Гафарова Зөһрә Нури кызы—галим, икътисад фәннәре кандидаты.
1933 елда Кырым АССРның Евпатория шәһәрендә туган. 1950 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. 1955 елда югары белемле белгечне Шөгер МТСына инженер-мелиоратор итеп эшкә җибәрәләр.
1957 елда Биектау районының Усад авылындагы авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укытчы булып эшли башлый. 1960 елда КПССның Биектау райкомының пропаганда бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1962-1964 елларда— КПССның Татарстан өлкә комитетының пропаганда бүлеге инструкторы. 1964 елда КПССның Биектау район комитеты секретаре итеп сайлана.
1966 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр Академиясенә укырга керә һәм аны тәмамлап кандидатлык диссертациясе яклый, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
1969-1972 елларда—КПССның Татарстан Өлкә комитетында фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире урынбасары. 1972 елдан—Казан дәүләт университетының политэкономия кафедрасы доценты. Хәзерге вакытта— икътисад факультетында кандидатлык диссертацияләре яклау буенча гыйльми совет рәисе урынбасары.
З.Гафарова өч монография, иллегә якын фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы. «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Гафиатуллин Гарифулла Гафиатулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
1908 елның 16 мартында Чутай авылында туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Әтисе хуҗалыгында игенче хезмәтендә эшләп үсә. 1926-1928 елларда Казанда татар милли кадрлары хәзерләүче татар телен реализацияләү мәктәбендә укый.
1928-1932 елларда Яңгулда, Нөнәгәрдә һәм Балтачта кулланучылар җәмгыяте сатучысы, хисапчысы, бухгалтеры вазыйфаларын башкара. 1932-1938 елларда—Балтач район үзәк саклык банкының, 1938-1942 елларда—Чепья район үзәк саклык банкының баш бухгалтеры.
1942 елның декабрендә Кызыл Армия сафларына алына, Төньяк-Көнбатыш һәм Балтик буе фронтлары гаскәрләре сафында лейтенант Г.Гафиатуллин авыр сугышчан юл үтә, күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң 1951 елга кадәр Чепья районы үзәк саклык банкының баш бухгалтеры булып эшләвен дәвам итә. 1951 елда Чепья районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе итеп сайлана. 1958-1968 елларда—Балтач районы үзәк саклык банкы мөдире.
Үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, үтә гадел, туры сүзле, принципиаль шәхес буларак, Г.Гафиатуллин, кайда гына эшләсә дә тирән ихтирам казанды. Ул берничә мәртәбә Чепья һәм Балтач район Советлары депутаты итеп сайланды. 1937 елдан 1985 елга кадәр өзлексез район сайлау комиссиясен җитәкләде, сайлауларның һәрвакыт гадел һәм оешкан төстә узуын тәэмин итте.
Г.Гафиатуллин лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләреннән аерылмады. Ул озак еллар дәвамында район Советы башкарма комитетының сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре буенча штаттан тыш бүлеген җитәкләде, район халык контроле комитетының штаттан тыш контролеры булды, район сабан туе бәйрәмнәрен хәзерләү һәм үткәрүнең үзәгендә булды.
Г.Гафиатуллин СССРның илле еллыгы уңае белән 1967 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Ветеран 1996 елның 16 декабрендә Балтач авылында үлде. Кабере—Балтач авылы зиратында.
Гафиатуллин Марс Нигъмәтулла улы—хезмәт ветераны.
Чутай авылында 1939 елның 8 апрелендә туган. 1954 елда Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлап колхоз производствосында эшли башлый. 1958-1962 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән соң туган авылына кайта һәм «Волга» колхозында бригада эшләрендә була, укып шофер һөнәре ала. 1964-1971 еллада колхозда шофер булып эшли. 1971 елда аңа мөгезле эре терлек фермасын җитәкләү эшен тапшыралар. 1974-1977 елларда— терлекчелек буенча механик, исемен алыштырган «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозы рәисе урынбасары. 1978—1985 елларда шушы ук хуҗалыкның баш зоотехнигы була.
1975-1979 елларда читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумының зооветеринария бүлеген тәмамлый.
1986 елда авылдашлары М.Гафиатуллинны халык депутатларының Нөнәгәр авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. 1990 елда әлеге хуҗалык икегә бүленгәч Чутай авылында оешкан «Кызыл юл» колхозының рәисе итеп сайлана. 1999 елда лаеклы ялга киткәннән соң индивидуаль эшчәнлек белән шөгыльләнде—хуҗалыклардан сөт җыйды.
М.Гафиатуллин үзенә нинди генә вазыйфа тапшырылмасын, аны үзенә күрә бер хасият белән җиренә җиткереп башкара белде, югары нәтиҗәлелеккә иреште. 1981 елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы зоотехнигы дип танылды, район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче», «Бишьеллык батыры» билгеләренә лаек булды. 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Ветеран туган авылы Чутайда яши.
Гафиатуллина Нурфия Марс кызы—галим, филология фәннәре кандидаты.
1976 елның 24 октябрендә Чутай авылында туган. 1983 елда Нөнәгәр урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан Дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 1998 елда университетны кызыл диплом белән тәмамлый. Мәктәп елларында ук төрле республика конкурсларында катнашып призлы урыннар яулаган Нурфия студент чагыннан фәнни эшкә керешә. 1997 елда аның хезмәте студентларның фәнни эшләре арасында өстенлек ала һәм Н.Лобачевский исемендәге махсус премиягә лаек була, гомумроссия конкурсында «Әдәби тәнкыйтьтә Г.Исхакыйның «Мөгаллимә» драмасы» исемле хезмәте югары бәя ала.
Университетны тәмамлагач та Н.Гафиатуллина фән юлын сайлый—укуын аспирантурада дәвам итә. «Татар матур әдәбиятында Г.Тукай» темасына диссертация яклап 2002 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елны «Егерменче гасыр татар шигъриятендә Г.Тукай» исемле монографиясе басылып чыкты.
Н.Гафиатуллина Казан университеты студентларына татар әдәбиятын укыта. Киң фәнни эшчәнлеген, эзләнүләрен дәвам итә.
Гафиатуллина Рауза Габдулла кызы—хезмәт ветераны.
1942 елның 4 октябрендә Нөнәгәр авылында туган. Шушында җидееллык мәктәпне тәмамлау белән 1956 елда колхоз производствосына эшкә килә. Башта бригада эшләрендә йөри, шушы ук елның көзендә сыер саварга алына һәм шушы авыр хезмәткә үзенең дүрт дистә еллык гомерен багышлады, зур тәҗрибә туплады. Бай тәҗрибәсе, осталыгы исә үзенең гаять югары хезмәт күрсәткечләрендә чагылыш тапты. Әнә шул олы фидакарьлеге белән дүрт мәртәбә илебезнең Баш күргәзмәсендә катнашу хокукы алды, 1968 елда аның бронза медаленә лаек булды. 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1973 елда Р.Г.Гвфиатуллинага Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Ветеран Нөнәгәр авылында яши. Ул гаять якты, бай күңелле шәхес. Еш кына үзенең уйлануларын шигырь юлларына сала. Аның шигырьләре район газетасы битләрендә әледән-әле басылып тора.
Гафиуллин Мансур Гафиулла улы—нефтьче-геолог.
1933 елның 5 маенда Нөнәгәр авылында туган. 1950 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Шода җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1951-1956 елларда Казан дәүләт университетының геология факультетында укый. Бөтен хезмәт юлы республикабызның нефть ятмаларын үзләштерү белән бәйле. 1956-1958 елларда «Бөгелмәнефть» идарәсе инженеры, 1958-1962 елларда—«Лениногорскнефть» идарәсендә өлкән геолог, 1962-1968 елларда—«Елховнефть» идарәсендә өлкән геолог, 1968-1986 елларда—шул ук идарәнең геология бүлеге начальнигы.
Зур практик тәҗрибә туплаган белгечне 1986 елда Куба хөкүмәтенең чакыруы буенча Кубада нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү эшен җайга салуда булышырга җибәрәләр, ул ике ел Куба Индустрия министрлыгының баш инженер-геологы була.
1988 елдан—«Татнефть» берләшмәсенең «Елховнефть» идарәсе баш маркшейдеры. 1995 елдан—акционерлашкан «Татойл» җәмгыятендә шул ук хезмәттә.
Тырыш хезмәте белән «Татнефть» берләшмәсенең Почетлы нефтьчесе исемен алды. 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган геологы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә нефть промышленносте ветераны Бөгелмә шәһәрендә яши.
Гафиуллин Марсель Гафиулла улы—сәнәгать белгече.
1950 елның 20 февралендә Нөнәгәр авылында туган. Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбендә укыган. 1967 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап Уфа нефть институтына укырга керә. 1972 елда тау инженеры белгечлеге ала һәм «Татнефть» берләшмәсенең «Елховнефть» газ һәм нефть чыгару идарәсендә оператор булып эшли башлый. 1974-1983 елларда—«Ямашнефть» идарәсендә инженерлык-технология хезмәте начальнигы.
1983 елның ноябрендә М.Гафиуллин Себер нефть ятмаларын үзләштерүгә җибәрелә һәм шушы көннән аның тормышы һәм хезмәт юлы Себер белән бәйле. Ике ел «Суторминскнефть» идарәсендә цех начальнигы, 1985-1990 елларда—«Муравленскнефть» идарәсенең үзәк инженерлык-технология хезмәте начальнигы. 1990 елда аны «Суторминскнефть» идарәсенең баш инженеры итеп билгелиләр. Ә инде 1994 елдан—шушы нефть һәм газ чыгару идарәсенең начальнигы.
М.Гафиуллин 2001-2002 елларда Ульяновск өлкәсе нефть чыгару унитар дәүләт предприятиесенең генераль директоры булып эшли. Бүгенге көндә Казанда «Иҗат» фән-сәнәгать фирмасының техник директоры.
Производство белән беррәттән фәнни эш белән шөгыльләнә. 1998 елдан—техник фәннәр кандидаты. Аның нәшер ителгән егермедән артык фәнни хезмәте, производствога кертелгән өч уйлап табу патенты бар.
1987 елда М.Г.Гафиуллинга «СССР нефть промышленносте отличнигы» билгесе тапшырылды. 1996 елда икенче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнде. 1994 һәм 1996 елларда Муравленко шәһәре Думасына депутат итеп сайланды.
Гаязовлар гаиләсе.
Бу гаиләнең шөһрәте республикабыздан еракларда билгеле. Тату, тигез гаилә—һәр әгъзасы тырыш, хезмәт сөючән, үз эшенең остасы, Аларның һәрберсе сәламәт тормыш тарафдары, бию-җыр остасы, музыкант, үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнаучы, тормыш сөючән, җор, күркәм шәхес.
Гаязов Гарәфетдин Гаязетдин улы—гаиләнең әтисе. 1935 елда Чапшар авылында туган. Чапшар җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Үрнәк һөнәри-техник училищесында укый. Туган колхозында механизатор булып эшли башлый һәм бөтен гомерен шушы игелекле хезмәткә багышлый.
Гаязова Мөнирә Фәттах кызы—гаиләнең әнисе. 1934 елның 3 ноябрендә Таузар авылында туган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесында укый. Бер ел Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә, 1954 елдан Чапшар мәктәбендә балалар укыта. 1978 елдан—лаеклы ялда.
Гаязовлар гаиләсе 1955 елда туа. Һәм бер-бер артлы сигез бала— дүрт кыз һәм дүрт егет дөньяга килә. Тигез гаиләдә тупырдашып үсәләр алар. Аларның хәзер һәркайсының үз гаиләсе, үз тормышы. Әмма тормышта да , хезмәттә дә, ялда да, сәхнәдә дә алар гел бергә, бер гаилә.
Олы кызлары Нәзирә—тегүче, уллары Фәргат— данлыклы механизатор-комбайнчы, Тәлгат—шофер, Шәүкәт—Арча районының «Татарстан» күмәк хуҗалыгын җитәкли, Җәүдәт—шофер, Гөлфирә—тәрбияче, Ләлә—әлегә ялда, Диларә— сатучы.
Гарәфетдин белән Мөнирәнең инде 21 оныгы бар, алары да берәм-берәм үз тормыш юлларын салып киләләр. Аларның да уртак сыйфаты—актив, җор тормыш позициясе.
Бу гаилә әгъзаларының хезмәттәге уңышлары турында озын-озак итеп язып була. Ә аларның җыр, бию, уеннарын кайсы якын-тирә авыллар сәхнәләреннән генә сокланып карамадылар икән! Алар Мәскәү һәм Санкт-Петербургның, Төркиянең күп шәһәрләренең тамашачыларын сөендерделәр. Аларның чыгышын Мәскәү телевидениесе күрсәтте.
Әнә шулай хезмәтне җыр белән кушып, борчу-мәшәкатьләрне җорлык белән басып, күпләргә үрнәк булып яши Чапшар авылының Гаязовлар гаиләсе.
Гаязов Фәргат Гарәфетдин улы—хезмәт алдынгысы.
1959 елның 5 гыйнваренда Чапшар авылында туган. Гарәфетдин һәм Мөнирә Гаязовларның олы улы. 1974 елда туган авылындагы сигезьеллык м»ктәпне тәмамлый һәм Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып киң профильле механизатор һөнәре ала.
1977-1979 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәттә була.
Армия сафларыннан туган авылына кайта һәм 1979 елдан бирле Тимирязев исемендәге колхозда эшли. Ул тракторчы, комбайнчы, машинист, йон кыркучы—һәр эштә уңган, алтын куллы оста. Әле аталган һөнәрләре буенча дистәләрчә мәртәбә район һәм республика күләмендә җиңүче булды. Аның алган бүләкләре арасында «Урал» мотоциклы, төсле телевизор, суыткыч кебек истәлеклеләре бар.
1984 елда Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде. 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мәртәбәле исем бирелде.
Ф.Гаязов, аның гаиләсе— үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар. Оста биюе, музыка коралларында уйнавы белән берничә мәртәбә район һәм республика конкурсларының һәм фестивальләренең лауреаты исемен яулады.
Гәрәев Айдар Әхмәтша улы—спорт остасы.
1972 елның 2 февралендә Көек авылында туган. 1987 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1987-1990 елларда Нормадагы һөнәри-техник училищеда укый, киң профильле механизатор белгечлеге ала. 1990-1992 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бер ел үзе укыган училищеда мастер булып эшли. 1993-1996 елларда район яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булды, яшь көрәшчеләр тәрбияләде. 1997 елдан—«Карадуган» ачык акционерлык җәмгыятендә инженер.
А.Гәрәев республика күләмендә танылган татарча көрәш остасы. Ул район командасы составында күп ярышларда чыгыш ясап районыбыз көрәшчеләренең данлы ельязмасына зур өлеш кертте. Күп республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңүче һәм призер булды.
Татарча көрәшкә мәктәп елларында ук килә. Ул тренер М.Һидиятов мәктәбен узган көрәшче. Беренче зур җиңүләре—1990 елда «Татарстан яшьләре» газетасы үткәрә торган республика бәйгесендә абсолют батыр булу, 1995 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына уза торган абруйлы республика бәйгесендә җиңүче була. Нәкъ шушы елда аңа милли спорт төрләре буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры исеме бирелде.
А.Гәрәев күп мәртәбә район сабан туйларының батыры һәм абсолют батыры исемен яулаган көрәшче.
Гәрәев Харис Гәрәй улы—хезмәт ветераны.
Куныр авылында 1920 елның 15 декабрендә туган. 1935 елда Шода җидееллык мәктәбен, 1939 елда Казан елга техникумын тәмамлый. 1940 елга кадәр Идел буйлап Казан-Астрахань маршрутында капитан ярдәмчесе булып пассажирлар йөртә.1940-1947 елларда Тын океан флотында армия сафларында хезмәт итә. 1945 елда япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша.
1947 елда туган ягына кайта һәм Чепьядагы «Красный Октябрь» инвалидлар артелендә, Балтач промкомбинатында, район кулланучылар җәмгыятендә мастер, икътисадчы, плановик вазыйфаларын башкара.
Х.Гәрәев 1968 елда район көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгеләнә. Шушы җаваплы хезмәттә 1986 елга кадәр эшләү дәверендә әле оешып кына килүче бу тармакның матди нигезен булдыруда, аны районыбыз авылларына ирештерүдә, хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итүдә бәя биреп бетергесез эш башкарды, район халкының тирән ихтирамын яулады.
Х.Г.Гәрәевнең озак еллык нәтиҗәле хезмәте халкыбыз һәм хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул Татарстан АССР Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. Сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр янына тыныч хезмәте өчен бирелгән «Почет билгесе» ордены өстәлде.
Х.Г.Гәрәев 1991 елда вафат булды, Балтач авылы зиратына күмелде.
Гәрәев Хәмит Гәрәй улы—авыл хуҗалыгы белгече.
1935 елның 26 сентябрендә Куныр авылында туган. 1953 елда Пыжмара урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын учетчик булып туган авылындагы колхозда 1953 елда башлый.
1955-1958 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Х.Гәрәев 1959-1962 елларда Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач аны «Якты юл»колхозына агроном итеп билгелиләр. 1969 елда шушы колхозның рәисе итеп сайлана. Бүгенгәчә ул туган авылындагы шушы хуҗалыкны җитәкли.
Х.Гәрәев үзенең бөтен сәләтен, белемен, оештыру осталыгын колхоз производствосын үстерүгә багышлаган киң эрудицияле, гаять инсафлы һәм тыйнак шәхес. Ул җитәкчелек иткән 35 елда «Якты юл» күмәк хуҗалыгы танымаслык булып үзгәрде, авыллар моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ныгыды, яңарды. Хуҗалыкта капиталь төзелеш эшләре киң колач белән барды. Куныр авылында ике катлы идарә йорты, мәдәният йорты, зур балалар бакчасы, урта мәктәп, ике катлы сәүдә үзәге, ашханә, икмәк комбинаты, амбулатория һәм башка биналар калкып чыкты. Шундый ук зур төзелешләр Шода авылында да башкарылды. Ике авылда да мәһабәт мәчетләр бар, алар районда беренчеләрдән булып төзелде һәм яңартылды. Шода авылында атаклы драматург М.Фәйзинең музей-утары торгызылды. Колхоз җирлегендә дүрт плотина төзелде, уңайсыз җирләргә йөзәрләгән гектарда урманнар утыртылды. Колхоз ярдәмендә авылларның һәр хуҗалыгы яңа, заманча йортлар салып чыкты.
Хуҗалыкның икътисадый нигезе нык. Ул игенчелектә дә һәм терлекчелектә дә тиңе булмаган сикереш ясады. 1961 елда игеннәрнең уңышы уртача һәр гектардан 5,3 ц булса, 1997 елда ул 55,3 ц булды. Һәр сыердан 1969 елда уртача2800 кг сөт савып алынган булса, бүгенге көндә—5000 кгнан артык. Хуҗалык озак еллар район колхозлары өчен нәселле таналар җитештерү белән уңышлы шөгыльләнде, район күләмендә сөт терлекчелеген үстерүгә зур өлеш кертте.
Әлеге чорда «Якты юл» колхозы хуҗалык итүнең барлык тармаклары буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. 1996 елгы җитештерү күрсәткечләре белән хуҗалык район күләмендә җиңүче дип танылды, хакимиятнең махсус Дипломы һәм чылбырлы трактор белән бүләкләнде. Мондый җиңүләр колхоз өчен гадәти күренеш. Мәсәлән, 2004 елда сөт җитештерүдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалык буларак район хакимиятенең Мактау Таныклыгы һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Әлеге бүләкләр хезмәт алдынгыларының район җыенында тапшырылды.
Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Х.Г.Гәрәев 1985 елда «Почет билгесе», 1991 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 2001 елда Икенче дәрәҗә Ватанга хезмәт иткән өчен орденнары белән бүләкләнде. Соңгысын ул районыбыз тарихында беренче булып алды. 1988 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1990 елда —Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәре бирелде. 1982 елда »РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды. 1998 елда Х.Г.Гәрәев район хакимияте шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хәрәкәтендә актив катнашкан җитәкчеләрне бүләкләү өчен махсус булдырган премиягә лаек булды.
Х.Г.Гәрәев 1998 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.
Гәрәев Шамил Гәрәй улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.
1926 елның 26 мартында Куныр авылында туган. 1941 елда Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда «Якты юл» колхозында хисапчы булып эшли башлый.
Ш.Гәрәев 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында авыр сугыш юлы үтә, сугыш юлын Германия җирендә тәмамлый. Фидакарьлекләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә Хәрби хезмәттән бары тик 1950 елда гына демобилизацияләнә.
1951-1953 елларда Ш.Гәрәев Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укый, механизатор һөнәре ала. 1953-1958 елларда Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта механик, мастерской мөдире була. Шушы чорда читтән торып укып Нолинск авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1958-1961 елларда—«Госсельтехнадзор»ның Балтач РТСы буенча өлкән инженеры. Аннан соңгы дүрт ел дәвамында РТСның машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү өлкән инженеры була.
1966 елда Ш.Гәрәевкә Балтачта беренче махсус төзелеш оешмасы булган хуҗалыкара төзелеш оешмасын оештыру бурычын йөклиләр. Егерме ел шушы оешманы җитәкләгән чорда ул оешманың ныклы матди-техник базасын булдырды, һөнәри белгечләр белән тәэмин итте, зур эшләргә сәләтле көчле төзелеш оешмасы булдырды, оешманың күләмле социаль мәсьәләләрен хәл итте.
Зур тәҗрибәле, тирән эрудицияле, чая фикерле кешелекле һәм мәрхәмәтле җитәкче Ш.Г.Гәрәев район һәм республика күләмендә олы ихтирам казанды. Районыбыз авылларында 1970-1990 елларда төзелгән һәр җитештерү һәм социаль-мәдәни объектта бу күркәм шәхеснең хезмәте, җан җылысы бар.
Олы хезмәтләре өчен Ш.Г.Гәрәев 1974 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1985 елда аңа Татарстан АССРның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Лаеклы ялга чыккач та ветеран һаман кешеләр арсында булды, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашты. Аның проекты һәм техник күзәтүе астында Балтачта һәм Кунырда мәһабәт мәчетләр төзелде. Туры сүзе, принципиаль характеры белән ул тормышның уртасында булды.
Хөрмәтле якташыбыз 2004 елның 21 апрелендә йөрәк өянәгеннән Казан шәһәрендә кинәт вафат булды. Аның җәсаде туып үскән авылы Куныр зиратында җирләнде.
Герасимов Герман Егорович—дин эшлеклесе.
1928 елда Дорга авылында туган. Шода мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Хезмәт юлын колхоз производствосында эшләп башлый.
1946-1952 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аңа Ерак Көнчыгышта диңгезче булып хезмәт итәргә туры килә.
Балачактан дини гаиләдә тәрбияләнгән Г.Герасимов армия хезмәтеннән соң 1952 елда Мәскәү өлкәсенең Загорск шәһәрендәге дини академиягә укырга керә. 1958 елда академияне тәмамлаганнан соң Владивосток шәһәренә священник булып эшкә килә. Тирән белемле, инициативалы, вәгазьләренең тирән һәм үтемле булуы белән прихожаннар арасында зур ихтирам казана һәм тиз арада югары дини сан ала. Г.Герасимов туксанынчы елларда Владивосток шәһәре һәм өлкәсе епискобы итеп билгеләнә, озак еллар шушы вазыйфаны башкара.
Бүгенге көндә дә Владивостокта дини эшчәнлеген дәвам итә.
Герд Кузебай (Чайников Кузьма Павлович)—шагыйрь.
1998 елның 14 гыйнварында хәзерге Удмурт Республикасының Вавож районы Зур Докья авылында туган. Туган авылында башлангыч белем нигезләрен үзләштергәч Кухарка поселогындагы (хәзерге Киров өлкәсенең Советск шәһәре) укытучылар хәзерләү семинариесенә укырга керә. Аны 1916 елда тәмамлый һәм башлангыч мәктәп мөдире булып эшли.
Революциядән соң К.Чайников Малмыж шәһәренә килә, мәгариф комиссариатының өяз бүлегендә удмуртлар белән эшләүгә җитәкчелек итә. Удмурт Автономияле Республикасы оештырылгач андагы мәгариф һәм мәдәният эше җитәкчеләренең берсе була. Ул милли мәктәпләр, балалар йортлары оештыруга, халык арасында киң агарту эше алып баруга зур игътибар бирә.
1922 елда Мәскәүдәге В.Я.Брюсов исемендәге әдәбият институтына укырга керә. Аны тәмамлагач көнчыгыш халыклары институтының аспирантурасында укый. Шушы елларда аның әдәби таланты чәчәк ата. 1926 елда аның җитәкчелегендә беренче удмурт язучылар оешмасы төзелә. «Центриздат» нәшрияты оешкач, К.Герд аның удмурт бүлеген җитәкли. Ул беренче удмурт балалар журналына нигез сала, Удмурт дәүләт музеен оештыра.
К.Герд киң колачлы шәхес— ул шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, фольклорчы, тәрҗемәче. Ул актив җәмәгать эшлеклесе, актер, педагог, гомумән, удмурт мәдәниятендә бәя биреп бетергесез эз калдырган кеше.
К.Гердның эшчәнлеге безнең район белән тыгыз бәйләнгән. Чепья төбәге Малмыж өязенә кергәнлектән, Малмыжда эшләгән чорында ул безнең якның күп авылларында булып, аларда мәктәпләр ачуда башлап йөргән. Районыбызда инде алтмыш елдан артык чыгып килүче «Азлане» газетасының чыга башлавы да аның инициативасы. Малмыжда чыгып килгән «Известия Малмыжского Совета», «Рабоче-крестьянские думы» газеталарында безнең төбәк авыллары тормышыннан күп мәкаләләр бастырган. 1919 елда К.Герд Чепьяда «Кояш» исемле удмурт драма түгәрәге оештыра һәм удмурт телендә беренче спектакль куя. Бу көн удмурт милли театрының туган көне санала.
Удмурт халкының искиткеч талантлы улы К.Герд нахак яла белән 1932 елның февралендә милләтче дип гаепләнеп кулга алына һәм «халык дошманы» буларак 1941 елның 2 ноябрендә атыла. 1958 елда тулысынча реабилитацияләнде.
Чепья авылының бер урамы Кузебай Герд исемен йөртә.
Гобәйдуллин Габделхалик Гобәйдулла улы—җирле үзидарә җитәкчесе.
Атаклы эшмәкәр Үтәгән Уразмәтовның оныгы. Арбор авылында 1762 елда туган. Заманының тирән белемле, киң карашлы шәхесе булган. Рус телен яхшы үзләштергән, дәүләт канунннарын әйбәт белгән. Бабасы Үтәгәннән соң 35 ел дәвамында бу төбәктә иң зурлардан берсе— Арбор волостеның башлыгы булган. Өяз идарәсендә татарлар тормышына кагылган мәсьәләләрдә аның фикере үтемле булган, абруйлы саналган. Авыл җәмәгатьчелегенең күпсанлы мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән. Бу җәһәттән дә ул бабасының лаеклы алмашы булган.
Г.Гобәйдуллин тирә-як әтрафтагы дин һәм җәмәгать әһелләре белән якыннан аралашкан, Казан эшмәкәрләре арасында йогынтылы булган. Аның хатыны— данлыклы Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе мелла Закир бине Фәйзулла бине Габделгазиз әл- Кышкариның кызы.
Габделхалик Гобәйдуллинны Ш.Мәрҗани үзенең «Мостафадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле әсәрендә искә ала.
1834 елда Арборда вафат. Кабере—Арбор авылы зиратында.
Достарыңызбен бөлісу: |