Вәлиев Рәкыйп Вәлиулла улы — хезмәт ветераны.
1933 елның 3 гыйнварында Каенсар авылында туган. 1944 елда Субаш мәктәбендә башлангыч белем ала. Әнә шуннан соң алты ел—1950 елга кадәр «Марс» колхозында төрле эшкә йөри. 1950 елда Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТС каршында оештырылган курсларда укып тракторчы һөнәре алып чыга. 1951-1952 елларда—колхозда механизатор.
1952 елның августында хәрби хезмәткә чакырыла һәм 1956 елның башына кадәр хезмәт итә.
Армия сафларыннан демобилизацияләнеп кайтканнан соң 1993 елга кадәр—пенсиягә чыкканчы—Тукай исемендәге колхозда чылбырлы тракторда эшләде. Кайсы гына участокта булса да сынатмады, һәр тапшырылган эшне югары сыйфат белән башкарды. Яшьләр өчен якын остаз булды, байтак хезмәттәшләрен үз һөнәренә өйрәтте. Үзе һәрвакыт районның иң алдынгы тракторчыларының берсе булды.
1985 елда Р.Вәлиевкә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының Почетлы колхозчысы.
Каенсар авылында яши.
Вәлиева Мәдинә Габдрәүф кызы — хезмәт ветераны.
1951 елның 7 мартында Иске Салавыч авылында туган. 1968 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан шәһәренең 42-һөнәри-техник училищесында дәвам итә, тегүче һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Казанның 1-ательесында тегүче булып 1970 елда башлый. 1973-1976 елларда Үзбәкстан ССРның Ахангаран шәһәрендәге көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче була.
1976 елда М.Вәлиева туган ягына кайта һәм Балтач мех әйберләр төгү фабрикасында бер ел тегүче булып эшли. 1977 елның декабрендә район элемтә үзәгенең Салавыч почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли башлый. Тиз арада яңа хезмәтенең серләрен үзләштерә. Үзенең игътибарлылыгы, ягымлылыгы, эшен җиренә җиткереп башкара белүе, намуслылыгы белән авылдашларының һәм хезмәттәшләренең тирән хөрмәтен яулый. 1985 елда РСФСР Элемтә министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә, Татарстан элемтә производство-техник үзәгенең Мактау Тактасына кертелә, район хакимиятенең Мактау Таныклыгына лаек була.
2005 елның 17 февралендә М.Вәлиевага Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Салавыч элемтә бүлекчәсе начальнигы булып эшләвен дәвам итә.
Вәлиева Нурания Фәйзрахман кызы — хезмәт ветераны.
1934 елның 11 февралендә Кенәбаш авылында туган. 1946 елда Кенәбаш башлангыч мәктәбен тәмамлау белән колхозда эшли башлый. 1949-1950 елларда аңа сарыклар, бозаулар карарга туры килә. 1950 елда сыер савучы итеп билгелиләр. Шушы игелекле хезмәткә Н.Вәлиева үзенең 42 ел гомерен багышлый. Аның хезмәт юлы тулысынча үзенең туган авылындагы сөтчелек фермасында уза—бер коллективка, бер хезмәткә бирелгән гомер! Дистәләгән яшь савымчыларның остазы булды ул. Үзенең хезмәткә җаваплы карашы, фидакарьлеге белән башкаларны әйдәп баручы булды. Шуның белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулады. 1971, 1973, 1975 елларда авылдашлары Н.Вәлиеваны хезмәт ияләре депутатларының Карадуган авыл Советы, 1971 елда Балтач район Советы депутаты итеп сайладылар. Олы хезмәт юлы хөкүмәтебез тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бәяләнде.
Ветеран туган авылы Кенәбашта яши.
Вәлиева Суфия Гафиулла кызы — хезмәт алдынгысы.
1948 елның 1 февралендә Чутай авылында туган. Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм колхоз производствосында эшли башлый. 1964 елда фермага бозаулар карарга килә. 1966 елда аны инде сыер савучы итеп билгелиләр. Алдагы бөтен гомере шушы хезмәттә үтә.
С.Вәлиева ил күләмендә терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыру, терлекчелекне интенсив нигездә үстерү өчен көрәш башланган елларда бу тармакка килгән буын вәкиле. Районыбызда ул елларда сокланырлык хезмәт нәтиҗәләре күрсәтеп республика маягы дәрәҗәсенә күтәрелгән хезмәт батырлары күп. С.Вәлиева да әнә шулар арасында. Ул 1968 елда ук инде район савымчылары арасында җиңү яулый, КПСС райкомының, район Советы башкарма комитетының Мактау Грамотасына, кыйммәтле бүләккә лаек була. Андый бүләкләр күп аның хезмәт юлында. Ә бүләкләрнең иң абруйлысы—2002 елда бирелгән Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеме.
С.Вәлиева колхоз производствосында эшләвен дәвам итә.
Вәлиева Фәһемия Зиннәтулла кызы — Герой- ана.
1932 елның 10 гыйнварында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Хезмәт юлын туган авылындагы «Кызыл Татарстан» колхозында башлый һәм 1982 елга кадәр колхоз эшләрендә була.
1952 елда авылдашы Шәйдулла Вәлиев белән гаилә төзеп җибәрәләр. Аларның хезмәт сөючән тату гаиләсендә унбер бала туып үсә һәм зур тормышка фатыйха ала. Алар киң илебезнең төрле почмакларында бүгенге көндә үз гаиләләре белән үз юлларын салалар: Фәния—Ижевск каласында бухгалтер, Сания—туган авылында сатучы, Рәйханә—Бөрбаш балалар бакчасында пешекче, Люция—Яңгул урта мәктәбе укытучысы, Гөлсем—Бөрбаш урта мәктәбендә пешекче, Роза—Екатеринбург шәһәрендә тәрбияче, Саҗидә—Ижевскда хисапчы, Фәридә—Казан шәһәрендә авиация заводында эшли, Рөстәм—Бөрбаш мәктәбе укытучысы, әти-әниләре белән бергә яши, Ләйсән—Норма мәктәбендә хисапчы, Самат—туган авылында эшмәкәр. Алар инде әти-әниләренә 25 онык бүләк иткәннәр, инде оныкчыклары да бар.
СССР Югары Советының 1970 елның 22 октябрь Указы белән Ф.З. Вәлиевага «Герой-ана» алтын медале тапшырылды. Ул «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе иясе.
Вәлиуллин Тәлгат Вәлиулла улы — хезмәт ветераны.
Түнтәр авылнда 1937 елның 24 октябрендә туган. 1952 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхозда атлы йөк ташучы булып эшли. 1956-1959 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач Балтач РТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсларын үтә, 1960 елда «Дружба» колхозында тракторчы булып эшли башлый һәм бөтен хезмәт юлын игенче хезмәтенә багышлый.
Т.Вәлиуллин районыбызның иң нәтиҗәле, иҗади эшләүче механизаторларының берсе булды. Игенче хезмәте өчен үтә дә җаваплы булган мәсьәләгә — эшнең югары сыйфатлы булуына һәрдаим зур игътибар бирде. Менә шушы төгәллеге, төпле җир кешесе була белүе белән күпләргә үрнәк булды.
Алдынгы механизатор Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Мактау Таныклыгы, «Тугызынчы бишьеллык батыры» билгесе белән бүләкләнде. 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды. 1986 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.
Ветеран Түнтәр авылында яши.
Вәлиуллин Хәйрулла Вәлиулла улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
Казан өязенең Чыпчык волосте (хәзерге Биектау районы) Ямаширмә авылында 1907 елның 27 апрелендә туган. Шушында башлангыч белем ала. Хезмәт юлы әтисе хуҗалыгында иген игеп башлана.
1924 елда комсомолга керә һәм 1925 елда Казандагы совет-партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Аны тәмамлап 1927-1929 елларда Зур Кавал авылында избач булып эшли. 1929-1932 елларда Мәмдәл авылында, 1932-1934 елларда—Дөбьязда избач, крестьян яшьләре мәктәбе мөдире һәм укытычысы була, наданлыкны бетерүгә зур тырышлык куя.
Х.Вәлиуллин 1931 елда Кызыл Армия сафларына алына.1934-1939 елларда—ул вакыттагы Дөбьяз районы үзәгендә мәгариф бүлеге мөдире, урта мәктәп директоры, ВКП(б) район комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары. Аннан соң бер ел дәвамында шушы районның Юртыш МТСы директорының сәяси эшләр буенча урынбасары. 1940-1943 елларда—Дөбьяз районы хәзерләүләр бүлеге мөдире.
1947-1949 елларда Х.В.Вәлиуллин Казанда ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый һәм аны тәмамлагач Чепьяга җибәрелә: 1949-1952 елларда ул хезмәт ияләре депутатларының Чепья район Советы башкарма комитеты рәисе, 1952-1954 елларда— ВКП(б)ның район комитетының беренче секретаре. Сугыштан соңгы авыр, җимереклек һәм төшенкелектән чыгу елларында ул район хуҗалыгын торгызу, авыр тормыш хәле кичерүче авыл халкын социаль яклау буенча нәтиҗәле эш оештыра. Бу елларда бигрәк тә ятим калган балаларны яклауга, балалар учреждениеләре төзүгә зур игътибар бирелә. Кара тарантаска җигелгән кара атка утырып көтмәгәндә килеп чыга, игътибар белән кешеләрне тыңлый торган «райком Хәйри»не Чепья төбәге өлкәннәре әле дә хәтерлиләр.
Чепьядан киткәннән соң Х.Вәлиуллин Алат спирт заводы директоры булып эшли. Гомеренең ахыргы елларында Биектау районының Дөбьяз авылында яши һәм шунда 1975 елның җәендә вафат була. Кабере—Дөбьяз авылы зиратында.
Воецкий Иван Романович (Романов) — дин эшлеклесе.
1747 елда Чепья авылында туган. Чепья приходы чиркәвенең беренче священнигы Ефимий Воецкийның оныгы. Тәүге дәресләрне һәм дини белемне әтисеннән алган. 1764 елда Чепья чиркәвендә дьячок булып руханилык хезмәтен башлаган. 1770 елдан—дьякон. 1776-1820 елларда—чиркәүнең священнигы.
Рухани буларак аны 1818 елда бирелгән менә бу характеристика тулысынча күз алдына китерә: «Отчасти простоват, впрочем и добр, трезвой жизни и должность исправляет. Вотский язык знает твердо, черемисский—хорошо, татарский—отчасти».
1820 елда Чепьяда вафат булган. Чиркәү биләмәсенә күмелгән.
Волков Анатолий Александрович—хәрби хезмәткәр, подполковник.
1934 елның 2 ноябрендә Түбән Ушма авылында туган. Түбән Ушма башлангыч, Кече Лызи җидееллык, Балтач урта мәктәбендә укый. 1952 елда урта белем алганнан соң хәрби һава көчләренең Казандагы зенит-прожекторлык училищесына укырга керә. 1955 елда аны тәмамлап Харьков шәһәрендәге радиолокация установкалары операторлары хәзерләү мәктәбендә взвод командиры булып хезмәт юлын башлый. 1957 елда радиолокация станциясе начальнигы итеп билгеләнә. 1959 елда Харьков шәһәрендәге Советлар Союзы мршалы Л.А.Говоров исемендәге артиллерия-радиотехника академиясенә укырга керә, аны тәмамлап Байкал арты хәрби округында хезмәт итә.
1969 елда А.А.Волков мәскәү хәрби округына космик киңлекләрне күзәтү үзәгенә күчерелә һәм анда 1980 елга кадәр хезмәт итә, шушы үзәкнең баш инженеры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.
Ил оборонасын ныгыту һәм камилләштерүгә керткән зур хезмәтләре өчен күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Шулар исәбендә—«СССР Хәрби Көчләрендә бик яхшы хезмәт иткән өчен» медаленең тулы өч дәрәҗәсе.
Бүгенге көндә отставкадв, Харьков шәһәрендә яши.
Волкова Ольга Семеновна — Герой- ана.
Чепья авылында 1964 елның 24 апрелендә туган. Чепья урта мәктәбен тәмамлап, Чепья «Сельхозтехника» берләшмәсендә хезмәт юлын башлый.1981 елда шунда ук эшләүче хезмәт алдынгысы Василий Волков белән гаилә кора.
Бүгенге көндә Волковлар гаиләсендә унөч бала туган. Алар арасында инде тормышта үз урыннарын, үз юлларын тапканнары да, әле тәпи йөрергә генә өйрәнеп килүчеләре дә бар. Аларның матур исемнәре киләчәкләренең дә матур, якты булачагына өмет уята: Алена (1982 елда туган), Евгений (1984 елда туган), Руфина (1985 елда туган), Надежда (1986 елда туган), Юлия (1987 елда туган), Павел (1990 елда туган), Олеся (1991 елда туган), Артем (1993 елда туган), Станислав (1994 елда туган), Августина (1997 елда туган), Диана (1999 елда туган), Анжелика (2002 елда туган), Лиана (2004 елда туган)…
Республикабыз Президенты 2001 елда О.Волковага Татарстан Республикасының «Ана даны» медален һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Район хакимияте бу гаиләгә яңа йорт җитештереп бирде.
Г
Габбасов Габдулла Закир улы—хәрби хезмәткәр, полковник.
Түнтәр авылында 1916 елның 9 февралендә туган. Түнтәрдә тугыз сыйныф укыганнан соң Яңгул урта мәктәбендә укып урта белем ала. 1932-1933 елларда Казанда Совет хокук институтында укый. Шул чорларда ук җәйге сезонда туган авылында яңа оешып килүче колхозда кыр эшләрендә катнаша.
1933 елда туганнары чакыруы буенча Урта Азиягә китә. Башта прокуратура, эчке эшләр органнарында эшли. 1940 елда Дәүләт Куркынычсызлыгы комитетының икееллык мәктәбен тәмамлый. Шуннан соңгы 25 еллык гомере тышкы разведка хезмәте белән бәйле.
Г.Габбасов Бөек Ватан сугышында катнаша, Иранда хезмәт итә. Аңа Урта Азиянең күп шәһәрләрендә дә эшләргә туры килә. Үзбәк, төркмән, әзербайҗан, фарсы телләрен камил үзләштерә. 1957 елдан Татарстан Республикасында Дәүләт Куркынычсызлыгы органнарында эшли.
1965 елда авыру сәбәпле аңа әлеге хезмәт белән хушлашырга туры килә. Әмма гомумән хезмәт белән түгел—тагын 28 ел дәвамында Казан электрон исәпләү машиналары заводының саклау хезмәте начальнигы булып эшли ул.
Г.Габбасов хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек була. Ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 16 медаль кавалеры.
Якташыбызның хезмәт юлын аның балалары дәвам итә. Олы улы Фирүс—Федераль Куркынычсызлык хезмәте полковнигы, икенче улы Фирдәвес—хирург, кызы юрист. Алар сафына хәзер берәм-берәм югары белем алып оныклары басып килә.
Ветеран Казан шәһәрендә яши.
Габбасов Фәйзрахман Закир улы—партия һәм хуҗалык эшлеклесе.
1898 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укый, Малмыж шәһәрендә рус мәктәбендә белем ала. Бөек Октябрь революциясен патша армиясе сафларында каршылый. Беренче көннәреннән үк революция идеяләрен кабул итә. 1918 елда ВКП(б) сафларына керә һәм Гражданнар сугышында кызыл комиссар буларак катнаша. Сугыш ялкыннары сүрелә башлагач туган ягына кайта һәм яңа тормыш төзү хәрәкәтенә чума. Ф.Габбасов—Балтач төбәгенең беренче коммунистларының берсе. 1920-1922 елларда ул Арборда волость комитеты рәисе була. 1922-1926 елларда—ВКП(б)ның Арча кантон комитетының беренче секретаре. Ул чорда Арча кантоны хәзерге алты район җирләрен берләштергән. Чорның катлаулылыгын да үлчәүгә салсак, аның җилкәсенә никадәр авыр һәм җаваплы эш салынганын һәм аны башкару өчен нинди ихтыяр көче кирәк булганын күзаллау кыен түгел
Менә шушы посттан ВКП(б) Үзәк комитеты карары белән Ф.Габбасов 1926 елда Үзбәкстан Республикасына совет власте урнаштырырга, аны ныгытырга җибәрелә. Ул Үзбәкстан шикәр тресты начальнигы итеп билгеләнә. Эшне үзенә хас кыюлык һәм киң колач белән оештыра ул. Совет властеның урнашуын теләмәгән басмачылар 1930 елда эш урынында яшьли гомерен өзәләр аның.
Якташыбызның җәсады Ташкент шәһәрендә җирләнгән.
Габбасова Рәбига Сибагат кызы—мәгариф хезмәте ветераны.
Салавыч авылында туган. Туган авылында мәдрәсәдә укыганнан соң авылда крестьян хезмәтендә була. Совет власте урнашканнан соң аны Казанга укытучылар институтына укырга җибәрәләр һәм ул аны 1922 елда тәмамлый. 1925 елга кадәр Карадуган мәктәбендә укыта. Шушында ВКП(б)ның Арча кантон комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фәйзрахман Габбасов белән гаилә кора. 1926 елда ВКП(б) Үзәк комитеты карары белән аларның гаиләсе Үзбәкстан Республикасына җибәрелә. Р.Габбасова башта Ташкент, аннан соң Бекабад шәһәрләрендә балалар укыта. Хезмәтләре өчен аңа Үзбәкстан ССРда беренчеләрдән булып Үзбәкстан ССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.
Р.Габбасовага беренчеләрдән булып Бекабад шәһәренең Почетлы гражданы исеме бирелә.
Рәбига һәм Фәйзрахман Габбасовларның бердән-бер уллары Вил Габбасов шулай ук Үзбәкстан ССРда күп җаваплы постларда эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша, авыр яралана. Аңа Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр бирелә. Ул шулай ук Бекабадның Почетлы гражданы.
Рәбига һәм аның улы Вил Габбасовлар Бекабад шәһәрендә вафат булганнар һәм шунда җирләнгәннәр.
Габделбәров Гәбделфәрт Габделбәр улы—хезмәт алдынгысы.
1948 елның 15 мартында Шеңшеңәр авылында туган. 1963 елда Смәел мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлый һәм Казан шәһәрендәге 27- һөнәри-техник училищеда укып слесарь һөнәре ала. 1966-1967 елларда Алтай краеның Рубцово машина төзү заводында слесарь булып хезмәт юлын башлый.
1967 елның җәендә туган төбәгенә кайта һәм «Сельхозтехника»ның Чепья бүлекчәсендә шул ук хезмәтен дәвам итә. 1967-1969 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
1969 елдан, хәрби хезмәттән кайткач, башта «Сельхозтехника»ның Чепья бүлекчәсендә, аннан соң «Сельхозтехника»ның район берләшмәсендә армиядә үзләштергән белгечлеге буенча шофер булып эшли. 1975 елда Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасына килә һәм автокрановщик булып эшли башлый. Ул коллективның иң хәзерлекле, иң катлаулы эшләрне башкара ала торган, тырыш крановщигы. Узган гасырның җитмешенче елларыннан соң районда барлыкка килгән һәр объектта аның хезмәте бар.
1993 елда Г.Габделбәровка Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Габделхаков Габделфәрт Габделхак улы—хезмәт ветераны.
1939 елның 11 мартында Шеңшеңәр авылында туган. 1954 елда Шеңшеңәр җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1958-1961 елларда Үрнәктәге авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укый һәм киң профильле механизатор һөнәре ала.
Г.Габделхаков 1962 елдан лаеклы ялга киткәнче үзенең туган авылындагы «Маяк» колхозында механизатор-комбайнчы булып эшләде, үз эшенең иң югары остасы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул алты ел рәттән (1970-1975) «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнде, 1976 елда «Тугызынчы бишьеллык батыры» билгесе алды, 1979, 1981, 1983 елларда районның иң алдынгы комбайнчысы булып танылды һәм район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары олы бүләкләргә лаек булды.
Г.Габделхаков 1972, 1973 елларда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза, 1981 елда—көмеш медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгын механикалаштырудагы олы хезмәтләре өчен 1986 елда аңа «Почет билгесе» ордены тапшырылды. 1983 елда алдынгы механизаторга Татарстан АССРның атказханган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.
Г.Габделхаков күпләрне сокландырырлык фидакарь, бай хезмәт юлы үтте, колхоздашларының, райондашларының олы ихтирамын яулады, күп яшьләр өчен үрнәк остаз булды.
Ветеран туган авылы Шеңшеңәрдә яши.
Габделхаев Билсур Габделхай улы—галим, физика-математика фәннәре докторы.
1936 елның 29 октябрендә Курган өлкәсендә туган. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый, ике ел дәвамында Яңгул урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
Б.Габделхаев 1961 елда бик яхшы билгеләр белән В.И.Ульянов (Ленин) исемендәге Казан Дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый, аспирантурада укуын дәвам итә. 1962 елдан— ассистент, 1967 елдан—өлкән укытучы. 1966 елда диссертация яклап физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1968 елдан— университетның математик анализ кафедрасы доценты. 1968-1973 елларда— Болгариянең София һәм Пловдив университетлары доценты.
1986 елда Б.Габделхаев докторлык диссертациясе яклап физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елдан— Казан университеты профессоры, 1988 елдан—кафедра мөдире. Галим математик анализ, дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләр, исәпләү математикасы һәм математик физика өлкәләрен берләштергән тармакны өйрәнүче дөньякүләм танылган зур фәнни мәктәпне тудырды. Аның югары һәм гамәли математика өлкәсендә 200гә якын фәнни хезмәте һәм күп илләрдә басылган өч монографиясе бар. Б.Габделхаев 35 фән кандидаты, өч фән докторы тәрбияләде—аларның күбесе үсеп килүче илләр өчен.
1974 елда якташыбыз Казан университеты каршындагы югары уку йортларының берләштерелгән фәнни семинары җитәкчесе итеп сайланды. «Югары уку йортлары хәбәрләре. Математика» фәнни журналының редактор урынбасары, аның редакция советы әгъзасы. 1992 елдан—Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, математика буенча аның фәнни советы рәисе.
Б.Габделхаевка 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелде. Шул ук елда АКШның география җәмгыяте аны үзенең Почетлы әгъзасы итеп сайлады, АКШның биография институты математика өлкәсендә иң югары уңышка ирешкән кеше дип танып, үзенең алтын медале белән бүләкләде. 1997 елдан—әлеге институтның җитәкче советы әгъзасы.
Дөньякүләм шөһрәтле галим якташыбыз Казан шәһәрендә яши, киң фәнни, педагогик эш алып бара.
Габдрахманов Әдарәт Габдрахман улы—хезмәт ветераны.
Таузар авылында 1937 елның 15 июнендә туган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып механизатор һөнәре ала һәм туган авылындагы Калинин исемендәге колхозда комбайнчы булып эшли. 1961-1963 елларда Казан сөт комбинаты, 1963-1970 елларда Карадуган мебель фабрикасы мастеры.
1966 елда Казанда алты айлык электромонтерлар курсы үтә. 1966-1968 елларда читтән торып Казан электротехника техникумында укый. 1968 елда Казанда югары көчәнешле линияләрдә эшләү монтерлары хәзерләү курсын тәмамлый. ОСТОның Балтач мәктәбендә шоферлар укыта. Аның тормыш принцибы—егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Ә.Габдрахманов 1970-1998 елларда кабат Калинин исемендәге колхозда (хәзер—җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте)—башта баш инженер-технолог, аннан соң терлекчелек буенча механик, соңгы чорда амбар хуҗалыгы мөдире.
1998 елда Ә.Габдрахмановка Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде. Берничә мәртәбә Карадуган авыл советы депутаты итеп сайланды.
Ветеран Карадуган авылында яши.
Гадрахманов Габделгани Габдрахман улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
Пүскән авылында 1896 елда туган. Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала, әтисенең крестьян хуҗалыгында эшләп үсә.
1915 елда патша армиясенә хәрби хезмәткә алына, атаклы Дрогобыч полкында хезмәт итә. 1917 елдагы буталчыклыклар чорында туган авылына әйләнеп кайта. Әмма 1918 елда кабат хәрби хезмәткә чакырыла— бу юлы инде эшче-крестьян Кызыл Армиясенә. Ул 36-кызыл укчы дивизия составында деникинчыларга каршы сугышларда катнаша. Шул сугышларның берсендә авыр яралана, яралары нәтиҗәсендә уң күзе дә зәгыйфьләнә. Аңа озак вакыт госпитальләрдә дәваланырга туры килә. 1921 елда гына яраларыннан дәваланып кабат туган авылына кайта.
1923 елда Г.Габдрахманов эшче-крестьян депутатларының Пүскән авыл Советы депутаты итеп сайлана. 1929-1932 елларда авылда колхоз оештыручыларның берсе була, төзелгән «Кызыл көч» колхозының рәис урынбасары вазыйфаларын үти. 1932-1939 елларда—колхозның агрономы. 1941 елда Нормабаш, Кили, Пүскән авылларындагы колхозлар берләшеп, «Комсомол» колхозы оештырыла һәм Г.Габдрахманов 1951 елга кадәр аның рәисе була. 1952-1958 елларда—шул ук колхозның агротехнигы, агрономы. Хезмәт юлының соңгы чорында ул туган колхозында гади колхозчы булып эшли.
Г.Габдрахманов үзенең олы тормыш тәҗрибәсе, крестьян зирәклеге, хезмәт сөючәнлеге, гел яңага-яңалыкка омтылышы белән иң авыр елларда да тормыш сулышын тоеп, тормыш барышыннан калышмыйча яши, башкаларны да үз артыннан ияртә белде. Аның тынгысыз олы хезмәте үзенең югары бәясен алды. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике мәртәбә «Хезмәттәге батырлык өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнде. 1944 елда аңа Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасы бирелде.
Ветеран 1966 елда туган авылы Пүскәндә вафат булды.
Габдрахманов Габделфәрт Габдрәфыйк улы—хезмәт алдынгысы.
Иске Салавыч авылында 1948 елның 30 гыйнварында туган. Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, кичке мәктәптә укып урта белем ала. 1964-1965 елларда Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып механизатор һөнәре ала һәм Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсендә тракторчы булып эшли. Кичен ДОСААФның район оешмасы каршындагы мәктәптә укып шофер һөнәрен үзләштерә.
1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач туган авылындагы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда шофер булып эшли башлый. Аның хезмәт юлы тулысы белән диярлек менә шушы авыр, әмма игелекле хезмәткә багышланган.
Г.Габдрахманов һәрвакыт районның иң алдынгы шоферлары арасында булды. Күп мәртәбә колхозның һәм районның иң яхшы шоферы титулын яулады, район хезмәт алдынгылары җыеннары сәхнәсеннән кыйммәтле бүләкләр, район җитәкчелегенең Мактау Таныклыкларын алды. Ул унынчы, унберенче, уникенче бишьеллыклар батыры билгеләренә лаек булды, 1986 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде. 2002 елда хезмәт батырына Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Бүгенге көндә Г.Габдрахманов җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыятендә автомеханик булып эшли.
Габдрахманов Габдрәфыйк Габдрахман улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
1913 елның 23 маенда Иске Салавыч авылында туган. Салавыч мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң яшьли крестьян хезмәте белән таныша. Авылда колхоз оешкач аның тырыш колхозчысы була.
1939 елда Г.Габдрахманов эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ул япон самурайлары белән Хәсән күле янындагы данлы сугышларда катнаша. Озак та үтми, аларны Карелиягә күчерәләр. Якташыбыз акфиннәргә каршы сугышларда катнаша һәм зур батырлыклар күрсәтә—ул ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Г.Габдрахманов Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була, Ленинградны саклау, Белоруссия, Польша җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены, күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Озын һәм авыр сугыш юлларын үткән батыр егет тыныч хезмәттә дә үзен тиз таныта—ул колхоз бригадиры, терлекләргә азык ташучы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен 1971 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Г.Габдрахманов 1985 елның 4 апрелендә туган авылында вафат булды.
Достарыңызбен бөлісу: |