Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


Җомга хөтбәсе һәм догалары



бет137/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   133   134   135   136   137   138   139   140   ...   153
doga

Җомга хөтбәсе һәм догалары.

Җомга намазында ике хөтбә укылыр. Беренче хөтбә — фарыз булган хөтбә. Икенче хөтбә исә — сөннәттер. Хөтбәне укучы кеше (хатыйб) җомганың элек сөннәтен мөнбәргә якын бер җирдә, мөнбәрнең каршында укыр. Укып бетергәч әкрен генә мөнбәргә чыгар, йөзе белән җәмәгатькә туп-туры утырыр. Мөәзин икенче азанны әйтер. Мөәзин азан әйткәндә, кирәк булса, укы­ячак хөтбәне күздән кичерер.


Хатыйбның мөнбәргә чыкканда укыячак дога­лары турында Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән риваятьләр юк. Ләкин хатыйбның мөнбәргә гүзәл чыгуы, матур, күркәм күренүе һәм мөнбәргә чык­канда кайбер догаларны укуы урынлы дип санала.
Хөтбәдә догаларны уку мәҗбүри саналмый. Хатыйб, бернинди дога укымыйча да, бары тик "Бисмилләһ" кенә әйтеп мөнбәргә чыга һәм үзе теләгән догаларны укый ала.
Мөәзин азан әйтеп бетерүгә укылачак беренче хөтбә:


اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي خَلَقَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضَ وَالْإِنْسَ وَالْجَانَّ، وَأَنْطَقَ لِسَانَ الْإِنْسَانِ بِأَنْوَاعِ الْفَصَاحَةِ وَالْبَيَانِ،وَ نَوَّرَ قُلُوبَ أَهْلِ التَّوْحِيدِ وَالْإِيمَانِ، بِأَنْوَارِ الْإِسْلاَمِ وَالْإِيقَانِ، وَأَرْسَلَ رَسُولَهُ بِالْهُدَى وَدِينِ الْحَقِّ وَمَوَاعِظِ ءَايَاتِ الْقُرْآنِ. كَمَا قَالَ اللهُ تَبَارَكَ وَتَعَالَى: اَلرَّحْمَنُ. عَلَّمَ الْقُرْآنَ. خَلَقَ الْإِنْسَانَ عَلَّمَهُ الْبَيَانَ. وَفَضَّلَهُ عَلَى سَآئِرِ الْحَيْوَانِ. وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ غَافِرُ الذُّنُوبِ وَالْعِصْيَانِ. وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ بِالْحُجَّةِ وَالْبُرْهَانِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَعَلَى ءَالِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. كُلُّ مَنْ عَلَيْهَا فَانٍ وَيَبْقَى وَجْهُ رَبِّكَ ذُو الْجَلاَلِ وَالْإِكْرَامِ.


"Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда вәл-инсә вәл-җәәннә, вә әнтака лисәәнәл-инсәәни би әнвәәгыйль-фәсаахәти вәл-бәйәән, вә нәввәра кулүүбә әһлит-тәүхииди вәл-иимәәни би әнвәәрил-исләәми вәл-иикаан, вә әръсәлә расүүләһүү бил-һүдәә вә диинил-хәккый вә мәвәәгыйзый әәйәәтиль-куръәән. Кәмәә кааләллааһү тәбәәракә вә тәгааләә: әр-рахмәән, галләмәл-куръәәнә халәкал-иңсәәнә галләмәһүл-бәйәән. Вә фәддаләһүү галәә сәә-ирил-хәйвәән. Вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдә-һүү ләә шәриикә ләһүү гаафируз-зүнүүби вәл-гыйсъйәән. Вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһүү бил-хүҗҗәти вәл-бүрһәән, салләллааһү галәйһи вә галәә әәлиһии вә әсъхәәбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Күллү мән галәйһәә фәәниүв-вә йәбкаа вәҗһү раббикә зүл-җәләәли вәл-икраам".
(Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактаулар булсын! Ул күкләрне һәм җирне, кешеләрне һәм җеннәрне барлыкка китергән; телләргә гүзәл, матур итеп сөйләү һәм аңлату мөмкинлеген биргән; тәүхид һәм иман әһелләренең күңелләрен ислам һәм иман нурлары белән нурландырган; туры юлга күрсәтү, хак дингә өйрәтү һәм Коръән аятьләре белән вәгазьләү өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Бөек Аллаһы Тәгалә Үзе әйткән:
"Рәхимле Аллаһ. Ул Коръәнне өйрәтте. Кешене барлыкка китерде. Ул кешегә сөйләү, уку-язу, аңлау-аңлатуны өйрәтте һәм аны хайваннардан югары дәрәҗәгә күтәрде."
Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына гуаһлык бирәм. Ул гөнаһ һәм хаталарны Кичерүче. Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм дәлилләр белән килгән пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аның якыннарына һәм барлык сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын.
Җәннәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам. Җир өстендә булган һәр җан иясе һәм һәрнәрсә – һәлак булучы. Фәкать олуглык һәм хөрмәт иясе булган Раббыңның заты гына калучы).
Хәзер татарча вәгазь сөйләнер. Вәгазьне бик озайту яхшы булмас. Татарча өлеше бетүгә түбәндәге рәвештә матур итеп тәмамлый торган җөмләләр укыр һәм утырыр.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   133   134   135   136   137   138   139   140   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет