Балтач энциклопедиясе


Галиева Сәрвәр Таҗетдин кызы



бет12/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   30

Галиева Сәрвәр Таҗетдин кызы—хезмәт ветераны, Герой-ана.

Арбор авылында 1924 елның 17 августында туган 1931 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1939-1940 елларда Алабуга педагогия училищесында укый. Туган авылына кайтып укытучы булып эшли башлый. Әмма Бөек Ватан сугышы башлана һәм С.Галиева хәрби хезмәткә алына, Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Шушында салкын тию сәбәпле нык авырып китеп, 1941 елның ахырында туган авылына кайта, укытучы хезмәтен дәвам итә.

1950 елда С.Галиева үз теләге белән колхоз производствосына эшкә килә, «Татарстанның 30еллыгы» колхозының фермасында эшли башлый. Ул чорда игътибар үзәгендә булган тавыклар карауда район буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешә һәм 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

С.Галиева лаеклы ялга киткәннән соң да колхозда тырышып эшләвен дәвам итте, хезмәтендә һәрвакыт башкаларга үрнәк булды. Үзенең шат күңеле, җор характеры белән якындагыларның да күңелен күтәрә белде.

Сәрвәр Галиева гомере буе колхоз тимерчесе булып эшләгән ире Мәлик Галиев белән бергәләп ун бала тәрбияләп үстерде. Аларның һәркайсы тырыш, хезмәт сөючән, игелекле булып үстеләр, төрле төбәкләрдә матур итеп гомер итәләр: Фәйрүзә Кыргызстан Республикасында яшәде, инде вафат, Суфия—Уралдагы Копейск шәһәрендә, Икрам—Яр Чаллыда, Әгъләм—Украина Республикасындагы Лубны шәһәрендә, Фирдәвес—Әрмәнстан Республикасының Спитак шәһәрендә, Фәүзия белән Фәридә—Мамадыш районында, Сания белән Миләүшә—күршедәге Түнтәр һәм Нөнәгәр авылларында, Наил белән Фәрит— туган авыллары Арборда, беренчесе укытучы, икенчесе—шофер, хөрмәтле кешеләр.

С.Т.Галиева 1971 елда «Герой-ана» алтын медаленә лаек булды. Ул «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе иясе иде.

Ветеран улы Фәрит гаиләсендә хөрмәтле әни һәм яраткан әби булып яшәп, 2000 елда вафат булды.
Галикәев Фидаил Галимҗан улы—хезмәт алдынгысы.

Бөрбаш авылында 1953 елның 10 мартында туган. 1970 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны туган авылындагы «Балтач» совхозында төяүче булып эшли башлый.

1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән туган авылына кайта, урта мәктәптә укыганда алган һөнәре буенча тракторчы булып эшли башлый. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы—өч дистә ярым ел!—менә шушы авыр, әмма игелекле игенче хезмәтенә багышланган.

Ф.Галикәев үз эшенең чын остасы. Аның тракторы һәрвакыт төзек, ул, нинди генә эш кушылмасын, аны җиренә җиткереп, намус белән башкара. Күп мәртәбә үзе хезмәт иткән «Бөрбаш» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының иң яхшы тракторчысы дип танылды., район тракторчылары арасында иң югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп, район алдынгылары җыеннарында хакимиятнең Мактау Таныклыкларына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

2000 елда Ф.Г.Галикәевкә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Галимҗанов Әбүбәкер Галимҗан улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1912 елның 31 октябрендә Кариле авылында туган. Башлангыч белемне Кариле мәктәбендә ала. Бала чактан авылда крестьян хезмәтендә чыныгып үсә.

1932-1934 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә.

Ә.Галимҗанов армиягә кадәр үк колхозга кайткан иң беренче техник җайланмаларда, машиналарда эшли. Хәрби хезмәтен тутыргач та туган авылына кайтып, техника тирәсендә эшли. 1941 елның башында аны Биектау районының Усад авылындагы механизаторлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач та авыл өчен алыштыргысыз кадр буларак аңа бронь бирәләр. Тик язмыш башкача хөкем итә—1942 елда кайдандыр авылына кайтып барганда поезддан төшереп аны берничә иптәше белән фронтка озаталар. Ул иң авырлардан берсе булган каһәрле Волхов фронтына эләгә, укчы полкта наводчик булып мондагы авыр, озакка сузылган позицион сугышларда катнаша. Соңыннан Балтик буе республикаларын, Польшаны фашистлардан азат итешә.

Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Ә.Галимҗанов Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Икенче һәм Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары,«Батырлык өчен» һәм башка күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Тыныч хезмәткә кайткач Ә.Г.Галимҗанов Балтач МТСында трактор бригадасы бригадиры, Тимирязев исемендәге колхозда тракторчы булып эшләде.

Вафаты—1992 елның октябрь аенда.
Галимҗанов Әнис Фоат улы—галим, физика-математика фәннәре кандидаты.

1959 елның 17 октябрендә Чутай авылында туган. Мәктәптә укыган елларында ук үтә сәләтле, кызыксынучан, эзләнүчән бала булып таныла. 1976 елда ике сыйныф экзаменнарын берьюлы биреп, вакытыннан алда алтын медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында республика олимпиадаларында катнашып физика һәм математика фәннәре буенча җиңүче, призер була. Казан һәм Мәскәү дәүләт университетлары каршындагы физик-математик юнәлештәге мәктәпләрдә читтән торып укый.

1976-1981 елларда Казан дәүләт университетының механика- математика факультетында укый. Университетны тәмамлагач берара инженер булып эшли. Соңрак — механика-математика факультеты ассистенты, аспиранты. Шушында диссертация яклап физика- математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Казан университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика кафедрасы доценты. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә.


Галимҗанов Гаяз Галимҗан улы—хезмәт ветераны.

1932 елның 1 гыйнварында Салавыч авылында туган. Хезмәт юлын бик иртә, Бөек Ватан сугышы барган чорда башлангыч белем алганнан соң башлый— башта алты ел колхоз терлекләрен көтә, аннан соң бригада эшләрендә була.

1953 елда, Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып механизатор һөнәре ала. Шушы елдан башлап өзлексез кырык ел дәвамында төрле елларда күптөрле исемнәр йөрткән хәзерге «Татарстан» күмәк хуҗалыгында тракторчы булып эшли.

Г.Галимҗанов ДТ-75 маркалы тракторда эшләп, гаять зур хезмәт җитештерүчәнлеге үрнәкләре күрсәтте. 1984 елда 2747 шартлы гектар, 1985 елда 2975 шартлы гектар эш башкарды. 1985 һәм 1990 елларда районның иң яхшы тракторчысы дип танылды, район хезмәт алдынгылары җыенында хакимиятнең Мактау Таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр алды, рәсеме район Мактау Тактасына куелды. Аның исеме колхозның Почет Китабына кертелде.

Г.Г.галимҗанов 1970 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медале белән бүләкләнде. Тырыш механизатор районда беренчеләрдән булып 1965 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Туган авылында яшәп, 1998 елның 15 апрелендә вафат булды.


Галимҗанов Мансур Хәйрулла улы—хәрби хезмәткәр, подполковник.

Таузар авылында 1924 елның 24 апрелендә туган. Шунда ук башлангыч белем ала. Карадуган, Балтач мәктәпләрендә укуын дәвам итә, әмма урта белем алуга ирешә алмый—Галимҗановлар гаиләсе бәхет эзләп туган җирен ташлап китә. Алар Улан-Удэ шәһәренә килеп урнашалар. Мансур шушында 1940 елда кыска сроклы укытучылар хәзерләү курслары үтә һәм Бурят АССРның Селенга районында ике ел башлангыч сыйныфларда балалар укыта. Шунда ук кичләрен укып урта белем ала, Кяхта педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана, М.Галимҗанов армия сафларына алынып Иркутск шәһәрендәге хәрби инженерлар училищесына укырга җибәрелә. 1943 елда училищены тәмамлый һәм фронтка озатыла.

М.Галимҗанов Икенче Украина һәм Карел фронтлары составындагы сапер частьлары белән Белоруссияне, Карелияне, Польша, Румыния, Венгрия җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Ватан сугышы аның өчен Австрия белән Венгрия чигендә тәмамлана.

Сугыштан соң взвод командиры буларак совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Польшада һәм Германия Демократик Республикасында хезмәт итә.

М.Галимҗанов 1952-1953 елларда Ленинградта өлкән офицерлар хәзерләү мәктәбендә укый. Олы тәҗрибә туплаган, тормыш сынавын үткән кадр буларак, аны хәрби комиссариатлар системасына эшкә җибәрәләр. Ул Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында җаваплы постларда эшли. 1975 елда, сугышта алынган яралары һәм контузияләре борчый башлагач, ул подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Якташыбызның сугыш кырларындагы батырлыклары Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «За безупречную службу в вооруженных силах СССР» медаленең тулы өч дәрәҗәсе, Жуков медале һәм башка күп медальләр белән бәяләнә.

Казан шәһәрендә яши.
Галимҗанова Фәүзия Шәкүр кызы—хезмәт ветераны.

1948 елның 15 июлендә Борнак авылында туган. 1963 елда Яңгул урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлый һәм Чапаев исемендәге колхоз фермасында эшли башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала.

Ф.Галимҗанова 1968 елда Түнтәр авылына тормышка чыга һәм «Дружба» колхозының Түнтәр мөгезле эре терлек фермасында үгезләр симертүче булып эшли. 1982 елдан сыер савучы булып эшен дәвам итә. Дүрт дистә елга якын хезмәт дәверендә ул эзлекле рәвештә районның иң алдынгы сыер савучылары сафында барды. 1989, 1990, 1991, 1992, 2000 елларда районның иң алдынгы сыер савучысы дип танылды һәм рәсеме район Мактау Тактасына куелды. Күп мәртәбә республикабыз Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ике Бишьеллык ударнигы. 1989 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медален алды.

1997 елда Ф.Ш.Галимҗановага Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән олы исем бирелде.

Ветеран Түнтәр авылында яши.
Галимҗанова Һидая Зөфәр кызы—авыл хуҗалыгы белгече.

1949 елның 6 сентябрендә Норма авылында туган. 1967 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Казан шәһәрендә махсус курсларда укып телеграфистка һөнәре ала һәм район элемтә бүлегендә шушы һөнәре буенча хезмәт юлын башлый.

1972-1974 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый, техник-плановик белгечлеге ала.

Һ.Галимҗанованың алдагы тормыш һәм хезмәт юлы район «Сельхозтехника» берләшмәсе белән бәйле. 2004 елның сентябрендә аның районыбызның иң эре предприятиеләренең берсе булган әлеге предприятиедә эшли башлавына утыз ел тулды: 1974-1992 елларда берләшмәнең бәяләр буенча икътисадчысы, 1992 елдан соң—баш икътисадчы. Икътисадый яктан үтә чуар, болгавыр бу чорларда берләшмәнең үз матди-финанс нигезен ышанычлы саклый алуы Һ.Галимҗанованың хезмәтенә дә турыдан-туры бәйле.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 2000 елда Һ.Галимҗановага Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.
Галимов Габделгани Галим улы—һөнәр остасы.

Балтач авылында 1885 елда туган. Габдрәүф хәзрәткә йөреп укырга-язарга өйрәнә. Түнтәр мәдрәсәсендә укый, үз чорының укымышлы кешесе була. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, авыр яра алып кайта һәм Балтачның Закирҗан байда эшли—Казан- Балтач арасында ат белән йөк ташый. Казанга тире,йон кебек чимал, һөнәрчеләр эшләгән продукцияне илтә, Балтачка байның кибетләре өчен товар, кызыл мал алып кайта.

Сабый чактан һөнәрчеләр тирәсендә буталып үскән егет тиздән үзе дә тимерче, калайчы, столяр һөнәрләрен үзләштерә, тирә-якта билгеле һөнәр иясе булып китә, балалары Габдрәхим, Гәрәй, Исмәгыйл, Нургалине дә шушы һөнәрләргә өйрәтә. Олы улы Габдрәхимнең агачтан велосипед ясап, шуңа атланып йөрүе турында Балтач өлкәннәре әле дә искә алалар.

Г.Галимов төрле елларда Арбаш, Сосна, Шубан авылларында тимерче булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында Ленин исемендәге колхоз тимерчесе була. Ерак тирә-якка өй җиһазлары, калайдан савыт-саба, йорт кирәк-яраклары ясый. Район, колхоз, оешма җитәкчеләре ул елларда тарантас, кошевкаларда йөриләр. Аларның иң җыйнак, җиңел, җитез һәм матурларын Габделгани оста ясый…

1967 елда Балтач авылында вафат була.


Галимов Рәшит Муллагали улы—дәүләт эшлеклесе.

1949 елның 17 мартында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш сигезьеллык, Балтач урта мәктәпләрендә укып урта белем ала. Бер ел туган авылындагы «Балтач» совхозында эшли.

Р.Галимовның шушыннан соңгы гомере тулысы белән комсомол, партия, совет эшенә багышланган. 1967-1971 елларда Чүпрәле районында чыга торган «Яңа юл» газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшли. 1971 елда туган ягына кайта һәм ВЛКСМның Балтач район комитетында оештыру бүлеге мөдире була. Читтән торып Казан дәүләт университетының филология факультетында укый.

1972-1973 елларда Р.Галимов Совет Армиясе солдаты. Армия сафларыннан кайткач аны ВЛКСМның Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар.1979-1981 елларда— Саратов Югары партия мәктәбе тыңлаучысы. Укуын тәмамлагач аны КПССның Арча райкомы карамагына җибәрәләр. Ул КПСС райкомының оештыру бүлеге мөдире (1981-1983 еллар), КПСС райкомы секретаре (1983-1985 еллар), КПСС райкомының икенче секретаре (1985-1986 еллар) булып эшли. Шушы чорда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

1986 елда якташыбыз халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана һәм 1989 елга кадәр шушы хезмәтне башкара. 1989 елда Татарстан Республикасы Министрлар Советының башкарма органнар белән эшләү бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1992 елдан 1998 елның октябренә кадәр—Татарстан Республикасы Президенты аппаратының оештыру бүлеге мөдире. Бер үк вакытта Татарстан Республикасы Президентының дәүләт хезмәткәрләре белән эшләү департаменты җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. 1998 елның октябреннән—Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан региональ бүлеге управляющие.

Р.М.Галимовның эшчәнлегенә һәрвакыт төгәллек, принципиальлек, максатчанлык, таләпчәнлек кебек олпат сыйфатлар хас. Шуның өчен дә ул, кайда һәм нинди генә вазыйфада эшләмәсен, кешеләрнең тирән ихтирамын казанды. Районыбызда эшләгән чорда хезмәт ияләре депутатларының унбишенче (1975-1977 еллар), уналтынчы (1977-1980 еллар) чакырылыш район Советы депутаты, КПССның район комитеты әгъзасы, аның бюро әгъзасы итеп сайланды.


Галимов Тәнвир Муллагали улы— мәгариф хезмәте алдынгысы.

1946 елның 12 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, Балтач урта мәктәбендә укып 1964 елда урта белем ала. Чүпрәле районының Шеланга, Яңа Кәкреле, Татар Бизнәсе авылларындагы сигезьеллык мәктәпләрдә балалар укыта.

1965 елда Т.Галимов Казан дәүләт университетының туфрак- биология факультетының читтән торып уку бүлегенә керә, Бөрбаш сигезьеллык мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта башлый. Университетны 1971 елда тәмамлый. 1970 елда Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә.

1972-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Т.Галимов хәрби хезмәтен тутырып 1973 елда туган авылына кайта. Ул—Бөрбаш сигезьеллык мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. 1995 елдан— Бөрбаш урта мәктәбе директоры.

Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Т.М.Галимовка 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исем бирелде.


Галимуллин Гани Галимулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1905 елның 3 маенда Чутай авылында туган. Башлангыч белем алганнан соң әти-әнисеннән бик яшьли ятим калу сәбәпле сабый килеш хезмәт юлына баса—авылның хәлле кешеләрендә батрак була, иген игә, урман кисә, таш чыгара. Сәләтле, кызыксынучан, максатка омтылучан егет үз белемен күтәрүгә даими зур игътибар бирә. 1925 елда Арча кантоны мәгариф бүлегендә махсус аттестация узып Чутай, Алан, Славыч, Яңгул авылларында балалар укыта. Шушы чорда ВКП(б) сафларына кабул ителә, авыл партия ячейкаларына җитәкчелек итә.

1931 елда Г.Галимуллин ВКП(б)ның Түнтәр район комитетына инструктор итеп алына. 1941 елның августына кадәр Балтач районында төрле партия, совет, хуҗалык эшләрендә була.

1941 елның августында Г.Галимуллин Кызыл Армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышы зилзиләләренә кереп китә. Ул Мәскәүне саклау, туган илебезнең күп шәһәрләрен азат итү, Көнчыгыш Двина елгасын кичү, Балтик буе республикаларын фашистлардан азат итү сугышларында катнаша, иң авыр участокларда, иң алгы сафларда була, чын батырлык үрнәкләре күрсәтә— политрук буларак атакаларга иң беренче булып күтәрелә. Кенигсберг шәһәре тирәсендәге сугышларда авыр яралана. Сугышны полк партия оешмасы секретаре, капитан дәрәҗәсендә тәмамлый

Авыр сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Г.Г.Галимуллин биш орден—Сугышчан Кызыл Байрак, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Смоленск өлкәсенең Велиж шәһәре гражданнары аңа шәһәрне азат итүдәге батырлыклары өчен шәһәрнең Почетлы гражданины исемен бирәләр. Шәһәр музеенда Г.Галимуллинның батырлыгына багышланган махсус стенд бар.

Сугыштан соң Г.Г.Галимуллин егерме ел төрле партия һәм совет эшләрендә эшләде. Лаеклы ялга чыкканнан соң Казан шәһәрендә яшәде.

Казан шәһәрендә 1999 елда вафат булды.
Галимуллин Ильяс Галимулла улы—хезмәт ветераны.

1926 елның 17 июлендә Түбән Кенә авылында туган. 1940 елда Кенә җидееллык мәктәбен тәмамлый. Бала килеш колхозда сугышка киткән өлкәннәрне алыштырып авыр хезмәтләр башкара.

1948 елда Үрнәктәге авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында тракторчылар хәзерләү курслары тәмамлый, Балтач МТСында тракторчы булып эшли. 1953 елда аны Түбән Кенәдәге «Кызыл чишмә» колхозының трактор бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. Колхозлар эреләндерелеп Калинин исемендәге колхоз барлыкка килгәч тә ул шушы хезмәтен дәвам итә, даими рәвештә һөнәри осталыгын күтәрә һәм камилләштерә. 1976 елда аны колхозның Түбән Кенәдәге икенче бригадасының машина-трактор паркы мөдире итеп куялар. Лаеклы ялга киткәнче шушы хезмәтне башкарды.

Тырыш механизатор һәм оештыручы буларак, күп мәртәбә район күләмендә җиңүче булды. 1985 елда районның иң хөрмәтле остазы дип танылды. Калинин исемендәге колхозның Почетлы әгъзасы. Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1983 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ветеран күп еллар колхозның ветераннар Советына җитәкчелек итте. Республика ветераннар Советы идарәсе әгъзасы итеп сайланды.

Туган авылы Түбән Кенәдә яши.


Галимуллин Йосыф Галимулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елның 1 гыйнварында Иске Салавыч авылында туган. Туган авылында башлангыч белем ала. Хезмәт юлына бик иртә баса—1932 елда колхоз терлекләрен көтүгә алына. Бер ел Балтач-Яңгул маршрутында ат белән почта ташый. 1935 елда энергияле егетне авылдагы «Кызыл яшьләр» колхозы бригадиры итеп куялар һәм ул заманында гаять авыр һәм җаваплы булган шушы хезмәтне дүрт ел башкара.

Бөек Ватан сугышы башлангач бригадирга бронь бирелүгә карамастан, районның берничә чая комсомолы белән үзе теләп фронтка китә. 1941 елның көзендә Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша. 1942 елның гыйнварында каты яралана. Ярты ел госпитальләрдә дәваланганнан соң кабат сугышка керә. Брянск янындагы, Курск дугасындагы сугышларда катнаша. 1944 елда кабат яралана. Савыгып чыкканнан соң сугыш юлын дәвам итә. Берлинны алуда катнаша, Җиңү көнен дә Берлинда каршылый.

Й.Галимуллин туган ягына 1946 елның маенда гына кайта. Сугыш юлларындагы батырлыкларының дәлиле буларак ике орден, сугышчан медальләр тагып кайта ул.

Сугыштан соң бригадир булып эшләвен дәвам итә. Көзен аны инде эшче-крестьян депутатларының Салавыч авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Сугыш елларында какшаган авылны тернәкләндерү өчен ул күп эш башкара. Зур оештыру сәләтен күреп 1952 елда аны «Кызыл яшьләр» колхозының рәисе итеп сайлыйлар. Бер елдан соң колхозларны эреләндерү башлана—әлеге хуҗалыкка тирә-як авыллардагы өч колхоз кушыла. Ул гына да түгел, 1960 елда хуҗалык Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне авылларын үз карамагына ала. Й.Галимуллин озак еллар дәвамында шушы эре колхоз белән уңышлы җитәкчелек итә. Колхозда яңа терлек каралтылары, мәдәният объектлары, балалар бакчалары салына. Менә шушы хезмәтләре өчен рәискә 1965 елда районда беренчеләрдән булып Татарстан АССРның атказанган төзүчесе исеме бирелә. 1966 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Й.Г.Галимуллин 1971-1985 елларда район кулланучылар җәмгыятенең Салавыч сәүдә берләшмәсе директоры булып уңышлы эшләде.

Ветеран 2003 елның 4 апрелендә вафат булды.
Галимуллин Рафис Котдүс улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1951 елның 1 сентябрендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, Балтач урта мәктәбендә укып урта белем ала. Укуын Казан ветеринария институтында дәвам итә. 1975 елда институтны тәмамлап Чистай районының «Ромашкинский» совхозында баш ветеринария табибы булып хезмәт юлын башлый.

1976-1977 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армиядән демобилизацияләнү белән туган авылындагы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда баш ветеринария табибы вазыйфаларын үтәүгә керешә. 1980 елда колхоз идарәсе карары белән баш зоотехник итеп билгеләнә. Бүгенгәчә ул шушы хезмәттә.

Утыз елга сузылган хезмәт юлында Р.К.Галимуллин үзен тирән белемле, үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән, искиткеч тыйнак һәм җаваплы белгеч итеп танытты. Ул ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы шәхес. Авыл кешеләренең үз хуҗалыкларындагы терлекләргә хезмәт күрсәтүгә ул зур көч куя. Бүгенге «Татарстан» күмәк хуҗалыгының югары нәтиҗәлелек белән эшләүче терлекчелек тармагын булдыруда Р.К.Галимуллинның хезмәте гаять зур.

Р.Галимуллин 1982, 1985, 1988, 1992, 1996 елларда районның иң яхшы белгече дигән исемгә лаек булды, аңа район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, рәсеме район Мактау Тактасына куелды. Берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык батыры» билгеләре белән бүләкләнде. 1989 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән олы исем бирелде. Авылдашлары Р.Галимуллинны 1995 елда халык депутатларының егерме икенче чакырылыш Балтач район Советы депутаты итеп сайладылар.


Галимуллин Ринат Гыйззәт улы—галим, техник фәннәр кандидаты.

1937 елда Балтач авылында туган. 1955 елда Балтач урта мәктәбен, 1960 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Югары белем алып чыккан яшь белгеч—химия технологиясе инженеры—Тамбов өлкәсенең Котовск шәһәрендәге химия заводына эшкә җибәрелә. Монда ул 1962 елга кадәр өлкән мастер булып эшли.

1962 елда үзе укыган институтның химия технологиясенең процесслары һәм аппаратлары кафедрасының аспирантурасына кабул ителә. Аны тәмамлап диссертация яклый һәм техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Шушы ук кафедрада ассистент, өлкән укытучы булып эшли. Институтта укыту белән беррәттән теоретик хәзерлеген киңәйтү максаты белән Казан Дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый.

Р.Галимуллин галим буларак киң фәнни эшчәнлек алып бара. Ул алтмыштан артык фәнни хезмәтләр, уннан артык уйлап табу патентлары авторы.

Р.Галимуллин милли җанлы шәхес. 1993 елдан башлап башка татар галимнәре белән берлектә беренче милли татар университетын булдыру юнәлешендә зур кайгыртучанлык күрсәтә һәм киң эшчәнлек җәелдерә. Шушы максатларда төрле фәннәр буенча дәреслекләр төзүдә һәм редакцияләүдә катнаша, Казан технология университетында татар телендә лаборатор эшләр җыентыгы төзеп нәшер итә. Фикердәшләре белән бергәләп әлеге университетта механика һәм технология тармаклары белгечләре хәзерли торган ике татар группасы ачуга ирешә. Аның инициативасы белән шушында татар телендә укыту буенча методик үзәк төзелә.

Галим үзенең фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә.


Галимуллин Харис Галимулла улы—хезмәт ветераны.

1932 елның 10 мартында Иске Салавыч авылында туган. Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм гомерен тулысы белән авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә багышлый. Аның хезмәт юлы ил буенча авыл хуҗалыгына игътибар арткан, бу тармакның киң интенсив үсеш алган чорына туры килә. Бу чор нәкъ менә Х.Галимуллин кебек киң карашлы, бөтен барлыгы белән җиргә береккән шәхесләргә мохтаҗ иде.

Х.Галимуллин унбиш яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып комбайнчы белгечлеге ала һәм дүрт ел комбайн штурвалы артына утырып игеннәрне урып-җыюда катнаша.

1951-1954 елларда ул—Совет Армиясе солдаты. Шушында полк мәктәбендә укып серҗант дәрәҗәсе ала һәм шофер һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәттән кайткач туган колхозында шофер булып эшли.

1960 елда Х.Галимуллинны колхозның трактор бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. Үзен булдыклы оештыручы итеп күрсәткән яшь егетне Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы берьеллык авыл хуҗалыгы өчен җитәкче кадрлар хәзерләү мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач ул—КПССның Балтач райкомы инструкторы. 1966 елның июнендә «Правда» колхозыннан яңа гына аерылып чыккан «Алга» колхозына рәис итеп сайлана. Монда биш ел эшләү дәверендә бернинди материаль базасы, җитештерү объектлары булмаган әлеге хуҗалыкны чын мәгънәсендә җитештерүчән эшләрлек колхозлар рәтенә күтәрүгә ирешә.

Булганлыгын, тәвәккәлеген күреп Х.Галимуллинны үзенең туган авылындагы тагын да зуррак булган «Социалистик Татарстан» колхозына рәис итеп күчерәләр. Лаеклы ялга киткәнче шушы хуҗалыкка җитәкчелек итте ул.

Х.Г.Галимуллинның әлеге хуҗалыкта эшләгән чоры үзе бер гыйбрәтле тарих. Шушы чорда колхоз исеме бөтен союзга билгеле булган алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әйләнде. Хуҗалыкның барлык тармакларында хезмәтне оештыруның иң прогрессив ысуллары кертелде. Фермаларда эшне ике сменалы итеп оештыру шушында башланды. Техника паркына хезмәт күрсәтүнең өр-яңа формалары туды. Печәнне чокырларда саклау, сенаж салу ысуллары камилләштерелде. Агрономик таләпләр минераль ашламаларны гектарга килограммлап кына кертергә тәкъдим итсә, салавычлылар аны берничә дозада кабатлап 1,5 центнерга кадәр җиткерделәр һәм шуның белән иген уңышын рекордлы дәрәҗәгә күтәрделәр. Монда уңыш тәмам тотрыклы хәләт алды. Колхоз терлекчелекне үстерү өлкәсендә үрнәк дәрәҗәсенә иреште, күп прогрессив яңалыкларның инициаторы булды. Хуҗалыкның барлык җитештерү тармаклары район һәм республика күләмендә өйрәнү-тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Әнә шундый күренекле уңышлары өчен ул вакытта инде «Социалистик Татарстан» газетасы исемен йөрткән әлеге колхоз 1981 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды.

Колхоз авыллары танымаслык булып үзгәрде, ныгыды, матурайды. Авылларны төзекләндерү, авыл кешесенең хезмәт, көнкүреш һәм ял шартларын яхшырту мәсьәләләре колхоз җитәкчесенең һәрвакыт игътибар үзәгендә торды, колхоз хисабына һәм колхозның зур ярдәме белән күп дистәләгән торак йортлар төзелде. Кешеләр дә бу кайгыртучанлыкка фидакарь хезмәт белән җавап бирделәр.

Х.Галимуллин шушы чорда читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлады.

Х.Г.Галимуллинның авыл хуҗалыгы тармагындагы ярты гасырлык тиңсез фидакарь хезмәте 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1976 елда Октябрь Революциясе, 1985 елда Ленин орденнары, күп медальләр белән бәяләнде. Ул унберенче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты итеп сайланды, 12-18, 21 чакырылыш Балтач район Советы дерпутаты, күп мәртәбә КПССның Татарстан өлкә һәм Балтач район конференцияләре делегаты булды, КПССның район комитеты әгъзасы булып сайланды.

Үзенең хезмәт һәм тормыш юлына багышланган китабын «Олы юл» дип исемләгән иде ул. Ә авыл, туган җир, аның тыйнак, фидакарь, изге җанлы кешеләре турында уйлануларын «Туган туфрак җылысы» исемле китабында яктыртты. Соңгысы— бергә хезмәт юлын үткән агроном Г.Латыйпов белән бергә язылган. Алар— ветеранның үзенә алмашка килгән яшь буынга тормыш дәреслеге.

Данлы якташыбыз бүген пенсиядә, Салавыч авылында яши.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет