Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет3/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

***

Чәйләр эчкәч, Зөлкамал:

—Улым, атаң мунчаны карап чыкты. Эссе салып исләрен дә чыгарып бетерде, миллеген дә пешереп куйды. Ә мин сөлге, җәймәләр керттем, өйалды колгасында булыр. Беренче мунчага юл кешеләре сез керегез. Сездән соң атагыз керер. Җомга намазына кадәр чистарынып өлгерсәгез әйбәт булыр,—диде.

Нургали авызын ачып өлгергәнче Маһирә тыныч кына:

—Беренче мунчага, Нургали, син Газзәбану белән кер инде,—дип әле Нургалигә, әле көндәшенә карап алды. Һич тә моны көтмәгән Газзәбану Маһирәгә ягымлы гына күз ташлап, «йә, син ни әйтерсең?»... дигәндәй, Нургалигә текәлде. Ә анысы сүзсез генә, мыек астыннан елмаеп, җәһәт кенә Газзәбануны әйдәкләп очар коштай булып, ишеккә юнәлде. Алар артыннан Хафиз:

—Әни, әни, дим, мин дә синең белән келәм,—дип кузгалуга бабасы:

—Юк, без синең белән икәү керербез, яме. Минем арканы синнән дә шәп ышкучы юк бит, улым. Ә хәзер Чаптарны таллыкка су буена алып төшик, аның да эчәсе киләдер,—дип, оныгын үзенә ияртте. Аларга бик теләп, әби дә кушылды. Ишегалдына чыгу белән бабай, бакча башындагы мунчага таба серле генә ым кагып, эче тулып ашкан куанычын карчыгына сиздерәсе итте. Зөлкамалы да:

—Аллаһым ярдәм итсен! Берүк ярдәм итә күрсен!—дип, бәхетле елмаеп, картының шатлыгын уртаклашырга ашыкты.

Маһирә үзен никадәр тыныч тотарга тырышса да, булдыра алмады бичара. Күңелендәге көнчелек галәмәте ташкын булып, бөтен җанын биләп алды. Нургалиенең үзенә күз дә төшермичә, Газзәбануы белән шатланышып ишектән чыгып китүләре бәгырен телгәләде. Бу минутларда ул Нургалигә рәнҗеп тә куймады микән әле. Бала чагыннан ук чикләнмәгән иркенлектә, үтә дә иркә булып, гел үзе теләгәнчә генә яшәргә күнеккән Маһирә беренче мәртәбә үзен кимсетелгән кебек тойды. Нургали белән Газзәбануның мунчада кылынырга мөмкин булган бөтен назлы гамәлләре бер-бер артлы күз алдына килде. Җәһәт кенә тәрәзәгә борылып, күзенә мөлдерәп тулган кайнар яшьләрен тыя алмыйча, тын гына елап җибәрде.

Зөлкамал өйгә керүгә, тәрәзә яңагына сөялеп, боегып торган Маһирәнең сулыгып киткән йөзен күреп:

—Маһирә, кызым, өйлә намазына кадәр ак келәткә чыгып бераз ятып, ял итеп алмыйсыңмы?—дип сорады.

—Әйбәт булыр иде, озак юлдан хәйран арылган,—дип, Маһирә риза булды.

«Балакайларым мунчадан чыкканда күз көеге булып утырмасын әле»,—дип уйлап, үз тапкырлыгына үзе куанып, яшь киленен ак келәткә озатты Зөлкамал.
Саҗидәнең төше

Ул көнне гаҗәеп бер төш күреп уянды Саҗидә. Үтә дә ачык, нәкъ өндәгечә иде ул төш. Янәшәсендә изрәп йоклап яткан җанкисәген шәйләп алмаган булса, төшен өненнән аера алмыйча шактый иләс-миләс килеп яткан булыр иде әле. Болай да төшендәге бөтен вөҗүден яулап алган шатлык хисләреннән тиз генә аерылырга теләми иде ул. Иренә текәлеп: «Өнемдәге хыялларым матур төш булып кереп, куанычым күңелем касәсеннән мөлдерәмә ташып торган чакта ничек әле син, җаныкаем, таралып йоклап ятасың?—дип пышылдады. Әле ул гынамы—Нурисламының ирененнән бик тәмләп бер үбеп тә куймасынмы. Ә тегесе сискәнеп киткәндәй:

—Нишләвең бу тагы? Торырга иртәдер бит әле?—диде дә, дорфа гына икенче ягына борылып ятты. Күр инде бу хәлне...

«И-и, бәгырь кисәгемдер шул! Каян килде әле сиңа мондый кыюлык? Рәхмәт төшкере!»—дип хатынын үбеп аласы да, кайнар кочагына гына саласы бит инде югыйсә... Нишләмәк кирәк, иренең бер генә хатын-кыз да гафу итә алмый торган битарафлыгыннан Саҗидә гарьләнеп куйды куюын. Әмма, ни генә булса да, иртән күргән сихри төше тәэсиреннән бөтен җанын биләп алган шатлык хисләре күпкә көчлерәк иде шул. Ул, берни дә булмагандай, сабыр гына:

—Әйе, торырга иртәрәк әле, таң атып кына килә. Әле генә күргән төшемнән уянып китмәгән булсам, нәкъ синең шикелле үк мин дә изрәп йокларыем. Иллә дә матур төш, Нурислам. Әйбәткә булыр, Аллаһы боерса! Тыңласаң, хәзер үк сөйлимче үзеңә. Сөйләмичә генә йоклап китсәм, онытылыр дип куркам,—диде.

—Әйдә, сөйләсәң сөйлә инде, барыбер йокымны ачып бетердең,—дип, Нурислам теләр-теләмәс кенә хатынына таба борылды.

Нигәдер тынгысыз иде ул... Кичтән дә озак кына йоклап китә алмыйча гаҗизләнде. Саҗидәнең моңа әлләни исе китмәде шикелле. Иртәгә иртүк яшь кәләше белән Нургалине ничек каршы алачагын уйлыйдыр, дип юрады.

—Тыңла, яме; имеш, син кайтышка дип Тәскирә белән бергә коймак пешерәбез икән, дим. Коймакларның күплеге, мин сиңа әйтим: өстәлдә дә, мич алдында да, тәрәзә төпләрендә дә гел коймак. Ашап туйгысыз тәмлеләр дә икән әле үзләре. Ә син кайтмыйсың да кайтмыйсың. Тәскирә балакаем, «шуынып бетәләл инде»,—дип борчыла ук башлады. Шулвакыт ишегебез үзеннән-үзе ачылып китте дә, кояштай балкып, яңа гына туган бозау күтәреп, син килеп кердең. «Менә, сезгә нинди матур бозау апкайттым»,—дисең икән. Чыннан да аның куе кызгылт тиресе ялык-йолык килеп тора, маңгаенда ярымайга охшаган ап-ак кашкасы да бар. Ә син, көлә-көлә: «Сыерыбыз минем күңелне күреп, безгә үгез бозау бүләк иткән. Өйдә ир затыннан бер үзем бит. Нурисламга иптәш булсын дигәндер инде», дисең. ...Тавык төшенә тары керә дигәндәй, сыерның бозаулар вакыты җитә дип борчылып йөргәнгә кергәндер бу төш, мөгаен. Инде төштә күргән төсле бозаулы булуга да ирешсәк, Ходай кушып, Гайзелбәнат әбигә сәдака кертерием,—дип, Саҗидә төшен сөйләп бетерде.

—Әнисе, бу төш сиңа тикмәгә генә кермәгәндер, әллә чыннан да сыерыбыз бозаулап ята микән?—диде дә, Нурислам абзарга ашыкты. Озак көттерми генә: «Шөкер, бары да әйбәт, сыерыбыз абзарны тутырып тыныч кына күшәп ята. Шәт, тиздән бозаулап та куяр, Аллаһы боерса,—дип шатланып кереп тә җитте. Ташкентта акча эшләп кайтмаган булсам, сыер турында хыяллана да алмас идек бит,—дип, җәһәт кенә Саҗидәсе янына, юрган эченә чумды. Бу минутларда алар икесе дә бик бәхетле иде. Ә йокы дигәннәре алардан мөмкин кадәр ераккарак качу ягын карады.

Иртүк ирен озатып җибәрүгә, Саҗидә төшен юратырга кемне генә табасы икән дип уйлана башлады. Газзәбануга кереп булмый да булмый инде, аның үз хәле хәл. Иң кулае Гыйззелбәнаттә булыр дип, бары ике өй аркылы гына япа-ялгызы яшәп яткан күршесенә йөгерде. Керә-керешкә үк аны ишегалдында очратып, күргән төшен бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирде.

—И-и, күрше, бик матур төш кергән бит үзеңә. Юрарга керешкәнче тәһарәтемне яңартып алыйм, булмаса. Төшләрне тәһарәтсез килеш юрарга ярамый, ди торгание минем каенанам, урыны җәннәттә булсын! Син өйгә керә тор, яме,—дип, баскыч төбендәге елкылдап торган җиз комганын алып абзарга таба юнәлде.

Ул арада, бу өч кенә тәрәзәле кечкенә генә өйнең бар җиренә күз салырга өлгерде Саҗидә һәм мондагы илаһи пөхтәлеккә, чисталыкка хәйран калды. Тәрәзәләрендә кашагалы ап-ак пәрдәләр, тәрәзә араларына эленгән кызыл башлы сөлгеләр, өстәлендә сөлгеләренә охшаш итеп сугылган киндер ашъяулык. Бөтен өйгә нурлар сибеп өстәлдә утырган зур җиз самавыр. Түр сәке өстендә ак сарык йоныннан басылган калын киез келәм җәелгән. Өйнең бер почмагында сыек кына зәңгәрсу төс биреп акшарланган мич. Әйтәм җирле Гыйззелбәнаттәнең миче бер дә саргаймый, акшарына синке кушадыр, мөгаен... Мич авызы ягына кыр чәчәкләре рәсеме төшкән яшел сатин чаршау корылган. Чаршавы да тәрәзә пәрдәләре шикелле бөреп тегелгән кашагалы. Ян тәрәзәдән төшкән кояш нурлары чаршаудагы чәчәкләргә җан өргән диярсең. Хәтта алар җил белән чайкалып-чайкалып та куялар шикелле. Гүя өйнең шушы почмагыннан, әйтерсең лә, чәчәкле алан башланып китә. Саҗидәнең шул аланга кереп, зәңгәр күккә карап хыялланып ятасы килеп китте. Ихтыярсыз шунда таба атлый ук башлады. Әмма идәнгә күзе төшүгә тукталып калды. Гәрәбәдәй сап-сары сайгакларга басарга кыймады булса кирәк. Ишек яңагына сөялеп, җанына ләззәт биргән шушы өйнең эчен, бөтен барлыгы белән яңадан күзеннән үткәрде Саҗидә. Монда хәтта кояшның да иң якты, иң шаян нурлары гына төшә торгандыр, мөгаен. Әнә, тәрәзә каршындагы балан яфраклары аша үтеп, алар өй диварларына, идән сайгакларына челтәрле бизәкләр ясап уйныйлар. Өстәлдә утырган мәгърур самавыр, ишек өстендәге пыяла астына кысалап эленгән «Аятелкөрси», кучкардагы лампаның үтә чиста пыяласы—бу шаян нурларны үзләренә җыялар да, шунда кечкенә кояшчыклар ясап балкыйлар... Ишек ачылуга Саҗидә айнып киткәндәй булды.

—И-и-и, Гыйззелбәнат апай җаным, синең шикелле үз өендә оҗмах ясап, аның бөтен җирен матурлыкка төреп яшәүче тагын кем бар икән безнең авылда? Һәр әйбереңнән әллә нинди сихри нур бөркелә. Моннан, билләһи дип әйтәм, чыгып та китәсе килми!

—Үземнең дә алай тиз генә чыгарып җибәрәсем килми әле сине. Төшеңне генә юрыйк та, җыен көнне күрше-күлән, таныш-белешләр, бала-чага керсә дип пешереп куйган бавырсак, кортлы сумсаларым белән тәмләп чәй эчербез. Ясаган кортлы маем да бик тәмле чыкты бу юлы. Ә менә, мин ялгыз карчыкның күңелен күреп, өемне мактап әйткән җылы сүзләрең белән күңелем күкләренә ай-кояшлар иңдердең, Саҗидә, керләр чайкый сай җирдә... дип җырлап җибәрерлек иттең бит, әй. Аллаһының рәхмәтләре яусын сиңа күршекәем! Тәнеңә саулык, җаныңа тынычлык бирсен Ходаем.

Төшеңә килгәндә, минемчә, сыерыгыз шушы көннәрдә хәвеф-хәтәрсез генә бозаулар, боерган булса. Нәкъ син күргәнчә; аның төсе дә кызгылт, үзе үгез бозау да булыр дип тәгаенләп кенә әйтә алмыйм. Әмма Нурисламның шулкадәр шатланып йортыгызга яшь тере хайван күтәреп керүе үзегезгә зур дәүләт киләчәген сиздерә шикелле, барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Бирәм дисәме...

—Амин, шулай гына була күрсен! Авызыңа бал да май, күршекәем! Ә менә мин, Гыйззелбанәттәй, башкачарак юраганыем. Бәлки ул тормышка ашмас хыялым гынадыр... Бозавы инде аның, билгеле, бозау көтеп йөргәнгә кергәндер. Әйтәләр бит, тавык төшенә тары кергән, чүпли-чүпли арып беткән, дип. Бигрәк тә, Нурисламның «үземә иптәшкә бер ир заты булсын»—диюен... Мин әйтәм, тәмам тазарып, яңадан балага уза башлармын микән әллә? Алла кушып, шулай була калса, арада берәрсенең малай булып куюы да бик ихтимал бит... Моңарчы мине гаепләп җаныма тимәсә дә, ир баласы булмаганга кимсенеп йөри икән бит, җаныкаем...

Соңгы вакытта үземдә бер сәер үзгәреш тә сизә башладым бит әле. Әйтергә дә оят, хәтта, ярый... ярый, әйтәм инде алайса, зинһар өчен, гаеп итә күрмә. Ни хикмәттер, Нурисламым белән бергә буласым гына килеп тора башладым бит, ләгыйн. Ничек аңлатырга да белмим инде... Ә ул бер ни сизми, гырлый-гырлый йоклавын белә. Тикмәгә генә түгелдер бу, Гыйззелбәнаттәй, җаным. Тәскирәмә узар алдыннан да нәкъ шулай булганыем...

Син менә, «Киләчәктә зур дәүләтле булырсыз»,—дип юрадың. Бәлки ул дәүләт—алда туачак балаларымдыр, кем белгән? Алардан да зур байлык тагы нәрсә булырга мөмкин? Их, иллә-мәгәр, Аллаһының рәхмәте белән, шулай килеп чыкса, сарыгымның бер бәрәнен эһ тә итмичә сәдакага багышларыем. Гыйзелбәнаттәй җаным, әйдәле, авырсынмыйча гына эчемне үзеңчә баскалап карале. Ә бәлки... йә, йә инде, зинһар өчен бүлдерми генә тыңла инде гозеремне...

—Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, син чыннан да бик каты үзгәргәнсең бит, күрше, хәерлегә булсын,—диде Гыйззелбәнат. Әмма сәкедә балкып яткан Саҗидәнең өмет тулы мөлдерәмә күзләрен күргәч, хәтта каушап китте. Ничек итеп, «Өметләнмә, син кичергән авырудан соң, мин белгән бер генә хатын-кызның да балага узганы һәм аны җитлектереп таба алганы юк әле»,—дип әйтә алсын? Шулай да, җайлап кына: «Ниемә дип бу кадәр алгысынасың соң әле син, ә? Инде шушы язмышыңа да риза булмасаң... Аллам сакласын... Әле кайчан гына үлем көтеп яткан вакытларыңны оныттыңмыни? Аннары, төннәрен үз җаныңда шундый күркәм халәт туа башлаган икән, нигә дип аңа шулкадәр сәерсенәсең әле син? Бу бит бик табигый хәл һәм ул синең тәмам тазарып, тулы канлы булып яши башлавыңның бәхете ачылу дигән сүз. Иреңнән бер дә оялып торасың юк. Алар аны ничек кенә яраталар әле, җанкисәгем. Күпме хатын-кыз шушы бәхеттән мәхрүм, беләсеңме син шуны? Менә ни өчен кайбер ирләр: «Минем хатын әллә нинди шунда... тәне дә салкын, җаны да салкын—ята шунда... бүрәнә дә бүрәнә, ул да бүрәнә...—дип читтән кайнар кочак эзли башлыйлар. Ә синең Нурисламың бөтенләй башка, үзенә ярый алмаган чакларыңда да ташламады бит ул сине. Тазара гына күрсен дип нинди генә җимешләр ташымады, акчасыннан да өзмәде. Әнә, ахирәтең Газзәбануга карап, азрак гыйбрәт алыр идең, ичмасам. Бар булганына шөкер ит тә: «И, бер Аллаһым, тигезлегемнән, саулыгымнан аерма. Үзең сөеп биргән бердән-бер балама бәхет бир, дип телә. Юк белән үзеңне дә, иреңне дә борчыма»,—дип үгетләп тә карады Гыйззелбәнат. Вәләкин файдасыз... Саҗидә, киресенчә, күңелсезләнә генә барды. «Үзеңне дә, иреңне дә, мине дә юк белән борчыма»,—дигән сүзләрдән соң бөтенләй коелып төште. Күз яшьләрен түгеп елый ук башлады.

—Үзең бигрәк тиз үпкәлисең инде, акыллым. Ярар, ярар, әйдә, карап карыйм булмаса, тик бик тыныч ят, эчеңне катырма, яме»,—дип эшкә керешкән булды. Ә башында бер генә, фәкать бер генә уй бөтерелде. Юк, бөтен вөҗүден көйдереп алырлык хакыйкатьне ачып, кабат сүндерергә ярамый бу баланы. Шушы көтеп алынган Җыен бәйрәме көннәрендә генә булса да, балкып йөрсен әле. Авыруыннан соң аякка басып китсә дә, ике ел буена пыскып яткан күмер төсле генә яшәде бит ул, көйрәп тә китә алмый, сүнеп тә бетми. Шөкер, уянып килә икән ләбаса... Җитмәсә, бүген яшь кәләшен ияртеп, дуслары—Нургали дә кайта. Ташкенттан кайткан әрсез кәләш алдында күңелсезләнеп йөреп, ничу сынатырга...

—И, и, күрше, тикмәгә генә ымсынып йөрмисең ахры син. Менә бу төшеңдә нидер тоям бит... тоям!—дигән булды.—«Аллаһының кодрәте киңдер, җитенне әйләндерсә киндер»,—дип әйтергә ярата иде картым. Урыны җәннәтнең түрендә булгыры. Тик, караны, беркемгә дә әйтәсе булма, хәтта Нурисламыңа да. Алдан кычкырган күкенең башы ярыла,—дигәнне беләсеңме? Яман күзләрдән, яман телләрдән Аллам сакласын! Мондый вакытында хатын-кызга үтә дә күз тиючән була, ишетсен колагың! Вакыты җиткәч, үзем әйтермен. Сабыр гына көт, балакаем... Җыеннар үтеп, Нургалиләрне озаткач, бер иркен арада, тагын бер карармын, Аллаһы боерса.

Бу сүзләрдән соң Саҗидә сикереп торды да, Гыйззелбәнатның кулларын үбә-үбә болай диде:

—Чын, коеп куйган духтыр бит син! Мине үлемнән йолып алучы да син булдың бит, рәхмәт төшкере! Әллә нинди гыйлемлекләрең бар бит, каян килә алар сиңа, Гыйззелбәнаттәй җаным? Менә хәзер дә нәкъ мин көткәнне әйттең дә бирдең бит! Бая әйткән сәдакам сиңа булыр, боерган булса! И-и, бу тормыш дигәннәре, иркенләп, рәхәтләнеп бер утырган да юк. Үзең турында да никтер берни сөйләмисең. Газзә белән безнең шикелле, төп бу авылныкы түгел икәнеңне ишеткәнем бар-барын. Шуннан кала, берни дә белмим.

—Әйе, мин дә сезнең шикелле үк, бу авылга килен булып төшкән кыз,—диде дә, тормышындагы хәтта сөйләргә дә ярамый торган фаҗигале вакыйгалары исенә төшеп, авыр сулап куйды Гыйззелбәнат.—Ярар, икенче бер вакыт сөйләрмен әле, ә хәзер чәй әзерлик,—диде.

Кая инде ул чәйләп утыру Саҗидәгә... Очар коштай булып өенә атылды. Капкадан керә-керешкә Тәскирәсе разбой салып:

—Әни, әни, дим, нишләп, кайда йөлишең син? Кайттылал, күлми калашың бит инде. Әйдә тижеләк бул инде…

—Сабыемдыр шул, ул кунакларны миңа бик күрсәтәсең киләмени соң? Ә минем, беләсең килсә, алардан бигрәк әтиеңне күрәсем килә. Әтиеңне күралдыңмы соң? Кайда калды әле үзе?

—Кайда калшын, шунда... Теге матул апай, кунак апай янында утылып тола. И-и, әни, шин ул апайның үжен күлшәңме... Ә кигән киемнәлен күлшәң... Хафижның әтише дә безнең авылдагы әтиләл төшле түгел икән ул. Үҗе матул, үже әллә кем төшле шунда... Әйтеп тә, шөйләп тә булмый...

—Кунак апайны ошаттың инде алайса, име?

—Әйе, әни, Хафишның әтише кунакка әнә нинди матул апай апкайткан. И-и, анда шундый күңелле, малайлал, кызлал... бөтенеше кунаклалны калый... Бежнең әти нишләп үже генә кайтты икән ул?

Сабыйның бу соравына Саҗидә эченнән генә: «Аллага шөкер!»—дип уйласа да, түзмәде, көлемсерәп куйды:

—Нигә көләшең шин, әни, ә? Миңа ышанмашаң үжең кел дә кала,—дип иреннәрен турсайтып, үпкәсен белдерде Тәскирә.

—Йә, үпкәләмә инде, сиңа ышанмыйча кемгә ышаныйм соң мин? Шулай да, анда кереп йөрмәскә булдым әле. Син тизрәк әтиеңне алып чыга алсаң, бик шәп булырие. «Коймаклар суына, әни безне көтә, борчыла»,—диген яме. Бар, кызым, бар... Ә мин тиз генә коймакларны пешерә башлыйм.

Күп тә үтмәде, алар, аталы кызлы көлешә-көлешә, җитәкләшеп кайтып та керделәр. Әтиләре бик серле генә елмаеп:

—Әнисе, коймакларың шуынамыни шоң?—дип Саҗидәгә күз кысып алды.

—Анысын суынса да җылытып булырые әле, ә менә сине көтә-көтә коймак пешерүче үзе суынып китсә, анысын ничек җылытырсың икән?

—Шәт, без дә аптырап калмабыз, Саҗидә. Аулак кына бер җирдә кер чайкарбыз сай җирдә...

—Кел чайкалга мин дә балам, мин дә балам,—дип ашыга-ашыга Тәскирә дә сүзгә кушылды. Өчесе дә дөньяларын онытып, бик рәхәтләнеп көлештеләр аннары.


Җомга намазы

Ул көнне Җомга намазына килүчеләр шул кадәр күп булды ки, мәчетнең эче генә түгел, хәтта алгы ягында да халык шыгрым тулы. Мәхәлләдәгеләрдән тыш, читтән җыенга килгән кунаклар да бик теләп катнашты бу намазга. Җитмештән үтеп баручы, гаять зур мәгълүматле, Көектә генә түгел, тирә-күрше авыл халкының да хөрмәтен казанган Фарук мулла вәкарь белән генә михрабка үтте. Җомга намазына килүче бихисап халыкның балкып торган йөзләрен күреп: «Сүбхааналла, бәәракалла! Әлхәмдүлиллаһ! Бу шатлыклы көннәрне дә безләргә, Синең каршыңа баш иеп килүчеләргә, насыйп әйләдең бер Аллам, шөкер! Моннан соң да рәхмәтеңнән берүк ташлама! Кабат ачлык михнәтләрен күрсәтмә!»—диде.

Намаз халкы аны дәррәү «А-ми-ин» дип җөпләп куйды. Бу намазга яшьләрнең һәм ата-бабага ияреп, бәйрәмчә киенгән сабыйларның күпләп килүләре Фарук мулланы аерата куандырды. Алгы рәттә Зариф абзый белән үтә дә затлы киемнәрдән Нургали, алар уртасында ифрат та горур кыяфәттә басып торучы Хафиз—өч буын... булдымы... Янә дә алар янында туксан яшьләрдәге Сәгыйрь абзый, аның улы—җитмешләр тирәсендәге Кадыйр, аның да—иллеләргә җитеп килүче улы Сабир, һәм Сабирның улы—яшь егет Заһир—болары дүрт буын. Дүрт буын!.. «Шөкер, Аллаһы Тәгаләм юлындагы кырык елларга сузылган хезмәтләрем бушка китмәгән икән»,—дигән уй белән рухланып, мулла абзый быелгы җомга вәгазен аеруча тәэсирле итеп башкарды.. Ошбу илаһи вәгазьдән соң укылган намаз да гадәти генә булмады шикелле. Аның үтәдән-үтә ихлас укылуы өлкәнрәкләрнең яшь тулы мөлдерәмә күзләрендә бик ачык чагыла иде.

Намаз артыннан ачлыктан үлгән барлык әрвахларның рухларына багышлап озаклап дога кылдылар. Мулла абзыйның ачлыктан тилмереп үлгән авылдашлары рухына дигән бу изге догасын, бүген беренче мәртәбә, һәрберсенең тулы исемен атап багышлавы да халыкка нык тәэсир итте. Чөнки мәрхүмнәрнең саны бихисап иде шул... шаккатырсың, хәзрәт ник берсен онытып калдырсын! Аның хәтер байлыгына, зиһененең зирәклегенә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Ә аның гомере буе авылдагы һәр үлемне көне-сәгате белән калын дәфтәренә генә түгел, күңел дәфтәренә дә яза барганын моңарчы күпләр абайламагандыр да.

Халык тарала башлагач, Фарук мулла Зариф абзыйларга, сөйләшәсе сүз барлыгын белдереп, калырга кушты. Сөйләшү вакытында Хафизның булмавын теләде. Хәл-әхвәл сорашканнан соң ул Нургалинең Ташкентта укыткан никахы белән кызыксынуын белдерде.

—Моннан өч ел элек без синең читтә кабат никахлашуың турында ишеттек. Инде менә яшь хатыныңны авылга да алып кайткансың икән. Анда өйләнүең ничегрәк килеп чыкты соң, Нургали улым?—дип мәхәлләнең аерата үзе никахлаган һәр кешесе өчен Аллаһы Тәгалә каршында үзенең гаять җаваплы булуын искәртеп сорау арты сорау яудырды хәзрәт.

—Кабат өйләнеп куюым, мулла абзый, үзем өчен дә көтелмәгәнрәк хәл булды ул. Бу турыда әтинең дә бик беләсе килә. Әгәр рөхсәт итсәгез, өйләнү тарихымны, сезгә яхшырак аңлашылсын өчен, тулырак итеп сөйләми булмастыр, мөгаен.

Хуҗабыз—Локман абзый эшли башлаган көннәремнән үк нигәдер бик якын итте мине. Өйләренә дә чакыргалый башлады. Маһирәне беренче мәртәбә күрүем дә шунда булды. Ул Петербурда гимназиядә укыган, зур гыйлемле, акыллы кыз. Ташкентта акушерлар әзерли торган техникумда урыс телен укыта икән. Әтисе кушкач, мине дә укыта башлады бу. Аннан соң Локман абзый үзе дә, сәүдә буенча зур белгечләр чакырып, миңа дәресләр бирдертте. Барысы да «сәләтле егет тә сәләтле егет, монда өмет бар...»—дип мактый тордылар. Миңа аларда, кайвакытларда кунып та калырга туры килгәләде. Менә шулай бер-беребезгә гел ияләшә башлаганбыздыр инде. Локман абзыйның хатыны Җиһан апа да миңа «улым» дип кенә дәшә торган булды. Алардагы ашау-эчүне әйтеп тә торасы юк—бер дә галәмәт. Баштарак оялыбрак торсам да, соңарак кыюланып та киттем бугай. Без, укымаган авыл малайлары, нәрсә беләбез инде, Маһирә мине тора-бара әкренләп кайда, ни вакытларда үзеңне ничек тотарга, ничек киенергә, хәтта ничек сөйләшергә кирәклеген дә өйрәтүне үз өстенә алды. Үзенә «Маһирә туташ» дип дәшергә кушты.

Шулай беркөнне, мин боларга килеп керсәм, Маһирә пианино дигән уен коралында уйнап, җырлап утыра. Озын, бик тә озын вә моңлы кой, әллә нишләп киттем. Җырлавыннан туктамаса гына ярарые дип, сиздермичә генә, якынрак килеп тыңлый башладым. Йөрәкләрне телгәләп, күздән яшьләр агыза торган, үзәк өзгеч җыр...
Төн уртасы җиткәч тә, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә,

Яшь гомерем заяга, ай, үтә, дип Зөлхиҗҗә.


Бөтенләй көтмәгәндә җыр өзелде. Йа Ходаем, ни күрәм... Маһирә кулларына капланып, нигәдер елый ук башлады. Миңа, ничек сиздермичә кергән булсам, шулай ук чыгып та китәргә кирәккәндер бәлки. Ә мин, дурали:—Маһирә туташ, сиңа ни булды?—дип аның иңнәренә кагылганымны сизми дә калдым. Ул сискәнеп башын күтәрде дә, ишетелер-ишетелмәс кенә:

—Нигә син монда? Җырымны да ишеттеңме?—дип миңа таба борылды. Әмма елавыннан туктый алмыйча, күз яшьләренә чыланып беткән йөзе белән, күкрәгемә капланды. Ә мин нишләргә дә белмим, каттым да калдым. Маһирә минем бу халәтемне башкачарак аңлады дип әйтимме...

—Зинһар, гафу ит,—диде дә, куллары белән йөзен каплап, тиз генә икенче бүлмәгә кереп югалды.

Берәр атна тирәсе аларга барырга кыймый йөрдем, гәрчә күңелем көн дә шунда тартылса да. Бер көнне Локман абзый үзе:

—Нургали, бүген эштән соң кичке ашка безгә рәхим ит. Ә хәзер бер җиргә сугылыйк әле,—диде. Эш буенча чакыра торгандыр дип уйладым. Ә ул миңа модный киемнәр сайлау өчен булган икән. Болай да өс-башым ярамаслык түгелие түгелен.

Барган җиребездә мине шундый итеп киендереп куйдылар ки, көзге каршына килгәч, хәтта үземне танымадым. Локман абзый: «Кичкә көтәбез...»—дип елмаеп озатып калды үземне. Менә шул кичтән безнең Маһирә белән очрашулар ешайганнан ешая барды.

Шулай бер кичне без өйдә икәү генә калганбыз. Маһирә тыныч кына:

—Әтиләр бүген дусларына куна киттеләр,—диде.

Чәйләр эчтек. Ул озак кына пианинода уйнады. Мине дә үзе белән рәттән утыртып, бу уен коралының кайбер серләрен аңлата башлады. Тальянда уйный белгәнгә микән, ул серләргә мин тиз төшендем.

—Син музыкада сәләтле булырга охшыйсың,—дип кулларыма кагылды. Миңа әллә ничек бик рәхәт булып китте. Бу илаһи рәхәтлек бөтен тәнемә таралды. Маһирәне кочагыма тартып алганымны сизми дә калдым. Ул да карышмады, киресенчә, минем бу халәтемне күптән көтеп торгандай, бөтен гәүдәсе белән куеныма сеңде. Күпмедер вакыттан соң, ниһаять, мин акылыма килдем.

—Маһирә туташ, гафу ит. Онытылыбрак киттем ахры. Сиңа булган олы хөрмәтемә тап төшерәсем килми. Хатыным, балам була торып сине рәнҗетергә теләмим,—дидем.

—Нинди гафу, нинди рәнҗетү турында сөйлисең?.. Мин барын да беләм бит. Хәтта Газзәбануыңны үлеп яратуыңны да беләм. Ә мин җүләр кыз, барысын да белә торып сине яраттым. Күпме көттем мин синең белән бүгенгедәй очрашуыбызны. Бер Аллаһым Үзе шаһит. Менә кемнән гафу үтенергә тиеш мин, Нургали. Сине безгә гел мине сынамак өчен җибәргәндер, бәлки... Ә мин?.. Бу очракта син түгел—мин гафу итүеңне сорарга тиешмендер,—диде дә, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, теге көндәгечә, йөзе белән күкрәгемә капланды.

Шуннан соң берәр атна узды микән, әйтә алмыйм. Беркөнне Локман абзый өйләренә мулла чакыртып, безгә никах укытты. Менә шул көннән без ир белән хатын булып яши башладык.

Фарук мулла Нургали сөйләгәннәрне бүлдермичә, түземлек белән тыңлап:

—Ярый, ни хәл итәсең. Үз җиребездә ачлык булмаса, син дә анда китмәсиең. Шулай язгандыр, күрәсең. Үзем укыган никахларымның шөкер, моңарчы бозылганы булмады, дип беләм. Андагы мулла олы хатыныңның ризалыгы барлыгын сорадымы соң синнән?

—Ул турыда бөтенләй сүз булмады.

—Хуҗаң, кызын тизрәк кияүгә бирү өчен, синең гаиләле кеше икәнлегеңне әйтеп тә тормагандыр, бәлки.

—Алай кирәклеген Локман абзый әллә үзе дә белмәде микән?

—Болай булгач, оланнар, сезнең ул никахыгыз дөрес булмаган бит. Кабат никах олы хатын ризалыгын биргәндә генә укыла. Әгәр инде икесе белән дә никахлы булып шәригатьчә яшәргә теләсәң, шәригать кушканча эшләргә кирәк,—дип аңлатты Фарук мулла.

—Газзәбануны өзелеп яратам, балам да үсеп килә. Алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер миңа Маһирә дә бик якын, аңа хөрмәтем зур. Локман абзыйның да яхшылыкларын ничек онытасың?

Ике якны да тыңлап бетергәч, Зариф абзый:

—Болай булгач, Газзәбану киленнең ризалыгын алып, никахны өр яңадан үзебезнең өйдә укытырга кирәк,—дип нәтиҗә ясады.

—Рәхмәт, әти! Мин ике куллап риза. Ә Газзәбану ризалык бирмәсә нишлибез?

—Анысына үзең тырыш инде, улым. Безне катнаштырма...

—Никахыгызны шәригатьчә яңартканчы ата-баба нигезенә вә үзеңнең дә кендек каның тамган туган нигезеңә гөнаһ кертүдән саклан инде син, улым. Нигезебезнең пакьлеген саклау—һәр барчабызның изге бурычыдыр,—дип киңәшен дә бирде хәзрәт.

Аннан соң ул, шыпырт кына, Зариф белән Нургалигә күңелен борчыган шик-шөбһәләрен дә белдерәсе итте.

—Сез инде сер сыймаслык кешеләр түгел, соңыннан мин әйткәннәрне кемгәдер сөйләрсез дип тә уйламыйм. Соңгы вакытларда динне кысарга маташалар. Сәүит тирәсендә йөрүчеләр мәчетне бөтенләй ташладылар. Фатыйх рәис булып алгач, атасын җомга намазына да җибәрми хәтта. Бер көнне миңа: «Балаларга исем кушу, яшьләргә никах уку эшләрен туктатырга туры килер. Сиңа мәетне зиярат кылу хезмәтләре генә рөхсәт ителә»,—дип кисәтеп чыгып китте. Өстән шулай кушалар, ди. Бүгенге ихластан-ихлас укылган жомга намазыбыз да соңгысы булмагае дип шикләнәм... Аллага тапшырдык...

Шулай да сезнең никахыгызны яңартуны, Газзәбану килен ризалык бирсә, үз өстемә алам, Нургали. Тик аны китәр көнегез алдыннан гына, күрше-күләнгә бик сиздермичә башкару мәслихәтрәк булыр. Шаһитләр турында да уйлашыгыз, көнен хәбәр итәрсез. Ястү намазыннан соң укып китәрмен, Аллаһы боерса...



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет