Фәрхетдинова Фирдәүсә Фәрт кызы — сәнәгатьче.
Сосна авылында 1956 елның 15 августында туган. Сосна мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлап туган авылында колхоз производствосында эшли башлый.
Ф.Фәрхетдинова 1976 елда Балтач мех әйберләр тегү фабрикасына килә, кисүче һөнәрен үзләштерә. 1977 елда мамык түшәү цехында контролер, 1978 елда—цехның мастеры. 1981 елда ул җитештерү-технология бүлеге начальнигы итеп билгеләнә, ә 1982 елдан— мех фабрикасының баш инженеры. 1989 елда аңа Балтач мех әйберләре тегү фабрикасының директоры вазыйфалары тапшырыла.
Яңа директор фабрикага җитәкчелек иткән чор гадәттән тыш авыр, буталган, икътисадый киеренкелек елларына туры килде. Шушы елларда предприятиене акционерлаштыру тормышка ашырылды. Чор кыенлыкларын җиңеп, җитештерүне туктатмыйча, кешеләрне эшсез калдырмыйча, коллектив җирле промышленность тармагының әйдәп баручыларының берсе булып калды һәм җитәкченең булганлыгы белән бу хәләт соңгы елларга кадәр сакланды. Җитәкче буларак Ф.Фәрхетдиновага үзенә һәм кешеләргә карата таләпчәнлек, тынгысызлык, туктаусыз эзләнү, заман сулышын тою һәм аңа яраклаша белү, перспектив фикерләү кебек күркәм сыйфатлар хас. Кешеләрнең көндәлек тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары, хезмәт шартларын яхшырту турында даими кайгыртучанлык күрсәтте, гамәли чаралар күрергә омтылды.
1981 елда читтән торып Казан җиңел промышленность техникумын, 1985 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлады.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган җиңел промышленность хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Фәсхетдинов Фәләхетдин Фәсхетдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1914 елның 20 апрелендә Көек авылында күп балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгән. Алты яшь тулганда әтисе, Гражданнар сугышы чорында ачлык, ялангачлык, авырулардан кечкенә килеш дүрт абыйсы берәм-берәм үлеп китә. Ул бердән-бер таяныч, ир бала булып өч апасы, сеңлесе белән әнисе карамагында үсә. Бик яшьли авыр хезмәткә чума. 1930-1935 елларда кышкы-язгы чорда чит төбәкләргә чыгып та төзелеш эшләрендә эшли.
1939 елда Балтач МТСы каршында тракторчылар хәзерләү курсларын үтә һәм районыбыз басуларында тракторда эшли.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана—ике ай элек кенә өйләнеп тормыш корып җибәргән Фәләхетдин 1941 елның 26 августында фронтка китә. Коточкыч Суслонгер лагерында хәрби хәзерлек үтә. Аннан соң Мәскәү астында, Днепрны кичүдә, Польша җирләрен азат итүдә, башка авыр сугыш операцияләрендә катнашып, сапер-инженерлык, мотоинженерлык частьлары белән озын сугышчан юл үтә. Аңа күперләр салырга да, аларны сакларга да, тимер юллар төзәтергә дә, автомат алып дошман белән капма-каршы торып сугышырга да туры килә. Аның сугышчан юлының михнәтләрен өч мәртәбә яралануы, ике контузия алуы гына да ачык аңлата. Һәм батырлыклары өчен бирелгән Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Ике Кызыл Йолдыз орденнары, ике «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. күп медальләре күпне сөйли.
Җиңү көнен Кенигсбергта каршылый ул. Туган авылына 1945 елның ноябрендә кайта һәм тыныч хезмәткә чума. Гади колхозчы да, бригадир да, ферма мөдире дә булырга туры килә. Хезмәттәге фидакарьлеге өчен дә берничә медаль белән бүләкләнә. Почетлы колхозчы исеме биреп озаталар үзен лаеклы ялга Ленин исемендәге колхоз членнары.
Фәләхетдин абый хатыны Ситдика белән җиде бала үстереп, барысына да югары белем биреп тормыш юлына озата.
Күркәм һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән батыр якташыбыз 1999 елның 10 гыйнварында вафат булды.
Фәтхерахманов Әдһәм Фәтхерахман улы — хезмәт ветераны.
1939 елның 6 октябрендә Кенәбаш авылында туган. 1955 елда Кенә мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала, колхозда атлы йөк ташучы булып эшли. 1958-1961 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән ул кабат туган авылына кайта. 1962 елда Үрнәктә һөнәри-техник училищеда укый һәм киң профильле механизатор һөнәре ала. Училищены тәмамлаган көннән башлап лаеклы ялга киткәнче Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшләде. Аның шушы авыр һәм игелекле хезмәткә багышлаган гомер юлы 35 елга тула. Хезмәте дәвамвында ул һәрвакыт колхозның һәм районның иң алдынгы механизаторлары сафында булды. Күп мәртәбә районның алдынгылар җыеннарында катнашты, аның сәхнәсенә күтәрелеп район хакимиятенең Мактау таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр алды. Алдынгы механизатор буларак рәсеме районның Мактау Тактасына куелды.
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Ә.Фәтхерахманов 1975 елда Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде. 1989 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Хезмәттәшләре һәм авылдашлары Ә.Фәтхерахмановны унбишенче чакырылыш район Советы, өч мәртәбә Карадуган авыл Советы депутаты итеп сайладылар.
Ветеран туган авылы Кенәбашта яши.
Фәтхетдинов Кәшфеләсрар Фәтхетдин улы (Кәшфеләсрар бине Фәтхетдин бине Габделваһһаб бине Ишмөхәммәт бине Миңлеш) — дин эшлеклесе, мөгаллим.
1853 елда Пыжмара Пүчинкәсе (хәзер Мари Иле Республикасы Мари-Төрәк районы җирлегендә) авылында дөньяга килә. Әтисе Пыжмарадан күчеп килеп бу авылга нигез салучыларның берсе, мулла. Пыжмарада мәдрәсәгә йөреп укырга-язарга өйрәнгән, дин нигезләрен үзләштергән. Казанда, Әстерханда, Бохарада күренекле имамнар хозурында белем һәм тәрбия алган.
Унтугызынчы гасыр ахырында төрле сәбәпләр аркасында Шәркый Төркстанга (хәзер Кытай Халык Республикасының Синцзян-Уйгур Автономияле өлкәсе) татарлар күпләп күченеп килә. Алар арасында инде ир уртасы булган, тирән белем туплаган Кәшфеләсрар да була. Үзләренең фикер киңлекләре һәм һөнәрле булулары белән мондагы күпмилләтле халык арасында әйдәп баручы булган татарлар Голҗа шәһәрендә үзләренең мәчетләрен төзиләр һәм мәхәлләләренә имам итеп Кәшфеләсрар хәзрәтне чакыралар. Тиздән ул мәчет каршында татар мәктәбе ачып җибәрә. 1911 елда Иж-Буби мәдрәсәсе ябылып эзәрлекләүләр башлангач, Габдулла Буби да шушы якка килеп чыга. Аның ярдәме белән бу мәдрәсә 1913-1914 елларда яңа ысуллы зур җәдиди уку йортына әверелә—анда татар балалары белән бергә уйгур, кытай, казах, үзбәк һәм башка халык балалары да белем алалар. Шулай итеп, Кәшфеләсрар хәзрәт Голҗа шәһәре һәм аның әтрафындагы авыллар халкының танылган рухи җитәкчесе, лидеры булып китә, 57 ел буе имам, мөдәррис, мөгаллим, казый вазыйфаларын башкара.
Кәшфеләсрар бине Фәтхетдин мондагы эшче халыкның хокукларын яклау буенча да зур эш алып бара. Эреле-ваклы предприятиеләрдә хезмәт шартларын яхшырту чаралары үткәрүгә, иң зур предприятиеләрдән булган Мусабаевларның күн эшкәртү заводы эшчеләре өчен атналык мәҗбүри ял көне булдыруга һ.б. ирешә.
Аның шәкертләре арасыннан күп кенә күренекле кешеләр үсеп чыга. Алар соңыннан Синцзян-Уйгур Автономияле өлкәсен оештыруда, аңа җитәкчелек итүдә беренчеләрдән булалар. Казан университеты профессоры, танылган галим, академик Миркасыйм Госманов та аның шәкертләреннән.
Кәшфеләсрар хәзрәт 1957 елның 29 мартында йөз яшькә берничә ел гына җитмичә, күп балалар һәм дистәләгән оныклар калдырып вафат була, гомерен багышлаган Голҗа шәһәренең татар зиратында җирләнә. Аның җеназасына тирә-яктан ун меңнән артык кеше җыйналганы мәгълүм.
Фәхретдинов Габдрахман Фәхретдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны, һөнәр остасы.
1901 елның 26 мартында Балтач авылында туган. Габдрәүф хәзрәткә мәдрәсәгә йөреп белем алган. Атаклы балта остасы булган әтисе һәм абыйсы белән бергә, аларга ярдәм итешеп үсеп, үзе дә балта остасы, столяр булып җитлегә. Арбаш авылындагы арба-чана ясау фабрикасында, Балтач МТСында, ягулык хәзерләп сату оешмасында һ.б. урыннарда эшли. Һәркайда аның вазыйфасы агач эшкәртү, аңа җан өрү була. Йөк арбалары, җиңел арбалар, чаналар ясый, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтә, ә буш вакытында үзе ясаган инструментлар белән трәзә йөзлекләре, капка-койма бизәкләре, нәфис мебель, җиһазлар ясый. Ул ясаган агач бизәкләр үзләренең нәфислеге, мәгънәлелеге, әкияттәге кебек сихри һәм җанлы булулары белән кешеләрне сокландыра, таң калдыра. Казан ягыннан Балтачка кергәндә һәркемне көлеп каршы ала торган Габдрахман останың йорты нәкъ сәнгать әсәре иде.
Г.Фәхретдинов Бөек Ватан сугышына алынгач та үз һөнәреннән аерылмый, җимерелгән күперләрне, оборона корылмаларын төзәтү бригадасына җитәкчелек итә. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.
Габдрахман Фәхретдинов Балтач төбәгендә оста гармунчы буларак та билгеле. Тальян гармуннарның телен аның кебек тирән һәм самими аңлаучы кешеләр сирәк булгандыр. Балтач өлкәннәре үз яшьлекләрендәге сабан туйларын нәкъ менә Габдрахман абзыйның тальяны моңнары аша искә алалар. Үзенең балаларын да һөнәрле, моңлы-гамьле җанлы, зыялы шәхесләр итеп үстерә ул. Дистәләгән агач эше осталары хәзерләп калдырды.
1987 елның 9 сентябрендә Балтачта вафат булды. Кабере Балтач авылы зиратында.
Фәхретдинов Газиз Фәхретдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1921 елның 15 маенда Шеңшеңәр авылында туган. Хезмәт биографиясе 1936 елда, Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң башлана. Ул колхозда бригада эшләренә йөри. 1939 елда ветеринария фельдшерлары хәзерли торган берьеллык курсларда укый һәм Чепья ветлечебницасына эшкә җибәрелә. Бераздан җитәкчесез калган Смәел ветпунктына мөдир итеп билгеләнә.
1940 елда Г.Фәхретдинов Кызыл Армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алгы сызыкта була. Аның сугышчан юлы гаять озын—ул 1946 елның көзенә кадәр дәвам итә. Ленинград, Воронеж, Көньяк-Көнчыгыш фронтлары составында сугыша, дүрт мәртәбә яралана. Соңгы яралануы Австрия җирендә була һәм аның сугышчан юлы шушында тәмамлана. Армиядән икенче группа инвалид булып демобилизацияләнә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак һәм Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
Г.Фәхретдиновның сугыштан соңгы эшчәнлеге тулысынча ветеринария хезмәтенә багышлана. Башта ул колхозда ветфельдшер була. 1950-1954 елларда Буа ветеринария техникумында укый. Аны тәмамлап кайткач туган авылындагы Буденный исемендәге колхозда зоотехник булып эшли. 1956-1979 елларда—Смәел ветпункты мөдире. Хезмәтенең ахыргы елларында Шаумян исемендәге колхозның ветеринария фельдшеры булды.
Терлек авыруларына каршы көрәштә Г.Фәхретдинов җитәкчелек иткән Смәел ветпункты районда гына түгел, республика күләмендә алдынгыларның берсе булды. 1972, 1974, 1975, 1976 елларда республика күләмендә үткәрелгән конкурслар нәтиҗәләре буенча пункт беренче һәм икенче урыннарны алды, «Иң яхшы ветеринария учреждениесе» дипломнары белән бүләкләнде.
Г.Фәхретдинов кайда гына булмасын җәмәгать эшләрендә гаять актив булды—сугыш чорында батальон комсоргы, Буа техникумында укыганда техникумның комсомол оешмасы секретаре, ВЛКСМның Буа район комитетының бюро әгъзасы, колхозда исә партия оешмасы секретаре.
Бүгенге көндә лаеклы ялда, Смәел авылында яши.
Фәхретдинов Равил Габдрахман улы — галим, археолог, тарих фәннәре докторы, язучы.
1937 елның 14 мартында Кариле авылында туган. Балачагы, үсмер һәм егет чоры Балтач авылында үтә. Шушында урта мәктәп тәмамлый, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли. Балтач урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта. Балтач мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, композитор И.Хисамов җитәкләгән тынлы оркестр һәм хорда актив катнаша, шул хор составында 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. И.Хисамов Казанга киткәч тынлы оркестрның җитәкчесе була.
1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Монда да үзешчән сәнгатьнең үзәгендә була—башта факультет, аннары институтның татар хорына җитәкчелек итә. Икенче курста Тукай, аннан соң Ленин стипендиаты була. Студентларның фәнни түгәрәгендә актив катнашып үзен фән юлына әзерли. Ел саен җәйге чорда СССР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология экспедициясендә отряд җитәкчесе булып катнаша, йөзләрчә яңа археологик истәлекләр табып өйрәнә. Шулар хакында студентлар түгәрәгендә, студентларның Бөтенсоюз археологик конференцияләрендә докладлар ясый, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.
Институтның татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл диплом белән тәмамлагач 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада укый. Аның фәнни җитәкчесе күренекле археолог А.Х.Халиков була. Аспирантураны тәмамлап 1966-1996 еллар дәвамында шушы фәнни үзәктә кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр булып эшли. Эзләнү отряды җитәкчесе булып ел саен археологик экспедицияләргә йөри, төрле тарихи чорларга, археологик культураларга караган меңнән артык истәлек табып өйрәнә, аларны фәнни әйләнешкә кертә. 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыклары туплый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе бенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.
Р.Фәхретдинов—Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, ул 200гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр катаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. Ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгарды. Бу ифрат кыйммәтле, бай академик басма фәндә беренче тапкыр эшләнде. Басманың авторы Р.Фәхретдинов СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. Бүгенге көндә галим институтның планына кертелгән бөтен татар халкының алтынчы-егерменче йөзләргә караган тарихи-мәдәни мирасы истәлекләренең академик Корпусын төзү белән мәшгуль. Бу шулай ук тарих һәм археология фәнендә беренче тапкыр башкарыла торган ифрат кирәкле эш.
Р.Фәхретдинов халкыбыз тарихын җентекләп тикшереп фәнни басмаларда дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язуны, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да. Халкыбыз тарихы, җыр-моңы, гамәли сәнгате турында матур әдәби тел белән язылган китаплары бар аның— «Җырчы», «Ташлар моңы», «Кичке азан» әнә шундыйлардан. Менә шушы өч китабы һәм әдәби публицистикасы өчен ул бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.
Р.Фәхретдинов яшьлегендәгечә һаман да актив җәмәгать эшендә. Инде узып киткән гасырның туксанынчы елларында милли хәрәкәттә кайнады, Сөембикә манарасына ай кую мәсьәләсен күтәрүчеләрнең иң беренчеләреннән булды. Сосна Пүчинкәсе авылында Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен тәгаенләүне һәм аңа таш куйдыруны оештырды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы тарихи «Мирас» комиссиясенең рәисе.
Галим бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш гыйльми хезмәткәр булып эшли. Ул берничә гыйльми совет әгъзасы, чын фидакарьлек күрсәтеп «Татар археологиясе» журналын чыгара. Туган ягының чын патриоты буларак бүген ул «Балтач тарихы»н язу белән мәшгуль.
Р.Г.Фәхретдиновның фәнни эшчәнлеге югары бәясен алды. Ул Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты. Галимнең улы Раил дә бүген әтисе эзеннән бара, ул—тарих фәннәре кандидаты.
Фәхретдинов Ярхәметдин Фәхретдин улы — хезмәт ветераны.
1929 елның 10 июнендә Куныр авылында туган. Куныр мәктәбендә укып башлангыч белем ала. Хезмәт юлын туган авылында колхозда башлый. Ясалма орлыкландыру технологы белгечлеге ала. 1960 елдан 1989 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче «Якты юл» колхозында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы булып эшләде.
Колхоз нәселле таналар үрчетү буенча специальләшкән хуҗалык булганлыктан, ясалма орлыкландыру технологыннан зур төгәллек, җентекле һәм фән таләпләренә җавап бирердәй хезмәт таләп ителде. Бу җәһәттән Я.Фәхретдинов үз эшен һәрвакыт зур җаваплылык тоеп башкарды, районның иң алдынгы белгечләре сафында булды. Аның хезмәт тәҗрибәсе Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә пропагандаланды. 1971 елда ул күргәзмәнең бронза, 1978 елда—алтын медале белән бүләкләнде.
1983 елда уңган терлекчегә Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән олы исем бирелде.
Хезмәт ветераны 2000 елның 19 мартында туган авылы Кунырда вафат булды.
Федорова Любовь Ивановна — хезмәт алдынгысы.
Иске Торҗа авылында 1956 елның 16 февралендә туган. 1973 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап урта белем ала. Хезмәт юлын шул ук елда Сизнер башлангыч мәктәбе укытучысы булып башлый. 1974 елда гаилә кору сәбәпле Мельничная авылына килә. Шушы елдан башлап «Труд» колхозының мөгезле эре терлек фермасында эшли. Бүгенге көндә ул—яшь бозаулар үстерүдә. Үзенең тырышлыгы, ихласлыгы, үз эшенә намуслы каравы белән югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Аның хезмәте күп мәртәбә колхоз идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бәяләнде. Бүләкләренең иң саллысы—2003 елда бирелгән Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем.
Бүгенге көндә инде Любовь Андреевна белән янәшәдә аның игелекле эшен кызы дәвам итә.
Фейсханов Камил Рафек улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1957 елның 25 апрелендә Горький өлкәсенең Красный Октябрь районы Уразовка авылында туган. Гомуми белемне Питрәч районында ала башлаган, урта мәктәпне 1974 елда Балтачта тәмамлый. Шул ук елны Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны 1979 елда кызыл диплом белән тәмамлый, галим- агроном белгечлеге ала.
1979-1981 елларда Апас районының Крупская исемендәге колхозында баш агроном була.
1981 елда К.Фейсханов Буа районында тәҗрибә кыры оештыра, игенчелекне чын мәгънәсендә фәнни нигезгә кую үрнәген булдыра, бай тәҗрибә туплый. Ун ел дәвамында өлкән фәнни хезмәткәр сыйфатында бу тәҗрибә кырының эшчәнлеген бөтен республика күләмендә таныта.
Селекция өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган белгеч буларак 1991 елда үрнәк тәҗрибә хуҗалыгы—«Кыят» совхозына директор итеп билгеләнә. Авыл хуҗалыгы культураларының күп кенә яңа сортларын районлаштырып, республика колхоз – совхозларын элита сортлы чәчүлек орлык белән тәэмин итеп гаять нәтиҗәле эш башкара.
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен К.Р.Фейсхановка 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелде. Шул ук елда ул Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең махсус бүләге—алтын сәгать белән бүләкләнде. Аңа россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Мактау Грамотасы тапшырылды. 1992 һәм 1996 елларда халык депутатларының Буа район Советына депутат итеп сайланды.
Бүгенге көндә Буада социаль иминият компаниясе управляюшие.
Фейсханов Рафек Абдулла улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында 1933 елда туган. Шунда урта белем алган. 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап галим–агроном белгечлеге ала һәм Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозында район орлык хуҗалыгының агрономы булып эшли башлый. 1960 елдан—шушы ук районның «Знамя Ленина» колхозы рәисе. 1963 елда аны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Берничә айдан идарәнең начальнигы була.
1965 елда Р.Фейсханов авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып Балтачка килә. Монда ул 1969 елга кадәр эшли һәм Минзәлә районына шушы ук эшкә күчерелә.
Балтач районы коммунистлары 1970 елда Р.А.Фейсхановны КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Бу югары постта ул 1978 елның җәенә кадәр эшләде һәм районыбыз халкы күңелендә гаять тирән, якты хәтирәләр калдырды. Сүнмәс энергияле, оптимист, чиста күңелле кеше буларак үз тирәсенә шундый сыйфатларга ия булган сәләтле кешеләрне туплый, аларны зур масштаблы эшләргә рухландыра белде. Һәрвакыт хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен беренче планга куйды. Ул җитәкчелек иткән чорда зур социаль–мәдәни, халыкның көндәлек тормыш–көнкүреше белән бәйле мәсьәләләр уңышлы хәл ителде: район авыллары каты түшәүле юллар белән тоташтырылды, авылларда яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, сәүдә, медицина, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары күпләп төзелде. Ул һәркайда эш шартларын яхшырту, халыкның сәламәтлеген саклау, җитештерү культурасын күтәрү мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тотты. Бу чорда дистәләгән яңа производство объектлары үсеп чыкты. Боларның нәтиҗәсе буларак продукция җитештерү үсте. Район шушы чорда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча республика күләмендә әйдәп баручылар сафына басты.
1978-1983 елларда Р.А.Фейсханов КПССның Буа райкомының беренче секретаре булып уңышлы эшләде. 1983 елдан—ТАССР Министрлар Советы каршындагы авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү һәм сыйфат Дәүләт инспекциясенең баш Дәүләт инспекторы, 1986 елдан—Дәүләт ашлык инспекциясенең Татарстан идарәсе начальнигы булды.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе орденнары, медальләр белән бүләкләнде. Балтач сайлаучылары аны сигезенче һәм тугызынчы чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайладылар. Ул КПССның Татарстан өлкә комитеты членлыгына кандидат, КПСС өлкә комитеты члены булып сайланды.
1990 елның 11 июлендә фаҗигале рәвештә һәлак булды.
Филиппов Емельян Филиппович — дин эшлеклесе.
1880 елда Мамадыш өязенең Владимир авылында туган, керәшен. 1880 елда Казанда укытучылар семинариесен тәмамлый һәм Апаз авылындагы миссионерлык мәктәбендә укыта башлый. 1884 елда Мамадыш өязенең Юкачы авылы чиркәвенә священник итеп билгеләнә. 1889 елның 9 февралендә аны священник И.П.Цветков үлгәннән соң ятим калган Кече Лызи чиркәвенә священник итеп җибәрәләр. Ул болгавыр Октябрь революциясе елларына кадәр шушында хезмәт итә.
Е.Ф.Филиппов удмурт телен яхшы белә, миссионерлык эшенә зур игътибар бирә. Миссионерлык эше турында күп мәкаләләр язып бастыра, дини китапларны удмурт теленә тәрҗемә итә.
Хатыны —рус кызы Мария Саввична белән алар биш кыз һәм бер малай үстерәләр. Алар барысы да Казандагы епархиальное училищеда укыйлар һәм укытучы булып китәләр. Кече Лызида 1872 елда Апаз священнигы А.С.Миропольский инициативасы белән дини земство мәктәбе ачыла. Емельян Филиппов 1901 елда прихожаннар хисабына шул мәктәп өчен махсус йорт төзетүгә ирешә һәм аның бер кызы Мария шушы мәктәптә укыта. Икенче кызы Анастасия Дорга авылындагы шундый ук мәктәптә укытучы була. Башка балалары да төрле төбәкләрдә миссионерлык эшендә булалар.
Рухани буларак хезмәтләре өчен 1889 елда аңа Архипастырская дарность бүләк ителә,1903 елда скуфья белән бүләкләнә.
Филиппова Зоя Захаровна — хезмәт ветераны.
Сырья авылында 1937 елның 16 февралендә туган. 1952 елда Чепья урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң туган авылындагы сыер фермасына савымчы булып эшкә килә һәм 1969 елга кадәр шушы хезмәттә була, үзен савым остасы итеп таныта.
Колхозларда специльләшү процессы бару сәбәпле Сырья фермасы дуңгызчылыкка специальләшә һәм З.Филиппова дуңгызлар симертүдә эшли башлый. Алдынгы тәҗрибә учагы булып танылган Сырья дуңгызчылык фермасының уңышларында аның лаеклы өлеше бар.
Фидакарь хезмәтләре өчен З.З.Филиппова 1984 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде. 1989 елда аңа Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Филиппова Мария Емельяновна — мәгариф хезмәте ветераны.
1884 елның 17 июнендә Арча районының Апаз авылында туган. Кече Лызи чиркәве священнигы Е.Ф.Филипповның кызы. Әтисеннән башлангыч дини һәм дөньяви белем ала. 1902 елда Казанда укытучылар семинариесен тәмамлый. Аны Сарапул шәһәренә укытучы итеп җибәрәләр. Ике елдан туган якларына әйләнеп кайта һәм Кече Лызи авылында балалар укыта башлый—1931 елга кадәр шушы хезмәтеннән аерылмый.
1931 елда М.Филиппова Арча районының Чулпан авылына башлангыч мәктәп мөдире итеп җибәрелә. Монда ул унбер ел эшли. 1942 елда кабат Кече Лызи мәктәбенә кайта. Хезмәт юлының соңгы елларында Балтач урта мәктәбенең башлангыч классларында укытты.
Халык мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.Е.Филиппова 1949 елда Ленин ордены белән бүләкләнде. Аңа Татарстан АССРның атказанган укытучысы исеме бирелде.
М.Е.Филиппова 1966 елның 4 гыйнварында үлде.
Достарыңызбен бөлісу: |