә шундый балалар үстерергә күптән вакыт инде. Утызга якынлашып киләсең түгелме соң?

“Аһ, нигә кешеләр шундый каты бәгырле булалар икән?”

Гәүһәрия дәшмәде. Чишмә ачылган көннең ямен җибәргән бу хатынга каршы әйтмәскә үзендә көч тапты ул.

...Сукмак буйлап һаман да сылу, һаман да зифа Гәүһәрия атлый. Озын толымы гына моңсу чайкала. Күзен каплаган яшь элпәсе тирә- юньне сихри томанга төргән. Ерактагы асылмалы күпер дә әкияттәге салават күперен хәтерләтә .

- Гә- ү-ү-һә-ә-ри- и- я-я-яү!

Әллә Аксу шулай кызга дәшәме?



  • Гә -ү –һә-ә-ри-и-я-я-яү!

Әллә сагыш тулган еллар авазы кайтаваз булып шулай яңгырыймы?

- Гә-ү-ү-һә-ә-ри-и-я-я-яү!

Әллә бу тавыш чынлыкта да бармы?

- Гәү-ү-ү-һә-ә-ә-ри-и-ия-я! Мин - кайттым !

Әллә сигез ел буе хыялланып көткән сүзләр, шулай яңгырап, кызны ымсындырамы?

- Гәүһәрия! Ник дәшмисең?

Яшь пәрдәсе Аксу ярын өрфия томанга төргән.

Кызның куе керфекләре бер- берсенә кушылды. Өрфия пәрдә, ике бөртек яшькә әверелеп, нәфис битне буйлап түбән тәгәрәде.

Гәүһәрия хәзер каршы ярда басып торган ир- егетне бик яхшы күрә. Әнә ул кызга кул болгый.

- Гәүһәрия, ник дәшмисең? Әллә танымыйсыңмы?

- Аһ!

Зәңгәр бизәкле көянтә кызның иңбашыннан шуып төште, сыңар чиләк шылтыр-шылтыр ярдан түбән тәгәрәде.



Бер мизелгә ул берни ишетмәс һәм берни тоймас булды.

  • Таһирҗан!? Таһирҗан!?

Тик иреннәр генә пышылдады.

Бу –ул!!! Ул –Таһирҗан!!! Каршы ярда басып торган бик таныш та, бик чит тә ир- егет - аның Таһирҗаны!!! Шундый якын һәм шундый ерак !

Әй син , Аксу! Табигатькә шифа булган бу мул суың нигә аларны аера.?

- Таһирҗан! Китмә, Таһирҗан! Мин - хәзер! !! Хәзер! Китмә, Таһирҗан!!!

Кыз исенә килде. Ул карлы сукмак буйлап асылмалы күпергә йөгерде. Йөгерми – оча... Әйтерсең, йомшак һава дулкыннары аның мамыктай гәүдәсен күтәреп алды да, салмак кына тирбәтә - тирбәтә, салават күперенә юнәлде...

Гәүһәрия оча... Оча гына...

Каршы ярдан күпергә таба Таһирҗан йөгерә.

“Әй син, асылмалы күпер! Сиңа бигрәк игътибарсыз булганбыз ла! Озынлыгың - сигез такта буе икән бит! Сигез такта буе – сигез ел сагыш...”

... Гәүһәрия бик якын да һәм бик чит тә булган Таһирҗанга якынлаша...

...Тагын бер адым...

...Сукмак уртасында мөлдерәмә тулы сыңар чиләк утырып калды...

* * *


Ап- ак бүлмәдә Гәүһәрия бала имезә.

Ул – аның кызчыгы, аның багалмасы. Сабыйның алсу йөзенә, беленер – беленмәс кашларына, кечкенә төймәдәй нәни борынына, алсу авызына күзләрен төбәп, ул кызын имезә.

“Йа Аллам, рәхмәт сиңа сабыебыз өчен. Рәхмәт сиңа шушы бәхетебез өчен!”

Бу сүзләрне Гәүһәрия көненә ничә кабатлый микән? Йөз? Мең? Бәлки аннан да артыграктыр...

Күпме көтте, күпме көтте бит ул бу бәхетне.

Кеше шундый үзгәрүчән зат икән. Бер көнне чиксез бәхет булып тоелган халәт икенче көнне гадәти вакыйгага әверелә дә кала. Шуның нәкъ киресе дә кабатлана ала икән бит! Гап – гади дөнья мәшәкатенең, вакытлар узу белән, үткән көннәрнең бәхетле кайтавазы булып яңаруын да күп татыды ул.

Беренче елны, Таһирҗанның армиядән язган хатларын укыганда, бу турыда уйлый белми иде әле Гәүһәрия. Казанга китеп, бергә - бергә университетта укуларын күз алдына китереп хыялланырга яратты. Бу матур киләчәк бик якында, янәшәдә генә кебек тоела иде ул чакта.

Таһирҗан югалгач, кызның күңел дәрьясы шулкадәр үзгәрде, “Бу – син бит!”, - дип төртеп күрсәтсәләр , мөгаен, ул үзен таный да алмаган булыр иде. Җан түрендәге бары тик бер хыял, бер өмет , бер теләк кенә үзгәрешсез калды . Ул - көннән – көн үсә, куәтләнә барып, тормыштагы һәр мизгелгә үзенең күзгә күренмәс җепләре белән уралып, шундый бер көчкә әверелде: шул көч, бары тик шул көч кенә , магниттай тартып, Таһирҗанны аңа кайтарды.

Соңгы бер ел шундый тиз үтте , “күз ачып йомганчы” дип , мөгаен, нәкъ менә шушындый очракларда әйтәләрдер. Бу елда Гәүһәрия бөтенләй икенче Таһирҗанны ачты. Ул яраткан үсмер егет теге елларда ук калган, ә бүгенге ир- егеткә, ерак илләрне гизеп, күп мәхшәрләрдән исән – имин атлап үткән Таһирҗанга Гәүһәрия өр – яңадан ияләште һәм ... өр – яңадан гашыйк булды.

Бу – бөтенләй башка төрле мәхәббәт иде, үзенең дөньявилыгы, чынлыгы белән яратылып, тегесенең дәвамына әверелгән тормышчан сөю.

... Таһирҗанның ачык форточкадан ишелеп кергән тавышы бөтен бүлмәне тутырды:

- Гә - ә-әү-һә-ә-ә-ри-и-я-я-яү !

Гәүһәрия баланы ипләп кенә караватка салды, тәрәзәдән башын тыгып, түбәнгә карады.

Ике катлы роддом бинасының әллә ничә тәрәзәсендә хатын – кыз башлары күренде. Берәүләр: ”Миңа дәшмиләрме ?”- дигән өмет белән караса, кайберәүләр, бәхетле Гәүһәриянең ирен күрергә теләп, яшеренеп кенә Таһирҗанны күзәтте.

Хатын – кыз заты шундый кызык бит ул. Бала тудыру йортындагы атна – ун көн эчендә шулкадәр танышып, дуслашып бетәләр, гомер буе бер –берсен белгән , аралашкан кешеләр , диярсең. Роддомда Әфган солдатының хатыны ятуы да берәүгә дә сер түгел монда. Процедура бүлмәсе тәрәзәсендә дә шәфкать туташларының кызыксынган йөзләре чагылып үтте.

- Кара- кара, Әфган хатынының ире тагын килеп җиткән!

- Кичә дә ул бөтен палата халкына атна буена җитәрлек күчтәнәч төяп килгән иде.

- Менә ичмасам, бәхетле хатын!

- Сигез ел буе көтеп кара әле син!

Иң яшь шәфкатьтуташы, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпләнүеннән кычкырып ук җибәрде:

- Сигез ел? Ой! Шулкадәр озакмы? Миннән булмый...

Өлкәнрәкләре, аңа карап, пырхылдап көлеп җибәрде:



  • Сиңа тагын, кычыткан чыпчыгы!

Кызый кинәт җитдиләнде. Күзләрен бер Гәүһәриягә , бер Таһирҗанга төбәп:

- Нинди бәхетлеләр!- дип пышылдады.

Таһирҗан үзе генә түгел иде. Янәшәсендә - Равил белән Әлфия.

- Син – шундый молодец, Гәүһәрия! Әллә безнең малайлар өчен тырыштыңмы? Кода – кодагый булып куймыйк тагын! Шулай бит, Равил?

Хатынының шаян сүзенә Равил сүзсез генә елмаеп җавап бирде.

Таһирҗан исә, шомырт чәчәкләрен болгый – болгый, күңел хисләрен иреккә җибәрде :

- Гәү-һә-ри-я! Мин сезнең икегезне дә бик яратам! Кызыма исем дә уйлап куйдым : ул - Җәүһәрия булачак! Син ризамы?

Гәүһәрия, бәхетле елмаеп, баласына күз салды.

Ә нәни Җәүһәрия, иреннәрен очлайтып , “мес- мес” йоклый иде...

V бүлек


Таһирҗан кичләрен өйдә үткәрергә ярата. Ул Гәүһәриянең бала йоклатуын, аннан ,толымнарын сүтеп, чәчләрен таратканын сүзсез генә күзәтә.

