Приказ №131 от 27. 08. 2014. Основная образовательная программа основного общего образования



бет11/42
Дата15.06.2016
өлшемі3.87 Mb.
#136552
түріОсновная образовательная программа
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   42
2.2.3.Татарский язык

5 нче сыйныф

Тел ул — халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы. Туган тел, тел турындагы фән, аның тармаклары турында әңгәмә

Морфология

I. Татар телендәге сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә, сүзләр​нең сөйләм оештырудагы роле

Исем. Предметларны һәм затларны белдерә торган сүзләр. Ялгыз​лык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәр ярдәмендә конкрет яки абстракт мәгънәләрнең белдерелүе. Исемнәрнең берлек һәм күплек формасы. Исемнең килешләрдә төрләнеше. Килеш кушымчаларының исемнәргә ялгану үзенчәлеге

Алмашлык. Сөйләмдә исемнәрне алмаштыра ала торган сүзләр. Зат (исем) алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар. Зат алмашлыкларының килешләрдә төрләнеше. Ул алмашлыгының төрләнешендә​ге үзенчәлекләр. Сорау (исем) алмашлыклары: кем? нәрсә? Һичкем, Һичнәрсә, әллә кем, әллә нәрсә, кемдер, нәрсәдер. Сорау алмашлыкларының килешләрдә төрләнеше

Сан. Төрләнми торган сүз төркеме. Предметларның исәбен белдерә торган сүзләр. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерә торган саннар. Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр? күпме? ника​дәр?

Сыйфат. Төрләнми торган сүз төркеме. Предметларның билгесен (кош-кортның, җәнлекләрнең — төсен, азык-төлекнең — тәмен; шәхес​нең — уңай яки тискәре, эчке яки тышкы сыйфатларын), күләмен, исен, формасын белдерә һәм шулар турында хәбәр итә торган сүзләр. Сино​ним һәм антоним сыйфатлар. Сөйләмдә сыйфат алмашлыклары: нинди? кайсы? кайбер,һәр , бөтен, андый, мондый, бу,шул .

Фигыль. Кешеләр яки предметлар тарафыннан башкарылган физик эшне (утырта, сибә, җыя), акыл эшчәнлеген (уйлый, тыңлый), хәрәкәт​не (тора, юына, киенә, бара, кайта), сөйләм эшчәнлеген (сөйли, әйтә, аңлата) белдерә торган сүзләр. Эшнең башкарылмавын яки үтәлмәвен белдерүче чаралар. Боерык фигыль — фигыльнең башлангыч (нигез) формасы, барлык һәм юклык формасы. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык төре. Хикәя фигыль. Эшнең башкарылу вакыты һәм

аның турында сөйләү вакыты: үткән, хәзерге һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр, аларның барлык һәм юклык төрләре. Боерык, шарт, хикәя фигыльләргә басым төшү үзенчәлеге

Рәвеш. Төрләнми торган сүз төркеме. Предметның урынын белдерә торган сүзләр. Эшнең үтәлү вакытын белдерә торган сүзләр. Эшнең сәбәбен яки үтәлү максатын белдергән сүзләр. Антоним рәвешләр.

Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары: кая? беркая; кайда? беркайда,һичкайда, монда, анда, тегендә; кайчан?

Кабатлау

II. Исемнәрне, алмашлыкларны, саннарны, сыйфатларны, рәвешләрне,фигыльләрне, аларның морфологик билгеләрен таный белү,

телдән һәм язма сөйләмдәге рольләрен аңлау; аларны, орфографик һәм грамматик кагыйдәләргә нигезләнеп, дөрес язу; сөйләмдә дөрес куллану;текстны дөрес, матур итеп язу һәм уку, әдәби сөйләм күнекмәләре булдыру.

Синтаксис һәм пунктуация

I. Фикерне, уйны, теләкне телдән яисә язмача белдерү чарасы буларак җөмлә турында гомуми төшенчә

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре. Тыныш билгесе һәм интонация сәгать.

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Җыйнак җөмлә.Кушма җөмлә. Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе, урыны

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш, аның янына куела торган тыныш билгесе

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык, хәл. Җәенке җөмлә.

Сүзтезмә: җөмләдә исемне һәм фигыльне ачыклап килгән кисәкләр.

Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәк

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар,

тәмамлыклар, хәлләр. Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре һәм теркәгечләр

II. Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару;баш Һәм иярчен кисәкләрне таба алу, иярчен кисәкләрнең ияртүче сүзгә бәйләнү юлларын күрсәтү; бәйләүче чараларны, аларның үзенчәлекләрен сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен билгеләү аша өйрәнү.

Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне һәм тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне дөрес интонация белән укый һәм яза белү.

Бәйләнешле текст төзү күнекмәләре булу.

Программада таләп ителгәнчә, сүзләрне өлешчә — морфологик, җөмләләрне синтаксик һәм пунктуацион яктан тикшерү.

Фонетика, орфоэпия һәм орфография

1. Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы.

Сузык һәм тартык авазлар таблицасы .

Сингармонизм законы: калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр, кушым​чаларның ике яки өч варианты .

Сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше туры килгән һәм туры килмәгән очраклар: А а хәрефе язылып та, [ә] авазы әйтелү очраклары: гадәт, ка​ләм, сәгать, дикъкать; Ы ы хәрефе язылып та, [о] авазы әйтелү очрак​лары: колын; О о хәрефе язылып та, [ө] авазы әйтелү очраклары: Гомәр; ы + й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очраклары: кыйммәт, табигый; беренче иҗектә — о, икенче иҗектә е хәрефе язылып та, ике иҗектә дә [ө] авазы әйтелү очраклары: гомер .

Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше, сүзләрнең язылышы:

[г], [гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә, [н] авазының [ң] лашуы: бүгенге, кагынган, күтәренке, салынкы; [гъ] яки [къ] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы: игълан, микъдар, табигый; ка-рендәш, дикъкать; [х],[һ],[ң] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язы​лышы: хат, тәм, һәм, һаман, караңгы, бәрәңге, батынкы, көнгә; [йа], [йә], [йу], [йү], [йы], [йә] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылы​шы: яка, яшә, юл, юкә, сыер, егерме; [\ү] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы: вакыт, вәкил, саулык, тәүлек, суык, кайтуы, китүе; тавышсыз (ь , ъ) хәрефләрнең дөрес язылышы .

Үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау .

II. Тартык һәм сузык авазларны ишетеп аера белү, дөрес әйтә һәм яза белү. Сүзләрне дөрес басым куеп әйтү, язма текстларны сәнгатьле уку; язма телне камилләштерү, сөйләмә тел культурасын күтәрү. Сүз​ләргә хәреф-аваз анализы ясый белү. Орфографик сүзлектән дөрес файдалану. Татар телендәге төп орфографик кагыйдәләр белән танышу, дөрес язарга өйрәнү.

Лексика һәм сөйләм культурасы .

I. Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы турында сөйләшү .

Татар теленең сүз байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе .

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр: сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънә​ләре

Омонимнар, синонимнар, антонимнар, фразеологик әйтелмәләр

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр. Профессиональ сүзләр. Атамалар (терминнар)

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Та​рихи сүзләр һәм архаизмнар. Неологизмнар, лексика бүлеген кабат​лау .

Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегүләре .

И. Сүзләрне язуда һәм сөйләмдә дөрес куллана белү. Сөйләмне туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, синоним, антоним һәм фразеолагизмнар белән баету, сөйләмдәге кабатланулардан арыну. Гарәп, фарсы. рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрне дөрес әйтү, язу һәм мәгънәләрен аңлау. Сүзләрне лексик яктан тикшерә белү.

Аңлатмалы, фразеологик, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләрдән, антонимнар, синонимнар сүзлегеннән файдалана белү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Телдән, әдәбияттан укучыларның аңлап уку тизлеген, сәнгатьле итеп уку (орфоэпик нормаларны саклап, текстны тиешле тонда уку) һәм укыганның эч​леген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү

Текст, аның темасы, төп уй. Гади план төзү

Сөйләм төрләре: сыйфатлама, хикәяләү һәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм

Текстта бирелгән эчтәлекне план нигезендә яки ирекле рәвештә кыскартып яки тулы итеп сөйләү, төп уйны аңлау.

2 диктант, 2 изложение, ирекле темага — 2, әдәби темага 2 Сочине​ние язу

Язма эшләрне (берничә диктантны, изложениене яки сочинениене)

укучылар белән бергәләп яки һәр укучының эшен үзе белән генә тикшерү: теманы ачу, язмадагы орфографик, пунктуацион, грамматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре,

аерым эшләрне тулыландыру һәм редакцияләү күнегүләре

Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу яки сөйләп бирү күнегүләре

Мәкалә язу күнегүләре

Якын кешеләргә, дусларга, танышларга хат язу күнекмәләре

Сочинение язу өчен үрнәк темалар:

1.​ Көнкүреш әкиятләрендәге тискәре герой нинди ул?

2.​ Мондадыр безнең бабайлар түрләре (Г. Тукайның «Пар ат» шигырен укыганнан соң.)

3.​ Әсгать кебек дустың булсын иде! (М. Кәримнең «Озын, озак балачак» әсәрен укыганнан соң.)

4.​ Кеше кемне һәм нәрсәне сагына? (Г. Кутуйның «Сагыну» нәсерен укыганнан соң).

5.​ Дәү әниемә һәм әниемә охшарга телим (дәү әтиемә һәм әтиемә охшарга телим).

6.​ Мокамайның дусты (Һ.Такташның «Мокамай» шигырен укы​ганнан соң).

7.​ Нәрсә ул яхшылык?

8.​ 5 нче сыйныфта осталык һәм күнекмәләр укучыларның башлангыч сыйныфларда алган осталык, күнекмәләренә өстәп һәм берникадәр киңәйтелеп китерелә.

6 нчы сыйныф

Татар әдәби теле, телебездәге сүзләрнең язылышы һәм әйтелү үзенчәлекләре, сөйләм культурасы хакында әңгәмә

Морфология

Кабатлау. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның белдерелүе

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

Исем

I. Исем сүз төркеме. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр


Исемнәрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы,

тезмә, кыскартылма исемнәр

Баш килештәге исемнәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге функциясе

Иялек килешендәге исемнәр, аларның тартымлы исемнәр белән ченәсәбәте, җөмләдәге функциясе

Төшем килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе

Юнәлеш һәм чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, аларның җөмләдәге функциясе

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау. Җөмлә составындагы исемнәргә грамматик анализ ясау, исемнәрне мәгънәле кисәкләргә таркату

II. Исемнәрне дөрес басым белән әйтү, бәйләнешле сөйләмдә урынлы куллану; сан, тартым, килеш кушымчаларын дөрес әйтү һәм язу,жөмлә составындагы исемнәргә фонетик һәм морфологик, синтаксик анализ ясый белү, сөйләмдә синоним һәм антоним исемнәрне дөрес файдалану.

Сыйфат


I. Сыйфат сүз төркеме, язма һәм телдән сөйләмдә сыйфатларның роле

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатлар

Сыйфат ясагыч кушымчалар

Сыйфат дәрәҗәләре

Синоним һәм антоним сыйфатлар

Сыйфатларның җөмләдәге функциясе

Сыйфатларга морфологик анализ ясау

Кабатлау. Җөмлә составындагы сыйфатларга грамматик анализ ясау, сыйфатларны мәгънәле кисәкләргә таркату

II. Язма эшләрдә һәм телдән сөйләмдә сыйфат төркеменә кергән сүз байлыгыннан урынлы файдалану, сыйфат дәрәҗәләрен төгәл куллану.

Сыйфатларга — фонетик, морфологик, җөмлә составындагы сыйфатларга грамматик анализ ясый белү.

Сан

I. Сан сүз төркеме. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерүче сан​нар, саннарның язуда цифр яки сүз белән белдерелүе, гарәп һәм рим цифрларының язылышы



Саннарның ясалышы һәм язылышы: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар

Микъдар, тәртип, бүлем, җыю, чама саннары

Саннарның җөмләдәге функциясе

Саннарга морфологик анализ ясау

Кабатлау. Җөмлә составындагы саннарга грамматик анализ ясау. Саннарны мәгънәле кисәкләргә таркату

II. Сөйләмдә саннарны сүз, гарәп һәм рим цифрлары белән аңлата һәм яза белү. Вакытны, көнне, тәүлекне, атнаны, айны, елларны, га​сырларны белдерә торган саннарны дөрес куллану һәм язу. Саннар​га — фонетик һәм морфологик, җөмлә составындагы саннарга грам​матик анализ ясый белү.

Рәвеш

I. Рәвеш сүз төркеме. Рәвеш турында төшенчә, рәвешләрнең сөй​ләмдә кулланылышы



Рәвешләрнең ясалыш ягыннан төрләре, язылышы

Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр, аларның җөмләдәге функция​се

Охшату һәм чагыштыру рәвешләре, аларның җөмләдәге функ​циясе.

Күләм-чама рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе

Вакыт һәм урын рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе.

Сәбәп һәм максат рәвешләре, аларның җөмләдәге функциясе

Кабатлау. Җөмлә составындагы рәвешләргә грамматик анализ ясау, рәвешләрне мәгънәле кисәкләргә таркату

II. Аралашканда һәм язма эш башкарганда, эш яки хәлнең билгесен,билгенең билгесен белдереп килгән сүзләрне, татар сөйләм этикетына туры китереп, урынлы куллану.

Алмашлык

I. Алмашлык сүз төркеме турында гомуми төшенчә, сорау алмаш​лыклары.

Зат (исем) һәм тартым алмашлыклары, аларның җөмләдәге функ​циясе

Күрсәтү (сыйфат һәм рәвеш) алмашлыклары: тамыр һәм ясалма төрләре, аларның җөмләдәге функциясе

Билгеләү һәм юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, синоним һәм антоним алмашлыклар, аларның җөмләдәге функ​циясе

Юклык алмашлыклары, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмлә​дәге функциясе

Алмашлыкларның җөмләдәге функциясе

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

Кабатлау. Җөмлә составындагы алмашлыкларга грамматик анализ ясау, алмашлыкларны мәгънәле кисәкләргә таркату

II. Алмашлык төркеменә кергән сүзләрне татар сөйләмендә, дөрес әйтеп һәм язып, урынлы куллана белү. Алмашлыкларның сөйләмдәге ролен аңлау, аларга фонетик һәм грамматик анализ ясый белү.

Фигыль

I. Фигыль сүз төркеме турында төшенчә, фигыльләрнең сөйләмдәге роле, синоним һәм антоним фигыльләр



Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе), фигыль юнәлешләре

Затланышлы фигыльләр: боерык, шарт, хикәя фигыльләр, ясалышы, барлык һәм юклык төре, зат-сан белән төрләнеше, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функциясе

Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше

Затланышсыз фигыльләр: сыйфат, хәл, исем фигыльләрнең, инфи​нитивның ясалышы, барлык һәм юклык төре, язылышы, басым төшү үзенчәлеге, җөмләдәге функциясе

Сыйфат фигыльләрдә заман төсмеренең белдерелүе

Фигыльләр ярдәмендә эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерү

Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль мәгъ​нәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. Җөмлә составындагы фи​гыльләргә грамматик анализ ясау, мәгънәле кисәкләргә таркату, фо​нетик һәм морфологик анализ ясау

II. Сөйләмдә фигыль төркемчәләрендәге басымны дөрес куеп, язуда тиешле урында заман, зат-сан, юнәлеш формаларын һәм ярдәмче фи​гыльләр белән килгән кушма фигыльләрне урынлы куллана белү; фи​гыль синонимнардан һәм антонимнардан сөйләм эшчәнлегендә урынлы файдалану, фигыль белән белдерелгән хәбәрнең ия белән затта да,санда да ярашуын аңлау. Фигыльләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясый белү.

Аваз ияртемнәре

I. Аваз ияртемнәре турында гомуми белешмә, аларның сөйләмдә,роле

Аваз ияртемнәре нигезендә ясалган фигыльләр һәм исемнәр, аларның язылышы: ялгызак, парлы, кабатлаулы ияртемнәр

II. Телебезнең бары үз үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган ияртемнәрне сөйләмә һәм язма телдә урынлы файдалана белү.

Ярдәмлек сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

I. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең телдән һәм язма сөйләмдә сүзләр,җөмләләр арасындагы бәйләнешне һәм мәгънә мөнәсәбәтен оешты​рудагы роле. Бәйлекләрнең, кайсы килешне таләп итүләренә карап, төркемнәргә бүленеше, мәгънәләре, язылышы, синоним бәйлекләр

Бәйлек сүзләр: сүзләр арасындагы урынара мөнәсәбәтләрне бел​дерүче ярдәмче исемнәр

II. Бәйлекләрнең һәм бәйлек сүзләрнең язма һәм телдән сөйләмдәге вазифасын аңлап, тиешенчә куллана белү.

Теркәгечләр

I. Теркәгечләр турында гомуми төшенчә: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр, аларның сөйләм оештырудагы роле — 1 сәгать.

Синоним теркәгечләр. Теркәгечләрнең язылышы

II. Тезүче теркәгечләрнең сөйләмдә үзара тигез хокуклы, ягъни бер-берсенә иярмәгән сүзләрне яки тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бәйләүдә катнашуын, ияртүче теркәгечләрнең җөмлә эчендә берсе икенчесенә ияреп, ачыклап килгән сүзләрне яки иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләвен хәтердә калдыру; сөйләмдә кулланылган сүзләргә модаль мәгънә төс​мере өстәүче, сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче чараларны урынлы файдалана белү, дөрес язу.

Модаль сүз төркемнәре Кисәкчәләр

I. Кисәкчәләр турында гомуми төшенчә, кисәкчәләрнең төркем​чәләре, язылышы, алар ярдәмендә сүзләргә бирелә торган модаль мәгънә төсмере

II. Кисәкчәләрнең үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге со​ставына керүен һәм шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтелүен истә кал​дыру; үзара аралашу белән бәйле булган татар сөйләм этикеты фор​маларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү. Язмада телгә, сөйләмгә, этикага кагылышлы нормаларның үтәлешенә ирешү.

Модаль сүзләр

I. Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә. Аларның сөйләмдәге |роле, язылышы II. Модаль сүзләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен төшенү.

Ымлыклар I. Ымлыклар турында гомуми төшенчә: төзелеше, мәгънә буенча төрләре, сөйләмдә кулланылышы ягыннан әһәмияте һәм язылышы

II. Татар милләтенә хас сөйләм этикеты үзенчәлекләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау: грамматик биремле күнегүләр, контроль диктант

Синтаксис һәм пунктуация

I. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Хәбәрлек. Хәбәрлеге бер генә булган — ия белән хәбәрдән генә торган — җыйнак җөмләләр. Хәбәрлеге берничә булган — ияләрдән һәм хәбәрләрдән генә торган — кушма җөмләләр

Җөмләдә ия һәм хәбәрнең белдерелүе, ярашуы

Баш һәм иярчен, тиңдәш кисәкләрдән торган җәенке җөмләләр. Ия белән хәбәр, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләрне туплап торучы гомумиләштерүче сүзләр, алардан соң һәм алар алдына куела торган тыныш билгеләре. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең белдерелүе

II. Тел гыйлеменең морфология һәм синтаксис өлешләреннән алган белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү; тел берәмлекләрен тик​шерү, чагыштыру, диалогик һәм монологик сөйләмдә урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Әдәби портрет яки табигать, туган җир, татар халкының рухи, әх​лакый, әдәби мирасына, халыклар дуслыгы, тынычлык һ.б. темаларга сочинение язу күнегүләре

Республикада яшәүче төрле халыкларның әдәби әсәрләрендә уртак яшәешкә, толерантлыкка, үзара мөнәсәбәтләргә, халыкларның рухи һәм тарихи мирасына багышланган өзекләргә, көндәлек матбугатта оүгенге яшәештәге проблемалар яктыртылган текстларга нигезләнеп, изложение язу

Сыйныфта яки өйдә язылган берничә изложениене, сочинениене бергәләп тикшерү

Мәкалә язу күнегүләре

Программага кертелгән чәчмә әсәрләрдән алынган өзекләрне, ши​гырь текстларын сәнгатьле итеп уку, эчтәлекне төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү, сөйләмдә туры һәм кыек сөйләм формаларын куллану күнегүләре

Расписка, акт язу күнегүләре

Сочинение язу өчен үрнәк темалар

1.​ Татар җырларындагы моң, сагыш — ерак бабайларның тавышы ул.

2.​ Г. Тукай әсәрләрен мин ни өчен яратам?

3.​ Наил һәм Фаил — без үзебез бит ул! (Л. Ихсанованың «Наил һәм Фаил» әсәрен укыганнан соң.)

4.​ Минем яраткан укытучым (Ф. Яруллинның «Иң гүзәл кеше икән​сез» шигырен укыганнан соң).

5.​ Бәхет нәрсә ул?

6.​ Кайсы һөнәр яхшырак?

7.​ Чишмәләрнең кадерен белик.

7 нче сыйныф

Гади җөмлә синтаксисы

I. Морфология бүлегендә үткәннәрне искә төшерү. Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле ки​сәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гому​миләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш бил​геләре

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы бил​гесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт

Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле ку​шымчалар) Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе

Җөмләләрне төркемләү

Ике составлы җөмлә

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөм​лә

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмлә​нең төрле урынында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янына куела торган тыныш билгеләре

Синтагма


Раслау, инкяр һәм җыйнак, җәенке җөмләләр

Тулы һәм ким җөмләләр

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

Җөмләнең грамматик кисәкләре

I. Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр. кушма хәбәр; аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тамамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге уры​ны

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге уры​ны

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге уры​ны Аныклагыч. Аныклагыч янында тыныш билгеләре

Аерымланган хәлләр: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, алар янына куела торган тыныш билгеләре

Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикше​рү

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау

Җөмләгә билгеләмә бирү

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау

II. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагына тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аеру, алардан тиешенчә файдалану; ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен; җөмлә кисәкләрен танып белү; эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән уку, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес интонация белән укый, алар янына тиешле тыныш билгеләрен куя белү; тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, алар янына тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белү; сөйләмдә бер составлы җөм​ләләрне урынлы файдалана белү; җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Махсус текст яки әдәбият дәресендә өйрәнелгән бер әсәр (тәмам​ланган өлеше булырга мөмкин) нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнегүләре. Диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану

Портрет яки берәр картина нигезендә сыйфатлама элементларын гаңрәк кулланып хикәяләү. Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж)

Әдәби образларга характеристика бирү күнегүләре

изложение

сочинение язу

Дәрестә өйрәнелгән бер әсәргә яки өзеккә язмача бәя бирү

Гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре

Төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату Сочинение язу өчен урнәк темалар

1. Татарча да яхшы бел (Дәрдемәнднең «Урысча күп сүзең» шигы​рен укыганнан соң).

2. Акъәби нәрсәгә борчыла?

3. Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигырендә солдат .оразы.

4. Кеше язмышы халык язмышы белән бәйләнгән (X. Сарьянның •Бер ананың биш улы» әсәрен укыганнан соң).

5. Яхшы дус ул — үрнәк дус (М. Әмирнең «Агыйдел» повестен укыганнан соң),

6. Туган ягы кирәк кешегә (Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен укыганнан соң).

7. Сүзләр ярдәмендә сурәт (портрет, пейзаж һ.б.) ясыйм. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

шушы сыйныфта өйрәнелә торган синтаксик күренешләргә — җөмлә​ләрнең әйтелү максаты ягыннан төрләренә, тиңдәш кисәкләргә, җөм​ләнең аерымланган иярчен кисәкләренә, эндәш һәм кереш, модаль сүзләргә бәйле интонацияләр белән үрелеп алып барыла.

8 нче сыйныф

Тел һәм тел гыйлеме. Үткәннәрне искә төшерү. Туры һәм кыек сөйләм

I. Диалог һәм монолог, туры һәм кыек сөйләм турында белешмә

Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язуда бирелеше, тыныш билгеләре.

Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

II. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү: төрле темага караган әңгәмәдә иркен катнашу; сөйләмдә туры сөйләмне — кыек, кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерә белү; язганда, туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогны һәм монологны дөрес төзи һәм яза белү; мөстәкыйль фикер йөртү эш чәнлеген активлаштыру; сөйләм эшчәнлегенең үзара аңлашу чарасы икәнлеген аңлау.

Кушма җөмлә

Гади җөмлә төрләре; җөмлә кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш турында алдагы сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү.

Тезмә кушма җөмлә

Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр (компонентлар). Тер​кәгечле тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәй​ләүче чаралар һәм тыныш билгесе Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре

Иярченле кушма җөмлә

Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөм​лә турында төшенчә Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре

Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә: тө​зелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре

Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре

Иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре

Иярчен аныклагач җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш бил​геләре

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: җөмлә​ләргә синтаксик анализ ясау

Катлаулы төзелмәләр

I. Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш бил​геләре

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компо​нентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компо​нентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: ком​понентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик анализ ясау Катнаш кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик ана​лиз ясау .Тезем .

II. Татар әдәби теленең кушма җөмләләргә караган нормаларын белү, алардан телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану, теземнәрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. Гади җөмләдәге баш һәм иярчен кисәкләр белән синтетик иярчен төрдәге җөмләләрнең якынлыгын аңлау. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү, схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сөйләм төрләрен камилләштерү күнегүләре

Тәрбияви эчтәлекле текстларны сәнгатьле уку, аларга нигезләнеп изложение, сочинение язу

Изложение белән сочинениене бергәләп тикшерү

Программа буенча укылган әдәби әсәрдәге образларга телдән һ язмача характеристика бирү, берничә язманы бергәләп тикшерү (тулыландыру, редакцияләү һ. б.).

Беркетмә язу

Сочинение язу өчен үрнәк темалар

1. Кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт нәрсәдән башлана (Ф. Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» әсәрен укыганнан соң.)

2. М. Җәлилнең «Сандугач һәм Чишмә» балладасында Сандуга һәм Чишмә образлары.

3. Сугыш чоры яшьләре — безнең бабайлар һәм әбиләр ул (А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрен укыганнан соң).

4. Сурәт чаралары — образны ачу өчен материал ул (М. Гафури я К. Тинчурин әсәрләрен укыганнан соң).

5. Гади кешене Кеше итә торган сыйфатлар.

6. Хәтеремә уелып калган балачак истәлегем. Төрле темаларга изложениеләр һәм сочинениеләр яздырып, укучыларны тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәтү; әдәби сөйләмнеи грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик, стилистик нормалар белән бәйләнешен төшендерү.


9 нчы сыйныф

I. Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

Сөйләм авазлары, авазларның охшашлануы, чиратлашуы; авазлар чиратлашканда, мәгънәнең үзгәрүе; сүзнең әйтелеше һәм язылышы, сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънә

Лексикология. Татар әдәби теленең сүз байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Фразеологизмнар. Профессионализмнар. Диалектизмнар. Неологизмнар. Архаизмнар. Алынма сүзләр

Морфология. Төрле сүз төркемнәренә тупланган мөстәкыйль, ярдәмлек, модаль сүзләрнең сөйләм оештырудагы роле. Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскар​тылма сүзләр

Гади җөмлә синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш, ияртүче һәм иярүче компонент; хәбәр​лекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт; жөмләдә тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар. Җөмләдә кушымчаларның, теркә​гечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомуиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр, аСтилистикаларда тыныш билгеләре

Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында тезүле һәм ияр​түле бәйләнеш: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар, тыныш бил​геләре; аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр, ияр​чен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

П. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү шушы сыйныфта өйрәнелә торган синтаксик күренешләргә — гади җөмләләрнең әйтелү максаты ягыннан төрләренә, алардагы тиңдәш һәм аерымланган иярчен кисәкләргә, эндәш һәм кереш сүзләргә; тезмә кушма җөмләләрдәге — тезү, санау, каршы кую, иярченле кушма җөм​ләләрдәге көттерү һәм аныклау кебек интонацияләр белән үрелеп алып барыла.

Стилистика һәм сөйләм культурасы

I. Әдәби сөйләм, аның стильләре. Функциональ стильләр: матур әдәбият стиле, аның лексик һәм грамматик үзенчәлекләре; көндәлек матбугат стиле, аның үзенчәлекләре; фәнни стиль, аны үстерү өче кирәкле шартлар; рәсми стильгә хас үзенчәлекләр; эпистоляр стиль, аның телебез тарихында тоткан урыны

Төрле сүз төркемнәренә тупланган сүзләрне сөйләмдә куллану. Грамматик синонимнар, аларның төрләре: морфологик һәм синтаксик синонимнар. Морфологик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре. Синтаксик синонимнарның үз эчендәге төрләре: сүзтезмәләш нең синонимлыгы, җөмлә кисәкләрен синонимик куллану, бер һәм ике составлы җөмләләрнең синонимлыгы, фигыль юнәлешләре белн бәйле синонимлык (актив һәм пассив төзелмәләр синонимлыгы), туриы һәм кыек сөйләм синонимлыгы. Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы, иярчен кисәк һәм иярчен җөмлә синонимлыгы, тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану

Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылышы

Сөйләм культурасы, аның нигезләре: төгәллек, аңлаешлылык, чисталык, җыйнаклык, аһәңлелек

II. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен аеру, эчтәлеген аң лап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.

Тел турында гомуми мәгълүмат

I. Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел үсеше турында гомуми мәгъ​лүмат. Тел һәм тарих, хәзерге милли татар әдәби теленең тамырлары. милли татар әдәби теленең формалашуы. Хәзерге татар әдәби теленен үсеш үзенчәлекләре. Икетеллелек. «Татарстан Республикасы халык​лары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы. Татар сөй​ләмә теленең диалектлары. Татар әдәби теленең сафлыгын, аһәңен, матурлыгын, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияви көчен саклау

Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү, бе​лемнәрне балларда бәяләү

II. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка

фән​нәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляциялә​нүдән саклау. Татар теленең диалектлары һәм сөйләмнәре турында гомуми төшенчәгә ия булу.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет