Хәбибуллин Мөхлис Хәбибулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1923 елның 15 октябрендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач дүрт ел «Кызыл яшьләр» колхозында эшли.
1942 елның азагында хәрәкәттәге армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр һәм фәҗигале сугышчан юл үтә. Сугыш юлындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә. Армия сафларыннан 1947 елда демобилизацияләнә.
Сугыштан соңМ.Хәбибуллин хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып механизатор һөнәрен үзләштерә. 1950-1958 елларда ул колхозның тракторчысы, трактор бригадасы бригадиры. 1961-1963 елларда «Кызыл яшьләр» колхозының рәисе булып эшли. 1964-1970 елларда кабат шушы ук колхозның трактор бригадасын җитәкли. Намуслы, принципиаль коммунист, үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән күркәм шәхес буларак М.Хәбибуллин һәр эштә үтә җаваплылык хисе тоеп эшләде һәм югары нәтиҗәләргә иреште. Нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен 1967 елда хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. Районыбыз коммунистлары аны КПСС өлкә комитетының 25, 26, 27, 28 конференцияләренә делегат итеп сайлады.
М.Х.Хәбибуллин 1971 елдан хезмәт юлының ахырына кадәр «Татсельхозмонтаж» трестының Балтачтагы ПМКсында мастер булып эшләде. 1983 елдан лаеклы ялда, Салавыч авылында яши.
Хәбибуллина Мөнәвәрә Габдрахман кызы — хезмәт алдынгысы.
1959 елның 9 гыйнварында Сосна авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм үзенең дүрт иптәше белән комсомол путевкасы буенча Сосна сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Аның апалары да шушы хезмәттә, алар тирәсендә балачактан буталган Мөнәвәрәгә эш серләренә төшенү кыен булмый. Янәшәдә зоотехник Рафис Хәсәнов, ферма мөдире Фарук Мөхәммәтҗанов, группадаш савымчы Кадрия Сабирҗановалар да аңа игелекле остаз була. Ул тиз арада хуҗалыкның алдынгы савымчылары сафына баса. Саву машиналарында эшләү алымнарын тиз һәм яхшы үзләштерә, берничә елдан сыер савучыларның район, аннан соң республика ярышларында уңышлы катнаша башлый. 1999, 2001, 2002, 2003 елгы республика конкурсларында катнашып, 2-3 урыннарны алуга ирешә, Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр ала.
М.Хәбибуллина тырышлыгы, ихласлыгы, ярдәмчеллеге белән ферма коллективының бердәм омтылыш белән яшәвенә дә зур йогынты ясый.
Тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре бихисап аның: Дипломнар, Мактау Таныклыклары, призлар, чит илләргә туристик путевкалар… Ә иң кадерле бүләк—Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелү турындагы таныклык һәм аның медале. Аларны Мөнәвәрәгә 2003 елның гыйнварында Балтач районы савымчыларының һәр савым сыердан биш меңнән артык килограмм (5035кг) сөт савып алуга ирешүе уңае белән Кремльдә махсус кабул итү мәҗлесе вакытында Республикабыз Президенты М.Ш.Шәймиев үзе тапшырды.
«Правда» күмәк хуҗалыгы ветеринария табибы Рифкат һәм Мөнәвәрә Хәбибуллиннар матур гаилә кордылар. Инде уллары Айдар һәм Айнур тормыш юлына аяк басып киләләр.
Хәбибуллина Мөнирә Мәгъсүмҗан кызы — мәдәният хезмәткәре.
1951 елның 14 июнендә Балтач авылында туган. 1968 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны икмәк комбинатында икмәк пешерүче булып эшли башлый. 1970-1975 елларда—район мәгариф бүлегендә эш башкаручы. Аннан соңгы өч елда ул—район балалар китапханәсендә китапханәче. Шушы чорда Казан мәдәният институтының китапханәчеләр бүлегенә укырга керә һәм аны 1977 елда уңышлы тәмамлый.
М.Хәбибуллина 1978 елда Балтач үзәк китапханәләр челтәре директоры итеп билгеләнә. Бүген дә ул шушы мәдәни хезмәттә.
М.Хәбибуллина җитәкчелегендә район китапханәләре актив һәм нәтиҗәле эшләүче мәдәният учаклары булып әверелделәр. Алар бик күп мәдәни чаралар үткәрәләр. Очрашулар, әңгәмәләр, тантаналы кичәләр, кызыклы күргәзмәләр, эшлекле конференцияләр, мавыктыргыч конкурслар—китапханәләр эшчәнлегенең үзәгендә. Бу җәһәттән район үзәк китапханәсе башкалар өчен игелекле үрнәк. Балтач китапханәләр челтәре— республикада әйдәп баручыларның берсе, алдынгы тәҗрибә үзәге.
Яңа китапханә бинасын төзү һәм җиһазлауда да директорның хезмәте бәя биреп бетергесез зур булды.
Авыл мәдәниятен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен М.М.Хәбибуллинага 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Хәбибуллина Оркыя Хәбибулла кызы — хезмәт ветераны.
1928 елның 5 февралендә Сосна авылында туган. 1943 елда җиде сыйныф белем алып авыр сугыш елларында ундүрт яшендә колхозда зурлар белән бергә иңгә-иң торып эшли башлый. 1949 елның язында Балтач МТСы каршында махсус курслар үтеп трактор руле артына утыра. Аның тракторчы булып эшләү стажы 26 ел. Һәм шуның һәр елында үз планнарын арттырып үтәгән, югары сыйфатлы эшләгән алдынгы механизаторлар сафында була ул.
Тракторын яшьләр кулына тапшырганнан соң да әле Оркыя Хәбибуллина озак еллар колхоз производствосында эшләвен дәвам итте, яшьләрнең яраткан остазы булды.
О.Хәбибуллина үзенең фидакарь хезмәте белән күп абруйлы бүләкләр яулады. 1970 елда аңа Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Мактау Грамотасы, шул ук елны Татарстан АССРның 50 еллыгына багышланган хезмәт ярышында җиңүче буларак, КПССның Татарстан өлкә комитеты, Министрлар Советы һәм Югары Советы Мактау Грамотасы тапшырылды. 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1975 елда Ленин орденнары белән бүләкләнде. Аның хезмәт бүләкләре арасында күпсанлы медальләр бар. О.Хәбибуллина—«Правда» колхозының Почетлы колхозчысы.
Ветеран Сосна авылында яши.
Хәбибуллина Рәшидә Хөсәен кызы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1916 елның 14 октябрендә Чутай авылында туган. Шушында башлангыч белем ала һәм гаиләләре Яңгулга күчү сәбәпле укуын Яңгул мәктәбендә дәвам итә. Урта белемне шул ук сәбәп аркасында Арчада алырга туры килә. 1933 елда Казанда рабфак тәмамлый. 1934 елда Казан медицина институтына укырга керә. Укуын ул 1939 елда Ленинградта тәмамлый— хәрби кешегә тормышка чыгу сәбәпле аңа тормышында бик күп күчеп йөрергә туры килә.
Югары белемле хирургны акфиннәргә каршы сугыш башлану белән фронтка алалар. 1940-1941 елларда ул башта танк, аннан соң разведка батальоннарында санитария-медицина хезмәте начальнигы була.
Бөек Ватан сугышы башлану белән ул яңадан фронтта—сапер ротасы медицина хезмәте начальнигы, Вологда шәһәрендә эвакогоспиталь хирургы була. Яраланып үзенә дә ике ай госпитальдә ятарга туры килә
1942 елда Ислам һәм Рәшидә Хәбибуллиннарның кызы туа. Шулай итеп, Р.Хәбибуллинага демобилизацияләнергә туры килә. 1942-1946 елларда ул Чепья район үзәк хастаханәсенең мөдире (баш табибы) булып эшли, аннары шушында ук хирург була. 1950 елда аңа тагын туган ягыннан аерылырга туры килә—ул Минск шәһәрендә радиозаводның здравпункты мөдире, аның диспансерының баш табибы була.
Р.Хәбибуллина 1958 елдан 1971 елга кадәр Татарстан АССР Госстрах идарәсенең баш табибы булып эшли.
Р.Хәбибуллинаның күкрәген Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Хезмәттәге батырлык өчен», «Жуков» һ.б. күп медальләр, «СССРның финанс хезмәте отличнигы» билгесе, башка олы бүләкләр бизи.
Ирләргә лаек батыр, борчулы һәм тынгысыз тормыш юлы кичкән якташыбыз бүген лаеклы ялда, Казан шәһәрендә яши.
Хәйретдинов Айдар Фоат улы — спорт остасы.
1978 елның 21 июнендә Нөнәгәр авылында туган. 1995 елда Арбор урта мәктәбен тәмамлый һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтының Казан филиалына укырга керә. 1997 елда читтән торып укуга күчә, Балтач район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү буенча оперуполномоченные булып эшли башлый. Бүгенге көндә—Балтач районы эчке эшләр бүлегенең хәрбиләштерелгән сак хезмәте бүлеге начальнигы, милиция майоры.
Айдар яшьтән үк спорт белән шәгыльләнә, ул татарча көрәш остасы. Менә инде дистә елдан артык иң абруйлы ярышларда югары нәтиҗәләр яулый. 1992-1995 еллар дәвамында яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионатларында җиде мәртәбә җиңү яулады. 1998 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына уздырыла торган бәйгедә беренче урынны алды һәм Татарстанның спорт мастеры исеменә лаек булды. Шул ук ярышларда 1999, 2000, 2001, 2003, 2004 елларда үз үлчәү категориясендә җиңү яулады, соңгысында абсолют батыр булды. Биш мәртәбә Татарстан Республикасы, дүрт мәртәбә Россия чемпионатларында татар-башкорт көрәше буенча чемпион булды. Билбау белән көрәштә (борьба на поясах) Россия чемпионатында җиңде. Күп мәртәбә (2002, 2003, 2004, 2005 еллар) республика авыл яшьләре чемпионаты җиңүчесе, 2003 елда—аның абсолют батыры.
2003 елда А.Хәйретдиновка Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры исеме бирелде.
Арбор авылының Фоат һәм Гөлсимә Хәйретдиновлар гаиләсендә өч егет үсте. Алар өчесе дә танылган көрәшчеләр. Айнур яшүсмерләр арасында берничә мәртәбә район һәм республика чемпионы. Ринат— район хакимияте призына үткәрелә торган ярышларның 2002, 2003, 2004 еллардагы чемпионы, сабан туйлары батыры. 2002 елда Казан шәһәре чемпионаты җиңүчесе. Ул Казан дәүләт педагогия университетының физик тәрбия факультетында укый.
Хәйретдинов Гыйлаҗетдин Хәйретдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1910 елның 22 ноябрендә Арбор авылында туган. Шушында башлангыч белем алып, крестьян хуҗалыгында тормыш юлын башлаган. 1926-1932 елларда Свердловск өлкәсенең Югары Тура шәһәрендә шахтер була. Шушыннан аны Кызыл Армия сафларына алалар. 1932 елның декабреннән 1940 елның июленә кадәр диңгез флотында хезмәт итә.
1940 елның җәендә туган авылына кайта, сагындырган игенче хезмәтенә керешә. Әмма тыныч хезмәттә озак була алмый—бер елдан Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны кабат армия сафларына чакыралар. Аңа кабат матрос киемен кияргә туры килә. Хезмәте дә үзенчәлекле була аның—Төньяк флотта «Каганович» бозваткычында ил өчен корал һәм азык ташучы союзниклар корабларын дошман һөҗүменнән саклау. Ә дошман һавадан да, су буйлап та, су астыннан да һөҗүм итә. Биш ел дәвамында менә шушы куркыныч вахта. Аның өстенә үзәккә үтә торган дымлы төньяк салкыны. Шуның өчен дә «Совет Заполярьесын саклаган өчен» медале аның иң кадерләп саклаган бүләге була.
Г.Хәйретдиновның сугыш юлыннан тагын бер эпизод: 1945 елның башында аларга ул чорда күрелмәгән, төшкә дә керә алмаган нәрсә— чит ил паспортлары өләшәләр. Алар бозваткычлары белән Америкага юнәләләр. Шушында аларга сугыш барышында шактый таушалган бозваткычны ремонтларга, Америка чынбарлыгы белән танышырга туры килә.
Сугыштан соң туган авылындагы «Социализм» колхозында рәис, Арбор авыл Советы рәисе, колхоз бригадиры булып эшләргә туры килә аңа.
Сугыш һәм хезмәт ветераны 1982 елның 15 гыйнварында вафат булды.
Хәйретдинов Риф Галәветдин улы — галим, тарих фәннәре докторы.
1935 елның 25 гыйнварында Кенәбаш авылында туган. 1950 елда Кенә җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Арча педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач 1954 елда Яңа Салавыч авылына башлангыч мәктәп укытучысы итеп җибәрелә, бер үк вакытта мәктәпнең мөдире була. Бер елдан ул туганнары яши торган Магнитогорск шәһәренә китә һәм калибровка заводында эшли. Шушыннан Совет Армиясе сафларына алына, 1955-1958 елларда хәрби хезмәттә була, полк мәктәбен тәмамлап, взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә.
Армия сафлары белән хушлашкач Р.Хәйретдинов кабат Магнитогорск шәһәренә кайта, 41- мәктәптә укыта. 1959 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, университетны тәмамлагач шунда ук аспирантурада кала. 1963 елда диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1960-1980 елларда—үзе укыган факультетта ассистент, өлкән укытучы, доцент.
1979 елда Р.Хәйретдинов Ленинград шәһәрендә докторлык диссертациясе яклый һәм Казан төзелеш инженерлары институтына кафедра мөдире итеп билгеләнә.
1986 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетында Татарстан тарихы кафедрасы ачыла һәм тарих фәннәре докторы Р.Хәйретдинов шушы кафедраның мөдире итеп билгеләнә. Хәзер дә галим әлеге кафедраны җитәкли. Бер үк вакытта Мәскәү дәүләт университеты каршындагы гуманитар фәннәр укытучыларының белемен күтәрү институтының Казан филиалы җитәкчесе.
Р.Хәйретдинов зур фәнни эш алып бара. Ул 200дән артык фәнни хезмәт авторы, биш китабы дөнья күрде. Фәнни хезмәтләре Казан, Мәскәү, Киев, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендә басылды. Галимнең хезмәтләре татарлар арасында милли-сәяси хәрәкәт, Татарстан дәүләте төзелеше, татар мәдәнияте тарихы, татарларның шәрык халыклары белән элемтәләре һәм башка актуаль темаларга багышланган.
Р.Хәйретдинов яшь галимнәр тәрбияләүгә һәм үстерүгә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә 15 фән кандидаты, 3 фән докторы хәзерләнде.
Фәнни-педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен 1991 елда Р.Г.Хәйретдиновка Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде. Ул Россия фәнни стипендиясе стипендиаты.
Хәйретдинов Рифкат Нури улы — милиция хезмәткәре, полковник.
1948 елның 29 маенда Курмала авылында туган. 1966 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1967-1969 елларда— Совет Армиясе солдаты.
Армия хезмәтен тәмамлагач Р.Хәйретдинов Алабуга шәһәрендәге милиция мәктәбенә укырга керә һәм аны 1971 елда уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетының читтән торып уку бүлегенә керә, хезмәтеннән аерылмыйча югары юридик белем ала.
Милиция мәктәбен тәмамлагач Мамадыш районы эчке эшләр бүлегенә җибәрелә. Монда аның хезмәте 1982 елга кадәр сузыла һәм ул социалистик милекне урлау белән көрәш инспекторы, тикшерүче, уголовный розыск бүлеге начальнигы баскычларын уза. Якташыбыз һәр постта үзен булдыклы, эшлекле, оператив, үз эшенә ихлас күңел белән бирелгән, кешелекле хезмәткәр, чын хокук сакчысы итеп күрсәтә.
Шушы күркәм сыйфатларын искә алып Р.Хәйретдинов 1982 елда Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнә һәм аны 1996 елга кадәр җитәкли. Аның эшчәнлегенең нигезенә салынган девиз нәкъ менә югарыда әйтелгән күркәм сыйфатлар. Әнә шуның белән гаять четерекле һәм мәшәкатьле милиция хезмәтендә югары нәтиҗәлелек белән озак еллар уңышлы эшли алды, хөрмәт казанды. Ул берничә медаль белән бүләкләнде.
Р.Хәйретдинов 1996 елда отставкага чыкты, Кукмара районы хакимиятендә юрист булып хезмәтен дәвам итә.
Кукмара эшчеләр поселогында яши.
Хәйретдинов Сәйфетдин Хәйретдин улы — хезмәт ветераны.
1933 елның 1 сентябрендә Югары Шубан авылында туган. 1947 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлап «Алга» колхозында эшли башлый. Һәр эштә үзен эш сөючән, башкаларны әйдәп баручы намуслы хезмәткәр итеп таныта. Шушы сыйфатларын күреп 1952 елның апрель аенда аны сөтчелек фермасына җитәкче итеп куялар. Шушы җаваплы хезмәттә ул берөзлексез 40 ел эшли.
С.Хәйретдинов җитәкчелек иткән чорда Югары Шубан фермасы район күләмендә иң нәтиҗәле эшләүче, алдынгы тәҗрибәне пропагандалаучы ферма коллективларының берсенә әверелде. Бу коллективтан бик күп алдынгы савымчылар үсеп чыкты. Аның җитәкчесе С.Хәйретдинов 1981, 1984 елларда районның иң хөрмәтле остазы, 1982 елда районның иң яхшы производствоны оештыручысы дип танылды, аның исеме районның Почет Китабына, рәсеме—Мактау Тактасына кертелде. Ул «Унберенче бишьеллак ударнигы».
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1984 елда аңа РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Хезмәттәшләре С.Хәйретдиновны берничә мәртәбә Шубан авыл Советы депутаты итеп сайладылар.
Ветеран Югары Шубан авылында яши.
Хәйретдинов Фәрит Гарәфетдин улы — галим, химия фәннәре кандидаты.
1947 елның 1 ноябрендә Түбән Кенә авылында туган. 1964 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан химия-технология институтына укырга керә. 1977 елда институтны тәмамлый һәм институтның азотның органик кушылмаларының химиясе һәм технологиясе факультетында эшкә кала. 1977-1980 елларда шунда ук аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлаган елда «Нитратлаштыру реакцияләрендә пиридиннарның реакциягә сәләте» дигән темага диссертация яклап, химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
Алга таба галимнең хезмәте шушы институтта фәнни һәм педагогик эшчәнлектә уза: 1985-1991 елларда—азотның органик кушылмаларының химиясе һәм технологиясе кафедрасы доценты, 1991 елдан—инженерлык факультеты деканы урынбасары.
Галим фәнни эзләнөләрен дәвам итә.
Хәйретдинов Фоат Гыйлаҗетдин улы — җирле үзидарә хезмәткәре.
1948 елның 23 июлендә Арбор авылында туган. Арбор урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чепья урта мәктәбендә укып 1966 елда урта белем ала. Шул ук елда шофер ярдәмчесе булып «Труд» колхозында хезмәт юлын башлый. 1967-1969 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән кайткач бер ел «Труд» колхозында комбайнер булып эшли. Чепья урта мәктәбенең комсомол оешмасы секретаре булып эшләп ала.
1971 елда Ф.Хәйретдинов хезмәт ияләре депутатларының Чепья авыл Советы депутаты, авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1976-1986 елларда «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозы партия оешмасын җитәкли. 1986 елда кабат Чепья авыл Советы рәисе булып сайлана һәм бүгенгәчә шушы авыр, мәшәкәтьле вазыйфаны башкара.
Җитәкче буларак Ф.Хәйретдиновка кыюлык, тәвәккәллек, компетентлык хас. Шушы сыйфатлары белән ул үзе җитәкләгән җирле үзидарәне социаль-мәдәни һәм җитештерү мәсьәләләрен хәл итүдә районда алдынгылар сафына бастыра алды.
Ф.Хәйретдинов җирле үзидарә җитәкчеләренең беренче Бөтенроссия съездында делегат булып катнашты. Ул халык депутатларының 14-15 чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды.
Хәйруллин Габдулла Хәйрулла улы — хәрби хезмәткәр, подполковник.
1903 елда Нөнәгәр авылында туган. Туган авылында мәдрәсәдә укый, Малмыж шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә белем ала. Үсмер чагы әтисе хуҗалыгында авыр крестьян хезмәтендә үтә.
1923 елда Г.Хәйруллин эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына һәм үз гомерен тулысынча социалистик Ватанны саклауга багышлый.
Бөек Ватан сугышын ул инде тәҗрибәле офицер булып каршылый, күп хәрби операцияләрдә катнаша, үлем белән күзгә-күз очрашкан моментлары да күп була, берничә мәртәбә яралана. Фронттагы батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр үткәннән соң аңа япон империалистларын тар-мар итүдә дә катнашырга туры килә. Сугыш зилзиләләре тынганнан соң да әле аны Халхин-Гол төбәгендә хезмәт итәргә калдыралар. Аннан соң озак еллар Ерак Көнчыгышта хезмәтен дәвам итә. Тыныч еллардагы хәрби хезмәте чорында җаваплы заданиеләрне уңышлы үтәгәне өчен 1951 елда илнең иң югары бүләге—Ленин ордены белән бүләкләнә.
1953 елда Г.Хәйруллин отставкага чыга һәм Казан шәһәренә кайтып урнаша. 1978 елда шушында вафат була. Кабере Яңа Бистәдәге татар зиратында.
Хәйруллин Галим Хәйрулла улы — совет һәм хуҗалык эшлеклесе.
1901 елның 7 маенда Нөнәгәр авылында туган. Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала, Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлый. 1919-1939 елларда Арча кантонында һәм Яр Чаллыда төрле финанс эшләрендә эшли. 1939-1942 елларда—Татарстан АССР авыл хуҗалыгы банкы управляющие. 1942-1944 елларда—Татарстан АССР Финанс халык комиссары.
1944 елда Морт районына (хәзер Алабуга районы) хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп җибәрелә һәм бу хезмәттә 1952 елга кадәр эшли. 1953-1956 елларда—Нурлат районында леспромхоз директоры була.
Кызганычка каршы, киң колачлы, сәләтле җитәкче булып өлгергән якташыбызның гомере озын булмый. Ул 1956 елның 27 апрелендә вафат була һәм Нурлат шәһәре зиратына җирләнә.
Г.Хәйруллинның балалары да киң фикерле, зыялы шәхесләр булып үсәләр. Олы кызы Дания озак еллар Казан шәһәрендә партия органнарында эшләде. Икенче кызы Рәмира—укытучы, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». Улы Альберт 26 ел хәрби хезмәт узган подполковник, тугыз дәүләт бүләге иясе. Ул Казахстанның Җизказган өлкәсендәге яңа ракета һәм атом коралларын сынау полигонында озак еллар сынау часте командиры урынбасары булып хезмәт итте.
Хәйруллин Лотфулла Хәйрулла улы — нефть сәнәгате ветераны.
1923 елның 27 мартында Нөнәгәр авылында туган. 1937 елда Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын кооперация системасында, сатучы булып эшләүче әтисенең ярдәмчесе булып башлап җибәрә. Тиздән Чутай авылы кибетендә үзе сатучы булып эшли башлый.
1940 елда Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТС каршында агротехниклар курсы үтеп 1941 елның сентябренә кадәр шушы МТСның агротехнигы булып эшли.
Л.Хәйруллин 1941 елның сентябрендә фронтка китә, сугышның иң фаҗигале башлангыч чорын кичерә. 1943 елның гыйнварында авыр яралана, госпитальләрдә озак дәваланганнан соң демобилизацияләнеп туган ягына кайта, Чепья МТСында өзелеп калган агротехник хезмәтен дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
1949 ел Л.Хәйруллин тормышында яңа борылыш алып килә—ул бәхет эзләп Урта Азия төбәгенә юнәлә. Берничә ел Үзбәкстан ССРның Ахунбабаев районында агротехник булып эшли. Шушында кичен укып урта белем ала.
Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерү башлангач ул 1952 елда Бөгелмәгә кайта һәм гомерен нефть чыгару эше белән бәйли. Беренче «Бөгелмәнефть» трестына оператор ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Тиз арада тәҗрибәле, оста оператор булып җитлегә, үзе яшьләр остазына әверелә, операторлар хәзерли башлый. Аның исеме Мактау Тактасыннан төшми, трестның «Иң яхшы һөнәр иясе» булып таныла һәм бу титулны озак еллар үзендә тота. 1971 елда нефть сәнәгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
Танылган якташыбыз 1996 елның декабрендә вафат була. Аның җәсаде Бөгелмә районының Кодаш авылы зиратына җирләнә.
Нефть чыгару остасы булган әтисенең эшен улы Вилсур дәвам итә. Ул Себердә «Ноябрьскнефтегаз» акционерлык җәмгыяте операторы, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре.
Хәйруллин Сәмигулла Хәйрулла улы — авыл хуҗалыгын коллективлаштыру хәрәкәте активисты.
1889 елда Нөнәгәр авылында туган. Авыл мәдрәсәсендә берничә ел укудан ары белем ала алмаган. Балачагы әтисе хуҗалыгында иген игеп, терлекләр карап үткән. Үсә төшкәч якташларына ияреп Донбасс шахталарына китә, күмер чаба. Колхозлашу еллары алдыннан туган авылына кайта һәм авылда оештырылган артельдә биш ел дәвамында мастер буларак бау иштерә, чыпта суктыра, кап үрдерә. Шушы хезмәтендәге уңышлары өчен ул чорда гаҗәеп булган бүләк—стена сәгате белән бүләкләнә (ул сәгать әле дә йөреп тора, үзенең төгәллеге белән гаҗәпләндерә).
С.Хәйруллин тиздән авылда оешкан «Шәмгун» колхозына керә. Ул монда да иң алдынгыларның берсе була. Күп тә үтми, аны бригадир итеп билгелиләр. 1932 елда аның бригадасы районда иң югары уңыш алуга ирешә. Бригадир район Советы башкарма комитеты тарафыннан бүләкләнә. 1933 елның февралендә С.Хәйруллин колхозчы-ударникларның беренче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнаша. Шул ук елның маенда социалистик кыр батырларының Татарстан съезды делегаты була.
С.Хәйруллин гомере буе күмәк тормыш идеалларына турылыклы булып кала. Күп һөнәр иясе буларак колхоз төзелешләрендә катнаша, кызыклы остаз буларак күп яшьләрне үз һөнәрләренә өйрәтә.
Үзе турында якты истәлекләр, игелекле балалар калдырып 1964 елның 20 декабрендә вафат була.
Хәйруллин Сәүбән Хәйрулла улы — хезмәт ветераны.
1944 елның 20 августында Арча районының Сәрдә авылында туган. 1958 елда Балтач урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый. 1962 елда шушында кичке мәктәптә укып урта белем ала. Хезмәт юлын колхозда эшләп башлый. 1961-1965 елларда Балтач промкомбинатында слесарь булып эшли. Аннан соң ике ел Балтач мәдәният йорты директоры була.
1967 елда С.Хәйруллин әле оешып килүче хуҗалыкара төзелеш оешмасына килә.Аның алдагы барлык хезмәт юлы менә шушы данлы хезмәт коллективына багышлана. Ул мастер буларак катлаулы һәм мәшәкатьле төзелеш эшен оештыруга, аны матди һәм техник тәэмин итүне җайга салуга үзенең бөтен тырышлыгын куеп эшләде. С.Хәйруллинның кул һәм җан җылысы салынган төзелеш объектларын районыбызның һәрбер авылында табарга мөмкиндер. Ул үзенең төгәллеге, игътибарлылыгы, тыйнаклыгы, ихласлыгы белән яшьләр өчен үрнәк булды.
Авыл төзелешен үстерүгә куйган олы хезмәтләре өчен С.Хәйруллинга 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде.
2003 елның 18 гыйнварында вафат булды.
Достарыңызбен бөлісу: |