... Әнә бала караватында Җәүһәрия таралып йоклап ята. Кызы , йокы аралаш елмая – елмая, нәни йомшак бармакларын селкеткәләп куя . Сабыйның бөтен битеннән, тәненнән, хәтта кабарынкы алсу табаннарыннан да башны әйләндергеч тәмле хуш ис аңкый. Бу ис - ими имгән балалардан гына килә торган үзгә бер ис - иминлек , тигезлек, бәхет исе. Шул сихри истән бераз гына башың әйләнә, рәхәтлегеннән ойыйсың икән, димәк , син ата булу бәхетен аңлый башлагансың!

... Хатыны көзге каршында ашыкмый гына толымнарын сүтә. Чәчләре, ефәк шәл булып, бөтен гәүдәсен урап ала. Юка төнге күлмәгенең изүендә - беленер – беленмәс ике төртке – бала имезгән хатын күкрәгеннән тибеп чыккан сөт эзе. Каз мамыгыннан тутырылган пар мендәрнең нәкь уртасында ир ята. Хәләлен назлы карашы белән коендыра – коендыра уртак ятакны җылыта тора ул.

Әнә шул була – тигез гаилә җылысы...

... - Минем синең толымнарыңа чулпылар тагасым килә, Гәүһәрия!

- Хыялыйкаем минем, хәзер чулпы такмыйлар шул...

- Кызганыч... Ә син беләсеңме, чулпы тавышы мине үлемнән коткарып калды...

...Әсирлектән качканда, яраланып, тау-таш арасында ялгызы калды Таһирҗан. Кояш шундый кыздыра: бөтен җир утлы таба кебек. Яргаланган иреннәр бер – берсенә берегеп ябышкан. Бер йотым су ... Ах, бер генә йотым су... Әфган кояшы эссесеннән миләре кайнап, яралы тәне аңына буйсынмый башлагач, үзе дә аңламаслык ваемсызлык халәтенә чумды ул. “Барыбер, үләсе бит... Кайчан үлсәң дә барыбер түгелмени”... Өметсезлеккә бирелү шулай була икән: ул шуышудан туктады. “Барыбер үләсе... Барыбер”... Соңгы тапкыр күреп калырга теләп, күзләрен зур ачып күккә төбәлде. Ап – ак ут шарының рәхимсез уклары кипкән-корышкан тәннән соңгы тамчы күз яшләрен сытып чыгарды.

Нәкъ шул чакта ул кыялар арасында Гәүһәрияне күрде. Әллә төш булды, әллә саташумы? Аны аңларлык халәттә түгел иде .

- Гәүһәрия!

Үзе – еракта, үзе шул ук вакытта бик якын да кебек. Таһирҗан аның иреннәре калтыравын, ап – ак тешләренең җемелдәп- җемелдәп китүен дә күрде хәтта. “Кайтам, дидең бит... Кайт инде, Таһирҗан! Кайт инде!” Үзе чакыра, үзе көлә... Юк, көлми икән ... Толымнарындагы чулпылар чыңы шулай яңгырый бугай... Зең – зең... Зең – зең... Зең – зең... Тагын бер тапкыр, их , тагын бер генә шул чулпы тавышын ишетергә иде! Таһирҗан шуыша башлады... Үткен ташлар кулны ертты, тәнне җәрәхәтләде, ә ул һаман шуыша, үзе бөтен күңеле белән кызга пышылдый: “Гәүһәрия, мине калдырып китмә! Калдырма мине!”

“Зең – зең, зең – зең, зең – зең!”

Әллә ничә мең чакрым ерактагы тарту көче егетне , чулпы чыңнары белән бәйләп, бер бөтен көчкә әверелдерде. Икенче көнне иптәшләре табып алганда да ул һаман шуыша иде...

... Гәүһәрия иренең күкрәгендәге яра эзенә кагылып үтте:

- Бу яраң бик куркыныч идеме? Нигә ул турыда берни дә сөйләмисең?

- Юләр пуля сыдырып үтте... Аны сөйләп, кадерле минутларны әрәм итмик әле...

Таһирҗан сак кына хатынының кашларына, керфекләренә иренен тидерде. Чәчләренең хуш исенә чумып, аны куенына алды...


  • Әттә-тә-тә!

Икесе дә тыенкы гына көлеп җибәрде. Кызлары – бәхетләре, уянып, аларга кул сузып тора икән бит!

- Ишеттеңме, Гәүһәрия, ул - “Әт-тә!” диде! Кызымның теле ачылды! “Әт-тә!” диде.

Сабый, шатланып:

- Әттә - тә!- дип тагын кабатлады.

- Мин - СССР да иң бай кеше! Хатыным – Гәүһәрия, кызым – Җәүһәрия. Менә кайда ул - байлык!!! Минем кызым – Җәүһәрташым бит ул!

... Пар мендәрдә бәхет ята...

... Нәни кызчык аякларын әтисенең күкрәгенә салган да таралып йоклый...

* * *


Инде дүртенче яңа елны бергә каршыларга җыена алар.

Бәйрәм рухы иске китапханәгә дә сеңгән. Гәүһәрия тәрәзә читләренә кечкенә чыршы ботаклары кыстырып чыкты, кәгазьдән кисеп, кар бөртекләре эләргә дә онытмады. “Менә бу почмакка кечкенә генә бер чыршы да бизәп куйсаң!”

Китапханәдә берәүләр газета укый, кемдер журнал актара, балалар рәсемле китап карый. Кинәт шау-гөр килеп “Кыш бабай “ килеп керде. Кулында - ямь-яшел чыршы! Чыршы белән бергә бүлмәгә урман исе, табигать исе тулды.


  • Кыш бабай! Кыш бабай бит бу!

Бала – чага әсәренеп урыныннан сикереп торды. Китте шау – шу, китте көлеш! Бер шаяны “Кыш бабай” ның маскасын салдырырга да өлгерде. Таһирҗан абыйлары икән бит! Үзләренең Таһирҗан абыйлары!

Әллә кайдан гына тартма белән уенчыгы да табылды! Балалар гөр килеп чыршы бизи башлады.



  • Балалар бакчасына “Кыш бабай“ итеп чакырдылар бит әле үземне. Шунда барыш.

Таһирҗан Гәүһәрия янына килеп әллә ничек серле итеп елмайды:

- Кыш бабай сиңа да яңа ел бүләге җибәрде бит әле...

- Миңамы? Нинди бүләк?

- Сюрприз! Күзләреңне йом әле.

Бәхетле хатынның һәр керфегеннән нур тама .

Иңбашларындагы рәхәт җылылыкны тоеп, Гәүһәрия күзләрен ачты.

Зур мамык шәл , йомшак иркәләп, аның иңнәрендә ята.

- Җылы тәнеңдә тузсын!

- Таһирҗан! Нинди матур!

“Зең - зең,” “зең – зең”, “зең – зең”!

Нинди тавыш бу?

Мамык шәлнең чәч толымнарын каплаган почмагына чулпылар тезелгән иде...

- Чулпылар!? Каян? Ничек?

- Егет кешегә - җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән бит безнең халык.

“Зең – зең, зең – зең, зең – зең...”

Һәр чулпыга бер хәреф чүкеп язылган: Г - ә - ү – һ - ә - р – и – я !

- Бүләккә каршы – бүләк, Таһирҗан, миндә дә бер сюрприз бар...

- Бүген - бүләк бирешү көне, алайса. Әйдә, бир бүләгеңне, Кар кызы...

- Ашыкма инде... Ул бүләк... ул бүләк әлегә юк... соңрак була... Аңладыңмы?

Таһирҗан, шатлыгыннан нишләргә белмичә, Гәүһәрияне китап киштәләре арасына тартып кертте.

- Дөресме? Кайчан? Әйт инде!

Гәүһәрия, бәхетле елмаеп, иренең күкрәгенә сыенды.

Ир сак кына хатынын кочагына алды, Гәүһәриянең йөрәк тибешен тоеп, бер генә мизгел тынып торды. Ана булыргә әзерләнгән хатын - кыз йөрәге, мөгаен, үзгәрәк тибәдер. ..

... Бу авазга шәл читендәге чулпылар җавап бирде:

- “ Зең – зең”, “ зең – зең”, “зең – зең...”

* * *


Чыршы бәйрәменә Кыш бабай шактый дулкынланып килеп керде, карашы сабыйлар йөзеннән тиз генә йөгереп узды. ”Аның Җәүһәрташы кайда соң?” Күзләре куян маскасы кигән нәни кызда туктап калды. “Әһә, менә кайда икән ул куян кызы!”

Чыршы тирәли җыр агыла:

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матырырак

Бизәлгәнсең бу юлы...

Сабыйлар , кыш бабайны күреп, “гөж” килде. Таһирҗан, үзе дә сизмәстән, эчкерсез балачак дөньясына кереп чумды: алар белән бергә уйнады, җырлады, биеде. Ак мамыктан ясалган сакал – мыек та тирдән юешләнде.

Чыр-чу, ыгы-зыгы...

Ниһаять чират Җәүһәриягә дә җитте.

- Дусларым, чыршы бәйрәменә бер куян кызы да килгән бит! Исемең ничек, нәни кыз?

Кыш бабайның үзенә дәшүеннән Җәүһәрия башта телсез калды.Аннан ашыга – ашыга исемен әйтте:

- Җәүһәлия...

- Ай-һай, исемең бигрәк матур икән! Яле, Җәүһәрия кызым, безгә нинди һөнәреңне күрсәтәсең?

- Мин шигыль сөйлим...

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак калга.

Таптамагыз, һич яламый,

Әни сүзен тапталга!

“Кыш бабай” кызның аркасыннан сөйде:

- Әниеңне бик яратасың ахыры, кызым.

Җәүһәрия каушап калмады :

- Мин әнине дә, әтине дә ялатам!- дип, бөтен залны яңгыратты.

“Кыш бабай” капчыгына үрелде :

- Каяле, Җәүһәрташка нинди бүләк бар икән?

Аннан йомшак уенчык куян килеп чыкты.

Җәүһәрия шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:

- Ләхмәт, Кыш бабай! Мин сине дә ялатам!

Кызый кыш бабайны муеныннан кочаклап ук алды.

* * *

Бәйрәм бетеп, киенү бүлмәсендә әтисен күргәч, Җәүһәрия ашыга – ашыга яңалыкларны сөйли башлады.



- Әти,әти, ә син ник бәйләмгә килмәдең? Кыш бабайны да күлми калдың.

- Мин эштә идем бит, кызым. Әниең дә эштә...

- Бу куянны миңа кыш бабай билде , - дип мактанды сабый, сөенеченнән. - Мин шигыль сөйләдем, зылладым да, биедем дә!

Нәни кыз тәм-том салынган капчыгын ачты:

- Бу конфетлал сиңа да, әнигә дә... миңа да...

Таһирҗан Җәүһәрияне күтәреп алды. Кызы исә күчтәнәчләрен һәм йомшак куянын кысып кочаклаган. Әтисе үзе йөртә торган “КамАЗ” машинасына башта кызын утыртты, шартлатып ишеген япты да, җиңел генә үз ягына менеп утырды.

- Әти, әти, мин үзем пипләтәм!

Менә ичмасам бәхет басты кызны! Бүләкнең дә иң яхшысын эләктерде, кочагында – бер кап тәм – том... Җитмәсә, шундый зур машинада, әтисе белән янәшә!

Кызчык, үрелеп, сигналга басты. “ КамАЗ” кычкырткан тавышка шатланып кулларын чәбәкләде.

Аларның көр тавышы бөтен кабинаны тутырды:

Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы...

...Кинәт әллә нәрсә булды. Машина кисәк туктады. Кызчык кулындагы йомшак куян чәчрәп барып төште. Кабина идәне ялтыравык канфитлар белән тулды.

Җәүһәрия, бәрелгән маңгаен уып, кычкырып елап җибәрде. Ә әтисе, әтисе ник юатмый соң аны?

Таһирҗан күкрәге белән руль өстенә капланган иде. Ул башын күтәрмәкче булып, кымшанып куйды, кызын куркытмас өчен елмаерга тырышты. Тик керфекләре генә, үзен тыңламыйча, бер-берсенә кушыла барды, җансыз иреннәре елмайган килеш катып калды.

Авыл күренеше үзенең йортлары, туктап калган “КамАЗ”ы, борчылган йөзләре белән уралып, нәни кызчыкның яшьле күзләрен дә үзенә ияртеп, һаман югарыга , күккә, мәңгелеккә ыргылды...

* * *

Бәйрәм төнендә хастаханә бушап калган иде. Ярым караңгы озын коридор тып - тын. Коридор башындагы ак ишек, дөресрәге, шул ишекнең теге ягы ! Бүген дөньяда моннан да әһәмиятлерәк җир бар микән Гәүһәрия өчен ! Чөнки... Чөнки ишекнең теге ягында – Таһирҗан...



Егет күкрәгендәге хәшәрәт тимер кисәге нигә җанланган да, нигә аны кабат яралаган? Нигә? Әллә бу икәүнең мәхәббәтен күпсенгәнме? Әллә Ходай Таһирҗанны үзенә алмашка ир – егет яралсын дип, үлеләр арасыннан вакытлыча гына дөньялыкка кайтарган булганмы? Нигә?

Ак ишеккә төбәлгән Гәүһәрия минутларның санын күптән югалтты инде. Нигә шулай озак? Әллә ишекнең теге ягында берәү дә юк инде? Кайда соң алар? Таһирҗан шунда булырга тиеш бит. Тукта, тукта, ишек бии түгелме соң? Әйе, сикерә - сикерә бии...

Кинәт килеп чыккан якты нур хатынның талчыккан күзләренә китереп бәрде. Күзләрен йомган килеш тә ул чыгучының үзенә якынаюын сизде. Салмак, йомшак адымнар...

Карашы карт врачның алҗынган күзләре белән очрашты. Югалту хәбәрен тапшырудан да авыррак берәр вазифа бар микән бу дөньяда? Юктыр... Юктыр...

- Кулдан килгәннең барын да эшләдек... Мина ярчыгы йөрәк янында гына булган... Саклап калып булмады.

Кемдер радионы ачты ахры, Кремль курантларының тантаналы авазы ярым караңгы тын коридорга бәреп керде:

“Союз нерушимый республик свободных

Сплотила навеки Великая Русь”...

Гимн, кинәт башлангандай, кисәк өзелде дә. Хастаханә тагын тынып калды.

Күрше бүлмәдә әзерләнгән бәйрәм табынындагы бәллүр бокаллар таныш “зең – зең”не көтеп ни тансыкласа да, ачылмаган шампан шәрәбе өстәл уртасында кукраеп утырып калды...

* * *

Гәүһәрия , аякларын көч –хәл белән атлап, асылмалы күпергә якынлашты. Имәнеч хәбәрне ул нәни кызына, туганнарына җиткерергә тиеш. Ничек? Нәрсә дип?! Таһирҗан юк! – дипме?!



Таһирҗан юк!!! Таһирҗан - юк??? Та – һир – җа – а – а – н?!

Гәүһәрия асылмалы күпернең салкын баганасын кочаклап сыгылып төште.

Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр... Каршыда сузылып яткан күпер төн караңгылыгына кереп югала...

Димәк, ул хәзер күпердән ялгызы гына чыгарга тиеш... Бүген ... Иртәгә ... Аннан соң ... Гомер буе... Гомер буе?!

Гәүһәриянең томанлы аңында бәхетле мизгелләр чагылып үтте...

... Әнә шомырт чәчәкләре белән бизәлгән озын толымлы кыз, сөйгәне белән җитәкләшеп, көлә-көлә, күпердән килә...

...Әнә ике ярдан күпергә икәү йөгерә. Йөгерми – оча... Әнә алар күпер уртасында очрашты... Бер – берсенә багып өнсез калды...

Гәүһәрия йөзе белән салкын карга капланды. Җан кайнарлыгыннан эрегән кар күз яшьләре белән буталып, битен чылатты, якадан кереп, тәнне чиркандырды. Озак яттымы ул шулай, азмы , берни тоймады, берни сизәрлек түгел иде.

Кинәт ниндидер көч аны җилтерәтеп бу халәттән аралап алды.

“Җәүһәрия! Кайда ул? Йа Хода, сабыен оныткан түгелме соң?”

Гәүһәрия башын күтәрде. Көчәнеп кенә хәлсез аякларына басты. Беренче адымын ясый алмыйча чайкалып китте. Атлады... Бер адым... Ике... Тагын... Менә ул күпергә керде... Асылмалы күпер чайкалып куйды. Әмма хатын егылмады. Салкын тимер тоткычны чытырдатып кысып, тигезлеген саклап калды.

Аякларының ныгый баруын сизеп, ул адымнарын тагын да кызулата төште.

Төнге караңгылыкта кызы Җәүһәриянең йөзе чагылып китте түгелме соң?

- Җәүһәрия!

Юк, тоелган гына икән...

Гәүһәрия , җир йөзендә аналарга гына хас булган илаһи тарту көченә буйсынып, баласына таба атлады.

* * *

Шомыртлар шау чәчәктә чакта Гәүһәрия улын тапты. Шулай җиңел котылуына үзе дә ышанмыйча, шактый вакыт тын ятты ул.Әллә миһербансыз язмышы , кылган авырлыклары өчен үкенеп, бала тудыруда җиңеллекләр сорап, табигатькә ялварганмы?



- Әни, әни! Күрәсеңме мине!Карале миңа! Менә мин нинди егет!

Шәфкать туташы ,сөйләнә - сөйләнә, баланы аның күкрәгенә салды. Рәхәт җылылык бөтен күзәнәкләр буйлап йөгереп узды. Гәүһәрия калтыранган куллары белән беренче тапкыр сабыена кагылды. Әллә кайдан эчтән үк, бик тирәннән күтәрелеп килүче сыктау , күз яшьләренә әверелеп,тышка бәрде...

Таһирҗанның үлеме бәлки Гәүһәрияне тагын да йомшартырга, зәгыйфьләргә тиеш булгандыр? Әмма хатын хәлсез гәүдәсенең терелә , җанлана баруын сизде. Әйтерсең, сусаудан әлсерәп кипкән һәр күзәнәге сугарылып туена, сафлана бара...

... - Гәү – һә - ри – яү!

Аста - Әлфия белән Равил кул болгый.

Ә яннарында – бер кочак шомырт чәчәкләре күтәргән нәни Җәүһәрия...

V1 бүлек

Узган гомер – аккан су кебек.

Ә тол хатын гомере, атлап түгел, йөгерә- йөгерә уза ахры...

Көзге каршында басып торган ап-ак алъяпкычлы Җәүһәрия дә бүген бишенче сыйныфка бара инде. Яңа мәктәп, яңа сыйныфташлар кызны бераз дулкынландыра, шомландыра да...

Әнисенең ак бантик бәйләгәнен көтеп җиткерә алмый, сабырсызлануы аның:


  • Әни дим, әни, тизрәк инде!

  • Хәзер, хәзер, кызым... Кая шулай ашыгасың?

  • Чишмәбашка үзем генә барам.

  • Ниязны көтмисеңмени?

  • Кирәге бар иде...

Битенең алсулануын әнисенә сиздермәс өчен, кызый түфлиләрен рәтләгән булды.

Әнә Җәүһәрия, портфелен селки-селки, асылмалы күпердән атлый, борылып, әнисенә кул болгый.

...Чишмәбашка кадәр өч чакрым барасы. Бүгеннән башлап, Җәүһәрия мәктәпкә үзе генә йөриячәк.Сипкелле Нияз белән дүрт ел буе бер партада утырып туеп бетте инде ул. Иртән дә шул бер Нияз... Дүрт сәгать буе шул Нияз... Классларында ике генә укучы булгач, нишлисең инде... Түзәргә туры килә. Һәм ул түзде. Дүрт ел түзде. Булды, җитте! Бүгеннән башлап, Ниязга сәлам дә бирмәскә!

- Җәү – һә - ри – яү!

Артыннан , мышный – мышный, Ниязы куып җитте.


  • Ник көтмәдең?

- Хәзер! Көттем ди!

Кыз адымнарын кызулатты. Ә Нияз калышмый. Шулай агылый белән тагылый кебек Чишмәбаш мәктәбенә килеп керделәр.

- Ә монысы– “Аксу парочкасы” була, - дип ырҗайды бер сары чәчле малай.

- “Сладкая парочка”- дип тә өстәде икенчесе.

Шуннан китте көлеш, китте шау – шу...

Кыскасы, “Аксу парочкасы” аларга ябышты да калды.

Юл буе йөгерә - йөгерә кайтты Җәүһәрия.

Нияз аны асылмалы күпер төбендә генә куып тотты.

- Тагылма миңа, дидем бит! Синең аркада ”Аксу парочкасына” әйләндем.

Күзендәге яшьләрен күрсәтмәс өчен, Җәүһәрия ,көтмәгәндә, сумкасы белән шапылдатып малайга берне сылады да күпергә таба йөгерде.

Кызлардан суктырып тору безнең “егет”не бик кимсетте , ахры. Ул да җавапсыз калмады, су буйларын яңгыратып такмаклый башлады:

- Җәүһәр, Җәүһәр, җәһәннәм! Җәүһәр, Җәүһәр, җәһәннәм!

* * *

Ул көнне Җәүһәрия өенә кычкырып елап кайтып керде. Чәчләре тузган, таралган. Ак бантигы сүтелеп, озын булып салынып төшкән. Күпер төбендә Нияз белән сугышуларын әнисенә әйтеп тормаса да билгеле: күңеле мөлдерәмә тулган иде.



- Тапканнар исем! Шундый исем буламыни? Җәүһәрия! (Иреннәрен кыегайтып, ямьсез итеп әйтте ул аны). Матуррак исем дә куша белмәгәннәр! Җәүһәр-җәһәннәм, Җәүһәр-җәһәннәм!

Гәүһәрия кызын кочаклап, тузгыган чәчен рәтләде.

- Ә минем исемем ничек? Матурмы, әллә ямьсезме?

- Синеке – матур! Син бит - “җәһәннәм” түгел. Ә мин – Җәүһәр-җәһәннәм!

- И балакаем, син исемеңнең нинди матур булуын аңламыйсың әле. Бу исемне сиңа әтиең кушты! Син тугач, аның шатланганын күрсәң! “ СССРда мин – иң бай кеше. Хатыным – Гәүһәр, кызым – Җәүһәр. Менә байлык кайда ул! “– дип, сине кулыннан да төшермәде.

Әтисенең җылы учларын Җәүһәрия хәтерли иде. Онытырлыкмы соң? Чырылдатып һавага чөя дә, көчле куллары белән тотып алып, кочагына кыса. Җылы сулышын өрә-өрә кытыклап үбә. Үзе һаман “Җәүһәрташ” дип кабатларга ярата иде.

* * *

Икенче көнне Нияз Җәүһәриягә каршы һөҗүмгә бик шәпләп әзерләнде.. Сумкасыннан ямь-яшел алмаларын чирәмгә бушатты да, портфеленә ышыкланып, күпер баганасына “яшел гранаталардан” “ут ачты”. Ник берсе тисен! Тагын! Тагын!



Ур - ра! Тиде! Тагын тиде! Болай булгач, теге тәккәббер кызыйга курыкмыйча сугыш ачачак. Малай таштай каты алмага тешләрен батырып карады. Чәчрәп чыккан әчкелтем алма суы авызын камаштыргач, йөзен чытып, анысын да күпер баганасына томырды.

Ни – ча – ва! “Гранаталары” ул кызыйга гына җитәрлек аның. Менә күрсәтәчәк хәзер күрмәгәнен! Шулай да нәрсә җитми инде ул кызга? “Аксу парочкасы” дигәнгә нигә ачуланырга инде? “Аксу парочкасы”... Андый матур кушамат бөтен кешегә дә тәтеми дә әле!

Малай, нәрсәнедер исенә төшереп, ашыгып, сумкасына тыгылды.

Кулына алган алмасы шаккаткыч иде.Дөньяда моннан да матуррак алма бар микән? Үзе шундый зур, кып-кызыл һәм искиткеч хуш исле . Авыздан су китереп торган бу алманы әйләндерә - әйләндерә караса да тешләргә ашыкмады ул.

... Каршы ярдан асылмалы күпергә Җәүһәрия кереп килә иде. Кызый, берни дә сизмичә, сумкасын болгый-болгый теркелди генә. Чәчен бүген икенче төрле үрдерткән булган, кыланчык! Алсу тасма бәйләткән ... “Хәзер ул тасмаңны сүтеп, суга болгап җибәрермен әле!”

Баштарак ыргыткан алмалары, күпергә дә җитмичә, Аксу суына чупылдады. Шулай да берсе, әздән генә кызга тимичә, күпер тактасына “тып” итте.

Җәүһәрия сагайды, Ниязны күргәч, адымнарын акрынайтты. Аннары, бер карарга килгәндәй тиз-тиз атлап, малай каршына килеп тә басты. Кыз белән күзгә - күз карашып тору планга кермәгән иде.

“И – и - и, кыланчык , “Аксу парочкасы” булмыйм , ди... “Җәүһәр –җәһәннәм” буласың инде алайса...”

- Җәүһәр – җәһәннәм, Җәүһәр – җәһәннәм...

Нияз “сдача” бирү өчен йодрыкларын да әзерләп куйган иде инде.Тик кызый күзләрен кыса төшеп , малайга шундый итеп карады!. Нияз шунда беренче тапкыр Җәүһәриянең күзләре зәп – зәңгәр икәнлегенә игътибар итте. Болындагы зәңгәр чәчәк кебек! Зәп – зәңгәр!

Кыз телгә килде. Иҗекләп диярлек бер генә җөмлә әйтте:

- Җәүһәр ул а – сыл - таш, кыйммәтле таш! Белдеңме?

Аннары, башын югары тотып, горур гына үтеп тә китте. Әнә алсу тасмасы җилфердәп бара.

Малай тагын бер ачыш ясап гаҗәпләнде : аның толымнары шундый озын икән!

Сугышасы килү теләге кинәт сүнеп, эзе дә калмады. Нияз яшел алмаларны түфли очы белән тибеп туздырды да, сумкасын алып, кыз артыннан элдертте.

- Җәүһәрия, Җәүһәрия дим...

Кыз борылмый да. Тып-тып басып атлавын белә.


  • Җәүһәрия, карале, миндә менә нинди алма бар...

Юк, әйләнеп тә карамый.

- Мин аны, үзем дә капмыйча, сиңа дип апкилдем...

Җәүһәрия туктады. Күзләрен кысып, малайга тагын бер карап куйды. Ышаныргамы? Ышанмаскамы?

Бераздан кыз алманы алды...

... Әнә алар, янәшә атлап китеп бара...
V11бүлек

Аксу буендагы өянкеләр дә үскән, үзгәргән инде , ябалдашлары күпергә үрелеп, “менә тиям – менә тиям “ диеп тора. Әле кайчан гына зәгыйфь, сыгылмалы булган ботаклары, хәзер исә җил – давылларга каршы торырдай киң күкрәкле гаскәр кебек.

Асылмалы күпер генә нәкъ элеккечә. Ә - юк икән... Ул да үзгәргән. Язын – көзен кар – яңгыр суларында юылып яткан такталары уңып карала төшкән.Анда – санда яктырып торган яңа такталары да аңа ямь бирә алмыйча, кара җирлектәге тукымага салынган ак ямаудай чекрәеп тора. Бабайлар ыңгырашуына тартым шыгырдавы да элекке егәрлеген юксынучы картлар кебек гүя уфтанып – уфтанып куя.

...Әнә күпер буйлап икәү килә. Ашыкмыйча, салмак кына атлап килүчеләр - Җәүһәрия белән Нияз - бүген соңгы имтиханнарын бирде. Күңелдә - ниндидер бушлык... Рәхәт, тыныч , җиңел бушлык...

Асылмалы күпернең нәкъ уртасына җиткәч, икесе дә “шып” туктады.

- Җәүһәрия, йә әйт инде... Нигә яшерәсең?

- Хәзер яшермәсәм дә була инде, Нияз. Мин Казанга – университетка керергә уйлыйм.

- Казанга? Университетка? Ай - һай, керә алырсың микән?! Анда конкурс шундый зур диләр...

- Мин керергә тиеш! Беләсеңме – тиеш! Минем әти белән әни шунда укырга хыялланган...

- Мин Таһирҗан абыйны бөтенләй хәтерләмим диярлек...

- Ә мин – хәтерлим! Шундый яхшы хәтерлим! Аның учлары бик җылы иде... Ул мине һавага чөя, ә мин “чырр!” киләм... Аннары муенымны кытыклап үбә...

Яшьләр, Аксуга карап, шактый озак дәшми тордылар.

Җәүһәрия , күңел ашкынуын тоялмыйча, хыялый тавыш белән әкрен генә пышылдады:

- Университетка керә алсам, каршындагы һәр колоннасын аерым-аерым кочаклап чыгар идем!

Нияз көлеп җибәрде. Хыялый да инде бу Җәүһәрия !

Әнә алар җитәкләшеп күпердән килә.

...Асылмалы күпер - күпме мәхәббәтнең шаһите ул.

* * *


Казан үзенә ашкынып килгән Җәүһәрияне сизмәде дә... Эреле – ваклы таш йортлары, ыгы – зыгылы урамнары, гел ашыга торган исәпсез – хисапсыз кешеләре - зәңгәр күзле озын толымлы бу кызга битараф иде.

Җәүһәрия исә Казанга “бер күрүдә гашыйк булды”. Аның бу шәһәргә булган мәхәббәте – гади ярату гына түгел иде, ә Гәүһәрия белән Таһирҗан күңелендә яралып та, тормышка ашмыйча хыялда калган сагышлы сөюнең дәвамы кебек...

Әзерлеге сүз тидерерлек түгел иде кызның: шуңа имтиханнарын да яхшы бирде. Тик менә конкурсы кына... Бер урынга – алты кеше! Кем үтә дә, кем кала бит...

Ап-ак мәһабәт колонналар каршындагы ярымтүгәрәк утыргыч – аның иң яраткан урынына әверелде. Ул бүген дә яшьләр белән шыплап тулган. Берәүләр борыны белән китабына капланган,димәк, алда тагын сынаулар көтә, ә кайберсе – көлә-шаяра дөньяларын оныткан. Алар өчен имтиханнар артта калган, күрәсең...

Җәүһәрия монда иртәнге сигездән бирле утыра инде. Конкурстан узучылар исемлегенең сәгать икедә генә әзер булачагын да белә иде кыз. Шулай да күңеле монда тартты: ап – ак колонналарга карап, хыялланып утыруга ни җитә!

Әнә - алар! Яшьләрнең язмышын хәл итүчеләр! Гап – гади бер эшне башкаргандай, исемлек беркетелгән такталарны битараф кына урнаштыра да башладылар. Әллә никадәр егет – кыз шул минутта ук аларга ябырылып сырып та алды. Сары һәм кара чәчле башлар, муеннар, җилкә һәм иңбашлар, тоташ стена булып, Җәүһәриядән исемлекне каплады. Кыз әле моннан, әле тегеннән үрелгән була, бармак очларына басып та талпынып карый... Күренми генә бит ! Нишләргә? Күз яшьләре ирексездән керфекләрен чылатты...



  • Нигә елыйсың? Керә алмадыңмы?

Борылып караса, озын буйлы бер егет, кызганып, аны күзәтә.

- Белмим... Күренми бит ...

- Хәзер , үзем карыйм! Фамилияң ничек ?

- Гәрәева...

- Бар... Монда бер Гараева бар... Джа – в – в –га… Исемең ничек соң синең?

- Җәүһәрия ... Таһирҗан кызы...

Егет этенә - төртенә төркемне аралап чыкты.

- Кысылып үләм дип торам! Так что, Җәүһәрия... Таһирҗан кызы, син списокта бар. Поздравляю!

- Рәхмәт!

- Нигә елыйсың? Кергәнсең бит!

- Шатлыктан... Ә син үзең?

Егет ваемсыз гына иңбашын сикертеп куйды:

- Мин – медалист. Беренче экзаменны ук “отлично”га тапшырдым... Ә син, кергәч-кергәч, нигә татар бүлегенә кердең соң, Җәүһәрия Таһирҗан кызы? Берәр престижныйрак специальность беткән идеме?

... Егетнең соравы җавапсыз калды. Җәүһәрия инде ак колонналар янында иде.

Менә берсен кочаклады... Икенчесен... Тагын... Тагын... Колонналар нинди күп! Колонналар шундый биек! Ә озын толымлы кыз, алар белән чагыштырганда, нинди кечкенә! Кемдер, гаҗәпләнеп,ә берәүләр, аның сөенечен аңлап, кызга төбәлде. Кайберәүләр , юләргә санап, бармак төртә - төртә шаркылдады.

Бәхеттән көләләр ди мени!

...Чал университет күпме юаныч һәм көенечләр шаһите бит ул...

* * *


Университетның ап – ак колонналары буенда сары яфраклар коела...

Быел Җәүһәрия икенче курста укый инде. Нияз да ел буе ерак Читада хезмәт итеп ята. Кызның күңеле күтәренке , чөнки егетнең хатлары , ерак араларны якын итеп, атна саен килеп тора.

Җәйге каникулдан соң укуга ияләшеп бетә алмый җәфаланган чаклары яшьләрнең. Шулай да башлар дәфтәргә иелгән: бер җөмләне дә калдырмый язып өлгерергә тырышып утыралар.

“Җәйге стипендияне сентябрьнекенә кушып биргәннәр!!!”- дигән записка кулдан кулга күчеп, бөтен аудиторияне йөреп чыкты.

Ниһаять, кыңгырау тавышы да яңгырады...

Яшьләр, гөр килеп, банкоматка ябырылды.

- Әйдәгез, бүген бәйрәм ясыйбыз! Иртәгә ял көне бит!

- Кинога барыйк! “Татарстан”да шундый яхшы фильм бара...

- Юк, юк! “Арбузник” оештырыйк!

- Әйдәгез, Кабан күленә, су трамваенда йөрибез...

Җәүһәрия кулындагы акчаларга карап торды да ныклы бер карарга килде:

- Миңа авылга – Аксуга кайтырга кирәк.

Иптәшләре , аптырап, бер – берсенә караштылар.

- Бүгенме? Хәзерме?

- Әйе, соңгы автобуска өлгерәм әле...
V111 бүлек

... Тәгәрмәч чокырга туры килдеме, “КамАЗ” машинасы, сикертеп, кызны тәмле йокысыннан бүлде. Ул, сискәнеп, күзләрен ачты. Күзе каршыдагы көзгегә төшкәч, кыз “дерт” итеп китеп, карашын тәрәзәгә төбәде. Шул кечкенә генә көзгедә аларның күзләре очрашты. Шофер егет аны күзәтеп бара иде. “Ходаем, нигә ашыктым соң? Нәрсә уйлап, шушы “КамАЗ”га утырдым ? Караңгы төшеп килгәндә... Җитмәсә, йокымсырап барам. Белмәгән-күрмәгән кешенең машинасына утырып...”

... “КамАЗ”, төнне ертып, алга таба бара да бара. Көзге тамчылар бертуктамый тәрәзәне юа. Сирәк кенә каршы очраган машина фаралары бер мизгелгә генә кабинаны яктырта.Аннан – тагын караңгылык...

“Нигә генә утырдым? Ник утырдым? Их, юләр кызый...”

... Көтмәгәндә-уйламаганда юлга чыкты шул.

Кулына өч мең сум акча килеп кергәч, башына килгән беренче уе - “Әни!” булды. “Әни, әни, әни!...” – дип типте кызның йөрәге. “Кичке автобус биштә китә, өч сәгать юлда үтсә, авылга кадәрге өч чакрымны бер сәгать кайтсам... Тугызда - - өйдә булам.” Гап-гади арифметика – өч мең сум һәм дүрт сәгатьтән өйдә булу.

Тукталышка чыгып басуга, яңгыр ява башлады. Зонтиксыз кызны чылатырга күп кирәкме? Сентябрь кояшы яктыртса да, җылысы сизелми шул.

Әллә нигә автобусы да вакытында килмәде. Янына “КамАЗ” машинасы килеп туктагач, кыз, берни уйламыйча, “ялт” менеп утырды. Кабинада җылы, рәхәт иде. Эреп киткән бит, эреп киткән. Керфекләре кушылганны да тоймаган...

... -Чишмәбашның үзенә кайтасыңмы?

Егетнең соравына кыз “дерт” итеп куйды.



  • Юк ...

Үз тавышын үзе танымады.

“Минме соң бу? Шундый мескен куркынган тавыш минекеме? Төн якынлашканда, “КамАЗ” кабинасында таныш түгел ир-ат белән бергә-бер калсаң... Ах, юләр кызый... Нигә көтмәдең автобусны? Менә утыр инде хәзер, калтырап...”

Тукта әле, нигә җебеп төште соң ул? Кайда синең кыюлыгың? Имтихан вакытында иң авыр сорауга да төпле җавап бирә алган зиһенең нигә таркау?

... Кыз үзен кулга алды.



  • Чишмәбаштан тагын өч чакрым – Аксуга мин.

Бу юлы тавышы шактый тигез, көчле ишетелде.

  • Аксугамыни? Беләм, беләм мин Аксу егетләрен...

Карашлар тагын көзгедә очрашты. Бу юлы инде кыз күзләрен бик тиз яшермәде. Тик егетнең куе кара кашлары астыннан сөзеп каравын тойгач, тагын тәннәре чымырдап куйды.Каушавын сиздермәскә тырышып, сорау биргән булды:

  • Әллә безнең авылда танышларыгыз бармы?

  • Б-а-р!..Ә синең исемең ничек соң?

Әйтергәме, юкмы? Кыз бер генә секунд икеләнеп торды. Әй, хәрби сер диярсең!

  • Җәүһәрия...

  • Җәүһәрия!? Нинди матур исем!!!

Гаҗәп нәрсә син, кеше күңеле! Әле генә борчу катыш үкенү белән уралган башы яктырып китте Җәүһәриянең. Яңа гына һәр күзәнәген изеп, кысып торган шикле мөнәсәбәт әллә кая таралды. Күңелгә гаҗәп җиңел булып китте.

Психология укытучысы Захаров нәрсә дигән иде әле?

“Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт күпмедер дәрәҗәдә аларның исемнәре белән бәйле. Кеше үзенә исеме белән дәшүләрен ярата. Фамилия – рәсмилеккә басым ясый, ике арадагы чикне искәртә. Ә исем, нинди интонация белән әйтелүгә карап,искиткеч зур көчкә ия.”

Җәүһәрия үзе дә сизмәстән елмайды.

“Чынлап та шулай икән. Исемең матур дигән иде, мин инде аннан курыкмый да башладым, ахры.”

Үз исемен ярата Җәүһәрия. Нигә? Матур исем бит! Ул – Җәүһәрия, ә әнисе – Гәүһәрия. Бу исемне аңа әтисе кушкан. Әтисенең җылы учларын Җәүһәрия беркайчан да оныта алмас. Онытырлыкмы соң? Чырылдатып һавага чөя дә, көчле куллары белән тотып алып, кочагына кыса. Үзе һаман “Җәүһәрташ” дип кабатларга ярата иде...

Күпер төбендә Нияз белән сугышкан көнне үк Җәүһәрия күңеленә мәңгегә сеңдереп куйды: Әтисе кушкан исем – ямьсез булалмый!

Авылда чакта гадәти булып тоелган исеме Казанда аны көтелмәгән сюрпризла белән очраштырды. Университетка укырга кергәч, тулай торактан урын бирделәр үзенә. Бүлмәдә өч кыз: ул, Рита, Айгөл. Шунда исемнәрен әйтештеләр, таныштылар.

- Җәүһәрия?! Бигрәк старомодный исем! Застой! – дип,шундук борынын җыерды Рита.

Җәүһәриядәге үзгәрешне сизеп, тактикасын тиз үзгәртте тагын.

- О, Жади! Мин сине Жади дип, йөртәчәкмен. “Клон”ны хәтерлисеңме? Нинди оригинальный исем! Хочешь?

- Юк! – дип кырт кисте Җәүһәрия. - Минем исемем – Җәү-һә-ри-я!



  • Как хочешь... – Рита, күңелсезләнеп, иңбашын сикертте.

...Иң кызыгы психология дәресендә булды. Доцент Захаров “кеше исеменең роле” турында сөйләп туктагач, студентларның исемнәрен сорый башлады.

  • Марат..

  • Лилия...

  • Алсу...

  • Роберт...

  • Айнур...

  • Регина...

  • Эльвира...

Яшьләр өлкән курслардан ишетеп беләләр иде. Имеш, Захаровның хәтере – компьютер кебек. Утыз студентның исемен бер әйтү белән исендә калдыра да, һәрберсенә, бер дә буталмыйча, исеме белән дәшә.

Бу татар группасы каты чикләвек булып чыкты.



  • Җәүһәрия...

  • Как-как? – дип, кабатлап сорады Захаров.

Кыз кабатлады:

  • Җәүһәрия...

Доцент, куен кесәсеннән блокнот алып, Җәүһәриягә сузды.

  • Напишите, пожалуйста, свое имя.

Кыз, язып, блокнотны кире кайтарды.

Захаров бермәл язуга карап торды , аннан кинәт кенә:

- Пишите русскими буквами, - диде.

Шул вакытта кызга әллә нәрсә булды. Хәтерендә әтисенең моңсу күзләре калыкты. Алар көлми, ничектер сынап карады кебек. Нәрсәдер, ачыттырып, Җәүһәриянең күзләрен кытыклады. Туктале, елый түгелме соң ул?

Юк инде, әтисе яраткан исемне бозарга юл куймас!

Яшь пәрдәсе мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Зәп – зәңгәр күзләр Захаровка төбәлде:



  • Меня зовут – Җәү-һә-ри-я, - диде ул һәр иҗеккә басым ясап. – Моё имя не переводится.

Аудиториядә тынлык урнашты. Менә хәзер нидер булачак кебек тоелды. Бер кире кыз аркасында доцент белән мөнәсәбәт начарайса, аннан йөр, экзамен – зачет алалмыйча.

Кемдер – гаҗәпләнеп, кемдер – шелтәләп, кемдер – сокланып, күзләрен Җәүһәриягә төбәде.



  • Хорошо. Я запомню, - диде Захаров.

Ул арада кыңгырау шалтырады. Группа җиңел сулап куйды.

Яшьлекнең хәтере бик кыска, диләр. Икенче атнада Захаров дәресенә кергәндә, күпләр бу вакыйганы онытып та өлгергән иде инде.

- Җәүһәрия, - диде карт доцент саф татарча итеп, - у вас очень красивое имя, «драгоценное».


  • Спасибо, Вениамин Александрович, - диде кыз елмаеп…

...Машина һаман алга таба бара. Тирә-якны чорнап алган караңгылык, күңелне шомландырып, билгесезлек халәте тудыра.

  • Аксуда кемнәрең бар соң, Җәүһәрия?

Кыз көзгедәге күзләргә җавап бирде:

  • Әни, энем...

  • Казанда нишләдең?

  • Университетта укыйм... Икенче курста...

  • Төнгә каршы юлга чыгарлык бер-бер хәл булмагандыр бит?

  • Юк... Болай гына...

Болай гына шул. Бу атнада кайтмаска тиеш иде Җәүһәрия. Өч мең сум бөтен планнарны үзгәртте дә куйды. Куртканың түш кесәсенә “кереп оялаган” шул өч мең Җәүһәрияне ашкындырып юлга чыгарды. Өч меңне кулына алгач, әнисенең ничек шатланачагын ул йөз дә беренче кабат күз алдына китерде...

...- Өч мең? – дип гаҗәпләнеп сорады ул чакта Гәүһәрия .

- Өч мең шул! Нигә исең китте аңа? Оренбургский мамык шәл бит ул...

Җәүһәрия, юрган астыннан башын чыгарып, тавыш килгән якка карады. Күршедәге Саҗидә апа икән. Ә көзге каршында мамык шәл ябынып торганы кем соң? Әнисе икән ич!

Җәүһәрия, сиздермичә генә, көзгедәге сурәткә төбәлде. Әнисе мамык шәлне әле иңбашына сала, әле башына бөркәнә. Көзгедәге “үзен” күрми дә, шәлнең зәңгәрсу-соры бизәкләрен сыйпы.

Ә Җәүһәрия исә әнисен өр-яңадан күргәндәй булды. Әле һаман да зифа буйлы, шактый чибәр икән бит ул! Әнисенә ничә яшь соң әле? И-и,кырык алты тулып киткән инде.... Азмы ул, күпме? Кемгә ничек бит. Ә унтугыз яшьлек Җәүһәрия өчен бик күп кебек тоела.

Әнисе үзе гомер сәгатен ничек саный икән? Бу турыда кыз уйлый белми әле. Ниязны армиягә озатканда: “Мин әтиеңне армиядән сигез ел буе көттем,” – дигән сүзләрен ишеткәч, бик сәерсенгән иде ул. Армиядә сигез ел буе ...

Анысын да сөйләде әнисе: “Тыныч чода да ут эчендә янды әтиең, Әфган сугышы утында...”- диде.

Әфган сукмакларында егерме алты яшенә кадәр адашып йөргән әтисе. Кайтса – кеше ышанмаслык хәл: Гәүһәрия сигез ел буе аны көткән!

Көтүе озак булса да, бәхете – бер мизгел генә. Күз ачып йомганчы узган да киткән.

Җәүһәрия әтисенең көләч йөзен, җылы учларын хәтерли. Әтисе аның хәтерендә егерме тугыз яшьлек ир-егет булып мәңгегә калды... Ә әнисе хәтерендә ул нинди икән? Унсигез яшьлекме? Юк, юк, мөгаен, егерме тугыздадыр...

Нәрсә турында сөйләшә соң алар?

- И-и, Гәүһәрия, өч мең акча тапмаска! Утыз үрдәк үстереп суйдың бит син!

- Суюын суйдым да, Саҗидә... Очты инде ул үрдәкләр... Рәшитне күрәсең бит, ничек үсеп китте...

- Әйтмә инде, малай, Рәшитең – гел әтисе...

- Быел – унынчыга бара. Яңа костюм-чалбар, ботинка алдым үзенә. Җәүһәриягә дә җәйге пальто кирәк иде. Арзан булса да, бик матуры туры килде, аллага шөкер.

- Гел балалар дип инде... Әзрәк үзеңне дә кара. Авылның беренче чибәре идең бит.

- Бәлки, көтәргә бирер. Исән-имин бәрәңгеләрне алсак, беразын сатармын дигән идем...



  • Белмим шул... Әйтеп карармын анысы...

Башкасын Җәүһәрия ишетмәде. Шкафта эленеп торган өр – яңа матур пальтосы аны хәзер элеккечә шатландыра алмады инде. Ул, кычкырып елап җибәрмәс өчен, юрган читен тешләде. Кайдандыр астан күтәрелгән сыктау авазы юрган сырларына кереп адашты...

...Күкрәк кесәсендәге өч мең кичкә таба юлга кузгатты кызны.

“Их, шәлне калдырган булсыннар иде. Әнисенә бик килешә иде. Бик!”

Хәтердә тагын бер мизгел җанланды...

Нәрсәдер алырга дип, шкафны ачкан иде, өске киштәдән “зең – зең” килеп иске мамык шәл килеп төште.

Әйе, Җәүһәрия бик яхшы хәтерли иде ул шәлне. Мондый чулпылы шәл авылда бер аның әнисендә генә булды. Гәүһәриянең зифа буй-сынына уралганда, “зең - зең” килеп, ни турыда сөйләде икән алар?

Мамык шәл инде тузган, юкарып беткән,күзе киткән урыннары да шактый күренә. Чулпы тавышы гына һаман да элеккечә яңгырый...

- Әни, бу шәлең бигрәк искергән. Читләре дә тишелгән... Бер җылысы да калмаган...

Әнисе, җитез генә килеп, шәлне сак кына кызы кулыннан алды. Битенә тидерде. “Әллә исни дә инде?”

- Аның җылысы барыбызга да җитте, кызым. Үзем дә рәхәтләнеп бәйләдем, сине дә шуңа урап бакчага илттем. Рәшитне дә мунчадан шушы шәлгә төреп кайта идем. Әтиең бүләге... Аның җылысы... Барыбызга да җитә иде җылысы...

Иске шәлнең сирәгәйгән күзендә нәрсә ялтырый соң? Җәүһәрия бармагы белән кагылган иде – юеш салкын тамчы. Әллә күз яше инде? Әнисенең күзләре коп-коры, югыйсә. Әллә Җәүһәриянең үз яше булдымы?

... “КамАЗ” кисәк туктады.



  • Килеп җиттек, Җәүһәрия...

Кыз аңламады. Күзләрен төн карасына төбәп, нидер күрергә тырышты. Тәрәзә пыяласыннан бертуктамый агып торган тамчылар караңгылыкка шом һәм хәвеф өстиләр сыман. Ул аптыраулы карашын көзгедәге күзләргә төбәде. Карашлар очрашты. Шул кара күзләрдән кызга “курку” дигән шомлы хис күчә башлады. Бу хис башта аяк, кул бармакларына кагылып үтте. Аннары, тәнне чымырдатып, акрынлап өскә таба үрмәләде. Күкрәкне кысты: кыз бермәл сулыш ала алмыйча торды. “Нишләдем мин? Нигә утырдым? Ах!..”

“Ах!” дигәндә, күкрәк киңлеге кинәт киерелеп шулкадәр күп сулыш алды, кыз хәтта тыны буылып катып калды.

-Менә хәзер күрәбез, Җәүһәрия, нинди таш икәнлегеңне. Асылташмы, әллә...

Көзгедәге күзләр аңлашылмаган сәер очкыннарын кызга төбәде:



  • Әниең сиңа төнгә каршы чит машиналарга утырып йөрмә димәдемени?

  • ...

Җәүһәрия тынсыз иде. Йөрәк кенә дөп-дөп тибә. Күкрәк читлеге, бу кадәр басымга чыдый алмыйча, менә-менә шартлап ярылыр да, йөрәге иреккә ыргылыр кебек.

  • Абый...

(Егет Җәүһәриядән җиде-сигез яшькә өлкәнрәк иде.)

  • Абый...

Кыз үз тавышын танымады.

  • Кагылма, абый...

Кармавычтай тупас бармаклар үзен капшыйдыр кебек тоелды аңа.Беркемнең дә кулы кагылмаган яшь саф тән чирканып, куырылып килде.

Егетнең ике кулы да баранкада. Ул да тынып, сагаеп калган.



  • Минем акчам бар, абый... Тимә миңа...

Кем ул шулай Җәүһәрия тавышы белән сөйли? Мескен тавышлы кем шулай ялына?

  • Өч мең, абый, ал... Тик тимә генә...

Колакны авырттыра торган гаҗәеп тынлык... Калтыравык бармаклар арасында кыштырдаган акча тавышы да ишетелә хәтта.

Шул мизгел әллә мең елга сузылды инде?

...Ни эшләвен Җәүһәрия үзе дә төшенеп җиткермәде бугай. Ни арада күзе күрде дә, ни арада җитез кулы идәннән үрелеп алды. Учындагы отвертканы бар көченә кысып, ул һөҗүмгә әзерләнде.

Яңа гына калтырап торган бармаклары ныгып, тәнендәге һәр мускулы киерелеп, юлбарыска ташланырга әзерләнгән кыргый җәнлектәй тынып калды.

Юк! Ул җиңел генә бирелмәячәк! Учындагы коралын эшкә җигәр, тырнар, тешләр, өзгәләр... Әмма - бирелмәс!

Ник дәшмисең, егет? Нигә кыймылдамыйсың?

Киеренкелек озаккарак сузылган саен, Җәүһәрия үзен көчлерәк тойды...

“Нишләргә? Нишләргә? Тагын күпме шулай карашып торырга мөмкин? Качарга! Билгеле, качарга!”

.... Икенче мизгелдә инде кыз юеш караңгылыкка сикерде. Калтыранган аяклар тигезлекне саклап кала алмады. Кыз ике кулы белән юл пычрагына капланды. Әллә җирнең якынлыгы, әллә салкынча дым шулай тәэсир иттеме? Ул бу куркыныч урыннан читкә ыргылды.

-Җәүһәрия, китмә-ә-ә-ә! Мин сине...

Егетнең соңгы сүзләрен кыз бөтенләй ишетмәде дә. Алар, яңгыр тамчыларына уралып, юл пычрагына чумды:

-...сынадым... гына...

“Котылдыммы? Юкмы? Куып килмиме?” – дип типте Җәүһәриянең йөрәге. Ул, курка - курка, артына карады. “КамАЗ”, кара шәүлә булып, юл читендә тора иде.

“Нишләргә?Посадка буена барып, сузылып ятарга да тынарга? Әллә... Нишләргә?”

Кинәт, төн карангылыгын ярып, якты юл сузылды.

“Автобус!”

Автобус өмет тулы тәрәзәләре белән якынайганнан – якынайды. Менә ул юл читендә торган “КамАЗ” карачкысын да үтте... Менә Җәүһәрия белән тигезләште... Менә ишекләре ачылды...

Иң арттагы буш урынга урнашкач, кыз әллә шатлыктан, әллә көчсезлегеннән кимсенеп, үксеп елап җибәрде. Шунда гына ул ике кулының да пычрак булуына, сул тезенең сулкылдап авыртуына игътибар итте. Кулъяулыгын алып, кулын сөртә башлады. Ток суккандай, тынсыз калды.

“Ә акча?! Өч мең?!”

Отвертканы алганда, “КамАЗ” идәненә сибелеп калган “бишйөзлекләр” хәтерендә яңаргач, ул тагын күз яшьләренә ирек бирде.

1Х бүлек

Көтмәгәндә кайтып төшкән кызын күргәч, Гәүһәрия ни шатланырга, ни борчылырга белмәде.

-Кайтасым килде дә кайттым. Менә - аягым таеп, егылырга да өлгердем, - диде ул, пычрак тезләренә ишарәләп.

- И – и, кызым, юл пычрагы - нәрсә ул! Юарбыз да куярбыз. Күңелләр генә чиста булсын!

Әнисенең йөзе бүген бигрәк тә мөлаем, моңсу тоелды кызга. Ул шатлыгын кызы белән дә уртаклашып, йомшак мамык шәлне иңбашларына салды.

-Нәкъ әтиең бүләк иткән шәлгә охшаган... – дип пышылдады.

Саҗидә апа шәл сатучыларны килештергән, тегеләр бәрәңге саткан акчаны көтәргә булганнар икән. Ә Җәүһәрия күзләрен әнисеннән яшерде. Юлдагы вакыйга һәм югалган акча турында ул берни дә әйтмәскә булды...

- Эссе тәнеңдә тузсын, әни бәгърем!

Гәүһәрия кинәт әллә ничек нурланып, яшәреп китте кебек:

- Әйтергә дә онытып торам икән. Иртәгә - авылда бәйрәм бит!

- Бәйрәм? Нинди бәйрәм?

- Чишмәбезне – Акташны яңарттылар бит,кызым. Исең китәр менә! Хәзер кышын да чишмә суы эчәрбез! И-и, тагын онытканмын: сиңа хат бар бит...

Нияздан хат!

Юлдагы вакыйгалар, борчу – мәшәкать – барысы да секунд эчендә эреп таралды. Дөньяда алар икәү генә калды: Җәүһәрия һәм Нияз, дөресрәге, аның хаты...

Бу төндә Гәүһәрия әллә нигә юньләп йоклый алмады. “Зең – зең”, “зең – зең” килгән чулпы тавышы , колагында яңгырап, саташтырып бетерде аны.Уянып китсә, шаккатты! Чулпы тавышы чынлыкта да бар түгелме соң?

Ана , урыныннан торып, ут яктысына чыкты. Җәүһәрия аның уянуын сизмәде дә бугай. Шәл читенә тезелгән чулпылар “зең – зең” килеп таң нурларын сәламләде.

* * *

Иртән “ялт” итеп кояш чыкты. Табигать бүген җәйдән сакланып калган җылысы белән куандырырга уйлады , ахры.“Әбиләр чуагы” дигәннәре шушыдыр, мөгаен.



Бәйрәмчә киенгән халык чишмә буена җыйнала бара. Җәйге Сабантуйлардан соң бер – берсен сагынышкан авылдашлар, шау – гөр килеп, берсен – берсесәламли. Тальян гармун тавышына кушылган җыр колакны иркәли:

Туган авылым минем, куеныңда синең

Гөрләп үтте яшьлек елларым.

Кырларың хуш исле , Һәр чак язлар төсле

Шунда туды тәүге җырларым...

Ә чишмә бөтенләй үзгәргән, яшәргән. Челтәр койма белән урап алынган сап-сары яңа улак... Гөмбәзләп эшләнгән яшел түбә... Вак таш түшәлгән сукмак читләп тезелеп киткән тәбәнәк утыргычлар... Барысы да өр-яңадан...

Сары улак буйлап куыша-куыша аккан нәни дулкыннар түгәрәк ак ташка төшеп чәлпәрәмә килә дә елгага яңа юл яра.

Бик күп сыгылмалы билләрне хәтерлисең син, түгәрәк ак таш. Синең суыңны татучы ул чал чәчле әби-бабайларда таныш йөз – чалымнарны эзлисеңме әллә? Таныйсыңмы аларны? Хәтерлисеңме син?

Якында гына асылмалы күпер тирбәлә. Аның буйлап чишмәгә халык агыла, халык агыла... Күптәннән күрешмәгән авылдашлар кочаклашып хәл - әхвәл сораша.

Әнә Гәүһәрия дә Әлфия һәм Равил янына тукталган. Хатынның зифа гәүдәсен өр-яңа мамык шәл ураган, ә шәл читендәге чулпылары “зең– зең” килә.

Яшьләрдән аерылып, Җәүһәрия белән Рәшит тә аларга килеп кушылды.Җәүһәрия башка кызлардан аерылып тора: озын купшы толымы , нәфис җикә - билләрне узып,тезенә кадәр салынып төшкән.

Равил , моңсу елмаеп, Гәүһәриягә дәште:



  • Җәүһәрия нәкъ синең кебек... Аңа карасам, үзебезнең “Аксу өчлеге” искә төшә...

- Ә мин , Рәшиткә карыйм да, Таһирҗанны уйлыйм. Янәшәмдә ул да бар кебек...

Чигә чәчләренә чал кунган бер төркем җыр сузды:

Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан,

Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек.

Яшьлектә сөйгән яр,



Сагындым, килеп ал,

Сине көтәм һаман дип әйтер кебек...

...Халык җырлый-җырлый вальс әйләнә...

Җәүһәрия, бии - бии, шактый талчыккан иде. Равил абыйсы вальска чакыргач, каршы килмәде. Менә алар, әйләнә - әйләнә, биюче парларны урап уздылар. Кинәт яр буенда басып торучылар арсында куе кара кашлы берэүнен йөзе чагылып үтте. Җәүһәрия "дерт" итеп куйды. Куркынган күзләрен шул тарафка тагын бер сирпеде. "Кара каш" бүтән күренмәде. Кыз үзе дә җиңел сулап куйды. "Аллага шөкер, ялгышкан икән"...

Равил Җәүһәриядәге үзгәрешне тоймады да бугай. ' - Мин биергә чакыргач, гаҗәпләнгәнсеңдер, име сеңелем? Юк, Равил абый, сез бит - әтинең якын дусты. Равил шактый вакыт сүзсез генә биеде. Аннан , бер карарга килгәндәй, Җәүһәриянең күзләренә туп - туры карады:

- Сеңелем, мин сиңа бер кыйсса сөйлим әле... Рәхәтләнеп тыңлыйм, Равил абый.

Мин "КамАЗ"да ерак рейсларга йөрим бит. Төрлесен очратырга туры килә... Минем бер дустым бар, Мөдәррис исемле. Бер кызга гашыйк булды. Мактап туя алмый Гөлназын. Туйга да әзерләнә башлады... Кыз сорарга бергә барырга килешкән идек Мине командировкага җибәрделәр дә, Мөдәррис "кияү иптәше" итеп Фәритне чакырган... Бер атна йөреп кайттым. "Иә, туйны кайчан ясыйбыз?" - дим... Дәшми... Берәү белән дә сөйләшми... Соңрак серне ачты Мөдәррис. Кыз сорарга барганда, Фәрит юл буе мактанган. Имеш, бу авылның бер кызы еш кына аның машинасына утырып кайта икән. Бик үткен ди, ут кыз... Юл буендагы "посадкаларда туктый-туктый" кайталар икән болар... Гөлназларга килгәч, " Охо, минем красавица да монда бит! Әллә син невестаның подружкасымы?"-дип,

кызны кочаклап та алган Фәрит. Гөлназ аңлашырга тырышып караган, тик Мөдәррис аны тыңлап тормаган... Авыр кичерде егет кәләшенең хыянәтен... Бик авыр... Әйттем үзенә: "Гөлназны оныт!"-дим, "Безнең Аксу кызлары - менә дигән!" Усал итеп, мыскыллы елмая..."Алар бар да бер иштән,"- ди. Күлмәк якасыннан умырып тоттым тегенең: "Не смей, Аксу кызларына сүз тидерергә!"-дим. "Күрербез!"-ди бу... Мин сиңа шуны әйтмәкче идем, Җәүһәрия... Син алай акчаларыңны ташлап йөрмә! (Равил кызның кесәсенә "бишйөзлекләр" шудырды) Дөресен генә әйткәндә, Җәүһәрия, минем сиңа рәхмәт әйтәсем килә... Йөз... Мең... Юк, миллион егет исеменнән...

Җәүһәрия, кып-кызыл булып, башын түбән иде.

- Оялма, сеңлем, нидән оялырга? Күтәр башыңны! Әнә, күрәсеңме Мөдәррисне? Сине эзләп килгән...

"Кара кашның" янәшәдә генә торуын күреп, кызның йөрәге дөп-дөп тибә башлады.

Мөдәррис килде. Күзләре белән генә Равилгә рәхмәтен белдерде дә Җәүһәриягә борылды :

- Җәүһәрия, зинһар, гафу ит мине...

Җәүһәрия егеткә туп-туры итеп сынап карады. Гафу итәрме ул Мөдәррисне? Әллә юкмы? Әлегә билгесез...

...Аксуның каршы ярыннан кемдер сузып - сузып аңа кычкыра:

- Җә-ә-ә-ү-һ-ә-ә-ри-и-я-яү!

Шундый таныш, якын тавыш... Нияз тавышы!

Әнә ул каршы ярдан кул болгый:

- Җә-ә-ә-ү-һ-ә-ә-ри-и-я-яү! Мин кайттым!

Җәүһәрия сукмак буйлап асылмалы күпергә йөгерде. Йөгерми - оча! Оча гына! Аяклары җирне тоймый аның! Ә каршы ярдан асылмалы күпергә солдат йөгерә. Менә алар күпергә керделәр... Ара якыная бара... Ун адым... Биш... Өч... Җәүһәрия егетнең җитдиләнә төшсә дә самими калган күзләренә карады...

- Нияз...

- Җәүһәрия...





Гүзәл Әдһәм. “Асылмалы күпер”.




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет