Балтач энциклопедиясе



бет1/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26

Балтач

энциклопедиясе




Төзүче-мөхәррире

Гарифҗан Мөхәммәтшин
1 китап


Фамилияләре М – Я хәрефләренә башланган танылган шәхесләребез турында
_______________________________________

Кереш сүз
Сезнең кулыгызда районыбыз тарихына багышланган беренче саллы хезмәт. Шагыйрь М.Миншин танылган композиторыбыз Сара Садыйкова көйгә салган шигырендә:

Таш өстендә гөлләр үстерерлек

Кешеләрең синең, Балтачым!

—дип язган иде. Бу хезмәт—«Балтач энциклопедиясе» дип исемләнгән һәм ике китаптан торачак хезмәтнең беренче китабы— Балтач кешеләре, үз куллары, үз акыллары, үз фидакарьлекләре белән илебезне бизәгән, районыбызны данлаган шәхесләр турында. Аларның эшләре чыннан да сокланырлык. Без алар белән һәркайда, һәрдаим очрашабыз. Инде ерак тарихыбызга караган Батырша, Пугачев яуларында, болгавыр революция, гражданнар сугышы зилзиләләрендә, Бөек Ватан сугышы фронтларында, егерменче гасырның бөек төзелешләрендә-вакыйгаларында…Ерак Америкада һәм Япониядә, эссе көньяк илләрендә һәм салкын төньякта… Сәнәгатьтә, сәнгатьтә, фәндә, әдәбиятта, дини хәрәкәттә, эшмәкәрлектә, спортта… Язмыш җилләре кая гына илтеп ташласа да балтачлыларның үз йөзе, үз фикере, үз сүзе бар. Алар вакыйгаларның уртасында, көрәшнең алгы сафында.

Бу китапта сез балтачлыларның иң күренеклеләренең тәрҗемәи хәле, данлы эш-гамәлләре турында тәфсилле мәгълүмат табарсыз.

Билгеле, бу мәгълүматларны туплау четерекле, авыр, катлаулы эш. Ул эш озак барды һәм хәзер дә дәвам итә. Шушы игелекле эшкә үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә, беренче чиратта китапны хәзерләүдә актив катнашкан Рәфхәт Зарипов, Бакый Зыятдинов, Дания Кәлимуллина, Гарифҗан Галиев, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Әхәт Фазылҗанов кебек туган якны өйрәнүче энтузиастларга, җирле үзидарә Советлары хезмәткәрләренә, укытучы-тәрбиячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтнең иң олысы тиеш, әлбәттә. Шулай ук тарихи мәгълүматлар туплауда, аларны тәгаенләүдә зур булышлык күрсәткән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинга, тарих фәннәре кандидатлары Рамил Хәйретдиновка, Радик Салиховка эчкерсез рәхмәт хисләребезне ирештерәбез. Аларның ярдәменнән башка бу хезмәт була алмас иде.

Районыбыз тарихын барлау һәм өйрәнү эше дәвам итә. Бүгенге көндә икенче китап язылып ята. Ул тулырак, мәгълүматлар саллырак булсын өчен райондашларыбызның ярдәме бик тә кирәк. Районыбыз, аның кешеләре, авыллары, хезмәт коллективлары тарихына бәйле вакыйгалар турында үзләрендә булган мәгълүматларны, истәлекләрне биргән һәркемгә без тирән рәхмәтле булыр идек. Кемдәдер истәлекле язмалар, фоторәсемнәр, документлар бардыр, әти-бабайлардан калган язмалар сакланадыр. Аларның һәркайсы булачак китапны кызыклырак, гыйбрәтлерәк, файдалырак итәр иде. Без сездән хәбәрләр көтәбез.

Билгеле, сезгә тәкъдим ителгән бу китапта тулы булмаган җирләр дә, хаталар да бардыр. Монда урын алырга тиеш булып та, керми калган шәхесләребез дә юк түгелдер. Хезмәтнең үзенчәлеген исәпкә алып укучыларыбыз ул кимчелекләрне гафу итәрләр дигән ышанычта калабыз. Сезнең фикерләрегез киләчәктә ул кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Халкыбызның бик тә гыйбрәтле бер сүзе бар. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк»- ди ул. Без сезгә мөрәҗәгать итәбез—туган ягыбызның киләчәге матур булсын өчен аның үткәнен бергәләп өйрәник, бергәләп барлыйк.

Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач авылы, Ибраһимов урамы, 19 йорт. Г.С.Мөхәммәтшинга.

Телефон— 25917, 8-9172-714956

М
Мадъяров Нәҗип Гәрәй улы — шагыйрь, журналист.

1928 елның 3 мартында Әтнә районының Кызыл Утар авылында туган. Хезмәт юлын ул 1943 елда туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң гади колхозчы булып башлый, аннан соң колхозда хисапчы була. 1950-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Балачактан ук район һәм республика газеталарына үзенең туган авылы, аның кешеләре, аларның эше һәм тормышы турында җылы итеп язылган мәкаләләр бастыра. Менә шушы каләмгә хиреслек аны 1957 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына китерә. 1960 елда ул читтән торып уку бүлегенә күчә, 1963 елга кадәр Кызыл юл районында район исемен йөрткән газетада, аннан соң «Коммунизмга» дигән яңгыравык исем йөрткән Арча район газетасында хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1965 елда Балтач районы Арчадан аерылып кабат мөстәкыйль район булып яши башлагач, Н.Мадъяров «Хезмәт» газетасына җибәрелә. Шушында ул унбиш ел дәвамында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшли. Аның райондашларыбыз турындагы төпле, җылы мәкаләләре өлкән буын вәкилләре күңелендә әле дә якты истәлек булып саклана. Хезмәттәшләренә һәм, гомумән, кешеләргә игътибарлылыгы, җаваплылыгы, төгәллеге белән шәхес буларак та үзе турында якты истәлекләр калдырды.

Н.Мадъяров яшьтән үзенчәлекле, самими шигырьләре белән әдәбиятыбызга килгән талантлы шагыйрь. Аның үтә җылы лирик шигырьләре, балалар өчен язылган әсәрләре, үзе туплаган халык иҗаты үрнәкләре ике дистәдән артык китаплары аша укучыларына иреште.

1991 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Н.Г.Мадъяров гомеренең соңгы чорын Чаллы шәһәрендә яшәде һәм әдәби иҗатка багышлады. Аның гомер юлы шушында 2002 елның 15 апрелендә өзелде. Туган авылында җирләнде.
Мазһаров Әхмәт Мазһар улы — галим, техник фәннәр докторы, академик.

1943 елның 1 гыйнварында Сосна авылында туган. 1959 елда Балтач мәктәбендә урта белем алып чыга. 1964 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1965 елда Куйбышев шәһәрендәге синтетик спирт заводында аппаратчы булып башлый. Смена башлыгы, цех начальнигы урынбасары була. 1968 елда Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институты аспирантурасына керә, аны 1970 елда фән кандидаты диссертациясе яклап тәмамлый.

1984 елда Ә.Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 елдан—профессор. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең хакикый әгъзасы (академигы) итеп сайланды. Ул 1972 елдан Казандагы Бөтенроссия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире. 1977 елдан әлеге институтның директоры урынбасары, 1991 елдан—директоры. Галим «Нефтехимия» фәнни журналының редколлегия әгъзасы, нефть эшкәртү һәм нефтехимия проблемалары буенча Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми советы рәисе.

Академик Ә.М.Мазһаровның хезмәтләре углеводород чималын күкерттән чистарту процесслары өчен катализаторлар булдыруга юнәлтелгән. Матбугатта басылган йөздән артык фәнни хезмәт, күп кенә уйлап табулар, патентлар авторы. Дөньяда беренче булып Ә.Мазһаров тәкъдим иткән Тенгиз нефтен селектив демеркуризацияләү процессын АКШның «Шеврон» кампаниясе 1995 елда производствога кертте.

Зур практик әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләре өчен Ә.М.Мазһаров 1988 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1990 елда Татарстан Республикасының атказанган химигы исеме бирелде.1998 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Манашев Петр Николаевич — авыл хуҗалыгы белгече.

1948 елның 11 июлендә Югары Ушма авылында туган. Кече Лызи урта мәктәбен тәмамлагач Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый. 1967-1969 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армиядә хезмәт итеп кайткач—шул ук Ленин исемендәге колхозда шофер. 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном белгечлеге ала. 1972-1978 елларда—колхозның орлыкчылык агрономы. Аннан соңгы өч ел дәвамында—комплекслы бригада бригадиры.1975-1980 елларда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм галим-агроном белгечлегенә ия була.

П. Манашев 1981 елда Удмурт Республикасына китә һәм Глазов районының «Понинский» совхозында баш агроном, аннан соң совхозның партия оешмасы секретаре булып эшли.

Тирән белемле, инициативалы, кешеләрне оештыра һәм рухландыра белүче, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган белгечне 1990 елның маенда «Луч» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының рәисе итеп тәкъдим итәләр. 2004 елның апреленнән—Глазов районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы-хакимият башлыгы урынбасары.

Үзенең нәтиҗәле хезмәте өчен якташыбыз берничә мәртәбә Удмурт Республикасының Глазов районы хакимиятенең, район Думасының Мактау Грамоталары белән, 2004 елда «30 лет преобразования Нечерноземья» медале белән бүләкләнде. 1999 елда аңа Удмурт Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.


Маннапов Тәбрис Илгиз улы — спорт остасы.

1961 елның 7 маенда Балтач авылында туган. 1978 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1978-1979 елларда Нормадагы һөнәри-техник училищеда укый. 1981-1983 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1988 елдан—«Мехчы» ачык акционерлык җәмгыятенең мастер-көйләүчесе.

Т.Маннапов мәктәптә укыган елларында ук татар көрәше белән мавыга. Физик камиллеге, максатчанлыгы, үзен даими чыныктыруы, иң асыл мәгънәдәге үҗәтлеге нәтиҗәсендә тиз арада матур күрсәткечләргә ирешә Моңа ирешүдә аның остазы, атаклы көрәшче Ф.Әхмәдиевнең уңай йогынтысы зур була.

1984-1986 елларда республика чемпионатларында өченче урынны яулый. 1985 елда татар-башкорт көрәше буенча Бөтенсоюз турнирында үз үлчәвендә икенче урынга чыга. «Ватаным Татарстан» газетасы М.Җәлил исемендәге призга уздыра торган абруйлы республика бәйгесендә 1985,1990 елларда призер, 1986-1988 елларда—җиңүче. Аның спорт биографиясендә мондый данлы сәхифәләр бихисап. Тәбриснең күп район сабан туйларында батыр булып калганын да шулар исемлегенә язарга була.Т.Маннапов көрәшчеләр арасында үзенең матур, чиста көрәшүе, көндәшләренә зур хөрмәт белән каравы белән тирән ихтирам казанды.

1989 елда милли спорт төрләре буенча РСФСРның спорт мастеры исеме бирелде.
Маннапова Ләмига Вәли кызы — Герой-ана.

Чапшар авылында 1932 елның 5 гыйнварында туган. Шушында ук җиде сыйныф белем ала һәм колхозда эшли башлый. Аның колхоз производствосында эшләгән хезмәт стажы 37 ел. Шул ук вакытта ире Бари Маннапов белән бергәләп алар унбер бала тудырып үстерделәр. Аларның барысы да үзләренең туган районнарында үз тормышларын коралар, үз бәхетләрен табалар—улларының күбесе шоферлар, механизаторлар, ә кызлары исә тәрбиячеләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы хезмәткәрләре. Рәҗәп, Вәсилә, Сәлимә, Вахит, Вәгыйз, Фәнис, Рамил, Равил, Равилә, Габделфәрт, Роза—менә алар, Ләмига белән Бари Маннаповларның хезмәт сөючән балалары.

Л.Маннапова бүгенге көндә лаеклы ялда, балаларының кадерле әнисе һәм күпсанлы оныкларының яраткан әбисе булып туган авылында гомер кичерә.
Мансуров Мөхәммәтзариф Мөхәммәтгариф улы — дин эшлеклесе, мөгаллим.

Вятка губернасы Малмыж өязе Зур Сәрдек авылында крестьян гаиләсендә туган. Түнтәр мәдрәсәсендә дин гыйлеме нигезләрен өйрәнә. 1904 елның 11 маенда имам вазыйфаларын башкарырга указ алгач Яңгул волостеның Ор авылы мәчетендә икенче мулла булып эшли башлый. Олы имам булып анда аның туганы Фәйзрахман Мөхәммәтрариф улы Мансуров торган. Эшчәнлегенең беренче адымнарыннан ук Зариф хәзрәт яңа ысул белән укытуның алдынгы алымнарын кулланырга тырыша.

1910 елда Малмыждагы алдынгы карашлы эшкуарлар Мөхәммәткамал Мозаффаров, Рәдиф Габбасовлар чакыруы буенча М.Мансуров өяз үзәгенә күчеп килә һәм андагы рус-татар училищесында укыта башлый. Ләкин мондагы иске карашлы дин әһелләре Зариф муллага үзенең яңа алымнарын тулысынча җәелдереп җибәрергә, мөгаллимлек талантын күрсәтергә, хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмиләр. 1910 елның 1 апрелендә ялган донос нигезендә ул кулга алына һәм мәхкәмәгә бирелә. Дәүләтнең яшәп килүче строен җимерергә өндәүче фикерләр тарата дигән яла ягалар. Бер елдан артык Сарапул төрмәсендә утыргач, 1911 елның мартында аны залогка төрмәдән чыгаралар һәм ул Семипалат шәһәрендә яшәүче авылдашы Галим Әминов янына китә.

1911 елда Малмыжда яңа мәселман мәхәлләсе ачыла. Шәһәр мәхәлләсе башлыгы итеп куелуга күрсәтелгән кандидатлар арасында Зариф хәзрәт тә була, ләкин әлеге сәбәпләр аркасында ул мөгаллим була алмый. 1916 елда Ор авылында икенче мәхәллә ачыла. Фикердәшләре Зариф Мансуровны аның имамы итеп сайлатуга ирешәләр. Аның болгавыр һәм хәтәр революция афәтләрен кичеп, үзебезнең төбәк авылларында егерменче еллардан соң да төрле мәктәпләрдә мөгаллим булып эшләгәне мәгълүм.


Мартынов Борис Павлович — хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе.

1928 елның 5 июлендә Чуваш АССРның Цивильск районындагы Рындино авылында туган. 1945 елда шушында урта мәктәп тәмамлый. 1947-1952 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. 1952 елда Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСка участок агрономы итеп җибәрелә. Шул ук елны ул баш агроном итеп билгеләнә, ә 1954-1958 елларда МТСның директоры булып эшли. Бер ел Чепья районы авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы була. Сугыштан соңгы авыр елларда Чепья төбәгендәге колхозларны торгызу һәм аякка бастыру өчен Б.П.Мартынов зур көч куя, бу як халкының тирән ихтирамын казана. Берничә чакырылыш район Советы депутаты, партиянең район комитеты әгъзасы, башкарма комитет һәм райком бюросы әгъзасы итеп сайлана.

Б.П.Мартынов 1958-1960 елларда КПССның Буа райкомының икенче секретаре, 1960-1961 елларда Биектау райкомының беренче секретаре, 1961-1963 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1963 елда ул Татарстан АССРның Авыл хуҗалыгы министры-Татарстан АССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1965-1973 елларда—Татарстан АССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары.

1973 елның августында Б.П.Мартынов РСФСР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнә, ә 1990-1994 елларда—АКШның «Пионер» авыл хуҗалыгы фирмасының Россия буенча консультант-координаторы була. Кайда гына эшләсә дә ул үзенең хезмәт юлын башлаган Балтач төбәге белән элемтәсен өзмәде, матди һәм рухи ярдәм итеп килде.

Б.П.Мартынов 1967 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды. Һәрдаим актив җәмәгать эше алып барды—Россия табигатьне саклау җәмгыятенең үзәк Советы президиумы әгъзасы, агропромышленность комплексы өлкәсендә Совет-Австрия хезмәттәшлек эшче группасының Совет группасы рәисе, шундый ук Совет-Венгрия группасы рәисе урынбасары булып эшләде.

Фидакарь хезмәтләре өчен 1966 һәм 1971 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде. Ул Татарстан АССР Югары Советы депутаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, аның бюросы әгъзасы итеп сайланды, РСФСР Югары Советының алтынчы, җиденче, сигезенче чакырылышлары депутаты булды.

1994 елның 26 маенда вафат булды. Кабере Мәскәүнең Троекуров зиратында.


Матекова Любовь Семеновна — хезмәт ветераны.

1932 елның 1 маенда Пор Кутеш авылында туган. 1949 елда Урта Көшкәт җидееллык мәктәбен тәмамлап «Дружба» колхозының сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Ул үзенең бөтен хезмәт гомерен шушы игелекле эшкә бирде. Эшен яратуы, аңа барлык сәләтен бирүе белән югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп, күпләрне сокландыра белде. Колхозларда терлекчелекнең ныклап аякка баскан, интенсивлашу кичергән чорларында—узган гасырның 60-70 елларында Л.С.Матекова кебек фидакарь хезмәт кешеләре кирәк иде. Алар—тормыш үзе тудырган хезмәт батырлары.

Л.С.Матекова Коммунистик хезмәт ударнигы, тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар батыры. Ул 1973 һәм 1981 елларда ике мәртәбә «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

1994 елның 13 декабрендә вафат булды.


Мәгъсүмов Рәкыйп Мәгъсүм улы — хезмәт алдынгысы.

1946 елның 24 июлендә Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң «Дружба» колхозына эшкә килә. Арча районының Үрнәк авылындагы һөнәри-техник училищеда укый, киң профильле механизатор һөнәре ала. Бер үк вакытта шофер һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлап туган авылына кайта һәм автомашина руле артына утыра. Менә шушы меңмәшәкатьле шофер хезмәтенә ул үзенең 26 ел гомерен бирә.

1979-1995 елларда колхозның гараж мөдире булып эшләде. 1995 ел аның хезмәт биографиясендә яңа борылыш алып килә—ул колхоз фермасына терлек симертүче булып килә.

Һәр урында өлгерлек, җаваплылык, яңалыкка омтылучанлык күрсәтеп, матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп эшли белүче Р.Мәгъсүмов 1986 елдаТатарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды.


Мәгъсүмов Сәйдәш Салих улы — спорт остасы.

1966 елның 9 февралендә Чита өлкәсендә туган.1974 елда аларның гаиләсе Норма авылына кайтып урнаша һәм Сәйдәш Норма урта мәктәбендә укый башлый. Шушы чорда Нормадагы һөнәри-техник училище тренеры Р.Ситдыйков аны үзе җитәкләгән көрәшчеләр секциясенә чакыра. Инде сигезенче сыйныфта укыганда ук үзен перспективалы көрәшче итеп күрсәтә— сабан туе мәйданнарына чыга, яшүсмерләр арасындагы республика ярышларында ике мәртәбә җиңү яулый. Шул ярышлар барышында аны классик көрәш тренеры Х.Тимашев күреп ала һәм үзенең секциясенә Казанга чакыра. Сәйдәш Казанның 3-интернат-мәктәбенә урнаша һәм югары спорт осталыгы мәктәбенә йөреп классик көрәш дәресләре ала. 1982 елда республика беренчелегендә җиңү яулый, «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең Россия беренчелегенең призеры була, мастерлыкка кандидат нормасын үти.

С.Мәгъсүмов 1985-1987 елларда армия сафларында хезмәт итә, анда да көрәшне ташламый—үзе хезмәт иткән дивизиянең чемпионы титулын яулый. Армия сафларыннан кайткач Волгоград физкультура институтының Чаллы филиалына укырга керә һәм үзен татар көрәшенә багышлый.

1983 елда М.Җәлил призына «Ватаным Татарстан» газетасы уздыра торган бәйгедә җиңү яулады, күп кенә Россия һәм Татарстан беренчелекләрендә җиңүче һәм призер булды. Район сабан туйлары батыры.

С.Мәгъсүмов яшь спортчылар тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Берничә ел «Карадуган» акционерлык җәмгыятенең көрәш секциясен җитәкләде.

1988 елда РСФСРның спорт мастеры исеме бирелде.



Мәҗитов Әнвәр Гариф улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1921 елның 16 декабрендә Тәтеш районының Үтәмеш авылында туган. 1940 елда шул районның Олы Тархан урта мәктәбен тәмамлый һәм хәрби хезмәткә чакырыла. Бер ел элемтәчеләр хәзерләү училищесында укый. 1941-1945 елларда Калининград, Украина фронтлары гаскәрләре составында элемтәче буларак сугыш операцияләрендә катнаша, элемтә батальонының радиостанция начальнигы була. Сугыштагы батырлыклары өчен өч мәртәбә Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда Ә.Мәҗитов тыныч хезмәткә кайта. 1946-1948 елларда Казан шәһәрендә элемтә эшендә эшли. 1948 елда юридик мәктәпкә укырга керә. Аны тәмамлап унбер ел дәвамында Саба, Дөбьяз, Балтач районнарында прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1961-1962 елларда Балтач районы прокуроры була. 1962-1986 елларда беренче класслы юрист Ә.Г.Мәҗитов Балтач район прокуратурасының тикшерүчесе булып эшләде.

1986 елның 5 мартында үлде.


Мәсхүдов Хәбибрахман Мәхмүд улы — дин эшлеклесе.

Алабуга өязенең Морт авылы ахуны. Авыл мәдрәсәсендәукый-язарга өйрәнгәннән соң Түнтәр мәдрәсәсенә килә һәм аны бик яхшы бәяләмә белән тәмамлый. Әтисе аек фикерле, алдынгы карашлы кеше буларак аның белем алуын моның белән генә чикләми—ул Алабугадагы өяз мәктәбендә укып русча белем ала. «Думада мөселман депутатлар» исемле китапта аңа түбәндәгечә бәя бирелә: «Русча чибәр белүе, фикеренең тәраккый тарафдарлыгы һәм дәүләте дә яхшы булуы берлә үз ягында яхшы ук шөһрәт тапмыштыр». Күренә ки, аның депутат булып сайлануы гаҗәп түгел.

Думада ул мөселман фракциясенең хезмәт фиркасында әгъза була. Икенче Дума чорында чыга башлаган «Дума» газетасына матди ярдәм иткәнлеге, аның редакциясе эшендә катнашканлыгы билгеле. Әдәпле, инсафлы, тыйнак булуы белән үзара низагълашып беткән шау-шулы мөселман депутатлары арасында өстенлек итә. Ул мөселман депутатларының тупас, культурасыз, түбән белемле булулары, таркаулыгы өчен борчыла, сызлана. Шундый берничә мөселман депутатына:«Әй туган, безнең беребезнең дә Думада закон төзергә түгел, чабата сугарлык кадәр дә гакыл вә белемебез юк бит!»—дип көрсенеп, ачынып әйткәне билгеле.

Үзенең туган авылында үлә һәм шунда җирләнә.


Мәхмүтов Максут Мәхмүт улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1947 елның 16 июнендә Яңа Салавыч авылында туган. 1962 елда Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1962-1966 елларда колхозның төрле тармакларында эшли, кичке мәктәптә укып урта белем ала.

1966-1969 елларда Әтнә районындагы Тукай авыл хуҗалыгы техникумында укып зоотехник белгечлеге ала. Ун ел дәвамында «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда баш зоотехник вазыйфаларын башкара. Бер үк вакытта производстводан аерылмыйча Казан ветеринария институтында укый, 1980 елда югары зоотехник белем ала.

М.Мәхмүтов 1979-1990 елларда районның «Кама» колхозына җитәкчелек итте. Аннан соңгы дүрт ел дәвамында «Татпчелопром»ның Балтач районы буенча умартачылык зоотехнигы булып эшләде. 1994 елда «Кама» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы членнары аны кабат хуҗалыкның рәисе итеп сайладылар.

2005 елдан—Дәүләт иминият инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе.

М.Мәхмүтов 1985 елда ВДНХның көмеш медале белән, 1986 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.


Мәхмүтова Разия Габделхак кызы — хезмәт алдынгысы.

Чутай авылында 1946 елның 25 ноябрендә туган. 1961 елда Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм колхоз производствосына эшкә килә. 1963 елдан— сарыклар караучы. Тырышлыгын, уңганлыгын күреп 1965 елда аны сыер саварга чакыралар. Алдагы бөтен хезмәт юлын ул менә шушы авыр, әмма игелекле хезмәткә багышлый, хезмәтендә күркәм нәтиҗәләргә ирешә.

60-70 еллар зур сөт өчен ил күләмендә зур көрәш барган чор. Р.Мәхмүтова менә шушы хәрәкәтне район күләмендә әйдәп баручы савымчыларның берсе булды. 1973 елда ул социалистик ярышта җиңүче буларак алдынгыларның район җыены сәхнәсенә күтәрелә. 1977 елда «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек була. Болар өстенә алдагы елларда колхоз идарәсе, район хакимияте биргән бүләкләр өстәлә. 1994 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.

Р.Мәхмүтова тырыш хезмәт кешесе булу белән беррәттән бик игелекле, җылы күңелле шәхес тә. Һәркемгә карата җылы мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге белән бөтен авыл халкының тирән ихтирамын казанды. Дистәләгән еллар авыру булган кайнанасын караганда да, берсеннән-берсе күркәм, тырыш балалар үстергәндә дә әнә шул күркәм сыйфатлары ярдәм иткәндер аңа.

Р.Мәхмүтованы авылдашлары халык депутатларының Балтач район һәм Нөнәгәр авыл Советлары депутаты итеп сайрадылар.
Мәүлина Равилә Фаик кызы — авыл хуҗалыгы белгече.

1949 елның 27 июлендә Шеңшеңәр авылында туган. 1964 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм «Маяк» колхозында терлекче булып эшли башлый. Шушы чорда Смәелдә кичке мәктәптә укып урта белем ала һәм 1967 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы икътисады факультетына укырга керә. 1972 елда институтны тәмамлап Түбән Кама районының Шәңгәлче авылындагы «Коммунизм байрагы» совхозында икътисадчы булып эшли башлый. Ике ел эшләгәннән соң Шәңгәлче җирле үзидарә Советына баш бухгалтер итеп билгеләнә. Шушы хезмәткә ул үзенең утыз елга якын гомерен бирә. Намуслы хезмәте өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемгә лаек була.

2002 елның 20 апрелендә вафат булды.
Медведев Александр Семенович — партия һәм дәүләт эшлеклесе.

А.С.Медведев калаулы, гыйбрәтле тормыш юлы үткән якташларыбызның берсе. Ул 1899 елның 1 июлендә Кече Лызи авылында туган. Аның кайларда укыганы төгәл генә билгеле түгел, әмма 1923 елда тутырылган регистрация карточкасында белеме графасында «урта белем» дип язылган. 1918-1919 елларда туган авылында китапханә мөдире булып эшли. 1919 елда большевиклар партиясе сафына керә һәм фронтка китә—Көнчыгыш фронтта чыга торган «Красный воин» газетасында эшли. Шул ук елның ахыры—1920 елның башында—РКП(б)ның Вятка губернасы Зур Кибья волкомы рәисе һәм шушы авыл мәктәбендә укытучы, шул ук елда—РКП(б)ның Алабуга шәһәр комитеты рәисе. 1921-1922 елларда—РКП(б)ның Можга шәһәр оештыру бюросы һәм аның ревкомы рәисе. 1922-1926 елларда—Ижевск өлкә мәгариф бүлеге мөдире. Ул Мәскәүдә үткән губерна мәгариф бүлекләре рәисләренең өченче Бөтенроссия съездында катнаша.

1926 елда А.С.Медведевның тормышында яңа борылыш—аны партиянең Глазов өяз комитеты секретаре итеп билгелиләр. 1927-1931 елларда ул инде ВКП(б)ның Ижевск өлкә комитетында оештыру бүлеге мөдире, Ижевск өлкә Советы башкарма комитеты рәисе.

1931-1933 елларда Мәскәүдә промакадемиядә укый.

1933-1935 елларда—Красноярск өлкәсендәге «Красноармеец» совхозының политбүлек начальнигы. 1935-1936 елларда—Одесса өлкәсендә Некрасов исемендәге совхозның сәяси бүлеге җитәкчесе.

1936-1939 елларда А.С.Медведев инде Чечен-Ингуш автономияле Республикасында. Ул өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары, Халык Комиссарлары Советының кадрлар бүлеге мөдире. Бу елларда аның баш очында болытлар да нык кына куерып ала—аны удмурт милләтчесе дип «халык дошманы» ясау омтылышы була. Әмма язмыш аңа мәрхәмәтлелек күрсәтә, аны Грозный шәһәрендәге рабфак мөдире итеп «төшерү» белән чикләнәләр.

Бөек Ватан сугышының башлангыч чорындагы катастрофик уңышсызлыклар А.Медведев кебек бирелгән коммунистларга сорауны көчәйтә. 1941 елда ул Көньяк фронтта бригада сәяси бүлеге начальнигы урынбасары, ә 1942 елдан 1944 елга кадәр—Урта Азия хәрби округының Чирчик гарнизонында махсус частьның сәяси бүлек начальнигы, комиссар. 1945-1946 елларда—Кыргызстанның Иссык-Күл өлкә хәрби комиссариаты сәяси бүлеге начальнигы.

1946-1953 елларда язмыш аны кабат Грозный шәһәренә кайтара—ул СССР Госконтроленең Чечен-Ингуш Республикасы Дәүләт комитеты начальнигы урынбасары. 1953 елдан 1963 елга кадәр—Грозный шәһәрендә һөнәр училищесы директоры, Чечен-Ингуш АССР Югары Советы Президиумының информация-статистика бүлеге мөдире, кадрлар буенча инспекторы кебек постларда эшли.

1963 елда пенсиягә китә һәм Ижевск шәһәренә кайтып төпләнә, актив җәмәгать эше алып бара.

Аның тынгысыз тормыш һәм хезмәт юлы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, җиде медаль белән бәяләнә.

Ижевск шәһәрендә вафат була.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет