Балтач энциклопедиясе


Гыйлаҗев Васыйл Мөдәррис улы



бет18/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   30

Гыйлаҗев Васыйл Мөдәррис улы—авыл хуҗалыгы белгече, спорт остасы.

1946 елның 7 мартында Көек авылында туган. 1964 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел хезмәт ияләре депутатларының район Советы инструкторы булып эшли. 1965-1970 елларда Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтында укый. 1970-1971 елларда—Ленин исемендәге колхозның ветеринария табибы.

1971-1972 елларда Совет Армиясе сафларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

Армиядән соң В.Гыйлаҗев районыбызның Дорга авылындагы ветеринария пункты мөдире була. 1975-1980 елларда ул «Кама» колхозының баш ветеринария табибы. 1980 елда үзенең хезмәт юлын башлаган Ленин исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып кайта. Менә инде чирек гасыр дәвамында ул шушы зур хуҗалыкның терлекләре сәламәтлеге сагында. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының сөт һәм ит җитештерүдәге зур уңышларында В.М.Гыйлаҗевның хезмәте бәһаләп бетергесез. 1993 елда «Район хезмәт батыры» исеменә лаек булды. 1997, 1998 елларда районның иң алдынгы ветеринария табибы дип танылды. Терлекчелекне үстерүдәге олы хезмәтләре өчен 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исем бирелде.

В.Гыйлаҗев атаклы спорт остасы. Ул самбо көрәше, ирекле һәм классик көрәш, волейбол буенча беренче разрядлы спортчы. 1965, 1966 елларда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионы. 1990 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призга уздыра торган еллык республика бәйгесендә җиңү яулады. Күп мәртәбә район сабан туйлары батыры.
Гыйлаҗев Мәгъсүм Гыйлаҗ улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1919 елның 25 июнендә Балтач авылында туган. Балтач урта мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлаганнан соң Ленин исемендәге колхозда эшли башлый. 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аңа әле яңа гына СССР составына кушылган Көнбатыш Украинада хезмәт итәргә туры килә. Шушында ул кече командирлар курсы үтә, шушында танкист буларак беренче көннән Бөек Ватан сугышына керә.

Сугышның башлангыч чорында М.Гыйлаҗев хезмәт иткән часть дошман тылында кала, аңа иптәшләре белән 38 тәүлек дәвамында хәвефле юллар узып, үз частьларыбызны табып кушылырга туры килә.

Брянск, Елец өчен барган каты сугышларда катнаша. 1942 елның февралендә авыр яралана, контузия ала. Озак дәваланганнан соң Өченче Белоруссия, Икенче Украина фронтлары гаскәрләре сафында сугыша, Белоруссияне, Балтик буе республикаларын азат итүдә катнаша. 1945 елның февралендә Гданьск янындагы сугышларда М.Гыйлаҗев минага юлыгып шартлаган танк эчендә яна. Тик бу юлы да яшәү омтылышы җиңә. Ул исән кала, әмма Җиңү көнен госпитальдә каршылый.

Савыгып чыккач взвод командиры лейтенант М.Гыйлаҗев Байкал арты фронты гаскәрләре составында япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, Кореяны азат итешә. Икенче Җиңү көнен Пхеньянда каршылый.

М.Гыйлаҗев күпсанлы сугышчан бүләкләр иясе. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм башка күп медальләр алар арасында.

Сугыштан соң район эчке эшләр бүлегендә, Балтач МТСында эшли. Әмма кыю һәм романтик рухлы шәхес 1955 елда кабат юлга кузгала. Ул чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша, сугышчан бүләкләре янына «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале өстәлә. Байкал-Амур магистрален төзешә. Киров өлкәсендә, Коми Республикасында, Красноярск краенда эшләп ала. Ул киң профильле механизатор, балта остасы, столяр, пичче, ташчы—аның һәр эшкә кулы ята. Хезмәт юлын туган авылы Балтачта үзәк хастаханәнең су суырту станциясе машинисты булып тәмамлый.

Ветеран 1979 елның 27 июнендә үлде. Кабере—Балтач зиратында.


Гыйлаҗев Наил Рәүф улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1955 елның 10 декабрендә Яңгул авылында туган. 1973 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлап урта белем, 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап инженер-механик белгечлеге ала. Хезмәт юлын шул ук елда «Сельхозтехника»ның Балтач берләшмәсендә инженер-технолог булып башлый. Шуннан армия сафларына алына һәм 1978-1980 елларда хәрби хезмәттә була.

1980-1983 елларда—«Яңа тормыш» колхозының баш инженеры. 1983 елның сентябрендә аны «Сельхозтехника»ның Чепья бүлегенә управляющий итеп куялар. 1985 елда «Агрохимсервис» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнә.

Нәкъ шушы елдан Н.Р.Гыйлаҗев җитәкчелегендә предприятиенең өр-яңа урында производство базасы булдырыла: тракторлар һәм машиналар өчен җылы гаражлар, производство һәм администрация биналары, лаборатория сафка баса. Кечкенә куәтле техника заманча куәтле машиналар белән алмаштырыла. Эшчеләргә предприятие биләмәсендә социаль һәм хезмәт күрсәтү үзәкләре булдырыла. Заманында зур булмаган ремонт остаханәсе, ягулык белән тәэмин итү станциясе, кечкенә известь карьеры һәм санаулы гына техникасы белән яши башлаган махсус бүлекчә әнә шундый куәтле предприятиегә әверелде. Ул хәзер үзенең куәте белән районда иген уңышын күтәрүдә зур роль уйный, берничә ел инде район предприятиеләре арасында җиңү яулады. Бу титулга ул 2004 ел нәтиҗәләре буенча да лаек булды һәм хезмәт алдынгыларының район җыенында район хакимиятенең Дипломын, зур премия алды. Предприятие күп мәртәбәләр республика күләмендә иң югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп җиңүче булды.

Район «Агрохимсервис» акционерлык җәмгыяте базасында күптөрле район, зона, республика семинарлары уңыш белән уза. Бу җәһәттән предприятие чын мәгънәсендә алдынгы тәҗрибә һәм заманча хуҗалык итү мәктәбенә әверелде. Шундый семинарларның соңгысы 2005 елның февраль ахырында республикабызның егерме авыл хуҗһалыгы районының авыл хуҗалыгы идарәләре һәм «Агрохимсервис» җәмгыятьләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашында узды.

Җәмгыять районыбыз күмәк хуҗалыкларының ышанычлы таянычы һәм партнеры.

Бу уңышлар җитәкче буларак Н.Р.Гыйлаҗевның иҗади, максатчан хезмәте нәтиҗәсе. Аңа күп күркәм сыйфатлар, шул исәптән алга карап, заман сулышын тоеп, яңалыкка йөз тотып, коллективны куелган максатларны тормышка ашыруга бердәм туплап эшли белү хас. Менә шушы күпьеллык игелекле хезмәтләре өчен Н.Гыйлаҗевка 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән олы исем бирелде.
Гыйлаҗева Лира Мөхәммәтгали кызы—сәнәгать белгече.

1944 елда якташыбыз, танылган партия-совет эшлеклесе М.З.Закиров гаиләсендә туган 1962 елда көмеш медаль белән Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтында укый. Хезмәт юлын Казан «Медфизприбор» фәнни-җитештерү предприятиесендә инженер-конструктор булып башлый. Бер елдан— предприятиенең әйдәп баручы белгече. Ул беренче пилотлы галәм корабларына космонавтларның яшәү һәм эшләү шартларын тәэмин итә торган медицина җайланмаларын булдыру эшләрендә катнаша.

1985 елда Л.Гыйлаҗева СССР Госстандартының Татарстан стандартизация һәм метрология үзәгенә күчерелә. Татарстандагы предприятиеләр эшләп чыгара торган продукциянең сыйфатын контрольләү һәм күтәрү эшенә керткән хезмәтләре өчен СССР Госстандартының Мактау Таныклыгы белән бүләкләнгән. 2001 елда Россия Федерациясенең атказанган метрологы дигән абруйлы исем бирелде.

Якташыбызның ире А.М.Гыйлаҗев—Россия Федерациясенең Почетлы нефтьчесе, улы Айдар—җаваплылыгы чикләнгән «Глория-Джинс» җәмгыятенең генераль директоры, кызы Диларә— балалар табибы.

Казан шәһәрендә яши.
Гыйлаҗетдинов Гайфетдин Гыйлаҗетдин улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Куныр авылында 1923 елның 30 июнендә туган. Куныр мәктәбендә башлангыч белем ала. 1936-1940 елларда туган авылында колхоз эшләрендә була.

1942 елда Кызыл Армия сафларына алына, күп сугыш операцияләрендә катнаша, ике мәртәбә авыр яралана. Разведчик буларак, осталык, тапкырлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аның сугышчан юлының фидакарьлеге турында барыннан да саллырак итеп алган югары бүләкләре сөйли—алар арасында Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, күпсанлы медальләр.

Батыр сугышчы туган авылына 1947 елда гына кайта һәм кабат колхозда эшли башлый. 1948 елда ул нигезсез гаеп тагылып хөкем ителә, биш ел төрмәләрдә газаплана. 1953 елда азат ителгәч Киров өлкәсендә урман хәзерләүдә эшли. 1956 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм 1980 елга кадәр колхоз производствосында төрле эшләр башкара. Соңгы елларында авылда киң колач белән алып барылган төзелеш эшләрендә була.

Сугыш яралары, төрмә газаплары, гаепсез кимсетелүләр аның сәламәтлеген какшата—1980 елда инвалидлык алып эштән китәргә мәҗбүр була. 1986 елның 18 июнендә вафат булды.
Гыйлаҗетдинов Мансур Гыйлаҗетдин улы—урманчы.

1934 елның 24 февралендә Шода авылында туган. 1947 елда Шода җидееллык мәктәбенең биш сыйныфын тәмамлый һәм меңгазаплы крестьян хезмәтенә күмелә. 1953-1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия сафларыннан кайту белән кабат колхоз эшенә алына. 1958-1976 елларда Шода сигезьеллык мәктәбендә хуҗалык эшләрен алып бара.

1976 елда табигатьне бөтен күңеле белән яраткан М.Гыйлаҗетдиновны Арча урман хуҗалыгының Балтач урманчылыгында үз төбәге урманнарына урманчы итеп билгелиләр. Шушы изге хезмәттәге ике дистәдән артык ел дәвамында Шода һәм Куныр авыллары янындагы, Каенсар һәм Куныр елгалары буендагы эшкәртеп булмый торган уңайсыз, таулы-елгалы җирләрдә 600 гектардан артык урман утыртып үстерүне оештырды. Шушы төбәктәге халык арасында, бигрәк тә яшьләр күңелендә урманга, үсемлекләргә, табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү буенча бәя биреп бетергесез күп эшләде. Шуның белән үзенә мәңгелек һәйкәл булдырды.

М.Гыйлаҗетдинов гаиләсендә өч игезәк туып үсте. Ул алты игелекле баланың әтисе.

Ветеран туган авылы Шодада яши.
Гыйлванов Тәлгат Гозәер улы—солдат-интернационалист.

Арбор авылында 1962 елның 12 июнендә туган. Арбор җидееллык мәктәбен, 1978 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын шул ук елда мәктәптә укыганда алган һөнәре буенча тракторчы булып башлый—районыбызның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган «Труд» колхозы составына кергән туган авылы кырларында иген үстерүгә багышларга омтыла ул үзенең гомерен. Әмма язмыш башкача хөкем итә.

1980 елда Т.Гыйлванов Совет армиясе сафларына алына, Украинада танк частьларында йөртүче-механик булып хезмәт итә. 1981 елның февралендә ул хезмәт иткән частьны Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстан Республикасына кертәләр. Якташыбыз күп сугыш операцияләрендә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Бу турыда аның белән бергә күп куркыныч бәрелешләрдә катнашкан хезмәттәшләре А.Романов һәм Р.Абдюшевның Тәлгатнең абыйсына язган хатлары ачык сөйли. Алар якташыбызның нәкъ менә батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык кебек күркәм сыйфатларына игътибар итәләр.

1981 елның декабрь көннәренең берсендә әфган партизаннары белән бәрелештә аның танкы минага эләгә һәм шартлый. Т.Гыйлванов шушы вакытта авыр җәрәхәт ала һәм госпитальгә барып җитә алмыйча үлә.

Интернациональ бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Батыр укыган Арбор урта мәктәбе диварына аның истәлегенә мәрмәр мемориаль такта куелды.

Батыр якташыбызның җәсаде туган авылы Арбор зиратына кайтарылып җирләнде.




Гыйлванова Гасимә Гыйматдин кызы—хезмәт ветераны.

1915 елның 16 декабрендә Смәел авылында туган. Аңа мәктәптә укып белем алырга туры килми, балачактан колхозда эшли. Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз иңнәре аша уздыра.

Сугыштан соңгы авыр елларда аны иң җаваплы, иң авыр эшкә— колхозның төп эш көче булган атлар карарга куялар. Бу хезмәтне ул 12 ел дәвамында башкара. Аннан соңгы елларда кырчылык бригадиры, игенчелек звеносы җитәкчесе була. Ул җитәкләгән коллектив даими рәвештә югары уңышлары белән дан казана. 1950 елда аның бригадасы район буенча иң югары уңыш алуны тәэмин итә. Шуның өчен бригадир колхозчы-стахановчыларның Бөтенсоюз съездына делегат итеп сайлана һәм Мәскәүдә съездда катнаша. Алга таба бригада тагын да зуррак уңышлар яулый. 1952 елда Г.Гыйлванова Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, аның бронза медаленә лаек була.

1947 елда хезмәттәшләре Г.Гыйлванованы хезмәт ияләре депутатларының икенче чакырылыш Чепья район Советы депутаты итеп сайлыйлар.

Туган авылы Смәелдә яши.
Гыйлманов Муллагали Гыйлман улы—хезмәт ветераны.

Нөнәгәр авылында 1886 елның 5 гыйнварында туган. 1907-1910 елларда авыл мәдрәсәсендә укый. Бер ел Малмыжда рус мәктәбендә, аннан соң ике ел Куныр мәктәбендә белем ала.

М.Гыйлманов 1915-1917 елларда патша армиясендә хезмәттә була. Солдат хезмәтеннән котылгач Мәчкәрәдә кооперация работниклары курсын тәмамлый һәм бөтен гомерен финанс эшенә багышлый: 1919-1930 елларда—Сосна кулланучылар җәмгыяте хисапчысы, Нөнәгәр авыл Советы секретаре, Чутай волостеның кулланучылар җәмгыяте хисапчысы, Чутай волосте идарәсе рәисе, Яңгул волосте идарәсе хисапчысы.

1930 елда М.Гыйлманов Балтач район Советы башкарма комитетының финанс бүлегенә баш хисапчы итеп билгеләнә, шуннан 1939 елда яңа оешкан Чепья район Советы башкарма комитетының финанс бүлегенә баш хисапчы итеп күчерелә. Бу эштә ул 1956 елга кадәр—Чепья районы Балтач районына кушылганчы эшли.

Төрле елларда тырыш, намуслы хезмәте өчен «Финанс хезмәте отличнигы» билгесе, Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасы, медальләр белән бүләкләнә. 1954 елда аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырыла.

М.Г.Гыйлманов 1989 елның 21 мартында вафат булды, Чепья авылы зиратына җирләнде.


Гыйлманов Фәрт Муллагали улы—сугыш һәм хезмәт ветераны, комсомол һәм пионер хәрәкәте активисты.

Үзенең исемен халкыбыз күңеленә мәңге онытылмаслык сәхифәләр белән язган легендар якташларыбызның берсе. 1926 елның 1 октябрендә Нөнәгәр авылында туган. Башта Балтач мәктәбендә, аннан соң Чепья мәктәбендә укый, тугыз сыйныф белем ала. 1943 елның азагында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре сафындагы 290- укчы дивизия составында сугыш операцияләрендә катнаша. 1944 елның май ахырында Гродно шәһәрен азат итү өчен барган дәһшәтле сугышларда авыр яралана. Ул савыгып чыкканчы Бөек Ватан сугышы үзенең җиңүле ахырына якынлаша, якташыбыз Свердловск өлкәсенә җибәрелә, 1948 елның уртасына кадәр эшче батальонда хезмәт итә, аның комсомол оешмасы секретаре була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Ф.Гыйлманов 1948 елның маенда инвалид булып Чепьяга кайта, көзен Чепья урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 1976 елга кадәр— лаеклы ялга киткәнче ул шушы романтик хезмәттә булды. Аның бөтен гомере балалар арасында кайнап, күптәрле мавыктыргыч чаралар хәзерләп һәм үткәреп, поход һәм экспедицияләрдә йөреп үтте. Ф.Гыйлманов инициативасы белән балалар һәм яшьләр арасында республикабыз һәм ил күләмендә киң таралган яңа инициативалар, йолалар, бәйрәмнәр туды. Шуның бер мисалы— төбәгебездәге дүрт милләт балаларының Дуслык Учагы инде үзенең ярты гасырлык тарихын тутырып килә.

Шушы чорда кичке мәктәптә укып урта белем алды, Казан дәүләт университетының дүрт курсын тәмамлады (сугыш яралары аңа укуын тәмамларга мөмкинлек бирми), читтән торып икееллык өлкә пионервожатыйлар мәктәбендә укыды. Ул ВЛКСМның Чепья район комитетының штаттан тыш пионер оешмасы рәисе булып торды.

Күпкырлы талант иясе Ф.Гыйлманов үзенең бөтен сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлады. Чепья мәктәбендә балалар җыр һәм бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, аларга җитәкчелек итте. Аның тынгысыз һәм фидакарь хезмәте бөтен республикабыз күләмендә балалар белән эшләүнең өлгесе, үрнәге булды. Ф.Гыйлманов ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы вожатыйга» билгесе белән бүләкләнде. Ул Бөтенсоюз пионер оешмасының өченче, дүртенче һәм бишенче слетларында почетлы кунак булып катнашты, пионервожатыйларның беренче Бөтенсоюз слеты делегаты булды, 1957 елда яшьләрнең һәм студентларның алтынчы Бөтендөнья фестивалендә катнашты.

Ф.Гыйлмановның тынгысыз хезмәте 1971 һәм 1976 елларда «Почет билгесе» ордены белән бәяләнде. 1963 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе алды. 1971 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән олы исем бирелде.

Ветеран бүгенге көндә лаеклы ялда, Чепья авылында яши.
Гыйлманова Галия Нәкыйп кызы—хезмәт ветераны.

1948 елның 28 июлендә Нөнәгәр авылында туган. 1964 елда Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлап Вахитов исемендәге колхозда эшли башлый. Кичен укып 1967 елда урта белем ала.

1964 елда Г.Гыйлманова колхозның дуңгызчылык фермасына дуңгы караучы булып эшкә килә. Аның бүтен хезмәт юлы шушы авыр хезмәткә багышланган.

Фермада эшли башлавының беренче көннәреннән үк үзен тырыш, хасиятле терлекче итеп таныта, колхозның һәм районның иң нәтиҗәле эшләүче, иң алдынгы терлекчеләре сафына баса. Тырыш хезмәте өчен күп мәртәбә колхоз идарәсенең, район җитәкчелегенең Мактау Таныклыклары белән бүләкләнә, хезмәт алдынгыларының район җыеннары сәхнәсеннән бүләкләр ала. Г.Гыйлманованың рәсеме 1990, 1992, 1994, 1996 елларда район Мактау Тактасына куелды.

2000 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Гыйлманова Фәрзия Мөхәммәтхан кызы—хезмәт ветераны.

1939 елның 28 апрелендә Сосна авылында туган. 1956 елда Субаш җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны «Марс» колхозының сарык асрау фермасына эшкә килә. Бер елдан соң ук сарыклардан ишле үрчем алучы буларак ВЛКСМ райкомының Почет Грамотасы белән бүләкләнә.

1962 елда Сосна Пүчинкәсе авылы егетенә тормышка чыга һәм шушы авылда урнашкан сөтчелек фермасында сыерлар сава башлый. Монда да үзен булдыклылыгы белән тиз таныта—1974 елда «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, 1975 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1988 елда хезмәт алдынгысына Тукай исемендәге колхозның Почетлы әгъзасы исеме бирелде. Үзе белән бер коллективта эшләгән яшьләрне тәрбияләүдә һәм терлекчелектә яшь алмаш хәзерләүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен 1993 елда «Районның иң яхшы остазы» исеменә лаек булды.

Районга чит илдән кайтарылган эре токымлы «Гольштино-фриз» сыерларын карау һәм үрчетүдә дә Ф.Гыйлманова беренчеләрдән булды. 1993 елда үз группасындагы сыерларның савымын уртача 8030 килограммга җиткерде. Ул пенсиягә кырык еллык терлекчелектә эшләү стажы белән чыкты, лаеклы ялга киткәч тә ике ел фермада эшләвен дәвам итте.

Хезмәт ияләре депутатларының 13-15 чакырылыш Балтач район Советы депутаты, күп мәртәбә Субаш авыл Советы депутаты итеп сайланды. Хезмәтенә иң югары бәя—Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеме аңа 1993 елда бирелде.

Ветеран Субаш авылында яши.
Гыйлметдинов Гайфетдин Гыйлметдин улы—Советлар Союзы Герое.

1913 елның 13гыйнварында Смәел авылында туган. Шушында башлангыч белем ала. Бик яшьли авыр крестьян хезмәтендә катнаша башлый. Ярлы гаиләдә туганлыктан аңа авылның хәлле кешеләренә ялланып күп эшләргә туры килә. Авылда колхоз оешу белән Гыйлметдиновлар гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Гайфетдин авылдагы комсомол ячейкасы секретаре, изба-читальня мөдире була. Ул авылда колхоз төзүне оештыручыларының иң активларыннан берсе.

Г.Гыйлметдинов утызынчы еллар уртасында Донбасс якларына китә, Горловка шахталарында күмер чаба. Шуннан ул Кызыл Армиягә алына. Аңа Хәсән күле янында япон империалистлары белән авыр сугышларда катнашырга туры килә. Күп тә үтми, акфиннәргә каршы сугыш башлана—Гайфетдин монда да алгы сафта була.

Сугышлар тынгач кабат шахтага кайта. Әмма тыныч хезмәте озак дәвам итми—1941 елның июлендә ул инде кабат фронтта. Өченче Украина фронты гаскәрләре сафында, 39-гвардия укчы дивизиясе составында сугыша. Гвардия сержанты Г.Гыйлметдинов пулемет отделениесе командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Г.Гыйлметдинов үзенә сүнмәс дан китергән батырлыгын Бөек Ватан сугышы тарихына иң героик сәхифәләрнең берсе булып кереп калган Днепрны кичү вакытында эшли. 1943 елның 24 октябрендә аның отделениесе Днепропетровск шәһәре янында Днепрны беренче булып кичеп чыга һәм анда платцдарм яулап, ротаның кичүен каплап тора, алай гына да түгел, көтелмәгән җирдән кинәт дошман траншеяларына бәреп кереп, дошманны чигенергә мәҗбүр итә, Днепрны кичеп чыккан ротага киң платцдарм тәэмин итә. Г.Гыйлметдинов отделениесенең тиңсез батырлыгы дистәләгән дошманның башына җитә, зур елга кичүе вакытында була торган зур югалтулардан үзебезнең солдатларны коткара, дистәләгән совет солдатларының тормышын саклап кала. Менә шушы батырлыгы өчен аңа 1944 елның 19 март Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Батыр якташыбыз сугыш юлын дәвам итә. Украина җирләрен азат итү сугышларының берсендә 1944 елның июнендә батырларча һәлак була

Смәел авылы мәдәният йорты каршындагы скверда Г.Гыйлметдиновның авылдашы, һәвәскәр сынчы Г.Гыйззәтуллин эшләгән бюсты куелды. Аның бюсты Балтачтагы Батырлар аллеясында да бар. Балтач һәм Смәел авылларындагы берәр урам батыр якташыбыз Г.Гыйлметдинов исемен йөртә.
Гыйлметдинов Искәндәр Исмәгыйл улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1959 елның 12 мартында Бөрбаш авылында туган. 1976 елда шушында урта мәктәп тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый. Институтны тәмамлагач бер ел Тимирязев исемендәге колхозның баш агрономы булып эшли.

1982-1983 елларда армия сафларында хезмәт итә.

1983 елда туган авылындагы «Бөрбаш» совхозында орлыкчылык буенча агроном булып эшли башлый. 1988 елдан— совхозның баш агрономы.

И.Гыйлметдинов тирән хәзерлекле белгеч, үз эшенең чын энтузиасты. Аның иң күркәм сыйфаты—гел яңага омтылу, алдынгы тәҗрибәгә таяну, ирешелгән белән канәгатьләнмәү. Соңгы ике дистә ел дәвамында бу хуҗалык игенчелек өлкәсендә сокланырлык нәтиҗәләргә ирешә. Ул даими рәвештә районның әйдәп баручы хуҗалыклары сафында. Монда игенчелек югары рентабельле тармак. Бәрәңге үстерү буенча бөрбашлылар тәҗрибәсе бөтен республика хуҗалыкларына билгеле һәм үрнәк. Бәрәңге үстереп сату монда хуҗалыкның көндәлек яшәешен тәэмин итү чыганагына әверелде. Терлек азыклары үстерү буенча да биредә матур тәҗрибә тупланды. Орлыкчылык эше югары дәрәҗәдә куелган. Боларның барысына ирешүдә баш агроном И.Гыйлметдиновның хезмәте бәхәссез.

И.Гыйлметдинов күп мәртәбә районның иң яхшы агрономы дип танылды, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 2001 елда аңа мактаулы исем—Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелде.


Гыйлметдинов Хәйретдин Гыйлметдин улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1915 елның 27 мартында Смәел авылында туган. Кайда да булса укып белем алырга мөмкинлеге булмый— үтә ярлы гаиләдә туа. Төрле авылларда, төрле кешеләрдә ялланып хезмәт итә. Гыйлметдиновлар авылда колхоз оештырылгач аңа беренчеләрдән булып керәләр, колхозны иң актив оештыручылардан булалар. Абыйсы Рамазан Смәел авыл Советы рәисе, икенче абыйсы Гайфетдин (Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек була) комсомол ячейкасы секретаре, Хәйретдин үзе алдынгы колхозчыларның берсе була.

1941 елның маенда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башланганда Мурманск шәһәре янында хәрби аэродром төзелешендә эшли. Аны тиздән Карелия фронтына җибәрәләр. Мондагы авыр, бер якка да уңыш бирми торган озакка сузылган позицион сугышларда катнаша, авыр яралана, яралы килеш аякларын өшетә. Аңа озак дәваланырга туры килә.

Х.Гыйлметдинов туган ягына инвалид булып 1943 елның башында кайта һәм колхоз терлекчелегендә эшли—утыз елдан артык гомерен шушы хезмәткә бирә. Аңа күп еллар колхоз терлекләрен көтәргә дә туры килә. Нәтиҗәле хезмәте өчен 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Бу олы бүләк аның сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы сугышчан медальләре янына өстәлә.

Ветеран 1996 елның 22 гыйнварында туган авылы Смәелдә вафат булды.
Гыйлметдинова Латыйфа Гыйлметдин кызы—хезмәт ветераны.

Түнтәр авылында 1918 елның 14 октябрендә дөньяга килгән. Шушында башлангыч белем алып, колхоз производствосында хезмәт юлын башлый.

1936 елда Гыйлметдиновлар гаиләсе Мари АССРның Мари-Төрәк районындагы Кече Түнтәр авылына күчеп килә. Үз гаиләсен корганнан соң Латыйфа Новопавловское авылында төпләнә, «Павловское» совхозында (1963 елдан—«За мир» совхозы) сыер савучы булып эшли. Тырышлыгы, булдыклылыгы белән Мари-Төрәк районының иң алдынгы савымчылары сафына баса һәм күп еллар дәвамында әйдәп баручыларның берсе була. Совхоз һәм район җитәкчелеге тарафыннан күп мәртәбә бүләкләнә. 1965 елда районның иң алдынгы савымчысы буларак район Почет Тактасына кертелә. 1966 елда хөкүмәтебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек була.

Ветеран 2003 елның 30 августында Новопавловск авылында вафат була.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет