Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елда башкарган эше турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының йомгаклау карарлары


Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 13 февралендәге



бет3/5
Дата14.06.2016
өлшемі441.5 Kb.
#134578
1   2   3   4   5
Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 13 февралендәге 1-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданнар О.В. Албутова һәм Л.В. Албутов «Чүпрәле муниципаль районы мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының 2007 елның 27 июнендәге 205 номерлы карарының 2 пунктындагы өченче абзацы белән үзләренең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр, аның нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының үзгәртеп төзелә торган мәктәпләренең эштән азат ителүче педагог хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру чараларын күрү йөкләнгән.

Гражданнар О.В. Албутова һәм Л.В. Албутов Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Түбән Чәке урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укытучылар вазыйфасын биләп торалар. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең 2007 елның 8 июнендәге 316 номерлы боерыгы нигезендә Түбән Чәке урта мәктәбе нигез мәктәп дип билгеләнгән, һәм аңа Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының дәгъва белдерелә торган карарын үтәү йөзеннән үзгәртеп төзелгән Татар Шатрашаны төп мәктәбеннән укытучылар күчерелгән.

Мөрәҗәгать итүчеләр фикеренчә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты карарының шикаять белдерелә торган нигезләмәсе аларның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен боза дип саныйлар, чөнки аның нигезендә Түбән Чәке урта мәктәбенең укытучылар составы арту аркасында мөрәҗәгать итүчеләрнең укыту сәгатьләре кыскарган. Бу исә, мөрәҗәгать итүчеләр фикеренчә, «Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 24 августындагы 678 номерлы карары белән расланган (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 31 октябрендәге 932 номерлы карары редакциясендә) Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрендәге мәгариф хезмәткәрләре вазыйфаларының һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турындагы нигезләмәнең 4.3 пунктына каршы килә, аның буенча педагог эшенең нормалаштырыла торган өлеше булып торган хезмәт хакы ставкасы өчен укытучылык эшенең сәгать буенча нормасы атнага 18 сәгать күләмендә билгеләнгән.

Бәян ителгәннәр нигезендә гражданнар О.В. Албутова һәм Л.В. Албутов Татарстан Республикасы Конституция судыннан «Чүпрәле муниципаль районы мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының 2007 елның 27 июнендәге 205 номерлы карарының 2 пунктындагы өченче абзацын Татарстан Республикасы Конституциясенең 27, 28 (беренче һәм икенче өлешләр), 29, 50, 59, 60 статьяларына туры килми дип тануны сорыйлар.

Татарстан Республикасы Конституция суды, шикаять белдерелә торган карар нигезләмәләре үзенең эчтәлеге буенча Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән конкрет оештыру-боеру чараларын билгелиләр, күрсәтелгән муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлегенә һәм билгеле бер вазыйфаи затларына, шулай ук Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Финанс-бюджет палатасына адресланган булуын күрсәтте. Шулай итеп, дәгъва белдерелә торган карардагы күрсәтмә, мөрәҗәгать итүче шикаять белдерә торган нигезләмәне дә кертеп, күрсәтелгән оештыру-боеру чараларының үтәлешен исәпкә алып, бер тапкыр куллануга исәпләнелгән. Димәк, «Чүпрәле муниципаль районы мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының 2007 елның 27 июнендәге 205 номерлы дәгъва белдерелә торган нигезләмәне үз эченә алган карары индивидуаль-боеру характерындагы хокукый акт булып тора, чөнки билгесез затлар даирәсе өчен мәҗбүри булган һәм әлеге актта каралган конкрет хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка килүгә яисә туктатылуга бәйсез рәвештә гамәлдә булган тәртип кагыйдәләрен үз эченә алмый.

Шуның нигезендә мөрәҗәгать итүче күрсәтелгән Карарның 2 пунктындагы өченче абзацының конституциячеллеген тикшерү турында куйган мәсьәләне хәл итү, Татарстан Республикасы Конституциясенең 109 статьясында һәм «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясында билгеләнгәнчә, Татарстан Республикасы Конституция суды вәкаләтләренә керми.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Конституция суды гражданнар О.В. Албутова һәм Л.В. Албутов шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тартты, чөнки мөрәҗәгать итүчеләр куйган мәсьәләне хәл итү Татарстан Республикасы Конституция суды карамагына керми.



Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 15 апрелендәге 190 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 12 октябрендәге 847 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую кагыйдәләре һәм тәртибенең 18 пунктындагы тугызынчы абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданка Г.М. Комарова шикаяте буенча эш башкаруны туктату турында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 19 февралендәге 2-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына 2012 елның 21 маенда гражданка Г.М. Комарова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 15 апрелендәге 190 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 12 октябрендәге 847 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую кагыйдәләре һәм тәртибенең 18 пунктындагы тугызынчы абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Шикаятьтән һәм аңа кушып бирелгән документларның күчермәләреннән күренгәнчә, мөрәҗәгать итүче озак вакыт бюджет өлкәсендә эшли, аның гаиләсе торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Гражданка Г.М. Комарова гаризасы нигезендә аның гаиләсе социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбенә куелган, Махсуслаштырылган оешма («Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган оешмасы) реестрына кертелгән, шуңа бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүче гаиләсе белән социаль ипотека шартнамәсе төзелгән. Мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, әлеге шартнамә шартлары нигезендә ул ай саен хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең кимендә 50 проценты күләмендә кертем түләп барырга тиеш була. «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2011 елның 1 июнендәге 106-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме артты, ә ул моны белмичә, һәр ай саен хезмәт өчен түләүнең элекке минималь күләменең 50 процентына тигез сумманы түләп килгән. Шуңа күрә гражданка Г.М. Комарованың гаилә счетында 2000 сум күләмендә бурыч җыелган, бу исә мөрәҗәгать итүченең гаиләсен Махсуслаштырылган оешма реестрыннан төшереп калдыруга, ә аннары Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр исәбеннән төшереп калдыруга китергән.

Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, Социаль ипотека программасы аз керемле гражданнарга исәпләнгән һәм билгеләнгән срокта кертелмәгән айлык түләү шул очракта да торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булып калучы гражданнарны Махсуслаштырылган оешма реестрыннан төшереп калдыру өчен һәм шуның белән социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәменә хокукын туктату өчен нигез булып тормаска тиеш. Моннан тыш, гражданка Г.М. Комарова аның гаиләсен Махсуслаштырылган оешма реестрыннан алдан кисәтмичә төшереп калдырганнар дип билгели. Дәгъва белдерелә торган норма мондый кисәтү механизмын күздә тотмаган, ул аны башбаштакланып куллану мөмкинлеген тудыра һәм ул һәркем закон һәм суд алдында тигез дигән конституциячел принципны бозуга китерә дип саный. Бәян ителгәннәр нигезендә мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 15 апрелендәге 190 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 12 октябрендәге 847 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую кагыйдәләре һәм тәртибенең 18 пунктындагы тугызынчы абзацын Татарстан Республикасы Конституциясенең 13, 28 (беренче һәм икенче өлешләр), 29 (беренче өлеш), 30,55 (беренче һәм икенче өлешләр) һәм 58 (икенче өлеш) статьялары нигезләмәләренә туры килми дип тануны сорый.

Татарстан Республикасы Конституция суды 2012 елның 11 июлендәге 16-О номерлы билгеләмәсе белән гражданка Г.М. Комарованың шикаятен карауга алган. Ләкин әлеге шикаятьне Татарстан Республикасы Конституция суды утырышында карый башлаганчыга кадәр ул 2013 елның 5 февралендә үзенең шикаятен кире алу турында гариза белән мөрәҗәгать итте, чөнки Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр судының 2012 елның 9 октябрендәге карары белән Реестрдан төшереп калдыруны законсыз дип тану һәм аның гаиләсенә социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменә хокукын торгызу хакында «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган махсуслаштырылган оешмасына гражданка Г.М. Комарованың дәгъвасы канәгатьләндерелгән. Татарстан Республикасы Югары судының Граждан эшләре буенча Суд коллегиясенең 2013 елның 24 гыйнварындагы апелляция билгеләмәсе белән күрсәтелгән карар үзгәрешсез калган.

«Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 47 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Конституция суды утырышында эшне карый башлаганчыга кадәр кире алынырга мөмкин, мөрәҗәгатъ кире алынган очракта эш башкару туктатыла.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Конституция суды «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 15 апрелендәге 190 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 12 октябрендәге 847 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую кагыйдәләре һәм тәртибенең 18 пунктындагы тугызынчы абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданка Г.М. Комарова шикаяте буенча эш башкаруны, мөрәҗәгать итүченең әлеге шикаятьне кире алуына бәйле рәвештә, туктатты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 22 декабрендәге 905 номерлы карары белән расланган 2008–2015 елларга, цифрлы технологияләргә күчүне исәпкә алып, Татарстан Республикасында телерадиотапшырулар үсеше концепциясенең 1 бүлегендәге бишенче абзацы һәм 2.10 бүлегендәге беренче абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин И.И. Баталовның шикаятен карауга алудан баш тарту турында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 13 июнендәге 5-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына 2013 елның 25 апрелендә гражданин И.И. Баталов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 22 декабрендәге 905 номерлы карары белән расланган 2008–2015 елларга, цифрлы технологияләргә күчүне исәпкә алып, Татарстан Республикасында телерадиотапшырулар үсеше концепциясенең 1 бүлегендәге бишенче абзацы һәм 2.10 бүлегендәге беренче абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Гражданин И.И. Баталов Татарстан Республикасында 2012 елның 1 июненнән чыбык үткәргечле радиотапшырулар элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү туктатылды дип күрсәтә. Мөрәҗәгать итүче шикаять белән мөрәҗәгать иткән, дәүләт органнарының кушымта итеп бирелгән җавапларыннан күренгәнчә, «ТВТ» Телерадиокомпаниясе» ААҖ (ачык акционер җәмгыяте) чыбык үткәргечле радиотапшырулар челтәрләреннән файдалануны Чыбык үткәргечле радиотапшырулар элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыруга 2007 елның 18 сентябрендәге 5312 номерлы лицензия нигезендә башкарган, аның гамәлдә булу срогы 2012 елның маенда тәмамланган. Мөрәҗәгать итүче билгеләп үткәнчә, Концепциясенең 1 бүлегендәге дәгъва белдерелә торган бишенче абзацында да, 2.10 бүлегендәге дәгъва белдерелә торган беренче абзацында да, 2008–2015 елларга, цифрлы технологияләргә күчүне исәпкә алып, Татарстан Республикасында телерадиотапшырулар үсеше концепциясендә тулаем да Татарстан Республикасында чыбык үткәргечле радиотапшырулар элемтәсен саклап калу өчен бернинди дә гарантияләр юк.

Бәян ителгәннәр нигезендә гражданин И.И. Баталов күрсәтелгән Концепциянең дәгъва белдерелә торган нигезләмәләре Татарстан Республикасы Конституциясенең 30, 48 (беренче өлеш), 58 (беренче өлеш) статьяларына туры килми дип саный. Мөрәҗәгать итүче «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 43 статьясындагы икенче өлешеннән чыгып, үзенең мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Конституция судының карар кабул итүен таләп итә.

Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 22 декабрендәге 905 номерлы карары белән расланган 2008–2015 елларга, цифрлы технологияләргә күчүне исәпкә алып, Татарстан Республикасында телерадиотапшырулар үсеше концепциясенең, аның преамбуласы һәм 1 бүлегендәге җиденче абзацы эчтәлегеннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы телерадиотапшырулар үсешенә һәм телерадиотапшырулар өлкәсендә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүгә, шулай ук телевидение һәм радио трансляцияләренең яңа төрләрен үстерү өчен мәгълүмати җәмгыять булдыруга һәм шартлар тудыруга юнәлдерелгән булуын күрсәтте. Чыбык үткәргечле радиотапшыру элемтәсе хезмәт күрсәтүләр тәртибе һәм шартлары дәгъва белдерелә торган Концепциянең җайга салу предметы булып тормый. Бу мәсьәләләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 6 июнендәге 353 номерлы карары (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 16 февралендәге 93 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Чыбык үткәргечле радиотапшыру элемтәсе хезмәт күрсәтүләре кагыйдәләре белән регламентлана.

2008–2015 елларга, цифрлы технологияләргә күчүне исәпкә алып, Татарстан Республикасында телерадиотапшырулар үсеше концепциясе радиотапшырулар өлкәсендә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүне билгели һәм чыбык үткәргечле радиотапшыру элемтәсе үзелларын бетерүне һәм сүтүне җайга сала торган нигезләмәләрне үз эченә алмый. Шулай итеп, Концепциянең дәгъва белдерелә торган 1 бүлегендәге бишенче абзацында да, 2.10 бүлегендәге беренче абзацында да, тулаем үзе дә операторның чыбык үткәргечле радиотапшыру элемтәсе хезмәтләре күрсәтүен туктату өчен нигез була алмый һәм шуңа күрә мөрәҗәгать итүченең конституциячел хокукларын һәм ирекләрен бозмый.

Татарстан Республикасы Конституция суды шулай ук дәгъва белдерелә торган Концепциядә беркетелгән нигезләмәләр асылда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 29 ноябрендәге 1700-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган һәм бердәм мәгълүмат киңлеге төзү кысаларында әзерләнгән 2008–2015 елларга Россия Федерациясендә телерадиотапшырулар үсеше концепциясе нигезләмәләрен кабатлыйлар дип белдерә. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүче шикаятеннән һәм аңа кушып бирелгән документлардан аңлашылганча, Концепциянең дәгъва белдерелә торган нигезләмәләре аның конкрет эшендә кулланылмаган һәм кулланыла да алынмаган, шуннан чыгып, гражданин И.И. Баталовның шикаяте «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясында билгеләнгән тикшерү критерийларына җавап бирми һәм шул нигездә Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан карауга алына алмый.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Конституция суды гражданин И.И. Баталовның шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тартты, чөнки анда куелган мәсьәләләрне хәл итү Татарстан Республикасы Конституция суды карамагына керми һәм билгеләнгән таләпләр нигезендә шикаятә бирелми.



Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2011 елның 12 декабрендәге 8035 номерлы карары (Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 8 апрелендәге 3454 номерлы карары редакциясендә) белән расланган 2012–2015 елларга «Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктындагы «а» пунктчасы һәм 26 пунктындагы 2 пунктчасы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин А.Ф. Шиһаповның шикаятен карауга алудан баш тарту турында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 15 июлендәге 7-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына 2013 елның 25 апрелендә гражданин А.Ф. Шиһапов Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2011 елның 12 декабрендәге 8035 номерлы карары (Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 8 апрелендәге 3454 номерлы карары редакциясендә) белән расланган 2012–2015 елларга «Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктындагы «а» пунктчасы һәм 26 пунктындагы 2 пунктчасы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Шикаятьтән һәм аңа кушып бирелгән документлардан күренгәнчә, мөрәҗәгать итүче һәм аның хатыны 2009 елда 2008 – 2010 елларга «Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасы буенча субсидия алу өчен документлар тапшырганнар. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров районы администрациясе башлыгының 2010 елның 11 гыйнварындагы 1р номерлы күрсәтмәсендәге өземтә нигезендә А.Ф. Шиһапов гаиләсе өч кеше составында буларак яшь гаиләләр – күрсәтелгән Максатчан программада катнашучылар исемлегенә кертелгән булган.

Мөрәҗәгать итүче билгеләп үткәнчә, аның гаиләсе дүрт ел ике Программа (2008 – 2010 елларга «Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» һәм 2012 – 2015 елларга «Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү») катнашучылары исемлегендә торган һәм шушы чор эчендә үз гаиләсенең яңа Программада катнашу хакында бернинди дә хәбәрнамә, шулай ук торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукы турында тиешле таныклык алмаган. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елның 10 апрелендәге 8092 номерлы җавабы нигезендә А.Ф. Шиһаповка яшь гаиләләр – 2014 елда (2014 елның 1 гыйнварына) социаль түләү алуга дәгъва итүчеләр исемлеген төзегәндә аңа һәм аның хатынына 36 яшь булачак, шуңа күрә аның гаиләсе Программада катнашу шартларының берсенә дә туры килми һәм шуңа күрә әлеге исемлеккә кертелә алмый дип хәбәр ителгән.

Шуңа бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүче социаль түләүгә хокук турындагы таныклык алуны яшь гаиләне программада катнашучылар исәбенә кертү турындагы карар кабул ителгәннән соң законсыз нигездә озак көтүне, шулай ук аны хатыны белән бергә 36 яшь тулганчы ук Программадан төшереп калдыруны законсыз дип саный. Монда А.Ф. Шиһапов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2011 – 2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасы турында» 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы белән расланган Яшь гаиләләргә торак сатып алу (төзү) өчен социаль түләүләр бирү һәм алардан файдалану кагыйдәләренең 4 пунктына таяна, аның эчтәлегеннән, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, яшь гаиләне ярдәмче программада катнашучылар исемлегенә кертү турында җирле үзидарә органы тарафыннан карар кабул итү әлеге карар кабул ителгән елда торак сатып алу өчен социаль түләү алуга таныклык бирү өчен нигез булып тора.

Моннан тыш, аның фикеренчә, шәһәр яисә республика бюджетында әлеге максатларга планлаштырылган акчаларның дәүләт үзенә алган социаль йөкләмәләрне тулысынча һәм үз вакытында финанслау өчен планлаштырылган акчаларның булмавы аларны үтәмәү өчен нигез һәм аклау булып торырга тиеш түгел һәм гражданнарның закон белән билгеләнгән хокукларын гамәлгә ашыруда чагылырга тиеш түгел. Мөрәҗәгать итүче шикаять белдерелә торган Кагыйдәләрнең 5 пунктындагы «а» пунктчасы һәм 26 пунктындагы 2 пунктчасы нигезләмәләре яшь гаиләләр – Максатчан программада катнашучылар исемлегенә кертү турында тиешле карар кабул ителгән һәм таныклык бирелмәү аркасында социаль түләү алу ярдәмендә торак хокукын гамәлгә ашыру мөмкинлеге булмаган гражданнарга кагылырга тиеш түгел.

Гражданин А.Ф. Шиһапов күрсәтелгән Кагыйдәләрнең шикаять белдерелә торган нигезләмәләре торакка конституциячел хокукны боза, чөнки торак сатып алу өчен социаль түләү алуга таныклыкны гражданнарга билгесез озак вакытка бирмәүне рөхсәт итә, яшь гаиләне Программада катнашучылар исәбенә кертү турында җирле үзидарә органы тарафыннан карар кабул ителгәннән соң аны бирүнең төгәл вакыт кысаларын, шулай ук таныклык алуга дәгъва итүчеләрнең әлеге исемлектә булуның максималь срокларын билгеләми. Дәгъва белдерелә торган нигезләмәләр, мөрәҗәгать итүче билгеләп үткәнчә, яшь гаиләне әлеге Программада катнашучылар исемлегенә кертү турында җирле үзидарә тарафыннан тиешле карар кабул ителгәннән соң гражданнарны төшереп калдыру, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, законсыз гамәл булып тора.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, гражданин А.Ф. Шиһапов Татарстан Республикасы Конституция судыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2011 елның 12 декабрендәге 8035 номерлы карары (Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 8 апрелендәге 3454 номерлы карары редакциясендә) белән расланган 2012–2015 елларга «Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктындагы «а» пунктчасын һәм 26 пунктындагы 2 пунктчасын Татарстан Республикасы Конституциясенең 2, 13, 38 (беренче һәм өченче өлешләре), 55, 58 (икенче өлеше), 60 статьяларына туры килми дип тануны сорады.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 17 сентябрендәге 675 номерлы карары белән «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын күздә тота торган 2002 – 2010 елларга «Торак» федераль максатчан программасы расланды.

Алга таба билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак танылган яшь гаиләләрнең торак проблемаларын хәл итүдә дәүләт ярдәме максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы карары белән 2011 – 2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасы расланды, аңа 2011 – 2015 елларга «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы да керә. Әлеге ярдәмче программаның 3 нче кушымтасында яшь гаиләләргә торак сатып алу (төзү) һәм алардан файдалану өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре билгеләнде. Шундый ук Программа һәм Яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү кагыйдәләре 2012 – 2015 елларга «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 24 сентябрендәге 789 номерлы карары белән расланды. Дәгъва белдерелә торган Кагыйдәләр расланган «2012 – 2015 елларга Казан шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасы турында» Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2011 елның 12 декабрендәге 8035 номерлы карары (хәзерге вакытта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма хакимиятенең 2013 елның 8 апрелендәге 3454 номерлы карары) шулай ук яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча күрсәтелгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру максатларында да кабул ителде.

Күрсәтелгән Кагыйдәләрнең мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган 5 пунктындагы «а» пунктчасында яшь гаиләне – Программада катнашучыны социаль түләү алуга дәгъва итүчеләрисемлегенә кертү турында карар кабул иткәндә Программаның дәүләт заказчысы ир белән хатынның һәркайсының йә тулы булмаган гаиләдәге ата-ананың берсенең планлаштырыла торган елда (1 гыйнварга) 35 яшьтән артмавын шарт итеп куя (ягъни планлаштырыла торган елның 1 гыйнварына аларга 36 яшь тулмаска тиеш).

Кагыйдәләрнең дәгъва белдерелә торган 26 пунктындагы 2 пунктчасы Комиссия тарафыннан яшь гаиләне Программада катнашучылар исемлегеннән төшереп калдыру турындагы карарны кабул итү өчен нигез буларак яшь гаиләнең әлеге Кагыйдәләрнең 5 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәвен, аерым алганда, ир белән хатынның һәркайсының йә тулы булмаган гаиләдәге ата-ананың берсенең планлаштырыла торган елда (1 гыйнварга) 35 яшьтән артмавын билгели.

Үзенең эчтәлеге һәм хокукый мәгънәсе буенча шикаять белдерелә торган нормалар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы белән расланган Яшь гаиләләргә торак сатып алу (төзү) өчен социаль түләүләр бирү һәм алардан файдалану кагыйдәләренең 6 пунктындагы «а» пунктчасында беркетелгән нигезләмәгә охшаш, аның нигезендә яшь гаиләне – ярдәмче программада катнашучыны социаль түләү алуга дәгъва итүчеләр исемлегенә кертү турында Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органы тарафыннан карар кабул итү көненә планлаштырыла торган елда (1 гыйнварга) ир белән хатынның һәркайсының йә берсенең яше 35 тән артмый.

Шуңа күрә дәгъва белдерелә торган нигезләмәләр, федераль законнардагы күрсәтелгән нормалар таләпләреннән аерылып, үзеннән үзе җайга салына торган хокук нормасына керми. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган норматив нигезләмәләрнең конституциячеллеген тикшерү федераль законнардагы әлеге норманың Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килүен бәяләү бирү дигәнне аңлатыр иде, ә бу Татарстан Республикасы Конституциясенең 109 статьясы һәм «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция суды карамагына керми.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Конституция Суды, яшь гаиләне социаль түләү алуга дәгъва итүчеләр исемлегенә кертү турында Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органы тарафыннан карар кабул итү көненә ир белән хатынның һәркайсы 35яшьтән артмаган булырга тиеш дигән яшь буенча чикләүне гражданнарның конституциячел хокукларын бозу буларак бәяләргә кирәкми дип, берничә тапкыр билгеләп үтте (2010 елның 27 маендагы 738-О-О номерлы, 2010 елның 19 октябрендәге 1333-О-О номерлы билгеләмәләре).

Димәк, яшь гаиләдә ир белән хатынның яше буенча чикләүләр билгеләүче дәгъва белдерелә торган нигезләмәләрдә Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәү мәсьәләсендә билгесезлек юк, шуңа күрә мөрәҗәгать итүченең шикаять белдерүе мөмкин дип таныла алмый.



Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Торак кодексы нормалары нигезендә торак урыннарына мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2011 елның 21 сентябрендәге 5610 номерлы карары белән расланган административ регламентының 1 нче кушымтасындагы 2.5 пунктының, 1нче кушымтасындагы 2.6 пунктының 1 һәм 2 пунктчалары, 2.9 пунктының 1 пунктчасы һәм сигезенче абзацы белән үзара бәйләнештә, үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин В.И. Пироговның шикаятен карауга алудан баш тарту турында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 29 октябрендәге 9-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына 2013 елның 5 июлендә гражданин В.И. Пирогов Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Торак кодексы нормалары нигезендә торак урыннарына мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2011 елның 21 сентябрендәге 5610 номерлы карары (Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2012 елның 22 мартындагы 1795 номерлы карары редакциясендә) белән расланган административ регламентының 1 нче кушымтасындагы 2.5 пунктының, 1нче кушымтасындагы 2.6 пунктының 1 һәм 2 пунктчалары, 2.9 пунктының 1 пунктчасы һәм сигезенче абзацы белән үзара бәйләнештә, үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүче үзенең шикаятендә күрсәткәнчә, Административ регламентның дәгъва белдерелә торган нормалары белән гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә алу өчен кирәкле «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнмәгән документларны тапшыру буенча өстәмә шартлар билгеләнгән, бу, гражданин В.И. Пирогов фикеренчә, аның Татарстан Республикасы Конституциясенең 28 (беренче һәм икенче өлешләр), 54 (беренче өлеш), 55, 58 (икенче өлеш) статьялары белән гарантияләнгән конституциячел хокукларын һәм ирекләрен бозуга китерә. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Торак сатып алуга дәүләт торак сертификаты бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең административ регламентын раслау турында» 2013 елның 29 маендагы 4994 номерлы карарына нигезләнеп, нигезләмәләренә гражданин В.И. Пирогов дәгъва белдерә торган Административ регламент үз көчен югалтты.

Татарстан Республикасы Конституция суды әлеге шикаятьне карауга алудан баш тартты, чөнки «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 46 статьясындагы икенче өлеше мәгънәсе буенча Татарстан Республикасы Конституция суды конституциячел суд эшчәнлеге барышында гамәлдәге норматив хокукый актларның конституциячеллеген тикшерә. Әгәр мөрәҗәгатьтә Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан эшне карау башланганчы яисә карау чорында юкка чыгарылган яисә үз көчен югалткан норматив хокукый актка дәгъва белдерелсә, Татарстан Республикасы Конституция суды, әлеге акт гамәле белән гражданнарның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылган очраклардан тыш, эшне карауга алудан баш тарта.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Конституция суды гражданин В.И. Пироговның шикаятен карауга алудан баш тартты, чөнки ул «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының шикаять бирелү хакындагы таләпләргә җавап бирми.

Гражданка В.И. Краснованың шикаятен карауга алудан баш тарту турында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 30 октябрендәге 12-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына 2013 елның 9 октябрендә гражданка В.И. Краснова инвалидларга социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквивалентын бирү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Гарызнамәдән күренгәнчә, мөрәҗәгать итүче инвалидлар категориясенә керә. Шуның нигезендә гражданка В.И. Краснова 2013 елның 17 гыйнварында Россия Пенсия Фондының Казан шәһәрендәге Совет районы Идарәсенә натураль рәвештәге социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту һәм аның урынына социаль хезмәтләр җыелмасының бәясеннән чыгып айлык акчалата түләүләр алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әмма Россия Федерациясе Пенсия Фондының гарызнамәгә теркәлгән җаваплары күчермәләреннән күренгәнчә, социаль хезмәтләрне акчалата эквивалентта алу хокукы гражданка В.И. Красновага аның 2013 елның 17 гыйнварында бирелгән гаризасы нигезендә фәкать 2014 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килә. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, күрсәтелгән датага кадәр ул натураль рәвештәге социаль хезмәтләр җыелмасыннан да файдалана алмый, чөнки аннан баш тарткан, аның акчалата эквивалентыннан да файдалана алмый. Шуңа бәйле рәвештә, ул 2013 елның 17 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр вакыт аралыгында социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквивалентын алудан законсыз рәвештә мәхрүм ителгән, шуңа күрә картлык һәм инвалидлык буенча социаль тәэминатка үзенең конституциячел хокукы бозылган, дип саный. Бәян ителгәннәр нигезендә мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасы Конституция судыннан үзенә инвалидларга социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквивалентын бирү тәртибен аңлатуны сорый.

Гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасын бирү шартлары һәм тәртибе «Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салынган. 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ Федераль законын кабул итү белән югарыда искә алынган Федераль закон 2 нче бүлек белән тулыландырылган, аның нигезләмәләре буенча инвалидларга (мөрәҗәгать итүче дә алар исәбенә керә), социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелә. Әлеге Федераль законның 6.3 статьясының 5 өлеше нигезендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә дәүләт сәясәтен булдыруны һәм норматив-хокукый җайга салуны башкаручы федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының күрсәтелгән норма нигезендә кабул ителгән 2004 елның 29 декабрендәге 328 номерлы Боерыгы белән Аерым категориядәге гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасын бирү турында тәртип билгеләнгән.

«Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану хокукын исәпкә алу гражданның яшәү урыны буенча аңа Россия Федерациясе законнары нигезендә айлык акчалата түләү билгеләнгән датадан гамәлгә ашырыла (6.3 статьяның 1 өлеше). Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүләр чоры – календарь ел. Әгәр граждан календарь ел дәвамында социаль хезмәт күрсәтүләр хокукын алса, гражданның агымдагы елның 31 декабренә кадәр социаль хезмәт күрсәтүләр хокукын алу датасыннан булган чор аңа социаль хезмәт күрсәтүләр чоры булып санала (6.3 статьяның 2 өлеше).

Күрсәтелгән нормаларның эчтәлегеннән күренгәнчә, гражданка В.И. Красновага социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасының акчалата эквивалентын бирү 2014 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш, 2013 елның 17 гыйнварыннан (аның социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасына хокук алу датасы) алып 2013 елның 31 декабренә кадәр ул социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасыннан натураль рәвештә файдаланырга хокуклы.

Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын бирү шартларын һәм тәртибен хокукый яктан үзе җайга салмый, шул исәптән аларны акчалата эквивалентка да алыштырмый дип күрсәтте. Федераль законнарның күрсәтелгән норматив хокукый актларының конституциячеллеген тикшерү, «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законында билгеләнгәнчә, Татарстан Республикасы Конституция суды вәкаләтләренә керми.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Конституция суды гражданка В.И. Краснованың шикаятен карауга алудан баш тартты, чөнки анда каралган мәсьәләне хәл итү Татарстан Республикасы Конституция суды вәкаләтенә керми.



Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 6 августындагы 7154 номерлы карары белән расланган Гражданнарның торак урыннарына мохтаҗ аерым категорияләрен исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең административ регламентының 1 нче кушымтасы белән үзара бәйләнештә 2.5 пункты, 2.6 пунктының 1 һәм 2 пунктчалары, 2.9 пунктының 1 пунктчасы һәм 1 нче кушымтасындагы тугызынчы абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин В.И. Пирогов шикаяте буенча эшне туктату турында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 26 ноябрендәге 13-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына 2013 елның 23 августында гражданин В.И. Пирогов Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 6 августындагы 7154 номерлы карары белән расланган Гражданнарның торак урыннарына мохтаҗ аерым категорияләрен исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең административ регламентының 1 нче кушымтасы белән үзара бәйләнештә 2.5 пункты, 2.6 пунктының 1 һәм 2 пунктчалары, 2.9 пунктының 1 пунктчасы һәм 1 нче кушымтасындагы тугызынчы абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

2013 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды әлеге шикаятьне карауга кабул итте.

2013 елның 29 октябрендә гражданин В.И. Пирогов вафат булган (Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсенең 2013 елның 15 ноябрендәге 7589 номерлы Үлү турында акт язмасы), бу хакта Татарстан Республикасы Конституция судына 2013 елның 21 ноябрендә хәбәр ителде.

«Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 63 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция суды, утырыш барышында мөрәҗәгатьне карауга алудан баш тартуга нигезләр булуы ачыкланган очракларда, эшне карауны туктата.

Татарстан Республикасы Конституция суды Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 6 августындагы 7154 номерлы карары белән расланган Гражданнарның торак урыннарына мохтаҗ аерым категорияләрен исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең административ регламентының 1 нче кушымтасы белән үзара бәйләнештә 2.5 пункты, 2.6 пунктының 1 һәм 2 пунктчалары, 2.9 пунктының 1 пунктчасы һәм 1 нче кушымтасындагы тугызынчы абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин В.И. Пирогов шикаяте буенча эшне, мөрәҗәгать итүченең вафатына бәйле рәвештә, туктатты.



«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 45 статьясындагы 1 өлешенең 1 пункты һәм 2 пунктындагы «а» пунктчасы (2005 елның 25 октябрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин Е.И. Гаврилов шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тарту хакында Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 11 декабрендәге 14-О номерлы билгеләмәсе.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданин Е.И. Гаврилов «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 45 статьясындагы 1 өлешенең 1 пункты һәм 2 пунктындагы «а» пунктчасы (2005 елның 25 октябрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Шикаятьтән һәм аңа кушып бирелгән документларның күчермәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2012 елның 20 декабрендәге 33/508 номерлы карары белән картлык буенча пенсия алучы гражданин Е.И. Гавриловка унбиш ел дәүләт хезмәте стажы һәм Татарстан Республикасында ун ел дәүләт хезмәте стажы булмаганга күрә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләүдән баш тарткан. Аның 1983 елның 10 августыннан 1991 елның 31 декабренә кадәр СССР Татар баш территория идарәсендә (Татглавснаб) эшләгән чоры дәүләт хезмәте стажына федераль дәүләт хезмәте буларак кертелгән һәм 8 ел 4 ай 22 көн тәшкил иткән. Мөрәҗәгать итүченең 1992 елның 1 гыйнварыннан 1993 елның 29 мартына кадәр шул ук оешмада, шулай ук ул бетерелгәннән соң 1993 елның 30 мартыннан 1997 елның 30 маена кадәр «Компания Татглавснаб» акционер җәмгыятендә эшләү чорлары аның дәүләт хезмәт стажына кертелмәгән.

Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, дәгъва белдерелә торган нормаларда билгеләнгән шартлар мөстәкыйль һәм дәүләт хезмәткәренең тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясе алу хокукы барлыкка килү өчен җитәрлек һәм, аның дәүләт хезмәте СССР Татар баш территория идарәсе (Татглавснаб) бетерелүгә бәйле туктатылганга күрә, унбиш ел дәүләт хезмәте стажы булмаса да, ул мондый дәүләт пенсиясе хокукына ия. Үз позициясен нигезләп, ул әлеге нигез буенча дәүләт хезмәтен туктату дәүләт хезмәткәренә бәйле булмаган хәлләр буенча гамәлгә ашырылуы белән аерылып тора дип күрсәтә.

Бәян ителгәннәр нигезендә гражданин Е.И. Гаврилов Татарстан Республикасы Конституция судыннан «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 45 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктын һәм 2 пунктындагы «а» пунктчасын (2005 елның 25 октябрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) дәүләт хезмәткәренә дәүләт органы бетерелүгә бәйле рәвештә дәүләт хезмәте туктатылган очракта унбиш ел дәүләт хезмәте стажы булмаганда тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясе билгеләүне кире кага торган өлешендә Татарстан Республикасы Конституциясенең 38 (беренче өлеш) һәм 54 (беренче һәм икенче өлешләр) статьяларына туры килми дип тануны сорый.

Күрсәтелгән Татарстан Республикасы Законының 45 статьясындагы 1 өлешенең дәгъва белдерелә торган 1 пункты һәм 2 пунктының «а» пунктчасы, аларның эчтәлегеннән турыдан туры аңлашылганча, югарыда аталган Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән нигезләр буенча, шул исәптән дәүләт органы бетерелүгә бәйле рәвештә дә, дәүләт хезмәте туктатылган дәүләт хезмәткәрләренә тиешле елларны эшләгән өчен пенсия хокукын алуга дәүләт хезмәтендә кимендә 15 ел стаж булу зарурлыгын күз алдында тота. Бу тиешле елларны эшләгән өчен, ягъни дәүләт хезмәте вазыйфаларында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырган еллар саны өчен, бирелә торган әлеге дәүләт пенсиясенең максатчан билгеләнешенә җавап бирә. Дәүләт органын бетерү дәүләт хезмәтен туктату нигезләренең берсе булып тора, аның нигезендә дәүләт хезмәтендә кирәкле стажы булган һәм «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» Федераль закон нигезендә картлык (инвалидлык) буенча хезмәт пенсиясе ала торган дәүләт хезмәткәренә тиешле елларны эшләгән пенсия бирелә. Шул рәвешле дәгъва белдерелә торган Татарстан Республикасы Законы дәүләт органы бетерелүгә бәйле рәвештә дәүләт хезмәте туктатылган дәүләт хезмәткәрләренә карата тиешле елларны эшләгән өчен пенсия билгеләүгә таләп ителә торган дәүләт хезмәте стажының дәвамлылыгын әлеге Татарстан Республикасы Законында каралган башка нигезләр буенча туктатыла торган дәүләт хезмәткәрләренеке белән чагыштырганда хокукый җайга салу аерымлыкларын күздә тотмый.

Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренә тиешле елларны эшләгән өчен пенсия хокукын алу шартларына бәйле мәсьәләне карап, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә тиешле елларны эшләгән өчен пенсия дәүләт хезмәтендә кимендә 15 ел стаж булганда һәм «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында каралган нигезләр буенча дәүләт хезмәте туктатылганда билгеләнә дип күрсәтте. Шул рәвешчә, тиешле елларны эшләгән өчен пенсия «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә торган картлык (инвалидлык) буенча хезмәт пенсиясенә өстәп бирелә һәм аның белән бергә түләнә. Бу шартлар Татарстан Республикасының барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен гомуми булып тора (2007 елның 17 апрелендәге 24-П номерлы карар).

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Конституция суды дәгъва белдерелә торган хокукый нигезләмәләрдә аларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәү мәсьәләсендә билгесезлек юк дигән нәтиҗәгә килде, шул сәбәпле гражданин Е.И. Гавриловка аның шикаятен карауга алудан баш тартты.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет