Камалетдинов Фазыл Камалетдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1909 елның 14 февралендә Арбаш авылында туган. Башлангыч белем алганнан соң үзләренең крестьян хуҗалыгында эшли. 1930 елда авылда колхоз оеша һәм алар гаиләләре белән колхозга керәләр. Фазыл атлы йөк ташучы, ат караучы булып эшли. Сугыш алды елларында Кардугандагы «Кызыл мехчы» артелендә мех теркәүче була.
1941 елның октябрендә хәрәкәттәге армиягә алына, күпсанлы сугыш операцияләрендә катнаша. Аңа авыр чигенү ачысын да, җиңү шатлыкларын да кичерергә туры килә. Илебезнең күп җирләрен, Европа илләрен фашизм коллыгыннан азат итешә. Берничә мәртәбә яралана. Берлинны алу өчен барган сугышларда була. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң «Игенче» колхозында ферма мөдире, атлы йөк ташучы булып эшләде. Әмма сугышта алган яралар аны 1966 елның 7 сентябрендә якты дөньядан алып китте, җәсаде туган авылы Арбаш зиратына күмелде.
Камалов Әгъләм Камал улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1923 елның 20 октябрендә Алан авылында туган. Яңгул урта мәктәбен тәмамлаганнан соң хезмәт юлын 1940 елда «Райнаркомзаг» инспекциясендә статист булып башлый.
1941 елда Ә.Камалов фронтка китә. Ул һава десанты гаскәрләре составында Мәскәүне саклый. Беркадәр Сталинград фронтында сугыша. Ростов, Таганрог, Николаев, Одесса шәһәрләрен фашистлардан азат итү сугышларында катнаша. Ростов шәһәре янындагы сугышларда яралана. Савыгып чыкканнан соң сугышчан юлын дәвам итә. 1945 елның гыйнварында Венгриянең Балатон күле тирәсендәге бәрелешләр вакытында авыр контузия ала, өч ай госпитальләрдә дәвалана.
Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Мәскәүне саклаган өчен», «Белградны азат иткән өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.
Ә.Камаловның сугыштан соңгы эшчәнлеге 1947 елда башлана һәм тулысынча кооперация сәүдәсе белән бәйле. Башта алты ел Яңгул авылында кибет мөдире, сельпо рәисе булып эшли. 1953 елда Балтач район кулланучылар җәмгыяте идарәсенең рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1956-1959 елларда Мәскәү Югары кооперация мәктәбендә укый, югары квалификацияле икътисадчы белгечлеге ала.
Балтач райпотребсоюзына ике ел җитәкчелек иткәннән соң, 1961 елда Татарстан АССР Кулланучылар җәмгыяте «Татпотребсоюз») идарәсенең рәис урынбасары итеп билгеләнә һәм 18 ел шушы җаваплы урында эшли. Аннан соңгы сигез елда «Роспотребсоюз» идарәсенең Казан базасы директоры була. 1988-1990 елларда Казан кулланучылар кооперациясе институтында укыта.
Тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1981 елда РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән дәрәҗәле исем ала. 1973 һәм 1993 елларда Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамоталарына лаек була.
Ветеран бүгенге көндә актив җәмәгать эше алып бара, ул—республикабызның ветераннар оешмасы рәисе урынбасары.
Камалов Идуат Камал улы — авыл хуҗалыгы белгече.
Куныр авылында 1952 елның 1 гыйнварында туган. 1969 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап гомуми урта белем ала. Туган авылындагы «Якты юл» колхозында гади колхозчы булып хезмәт юлын башлый. Читтән торып укып Чистай колхоз-совхоз техникумын тәмамлый һәм техник-механик белгечлеге ала.
1970-1972 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң кабат колхоз производствосына килә, колхоз мастерскоенда слесарь булып эшли. 1978 елда тырыш белгечне колхозның баш инженеры итеп билгелиләр. Бу хезмәттә 1985 елга кадәр була. Шушы чорда И.Камалов машина-трактор паркын даими хәзерлектә тотты, механизаторларны эшкә туплау, аларның белемен һәм һөнәри осталыгын күтәрү, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә максатчан, нәтиҗәле эш алып барды, коллективка җитәкчелек итү тәҗрибәсе туплады. Моңа ирешүдә аңа техниканы тирән белүе, үз хезмәтен яратуы, кешеләргә һәрвакыт хөрмәт белән каравы ярдәм итте.
И.Камалов 1985 елда «Активист» колхозының рәисе итеп сайлана. Менә инде ике дистә ел ул шушы хуҗалыкка уңышлы җитәкчелек итә. Әлеге чорда үзенең специфик кыенлыклары булган, төрле милләтләрдән торган берничә кечкенә авылны берләштерүче хуҗалыкны тернәкләндерү өчен аңа күп тырышлык һәм энергия сарыф итәргә туры килде.
Колхоздашлары рәисләренә олы хөрмәт күрсәтеп аны өч чакырылыш район Советына, күп мәртәбә Дорга авыл Советына депутат итеп сайладылар. Фидакарь җитәкчегә 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Камалов Мөхәммәтзакир Габделваһаб улы (Мөхәммәтзакир бине Габделваһаб бине Ибраһим бине Йосыф бине Камал әс-Соснавый) — дин эшлеклесе, эшмәкәр.
Вятка губернасы Яңгул өязенең Сосна авылында туган. Башта Сосна мәдрәсәсендә Таҗетдин мелла әл-Иштирәкидә, Мәчкәрәдә Яхья бине Габдулла муллада укый, Мәхмүт бине Мөхәммәт бине Садыйк бине Мостафа бине әд-Дагыстаниның ышанычын яулый. Аннары белем эстәү максаты белән Бохарага юнәлә. Бохарада укыганда киң карашлы,сәләтле шәкерт суфичылык белән мавыга. Бу исә аның фикер офыкларын тагын да киңәйтергә ярдәм итә.
1846 елда туган якларына кайта һәм Чистай шәһәрендәге җәмигъ мәчетенә имам итеп сайлана. Шушында эшләү чорында бөтен Идел-Чулман төбәгендә абруйлы ишан, шәех булып таныла. Ишан Зәйнулла Рәсүлев Россиянең Көньяк-Көнчыгышында Накшбандия суфичылык ордены җитәкчесе булса, М.Камалов илнең үзәк өлешендә бу орденның җитәкчесе булган. Аның Чистай шәһәрендәге имамлыгы ярты гасырга якын сузыла. Үз чоры өчен шактый зур «Камалия» мәдрәсәсенең хуҗасы була. Унтугызынчы гасырның сиксәненче елларында монда Казан, Уфа, Самара һ. б. губерналардан килгән 400гә якын шәкерт укыган. Бу мәдрәсәдә күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм мәгърифәтчеләр Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, Г.Гафуров-Чыгатай, Х.Фәйзи-Чистайлы, Ф.Туктаров, башка күпләр белем алган. Үзенең 1893 елда язган васиятендә бу мәдрәсәдә 46 ел укытуын, үз акчасына аны бөтеньяктан тәэмин итеп, каратып тотуын әйтә, улы Ибраһимга бу эшне дәвам итүне йөкли.
Баһадир гәүдәле, энергиясе ташып торган, абыйлары кебек үк көрәшче дигән даны таралган Закир мулла дөнья эшләреннән дә читтә тормаган, имамлык һәм мөгаллимлек белән беррәттән хәзрәт уңышлы гына сәүдә эше алып бара, саллы гына капитал туплый. Тиздән Чистай сәүдәгәрләренең икенче гильдиясенә керә, үз хисабына Чистайда кирпечтән мәктәп-мәдрәсә салдыра. Ул Балтачның иң абруйлы сәүдәгәре Хәсән Муса улы Якуповның кызы Сәлимәгә өйләнә. Шул уңайдан Х.Якупов 1867 елда Чистайда мәһабәт мәчет төзетә.
