Хәйруллин Солтан Гобәйдулла улы — сәнәгать җитәкчесе.
1951 елның 5 августында Сосна авылында күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Сосна мәктәбендә укып сигез сыйныф, Балтач урта мәктәбендә урта белем алган. Укуын Казан химия-технология институтында дәвам итә. Аны 1973 елда тәмамлап Уфадагы эластомер материаллары һәм конструкцияләре заводына—УЗЭМИК—инженер-технолог булып эшкә килә. Участок мастеры, төрле цехларның начальнигы, заводның партия оешмасы секретаре, баш инженеры, директор урынбасары баскычларын үтеп, таркаулык, икътисадый төшенкелек кичергән чорда шушы Россия көләмендә генә түгел, бөтен БДБ дәүләтләре киңлегендә әһәмиятле предприятиенең—«УЗЭМИК» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп сайлана.
«УЗЭМИК» акционерлык җәмгыяте бүгенге көндә 2000нән артык төрдәге продукция эшләп чыгара. Алар арасында бүтән бер генә илдә дә, бер генә предприятие дә җитештерми торганнары күп. Аның продукциясе күпсанлы халыкара күргәзмәләрнең түрендә, аларда җиңүче. Завод продукциясен дөньяның җитмештән артык иленә сата. Бу предприятие товарлары арасында гади көнкүреш товарларыннан башлап, иң нечкә фәнни-тикшеренү өлкәсендә, медицинаның күп четерекле тармакларында, космик аппаратларда, диңгез суднолары һәм су асты корабларында, геологиядә, навигациядә, нефть һәм газ чыгаруда, төзелештә, җиңел һәм текстиь сәнәгатендә, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткаруда һ.б. күп тармакларда кулланыла торган товарларның киң ассортименты бар.
Якташыбыз җитәкче буларак менә шушы зур предприятиене аякка бастыру стратегиясен эшли һәм аны берничә ел эчендә иң алдынгылар рәтенә чыгаруга ирешә. 2002 елга 1998 ел белән чагыштырганда продукция җитештерү күләме алты мәртәбә арта. Алай гына да түгел, предприятие коллективы торгынлыктан чыга алмаган предприятиеләрне аякка бастыруга да үз өлешен кертә—Россия икътисадын аякка бастыру максаты белән уздырылган «Золотой рубль» Бөтенроссия конкурсында бу предприятие тәкъдим иткән проект иң төп номинациядә җиңү яулый.
1999 елдан башлап заводның аерым товарлары «Россиянең иң яхшы товары» дип таныла, ассортимент даими яңартыла. Соңгы ике елда гына да 500 гә якын яңа продукция җитештерү үзләштерелгән. Монда менеджментны үстерү игътибар үзәгендә. С.Г.Хәйруллин 2002 елда «Россиянең иң булдыклы менеджеры» дип танылды.
Завод ел саен киңәя, эш урыннары арта, хезмәткә түләү үсә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә игътибар бирелә.
Сәнәгатьне үстерүгә куйган зур хезмәтләре өчен С.Г.Хәйруллин 1986 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бәләкләнде. 2000 елда аңа Россия Федерациясенең Почетлы химигы, 2001 елда Башкортстан Республикасының атказанган химигы исемнәре бирелде. 2002 елда ул Россия Федерациясе химия сәнәгате тармагының «Сыйфат өлкәсендәге казанышлар өчен» билгесенә лаек булды.
Булдыклы якташыбыз туган авылы белән дә тыгыз элемтәдә яши, аның проблемаларын хәл итүдә матди ярдәм күрсәтә.
Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы—урман хуҗалыгы белгече.
1960 елның 5 мартында Шәмәрдән поселогында туган. Шунда 1977 елда урта мәктәп тәмамлый. Бер ел Шәмәрдән ит комбинатында эшли.1978-1980 елларда—Совет Армиясе солдаты.
Армия хезмәтеннән кайткач 1980 елда Йошкар-Ола шәһәрендәге Мари политехника институтының хәзерлек бүлегенә укырга керә. Икенче елны экзаменнарны уңышлы тапшырып институтның урман хуҗалыгы факультетына кабул ителә.
Югары белемле урманчыны 1986 елда Арча урман хуҗалыгына эшкә билгелиләр. Ул монда урман культуралары буенча мастер булып эшли. 1987 елда шушы урман хуҗалыгының Балтач урманчылыгына җитәкче итеп билгеләнә.
Ш.Хәйруллин җитәкчелек иткән чорда бу урманчылык коллективы урман массивларын яңарту, чистарту, киң куллану товарлары һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча нәтиҗәле эшләде, аның ярдәмче хуҗалыгы булдырылды һәм ул сизелерлек табыш чыганагына әверелде. Аның җитәкчелегендә районда урман мәйданнарын киңәйтү, яңарту, уңайсыз урыннарны, тау битләрен яшелләндерү, юл буйларына саклау посадкалары утырту буенча гаять күләмле эшләр башкарылды. Шуның белән ул Балтач җирлегендә җуелмас истәлек, Балтач кешеләре күңелендә матур хәтирәләр калдырды.
Игелекле хезмәтләре өчен Ш.Хәйруллинга 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган урманчысы дигән абруйлы исем бирелде.
Ш.М.Хәйруллин бүгенге көндә Арча урман хуҗалыгын җитәкли.
Хәйруллина Сәрия Заһретдин кызы — сәүдә хезмәте ветераны.
1939 елның 10 июнендә Арча районының Югары Масра авылында туган. Шунда җиде сыйныф белем алгач Арча урман хуҗалыгының Сурнар урманчылыгында эшли
1959 елда С.Хәйруллина Балтачка килә һәм җәмәгать туклануы предприятиесенең Балтач ашханәсенә өйрәнчек булып эшкә урнаша. Тиздән ул пешекче һөнәрен үзләштерә, осталыгын даими үстерә, махсус курслар уза һәм үз эшенең чын остасына әверелә. Югары разрядлы пешекче С.Хәйруллина 1994 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче шушы игелекле хезмәттә булды. Гаять пөхтә, ягымлы йөзле, җитез куллы, йомшак телле пешекче Сәрия Хәйруллина тәмле ашлары белән генә түгел, әнә шул асыл сыйфатлары белән дә кешеләрне сөендерә белде.
С.Хәйруллина «Унынчы бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнде. 1983 елда аңа Татарстан АССРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Ветеран Балтач авылында яши.
Хәйруллина Фагыйлә Зыятдин кызы — хезмәт ветераны.
1949 елның 12 августында Көшкәтбаш авылында туган. 1965 елда, сигез сыйныф белем алганнан соң, «Марс» колхозына эшкә килә. Аны үтә яшь булуына карамастан терлекчелеккә, аның да иң җаваплы тармагы булган яшь бозаулар карарга куялар. Менә шушы көннән аның бөтен хезмәт юлы—ә ул аның гомеренең кырык елга якыны — шул авыр һәм игелекле хезмәттә үтә. Хезмәтенең бигрәк тә башлангыч чорларында барлык эшнең кул көченә нигезләнгән булуын искәртсәк, аның хезмәт юлы чын батырлык үрнәге.
1968 елга кадәр бозаулар карый ул. Аннан соңгы ике елда сарыклар фермасында эшли. 1970 елда аны сыер саву эшенә чакыралар. Терлекчелекнең күтәрелеш алган, сөт өчен чын көрәш барган романтик еллар. Ул еллар районыбыз хуҗалыкларында бик күп хезмәт батырларын тудырды, алар районыбыз тарихына гүзәл сәхифәләр яздылар. Ф.Хәйруллина да әнә шундыйларның берсе.
Үзенең тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен ул Тукай исемендәге колхоз, бу хуҗалык бүленеп «Таң» колхозы оешкач, «Таң» колхозы идарәләренең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче» билгесен алды. 1994 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Хезмәт ветераны туган авылы Көшкәтбашта яши.
Хәлимов Разый Һидиятулла улы — очучы.
1954 елның 20 октябрендә Сосна авылында туган. 1972 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1972-1974 елларда Бугуруслан очучылар хәзерләү мәктәбендә укый һәм Казан авиация берләшмәсендә АН-2 самолетында оча башлый. 1976 елдан—экипаж командиры.
1979 елдан Р.Хәлимов зуррак һава корабларында очу хокукы ала—ул ЯК-40 самолетының икенче пилоты, өч елдан экипаж командиры, тагын өч елдан—шундый самолетларның эскадрилья командиры урынбасары.
1986 елдан АН-24, ЯК-40, АН-26 самолетларында командир буларак оча, отряд командиры урынбасары була. Тиздән Казан «Радиоприбор» заводының очу-сынау отряды командиры итеп билгеләнә. Аңа хөкүмәтнең махсус заданиеләрен үтәп илебезнең төрле почмакларындагы хәрби объектларда булырга, җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килә.
Р.Хәлимов 1995 елда «Тулпар» һава ширкәтенең очу куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Шушы елда халыкара маршрутларда очу хокукы ала, ул экипаж командиры вазыйфасында дөньяның күп илләренә оча. Соңгы елларда «Тулпар» ширкәтенең Пакстанда эшләүче группасы җитәкчесе була.
Р.Хәлимовка «Авариясез очкан өчен» дигән очучылар арасында гаять абруйлы саналган билге бирелә. Ул «Россия Федерациясенең авиация отличнигы». 2001 елда аңа Россия Федерациясенең атказанган очучысы дигән мактаулы исем бирелде.
2001 елның 24 октябрендә вафат булды. Кабере Сосна авылы зиратында.
Хәмбалов Бари Хәмбал улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1923 елның 17 августында Балтач авылында туган. 1931-1934 елларда Балтач мәктәбендә башлангыч белем ала. 1942 елга кадәр Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли.
Б.Хәмбалов 1942 елның язында фронтка китә. Ул башта Ленинград, аннан соң Волхов фронтлары гаскәрләре сафында сугыша. Аңа Ленинград, аның тирәсендә барган, елларга сузылган авыр позицион сугышларның бөтен фаҗигасын үз җаны аша үткәрергә туры килә. Шушы сугышлар барышында өч мәртәбә яралана. Сугыш кырындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике мәртәбә «Батырлык өчен» медале, башка күп медальләр белән бүләкләнә.
Солдат туган ягына 1945 елның ахырында кайта һәм бер ел туган колхозында эшли. 1946-1974 елларда башта Кузбасста, аннан соң Сахалин өлкәсе шахталарында күмер чаба, «СССРның Почетлы шахтеры» исеменә лаек була. Тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен 1966 һәм 1970 елларда «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
1974 елда Б.Хәмбалов туган авылы Балтачка кайтып урнашты. Өлкән яшьтә булуына карамастан соңгы елларга кадәр үзе хезмәт юлын башлаган Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә актив катнашты.
Балтач авылында яши.
Хәмидуллин Нуретдин Ярулла улы — мәдәният хезмәте ветераны.
1948 елның 1 мартында Биектау районының Маҗар авылында туган. 1965 елда Свияжск шәһәрендәге сукырлар мәктәбен тәмамлый. Күңелендә кечкенәдән уянган музыкага һәвәслек аны Курск шәһәрендәге махсус музыка училищесына алып килә. Монда ул дүрт ел укый һәм югары хәзерлекле баянчы булып чыга.
1973 елда Н.Хәмидуллин Балтач районына эшкә кайта, ике ел балалар музыка мәктәбенең баян классында дәресләр бирә. 1975 елдан—район мәдәният йортының концертмейстеры. Хезмәт сөючәнлеге, үз эшен тирән белүе һәм яратуы, итәгатьлелеге белән хезмәттәшләре арасында тиз арада хөрмәт казанды. Ул югары зәвыклы музыкант—һәр әсәрнең моңын, аһәңен тиз тотып ала, үзенең бай күңеле аша башкаларга искиткеч бер осталык белән ирештерә белә. Бу табигать биргән, талант ияләренә генә хас илаһи сыйфат Н.Хәмидуллинда тулы гаммасы белән чагыла.
Үзешчән сәнгатьне үстерүдәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Н.Хәмидуллинга 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Ветеран Балтач авылында яши, мәдәният чараларында актив катнаша.
Хәмидуллина Мәгъсүмә Закирҗан кызы — Герой-ана.
Ор авылында 1923 елның 16 мартында туган. Аңа бары тик башлангыч белем алу белән чикләнергә туры килә—балачагы авыр колхоз эшләрендә, яшьлеге, фаҗигале сугыш еллары булганлыктан, урман кисүдә, оборона корылмалары төзүдә, башка авыр эшләрдә уза. Ирләр йөген үз иңенә алган шул ул буын кызлары.
1947 елда ил азатлыгын даулап озын сугыш юллары үтеп кайткан авылдаш егете Хәлиулла Хәмидуллин белән бергәләп гаилә корып җибәрәләр. Алар гаиләсендә унике бала туып үсә. Үсә һәм оясыннан очкан кош балалары кебек илнең төрле төбәкләренә тарала. Әлфия һәм Диләүзә Түбән Камада, Рәхилә—ерак Воркутада, Васыйл белән Габдулла—Малмыжда, Нурулла—Балтачта, Фирзия— күрше Шеңшеңәр авылында матур итеп яшәп яталар. Ә менә Нурвәгыйз, Нургаяз, Ринат нигезне туган авылларында кордылар. Илдар белән Ришаты гына кыска гомерле булдылар. Зур хәсрәт итеп кичерде ана аларның үлемен. 1973 елда гомер иткән ире Хәлиулла белән дә гомерлеккә хушлаша ул. Кечкенә балаларын үзенә генә үстерергә туры килә аңа, өлкәннәренә таянып, билгеле.
Олы шатлыгы—23 оныгын, 6 оныкчыгын кочарга өлгерде ул. Өлкәнәеп, сиксән яшен тутырып 2003 елда вафат булды фидакарь җанлы ана.
М.Хәмидуллинага 1996 елда «Герой ана» алтын медале һәм Таныклыгы тапшырылды. Ул «Ана Даны медаленең тулы өч дәрәҗәсенә ия иде.
Хәмитов Наил Нури улы — сәүдә хезмәте ветераны.
1930 елның 5 мартында Арча районының Яңа Кенәр авылында туган. Урта белем алганнан соң хезмәт юлын Яңа Кенәр авыл Советы секретаре булып башлый. 1951-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәттә була.
Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң ул 1959 елга кадәр ВЛКСМның Кызыл Юл район комитетында инструктор, оештыру бүлеге мөдире, икенче секретарь булып эшли. 1959 ел башында райпотребсоюзга китап сәүдәсе буенча товаровед булып күчә.
1962 елда Н.Хәмитов Казан кооперация техникумын тәмамлый— промышленность һәм азык-төлек товарлары буенча абелгечлек ала. Шул ук елны Арча районының Азин исемендәге колхоз партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Өч елдан аны Яңа Кенәрдәге яшелчә киптерү заводы директоры итеп билгелиләр.
1969 елда КПССның Арча район комитетына инструктор булып килә. 1973 ел башында хезмәт ияләре депутатларының Яңа Кенәр авыл Советы рәисе итеп сайлана.Шушы елларда читтән торып КПСС Үзәк комитеты каршындагыЮгары партия мәктәбендә укый һәм аны 1974 елда тәмамлый.
Н.Хәмитов 1975 елның июнендә Балтач район кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе итеп тәкъдим ителә һәм 1996 елның августына кадәр шушы җаваплы хезмәттә була. Егерме елдан артыкка сузылган әлеге чорда ул үзен оста оештыручы итеп танытты. Балтач райпосы бу елларда сәүдә планнарын даими рәвештә арттырып үтәп барды, республика районнары арасында иң алдынгылар рәтендә йөрде, квартал һәм ел нәтиҗәләре буенча күп мәртәбә «Татпотребсоюз» идарәсенең, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең Күчмә Кызыл Байракларын яулады.
Сәүдә хезмәтен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Н.Хәмитов «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ул Татарстан АССРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аңа шулай ук «Кулланучылар кооперациясе отличнигы» билгесе тапшырылды.
Н.Хәмитов халык депутатларының Балтач район Советының 16-19 чакырылышларына депутат итеп сайланды, КПССның район комитеты әгъзасы булды. Ике мәртәбә Татарстан кулланучылар җәмгыяте съездларында, Россия кулланучылар җәмгыятенең җиденче, «Центросоюз»ның унберенче създларында делегат булып катнашты.
1986 елдан соң Н.Хәмитов Балтач район авыл хуҗалыгы идарәсендә юрист-консультант булып эшләде.
Ветеран Балтач авылында яши.
Хәмитова Җәвәһирә Мөхәммәтзакир кызы—мәгариф хезмәте ветераны.
1901 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлый һәм әтисе хуҗалыгында эшли. Тиздән үсмер кыз Казан шәһәренә килә һәм укытучылар институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң озак еллар Казан шәһәренең төрле мәктәпләрендә балалар укыта. Хезмәт юлының иң зур өлеше Казан шәһәренең 18-гомумбелем мәктәбе белән бәйле. 1934 елда Җ.М.Хәмитова балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
Якташыбыз 1957 елда Казан шәһәрендә вафат булды.
Хәсәнов Мәсләхетдин Хәсән улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1919 елның 14 гыйнварында Пыжмара авылында туган. 1937 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм 1940 елга кадәр колхоз производствосында эшли. 1940 елда хәрби хезмәткә алына.
М.Хәсәнов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтта, сугыш кырында була. Авыр чигенүләр чорында Киев Һәм Ростов шәһәрләре өчен барган күп корбаннарга китергән канлы сугышларда катнаша. Ул Кавказны, Украинаны, Белоруссияне азат итешә, Польша җирендә сугыша, Варшаваны азат итүчеләр сафында була. Сугыш юлын Берлинда тәмамлый. Шушы озын һәм авыр сугыш юлында берничә мәртәбә яралана.
Фидакарь солдат, батыр офицер Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң М.Хәсәнов туган авылында авыл Советы секретаре, «Кама» колхозында тегермәнче, кладовщик булып эшләде.
Батыр якташыбыз 2003 елның 21 гыйнварында вафат булды.
Хәсәнов Хәмит Хафиз улы — мәгариф хезмәте алдынгысы.
1952 елның 21 гыйнварында Чувашстан АССРның Козловка районы Әлмән авылында туган. Шушында урта белем ала һәм Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1974 елда институтны тәмамлап татар һәм рус телләре һәм әдәбиятлары укытучысы белгечлеге ала. Хезмәт юлын шул ук елда Яңгул мәктәбендә башлый. 1981-1984 елларда Пыжмара урта мәктәбе директоры була.
1984 елдаХ.Хәсәнов район мәгариф бүлеге мөдире итеп раслана. Бу җаваплы хезмәттә ул 2000 елгача эшләде.
Х.Х.Хәсәнов районда үзен бик тиз арада талантлы педагог һәм мәгариф эшен оештыручы итеп танытты. Район мәгариф системасының җитәкчесе буларак мәктәпләрдә укыту-тәрбия процессын тагын да камилләштерү, укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү, алдынгы педагогларның эш тәҗрибәсен практикага кертү юнәлешендә зур масштаблы эш алып барды. Укытучыларның һәм башка мәгариф хезмәткәрләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында да даими кайгыртучанлык күрсәтте. Авыллардагы балалар учреждениеләренең эшчәнлеген оештыра һәм юнәлтә белде. Инициативалы, кыю, принципиаль, гел яңалыкка омтылучан, тирән белемле, зыялы, ачык күңелле шәхес буларак район педагогик корпусының интеллектуаль үсешенә гаять зур уңай этәргеч-импульс бирде. Эшчәнлеге дәверендә гел иҗади эзләнүдә булды, шаблонлылыкны, искелекне формальлекне ихлас күңеле белән кабул итмәде, өнәмәде. Ул җитәкчелек иткән еллар районда укыту-тәрбия эшенең һәрьяклап үсеш-прогресс кичергән еллары булып тарихка керде.
Х.Х.Хәсәновка 1987 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды. 1994 елдаТатарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.
2000 елның 26 июнендә вакытсыз үкенечле үлем белән безнең арабыздан китте. Туган авылы Әлмән зиратында җирләнде.
Хәсәнова Люция Бари кызы — эстрада җырчысы.
1951 елның 3 июнендә Хәсәншәех авылында туган. Казан шәһәренең 10 мәктәп-инернатында укып урта белем ала һәм укуын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында дәвам итә.
Л. Хәсәнованың җырчы буларак иҗат юлы тулысынча Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бәйле. Үзенең ягымлы, лирик, моңлы тавышы белән халык җырларын гаять зур осталык белән башкарып халкыбызның тирән мәхәббәтен казанды. Үткән гасырның 70-90 елларында композиторларыбыз язган күп яңа җырларны беренче булып сәхнәгә күтәрүче дә ул булды. Ансамбль коллективы белән беррәттә республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезгә милли сәнгатебезне ирештерүгә зур көч куйды. Татар сәнгатен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды.
Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыта, доцент. Бер үк вакытта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы театр техникумында вокал дәресләре алып бара.
Хисамиев Нуретдин Гайфетдин улы — хезмәт ветераны.
1929 елның 10 апрелендә Кариле авылында туган. 1941 елда Кариле башлангыч мәктәбен тәмамлый, бер ел Сосна мәктәбендә укый. Әмма тормыш авырлыгы аңа алга таба белемен күтәрергә мөмкинлек бирми, ул «Кызыл юл» колхозында эшли башлый.
1946 елда Н.Хисамиев Казанга фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбенә укырга җибәрелә. Алты ай укыганнан соң аларны Чиләбе шәһәренә озаталар һәм Нуретдин шушындагы предприятиеләрнең берсендә эшли. Бер елдан туган ягына әйләнеп кайта, колхозда эшкә урнаша. Тик аңа тагын туган җиреннән аерылырга туры килә—аны Совет Армиясе сафларына алалар.
1953 елда армия хезмәтен тәмамлап кайту белән махсус курсларда укып механизатор һөнәре ала. Аның алдагы хезмәт юлы шушы игелекле хезмәт белән бәйле. Тимирязев исемендәге колхозның алдынгы тракторчысы Н.Хисамиев тракторыннан 1989 елда, лаеклы ялга китү көне җиткәч кенә аерыла.
Тырышлыгы, булганлыгы өчен күп мәртәбә колхоз идарәсе, район хакимияте тарафыннан бүләкләнә. Ә хөкүмәтебез исә аның хезмәтен берничә медаль һәм 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бәяләде.
Хезмәт ветераны Кариле авылында яши.
Хисамов Бәдыги Хисам улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1916 елның 14 апрелендә Чапшар авылында туган. Чапшар мәктәбендә җидееллык, Карадуганда урта белем ала. Карадуганда оештырылган тракторчылар хәзерләү курсында укый, 1933 елда унҗиде яше тулганда трактор руле артына утыра—1937 елга кадәр Балтач МТСында тракторчы булып эшли.
Б.Хисамов 1937 елда армия сафларына алына. Аны танкистлар хәзерләү курсларына җибәрәләр. Укуын тәмамлап танк частьларында хезмәт итә. 1940 елда ул армиядән кайта һәм инде зур тәҗрибәле механизатор буларак МТСта трактор бригадасына җитәкчелек итә башлый.
Бөек Ватан сугышы башлану Б.Хисамовны кабат тыныч хезмәттән аера, ул сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Аны Чкалов (хәзерге Оренбург) шәһәренә танк училищесына укырга җибәрәләр. Бер елдан Калинин фронты гаскәрләре сафында сугышка керә, беренче хәрби чыныгуны Воронеж шәһәре янында ала. Аннан соң Украина, Беренче Белоруссия фронтлары составында сугыша, озын һәм авыр сугыш юлы үтә. Шушы юлда ул соклангыч батырлык үрнәкләре күрсәтә. Берара аңа атаклы казах акыны Җамбул Җабаевның оныгы Кубис Җомабәков белән бер танкта сугышырга туры килә. Бәдыги Хисамов экипажының батырлыклары турында ул чакта фронт газетасында эшләгән шагыйрь Гадел Кутуй сокланып яза.
Сугыш юлындагы батырлыклары өчен гвардия капитаны Б.Хисамов Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
Туган авылына ул 1947 елда гына кайта. Яшьлегендә хезмәт юлын башлаган Балтач МТСында тракторчы, механик була. Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып белемен киңәйтә. Соңгы чорда туган авылындагы «Кызыл Байрак» колхозында эшли. Техниканы биш бармагы кебек белүче, һәр эшкә кулы бара торган, күп һөнәрле, кешеләргә мәрхәмәтле Бәдыгине колхоздашлары әле дә сагынып искә алалар.
Ул тормышында тагын бер зур батырлык эшли—аның гаиләсендә унбер бала туып үсә. Җәмәгате Зәкия белән сугыштан соңгы мохтаҗлык елларында балаларын да үзе кебек тормыш сөючән, булдыклы итеп тәрбияли.
Батыр якташыбыз 1979 елның гыйнвар аенда вафат булды.
Хисамов Ифрат Нигъмәт улы — композитор.
1930 елның 14 ноябрендә Азнакай районының Сарлы авылында туган. Шунда җиде сыйныф белем ала. Хезмәт юлын туган авылындагы колхозда башлый. 1947-1950 елларда Аму-Дарья елгасында теплоходта моторист ярдәмчесе булып эшли. 1950-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Демобилизацияләнгәч И.Хисамов Балтачка килә һәм район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шушында ул күп тавышлы академик хор оештыра. Хор коллективы республика сәнгать смотрларында берничә мәртәбә лауреат була һәм 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. Хорның җитәкчесе И.Хисамов нәкъ менә шушы елны үзешчән сәегатьне үстерүдәге саллы хезмәтләре өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Шулай ук ул Казан музыка училищесына укырга чакырыла. Училищены 1962 елда тәмамлап Казан консерваториясенә кабул ителә, югары музыкаль белем ала.
И.Хисамов берничә районда үзешчән сәнгать коллективлары белән шөгыльләнә. Әмма иң зур көч куйганы һәм иң күңеленә хуш килгәне Балтач районы. Нәкъ менә Балтачта эшләгән елларда ул халык арасында ифрат популяр булган җырлар авторы буларак танылды. Ул үзе дә композиторлык сәләтен Балтачта ачылып китте дип саный. Композитор үзенең иң күп җырларын, инструменталь әсәрләрен безнең җирлектә язды. И.Хисамов районыбыз шагыйрьләренең күп шигырьләрен җырга салып республика күләмендә яңгыратты. «Флейта һәм фортепиано өчен сонатина», «Симфоник оркестр өчен сюита», «Симфоник оркестр һәм флейта өчен концерт» кебек күләмле әсәрләре бар.
Соңгы ике дистә елда И.Хисамовның төп хезмәте—татар халык музыка коралларын (курай, кубыз, сорнай, гөслә һ.б.) ясау һәм аларны төрле оркестрларга кушылып уйнау дәрәҗәсендә камилләштерү.
И.Хисамов «Якын дустың барын онытма» исемле җырлар җыентыгы, «Курайда уйнарга өйрән» исемле популяр китап авторы.
Казан шәһәрендә яши, иҗатын дәвам итә.
Хисамов Харис Хисам улы — хезмәт ветераны.
1942 елның 23 апрелендә Смәел авылында туган. 1957 елда Смәел мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозда эшли башлый—башта көтүче була, аннан соң яшь бозаулар үстерүгә алына.
1974 елда Х.Хисамов районда һәм, мөгаен, республикабызда да беренчеләрдән булып сөтчелек фермасында сыерлар сава башлый. Гомергә хатын-кыз эше саналган шушы четерекле хезмәткә ул үзенең 23 ел гомерен багышлады. Бу ил күләмендә терлекчелек продукциясе җитештерүгә игътибар нык арткан, чын мәгънәсендә романтик еллар иде. Ул еллар һәркайда үз энтузиастларын тудырды. Харис шул эчкерсез энтузиастларның берсе иде. Ул районыбызның легендар шәхесе. Үз эшен бөтен барлыгы белән яратуы, аңа иҗади якын килүе, үз-үзен аямыйча эшләве белән бөтен хезмәт чорында районның иң алдынгы савымчылары сафында булды. Район кешеләре аның эше турында әле дә матур һәм гыйбрәтле риваятьләр сөйли.
Х.Хисамовның хезмәте хәкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде—ул 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Х.Хисамов искиткеч кешелекле, мәрхәмәтле шәхес иде. Ул кеше гомерен саклау өчен 81 мәртәбә үз канын бирде һәм «СССРның мактаулы доноры» билгесе белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, үзе бик иртә—1997 елның 25 ноябрендә вафат булды.
Достарыңызбен бөлісу: |