Мөхәммәтзакир Камаловның аралашу даирәсе дә киң булган. Ул атаклы Казан сәүдәгәрләре Мусиннар, Акчуриннар белән туганлык мөнәсәбәтләрендә була, М.Бигиев, Н.Әмирхан— аның кияүләре. Шәкертләре арасында татар дөньясында якты эз калдырган шәхесләр күп—Гаяз Исхакый,Фатыйх Кәрими шулар арасында.1893 елгы архив материалларында М.Камаловка багышланган менә мондый юллар бар: «Аны Казан губернасында гына түгел, бөтен мөселман дөньясында яхшы беләләр. Болай киң танылуы аның дини фәннәрне бик яхшы белүе һәм шаригать кануннарын бозмыйча, керсез, тел тидермәслек тормыш белән яшәве нәтиҗәсе. Ул галим дә, ишан да, мөдәррис тә». Мәдрәсәне тәмамлап мулла булган шәкертләре хәзрәтнең данын бөтен Рәсәйгә тараткан, аның артыннан баручыларның саны артканнан арта барган. Бу бигрәк тә ишанның Накшбандия дини-суфыйчылык ордены җитәкчесе буларак эшчәнлегенә карый. Алар рәсми хакимият тарафыннан сайлап куелучы мөфтигә оппозиция тәшкил иткәннәр, мөселманнарны исламның «чисталыгы» өчен көрәшкә өндәгәннәр. Шуңа күрә Закир ишанга диндәшләре «изге» дип табынганнар, аңа охшарга тырышканнар. Аңа киңәш, ярдәм сорап та килгәннәр.
Казанда булганда җирле мулла-байлар аны үзенә чакырган, эш кайчакта ачуланышу-үпкәләшүләргә кадәр барып җиткән. Бер килүендә Галимҗан Барудида кунган. Г.Баруди—танылган дин эшлеклесе, данлы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җитәкчесе, соңрак мөфти итеп сайлана. Г.Барудиның ишанлыкны М.Камаловтан мирас итеп алган дигән мәгълүматлар да бар. М.Камаловның кияве Н. Әмирхан Г.Баруди белән якын дус булган. Саллы хезмәтләре өчен Россия хөкүмәте М.Камаловны Зур көмеш медаль белән бүләкләгән.
М.Камалов унтугызынчы гасырның икенче яртысында яңа ысул мәдрәсәләрдә рус телен өйрәтү көчәйгәч, аңа каршы чыга. Соңрак ул әлеге процесска каршы актив көрәш башлый, егерме ел гомерен шуңа багышлый. Шушы гамәле белән властьларны үзенә каршы куя. 1892 елда өяз суды аны Казан губернасыннан читкә сөрергә дигән карар чыгара. Әмма бу карар җиренә җиткерелә алмый, ул үлеп китә. Аның үлемен прогрессив татар җәмәгатьчелеге авыр кичерә. Хәтта рус газеталары да кайгынамәләр (некролог) басалар.
Чистайдагы мөселман зиратында күмелгән.
Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
1951 елның 22 февралендә Арча районының Түбән Пошалым авылында туган. 1969 елда Пошалым урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук мәктәптә башта пионервожатый, аннан соң 1976 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1976-1979 елларда— Балтачтагы «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире. 1980 елдан Карадуган авылындагы «Ак каен» балалар бакчасын җитәкли.
1981 елда читтән торып Казан Дәүләт университетының татар филологиясе факультетын, 1989 елда Казан дәүләт педагогия институтында аспирантура тәмамлый.
З.Камалова озак еллар дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплаган, иҗади эшләүче, эзләнүче җитәкче-тәрбияче. «Ак каен» балалар бакчасы бүгенге көндә район гына түгел, бөтен республикабыз тәрбиячеләре өчен алдынгы тәҗрибә учагына әйләнде. Бу коллективта җитәкченең үзе кебек үк эзләнүчән, иҗат рухы белән яшәүче кешеләр эшли. 1996 елда балалар бакчасына эксперименталь балалар бакчасы лицензиясе бирелде. Милли тәрбиядәге уңышлары өчен коллектив 1998 елда республикабызда беренчеләрдән булып К.Насыйри премиясенә лаек булды, 1996, 1997 елларда—Россиянең «Ел балалар бакчасы» конкурсы лауреаты. З.Камалова 1998 елда «Җитәкче-тикшеренүче» («Руководитель-исследователь») исемен алды.
З.Камалова җитәкләгән коллективта район, республика,Россия күләмендәге күп семинарлар уздырылды. Бу коллективның эш тәҗрибәсе турындагы методик докладлар Астрахань, Пермь, Бөгелмә, Зәй шәһәрләрендә узган семинарларда тыңланды. Экологик тәрбия, милли әхлак нигезендә тәрбияләү, хезмәткә өйрәтү, балаларның сәламәтлеген ныгыту, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү—менә бу коллектив туплаган алдынгы тәҗрибә юнәлешләренең тулы булмаган исемлеге.
Ф.Камалова балалар бакчасының көндәлек проблемаларын хәл итүгә һимаячеләр туплауга, киң җәмәгатьчелекне тартуга зур игътибар бирде. Ул авылның актив җәмәгать эшлеклесе.
Нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен 1981 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.
Камилов Наил Камил улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1952 елның 30 ноябрендә Көшкәтбаш авылында туган. 1970 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1971-1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Армия хезмәтен тәмамлагач Буа ветеринария техникумына укырга керә һәм 1975 елда аны тәмамлап ветеринария табибы белгечлеге ала. Шушы елда Мари АССРның Мари-Төрәк районы «За мир» совхозында баш ветеринария табибы булып эшли башлый. 1982 елда читтән торып Казан ветеринария институтын тәмамлый. 1982-1987 елларда—Мари-Төрәк районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш ветеринария табибы. 1997 елдан—Мари Иле Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минисрлыгының ветеринария хезмәте идарәсе җитәкчесе.
Н.Камилов 1994 елда «Кара туфраклы булмаган җирләрне үзләштергән өчен» медале, 2002 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. 2000 елда аңа Мари Иле Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.
Камилов Фагил Камил улы — төзүче.
1948 елның 25 маенда Көшкәтбаш авылында туган. Балтач урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып тракторчы һөнәре ала. 1965-1973 елларда «Марс» колхозында башта тракторчы, соңрак бригадир булып эшли. 1973 елда Мари АССРның Мари-Төрәк районындагы «За мир» совхозына күченә. Читтән торып укып 1984 елда Йошкар-Ола авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеген тәмамлый. 1984-1986 елларда—«За мир» совхозы директоры урынбасары.
1986 елда Ф.Камилов Мари-Төрәк юл төзү җәм эксплуатацияләү идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Хәзерге көндә дә шушы хезмәтендә уңышлы эшли. 2004 елда читтән торып Киров дәүләт университетын тәмамлый.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен 2001 елның октябрендә Мари Иле Республикасының атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Кариева Рәшидә Әһлиулла кызы — партия хезмәте ветераны.
1927 елның 11 июлендә Арча районының Яңа Кырлай авылында туган. Тукай-Кырлай авылы мәктәбендә җиде сыйныф укыганнан соң колхоз производствосында эшли. 1943 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. 1946 елда аны тәмамлап училищеның китапханәсендә эшли. Арча районы мәктәпләрендә башлангыч классларда укыта, немец теле укытучысы булып эшли. 1965-1967 елларда «Тукай-Кырлай» колхозының партия оешмасы секретаре, 1967-1968 елларда—Казанбаш урта мәктәбе директоры.
1968 елда Р.Кариева КПССның Балтач район комитеты секретаре итеп сайлана. Бу хезмәттә ул 1981 елга кадәр була. Районда идеология эшен җанландыру, социаль-мәдәни тармак проблемаларын хәл итү юнәлешендә зур хезмәт куя. Р.Кариеваның Балтач районы партия оешмасы җитәкчелегендә эшләү еллары авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур үзгәреш-алгарышлар чорына туры килде. Әнә шул алгарышларның идеологик нигезен тәэмин итүдә аның максатчан, нәтиҗәле хезмәте бәя биреп бетергесез. Р.Кариева бу эшчәнлегендә хезмәт коллективларының, җәмәгатбь оешмаларының бихисап мөмкинлекләрен эшкә җигә, шуңа таяна белде. Ул кешеләрне аңлый, ярата, күңеле белән аларга тартыла иде. Үзенә һәм кешеләргә таләпчән һәм гадел булды.
Р.И.Кариева хезмәт ияләре депутатларының район Советының биш чакырылыш дәвамында депутаты итеп сайланды, КПСС райкомы әгъзасы, аның бюро әгъзасы булды. 1977 елда РСФСР Педагогия җәмгыятенең унынчы съездында, 1978 елда Татарстан укытучыларының бишенче съездында делегат булып катнашты. 1971 һәм 1976 елларда «Почет билгесе» орденнары, берничә медаль белән бүләкләнде.
Казан шәһәрендә яши.
Касыймов Таһир Касыйм улы — совет һәм хуҗалык эшлеклесе.
1914 елның 25 декабрендә Таузар авылында туган. 1934 елда Балтач мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. 1930 елда авылда колхоз оеша һәм Касыймовлар гаиләсе колхозга керә. Таһир колхозның бригадиры, аннан соң хисапчы булып эшли. 1935-1943 елларда Балтач районының җир бүлегендә, налог инспекциясендә, саклык банкында, финанс бүлегендә эшли.
1943 елның гыйнварында партиянең Балтач район комитеты составына алына, аның хәрби бүлегенә җитәкчелек итә. 1944-1946 елларда—партиянең Татарстан өлкә комитеты каршындагы Югары партия мәктәбе тыңлаучысы. 1946-1949 елларда—партиянең Балтач райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, райкомның икенче секретаре. 1949-1951 елларда кабат Югары партия мәктәбендә укый.
1951 елдаТ.Касыймовны хезмәт ияләре депутатларының Буденный район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бу район бетерелеп Чүпрәле районы төзелгәч шундагы «Искра» колхозын җитәкли. 1960-1963 елларда—Буа районы көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе рәисе. 1963 елдан— Буадагы үрнәк тәҗрибә хуҗалыгында эшләде.
Ветеран 1987 елның 12 декабрендә Буада вафат булды.
Касыймова Венера Касыймхан кызы — журналист, язучы.
1938 елның 14 гыйнварында Арча районының Хәсәншәех авылында туган. 1958 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1958-1964 елларда Балтач авылы кибетләрендә сатучы була. 1964 елда Казан шәһәренә килә, төрле кибетләрдә шул ук хезмәттә була. Читтән торып Казан кооперация сәүдәсе техникумын, Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый.
В.Касыймова сәүдә хезмәтеннән аерылмыйча актив рәвештә журналистлык һәм язучылык белән шөгыльләнә. Берничә республика һәм союзкүләм конкурсларда җиңү яулый. 1985 елда «Правда» газетасы уздырган җәмәгать корреспондентлары конкурсында җиңеп, М.И.Ульянова исемендәге премиягә лаек була. 1988 елда «Әллә язмышым, әллә ялгышым..» исемле автобиографик повесте аерым китап булып басылды. Аның үзәгендә—сугыштан соңгы авыр еллардагы Балтач тормышы, аның кешеләре язмышы.
Ветеран Казан шәһәрендә яши, әдәби эшчәнлеген дәвам итә.
Кашапов Котдүс Кашаф улы — хезмәт алдынгысы.
1951 елның 1 сентябрендә Түнтәр авылында туган. 1965 елда Түнтәр авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлый һәм «Дружба» колхозында хезмәт юлына баса.
1970-1972 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән демобилизацияләнгәч кабат туган колхозына кайта, башта көндәлек эшләр башкара, аннан соң комплекслы бригадага җитәкчелек итә. 1985 елда чылбырлы «ДТ-75» маркалы тракторда эшли башлый. Тырышлыгы, үз эшенә җаваплы карашы, хезмәт сөючәнлеге белән колхоздашлары арасында тирән ихтирам казана, югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешә, колхоз тракторчылары арасында алдынгылар сафына баса. Колхоз идарәсе тарафыннан күп мәртәбә бүләкләнә.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 1993 елда К.Кашаповка Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән «Түнтәр» җәмгыятендә автобус йөртә.
Кашапова Рузилә Кашаф кызы — җирле үзидарә хезмәткәре.
1947 елның 25 октябрендә Түнтәр авылында туган. 1966 елда Чепья урта мәктәбеннән урта белем алып чыга. 1966-1969 елларда Түнтәр авыл мәдәният йорты директоры, «Дружба» колхозында сыер савучы булып эшли.
Сәләтле һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак 1969 елда халык депутатларының Урта Көшкәт авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Р.Кашапова шушы күпкырлы, мәшәкатьле вазыйфаны нәкъ егерме ел дәвамында башкарды. Гади авыл гаиләсендә туып үскән Р.Кашапова кешеләр белән җиңел аралаша, алар белән уртак тел таба, кешеләрнең гозерләрен күңеленә якын итеп кабул итә, аларны үтәү өчен бөтен чараларны күрә, мөмкинлекләр таба иде. Ул һәрвакыт кешеләргә якын, хезмәт коллективлары, хезмәт кешеләре арасында булды. Җор күңеле, тормыш сөючәнлеге, ихласлыгы белән хезмәттәшләре арасында зур абруй казанды.
1974 елда Р.К.Кашапова СССР Югары Советының тугызынчы чакырылышына депутат итеп сайланды. Авыл Советы рәисе һәм илнең иң югары парламенты вәкиле буларак ул районыбыз авылларының социаль йөзен үзгәртү, халыкның көнкүрешен яхшырту, савыктыру юнәлешендә зур эш алып барды, колхоз производствосын үстерүдә якыннан торып булышты. Аның инициативасы һәм турыдан-туры булышлыгы белән шул елларда Түнтәр авылында урта мәктәп, ике катлы авыл Советы бинасы, Урта Көшкәт авылында мәдәният йорты, кибет, тимер-бетон күпер һәм башка корылмалар сафка басты. Авылларның мәдәният учакларында күптөрле өр-яңа гореф-гадәтләр, тәрбияви чаралар практикага керде.
Актив Совет эшлеклесе Р.Кашапова 1978 елда укытучыларның өченче Бөтенсоюз съездында, 1980 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Татарстан көннәрендә катнашты.
1989 елдан ул халык депутатларының Урта Көшкәт авыл Советы секретаре булып эшләде.
Мәрхәмәтсез үлем Р.Кашапованы безнең арабыздан вакытсыз алып китте. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 2002 елның 2 ноябрендә вафат булды. Туган авылы Түнтәр зиратына җирләнде.
Каюмов Васыйл Кадим улы — сәнәгать җитәкчесе.
Нөнәгәр авылының Каюм һәм Хәербанат гаиләсендә 1958 елның 10 декабрендә Караганда шәһәрендә туган. Шушында урта мәктәп тәмамлый һәм политехника институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң җитмешенче еллар ахырында студент буларак практика үткән КамАЗ автогигантының агрегат заводына эшкә кайта. Шушында егерме елга якын эшләү дәверендә ул үзен талантлы инженер, булдыклы җитәкче-оештыручы итеп күрсәтә, зур абруй казана.
1985 ел. Илдә демократия уяна башлаган, яңарышка йөз белән борылган вакыт. Халык куллануы товарларына кискен дефицит. Шушы хәләтне йомшарту максатыннан илнең эре предприятиендә өстәмә тармак— халык куллануы товарлары җитештерү оештырыла. Шул хәрәкәт нигезендә КамАЗ берләшмәсендә кече литражлы җиңел машиналар җитештерелә башлый. 1991 елда ул киңәеп аерым автозавод статусын ала. Беренче җитәкчесе башка урынга күчерелү сәбәпле таркаулык кичерә башлаган менә шушы заводка 1998 елда КамАЗ берләшмәсенең генераль директоры И.М.Костин тәкъдиме белән директор итеп В.К.Каюмов билгеләнә. Ул тиз арада коллективны туплап, максатчан эшкә юнәлдерүгә ирешә. Берләшмәгә зур зыян китерүче завод бер-ике ел эчендә зур доход чыганагына, берләшмәнең икътисадый таянычына әверелә. Бүгенге көндә анда ике мең ярым кеше эшли, завод елга 40 меңгә якын автомобиль чыгара. Аларның ун меңнән артыгы—инвалидлар өчен махсус көйләнгән.
Заводның директоры КамАЗ җәмгыятендә генә түгел, бөтен шәһәрдә, республикада абруйлы җитәкче булып таныла. Моңа ул эшне оештыра белүе, кешеләр турында туктаусыз кайгыртуы, коллективның гына түгел, яшьләр шәһәре Чаллының социаль мәсьәләләрен хәл итү өстендә армый-талмый эшләве белән ирешә.
1991 елда В.К.Каюмов «Алтын йөрәкле кеше» дәрәҗәсен ала. Ул Чаллы шәһәр Советы депутаты, Советның шәһәр төзелеше буенча даими комиссиясе рәисе.
Каюмов Гыйлван Каюм улы — хезмәт ветераны.
1929 елның 29 июнендә Яңгул авылында туган. 1944 елда Яңгул мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм «Яңа тормыш» колхозында эшли башлый. Кышкы чорда Балтач МТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсында укый. 1945 елның язында колхозга кайтып тракторчы булып эшли. 1949-1953 елларда хәрби хезмәттә була.
Армиядән кайту белән Г.Каюмовны МТСка тракторчы итеп чакыралар. 1954 елда үзе эшли торган тракторы белән туган колхозына җибәрәләр. 1960 елда трактор бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Тиздән ул колхозның баш механигы, озак та үтми—баш инженеры була. Шул ук вакытта үзе укырга, яшьләрне профессиягә өйрәтергә дә вакыт таба—1967 елда кичке мәктәптә укып урта белем ала, 1982 елда Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
1977-1985 елларда Г.Каюмов хезмәт ияләре депутатларының Яңгул авыл Советы рәисе булды. 1985-1989 елларда колхозның мастерское мөдире, техника куркынычсызлыгы буенча инженеры вазыйфаларын башкрды. Кайда һәм нинди генә хезмәттә булмасын аңа җир кешесенә хас төплелек, югары дәрәҗәдәге җаваплылык, максатчанлык кебек күркәм сыйфатлар хас булды. Зур ихтыяр көче, аз сүзлелек, эшлеклелек шулай ук шәхес буларак аны характерлаучы билгеләр.
Г.Каюмовның тынгысыз хезмәтләре 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, Мактау Грамоталары белән бәяләнде.
Ветеран бүген дә авыл имамы буларак яшьләребезгә, авыл халкына ислам әхлагын ирештерү буенча игелекле эш алып бара.
Каюмов Илдар Мәхмүт улы — хезмәт алдынгысы.
1959 елның 3 ноябрендә Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәрендә туган. 1977 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1980 елның маенда Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсендә слесарь-моторист булып эшли башлый. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы шушы данлы коллектив белән бәйле. Эшен һәрвакыт яратып, күңел җылысын биреп башкаруы, башкаларга ярдәмчел булуы коллективта аңа тирән ихтирам китерде.
И.Каюмов 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗиганы ликвидацияләү эшләрендә катнашты.
2000 елда хезмәт алдынгыларының район җыенында үз һөнәре буенча иң оста дип танылды, районның Мактау Таныклыгын һәм кыйммәтле бүләк алды. Шул ук елда ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Каюмова Зәйнәп Сөнгатулла кызы — хезмәт ветераны.
1928 елның 10 октябрендә Арбор авылында туган. Шушында җидееллык мәктәп тәмамлап, хезмәт юлын колхоз производствосында эшләп башлый—иген игә, Шәмәрдән элеваторына чана белән тартып ашлык ташый, урман кисә. 1949 елда Чепьядагы Димитров исемендәге МТС каршында кыска сроклы курс үтеп тракторчы була, ике ел комбайнга утырып иген урып-җыя.
1952 елда тормышка чыгу сәбәпле Балтач авылына күчеп килә, механизатор булып эшләвен дәвам итә. 1962-1967 елларда Каюмовлар гаиләсе Биектау районындагы Дөбьяз авылында яши. 1967 елдан кабат Балтачка кайткач З.Каюмова район көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче була. 1972-1983 елларда— шул ук комбинатның итек басу цехында итек түшәүче. Күп мәртәбә предприятие эшчеләре арасында җиңүче булып таныла. Гап-гади хезмәт кешесе З.Каюмова һәрвакыт үзе башкара торган хезмәткә зур мәгънә сала, аның абруен күтәрә белде.
Игелекле хезмәтләре өчен 1983 елда Татарстан АССРның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре исеме бирелде.
Достарыңызбен бөлісу: |